Ваемлы йөрәк авазы

Шигърият элек-электән сәнгатьнең иң югары, беренчел әһәмияттәге төре булып саналган. Аның әле язу уйлап табылмаган чакта ук яралуы, аерым алганда, әдәбият үсеше өчен бәрәкәтле җирлек әзерләве күпне сөйли. Алай гына түгел, шигърият халыкның фикерләү рәвешенә үтеп кергән, танып белүнең үзгә бер ысулына әйләнгән. Кемдер аны каныбызга көч-дәрт өстәүче корылмалы агымга тиңли икән, мондый гөман кешенең табигый ихтыяҗына  бәйле күренешкә ишарәт кыла. Җисемнең һәрбер кечтеки кисәкчегендә шигърият бар дию дә эстетика тойгысына ышаныч бирә шикелле... Әйе, ошбу сәмави концептны һәрьяклап бәяләргә мөмкин. Һәрхәлдә, төрлечә белдерелгән раслауларда шигъриятнең олуглыгы ачык күренә. 

Үзеннән-үзе аңлашыладыр, һәрбер заман шагыйрьләре җәмәгатьчелектә чагыштырмача калкурак урында торган. Алар әдәбият башлангычында да хәлиткеч вазифаны башкарган, гасырлар дәвамында рыцарьларча тезелеп, тарихи сынау вакытында да алдагы сафларга баскан. Борынгы юнаннар шагыйрьне пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәргән. Узган гасырның сиксәненче елларында татар шигъриятенә килгән Ркаил Зәйдулла шушындый бөек миссиягә алынуын барча тирәнлегендә күзаллап җиткердеме икән?! Бүгенгесе күрсәткәнчә, җаваплылыкны, асылда, чамалагандыр. 

Күптәннән күзәтеп баруымча, Ркаил Зәйдулла үз-үзенә инде яшьли зур максат куйган, шуңа үҗәтлек белән ирешергә омтылган шәхесләр җөмләсенә керә. Әле сигез яшендә үк ул иҗатка юнәлеш ала. Димәк, егет алдан аяк киенүнең хәерлерәк буласын тоя белгән. Хәтерлим, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләгәндә Чувашстанның Комсомол районы Чичкан авылы мәктәбе укучысыннан хатлар килгәләде. Конверт эчендәге шигырьләр гаҗәпләнерлек дәрәҗәдә җитдилеккә тарта, гүя аларны тәҗрибәле сыйныф җитәкчесе язып биргән. Югыйсә «Яшь ленинчы», «Ялкын» кебек балалар матбугаты бар – ник Ркаил Зәйдуллин тәүге әсәрләрен шушы басмаларга юлламый?! Партия газетасына ияләнүен күрче! Тора-бара аңлашылды: бу «сентименталь малай» уй-хисләрен вундеркиндча кәгазьгә төшерә бит. 

Беркем инкяр кылмас, яшьлек елларында чын-чынлап тәҗрибә туплый башлау иҗат әһеленә иртәрәк җитлегергә мөмкинлек бирә. Шәхси карашларны ныгыту өчен дә нәкъ менә шундый зәмин кирәк. Ә тотрыклы инанганлык кыйммәтеннән башка, гомумән, сәнгать эшчәнлеген күзаллап булмый да. Милли гамьнең мөкатдәслеген әле «ваемсыз» мәктәп чорында ук аңлаган Ркаил, әлбәттә, Казан дәүләт университетында үзенең мәсләгенә ярашлы яңа гыйлем офыкларын ача. Җитдилек аңкып торган шигъри әсәрләрен республика көндәлек матбугатында даимән бастырып чыгарырга да җай таба, шулай ук Сибгат Хәким, Нури Арсланов кебек олпат шагыйрьләрдән остазлык дәресләре алырга да өлгерә. Хәтта күпне кичергән классик Хәсән Туфанның өендә чәйләп утыра, беркадәр соңрак хастаханәгә эләккән аксакалның хәлен белергә дә барып килә. Күрешкәндә, Туфан талип белән «Әс-сәлам, Чувашстан!» дип исәнләшә. Барысына да җитешү  һичшиксез эз калдыра. Унҗиде яшендә «Казан утлары» журналында беренче шәлкемен тәкъдим иткән егет инде шигъриятнең шактый катлаулы лиро-эпик төренә кергән поэмалар язарга тотына. Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев та аның «ашкынып үсү»енә чиксез соклануын белдерә һәм Ркаил Зәйдулланың «Кояшлы күзләр» китабындагы  кереш мәкаләдә ихлас күңелдән ошбу фикерен җиткерә: «Егерме ике яшьлек студентның әйтер сүзләре заманча кыска, саллы, үтемле». 

Тәҗрибәле элгәрләребез кабат-кабат искәрткәнчә, шагыйрь булып тумаган кеше андый дәрәҗәгә ирешә алмас. Беркайчан да... Чагыштырып караганда, игътибар үзәгендәге героебыз Ркаил Зәйдулланың вөҗүденә шагыйрьлекнең илаһи оеткысы җитәрлек микъдарда салынган. Бусы аеруча мөһим. Алдарак әйтеп үтелде. Шигърият башка сәнгать төрләренең һәркайсы элементын үзендә туплаган. Димәк, Аллаһның рәхмәте белән мондый талантны күңелендә тамырландырган шәхес иҗат кырының бүтән тармакларында да көчен сынарга сәләтле. «Рух рыцаре»на тиңләнгән затның эчке мөмкинлекләре гаять зур.  Кагыйдәгә әйләнгәнчә, байтак муза тарафдарлары  ныклы рәвештә җирдә басып тора, яхшы шагыйрьгә исә иксез-чиксез биеклеккә күтәрелергә туры килә. Шушындый үзгәрәк вазифа. Чынлыкта Ркаил Зәйдуллага да бу нигъмәт насыйп кылынган. Дөрес, «Ташларгамы җанны...» дип башланган шигырендә ышанычка кергән егет тыйнаклык күрсәтә: «Бик гадәти шул мин – Җир малае...» Әмма «Каләм турында баллада»сында шагыйребез газамәтле йөкләмәсен таный. Безнең кулыбызга язу коралы тикмәгә генә бирелмәгән ләса.
 

Сиңа орыну – бөек җаваплылык!
 

Тормыш раслап тора: тыныч холыклы затлардан язучы сирәк чыга. Җанын мамыкка ураган бәндә янып яшәүдән бөтенләй мәхрүм. Моны чынбарлык кистереп әйтә. Кемгәдер гадәти тоелган басынкылык та чын шагыйрьләрнең табигатенә һичничек килешми. Ә менә һәрдаим бимазалаган ваем Ркаил Зәйдуллада артыгы белән бар. Ул туктаусыз көяләнүчән натурасын иҗатында да сиздереп үтә. Мәсәлән, «Булмый елап» исемле шигырьдә балачак еллары искә алына. Алты яшьлек малай кыю адым ясый. «Мин – иярдә! – дип аваз сала ошбу нәни җайдак. – Ат өстендә беренче кат. / Талгын гына аккан каным, уян!» Күрәсезме, орчык хәтле олан да үз канының уянуын тели. Спарталы кебек кылана. Беркадәр вакыт узганнан соң ул элгәрләренә мөнәсәбәтен белдерә. Анысы «Нигез» дигән әсәрдә: «А, тынгысыз нәсел... / Шул токымнан – сәер нәселдән мин,  / Кан да шул ук, шул ук – ярсулы!» Башка рухи халәткә авыша баруын яшүсмер ихластан аңлатып та китә. 

Битараф идем дөньяга,

Тыныч иде җаным;

Йөрәгем дә болай типми,

Кызмый иде каным.
Күп йөри алмадым әмма

Гамьсез күзләп айны...

 («Битараф идем...»)

Тынгысызлык... Гадәттә, мондый халәттән чыкмаучы зат үзенә дә, шулай ук башкаларга да тынгылык бирми. Әле дә истә, шактый активлашып киткән студент Ркаил Зәйдулланың «Казан утлары» журналында саллы шәлкеме басылгач, авторны күреп белүче каләмдәшләре арасында яшь шагыйрьнең шушы үзенчәлегенә игътибар итүчеләр булды. «Яратам мин бу малайның шигырьләрен, өметем зур ул егеткә, – дип язды Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин. – Мин аңарда иҗат кешеләренә иң кирәкле сыйфат – тынгысызлыкны күрәм. Җаны тынгысыз аның, яшьлеккә хас бунтарьлыгы да бар. Бик әйбәт!»

Һәрдаим тәкрарланган хакыйкать: язучының осталыгы, ахыр чиктә, аның стиле белән билгеләнә. Каләм әһеленең әдәби өслүбе исә шушы шәхеснең табигатенә турыдан-туры бәйле. Әйе, борынгы Кытай телмәте Деметрий әйтеп калдырганча, сүз сәнгатенең теләсә нинди әсәрендә иҗатчының психик үзенчәлекләре чагылыш таба. Хәер, татарның мәшһүр Тукае да бу хакта үзенчә уйлаган. «Әсәр «эз» булса, – ди ул, – мин аның арысланмы, куянмы эзе икәнен ачык белә алам». Шанлы элгәрләребез дәвамчысы Ркаил Зәйдулланың язганнарында исә аның башкаларныкына охшамаган холык-фигыле ап-ачык ярылып ята. Алардагы мантыйкый чагылманы инде «куян эзе» генә димәссең.
Сүз дә юк, холык буыннар ераклыгыннан ук, кан тирәнлегеннән башлангыч ала. Анасы карынында тибенеп яткан нарасый, һичшиксез, гаиләдә тиктормас олан булып үсәчәк. Эчке табигатьнең калыплашуы өчен, әлбәттә, даим хәрәкәтләнү омтылышы кирәк. Ркаил Зәйдулланың балачак турында сөйләүче шигъри хатирәләрендә холыкфигыльнең аерым рәвешкә керүе бик ачык чагыла. Мәсәлән, «Бабай» дип исемләнгән шигырьдә шактый гыйбрәтле хәл – бер төркем малайларның алма урлавы тасвир ителә. Соңыннан ачыклана: ошбу кызыктырып торган бакча лирик геройның бабасыныкы икән! Иртән әлеге зирәк аксакал оныгына алсу алма суза...

Рәхим итегез, булачак шагыйрьнең прототибын хәтерләтүче әлеге оланкай үзенең күңел катламнарындагы яңа үзенчәлекләрне күрсәтә. «Никтер шушы кырмыска оясын / Таяк тыгып болгатасы килә...» Корткычлык гамәленә тарткан ошбу теләк «Вәхши» дигән шигырь ахырында белдерелә. «Көтүче малай» исемле әкият-поэмада исә ул Актырнагы белән... мунчада чабына. Болай кыландырганнан соң, янәсе, эт усаллана төшә. Нәни хуҗа туктап калмый, ныграк өреп торсын өчен аның койрыгын да кисә... Мисаллар байтак җыела. Холкын әкренләп утырта баручы шук-чая героебыз әбисенең үгет-нәсихәтен искә төшергәләп ала. Әнә, «Тау елгасы» әсәрендә дә моны дәлилләгән юллар бар: 

Әби! Әби! Ишетәмсең?

Кул болгап кала идең.

«Йөрәгең тулып ташса да,

Тыйнак бул, – дип, – тыйнак бул».
.........................................

Тыйнак булулары кыен,

Йөрәгең торса уйнап.

Төпчеләп карасак, мисал рәвешендә китерелгән шигъри өземтәләр буенча җитлеккән шагыйрьнең халәте рухиясен тоемлап була. Әйе, «Ташларгамы җанны...» дип башланган әсәрдә Ркаил Зәйдулла тикмәгә генә белдермәгән: «Мин үземә бик тә охшаганмын...». Аның язганы да тач үзенә охшый. Безнең татар телендә «холык» сүзенә «фигыль»  кәлимәсе кушылу  адәми затның психикасындагы эчке бәйләнешләр хакында искәртеп тора. «Фигыль» лексик берәмлегенә исә әүвәл «эш» мәгънәсе салынган. Иҗатны күзаллап әйткәндә, күңел тирәнлекләрендә ни-нәрсә кайнаса, чынлыкта шулар кәгазьгә түгелә. Алты яшендә ярсу атка атланып җилдерткән Ркаил уй-хиснең назым калыбына салмак агуына риза түгел. «Инде шигыремә кер, яшен!..» Әстәгъфирулла, «Төнге сабантуй» исемле багышлавында шагыйребез шулай мөрәҗәгать итә. Аңлашылганча, Ркаил Зәйдулланың рухи хәрәкәтчәнлек дәрәҗәсе башкаларныкы янәшәсендә шактый югары күренә. Бу кайнарлыкка ирешкән темперамент язганыңда ничек чагылмасын, ди! 

Ап-ак кәгазь.

Мин шигырьгә бүген

Күчермәкче идем ярамны...
Яздым-сыздым.

Сыздым!

Кәгазь хәзер

Минем чырай кебек караңгы.

  («Каралама») 

Күзәтүләр күрсәткәнчә, Ркаил Зәйдулланың шигырь һәм поэмаларында Такташыбызның исеме еш телгә алына. «Һәммәбездә шул Такташлар каны», – ди ул гади генә  аталган «Балта осталары» шәлкемендә. «Такташка баш ию исәбем...» – каләмдәш элгәрләре йогынтысыннан котылырга теләмәүче яшь дәвамчы «Койрыклы йолдыз» әсәрендә әнә шундый карарын белдерә. Аннары үзенең «Киләчәккә хат»ында гыйсъянчылык тарафдарына ачыктан-ачык эндәшә: «Сәлам, Такташ!.. / Томан эчендәге киләчәктә / Үз яныңнан урын калдыр син...» 

Дөрес аңларга кирәк, Ркаил Зәйдулла тезмә иҗатында Һади Такташка тәкълит кылмый, аның әсәрләре инкыйлаби дәвер белән аваздаш түгел. Хәзерге чорның шагыйренә давыллы еллар җырчысының каләмне иркенлеккә җибәреп язуы, электән килгән гаруз вәзенен заманча үзгәртергә омтылыш ясавы, җанына салынган тынгысызлык очкынын гыйсъянчы утына әверелдерә алуы, халкыбыз тәрәккыенә багышланган кыска гомерендә һәртөрле «хулиганлык»лар эшләргә өлгерүе якынрак. Гадәттә, иҗтимагый алгарыш үзәгендә торган әдипне кешелек тормышының рухи прорабына тиңлиләр. Әлеге олуг вазифаны тиешле югарылыкта башкарырга теләсәң, үзеңне мәшһүр элгәрләр варисы итеп тоярга тиешсең. Бу җәһәттән төрек галиме, Эгей университеты профессоры Мостафа Өнәр ныклы буыннар эзлеклелегенең һичшиксез күркәм нәтиҗәләргә илтүен күрсәтеп үтә. «Түрк галәмендә яңарыш һәм җирләшү агымнарының татарлар арасында Тукай, Дәрдемәнд, Такташ, Туфан кебек көчле исемнәрне дөньяга чыгаруы бүгенге татар әдәбияты өчен дә сәламәт бер традицияне мәйданга китерде, – дип язды ул. – Шушы яссылыкта Ркаил Зәйдулланың шигърияте дә, асылда, ошбу зур әдәбиятның язма мирасына үз өлешен өсти». 

Әле яңа дәвергә кадәр үк фикер ияләре катгый искәртеп торган: күңел утың янмый икән, синнән яхшы шагыйрь чыкмас. Әлбәттә, күңелдәге ут дигәндә, гамь-ваем күздә тотыладыр. Уйлавымча, таланты күктән бирелгән Ркаил мондый зарурлыкны яшьли аңлый, чөнки ул әлеге ут төшенчәсен шактый еш куллана. «Янар өчен килдем дөньяга...»; «Очкын бар каләм очында, / Эч тулы гыйсъян утлары...»; «Мин янам, шатланам, газапланам, / Гаҗәп түгел – дөнья бу!..» Автор «Кил, сөеклем», «Юл», «Мин янам» исемле әсәрләрендә укучысына үзенең «эчке янулы» иҗатчы булуын сиздереп куя. «Читенрәк икән шашкын җанга /Җир йөзендә янып яшәве...» Байтак сынауларны кичергән егет, «Күз яше» шигырен язып, әнә шулай көрсенеп ала. Вәләкин Ркаил Зәйдулла барыбер бирешергә җыенмый. Аның «Яна йөрәк...» дип башланган кыйтгасы гомерлек халәткә тугрылык саклау хакында сөйли: Эчтән ярсыйм, / Эчтән янам. / Тынгы бирми миңа һаман / Элеккедән килгән ярам.

Гадирәк кимәлдә аңлатсак, яну артында борчылу тора. Иҗатчы күңелендәге һәртөрле сызлану башлыча иҗтимагый мәсьәләләргә тоташа. Алар мөкатдәс милләт гаме булып, йөрәктә төенләнә, кардиограмма язуга әверелгәндәй, кайгыртулы мөһим уй-фикерләр ихтыярсыз ап-ак кәгазьгә агыла. Шагыйрь йөрәгенә уелганны QR-кодка тиңләргә мөмкин. Анда газиз халкыңны кыерсытырга теләгән груһка нәгърә ору да, Аллаһ тарафыннан яралтылган кавемнең хәләл хакын дәгъва итү дә, авыр хәлдән чыгуның әмәлләрен күрсәткән тәкъдим дә тупланыш тапкан. Ваемлы йөрәк авазы... Дөрестән дә, «Җир әйләнә...» дип башланган фәлсәфи шигырендә метафора остасы Ркаил Зәйдулла тулысынча хаклы: «Йөрәк тирәсендә җыр әйләнә». Җырлар... Әмма алар күпчелек очракта моң-зарлы рухтарак килеп чыга. Әйтик, Колшәрифнең соңгы җыры яу кырында түгелгән кайнар каны белән, Муса Җәлилнеке исә «палач балтасына башны тоткан килеш» язылган. Үз-үзенә «Мин кем?» кебек сорауны бирергә яраткан Ркаил Зәйдулла милләтебез юлының элек-электән катлаулы сынаулар аша узуын яхшы күзаллый. 

Сүзләрне тезеп кәгазьгә,

Әйтерсең, гаскәр тезелә! –

Тартышып яшибез һаман,

Хак бар яшәргә безнең дә.
Өзелә гомер бу юлда,

Гарьлектән үзәк өзелә...  

(«Юл»)

Гәрчә күпләр шагыйрьне ниндидер хыялый затка охшатса да, чын шигърият хәзерге дәвер чынбарлыгыннан читләшеп яши алмый. Каләм әһеле үз чорының гына түгел, әүвәл үз халкының улы булырга тиеш. Димәк, буыннар әманәтен күңел түрендә йөрткән иҗатчы сөекле милләтенә һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы. Төрлесе күзәтелә. Ышанычлы кемсәләр бөтен авыл янганда, белмәмешкә салынгандай, чабата  киндерәсе үрүен дәвам иттерсә... Ошбу гыйбрәтле мисал безгә күптәннән мәгълүм. Кистереп әйткәндә, шушындый дәрәҗәдәге битарафлык әдипләргә бөтенләй ятышмый. Әлбәттә, бер җинаятьтәй күренгән әлеге гамьсезлек Ркаил Зәйдулла табигатенә дә ят. Филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина холык-фигыльнең әсәрләрдәге чагылышын бик дөрес билгели. «Ркаил Зәйдулла – заман һәм җәмгыять, милләт һәм кешеләр турында усал рәвештә, әрнеп, аңларга тырышып түгел, ачыктаначык гаепләп, «маңгайга бәреп» сөйләүче шагыйрь, – дип искәртте галимә. – Аның тоткан юлы, кыйбласы бер: каләме җәмгыятьне дә, шәхесне дә аямый, турыдан ярып бәяли, кимчелекләрне ача... Шигърияттәге лирик героеннан да кырысрак автор үзендә югарыдан торып фикер белдерерлек көч таба. Ул – хөкемдар». 

Аңлашылганча, сәнгатьчә зиһенләүдә гадел хөкемдар булып калу өчен каләм иясе чорның мәдәни биеклегендә торырга тиешле. Аның алгы сафтагы замандашларын борчыган көнүзәк мәсьәләләрне, җәмгыятьтәге беренчел  рухи ихтыяҗларны яхшылап белүе лазем. Француз язучысы Оноре де Бальзак әдипне дәүләт кешесе, кайбер очракта аннан да югарырак шәхес итеп күргән.  Шулай шул, мондый затларны җәмәгатьчелек вазифасыннан аеру, аларны хадимлектән читләштерү мөмкин түгел. Әле болар гына җитми. «Кеше күңеленең мөһәндисләре»нә тарихчы һәм фәйләсуф кебек белгечләрнең сәләте дә кирәк. Бу әһәмиятле сыйфатлар, шөкер, Ркаил Зәйдуллада бар. Онытмыйк, яхшы шагыйрь таҗын кияргә инсанлык таланты да зарур. Монысына ирешү дә бик җиңелдән бирелми. «Фәрештә» исемле шигырь шушы хакта искәртә: Кеше булам диеп юлга чыктым... / Тик, һай, авыр кеше булуы. 

Безнең тынгысыз шагыйрьләр җанын һәрдаим әрнеткән иҗтимагый мәсьәләләр турында уйланган чакта рухи символыбызга әверелгән Габдулла Тукайның соңгы сулышынача өзгәләнүе күз алдына килә. Сөекле өммәтебез өчен янып яшәгән зат үз фикерләрен программ рәвештә белдерергә ашыккан: «Китте Казан... Нә дәүләт калды...»; «Вакытында җирне селкеттек... Кая карасаң, анда без фәкыйрь милләтнең бер җире җитмәгәнлеге ачык була!..»; «Мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый»; «Яшәсен туган тел!.. Яшәсен милләт!»; «Сез үзеңезнең хәлеңезне төзәтергә теләсәңез, хәзер сезгә тырыша торган вакыт тәмам җитте... Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?» 

Хикмәти Хода, узган гасыр башында күтәрелгән ошбу проблемалар бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Үзләрен халык улы итеп санаучы каләм әһелләренең барысы да, шул исәптән Ркаил Зәйдулла да, шушы хакта ваемлый лабаса: әсәрләрендә дә, мәкаләләрендә дә, чыгышларында да... Әмма дәүләтчелекне ныгыту, милли мәгарифне торгызу, туган телне саклау ише үзәк мәсьәләләр гомерләрен тулаем олуг максатка багышлаган элгәрләр рухын да борчырлык дәрәҗәдә катлаулана бара. Күпчелек сүзен «усал рәвештә» җиткерергә омтылган Ркаил Зәйдулла хаклы, чөнки милләтнең үзбилгеләнү хокукларын киңәйтүдә алга китеш канәгатьлек уятмый. Әлеге төп стратегик юнәлештән тайпылгалап алулар да күренә. Мөмкинлекләрдән кирәгенчә файдалану җитенкерәми. Безнең йөрәккә кереп оялаган борчылдыру корты чәчәк тузанында казынырга тиеш түгелдер бит. «Төшемдә мин бер төш күрдем...» дип башланган шигырьдә Ркаил Зәйдулла өметсезлек хисенә дә бирелгәләп куя шикелле: «Кемнәр сизде минем сүздән / Дөнья бераз үзгәргәнен?» Тик үҗәт холыклы иҗатчы барыбер уйлаганын тукып тора. Безгә насыйп кылынган зарур хокукны чит-ятлар чәчәкле колашада алып килмәс. Исеме куелмаган бер робагыйда шагыйребез дә аумакайлыкны гаепли: Китә ис, күреп тарихи тарлыкны... / Коллыкка без мәңгегә дип тарыдыкмы? / Бөтен бер ил үз телендә укырга / Мәскәү ханнан көтеп ята ярлыкны. 

Яшәештә әледән-әле расланганча, кайчак йөрәгең авазын хакимият колагына киртләү өчен гади җәмәгать эшлеклесе булу гына җитми, милләт хадименә дәүләт органнарының югары мөнбәреннән аяк терәп чыгыш ясау мөмкинлеге дә кирәк. Бу уңайдан Ркаил Зәйдулланың Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануы, аннары Татарстан Язучылар берлеге рәисе вазифасына алынуы мантыйкка туры килә. Халыкның рухи-мәдәни ихтыяҗларын нечкәләп белүче мондый шәхесләр җәмгыять тормышындагы җитешсезлекләрне үтемлерәк төстә шәрехләп бирүчән. Ә парламент утырышларында тәҗел күтәрелергә тиешле мәсьәләләр  бүгенге заманда туктаусыз ишәю ягына бара күк. Шушындый катлаулы шартларда гафиллек күрсәтү аңлашылмый. Коръәндә төшендереп үтелгәнчә, «Хакыйкатьне яклыйсы урында сүз әйтми торучы бәндә телсез шайтандыр».
 

Татар имән сыман беркатлы ул,

Тамырларга балта тигәндә,

Горурланып аваз бирә кәүсә:

– Сабы безнеке, – дип, – имәннән!  

(«Акрын гына карлар төшә өскә...»)

Чынлап та, безнең кавемгә авыр сынаулар бер-бер артлы ишелеп тора. Шагыйребез искәрткәнчә, татар мондый четерекле вакытта беркадәр инфантильлек тә күрсәткәләп ала. Сынаулар бүген дә күп көчне суыра. Шулар арасыннан халкыбызның рухи яшәешенә, этномәдәни тәңгәллеккә караганнары аеруча борчый. Һәркем шаһит, агымдагы чорда милләтебез язмышына турыдан-туры бәйләнгән ана телен, милли мәгарифне саклау мәсьләләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә кискенләште. Тотрыклы белем бирү системасын бозу өчен илнең яңа дәверендә ниләр генә эшләнмәде: укуукыту программасыннан  милли төбәк компонентын төшереп калдыру, бердәм дәүләт имтиханын русча тапшыруга мәҗбүриләү... Аннары мәктәпләрдә рәсми статустагы татар телен өйрәтүдә, Россия һәм Татарстан конституцияләренә, гамәлдәге кануннарга каршы килеп, төрле-төрле кысрыклау чаралары тормышка ашырыла башлады. БМО тарафыннан дөньяның теләсә кайсы кыйтгасында аңлашырлык 14 тел исемлегенә кертелгән, бәһаләп бетергесез язма мирасның җирлеген тәшкил иткән телне шулай түбәнсетсеннәр әле! «Коллар без – үзара  хан булып кыланабыз, / Үзебез ятлардан телебезне теләнәбез...»  Әйе, «Өзелгән дисбедән»  исемле шәлкемнең ошбу шигырендә Ркаил Зәйдулла усал ирониясен дөрес белдерә. Чын инвектива үрнәгедер бу. 

Күзәтеп торабыз, Ркаил Зәйдулла милләтнең «җитешмәгән яклар»ын тезмә әсәрләрендә генә түгел,  үткен публицистика каләме белән дә кыю рәвештә калкытып күрсәтә. Шагыйрьнең шундый мәкаләләре «Ил» (2000), «Сунар» (2021) һ.б. китапларында туплап бирелгән. Аның иҗтимагый мәсьәләләрне үзәккә алган гамьле язмалары республика көндәлек матбугаты басмаларында да чыгып бара. Хак әйтәләр шул, каләм әһеленең миллилеге көчлерәк булган саен, ул газиз халкының ихтыяҗларын тирәнрәк аңлый. Мондый юнәлештәге эшчәнлектә Ркаил Зәйдулланың фикерләү офыклары тагын да киңәя, табигый интеллекты күпкырлы белгечлеккә хас яңаданяңа фәһемләү мөмкинлекләрен ача кебек. Тәҗрибәле әдипләр төрттереп искәрткәнчә, бәгъзе авторлар әлеге әдәби жанрда гадәти приказчик биеклегендә генә кала. Юк, ярсу холкын төрле гамәлләрендә сиздерә килгән Ркаил Зәйдулла публицистика өлкәсендә дә үзен җәмәгать эшлеклесе итеп тоя. 

Һәммәсе дә мантыйкча: Ркаил Зәйдулла үз талканының коры икәнлеген Татарстан парламенты мөнбәрендә дә раслап тора. Көнүзәк мәсьәләләр уңаеннан ярсып чыгыш ясаган чакта ул ихлас кайгыртучан яклаучы да, шул ук вакытта ташлама ясауларга бармаучан ифрат кырыс гаепләүче дә булып тоела. Кайбер нотыклары исә тоташ катгыйлыкка тарта. Менә бер мисал. Татарстан юбилеена туры килгән 2020 елның 25 июнь – 1 июль көннәрендә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча илкүләм тавыш бирү үткәрелде. Әлбәттә, бик болгавыр чорда кабул кылынган ошбу Төп Закон яңа күзлектән җентекле рәвештә карап чыгуга мохтаҗ иде. Замана таләбенә бәйле мондый зарури чаралар дөньяның башка алдынгы мәмләкәтләрендә дә оештырыла. Бездәге федератив конституция төрле-төрле үзгәрешләр кичерде. Вәләкин аерым милләтләрнең хокукларын тарайтуга китергән бериш тәкъдимнәр борыннан бирле гомер сөрүче кавем вәкилләрендә канәгатьсезлек тудырды. Әлеге төзәтмәләрдә үтә таныш тырмага янәдән басу, ягъни милли үзенчәлекләрне әкренләп юу омтылышы сизелә. Әйтик, рус халкын бердәнбер дәүләт оештыручы итеп беркетү электә дәүләт тоткан өммәтләрнең горурлыгына суга бит. Инде күптәннән дәүләт теле саналган рус теленә махсус статус билгеләү дә күп милләтле федератив структураның халыкара масштабта танылган төп принципларына ятышып бетми...

Кыскасы, РФ Конституциясенә теркәлгән бәхәсле өстәмәләрне ТР Дәүләт Советы да хуплады, депутатлар арасыннан Ркаил Зәйдулланың гына каршы шар салырга батырчылыгы җитте. Шагыйребез намусы кушканча тәвәккәлли. Ә милләтләрне кысучы көч тәмам азынган очракта «нацмен»нарны киләчәктә нәрсә көтәчәген күзалларга мөмкин бит. Әнә, авторның «Күпер» исемле әсәреннән инкыйразны хәтерләткән юлларга багыгыз: Ул ышана – үтәр еллар, / Илдәге һәр халык – һәр! – / Тик урысча гына елар, / Урысча гына көләр. 

Табигый ки, Ркаил Зәйдулла милләт язмышына бәйле мөһим темаларны әдәбиятның лиро-эпик төрләренә кергән поэмаларда да күтәрә. Тынгысыз күңел таләбе буенча ошбу жанрга алынган чакта аның хозурында тагын да киңрәк гомумиләштерү офыклары ачыла. Туктаусыз сыкрап торган милли гамьне «Көтүче малай», «Күпер», «Койрыклы йолдыз», «Матәм» кебек поэмаларда сизмичә мөмкин түгелдер. Менә шуларның соңгысын гына бераз шәрехләп үтәсе килә. 

(Дәвамын журналның 01 (гыйнвар), 2022 ел саныннан укыгыз)

 

"КУ" 01, 2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: