10 март 2022 яңалыклары
-
10 март 2022 - 15:28"Казан утлары" китапханәсе сериясеннән 11нче китап дөнья күрәчәк!Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.
-
10 март 2022 - 15:00Кайту (хикәя)Кәүсәриядән хат алган иде ул. Исәнме, качкыным, дигән... Сагынам, дигән. Илгизәр дә үсте инде, тәрәзәгә капланып: «Әти, кайт!» — дип кычкыра дигән. Бигрәк тә Илгизәре күз алдыннан китми шул. Туптай тәгәрәп әтисенең итәгенә менә, шаяра. Колак төбендә дә аның тавышы: «Әти, кайт! Әти, кайт!»
-
10 март 2022 - 13:00Буа (романның дәвамы)Авырлыкларга да карамастан, яшьлек көче үзенекен итте. Урак тәмамланган көннәрнең берендә салам эскерте төбендә Зөбәйдә белән Вакыйфның уллары дөньяга тәүге авазын салды. Сабыйга Җиһангир дип исем куштылар.
-
10 март 2022 - 11:00Туган җирнең бәрәкәте – күкрәп үскән иген кырында– Туган җиремне калдырып китү турында уйлап та караганым булмады. Ул хакта сүз кушып, әти-әни белән сөйләшкәнебезне дә хәтерләмим. Язылмаган канун буларак кабул ителгәндер инде ул.
-
10 март 2022 - 10:00БалачактаЯз килгәч тә, тауга чыга идек, Ерганаклар ерып йөрергә. Ераккарак качып китә идек, Чакырсалар өйгә керергә.
-
10 март 2022 - 09:00Умарта (дәвамы)– Зарифә апа, хәзер үк тынычланмасаң, гипнозлыйм да бөтен эч сереңне алып бетерәм, – дип, бер генә җөмлә әйтте ул хатынга. Тегесе тишек шар кебек шиңеп кенә төште. Яшерер нәрсәләре күп булмаса да, Энҗебикә малае белмәскә тиешле сере бар аның...