Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Тургайларның туган ягы

Мәгълүм ки, бу фани дөньяда адәм баласы һәрбер җан иясе кебек, туа-тумыштан, әйләнә-тирәсендәге һәр күренештән үзенчә мәгънә эзләп, яңа тәэсирләр тапкан булып көн кичерә. Кош-кортлар, хайван-бөҗәкләр дөньясында һәр яңа күренешне аңлау, үзләштерү үзенә бер төрле яшәү, исән калу мәктәбе буларак санала – тик белгәннәр генә исән кала.

Мәгълүм ки, бу фани дөньяда адәм баласы һәрбер җан иясе кебек, туа-тумыштан, әйләнә-тирәсендәге һәр күренештән үзенчә мәгънә эзләп, яңа тәэсирләр тапкан булып көн кичерә. Кош-кортлар, хайван-бөҗәкләр дөньясында һәр яңа күренешне аңлау, үзләштерү үзенә бер төрле яшәү, исән калу мәктәбе буларак санала – тик белгәннәр генә исән кала. Моңа артык гаҗәпләнәсе дә юк – яңалыкны тою, үзләштерү сәләте тереклек ияләренең һәркайсына Табигать-анабыз тарафыннан салынган. Кеше дә көндәлек котылгысыз тормыш мәшәкатьләренең бертөрлелегеннән арынырга теләп, яңалыкка омтылып яши – берәүләр яңа очрашулар эзләп, турист сыйфатында ил гизәргә чыгып китә, икенче берәүләр, әле тузарга өлгермәгән булса да, инде кия-кия туйдырып бетергән кием-салымын алмаштырырга керешә, йорт-җирен яңача үзгәртеп кора – көнкүрешендәге аз-маз яңалыгыннан да тәм тоеп яши.

Сәнгатьтә, әдәбиятта яңа һәм үз сүзен әйтә белүчеләр генә олы ихтирамга лаек. Шушы уңайдан инде прозабызга күз салыйк. Гомумән алганда, бүгенге татар прозасының зәгыйфьләнә баруы турында сөйлибез икән (ә бу сүзләрдә, чыннан да, хаклык бар һәм аның үз сәбәпләре дә билгеле), бу, иң беренче нәүбәттә, заман темасына багышланган әсәрләрдә эчтәлек һәм тема материалларының, стиль-композиция алымнарының эчпошыргыч бертөрлелегендә һәм кабатлануында чагыла. Бу өлкәнең мәйданы артык зур булмаганлыктан, кимчелек күзгә аеруча ташланып тора. Язучыларыбызның күбесе заман темасыннан, бигрәк тә аның һәркемгә җиңел аңлаешлы реалистик юнәлешеннән читләште. Әдәбиятта ат уйната торган әдипләребезнең күбесе башлыча тарихи темаларны яктыртуга күчте (мәсәлән, Марат Әмирханов, Вахит Имамов, Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Солтан Шәмси һ.б.), кайберәүләр авангардлык һәм модерн агымнарына мөкиббән китеп, мистик күренешләрне аеруча үз итәләр яисә әсәрләрен халык авыз иҗатыннан һәм борынгыдан килгән легенда-риваятьләргә нигезлиләр (Галимҗан Гыйльман, Зиннур Хөснияр һ.б.). Кайбер белгечләр монысын да реализм киртәләренә урнаштырырга теләп, бу күренешне метафизик реализм дип атыйлар (А.Шамсутова. Татар әдәбиятында яңарыш. – К.: Татар.кит.нәшр., 2010 ). Без бу урында башка төрле – ягъни саф реализм турында сүз йөртәбез. Шул рәвешчә, бүгенге татар реалистик прозасының яшәү даирәсе тагын да тарая төшә. Бу урында әле яңа гына мәктәп яисә вуз тәмамлап, олы прозага аяк басучы яшь каләм ияләрен вакытлыча һәм шартлы рәвештә чигереп торабыз – шөкер, берән-сәрән булса да, андыйлар да күренә башлады (Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Алмаз Мансуров һ.б.) Аларның әйтәселәре алда әле.

Менә шундый, безнең тарафтан шартлы рәвештә киртәләп куелган бүгенге реалистик әдәбият кишәрлегендә язучы Камил Кәримовның иҗат тәҗрибәләре шактый кызыклы, гыйбрәтле һәм нәтиҗәле тоела. Бу иҗатның кайбер үзенчәлекләренә галим филологлардан Рүзәл Юсупов, Фоат Галимуллин, Тәлгат Галиуллин, Фәрит Яхин, язучы Рафаэль Мостафин, Фоат Садриев, Рабит Батулла һ.б.лар игътибар итте. Әмма комплекслы, һәръяктан эзләнүләрне эченә алган башка хезмәтләрне безгә әлегә очратырга туры килмәде. Хәлбуки, бүген бу могтәбәр сүз художнигының иҗатына җентекләбрәк күз салыр вакыт бик җиткән дип беләбез.

Бик күпләр яңа китапларны кулларына бер тойгы – һәр гадилектә яңалык, шуның аша үзеңне күрү теләге белән алалар. Ә җимне безгә талантлы әдипләр бирә. Менә шундый каләм осталарының берсе ул Камил Кәримов – ул һәр романы белән безне гел яңалыкка ымсындыра, уйланырга чакыра һәм… бер генә очракта да өметләребез акланмый калмый. Яңалык төшенчәсен бик зурдан – әдипнең тормыш позициясе, аның әдәбият үсешенә алып кергән зур өлеше итеп бәяләп тә була торгандыр. Әдипнең һәр әсәрендә гел үз сүзен әйтергә омтылуы – ягъни әнә шундый Яңалык феномены Камил Кәримов иҗатындагы әйдәүче категорияләрнең берсенә әверелә – тәҗрибәләре, язганнары әсәрләренең бар тукымасына, күзәнәкләренә тарала – хәтта ниндидер яңалык доминантын тану аркылы кабатланмас иҗат стиле турында сүз башларга мөмкинлек бирә.

Камил Кәримов яңа гасыр бусагасын атлап керүчеләргә «Ком сәгате» романын бүләк итте. Романнар күгендәге шушы беренче карлыгач әдип иҗатында яңа циклның башланып китүе – инде кайчандыр яшьлек елларында туган «Мәхәббәт чокыры» хикәясе авторының башка югарылыкларга күтәрелүен үзенең укучысына хәбәр итүе иде. Шуннан соң бер-бер артлы әлеге романның дәвамы булган «Сакау күке», роман-фарс дип уйланылган «Игезәкләр йолдызлыгы», эстрада артистлары тормышына багышланган «Уен» һәм роман-элегия дип аталган «Тургайлы болытлар» романнары дөнья күрде. Үз укучысына дип әйтүебез дә очраклы түгел бу урында – чөнки үз укучысы булырга язмаганнар бу әсәрләр яныннан илтифатсыз һәм салкын битарафлык саклаган булып, «әй, беләбез инде Камил Кәримовның кем икәнлеген – сәхнәдә юмор сөйләгән булып, кеше көлдереп йөрүче нинди романчы булсын ул?» дип уйлаучылар нык ялгышырлар. Аның каравы, башка бик күпләр, укый башлаганда бераз сәеррәк тоелган (чөнки бүтәннәр язганча түгел?!) мондый китапка бераздан тәмам мөкиббән китеп, башларын күтәрә алмыйча утырырлар. Мин үзем дә шул соңгылары рәтенә керәм бугай – тик, тәнкыйтьче буларак, миңа, хискә артык бирелеп, онытылырга ярамый – чөнки төп вазифам – җитди, төгәл һәм гадел анализ ясау.

Беркадәр гаҗәбрәк тоелган һәм парадоксаль синдром хакында да әйтмичә булмый торгандыр. Әлеге романнар стихиясенә чумып, иҗатына дөрес һәм объектив бәя бирим дисәң, вакытлыча , билгеле бер мәлгә, Камил Кәримовның кем икәнлеген, тагын ниләр белән шөгыльләнгәнлеген, ягъни аның үтә дә сәләтле журналист, концертларны бик җанлы, күңелле итеп алып баручы юморист-конферансье икәнлеген онытып торырга кирәк була.

Биш романының бишесе дә заман темасына багышланган – барысы да замандашларыбыз, кардәшләребез кичергән яисә бүген кичерә торган хәлләр турында. Моны үзенә бер төрле феноменаль күренеш дисәң дә ярый торгандыр – мин әдипнең гел заман хәлләренә ябышып, шулардан аерылмыйча язуы турында әйтәм. Бүгенгедән аерылмыйча, көнебезнең тәҗел мәсьәләләрен үзәккә куеп, аларны һәрьяклап өйрәнүче прозаикларыбыз хәзер юк диярлек, булсалар да, андыйлар бик сирәк. Калганнарын да аңларга була – заман кырыслыгына, кычкыртып талауга күндерелгән җәмгыятьтә яшәүче кешеләрнең, бигрәк тә мескенлеккә төшерелгән олы буын вәкилләренең хәлләрен бәян итеп, әдипләр-романчылар шуларны укучыларның күзләренә озаклап карап тора алмыйлар. Бу зур ихтыяр көче сорый. Ә менә укучыңны үзең белән тормышның бик еракта калган, романтик өрфиягә төренгән, истәлекләр сәхрасына алып китсәң, җан иркәләнә, рәхәтләнә, көндәлек хәсрәтләрең дә онытылып киткәндәй була. Шуңа күрә микән, бу алымнан тәҗрибәле романчыларыбыз бик теләп файдалана. Романнары да су буена сузыла.

Камил Кәримов андый отышлы кебек тоелган, ләкин инде нык тапталган юлларга басмый, фәкать үз акылын, үзе кичергән һәм күргәннәрен эшкә җигеп, яңа сүз – үз сүзен әйтергә омтыла. Шушы яктан аның криминаль фарс рәвешендәге «Игезәкләр йолдызлыгы» романы бик кызыклы, ул – язылышы, эшләнеше, стиле иҗтимагый, социаль яңгырашы ягыннан моңарчы күрелмәгән әдәбият үрнәге дип саналырга хаклы. Вакыйгаларның вакыт ягыннан алмаштыргалап, чиратлаштырып бирелүе шартлылыгын укучы бик җиңел кабул итә. Чөнки автор аны бүгенге көн җирлегеннән читләштерми. Ул вакыйгаларның ике яссылыкта тасвирлануын аңлап, күреп тора, тик аны бөтен әсәр дәвамында бер сорау борчый: ничек болай була соң бу? – әсәр башында журналист Нур Шәехнең үтерелүе турында хәбәр тарала – әсәр дәвамында без геройның үз фаҗигасенә якынлаша баруын күзәтәбез – тик аңа кагылышлы фаҗига булмый кала: фарс законнары буенча төзелгән сюжетта, аңлашылмау аркасында, укучыга бөтенләй таныш булмаган берәүнең гомере киселә. Ә героебыз исән-сау гына, үзенең мәхәббәт кошына ияреп, каядыр чит илләргә тая. Әсәр тәмамлана – журналистның ничек үтерелгәнен белергә, күрергә нәүмизләнеп көткән, зарыккан укучыбыз, теге исемсез корбанны бөтенләй белмәгәнлектән, кайгырырга да өлгерми кала. Ул икенче бер нәрсәгә төшенә: алдашуны, ялганны өстен чыгарып яшәүгә күндерелгән тирәлектә ялгышулар, бер-береңне буташтырулар, шуның аркасында очраклы үтерешләр, гөнаһсызларның каны түгелү гайре табигый хәл түгел икән. Фарс жанрын һәм аның алымнарын эшкә җигеп, автор мондый хәлләргә карата үз сүзләрен шактый кыю әйтә алган. Мондый буташтыру алымнарының шактый драматик һәм кызыклы үрнәкләрен без Европа һәм татар әдәбиятларында элек-электән байтак еш күргәләп торабыз («Патша малае һәм хәерче», «Бергамодан килгән Труфальдино», «Швед шырпысы», «Хаҗи әфәнде өйләнә», «Галиябану» һ.б.). Ә Камил Кәримов бу очракта ялган детектив һәм фарсның кызыклы алымнарын бүгенге татар җирлегенә күчерүгә ирешкән.

Гомумән алганда, үтә дә оптимистик табигатьле, тормышның һәр мизгеленнән сөенеп, шатланып, күңел ачып яшәү тарафдары буларак, Камил Кәримов укучының да нәзакәтле сизгер күңелен фаҗигале һәм кан коюлы хәлләр, күренешләр белән җәрәхәтләмәскә, яраламаска тели – әсәрләрендә дә тормышның андый хәтәр якларыннан читләтебрәк узарга тырыша. Аның әсәрләрендә заманыбызның үзебезгә бик таныш яклары, хәтта кайберләребезнең яисә күбебезнең башларыннан узган хәлләр чагылдырыла. Әмма без ваемсыз, битараф кына яннарыннан үтеп йөргән хәлләр, вакыйгалардан да әдип мәгънәле нәтиҗә, яңача чагылышлар табып, күңелләрне җилкетә, күзләрне ача белә. Ә әсәрләренең эченә тирәнгәрәк кереп, мавыгып, бирелеп укый башласаң, халкыбызның сүз, тел байлыгының күпсанлы энҗе-мәрҗәннәренә юлыгасың, аларны үзеңнеке итәсең, йә күңел-фикер кесәләренә салып куеп, дусларыңа, фикердәшләреңә өләшәсең.

«Чорларның ызаны юк, чорлар арасындагы межаны сагыну дигән төшенчә билгели», «яшьлек ул – альбомнарда кала торган фото гына», «озаграк яшәгән саен, күбрәк югалтабыз», «җиңел килгән бәхетнең кадере юк аның», «яшьләр кулында яшәрерсең, карт кулында картаерсың», «әгәр өендә көтеп торучы кеше булмаса, ирләр бомжга, сукбайга әверелә», «ана кеше бала үстергән бишек кебек кенә ул, балаларың очып киткәч, бишекнең кирәге калмый», «без йозак күрми үстек» һ.б.лар. Хикмәтле сүзләрнең күбесе җиңелчә юмор белән өретелә: «кушканны кулының очы белән генә эшли», «хәзер кирәкле кешене хөрмәт итә беләләр», «бюджет акчасын капка төбенә җәйгән яңа байлар», «Хрущёв чәкчәк күргәч, «кукуруза что-ли?» дип сораган ди… Бүгенге татар укучысына бу гыйбарәләрнең мәгънәләрен шәрехләп торуның кирәге булмас дип уйлыйбыз. Канатлы сүзләр артында нәрсә ятканын һәммәбез бик яхшы белә. Камил Кәримов боларны гына аңларлык укучыларына исәп тотып яза торгандыр.

Әлбәттә, мондый мөнәсәбәт әдәби күренешләргә үзеңчәрәк якынлашуны да күздә тота. Шуны аңлаган һәр укучы бу әдип иҗат иткәннәрнең тарафдары, якын теләктәшенә әверелә ала. Бу урында сүзне Камил Кәримовның кабатланмас, шактый ук оригиналь стиле барлыгын искә төшерәбез. Чыннан да, бу – тормыш тәҗрибәсен үзенә туплаган, аның асыл мәгънәсен фәлсәфи тирәнлегендә күрергә теләүче, халкыбыз теленең, сөйләменең нечкәлекләрен бөтен камиллегендә тоемлаучы художник стиле. Шулай гадәткә кергән инде ул: гадәттә әдәби күренешләрне бәяләгәндә төрле янәшәлекләр янына куеп карап, авторның үз иҗат билгеләрен эзлисең. Бу очракта да шулай. Камил Кәримов, күргәннәре-белгәннәренә таянып, гел үз юлыннан барырга, беркемне дә кабатламаска тырыша. Әмма яңа әдәбият беркайчан да буш урында туа алмый – әдәбиятка килүче, үзе моны телиме-теләмиме – инде күптән уелган эзләргә килеп төшә – монысы – котылгысыз хакыйкать. Әгәр дә аны үзебезнең һәм тугандаш халыклар әдәбиятлары күренешләре янына куеп, җентекләбрәк карасаң, Камил Кәримов язмаларында Фатих Хөсни, АндрейПлатонов, Михаил Зощенко, Василий Шукшин, Ильф һәм Петров кебек осталар иҗатларындагы аерым чалымнарны, телгә аеруча ихтирам һәм игътибарлылыкка нигезләнгән кайбер нечкәлекләрне танырга мөмкин булыр иде. Әлбәттә, бу урында сүз әдәбият корифейлары тапканнарны турыдан-туры кабатлау яки аларга иярү турында түгел, ә милли тел байлыгына, аның нечкәлекләренә, бизәкләренә аеруча нәзакәтле игътибарлылык турында гына бара. Нәкъ шушы фактор төрле һәм кабатланмас әдәби стиль ияләре – остазларның иҗатлары янәшәлегенә үзебезнең әдип тапкан ачышларны да куеп карау һәм өйрәнү мөмкинлеген бирә. Без мондый охшашлыкларның кайберләрен бәлки алдагы анализ барышында күрербез әле.

Бу анализ Камил Кәримовның аеруча күренекле әсәрләре – «Ком сәгате» («Сакау күке») дилогиясе, «Уен» дип аталган бәяны һәм «Тургайлы болытлар» дигән романэлегиягә нигезләнер. Дилогиядәге Фазыл язучы Фатих Хөснинең мәшһүр герое Сәфәргалине дә («Җәяүле кеше сукмагы») хәтерләтә сыман. Ләкин характеры белән түгел, ә үткән юллары һәм язмыш борылышлары белән. Фазыл да шундый ук тар тормыш сукмакларыннан атлаучы мосафир ул, тик бүтәнрәк шартларда – әле күпләр хәтерендәге совет тормышы тирәлегендә аякка баса, егыла, сугыла, имгәнә-имгәнә үзүзен табарга, аңларга тырыша. Көнкүреш казанында кайный торгач, ул күп нәрсәләргә төшенә, тормыш аны үзенчә талкый, сабакларын бирә. Беркатлырак Фазыл, үз күңеле саф, чиста булгач, теләсә кемгә ышанып та йөри. Әмма зирәк авыл малае буларак, тиешле нәтиҗәләрнең кайберләрен ясарга да өлгерә – тик барысын да түгел – бигрәк тә шәхси тормышында күп абыначак әле ул.

Геройларын, персонажларын әдип үзенә таныш һәм якын тирәлектән алырга тырыша, аларда, характерларда һәм вакыйгаларда шәхси биографиясенә кагылышлы әйберләр һәм элементлар да очрарга мөмкин – мондый якынлыкны автор үзе дә яшерми – тик шулай да бу әсәрләр саф автобиография дә, документаль проза үрнәкләре дә түгел. Шул рәвешчә, заман кешеләренең, геройларының тотрыклы моделе табыла. Төп герой – югары биеклекләргә омтылмыйча, яшьтәшләреннән, замандашларыннан аерылмыйча, гел гади булып калырга теләүче, намуслы, итагатьле, тәртипле кеше – ягъни совет һәм постсоциализм чорының беренче елларында күпләп тәрбияләнгән замандашларыбызның берсе.

«Без – социализмда яшәгән буын – иске машиналарыбызга төялеп капитализм дигән дөньяга килеп кердек. Димәк, без дип инде гомер көзендәге картлар исеменнән әйтәм. Без – социализмның соңгы малайлары». Әдип әнә шулар исеменнән сөйли. Язганда һәрдаим үз укучысын – үзенең лирик җанын һәм оптимистик җор күңелен, юмористик табигатен аңлардай чордашларын истә тота. «Ком сәгате», «Сакау күке», «Тургайлы болытлар» (беренче кисәк) романнарының буеннан-буена әнә шул герой үтә: һәртөрле кыенлык-каршылыкларны, эш-мәшәкатьләрен, гаилә-көнкүреш матавыкларын сабырлык белән кичерә ул, кешечә яшәп, өй-гаилә җылысын тоеп, кеше рәтендә эштә уңыш-дәрәҗә казанып яшисе килә аның. Ул – башкалар ничек көн итсә, үзе дә алардан бер ягы белән дә аерылырга теләмичә, ягъни гел кешечә булсын дип яшәүче намуслы, совет чынбарлыгында тәрбияләнгән ир-ат затындагы яшь кеше образы. Дилогиянең буеннан-буена үтүче Фазыл һәм «Тургайлы болытлар» романындагы автобиографик герой укучы күз алдына бер кеше, бер индивидуум булып килеп баса. Бәлки, укучы да бу шәхестә үзен, әйләнә-тирәлектә үзе күргән-белгәннәрне яисә шуңа охшаганнарны очрата торгандыр. Сораштырганым бар: күпләр «бу әсәрләрне укырга тотынсаң, аерылып булмый», диләр. Моның төп сәбәпләренең берсе шул охшашлыкта түгел микән?.. Әйе, мөнәсәбәтләрдәге аңлашылучан гадилек, яныңдагы иптәшләреңнең кайчан да таянычлы ышанычлы булулары – һәр коллектив әгъзасы, үзен җәмгыятьнең бер күзәнәге дип исәпләүче һәркем әнә шундый тирәлеккә ихтыяҗ кичерә. Бүген исә мондый сафлыкка ихтыяҗны бигрәк ачык тоясың.

Камил Кәримов үзенең әсәрләрендә соңгы елларда инде әдәбиятыбызның көн тәртибеннән төшерелеп, онытыла башлаган игелекле хезмәт темасын яңартып җибәрә.Тормыштагы муллыкка, яшәешнең чын хозурлыгына тик тырыш хезмәт аша гына ирешеп булуын һәркайсыбыз бик яхшы аңлый. Әмма хезмәткә мөнәсәбәт чорына, вакытына күрә үзгәргәләп тә тора. Шундый заман килде – бүген бик күпләр өчен фидакарь эш, файдалы хезмәт дигән төшенчәләрнең кыйммәте, дәрәҗәсе кимеде – алдашулы базарга корылган җәмгыятьтә «эшләп кем баеган?», «үзләренә кирәксә, әнә җүләрләр эшләсен» дигән гыйбарәләр өстенлек итә башлады. Әлбәттә, бу – җәмгыятьнең барыбер кайчан да булса үтәчәк узгынчы чире. Моңа һич тә шигебез юк. Безне кызыксындырганы – моңа әдәбиятыбыз әһелләре ничек карый икән? Шунысы аянычлы: соңгы елларда әдәбиятыбызда да игелекле хезмәт, кешене кеше итүче тырыш хезмәт темасы ни өчендер арткы планнарга чигерелеп килә – татар прозасыннан бүген намуслы хезмәт каһарманнары образларын табу кыенлаша башлады. Аларны – хезмәттән ямь-тәм табып яшәүчеләрне, кыр батырларын, ферма алдынгыларын, нефтьче геройларны, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бүгенге әдәбиятыбыздан таба алмассың. Тәнкыйтьчеләребез дә өстенлекне эштә уңганнардан бигрәк, эчке кичерешләрендә чамадан тыш хисчән, кичерешле, сызланучан персонажларга бирә башлады кебек. Хәер, бу соңгысын проза һәм әдәбият фәне өлкәләренә нечкә тойгылы хатын-кыз авторларыбызның күпләп пәйда булу тенденциясе белән беркадәр аклап та була торгандыр.

«Ир язмышы – ил язмышы» дигән канатлы гыйбарә һәркайсыбызга мәгълүм. Ул – һәркайсыбыз ил гамен, ил кайгысын тоеп яшәргә тиеш дигәнне аңлата. Романнардагы баш герой Фазыл үзенең төп профессиясе итеп артезиан коеларын бораулауны сайлый, дистәләгән еллар дәвамында сусызлыктан корыган авылларда интегеп яшәүчеләргә саф сулы чишмәләр бүләк итә. Яраткан хезмәте аша аның яшәвенең мәгънәсе ачыклана, ә сулар һавасы булган кешелекнең икенче зур ихтыяҗы һәм ләззәте – эчәр суга автор герое белән бергә үзе мәдхия укый. Хәер, бу урында герой белән авторның үзара бик якын торулары турында да искәртеп китү урынлы булыр. Прототипны да ерактан эзләп торасы юк – язучы үзе гомеренең иң зур өлешен нәкъ шул хезмәткә – Фазыл сайлаган профессиягә багышлаган. Гомумән, әсәрләрне фәкать үзеңнең күргәннәрең-белгәннәреңә генә таянып яки нигезләп язу – әдипнең төп иҗат кредосының иң әһәмиятле ягы булып саналырга хаклы дип тагын бер кабатлыйбыз. Әгәр дә Камил Кәримов язганнарның һәр юлыннан тормыш дөреслеге бөркеп тора икән – бәлки, аны нәкъ менә шушы фактор – лирик геройның авторның үзенә бик якын торуы белән аңлатып була торгандыр.

Әлеге якынлык вакыйгалар, сюжет охшашлыгында гына түгел, характерлар тәңгәллегендә дә чагыла. Бу урында замандашларының характер билгеләрен үзендәгеләре яисә якындагыларының сыйфатлары белән аралаштырып язарга яраткан мәшһүр рус әдибе Василий Шукшин тәҗрибәләре дә искә төшә. Әсәрләрендәге аның замандашлары – бераз сәеррәк, әмма ниләр беләндер мавыгып, тормышны үзләренчәрәк аңлап, үз кыйблаларына бирелеп, шул карашларымны яклыйм, шуларны саклыйм дип ышанып гомер итүчеләр. Камил Кәримовның да тормыш казанында кайнап, аның котылгысыз катгый кануннарына җиңел генә җайлашып яшәргә өйрәнгән ярымзыялы, ярымконформист рәвешендәге ир-ат затындагы хезмәт ияләре образлары да кайсыдыр яклары белән шул Шукшин геройларын хәтерләтәләр. Әмма бу татар балаларының характерларында Шукшин персонажларындагыча текә, креатив, башбирмәс бунтарьлыкның эзе дә юк. Алай булгач, уртаклык нәрсәдә чагыла соң? Характер типлары төрле, тик аларның һәркайсы халыктан, халыкның үз арасыннан, илне ил итүче, бар материал һәм сәламәт рухи байлыкларны булдыручы, әмма бүгенге көндә авторитеты, дәрәҗәсе калмаган гади халык катламыннан.

Чыннан да, бу милли характер ярсу Катунь елгасы буенда хөрлектә, иректә үскән рус баласыныкы түгел, ә тыныч агымлы ямьле Мишә буе чирәмнәрендә тәгәрәп, шук булса да, олылар, әти-әни, әби-бабайлар сүзеннән чыкмыйча, тыңлаулы, итагатьле бала булып үскән татар кешесенеке. Камил Кәримов әсәрләрендә бик күбәүләр бәлки үзләрен күрерләр, үз язмышларын яисә, һич булмаса, үз тормышларының кайбер чалымнарын танырлар дип тагын кабатлыйбыз.

«Сакау күке» романы биш бүлектән тора – аларның һәркайсы артезиан коеларын бораулаучы эшчеләр – шул эшнең белгечләре, осталары исемнәре белән аталган: Фазыл, Әмир, Шәйхи, Мәдияр, Текә Вәли. Геройларның һәркайсының үз язмышы, үз характер сыйфатлары табылган. Бу бигрәк тә аеруча җылы язылган Фазыл, Әмир һәм Мәдиярга багышланган бүлекләрдә чагыла. Боларны укып, әлеге профессиянең нечкәлекләрен, кыен, уңай, тискәре һәм башка хикмәтле якларын, шунда эшләүчеләрнең психологик хәлләрен шактый тулы итеп күз алдына китереп була. Бу – үзе генә дә бик зур яңалык – әлегә әдәбиятларда бу өлкәдә эшләүчеләр тормышы турында язылган әсәрләрнең күренгәне юк иде әле.

Фазыл – әсәрнең төп герое – ул дилогияне композицион яктан бәйләп торучы образ буларак, әсәрнең буеннан-буена үтә... Аны заманыбызның Дон Кихоты дисәң дә була торгандыр. Ул да – Сервантесның мәшһүр герое сыман, һәрчак юлда, сәяхәттә. Тик аның аты – Росинанты гына юк. Аның каравы фургоны – яшел вагоны бар – аны теләсә кайсы машинага тагып, илләр, юллар гизеп була. «Бөтен яшьлегем шушы вагонда үтеп китте. Эш урыным, клубым, китапханәм, нигезем, гаиләм дә шушы вагонда... Инде улым үсеп җитеп, утка-суга керердәй егет булгандыр; ә мин һаман вагон карачкысы...» Бораулаучылар бер урында гына торып эшли алмыйлар – эшнең үзенчәлеге шундый: яңадан-яңа урыннарда артезиан коелары ачарга кирәк. Инде илле яше тулу белән, пенсиягә озатсалар да, Фазыл илне үзгәртеп кору елларында шул бригада вагонын үзенеке итеп хосусыйлаштыру җаен таба һәм аны ташбака кабыгы кебек, үзеннән калдырмыйча, очраклы машиналарга тагып өстерәтеп йөри – шуның белән аңа төп профессиясенә яңадан әйләнеп кайту мөмкинлекләре дә ачыла.

«Юл – өмет ул! Юл – маҗара! Юл – гомер! Юл – эзләнү!..» «Ах, бу юллар... Сәфәр чыксаң, адәм баласын шайтан өермәсе кебек бөтерә дә ала». «Балалар, олы юлда уйнамагыз, юл алып китәр!..» «Әниләр тагын нидер кычкырып кала, тик инде без ишетмибез...»

Камил Кәримовның хисси герое гомере буена үзенең язмыш салган юлларыннан атлый. Юллар – очрашулар, ә һәр очрашу яңа таныш, яңа кешеләр белән аралашу дигән сүз. Фазыл, Сервантес романының мәшһүр герое кебек, үзенең Дульсинеясен эзләп йөри. Әсәрләрдәге лирик линия – мәхәббәт темасы аеруча ягымлылык, җылылык белән сугарылган. Хатын-кызлар образлары роман өлешләре булган новеллалар циклын хасил итә. Бу новеллалар тезмәсе, тормыш юлындагы маяклар кебек, геройның гомер юлын яктыртып, бизәп тора. «Ком сәгате» әсәренең һәр бүлегенә бер гүзәлнең исеме куелган. Менә алар: Зөмәйрә, Фәризә, Хәмдия, Әлфинә, Суфия, Динә, Язилә һәм Галина. Һәр героиня яисә персонаж үзенә генә хас характер сызыклары яки язмышында юлыккан хәлләре, маҗаралары белән укучының хәтеренә тиз урнашып кала. Бу яктан Камил Кәримовны хәрәкәтчән яки динамикалы портрет ясау остасы дисәк тә, һич тә ялгышмабыз.

Татар классик әдәбиятында мәхәббәттә яшьлек хатасына юлыгып, алданып, шуны кичерә алмаган яисә тормышлары бозылып, җүнсез юлга баскан яшь кызлар образлары күп очрый. Камил Кәримов әсәрендә исә булачак гаилә тормышын җимерерлек хатаны егет үзе ясап, үзе алдана. Тәҗрибәсезлегеннән файдаланып, саф күңелле, беркатлы Фазылны тизрәк язылдырып, өйләндерергә керешәләр. Ә тегесе, хатаны төзәтә алмавыннан гаҗиз булып, башын комга тыккан страус хәлендә кала, проблемадан качам дип, яңа маҗараларга, очрашуларга, тагын хаталарга тап була – мондый сюжет сызыгы юмористик һәм лирик яңгырашында дилогиядә һәм «Тургайлы болытлар»да төрле вариантларда кабатлана.

Дилогиядәге Әмир карт, кызы Язиләне тизрәк кияүгә бирәм дип, рәсми никахлаштыру актын, авылга кайтып тормыйча, артезианчыларның мәгълүм яшел вагоны янында башкарырга ниятли. Менә әсәрдән бер өзек:

«Маңгаена «Агыйдел» дип язылган «Кубань» автобусыннан берәм-берәм туй кунаклары төште. Кемнәр икәнен кай арада хәтерләп өлгергәндер, Әмир агитбригада җитәкчесе кебек таныштырып барды. Иң беренче булып автобустан ак кепкалы, күн чабаталы, соры футболка өстеннән ашыгычлык белән бәйрәм пинжәге кигән түгәрәк гәүдәле, әмма җитез агай төште.

– Суксу авыл советы председателе, кулында пичәт белән ЗАГС журналы! – диде Әмир тантаналы пафос белән. Ак кепкалыга шәмәхә сатин халатлы ике хатын ияргән иде. – Болары – никахның пүнәтәйләре! Гафу итегез – ике свидетель, алдынгы сыер савучылар. Төшке ашка кайтып килешләре. Кызым, доярка апаңнарга аш сала тор...

...Авыл советы, язылышу турындагы таныклык тутыру өчен Фазыл белән Язиләне вагонга алып кереп киткәч, калган кунаклар учак янындагы брезент җәймәгә аяк бөкләп утырдылар. Алай да Мәдияр, ыгы-зыгыдан файдаланып, гармун тавышын җиңәрлек итеп кенә Әмирдән сорашып өлгерде:

– Бу кадәр халыкны ничек күндерә алдың? – Һәммәгезнең дә өй түренә кое бораулап бирәм дидем.

...Күчмә загс эшне тиз тотты. Язилә «шпилька» үкчәсе белән вагон баскычына чык-чык басып, язылышу турындагы таныклыкны укый-укый, брезент җәймә янына килеп басканда, Әмир майга томаланган килька белән ташкабак уылдыгы банкасын гына ачып өлгергән иде әле».

К.Кәримов әсәрләренең баш герое әледән-әле йә драматик, йә көлкеле, йә фаҗигале хәлләр эчендә кала. Мәхәббәт, гаилә өлкәсендә уңышсызлыклар, өметләрнең киселүе яисә бөтенләй юкка чыгуы аның ихтыярын гел сынап, характерын чарлап, эзәрлекләп тора. «Инде ныклап тормыш корып җибәрсәм үзе белән – ул гомерлек терәгем булыр» дип өметләнгән ярлар да бәхет алып килми. «Тургайлы болытлар»да күз атып йөргән мәгъшукасы Сәвияне, кеше сүзеннән куркып, вакытлыча калдырып, ерак Магаданнарга кадәр барып җитә, әмма сөеклесенең еракка, җир читләренә китәргә йөрәге җитми шул. Өметләр тагын өзелә. Герой күңеленә бәгырь ярасы булып калырдай күренешләр бик тәэсирле язылганнар. Менә Магадан якларында ялгыз, чарасыз калган егетнең халәте:

«...минем өчен якты җир өстендә тормыш бетте... Сүнгән тау эчендәге шахталарга ләхет салкынлыгы үтеп керде. Ләкин аңа карап җавап үзгәрмәде...» Ник килмәдең, Сәвия?.. Минем бу дөньяда бүтән бер соравым да юк... Очты-очты самолётлар очты...»

Вәгъдәсезлекне, хыянәтне гасабиланып әнә шулай бик авыр кичерә егет. Ә тормыш юлында төрле күңел газаплары бик күп очраячак әле... Болай тиз һәм үлеп гашыйк булучыларга бу дөньяда көн итүләре бигрәк авыр шул... Әмма вакыт барын да юа. Егетебез дә моң диңгезенә чумып, бик озак утыра торганнардан түгел икән – кайдадыр өмет йолдызы булып, аңа Актаныш якларындагы Әлфинәсе балкып тора башлый. Тик аңа да барып җитә алмый Фазыл. Гомумән, мәхәббәт коллизияләрен, фаҗигаләрен кичерү ягыннан К.Кәримов геройлары танылган мәхәббәт җырчысы Фатих Хөсни тасвирлаганнардан һич тә ким түгел.

Күп еллар узгач, гомер буе читтән генә яратып, юксынып яшәгән ярларның – әллә кайларда, ерак елларда калган сөйкемле хатын-кызларның инде үсеп җиткән кыз балаларының күз карашлары аша томанлы өрфиягә төрелеп калган ямьле яшьлек истәлекләре яңаргандай була. Юк – алар Фазылның үз балалары түгел. Автор әсәрләрен нык тапталган баналь сюжетларга нигезләми. Болар лирик табигатьле геройның үзенчә җылы сурәтләнеше генә. Фазыл кебекләрнең язмыш сынауларын кичерә белүләре, күңелләренең һәркайчан яхшы, яктылыкка юнәлгәнлеге сокландыра.

Язучы сафлык, намуслылык, матурлыкның күңелгә аваздаш символларын, детальләрен дә таба алган. Шуларның берсе – әлегә әдәбиятыбызның проза дигән өлешендә моңа кадәр тиешенчә яктыртылмаган, җырланмаган су образы, су сурәте. Ир-ат затындагы геройлар гомерләрен, эшләрен халыкка чиста су бүләк итүгә багышлыйлар. Су темасы күп тарафлардан яктыртылган. Автор еш кына контраст алымнар куллана. Менә Казанның Яңа Савин бистәсендәге иске өйләрдә яшәүчеләр су басудан, идән асларына су керүдән интегәләр. Ә Идел буйларында яр кырыена бәйләп куелган иске баржа ычкынып китеп, су төбенә төшеп югала. Су – ул хәтәр дә, куркыныч та. Икенче яктан су – ул кешелек өчен яшәү чыганагы да. Ә К.Кәримовның игелекле геройлары сусызлыктан җәфаланып яшәүче төбәкләрдәге кешеләргә артезиан коелары бүләк итеп, чиста экологик сулар өләшеп йөриләр.

Су темасы әдипкә тарихыбыздагы гыйбрәтле хәлләр, яшәешебездәге аянычлы борылышлар, тискәре якка юнәлгән үзгәрешләр турында сөйләргә дә мөмкинлек бирә. Тыгыз концентрацияле берничә җөмлә аша иҗтимагый процессның асыл мәгънәсе һәм авторның мондый хәлләргә үз мөнәсәбәте яктыртыла:

«Зур су тирәсендәге авыллар ачлыкка бирешмәгән, корылык елларны җиңелрәк кичергән. Борынгы бабаларыбыз халыкны үрчетер өчен Идел белән Чулман кушылдыгына күчеп утырган. Хәзерге эшкуарлар мөлкәтләрен саклар өчен күл тирәсенә тамыр җәя. Элеккегеләр сулы корылмалар белән дәүләтнең башкаласын саклаган. Хәзергеләргә су күңел ачу өчен кирәк.

Элек су чыгару бөтен авыл сөенерлек изге эш иде. Хәзер исә Фазыл бораулау остасы дигән һөнәре белән масая алмый. Чәнечкеле таш коймалар эчендә бикләп сакланган персональ чишмәләр суга сусаган гади халыкны куандырмый... Байларга эшләүнең сөенече юк... Ишегалларына кергәч, үзеңне батрак итеп тоясың...»

Гомумән, Камил Кәримовны хәзерге татар тормышының елъязмачысы дип санап була. Күренекле тел галиме Рүзәл Юсуповның «татар тормышының энциклопедиячесе ул» (Ком сәгате дөрес йөри // Казан утлары, 2012. – №4), дигән сүзләрендә тирән хаклык бар. Илдәге, җәмгыятьтәге, төбәктәге булып торган хәлләр, үзгәрешләрнең берсе дә әдипнең үткен күзеннән, игътибарлы, иронияле, хәтта сарказмлы карашыннан читтә калмый. Алар арасында тормышларыбызны тамырдан үзгәртеп корабыз дип башланган илкүләм хәрәкәт-вакыйгаларның шактый аянычлы нәтиҗәләре дә чагыла:

«Унсигез миллион коммунист сулъяктан уңга борылып яткач, байракларның төсе алышынды, кешеләрнең холкы үзгәрде, дөньяның асты-өскә килде – явызлар өскә менде, мәрхәмәтлеләр аска төште...» Прагматик ихтыяҗлар хакына җәмгыять тормышындагы үзгәртү-үзгәрешләрнең күп очракларда акланып җитмәвен автор реаль һәм романтик сурәтләр аша ачып бирә алган. Менә туган авылда соңгы биш ел эчендә булган үзгәрешләр турында ничек яза ул:

«...720 баланы ел дәвамында укыта алган ике катлы агач мәктәпне утынга сүткәннәр... Авыл уртасында «Яшьләр үзәге»нә әверелгән мәдәният йортын хуҗалык кирәк-яраклары сата торган кибет иткәннәр. Борынгыдан Сабан туе аланы була килгән «Мәдрәсә бакчасы»н бүлгәләп өйләр салганнар. Җыеннар мәйданы олы юл тузаны өстенә күчкән...» «Шомырт тегермәне»н яшен суккан, пардан киенгән ир уртасы наратларны егып, җиләкле аланнарны каезлап, шомыртлы әрәмәләрне күмеп, Чаллы ягына юл җәяләр. Туган ягым манзарасы кире кайтмаслык итеп җимерелгән. Яшьлегеңне сагынып кайтсаң, эзләп табарлык түгел...»

Көн дә җәмгыятебездә булып торган яңалыклар, үзгәрешләр яссылыгында автор кызыклы ачышлар ясый, аларның кайберләреннән әсәрләренең сюжет-композиция алымнары сыйфатында да файдалана. Аеруча нык басым сурәтләнгән күренешләрнең тормышчан дөреслегенә һәм композицион тарафтан логик акланганлыгына һәм мотивлаштырылуына ясала. «Тургайлы болытлар»дагы лирик геройның маҗаралары автомобильгә бәйләнгән: искесеннән арынырга бик вакыт, җае да чыгып тора – хөкүмәт әйбәт карар чыгарган: утильгә тапшырсаң, 50 мең сум акчалы да буласың – яңа машина алырга да бераз җайлы була – машина җене кагылган укучылар өчен бик тә аңлаешлы ситуация. Героебыз үзе дә әнә шул һәвәскәрләр рәтеннән һәм ул автор белән бергә әйләнә-тирәдәге һәрнәрсәгә автомобильче күзләре белән карый башлый. Машина багында 200 чакрым юл йөрерлек бензины калган икән – аны да әрәм итәсе килми – файдаланып, яндырып бетерергә кирәк. Башка зур максатлар да юк сыман. Җитмәсә, хатыны утильгә бәйләнешле теге 50 меңне гел искә төшереп тора. Һәм героебыз тагын үз стихиясендә – ул һаман да шул элеккеге Дон Кихот икән: юл маҗараларында рәхәт мизгелләр кичерә, акча артыннан кумый – утильгә тапшырылган машинасы эчендә онытылып калып, пресс астында сытылган кесә телефоны кебек вак-төякләргә дә борчылып тормый.

Мәгълүм ки, бүген техника заманында гомер итәбез. Күренекле рус язучысы, яңача язу алымнары тарафдары Андрей Платонов, техникага, шуның белән бәйләнгән яраткан профессиясенә мөкиббән китеп, паровозларга, электр станцияләренә, тимер юлчыларга дан җырлап, үлмәс әсәрләр калдырган. Камил Кәримов сурәтләренә юлыкканда, ирексездән әлеге классик искә төшә. Болар икесе дә кайчагында кеше кулы белән тудырылган техник әсбапларга, машиналарга җан өргәндәй итәләр, хәтта аларны әңгәмәдәшләренә әйләндерәләр.

Әдипнең җанлы сурәтләр дөньясында һәркем үз тормышы, үз исәбе белән яши. Әлеге хәл кешеләргә генә түгел, теләсә кайсы җан ияләренә, хәтта җансыз предметларга, машиналарга да бердәй кагыла: «Хат ташучының сумкасыннан төшкән газетаны кыштырдатып укый Дияр агай. Кәнәфинең читенә үк китеп сузылган соры песи хуҗасының ниләр укыганын тойган кебек елмаеп ята». Йорт хайваны, өйдә яши торгач, үз кешегә, ягъни персонажга әверелгән. Менә өйгә икенче берәү – күршеләре килеп керә: «Сәлимнең килеп утыруын соры песи өнәмәде, елмаюын югалтып, кояшлы бакчага шылды – ике ир кеше булган җирдә өстәлгә ни куеласын белә иде инде ул, шушы түбә астында ничә ел яшәгәч». Тагын бер-ике мисал: туң җирне ертырга азапланган экскаватор, бу эштә тешем сынмагае дип, үз хуҗалыгына кайтып китә. Менә салкын кышлар да уза. «Тәки кышны җиңдек дип, бугаз киереп төтен өреп яткан ТЭЦ морҗалары да шәһәр пейзажына килешеп тора». Ә җәйге юл кырыенда тукталып калган «Matiz» машинасы безгә яңа чабылган яшел үлән чүмәләсе булып күренә.

К.Кәримов геройлары ел фасыллары алышынуын, табигать балалары – агачлар, үсемлекләр, кошлар-бөҗәкләрнең үзләренчә гомер итүләрен сизеп-күреп, сокланып яшиләр: «Күчмә кошларның кайтасы кайтып, нигез ипләде, ояларда яңа авазлар ишетелергә тора. Язгы җилләр, кемгә дә ярарга белмичә, аркылы-торкылы исә. Кышкы йокымсыраудан уянып чыккан бал кортлары гыйшыклы тал песиләрен кытыклый. Җимеш агачларында чәчәк бөреләре бүрткән...» Озак та үтми, табигатьнең киеме тагын алмашына: «...Мишә елгасының безнең авыл бәхетенә тигән өлеше шомырт урманына төренгән. Гасырлар буена үсә торгач, шомыртлык әкренләп күрше-тирәне яулап, күл читләрен, сазлыкларны, хәтта урман юлларын да басып алды».

Камил Кәримовның сайлаган төп мәсләге нәрсәдә икәнлеге турында автор үзе дә ачык әйтә: «Курантларны вакыт эталоны белән тигезләгән кебек, бүгенге прозаны Ф.Хөсни, М.Мәһдиев, Ф.Шәфигуллин, Г.Мөхәммәтшиннар каләме белән төзәтепкөйләп, җөмлә төзелеше, стиль, тел күркәмлеге, сурәтләү чараларының күплеген кайтаруга ирешсәк, матур әдәбиятыбызның гомере озынаер иде» (К.Кәримов. Ирләр кырыкта сынала. «Казан утлары», 2012. – №12).

Бүген без татар прозасында моңа кадәр очрамаган күренеш – Камил Кәримов феномены дигән иҗат дөньясы турында сүз йөртә алабыз. Хезмәтебездә талантлы әдип иҗатының тик кайбер якларына гына кагылып уздык. Журналистлык хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тасвирлаган «Тургайлы болытлар», сәнгать дөньясы кешеләренә багышланган «Уен» романы, яшьләребезне тәрбияләүгә юнәлдерелгән повестьлар һәм хикәяләр циклы махсус һәм әтрафлы өйрәнүне сорый. Автор күзләре белән без тормыш стихиябезнең барышын күзәтәбез, югалтуларыбызны барлыйбыз, алдагы язмышларыбызны ачыкларга тырышабыз. Бу хәрәкәттә безгә әдипнең оптимистлык нурларына коендырылган якты, яхшылыкка, матурлыкка чакырып, шуңа өндәп торучы иҗаты ярдәм итә. Аның белән танышканда, күңелләребез сафланып киткәндәй була – гүзәллек чишмәләренә гел әйләнеп кайтасы килеп тора.

 

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash

 

 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев