1 февраль 2022 яңалыклары
-
1 февраль 2022 - 17:00Нинди көйләр уйныйсың?..Сәхнәгә Галия Гафиятуллина чыга. Баянчы Рәфкать ул башкарасы җырның көен уйный башлый. Инде Галия апа кушылып җырларга тиеш. Рәфкать көйне уйнавын дәвам итә. Галия апа җырның икенче куплетын да башлый алмый, сүзләрен оныта...
-
1 февраль 2022 - 16:00Ирек сүрәсеСинең арттан карап, кабатладым Бертуктаусыз ирек сүрәсен. ...Кешедә дә иң-иң үзәк тамыр Бәйсезлеген даулый... күрәсең...
-
1 февраль 2022 - 15:00Лаләләр (хикәя)Бохара – таштан язылган шигырь. Аның иң кечкенә хәрәкәсе дә миннән зуррак, миннән бөегрәк. Исәпсез-сансыз биналардагы бизәкләр – чигү итеп чигелгән, диярсең! Илаһи хозурлык!
-
1 февраль 2022 - 14:00Яшьлек белән сөйләшүҮзгәрдеңме, йөрәк, әйтче миңа, Нинди хисләр белән яшисең?
-
1 февраль 2022 - 13:00Дулкыннар (дәвамы)Ә бит туганнар – үткәннәр белән бүгенгене, киләчәкне тоташтырып торучы күпер, терәк; борчуыңны да, шатлыгыңны да уртак итә белүче таяну ноктасы. Бертуганнар гына түгел, чыбык очы күренгәннәр дә – туган ул!
-
1 февраль 2022 - 11:00Иҗат казаныХәзергә әле без каләмдәшләребезнең тәнкыйть белән мавыгып китүләрен дә күреп торабыз. Шулай да әдәбиятта тәнкыйть рухы үзмаксат булып әверелмәсен иде. Безгә бүгенгебезне, киләчәгебезне яхшырак, кешелеклерәк итәргә булышса гына, аның мәгънәсе булыр. Язучының каләме барыннан да элек шуңа хезмәт итәргә тиеш.
-
1 февраль 2022 - 09:00Карт шомырт хатирәсе (дәвамы)Миндә ике Солтангәрәй яшәде. Берсе – шушы Аклык аланында караңгы төннәрдә көзге яңгыр астында адашып калган сөйгәнен бер күрергә тилмереп ашкынып торган яшь егет. Икенчесе – Габдрахман абзыйга, хәзер инде бабайга, «яклармын», «саклармын» дип вәгъдәләр биреп, антлар эчеп калсам да, сине зур газапларга дучар иткән Солтангәрәй.