Юк, тыелып торма, шагыйрь, бар тавышың белән оран сал..

ГӘРӘЙ РӘХИМ ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ

Гәрәй Рәхим поэзиягә лирик жанр мөмкинлекләрен киңәйтеп, үзе бер чор булып килеп керә һәм ХХ гасырның икенче яртысы татар шигъриятен үстерүгә, баетуга лаеклы өлеш кертә. Иҗатының башлангыч чорында авангард эзләнүләр алып барган, «шаулы эстрада» алымнарын үз иҗатында сынап караган шагыйрь 1960-70 нче еллар чигеннән «салмак лирика» үзенчәлекләрен дәвам итеп китә, шигърият мәйданында үз сукмагын салган «традицион» поэзия вәкиле булып таныла. Аның лирикасын сүз сәнгатенең үткән, халык җыры традицияләренә таяну, әхлакый яңаруга омтылыш, традицион шигъри сөйләмгә өстенлек бирү сыйфатлары билгели.

Г.Рәхим иҗат каләмен әдәбиятның төрле өлкәләрендә сынап карый: «Көннәр көзгә авышкач», «Саргаймагыз, каштаннар», «Эт үлеме», «Ак күлмәкле кыз», «Туган йортта» һ.б. хикәя-повестьлар, «Омтылыш», «Көзгедәге күзләр», «Сары яфрак» кебек лирик парчалар иҗат итә, балалар  өчен хикәяләр яза, курчак театры өчен «Кәҗә белән Сарык» әкият-пьесасы, 1981 елдан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры репертуарына кертелгән һәм сәхнәгә куелган «Каһәрләнгән мәхәббәт» (М.Гафуриның «Кара йөзләр» повесте буенча), «Аяз көнне яшен» («Бөек Болгар трагедиясе») исемле либреттолары дөнья күрә. Публицистик язмалар да Г.Рәхим иҗатының тагын бер зур катламын тәшкил итә һәм тематик-проблематик яссылыкта ике төркемгә аерыла. Бер төркем язмаларда җәмгыятьтәге, иҗтимагый тормыштагы чорның көн кадагына суккан үткен проблемалар, милли мәсьәләләр күтәрелә, икенче яктан, ярымәдәби-публицистик язмаларны хәтерләткән мәкаләләрдә сүз сәнгате, аның киләчәге, милли мәдәният, аерым шәхесләрнең эшчәнлеге, әдәбият-сәнгать әһелләре турында иҗтимагый-фәлсәфи уйланулар, әдәбиятның үткәне, бүгенгесе хакындагы гамьле әңгәмәләр урын ала. Аларда әдәбият һәм сәнгать милләтнең яшәеш пульсын, халәтен, көчен, егәрен билгеләүче төп факторларның берсе итеп күтәрелә. Шулай да Г.Рәхим татар әдәбиятында беренче чиратта шагыйрь булып таныла. Г.Рәхимнең лирикасы жанрлар бирелеше ягыннан кызыклы, үзенчәлекле, аның поэзиясендә лирик жанрлардан гражданлык, күңел, пейзаж лирикасы аерым урын ала. Г.Рәхимнең бер төркем шигырьләре хәзерге татар поэзиясендә сирәгрәк мөрәҗәгать ителә торган пейзаж лирикасына карый. Алар табигать белән бәйле хис-кичерешне җиткерүгә корыла. Мисал өчен, «Кар ява», «Көзге урман», «Язгы авылдан фрагмент», «Язгы җыр», «Көз йөри», «Июнь» һ.б. шигырьләрдә детальләр аша шагыйрь табигать образын тудыра һәм шуңа үз мөнәсәбәтен белдерә, хис-кичереш сәбәбе булып, табигать дөньясы күтәрелә. Мондый шигырьләрдә сәнгати чаралардан арттыру, сынландыруга, риторик эндәш алымына өстенлек бирелә, шуның аша табигать сурәте гадәттән тыш планда җиткерелә, сентименталь, табигатькә гашыйк лирик герой алга чыга. Мәсәлән, «Көзге урман» шигырендә көзге урман сурәте алга куела, ул кыштыр-кыштыр килгән яфраклар, алар ясаган саргылт хор, сарыдан киенгән каен, муенсалар таккан балан, ашыгып очкан песнәк, кызылга төренгән миләш образлары, детальләре белән укучы күз алдына бастырыла, шулар аша урманның гына түгел, туган якның матурлыгы да бербөтенгә әйләндерелә: Миләш кызылга төренгән / Яфрак – кызыл, тәлгәш – кызыл. / Каен сарыдан киенгән – / Урман күрке, урман кызы!

Лирик геройның шул табигый гүзәллекне яратуы сәбәпле туган шатлык хисе шигырьнең эчтәлеген тәшкил итә. «Кар ява» шигырендә Г.Рәхим тәңкә-тәңкә карлар, аклык, кар исе кебек образ-детальләр, сынландырулар аша кыш матурлыгын укучы күз алдына бастыра, әсәр шуннан туган шатлык, табигатьне ярату хисе белән сугарыла.

Шуңа бәйле төстә Г.Рәхимнең күп шигырьләрендә кеше халәте – табигать янәшәлеге, параллелизмы алымы еш кулланыла, әмма мондый шигырьләр пейзаж лирикасы чикләреннән чыгып, шагыйрь иҗатын күңел лирикасы яисә гражданлык лирикасы жанрлары белән баета. Табигать образларына мөрәҗәгать итү, хискичерешне җиткерү юлында файдалану татар поэзиясе өчен традицион алымнардан санала. Ләкин Г.Рәхим укучының игътибарын табигать картинасындагы бик вак детальләргә, мизгел-күренешләргә юнәлтә һәм шигырь тукымасында табигать күренешләре идеяне тулысынча ачыклаудан бигрәк, автор фикерен, позициясен эзләп табуга ачкыч хезмәтен үти. Мәсәлән, / Инде март, инде яңару, / Туктатам димәсеннәр. / Котылырсың инде, яфрак, / Бөреләр төрмәсеннән. /(«Яз»)

Беренче укылышта шигырь табигать күренешләре, яз килүе хакында хәбәр итә кебек, ләкин әсәр тукымасында бөре янәшәсенә язгы табигать матурлыгына хас булмаган төрмә образының урнаштырылуы аны башкача шәрехләү мөмкинлеген дә бирә. Әлеге ачкыч сүз аша укучы алтмышынчы еллардагы яңарышны, халык күтәрелешен дә таный ала, шушы дулкында дүртьюллык «йокысыннан уянган» халыкны туктату мөмкин түгеллеген искәртә. Мондый шигырьләрдә инде табигать сурәте иҗтимагый мәгънә белән өретелеп, икенчел эчтәлеккә ишарәли. / Карамыйсың гөлгә кызыгып, / Чәчәкләре беткәч коелып. / Тик бит, дускай, нәкъ шул гөлләрдә / Яңа чәчәк өчен мең орлык / (Карамыйсың...)

Биредә чәчәкләре коелып беткән гөл образы өлкән, орлык яшь буынны төгәлләштереп, автор фикерен ачуга этәргеч бирә һәм шигырь структурасында буыннар бәйләнешен, буыннардан буыннарга тапшырыласы  тәҗрибәләр хакында уйланулар тергезелә.

Аерым кыска шигырьләрдә Г.Рәхим, ассоциатив образлылыкка таянып, берберсеннән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтелмәгәнчә берләштереп, яңа образ-сурәтләр дә тудыра. Мәсәлән, / Тал башында калды карга оялары, / Хуҗалары ташлап киткән авыл кебек. / Җәй буена шаулап торган ялгыз талга / Кыш чыгарга монда калу авыр кебек. / («Каргалар киткәндә»)

Әсәрдә сурәтләнгән карга оялары һәм шаулап торган талның ялгыз калуы көзге табигать күренешен күз алдына бастыра. Шул ук вакытта татар поэзиясенә хас традицион көз-картлык янәшәлеге шигырьне башка дулкында уку мөмкинлеген дә калдыра. Икенчел яссылыкта ул балаларын төрле тарафларга озатып, ялгыз калган аналарның яшәешен, татар авылларының халәтен тергезә. Шул рәвешле гадәти генә күренешләр ярдәмендә автор татар авылларының язмышы аналарның хәсрәте турында сөйли. Г.Рәхим каләменнән төшкән мондый шигырьләрнең күбесендә дидактик фикер, әхлакый башлангыч алга чыга, эзләп табылырга тиешле идея шигырь тукымасында турыдан-туры әйтелә.

Г.Рәхим иҗатында актив жанр булып, күңел лирикасы аерылып чыга. Шагыйрьнең күңел лирикасы лирик геройның үз тормышындагы мизгелләре, хыяллары хакында сөйләвенә нигезләнә, шәхси башлангычка, еш кына мәхәббәт темасына өстенлек бирә, хисләрнең үсеп-үзгәреп торуына корыла. Лирик геройның автор белән якынаюы, еш кына тәңгәлләшүе хас, шуңа да мондый үрнәкләрдә лирик «мин» актив. Хискичереш еш кына табигать образлары, детальләре аша белдерелә, композицион алымнардан кабатлау һәм көчәйтү яратып кулланыла. Мәсәлән, «Беренче күкрәү», «Игеннәр илендә», «Кабарган болытлар», «Мәхәббәтем турында җыр», «Каен кызы белән Имән егет», «Кичке шигырь», «Кызыл», «Сандугач», «Уйнагыз, гармуннар», «Урамнар артында яшел болын...», «Елагыз!», «Елыйсы да, көләсе дә», «Җилләп барам», «Натюрморт», «Туган як имәннәренә», «Кылганнар», «Хатирә», «Романтика», «Зирекләрнең кара бөдрәләре» һ.б. күпләгән шигырьләр авыл, мәхәббәт темаларын үз итә, туган ягына, сөйгән ярына гашыйк романтик лирик герой шигырьләрне бербөтенгә туплый. Шунысы үзенчәлекле: мәхәббәт темасына язылган шигырьләрдә аллегорик сурәтлелек актив. Мисал өчен «Каен кызы белән Имән егет» шигырендә каен һәм имән образлары кыз һәм егет мөнәсәбәтләрен, ярату тойгысын ачуга юнәлтелә.

Туган як мотивына корылган шигырьләр исә традицион сурәтлелеккә омтыла, лирик герой халәте саф сулы чишмә, урман, болын, туган якның иксез-чиксез басукырлары, ак каеннар, имәннәр, шомырт-баланнар, тал-тирәкләр, гармун, сандугачлар һәм былбыл, аккош һ.б. кебек халык авыз иҗатыннан үстерелә килгән традицион романтик сурәтләр аша җиткерелә, бигрәк тә керәшен татарлары фольклорындагы сүз-бизәк һәм формалардан оста файдаланыла. Хис-тойгының гомумиләшүе юану өлешендә бирелгән яшәеш, кешелек хакындагы уйлануларда, тормыш, көнитешкә кагылышлы фикерләрдә чагыла. Гәрәй Рәхимнең авыл темасына язылган әсәрләрендә гомумкешелек кыйммәтләре, яшәү мәгънәсе турында уйланулар урын ала, гуманистик, рухи яссылыкка басым ясала. Мәсәлән, туган як темасына караган «Зирекләрнең кара бөдрәләре» шигырендә зирек, очар толпар, Аланлык авылы, аның матурлыгы кебек образ-детальләр ярдәмендә туган якны ярату тойгысы күз алдына бастырыла, образдетальләр туган якның кадерле һәм газиз җир булуын ачып бирә. Шигырь тукымасында туган як / чит җир оппозициясе аша яшәеш фәлсәфәсе җиткерелә һәм ул туган як яшәү мәгънәсен билгели дигән фикер аша төгәлләшә: / Кая барсам, котылалмыйм аннан – / Тел очымда һаман шул көй тора: / Зирекләрнең кара бөдрәләре...

Туган якны ярату мотивы алга чыккан аерым лирик әсәрләрдә туган як темасының башка яссылыкта ачылышы да күзгә ташлана. Әйтик, «Туган якта» шигырендә лирик геройның әрнү хисенә кайчандыр шаулап-гөрләп торган, тулы канлы тормыш белән яшәгән авылның югалуы, андагы рухи яшәешнең үткәннәрдә калуы, яшь буынның әхлаксызга әверелүе, буыннар арасында рухи бәйләнешләрнең өзелүе фаҗигале төсмер бирә, авылның рухи бөтенлеген сакларга тиешле яшь буынның «нахалга әверелүе», илаһи матурлыкның югалуы, табигатьнең бозылуы хис тудыручы сәбәп булып килә:  Сары балчык... / Тузанлы юл... / Көтү таптаган ярлар... / Нахал оныклар үстерә / Без сөйгән асыл ярлар.

Г.Рәхим иҗатында бер төркем шигырьләрне туган ил, җәмгыятьтәге тәртипләр, татар халкының үткәне хакында уйланулар бер бәйләмгә туплый. Мондый гражданлык лирикасы үрнәкләрендә хис-кичерешнең сәбәбенә тарихи вакыйга яки хәл, ситуация әверелә, типиклаштыру да иҗтимагый аңга мөнәсәбәтле чагыла. Җәмгыятьтәге, халык тормышындагы вакыйга-хәлләр нәтиҗәсендә туган хис-кичереш аша шагыйрьнең җәмгыятьтәге тәртипләргә һәм кагыйдәләргә мөнәсәбәте, ягъни гражданлык позициясе ачыла, шуңа бәйле төстә шигырь тукымасында лирик герой һәрвакыт гражданин буларак гәүдәләнеш таба. «Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк», «Әлли-бәлли бәү итмә», «Сызыклы уен», «Кеше башлы Гыйфрит», «Өч плакат» (Триптих), «Безнең ил», «Идегәй», «Кышкы өметләр», «Болгар бабаларга ачык хат», «Февраль уртасы» кебек гражданлык лирикасы үрнәкләрендә  иҗтимагый хәлләр әһәмиятле роль уйный, шагыйрь аларны анализлау, аңлау, мөнәсәбәтен белдерү аша укучыга да җиткерергә омтыла, шуңа да биредә, башка жанрларга караганда, иҗтимагый яңгыраш көчлерәк. Гомумиләштерү лирик герой яки лирик «мин»нең рухи халәте, кичерешләренең аерым бер иҗтимагый катлау кешеләрен борчыган хис-тойгылар булып укылуына бәйләнә. Шигырьнең төп фикере, идеясе юану өлешендә җиткерелә, күтәренке-тантаналы интонация өстенлек итә. Әдәби образлардан метафора, символлар, композицион алымнардан кабатлаулар, антитеза еш очрый. Мәсәлән, «Кышкы өметләр» шигырендә кыш / яз оппозицион варианты аша иҗтимагый фикерләр уздырыла. Халык тормышына бәя бирүдә кыш образы ярдәмгә килә. Ассоциатив бәйләнеш аша кышның салкынлыгы, зәмһәрирлеге, авырлыгы кешеләр тормышына күчерелеп, лирик геройның борчылуын тудыра. Икенчел эчтәлектә әлеге образлар торгынлык җәмгыяте һәм иҗтимагый уянуга өметләр булып калыплаша: Кыш уртасы... / Илнең тормышы да / Ничә еллык озын кышның / Уртасына барып җитсен иде... / Яз өмете белән очынып.

1960-80 нче елларда эзоп теленең хакыйкать темасы белән бәйләнештә активлашуы юмор-сатира үсешенә китерә, әлеге сыйфат Г.Рәхим иҗатын да читләтеп үтми. Шагыйрьнең «Ялган шигырь», «Гаилә рифмалары», «Шәрә шар», «Эт белән мәче кебек» һ.б. юмористик шигырьләрендә кеше холкындагы кимчелекле яклар, төзәтелергә тиешле сыйфатларын яхшы итеп күрсәтергә омтылган типлар яратып көлү үзәгенә алына. «Шәрә кендекле кызга», «Элек һәм хәзер», «Әйләнәдер куласа», «Ертык җырлар», «Тезләнүче акыл» кебек сатирик әсәрләрендә исә яшәп килүче җәмгыятьтәге бюрократлык, әхлаксызлык, социаль-көнкүреш җитешсезлекләр ачы тәнкыйтькә дучар ителә.

1990 нчы еллардан Г.Рәхимнең иҗтимагый эчтәлекле шигырьләрендә милли тема көчәя, төп тенденцияләр буларак татарның бәйсезлеге, киләчәге, язмышы, үткәне өчен сызлануның яки аның милли сыйфатлары белән горурлануның алга чыгуы күзәтелә, символик образ, метафора, детальләргә мөрәҗәгать ителсә дә, алдагы әсәрләр белән чагыштырганда, милләт язмышы хакындагы фикерне турыдан-туры белдерергә омтылу сыйфаты калкулана, үзгәртеп кору биргән мөмкинлектән файдаланып, фикер әйтеп калу теләгенең көчәюе эзоп телен икенче планга күчерә. Мәсәлән, «Тамыр», «Татар җыры», «Татар кешесе», «Тукай», «Әй,  Идел-йорт», «Халкыбыз дәшә», «Мин ирекле» һ.б. шигырьләрендә әлеге сыйфатлар калку чагылыш таба.

Гәрәй Рәхим поэзиясендә җыр жанрының активлыгы да күзгә ташлана. Иҗатының күп өлешен җырга багышлап, шагыйрь аның үсешенә зур өлеш кертә. Җыр жанры тематик яктан мәхәббәт, әхлакый бөтенлеккә, тәрбияви якка игътибарын юнәлтсә, сәнгатьчә эшләнеше җәһәтеннән  халык җыры традицияләренә киң таяна, рифма-ритм төзеклегенә, эчке яңгырашка, бизәкләр төрлелегенә омтыла. Бу фикерне шагыйрьнең күпсанлы җырлары дәлилли.

Шул рәвешле, Г.Рәхим иҗаты жанр төрлелеге, киңлеге белән билгеләнә. Тормышяшәешнең төрле проблемаларын яктырткан мондый үрнәкләрне төрле статуслардагы – тормыш-яшәешкә бәя бирүче яки милләт яшәеше хакында уйлануларын җиткерүче, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылучы, шуның белән янәшәдә мәхәббәткә табынучы – лирик герой бер бәйләмгә туплый. Әлеге сыйфат-үзенчәлекләр барысы да Г.Рәхим иҗатының байлыгы һәм төрлелеге хакында сөйли.

Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез Гәрәй Рәхим үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.
 


Нурфия ЙОСЫПОВА,

КФУ профессоры

 

"КУ" 07,2021

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: