Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ЯҢА ӘСӘРЛӘР*

Казанда үткән яздан бирле тәгълим-тәрбия хакында бик яхшы журнал чыгып килә. Ләкин революциянең фаҗигале вакыйгалары эчендә бик күп гыйльми-әдәби хезмәтләр тиешле дәрәҗәсендә халыкка мәгълүм булмыйча калган кебек, Татар Социал Советлар Җөмһүрияте Мәгариф комиссариатының бу мөһим журналы үзенә лаек булган рәвештә урын алып җитә алмый.

Журналларыбыз: «Мәгариф», «Кызыл Шәрык яшьләре». – «Әдәби ярдәм мәҗмугасы». – Яңа иҗтимагый хезмәтләр: «Икътисад Әлифбасы», «Бөек Франция революциясе», «Татар иле», «Бөек Октябрь революциясе». – Риязият (математика) һәм әдәбият коллективларының хезмәтләре, дәреслекләре. 

«Мәгариф»1 

Казанда үткән яздан бирле тәгълим-тәрбия хакында бик яхшы журнал чыгып килә. Ләкин революциянең фаҗигале вакыйгалары эчендә бик күп гыйльми-әдәби хезмәтләр тиешле дәрәҗәсендә халыкка мәгълүм булмыйча калган кебек, Татар Социал Советлар Җөмһүрияте Мәгариф комиссариатының бу мөһим журналы үзенә лаек булган рәвештә урын алып җитә алмый. Бу «Мәгариф» журналы, теләсә үзенең мәсьәләләре, теләсә шул мәсьәләләрне тикшерү юлында тоткан ысуллары, теләсә материалының үз бабында байлыгы, төрлелеге белән, һич шөбһәсез, бездә революциягә чаклы чыккан тәрбиятәгълим журналларыннан чагыштыру мөмкин булмас дәрәҗәдә югары тора. 

Журналда һәрбер укытучыга һәр көн, һәр дәрестә кирәк булачак имля, тел, әдәбият, истыйлях (атама, термин), тәгълим ысуллары кебек, күптән сөйләнеп килгән мәсьәләләр хакында җитди тикшерүләр булган шикелле, моңарчы безнең матбугатта бер дә кузгатылмаган риязият дәстүрләре (кагыйдәләре), тәгълим-тәрбиядә хезмәт нигезләре, укытучыларның тарихлары, кәсептәшлек тәрбияләре, мәктәпләрдә уку сезоннары турында, шөбһәсез, гыйльми тәхкыйклар мөзакәрә ителәләр (хезмәтләр тикшереләләр). 

Моңарчы журналның, ике номерын бергә куша-куша, барлыгы алты номеры чыкты. Якын арада җиденче, сигезенче, тугызынчы номерлары бергә чыгачак.

Соңгы номерда 6-7 мәсьәлә хакында мөзакәрә – дискуссия ачылган. Гәзитәләребезнең мондый гыйльми журналларны киң укучы дөньясына таныту хакында ара-тирә мәкаләләр язып, куелган мәсьәләләр хакында мөзакәрәләр ачып барулары лязим икәнен хәтергә төшерү белән бергә, журналның мәсьүл мөхәррире Вәли иптәш Шәфигуллинга2 киңәш итеп әйтеп үтәсе шул бар: журналларның нык таралуы, үзенә тиешле урынны алуы өчен төп бер шарт бар: аларның үзенең мәгълүм вакытында чыгып торулары. 

Типография ягыннан тоткарлык булмасын өчен, бу «Мәгариф»нең дә күләмен бераз кечерәйтеп, һәр айга кичекми бер мәртәбә чыгып торуын тәэмин лязим.

Яңа икътисади сәясәт буенча, журнал үзенең матди ягын уйларга мәҗбүр булганга, бу якка хәзер аеруча әһәмият бирергә туры киләчәк.

* Яңа әсәрләр («Казанда үткән яздан бирле...»). «Татарстан хәбәрләре» газетасының 1922 елгы 17 гыйнвар (13 нче) санында «Галимҗан Ибраһимов» имзасы белән басылган. «Ахыры бар» дип куелган булса да, ахыры күренмәде.

Гарәп графикасында. Текст газетадан алынды.

_____________

«Кызыл Шәрык яшьләре»3 

Яшь татар коммунистлары тарафыннан Мөхәммәт Парсин4 иптәшнең редакциясендә чыккан бу журналның беренче номеры көтелгәннән бай чыккан. Монда укып, күңел ачарлык кына түгел, бәлки яшьләр хәрәкәтенең үткәнен, хәзергесен тәхлил белән (анализлап), киләчәккә шулар буенча юл сыза торган җитди мәкаләләр бар.

Журналда мәкаләләре чыккан иптәшләрдән Фатих Сәйфи, Гыйлемдар Баембәтов, Вәли Шәфигуллин, Сәлах Атнагулов, Галимжан Ибраһимов кебекләр; болар кебек, инде киң укучылар дөньясына танылган язучылар хакында сөйләп тормыйм. Минем өчен мөһим булган нәрсә бигрәк тә коммунист яшьләрнең үз эченнән кайнап чыккан язучыларның әсәрләре булды. 

Парсин, Нур Сәйфи5 – болар ачыктан-ачык коммунизм байрагы астында язучы яшьләребезнең алгы сафында торучы язучылардан.

Әдәбият бүлегендә Мәхмүд Максудов6 иптәшнең «Оҗмах сезгә, дөнья безгә» дигән мәкаләсе, чыннан да, иске дөньяны җимереп, җир-күккә хаким булырга хәзерләнә торган гаюр (кыю, гайрәтле) яшь буынның каһарманнарча омтылуларын күрсәтә торган парчалардандыр. Гомумән, Мәхмүд иптәштә һәркайчан үткен, матур, оригинальный парчалар ялтырап торалар. 

Бу бездәге яшь әдәби көчләрнең, чыннан да, өмидлеләреннәндер. Буңа әһәмият бирү, бу яшь көчнең үсүенә мәйдан бирү лязим. Яңа яшь каләмнәрдән Зәйнәп Бәширова7 һәм Ченәкәй8 иптәшләрнең, бәлки, моңарчы язган нәрсәләренең иң матурлары журналга кертелгән.

Киң укучы дөньясына исеме яхшы танылган, әле басылмаган «Эшче», «Бабай» кебек поэмалары белән тормышның караңгы төпләрен тасвир итеп бирү көчен күрсәткән Кәрим Әмиринең9 дә бу яшьләр журналына бик садә (гади) һәм матур парчалары кергән.

Журнал нык таралсын, киң дөньяда урын алсын. Буңа каләм белән дә, сүз белән дә ярдәм итү безнең бурычыбыздыр. 

***

Яңа журнал! Бу хакта байтак сүз бара. Ләкин шуны утыртырга кирәк ки, һәркемгә кояш кебек ачык бер ихтыяж бар:

– Безгә гыйльми-әдәби һәм нәзари (теоретик) бер журнал лязим. Һәр көн безнең алдыбызга әллә ничаклы нәзари мәсьәләләр туа тора. Боларны марксизм ноктасыннан карап, халыкка тәхлил итеп бирү лязим.

Гәзитәләр буны сыйдыра алмый. Мәскәүдә русча «Красная новь»10 исемендә калын бер журнал чыгаралар. Бер бүлеге әдәбият, икенче бүлеге – саф гыйльми мәсьәләләр, нәүбәттә торган мәсьәләләрне марксизм ноктасыннан тәхлилләр; дүртенчесе – революция тәҗрибәләренә бер нәтиҗә сала бару һәм революция хәрәкәтләренең тарихи материалларын кертә бару.

Менә безгә шул кирәк. Исеме теләсә нәрсә булсын. Һәм мондый журналны бу ел, һич булмаса, берничә номер чыгару лязим. Чөнки кыш буена җыелган материал хәзер байтак булды.

Искәрмәләр һәм аңлатмалар

1 «Мәгариф» – иҗтимагый-педагогик, фәнни-әдәби айлык журнал. «Мәктәп» журналының дәвамчысы. 1918 – 1936 елларда «Мәгариф» исеме белән басыла.

2 ...журналның мәсьүл мөхәррире Вәли иптәш Шәфигуллин... – В.Шәфигуллин (1894–1939), 1921–1922 елларда «Мәгариф» журналының мөхәррире.

3 «Кызыл Шәрык яшьләре» – 1922–1924 елларда Казанда чыккан айлык журнал. Алга таба журналның исеме «Октябрь яшьләре» (1924–1925), «Авыл яшьләре» (1925–1930), 1930 елдан «Колхоз яшьләре» дип үзгәртелә. 1933 елда «Атака» журналы белән берләштерелә. Журналның беренче санында М.Парсин, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Баембәтов, В.Шәфигуллин, Г.Ибраһимовларның һ.б.ның мәкаләләре басыла.

4 Мөхәммәт Парсин – журналист, публицист, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе Мөхәммәт Зариф улы Парсин. 

(1900–1963), «Кызыл Шәрык яшьләре» журналы мөхәррире. Репрессияләр чоры корбаны. Журналның беренче саны аның «Безнең юлбашчыбыз – III Интернационал юлы» мәкаләсе белән ачыла.

5 Нур Сәйфи – язучы, журналист Нур Сәйфинең (1896–?) журналда «Эшчеләр әзерлик» мәкаләсе басыла.

6 Мәхмүд Максудов – язучы, тәрҗемәче Мәхмүд Гыйсаметдин улы Максудов (1900–1962).

7 Зәйнәп Бәширова – шагыйрә Зәйнәп Хуҗихан кызы Бәшированың (1903–1984) журналда «Шәрык яшьләре» шигыре басыла.

8 Ченәкәй – Төхфәтулла Ченәкәйнең журналда «Теләнче җыры» шигыре басыла.

9 Кәрим Әмири – К.Әмиринең журналга «Ачлык корбаннары» шигыре кертелгән.

10 «Красная новь» – 1921 – 1941 еллардагы Мәскәүдә рус телендә чыккан беренче совет әдәби журналы. Беренче мөхәррире – А.Воронский.

1922
_____________

 

"КУ" 05, 2022

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев