Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Тынычсыз хиссият балкышы

Шигърият музыкадан аерылгысыз. Гадәттә, әлеге табигый үзенчәлекне нечкәләп аңлаучы каләм әһелләре үзләренең сәләт мөмкинлекләрен бүтәнчә шәкелдә киңәйтергә омтыла. Шагыйрь Наил Касыйм – менә шундыйларның берсе.

Әдәбият белемендә кат-кат расланганча, чын шигъриятнең нигезен тәшкил иткән бәрәкәтле җирлектә сәнгатьнең башка төрләренә баглы элементлар да бар. Шигъри телне өлешләп шәрехләгән чакта әүвәл музыкальлек хасияте калкынып куя. Аһәңлелек... Бездә «көйләм шигыре» төшенчәсе тикмә-тиккә генә яшәп килми. Әйе, тезмә әсәрне сүзләр белән тыгыз бәйләнгән көйгә, шагыйрь йөрәгенең аерым ешлыктагы кайтавазына тиңләүчеләр хаклы. Шигърият музыкадан аерылгысыз. Гадәттә, әлеге табигый үзенчәлекне нечкәләп аңлаучы каләм әһелләре үзләренең сәләт мөмкинлекләрен бүтәнчә шәкелдә киңәйтергә омтыла. Шагыйрь Наил Касыйм – менә шундыйларның берсе. «Сүзләрдән белмәссең хәлемне, /Аңларсың, тыңласаң җырларым...» Ике гармоник башлангычның уртак рухи максатка үзара көчәеп тоташуын авторыбыз «Синең өчен җырлыйм» исемле әсәрендә шулайрак күрсәтеп үтә. Гомумән, назымны тулыландырган музыкага мөнәсәбәтен ул үз иҗатында әледәнәле белдерергә ярата.
 

Нинди сихри музыка!

Кузгата ул хәтер катламнарын,

Үткәннәргә бүгенгене ялгый,

Киләчәкнең тоям атлауларын.

Тылсымнарга һәм назларга –

Иядер син мең үзлеккә!

Моңлы күңелемне дәшеп торган

Зур бер дөнья син, музыка!..  

«Бу гаҗәеп музыка»

Гаҗәбә, үзендә дә аһәңлелек оеткысын яшәткән шигырьне махсус рәвештә көйгә салып, бүтән төрле яңгырашлы рухи кыйммәтләр тудыру соклангыч могҗиза кебек тоела. Акыллы затлар дөрес искәрткәнчә, җирдә музыкасыз тормышны бөтенләй күзаллап булмый. Әле язу уйлап табылмаган ерак заманда да зур потенцияле кавем тезмә үрнәкләрне телгә кертә. Милли профессиональ музыка барлыкка килмәгән кадими чорларда да бу кыйтгалар халык һәвәслеге белән җырга әйләнеп киткән. Шушындый искитмәле борынгылык ачыла. Аңлашылганча, әлеге тирәнлек алдында шәхси җаваплылык кичергән авторлар гына ошбу жанрны сәнгатьчә үстерүдә күркәм уңышка ирешергә мөмкин. Ифрат олуг таләп. Монысын Наил дә бик яхшы беләдер. Юкса Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов аңарга өлкәннәрчә ныклы ышанычын багламас иде. «Күңелдәге мөһим фикеремне әйтми калдыра алмыйм, – дип белдерә ул. – Арча төбәгеннән үсеп чыккан 30 әдип янына тагын берәү – җырчы шагыйрь Наил Касыйм да кушылды. Үз-үзенә даим таләпчәнлек күрсәтүче, халыкчан нигездә иҗат итүче егетебез җыр поэзиясенә инде үз сүзен, үз моңын, үз табышларын өстәргә өлгерде». 

Белүебезчә, олы сәнгать турында һәрьяклап уйланучылар матурлыкны шигърият чишмәсе итеп таный. Һәрхәлдә, кулына каләм алырга теләгән шәхес ошбу хакыйкатьне тирәнтен аңларга тиештер. Моның өчен озаклап әзерлек үтү лазем. Бөек Тукаебыз, әнә, вәгазьчедәй әйткән: «Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен». Мәшһүр якташының бу акыллы киңәшен Наил Касыйм да үзенчә хуплый. «Бар дөньям чистара, пакьләнә,/ Чәчәкләр белән сөйләшсәм», – дип тәмамлый ул «Чәчәкләр өләшәм» исемле лирик шигырен. 

Шөкер, Наил Касыймга чәчәкләр телендә озаклап сөйләшергә, гомумән, матурлыкны күңеленә яшьли үткәзеп үсәргә язган. Аның туган авылы Ашытбаш табигый гүзәллектән мәхрүм түгел. Арча районының шушы соклангыч төбәгендә барысы да – урман, болыны да, елга, күле дә бар. Әле кечкенә чакта Наил үзенең әнисе дөньяга килгән Иябашка баргалап йөргән, Кырлай белән чиктәш авылда Апушның аяк эзе калган сукмаклар буйлап узган. Илаһи хозурлык! Газиз әбисенең катгый күзәтчелеге астында сәйран кылучы хиссиятле малай хәтта Габдуллаҗанны сагынып сулкылдаган мәгълүм инештә дә коенгалап алган. «Бәлки, әлеге инешнең суы тәнгә сеңеп калгандыр... Шигырь язу теләге биредә уянмады микән?!» Балалык елларын Наил Касыйм әнә шулай хәтергә төшерә. Ул туган җирен данларга һәрвакыт җайлы форсат таба. «Казан арты» дигән шигырьдә дә шул горурлык хисе аңкып тора. 

Казан арты!

Синдә яше-карты

Шигырь сөйли, җырчы, гармунчы.

Санап кына бетерерлек түгел –

Берүзеңнән күпме язучы!..
Казан арты, бар соң нинди серләр

Синең ямьле, нурлы җиреңдә?

Әллә монда чәчеп үстерәләр

Шагыйрьләрне, моңны, җырны да?!

Әлбәттә, әлеге дә баягы матурлык эстетик җәһәттән үтә катмарлы. Безгә аны яшьли тоя белү кирәк. Өлкәннәр киңәш иткәнчә, иң камил зәвык дәресен әүвәле табигатьнең үзеннән ал. Шушындый сабак кешене иксез-чиксез фикерләү офыгына алып чыга, аннан инде омтылышлы затны акылрух культурасы биеклегенә күтәрә. Шигърият телен сурәтле итеп саныйбыз икән, ошбу һәвәслекне дә җир-анадан өйрәнү хәерле. Гармониялелек... Монысы назым өчен гаять зарур хасият. Гармония үрнәге дә – шул табигать дөньясында. Тумыштан бирелер күзәтүчәнлек үзеннән-үзе уйлануга этәрә. Кәгазьгә хисләр түгелә. Бәгырь телгә килә. «Сүзләр җитми хисем аңлатырга, / Йөрәгем бит сөйли барысын!..» Шагыйрь Наил Касыйм «Йөрәгемне аңла» исемле әсәрендә, мөгаен, югарыда тасвир кылынган халәтне үзенчә аңлатырга телидер. 

Бүгенге заманда шигърияткә килүнең кат-кат тапталган сукмагы шәйләнә: урта мәктәп, филологик факультет, газета-журнал редакциясе... Кырлайда белем алган Наил дә яшьли әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый, «Ялкын», «Яшь ленинчы» кебек матбугат басмаларында үзенең тәүге шигырьләрен чыгаруга ирешә. Берчак Казаннан әдипләр килә. Беренче шигырьләре үк өлкән каләм әһелләрендә өмет уяткан егетне атаклы университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә барырга өндиләр. Әмма туры сүзле Наил Касыймов «Төзүче булам!» дип кырт кисә. Бәлки, сөекле әтисен шактый иртә югалту гаме аның күңелендәге үҗәтлекне шулай ташытып куйгандыр. Шагыйрьлек таҗын кигәч тә ул әлеге темага кайткалый.
 

Әти иртә китте, әни калды,

Кулга тотып биш яшь баласын.

Олы малай... Мин тәртәгә кердем:

«Ярдәм булсын, әни армасын!»  

«Тормыш арбасы»

Дөресен генә әйткәндә, төгәл фәннәр буенча югары белем алучы заттан шәхсән үзем бернинди риясыз рәвештә көнләшеп куям. Иҗат өлкәсендә андыйлар байтак. Билгеле, сәнгать белән фән арасына тимербетон дивар корып булмый. Образлы фикерләү ягыннан аерылып торган Владимир Маяковский шигърияттә математик формулалар төгәллеген тикмәгә генә күрмәгәндер. Аналитик мәкалә язу барышында да шул математика сиңа үзенчә булышачак. Кыскасы, Наил Касыймовның Казан төзүче инженерлар институтына укырга керүе адашып йөрүгә тиңләрлек ниндидер гайре табигый хәл түгел. Гадәттә, мондый шәхес үзләштергән белгечлеге юнәлешендә дә, шулай ук әдәбиятта да иркенләп эшли. Аңа төрле вазыйфалар башкарырга туры килә: төзелеш оешмаларының берсендә өлкән инженер, сәүдә тармагына караган учреждениедә директор, Татарстан дәүләт телестудиясендә өлкән редактор, шәһәр мәдәният идарәсе башлыгының беренче урынбасары, юллар төзү идарәсе башлыгы урынбасары, ТР Мәдәният министрлыгында бүлек мөдире... «Вакыт тап тагы моңлы җырга!» «Яшәү яме» дип исемләнгән шигырендә кисәтүле төстә өндәп белдергәнчә, өлгерлеген раслаган зат үзенең каләменә дә һәрдаим тугрылык саклый. 

Сүз дә юк, югары уку йорты лекцияләренә йөргән чорда Наил Касыйм архитектура серләрен дә өйрәнә. Биналар салуның башка сәнгать төрләре белән бәйләнеше кызыксыну халәтендәге үсмердә ихлас гаҗәпләнү хисләре уята. Архитектураны «катып калган музыка» итеп күрү, ихтимал, аның хиссиятен әүвәл әлеге институтта дулкынландыргандыр. Америка архитекторы Франк Райтның үз коллегаларын шагыйрьгә тиңләве дә ят тоелган һөнәрне сайлаучы егетнең гамьле күңелен озаккача дәртләндерә. Кара, биредә дә әдәби иҗат өчен кирәкле, дөресрәге, һәркемгә хаҗәт күпьяклы белем бирелә ләбаса. Төзү маһиры математика, тарихны яхшы белергә, ирекле рәвештә рәсем дә ясый алырга, кайвакыт фәйләсуфча фикер йөртергә дә тиеш. Гүзәл әсәрдәй кабул кылыначак корылмага гармония аеруча мөһим өлешен кертә. Шәкел гадилеге дә зур әһәмияткә ия. Автор стиле исә күзгә бәрелеп торсын... Күрәбез, «шигырь җене» йогынтысында яшәгән студент техник вузда да файда таба. Өстәмә китаплар да күп мәгълүмат сеңдерә. Аның әзерлеге тирәнәя төшә. Әгәр беренче җырлары ук уңыш казанган икән, димәк, каләм әһеле рухи җирлектә тәҗрибә тупларга өлгергән. Шушы жанрның классигына әверелгән Гөлшат Зәйнашева да яшь дустының кинәт танылып китүенә игътибар бирә: «Наил Касыйм – тормышчан шигъри образны ике-өч строфалы җыр текстында оста үстереп, тулы бер тәэсирле картина тудырырга сәләтле шагыйрь». 

Янәдән кабатлап әйткәндә, җыр-моңның төкәнмәс чишмәсе халкыбыз күңеленнән башлана. Безнең ихтыяҗ да бик күптәннән мәгълүм. Шушы уңайдан таныш ядкарьнең («Ай җаный, вай җаный») аерым җөмләсе хәтергә килә: «Сезгә нинди җыр кирәк?» Әлеге сорау һәрчак актуаль. Кайтаваз күк яңгыраган сөаль яңа авторларга да кагыла. Җавап бер генә – яхшы җыр кирәк! Андый әсәрләр рухиятне сафландыра, аң-зиһенгә шифалы йогынты ясый. Күңелгә утыручан юшкын да шул җырлар ярдәмендә юыла. Йөрәкнең түреннән чыккан аһәңле сүзләр адәм баласына затлылык өстәргә сәләтле... Шагыйрь Наил Касыйм белән әңгәмә корганда һәрвакыт диярлек фикерләр уртаклыгы тантана итә. Үтә четерекле мәсьәләләрнең дөрес чишелешен эзләгән чакта дустым «Кем коткарыр?» ише шигырен укып куяр. 

Уйларымнан теләп арынырга,

Чыгып киттем айлы кырларга.

Күпме яшәп, кыргый калган адәм(?!) –

Җавап эзли күңел шуңарга...
Аңладым мин моңнан моң туганын,

Кешелеккә таптым юл туры, –

Кыргыйлыктан безне моң коткарыр,

Бар ышаныч синдә, ай нуры!

Җырның ертыгы юк, дип искәртә халык. Вәләкин ертык-пыртык хәзер бөтен дөньябызны тутырды. Җырның сәнгатьчә асылын аңлап бетермәүче һәвәскәрләр эстрадабыз мәйданында күзгә күренеп ишәя бара. Өлкәнрәк әдипләр көрсенеп әйткәнчә, сүзе килсә – көе килми, көе килсә – сүзе килми. Музыка сөючән күңелгә берничек тә тәэсир итмәгән нәмәрсәне тыңлаган чакта русча башкарыла торган бер җырның шундый кушымтасын искә төшереп куясың: «Кому это надо – / Никому не надо; / Кому это нужно – / Никому не нужно». Нота да белмәүче ниндидер көйчегә «буш сүзләр җыелмасы» биреп, ансат кына танылып китәргә теләүче кәсепчеләр күпчелек статусын алды. Алар арасында берничә йөзләп текстны әмәлләүче рифмачлар да байтак. Исәп тутырырга язылган йөзләрчә «шлягер»ның ике-өче гавамда яшәп калса икән. Бу җәһәттән Наил Касыймга катгыйлык катыш таләпчәнлек хас. Үз милләтенең зәвыгын бозуга илткән вак-төяк максатлар табигать гармониясен тоеп үскән шагыйрьгә бөтенләй ят. Иҗади хезмәттәшлектә тудырылган җырларның тыңлаучы мәхәббәтен казануы, һичшиксез, матурлыкка ияләнгән калебнең ихласлы иҗтиһатына турыдан-туры бәйледер. «Түгелде хисләр, түгелде – / Иң саф, якты хисләрем!..» Исеме күрсәтелмәгән әлеге шигырь юлларында да бу принципка тугры калуны сиземләргә мөмкин.

Табигый ки, сәнгатьнең теге яки бу төре һәрбер иҗатчыда шәхси караш тудыра. Аерым жанрның серләренә төшенү дәрәҗәсен дә шул шәхсияткә муафыйк эчке мөмкинлекләр билгели. Гаять әһәмиятле булып саналган тел-өслүп үзенчәлеге дә бит нәкъ менә шушындый юнәлештәге эзләнүләр нәтиҗәсендә барлыкка килә. Музыканың кече формасына әйләнеп кайтсак, кайбер сөйләшүләрдә сораулар да бирелгәли: ни соң ул җыр? Әлбәттә, Наил Касыйм да аны үзенчә шәрехли. «Төсләр тупланышы салават күперен хасил итә, хисләр ташкыны исә җыр тууга этәрә, – ди ул. – Кеше самими кичерешләрен аңлатып бетерә алмаса, ничектер ихтыярсыз каләм белән кагәзьгә үрелә. Бер күңелдән ташып чыккан тойгылар отыры көчәя башлый, шагыйрь сүзләренә композитор, җырчы, тамашачы ихлас хисләрен өсти. Алкышлап кабул кылынган уртак хиссият казанышы тора-бара моңга сусаган киң дөньяга тарала... Төшенүебезчә, җыр ул – хиснең балкышы!» 

Гадәттә, шагыйрьнең беренче әсәре күпләрдә кызыксыну уята. Ә Наил Касыймның тәүге җыры нинди теманы үзәккә куйган соң? Аның сәрләүхәсе үк бик аңлаешлы сөйли: «Ак яулыклы әнием». Озакка сузылачак эшчәнлек шушындый бисмилладан башлана. Толлык хәлендә биш баласын аякка бастырган Фәүзия ханым, шиксез, мондый өлгедәге музыкаль мәдхиягә бар яктан да лаек. Композитор Луиза БатырБолгари тарафыннан көйгә салынган җырны халык алдында әүвәл мәртәбә Искәндәр Биктаһиров башкара. Яңа әсәрдән миллион тыңлаучы үзенең әнисен танып ала. «Ак яулыклы...» Автор нигә әле шундый исем кушкан? «Бездә күпчелек хатын-кызлар ак яулыкны олыгайгач кына бәйләргә күнегә, әнине исә кечкенә чагымда ук акбүзле кыяфәттә күрә идем, – дип хәтергә төшерә ул. – Ак яулык бит ул – татар халкының традицион символы, чисталыкка өйрәткән сафлык билгесе».

Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә,

Чәчләрең дә бүген ак синең.

Күңел күгемдә син – якты кояш,

Ак яулыклы әнием минем!

Гыйбрәтле мисаллар күрсәткәнчә, һәр җырның да үз тәкъдире бар. Кече шәкелдәге әсәрләр туктаусыз язылып тора. Бәгъзеләр бу эшчәнлекне конвейерга да куйгалый. Әмма  француз сәясәтчесе Поль Лафарг хаклы: «Тәкъдим кылынган җыр яңа мода буенча тегелгән күлмәк түгел, аны халыкка көчләп тагу гайре табигый хәл булыр иде». Шөкер, Наил Касыйм шигырьләренә иҗат ителгән үрнәкләрнең күпчелеге төрле-төрле зәвыкка ия җәмәгатьчелек сынавын уңышлы үтте. Әйтик, моннан 30-35 еллар элек әйләнешкә кергән «Ак яулыклы әнием», «Су буенда учак яна», «Гүзәл җирем», «Туй күлмәге», «Авылым тавышлары», «Алтын балдак», «Кайтуыңны сагынырмын», «Ай Дунай!», «Соңлама!» кебек җырлар хәзер дә җанга якын. Шагыйрь Наил Касыймның әсәрләренә иң беренче игътибар итүче күренекле композиторларыбыз Луиза Батыр-Болгари, Рәшит Кәлимуллин, Резеда Ахиярова, Вадим Усманов, Ганс Сәйфуллин, Зөфәр Хәйретдинов булды. Аның җырларын Хәйдәр Бигичев, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Айдар Фәйзрахманов, Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев кебек талантлы җырчыларыбыз бик теләп үз репертуарларына кертте. Дөрес, әлеге исемлек дәвамлы. Аларны үзара рух-ташлык бәйләгән. Әйе, мондый сәнгатьтә тандемлык зарур. 

Элгәрләр тәгъбирен кабатлап әйткәндә, ай белән көн уртак, җыр белән көй уртак. Кече синтетик әсәрләргә алынган сәнгатькяр аһәңле бергәлек серләрен яхшы белә. Әмма зуррак талант потенциалына ия каләм әһеле аерым калып кысаларында гына чикләнеп кала алмый. Үзеңә ирек бирү мәслихәт. Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким, мәсәлән, төрле иҗади карашлар булуына ишарәли. «Яңа җыр халык күңеленә керсә генә, аны кузгатса гына үз максатына ирешә, – дип искәрткән ул. – Моның юллары байтак. Шәхсән үзем махсус рәвештә текст язуга караганда мөстәкыйль шигырьдән төртеп чыккан җырны якынрак күрәм». Аннары аксакал тезмә шәкелдә катгыйлык катыш нәтиҗә чыгара: 

Җыр язмышы кош язмышы кебек,

Бер тирәдән үтә юллары, –

Йә ул кайчак җиргә егылып төшә,

Күтәрелә яки югары...  

«Җыр язмышы»

Тәкъдиргә рәхмәт укырлык. Беренче җырлары төрле концерт залларында ешрак яңгырый башлаган чорда Наил Касыйм Сибгат ага фатирында иркенләп гәпләшү бәхетенә ирешә. Остаз аңа җыр текстының шигырь рәвешендә дә яши алырга тиешлеге турында сөйли, газиз халкыбыз тормышына баглы лирик әсәрләр иҗат итүгә зуррак игътибар бирергә куша. Күренә ки, командирлык вазифасын онытып бетермәүче фронтовик әдип яшь каләмдәшенең көч-куәтен яңа биеклекләргә юнәлдерә. Олуг затның астарлы сүзләре Наилнең хәтеренә уелып кала. Аларның тирән мәгънәсенә төшенү өстәмә дәресләр үзләштерүгә бәрабәр. Гүяки мөхтәрәм якташы аны һәрдаим милләт улы булып көрәшергә, һәдия кылынган талант мөмкинлекләрен тагы да киңрәк ачарга чакыра. Югарыда аерым өземтәсе китерелгән мәкаләсендә өндәү билгесе куеп, ул татар шигърияте варисына үзенең әманәтен тапшыра шикелле: «Шагыйрь күңеле белән халык күңелендә яткан уртак хисне тап син, шуны әйтә бел!» 

Хыялый Пегас-ат канатлы дөлдөл рәвешендә күзалланса да, аны иярләүче затлар җирдәге тормыштан аерылмаска бурычлы. Әдәбият белгечләре аңлатканча, шигърият әүвәл мәгыйшәт кыйммәте булып санала, аннары гына ул сәнгать дәрәҗәсенә күтәрелә. Аны халык аңыннан юдыру мөмкин түгел. Каләм милләттән читләшә алмый. Хәтта тәҗрибәле һәвәскәрлек югарылыгында язылган җиңелчә шлягерлар да күп очракта гавамны рухландырган «социаль барабан» вазыйфасын үти. Элгәрләр кадерләгән туфракта ныклы кыяфәттә басып торган Наил Касыйм да үз иҗатында яшәү мәгънәсенә баглы мөкатдәс гамьне әледән-әле сиздерергә омтыла. Байтак шигырь башлары да шул максатка хезмәт итә: «Гүзәл җирем», «Сүнмәс җыр син, Татарстан!», «Халкым»... Ошбу әсәрләрнең лейтмотивы уртак. «Исеме зур, эзле Җир шарында», – дип олылый шагыйрь газиз халкын. Тукай феномены мисалында да ул сакраменталь бәйләнешне күрә. «Кырлайга кайту» багышлавында, әнә, ачыктан-ачык әйтеп бирелә:
 

Ятимлеге аның – язмыштандыр,

Бөеклеге ләкин – халыктан!

Тукай үзе халкын үксезлектән

Йолып алыр өчен калыккан!

Аһәңсазлар әйтергә яратканча, саф күңелдән җырлый алу үзе олы бәхеткә тиң. Саф күңелдән... Әлбәттә, әлеге гаять әһәмиятле таләп каләм ияләренә дә кагыла. Катгый инанганлык җирлегенә тоташкан ихлас уй-гамьнәр генә кеше акылының галәми киңлекләренә үтеп керергә мөмкин. Ә Наил Касыймның экспрессив әсәрләрендә эчкерсезлек аеруча калку чагылыш таба. Аның җырга тартылуы да шул самимилек хикмәтеннән килә. Кайчак һәркемгә мәгълүм хакыйкатькә дә үз мөнәсәбәтеңне белдерергә кирәк була. Гомумән, шәхси асылыңны чынлап сиздергән очракта сәмави илһам кошы телеңне чишәр. Менә шундый мул ихласлыктан турылык та ерак йөрми. Болар табигый төстә мәгънәви тирәнлеккә, композицион җыйнаклыкка ирешү әмәлләрен ача... Ошбу сыйфатларның барысы да сүз сәнгате өчен мөһим. Алар Наилгә дә бик килешеп тора. Моның нәкъ шулай икәнен әдәби тәнкыйть тә таный. «Наил Касыйм – гаять нечкә күңелле, тирән хисле лирик шагыйрь, – дип язды Мансур Вәлиев. – Ул бөек элгәрләре салган юлны лаеклы рәвештә дәвам итә, бүген халыкны даим борчыган иң җитди мәсьәләләрне игътибар үзәгенә куя. Автор безгә җиткерергә теләгән фикерләрен матур-матур образлар аша аңлата белә, үзенчә фәлсәфи нәтиҗәләр дә ясый». 

Шагыйрьне күкләр белән бәйле хыялый затка тиңләсәләр дә, ул чынбар тормыш шартларын исәптә тотып яшәргә бурычлы. Шигъри күзаллау дөньяви уйларга тоташкан очракта гына безнең могҗизалы лира үзенең миссиясен үтәргә мөмкин. Каләм әһелен күзәтүчәнлек тә киң офыкларга алып чыга. Игътибарлы караш шулай калыплаша. Фикер иясе вазифасын да башкарырга теләүче шәхес мондый кыйммәтләрнең зарурлыгын бар тирәнлегендә аңларга тиеш. Буш назымчының киләчәге юк. Сафсата шигырьгә бөтенләй килешми. Ә менә Наил Касыймга санаулы сүзләр кыскалыгы хас. Аның әсәрләре күңел кайтырлык дәрәҗәдә озынга сузылмый, образлы зиһенләүдә ул тыгыз синтагмаларны якынрак күрә. Лаконизм дигәннән... Автор әлеге принципларны һәрвакыт якларга омтылуын «Әрсезләргә» исемле багышлавында да сиздереп уза: «Бу тормышта кайчак бер китап та / Дәрдмәнд булыр өчен бик җиткән!» 

Битараф булмаган тынгысыз шагыйрь һәммә нәрсәне игътибарлап күзәтә. Шулай ул язар өчен хаҗәт җимне дә туплый. Әлбәттә, тормышның күп кенә күренешләре каршылыклы хисләр дә уята. Сизгер йөрәк күпне тоя. Кайвакыт кешенең бөтенләй кирәкмәс гамәле яшәеш симфониясен ямьсез диссонанска китерә. Чынлап та, бездә эчке гармония җиткелекле түгел әле. Үзеннән-үзе аңлашылганча, аек башка сыймаслык хәлләр кабатланса, иҗатчының җаны үзенчә аваз бирә. Туктаусыз кызыксынган күңел призмасы аша гади әйберләр дә зурайтып күрсәтелә. Әнә, Наил Касыйм басуда йөргәндә дә зур мәгънә бирерлек нәтиҗәләр ясый 

...«Икмәк булса, җыр да булыр!» –

Әйтеп тә соң карыйсыз...

Моңсыз кырлар икмәк бирмәс,

Кала күрмик тургайсыз!  

 «Тургай»

Чынбарлык шуны күрсәтә: үзеңчә язу рәвеше ягыннан аерылып тору каләм әһеленә алай җиңел генә бирелми. Әгәр тотрыклы тел-өслүбеңне чынлап булдырырга телисең икән, әүвәл үзгә хасиятен сиздерткән холык-фигылеңне тыңларга өйрән. Гамәл кылу алымын гәүдәләндергән стиль рухи сыйфатлар җирлегеннән башлангыч ала. Кеше гап-гади хат җибәрергә ниятләсә дә, ул ап-ак кагазьдә бөтен натурасын ача. Шигырьне йөрәк тибешенең график  сурәтләнешенә тиңләү буп-буш нигезгә корылган купшы чагыштыру түгелдер. «Кабатланмам, кабатланмам!» – диеп, / Кабатланмас җаным газаплана...» Исеме куелмаган бер шигъри парчасын Наил Касыйм әнә шулай төгәлли. Аңлашылганча, китерелгән юлларның авторы да үз «почеркы» турында уйлангалый. Ә аның иҗатында үзенчәлекле билгеләр күп. Аларның кайберләре хакында алдарак әйтеп үтелде. Мондый аерымлык шагыйрьнең лирик үрнәкләрендә дә, җыр сәнгатендә дә калку чагылыш таба. Вөҗүде теләгән өслүпне сакларга омтылу «Күңелем каршыңда тезләнде» (1996), «Күңелем кояшы» (2013), «Су буенда учак яна» (2020), «Тыңлар идем тавышыңны...» (2020) кебек китапларда аеруча ачык күренә. Шәхеснең эчке табигатенә муафыйк төстә барлыкка килгән әдәби ысул, гадәттә, үтә катлаулы тормыш хикмәтләрен дә гади кимәлдә төшендерергә булыша. Наил бусын да бик яхшы тоя. «Хисләремне туплап, такыя үрәм», диелә «Аңла мине...» әсәрендә. Ассызыклап белдергәндә, әлеге такыяләрнең һәммәсендә дә Наил Касыймның келәймәсе шәйләнә. 

Шунысы күзгә ташлана: Наил Касыймның шигъри лексиконында «каршылык» сүзе байтак очрый. Бу табигый, шау-шулы гасырларны кичкән тормышыбыз үзе тоташ каршылыклар аша йөгерүне хәтерләтә. Әйе, шигырь иң яхшы тәртиптәге иң яхшы сүзләрдән тора. Аның каравы җиребездә тәртипсезлекләр артуга бара. Нишлисең, һәрбер сынау кешелеккә каршылыклар алып килә. Әнә, Наил Касыйм «И, хатынкыз!..» әсәрендә хәтта гүзәл затларны да бу дөньяның «каршылыклар белән тулы зур сере» итеп күрә. Монысы артык борчу тудырмый. Адәм баласының мәхәббәте дә үз драмаларын күрсәтергә хирыс. Халык өстенә туктаусыз ябырылган авырлыклар исә үтә кырыслыгы җәһәтеннән беренче урынга чыга. Алар сизгер музаны гомерлек утка сала. Наил Касыйм да шул хәлдә яши. Әле кирәкмәс ыгы-зыгылар оештыру аркасында да күп көчебез бөтенләй диярлек әрәмгә китә. Түбәндә китереләчәк исемсез шигырен язган чакта, мөгаен, Наил Касыйм шундый вазгыятьне истә тоткандыр. 

Кыйналды күңел, кыйналды –

Кыйнады ялган, нахак.

Акны кара диючеләр

Күземә бәрде һәрчак...
Кыйналды күңел, кыйналды –

Түзәргә кирәк –  беләм.

... Яшәве авыр дөньяда

Шагыйрь йөрәге белән!.. 

Барча каршылыкны җиңеп, каләм киләчәккә атлый. Кайчак ул «Тузанлы юл» шигырендә сурәтләп үтелгәнчә, ышанычлы вөҗданына катгый сораулар да биргәләп куя: «Мин дөрес бараммы?» Әлбәттә, юнәлешең туры, хаклык тарафдары! Сөекле халкың белән бергә булганда, мәсләкне бутау куркынычы һичкемгә янамас. Сине безнең милләтебез үзенеке итеп саный. Һәрбер яңа җырыңны тыңлаучы отып кала. Лирикаң күңелдәге уй-гамьнәрне уята. Күпме композитор синдә рухи иҗатташын күрә. Танылган җырчылар арасында да шул абруеңны югары тотасың. Янәдән Сибгат аганы хәтергә төшереп әйткәндә, «Әйбәт җыр бары шагыйрь, композитор һәм башкаручының бердәм януында гына туа...» Шулай иҗтиһат кылган Наил Касыйм, сүз дә юк, рәсми дәрәҗәдә олылап хөрмәтләүгә лаек. Аңарга гадәләтле рәвештә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Һ.Такташ исемендәге әдәби премиясе бирелде. Әле өстәлеп торыр. Элгәрләр тавышын көчәйтеп яңгырат. «Тургай» әсәрендәге ишарәтне бимазалы зиһенебездә саклыйк: «Куакларга посып түгел, / Ул күккә менеп җырлый!»

Шулай биектә калсаңчы, тургай!

 

"КУ" 05, 2023

Фото: журнал архивыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев