27 февраль 2022 яңалыклары
-
27 февраль 2022 - 17:00ШәрифуллаҖиңелчә генә яраланган солдатлар терелеп, яңадан фронтка киткәндә, ул да канатсыз кош кебек талпыныр иде. Их, бер могҗиза белән аяклары ялганса икән! «Җә үлсәм шунда!» дип, эчтән көеп-янганда, сизгер Тәнзилә әз генә сулыш алды исә, аның ятагы кырыена тезләнеп, шаян такмаклар җырлар иде. Такмак кына күңелсез уйлардан араласа, көнозын тыңлар иде Шәрифулла...
-
27 февраль 2022 - 15:00...Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы......Сине, диңгез, мин бер аңлармынмы, җан иясе кебек син миңа, дулкын яллы атлар табуныдай, бер ыргыла диңгез, бер тына...
-
27 февраль 2022 - 13:00Илһам Шакиров... көй бозучы?Ике шагыйрь – Газинур Морат белән Ләбиб Лерон – бакчадаш күршеләр. Беркөнне тирләп-пешеп җир казып матавыкланган Ләбиб янына Газинур килеп...
-
27 февраль 2022 - 09:00Мур кырылышы (дәвамы)Синең шушы наданлыгыңнан чит патшалыкларның илчеләре, җасуслары, шымчылары бик нык файдалана. Алар өч бөек шәхесне талаштырырга, сугыштырырга, бер-берсен тар-мар итәргә сине котыртты. Син Туктамышны бетердең, Баязид Елдырымны пыран-заран китердең. Ә христиан илләре, Ауропа шушы гамәлләреңне күзәтеп, «Тамерланга рәхмәт» дип кул чабып, алкышлап тора.