5 август 2021 яңалыклары

  • 5 август 2021 - 17:00
    Дуслык (хикәя)
    Әнисе белән генә яши Алмаз. Әтисен белми дә, күргәне дә юк. Бик еракта, зур төзелештә эшли, диләр аны. Төзелеш зур, ара ерак, шуңа күрә һаман кайта алмый. Әнисе шулай ди. Әнисе ни генә әйтсә дә, менә кайта, менә кайта дип, әтисен көтеп яши Алмаз. Соңгы вакытларда аны бигрәк тә күрәсе килә башлады. Соңгы бер ел эчендә бик тә зур югалтулар кичерделәр шул алар әнисе белән...
    6075
    0
    32
  • 5 август 2021 - 16:00
    Эндәшмәү сонеты
    Аллаһ тыңлый мине тын торганда – фани аңым бакыйлыкка орынганда...
    513
    0
    1
  • 5 август 2021 - 14:00
    Юксыну
    Сабый чагым – иң-иң садә чагым Юксындыра икән...
    777
    0
    1
  • 5 август 2021 - 13:00
    "Мин — мәңге тутыкмас алтын төрән"
    ...Бу яктан Р.Харис белән фикерләребез тәңгәл килде. Ул: «Иҗат итү газап булса, мин бер юл шигырь дә язмас идем, бер генә рәсем дә ясамас идем... А л д ы м а  а к  к ә г а з ь  с а л с а м , кулыма каләм алсам, мин иҗат ләззәте татыйм. Аһ! Тик гомерләр генә бер, дусларым, һәм кыска...» – дип яза .
    264
    0
    1
  • 5 август 2021 - 12:00
    Илаһи ишарәт
    Инсаныңа иңгән ишарәткә, Аллам, хәерлерәк мәгънә бир!
    464
    0
    1
  • 5 август 2021 - 11:00
    Килмешәк (дәвамы)
    – Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык.
    2427
    0
    9
  • 5 август 2021 - 10:00
    Алмаз
    Гасырларны кичте, исән калды Туган телебез булган бу алмаз. Чабаталы чакта югалмады, Татарстанлы чакта югалмас! Югалмас!
    843
    0
    1
  • 5 август 2021 - 09:00
    Кошлар оя корган җирдә... (дәвамы)
    – Тигез мәхәббәт юк безнең арада, әни. Киленең яратмый мине. Яратмыйча яшәде ул, сизеп торам, – дип, авызын сыңар кулы белән ышыклап пышылдады. – Ни сөйлисең, син, улым? Җиһангөлгә тагын нинди гаеп тагарга җыенасың? Өйдә тәртип булса, мәхәббәт килә ул. Тәртипсез йортта нинди мәхәббәт калсын? Рәнҗетмә киленемне. Ул бит кеше баласы, синең моңа хакың юк.
    1332
    1
    5
Реклама