Таяну ноктасын эзләгәндә... (дәвамы)

Язманың башы монда.

Хакыйкать якында гына икән

Әдәбиятта, бигрәк тә аның тезмә төрендә, кайчак гади мантыйк белән аңлатуы кыен,

анда сиземләү, экзистенциаль сурәт дәрәҗәсендә эчке якынлык яши. Күрәсең, уртак милли

мохиттә, тулаем халык язмышында, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, гайре табигый хәлләр

төрле юнәлешләрдә иҗат итүче шагыйрьләрне тематик эзләнүләр уртаклыгына алып килә

торгандыр. Икенче яктан, язучы күпне күрә, күпне ишетә (хәтта кирәкмәгәнне дә) дип,

юкка гына «теш кайрамыйлар». Ике шагыйрьнең берүк вакытта диярлек үзләре яшәгән

урамнарына чыгулары, гади генә булса да, сәфәрләре татар шигъриятен яңа сурәтләү

чараларына четерекле социаль-икътисади, милли мәсьәләләрне калкытып куярга мөмкинлек

биргән нечкә күзәтүләргә баета. Шул ук вакытта һәркайсы үз урамын үзенчә күрә, бәяли.

Берсе «Булгария» теплоходының изге юлдан кайтканда, төрле буын кешеләре белән су

астына китүе тудырган авыр тойгыларыннан арыну, ял итү нияте белән үзен сыендырган

Толстой урамына чыкса, икенчесе – көне буена өстәл артында утырып талчыккан аяккулларны яздыру нияте белән һәм җан тынычлыгы эзләп, урамга юл тота. Бу сәяхәтләрдән

Р.Харис «Урам», Р.Шәрипов «Эт урамы» (төп «каһарманы» дүрт аяклы җан иясе булгач,

поэманы «Урам эте» дип әйтәсе килеп изаландым) дигән әсәрләрен «алып кайталар».

Беренче шагыйребез Казанның кыл уртасында урнашкан Толстой урамына сыланып

утырган Бутлеров, Тургенев, Горький (яшәсен татар «интернациональлеге», үзем

дә исем кушучылар кавеменнән булгач, ялагайлыгы дип бәяләргә телем тартмый)

исемнәрен йөрткәннәрен дә атап үтә. Үз урамын аркылыга-буйга иңләп, «сәяхәтче»

укучысын шунда урнашкан бик күп оешмалар, кибетләр белән таныштыра. Бала тудыру

йорты яныннан үтү аның кәефенә сихәт өсти. Яшь ата-ана бәхете, илнең киләчәге

турында уйлану яшәүгә, дәвамчанлыкка мәдхия кебек кабул ителә. Бернинди тормыш

авырлыкларына карамыйча, яңа буын туа тора, димәк, тормыш дәвам итә.

Әлбәттә инде, хәзерге татар сатирасының иң «кәттә» әсәрләреннән берсе – «Чехов

базары»ның нигезен тәшкил иткән сату-алу үзәген дә шагыйрь читләтеп үтә алмый.

 

Аякларым, гәүдәмне күтәреп,

Чехов базарына юл алды.

 

Иске танышларының, әдәби персонажларының күбесен очрата алмагач, «базарчы»

«ил кешене бездә жәлләми» дигән нәтиҗә ясый. Сатучы вә алучылар арасында күренеп

торган байларның азаюында ул халыкның елдан-ел ярлыланып баруын чамалый.

Урамның «эчтәлеге» белән гади таныштыру шәхес белән тирәлек арасындагы

мөнәсәбәтләрне чагылдыруның беренче катламы гына икән. «Чирәм җирнең» икенче

буразнасыннан барчабызны иләсләндергән иҗтимагый, икътисади, милли мәсьәләләр

калкып чыга. Шагыйрьнең бәгырен телгәләгән төп уе – Россия һәм аңа бәйле татар язмышы,

туган телебезнең киләчәге. «Россия ул – чиксез базар» дигән уйда ныгыйм тора-торып мин»,

«чирле илем-бәгърем таба алмый әле дәваны» кебек кискен фикерләре үзебезнең милләткә

дә, хәтта башкалабызга да нисбәтле икән. «И Казаным, син дә бүген сырхау Россия күк, чирле

пәйгамбәргә охшаган». Ошбу тиңләү-чагыштыруда Казанны «чеметеп» алу белән беррәттән,

шул ук вакытта аның кадерле вә изге булуына инану да ачык төсмерләнә.

Шагыйрьне әхлаксызлык, җиңел яшәү ысулларын эзләүче узгынчыларның

ишәюе борчый. Дипломны сатып алу яисә тир түкмичә, чалбар туздырмыйча гына

компьютердан «суырып алу» очраклары күбәю күңелен тырный.

– Дипломмы, әллә курсовоймы?

– Нинди фәннән, кайчан срогы?

Шуларны күреп, гарьлек каралта шагыйрьнең «күңел сөлгесен».

Бу гамәлләрнең нигезендә фундаменталь фәнни эзләнүләрне, нәзари ачышларны

югары аттестация басмаларында, чит илләрдә, нигездә, инглиз телендә нәшер ителә

торган SCOPUS журналларында чыккан берничә битле, автордан башка берәүгә дә

хаҗәте булмаган түләүле мәкаләчекләрнең алмаштыруы ята. Югары уку йортларында,

фәнни институтларда галимнәр шул аратага куып кертелде ки, әлеге таләпләрне

үтәмәсә, эш урынын бушатырга тиеш була. Мондый борылыш үзебезнең тел, әдәбият

фәне үсешенә дә киртә куя. Сүз сәнгатебезнең, телебезнең меңъеллык тарихын иңләгән

Х.Госман, Г.Халит, Л.Җәләй, Д.Тумашева, И.Нуруллин, Н.Юзиевларның саллы фәнни

хезмәтләре абруйда йөргән чорны сагынып сөйләргә генә кала.

Шагыйрь гоманынча, кәсепчелек, битарафлык кебек ямьсез күренешләр

яшәешебезнең һәр тармагына үтеп керә. Әйтик, «Урамда кеше ята, ярдәм итүче юк

тукталып». Тыйб фәнендәге торгынлыкны иҗатчы «врач күз даруын салды колакка»

дип, бер җөмләдә әйтеп бирә. Элеккечә күзгә-күз карашып, кул бирешеп, хәл-әхвәлләр

белешүне алыштырган замана хикмәтләренә шагыйрьнең үз шәхси мөнәсәбәте бар.

 

Һәр телефон – хаин, оста шымчы!

Ул кесәдә тып-тын ятачак.

Ә вакыты җиткәч, хуҗасын да,

Кемне теләсә – шуны сатачак.

Шагыйрь үз урамында рәсми фәхешханәдән башка барча «ихтыяҗи» оешмаларны

таба. Хатын-кызны сатып алуның, сатылуның серенә төшенү өчен аңа язучылар

төркемендә Парижга сәфәрен искә төшерергә туры килә.

Өч язучы сүз куешып, шыпырт кына Сен-Денига «кызыл фонарьлы» йортка кереп

чыгарга булалар. Чөнки «кызыксыну уятты шундый көчле – күрү дәртен күз дә

сүндерми». Шагыйрь тротуарда ике яклап басып торган «төнге күбәләкләрне» күреп,

хыялын «бәйдән ычкындыра»:

 

Кайбер түшләр – кабак, кайберләре –

Куна тактасыдай яссылар.

Йомры тезләр күзнең явын ала,

Мини итәкләре астыннан.

Чагыштыруларының күбесе (кабак, куна тактасы, күз явы) татарның фикерләү

рәвешеннән туганнар.

Лирик зат үзе «алган» кызның гүзәллеген, аерым алганда, сыгылмалы, «озынборын

кебек» нечкә билен фламанд рәссамнарыдай сурәтләп, ир белән хатын-кыз арасындагы

мөнәсәбәтләрне күзаллауда тиңе булмаган француз язучысы Ги Де Мопассанны

көнләштерерлек югарылыкта тасвирлый. Аның төп максаты «фахишә җанның сәбәпсерләренә төшенү – тән сатарга, гөнаһка батарга ни этәрә бүген кешене?» Ни өчен төн

туташын сатып алуын күрше бүлмәдә саклап, тыңлап торган хатынына болай дип аңлата:

 

Бу тәҗрибә өчен хатын мине

«Карт тиле», – дип, кабат орышты.

Ә мин иҗат өчен кирәк, диеп,

Кабат аңлатырга тырыштым.

Буржуаз дөньяны фаш итү максаты белән кертелгән бу өстәмә төп мәүзугътан

читкә алып киткәндәй тоелса да (ул аны аерым шигъри новелла итеп тә язарга мөмкин

иде, мондый чигенүләр аның башка әсәрләренә дә хас), шагыйрь аның дәвамын кеше

«канын сатып яшәгән» Россиягә, «баскетболчыларны сатып алып», бездә уйнаткан

Казанга китереп бәйләве белән читкә «тайпылуын» аклый кебек.

Кыскасы, шагыйрь дөнья сурәтен йөрәге, җаны аша уздыра. Урамнар, кеше шикелле

үк, төрле «холыклы», үзенчә яши, кайный, «йокыга тала» икән.

Р.Шәриповның күңелендә, йөрәгендә, илһам утын шулай ук үз урамы «кабыза».

Шагыйрь язу өстәле артында хисләнеп, үткәнен, яшьлеген сагынып утыра да урамга

юл ала.

Чыгып бастым. Ә алдымда

Тыз-быз килә шаулы урам.

Миллионлаган утлары белән ялтырап яшәгән, ыгы-зыгыга чумган шәһәр күңел

тынычлыгы бирми. «Кеше йөзе... Кеше йөзе... / Чиксез төркем уртасында / Шул ук

кеше, тик берүзе», ә тирә-юньдә машиналар, һәркем кичектермәс эше булгандай,

ахырзаман җиткәндәй, каядыр ашыга. Шунда ул үзенең яшьлеген, тормыш, яшәү

тынычлыгын искә төшереп ала.

 

Унбер яшьтә биш чакрымны

Җәяүләп бара идек.

Шул ук гомер, шул ук вакыт,

Һаман шул бер ара инде.

Барысына өлгергәнбез,

Укырга да, уйнарга да.

Шул ук көннәр баскычында

Киләчәкне уйларга да.

 

Өлкән буын вәкилләренең күпчелегенә үзәк өзгеч якын бу юллар. Аның авылында

хәзерге шау-шулы тормышка үткәннең, ачлы-туклы булса да, үзенә бер табигый ритм

белән яшәвен капма-каршы кую ята. Кафияле булса да, кемдер 8-7 үлчәмле юлларны

шигъри проза, дип бәяләячәк.

Ә бу истәлектә мин хәзерге тормыштан канәгатьсезлек тудырган эчке киеренкелекне

сизәм. Каләм иясенең хәзерге халәтенә ироник карашы аңа хөрмәтне арттыра.

 

Ә мин нидер язган булам,

Имеш, ниндидер эш кырам.

 

Үткән белән хәзергене чагыштырып, янәшәлек аша дөреслекне «эзләгәннән» соң,

шагыйрь урамга күз ташлый һәм сурәт үзәгенә алырдай «каһарманын» таба:

 

Күзем төште – ерак түгел,

Гамьле күңелемне өтеп,

Үпкәле бер әрнү белән

Карап тора урам эте.

 

Алдарак шагыйрь хыялында хәзер берәүгә дә кирәге булмаган («Көн аралаш ач

тамакка / Бөтен дөнья дошман иде») этнең юлбарысны, угрыны куркытып торган,

бәхетле, тук тормышта яшәгән чорын күз алдына китерә.

Әүвәл үз халәте, язмышы, тормыш юлы, аннан урам эте турындагы уйланулары

бертөслерәк хикәяләү кебек күренсә дә, сүз чынлыкта төпле мантыйкка утыртылган

милләт язмышы турында уйлану-әрнүләргә килеп тоташа. Дөресрәге, урам эте язмышы

турында уйланганда, ул күңелен бимазалаган борчуының сәбәбен аңлый: халкының,

туган теленең язмышы телгәли икән аның бәгырен. Мул табигатьле, урман-сулы, җир

асты байлыгы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан казанган татар иленең буйсынган

хезмәтче булудан башка бер хокукы да калмавы бимазалый икән авторны.

Урам этенең язмышы да безнең файдага булмаган чагыштыруга этәрә. Шигырь

юллары шул ук гади, самими, көйле ритмда калса да, авторның тавышы кырыслана,

фикер-бәясе кискенләшә, ярымтоннарга урын калдырылмый. Чөнки ул ихластан урам

этен кызганса да, үз халкының рухи, сәяси хәле исенә төшкәч, дүрт аяклы «танышының»

тормышы иреклерәк икәнлеген танырга мәҗбүр була. «Аның теле күзләрендә, минем

тел киселгән бит». Милли аңыбызның үсеш дәрәҗәсенә дә аның бәясе катгый:

 

Риза булып чылбырга да,

Кистерәбез телебезне.

Кулыбызда бәхет иде,

Суга салдык та агыздык.

Гамьсезлекнең, «безнең алдан» йөргән куркуның нәтиҗәсе ачык:

 

Басып кергән кисеп-суеп,

Җиребез бар, илебез юк.

 

Поэма тоташ экзистенциаль сагыш, югалтканнар өчен үкенү, вакытында илне,

мөстәкыйльлекне саклап кала алмаган бабаларыбызга рәнҗү рухында, шул ук вакытта

гаепне аерым затларга кайтарып калдырмау рухында, бер тында язылган. Шигъри әсәрнең

беренче юлларыннан ук күңелне айкарлык куәсе булмаса, аны «бушагачрак» укырга

калдырасың да читкәрәк этеп куясың! Тамак хакына дөнья кууга корылган яшәештә буш

вакыт каралмаган. Рәниф поэмасында эчке сөйләм (әйтик, эт монологы), эндәш, сорау

алымнарын киңрәк кулланып, ритмикасын (гел 9-8, 8-7 генә түгел) төрлеләндеребрәк

җибәрсә, нур өстендә нур балкыр иде дип «мыгырданып», поэманы кабат укып

чыкканымны сизми дә калдым, ә инде соңгы юллары аеруча йөрәкне телгәләде.

Хокуксызлар төрмәсенә

Кертеп салды безне язмыш.

Яна-яна, елый-елый

Хәзер инде шул төрмәнең

Зиратына кереп барыш.

 

Бу юлларда, ягъни поэманың соңгы аккордларында С.Хәким әрнүе, И.Юзеев

борчылуы, М.Әгъләм, Л.Шагыйрьҗан усаллыгы, Ф.Яруллиннар кыюлыгы дәвамын

таба шикеллле.

«Эт урамы» поэмасының кискен, очкынлы чагыштырулары, хакыйкатьне «бәбәккә»

бәреп әйтүләре берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.

Шул урында урамнарга багышланган поэмалар белән соклануны туктатып,

башкарак мәүзугъларга багышланган лиро-эпик әсәрләргә тукталыйк.

 

Мәхәббәт өянәге

Р.Харис иҗатының буеннан-буена сузыла килгән һәм иң яратып үстерә торган

темаларның берсе – мәхәббәт, сөю-сөелү хисен олылау. Һәркемнең башыннан, йөрәгеннән

уза торган бу тойгы турында суфый шагыйрьләрдән (инсанга мәхәббәт аша Аллаһ

мәрхәмәтенә лаек булу) һәм Кандалыйдан кала татар әдәбиятында Р.Харис дәрәҗәсендә

язган, «мәхәббәт тавының» иң югары ноктасына күтәрелгән башка шагыйрь юк дип

беләм. Аның ошбу теманы яктырткан күләмле әсәрләренең беришесен генә атап үтү дә күп

нәрсә турында хәбәр бирә: «Өч үбешү», «Сәйдәш яры», «Тукайның мәхәббәт төшләре»,

«Тәүбәсез мәхәббәт», «Зөләйха», «Евнух», «Гармунчы», «Карлыган сатучы кыз» һ.б.

Р.Харисның мәхәббәт лирикасын казаныш санаган тәкъдирдә дә, «кеше җанындагы

интим һәм иң саф матурлыкны» поэма жанрында үзәккә алуына игътибарны

юнәлтәсе килә. Бер караганда, айга багып хозурланып, сөйгәне турында хыялланып

утырудан ерак эчтәлекле, иҗтимагый рухлы әсәрләрендә дә Р.Харис жанр таләбе

белән «исәпләшмичә», мәхәббәтнең савыктыргыч көчен искә төшерә. Шәхес культын

фаш иткән, мәкер, хыянәт, көнчелек, хөсетлек кебек төшенчәләр турындагы «Уба»

поэмасында җаннарны сафландыручы сөю хисен олылау белән тәмамлый.

Хәят юллары нинди генә сикәлтәле, катлаулы булмасын, киләчәккә өметне

югалтмаска иде, иң кыен мизгелләрдә мәхәббәткә, сөю-сәгадәткә таянырга кирәк дигән

ышаныч белән нокта куя поэмасына шагыйрь. Соңыннан, ераккарак китеп өстәлгәндер

дигән тәэсир калдырган бу өзекне аклау да табыла. Мәхәббәт, гыйшык маҗараларыннан

башка «булмый әсәр... Сөю хисе безнең җанны ача» дип, искә төшерә шагыйрь.

Гашыйк-мәҗнүннәр шатлыгын вә хәсрәтен, сөенечен, янып-көюен үзәккә алган

иң соңгы елларда иҗат ителгән поэмасы «Мәхәббәт» дип атала, ягъни кичереш

исемгә үк чыгарылган. Әсәр мәгънәви һәм фәлсәфи яссылыкта «Өч үбешү»гә якын

торса да, андагы мотивларны кабатламый. «Мәхәббәт»тә төп вакыйга, сюжет төене

чишелешендә әүвәл экзистенциаль сызлану рухы өстенлек алса, бетеме якты моң,

шатлыклы аһәң белән тәмамлана.

Поэма шагыйрьнең яраткан алымы – фикер-хисләрне капма-каршы куеп

«чәкештерү», фәнчә әйтсәк, антитеза алымы белән башланып китә.

Мәхәббәт ул – бәхет!

Бәхәсләшмим!

Мәхәббәт ул – газап!

Килешмим!

Алдагы юлларда «килешмәвенең серен» ачуга омтылыш ясала:

Мәхәббәтне бөтен кеше белә,

Ә аңлата алмый беркем дә.

...........................................

Мәхәббәт ул кыюсызлардан да

Эшләттерә үлмәс батырлык.

 

Бу олы хисне күңелләргә сеңдергән, «Кеше җанындагы тиле һәм иң саф

матурлык», «Мәхәббәт ул – бер йөрәккә сыйган гүзәл коллык, котсыз азатлык» кебек

чагыштыру-сынландырулар, дога юллары кебек, күңелләргә кереп утыра. Мәхәббәт

ул – Күкләр тарафыннан иңдерелгән, берәү дә аның адәмне җәннәттән кудырткан

кызыл алма кебек кайчан «өзелеп» төшәсен белми торган гаҗәеп серле хис.

Сөю-сөелү турындагы фикер-уйларын шагыйрь ике шәхеснең мәхәббәте,

ярату-яратмау каршылыгы мисалында калкытып куя. Лирик каһарман-талиб күрше

факультетта укучы кызга гашыйк була, «мәхәббәте» әле утка сала, әле бозлы суда

агыза», дип, мәгъшукасы турында уйлап утырып, онытылып, дәрес вакытында

кычкырып җырлап җибәреп, сөюнең «сәрхушлеккә» охшаш булуын раслый. Студент

халкына кызык кирәк, әүвәл көлеп җибәрәләр һәм доцентның үзен бүлдергән өчен

әрләвен, «җырчыга» шелтә белдерүен көткәндә, гаҗәп хәл була: – «Көлешмәгез! –

диде. – Ул – гашыйк... / Ул бәхетле... ә менә мин гашыйк була алмый / күпме гомер

йөрим каңгырып...»

Соңрак, алар укытучыларының бу «кыланышының» сәбәбеннән хәбәрдар була.

Мөгаллимнәре хатыны белән бер атна гына торып кала, аны сугышка алалар. Олы

мәхәббәтен йөрәгендә саклап, ашкынып туган учагына кайтканда, җиңүчене фаҗига

көтә. Хәләле башка ир белән аңа хыянәт иткән һәм инде көмәнле дә икән. Мондый

«каршы алуны» күз алдына да китерә алмаган ирнең җаны ката, күп кенә гүзәл затлар

белән очрашып караса да, берсенә дә гашыйк була алмый. Яратырга теләүчеләр ул

бер генә түгел икән. Шунда шагыйрь Г.Моратның кемгәдер тәкълид итеп язылган

«Яратырга телим» дигән шигыре искә төшә:

 

Син дә әллә яратмыйсың?

Ә мин

Яратырга телим.

Укытучыларының «күпме гомер йөрим каңгырып» дигән иңрәүле сүзләрен ишеткән

сыйныфның чибәр старостасы аны кызганыпмы, әллә күңелендә хисләр уяныпмы,

доцентның өенә үк килеп, аны яратуы турында әйтеп, чишенеп үк ташлый. Доцентның

«Мәхәббәтсез ләззәт, сиздермәстән, җанындагы дымны киптергән» булып чыга һәм

ул кыздан баш тарта. Староста хурлыгыннан укуын ташлап, шәһәрдән үк чыгып китә

һәм аның язмышы турында беркем, берни белми.

Шул арада ун ел вакыт узып та китә. Элеккеге студентлар очрашуга җыелалар.

Инде профессор дәрәҗәсе алган укытучыларының күрше авылдан берәүгә гашыйк

булып, өйләнүе турында ишеткән булалар. Ул бәйрәмгә хатыны белән килеп төшсә,

һәммәсенең күзе шар була, чөнки аның сөйгәне элеккеге старосталары булып чыга.

Әүвәл ике йөрәкнең бер-берсенә тартылып та, берсе шуны танымыйча, бәхетсезлеккә

(кыз укуын ташлап китә) дучар булуларында суфыйчылыкның фаталь сагышы чагылса,

Аллаһ кодрәте белән ахыры бәхетле бетемгә – «happy end»ка алып килә.

Р.Харис бу юнәлешкә аерым басым ясамаса да, гомернең чикле булуын аңлау

мәхәббәтне олылау юлына чыгара. Укучы буларак, фронтовикның мәхәббәтен табып,

бәхеткә таруына шатланасың, аеруча поэманың соңгы юлларының һәр җөмләсен,

сүзен тукталып, кичерешләр байлыгына, хисләрне ачу сәләтенә сокланып туймыйсың!

Р.Харис сөю-сөелү турында күпме генә язмасын, аның сүз-сурәт куәсе, тел катламы

бай, һәрвакыт яңача һәм төрле. Иң борынгы һәм гасырлар дәвамында җырлана,

тасвирлана килгән мәүзугъ турында яңа сүз әйтеп була икән дип уйлап куясың! Биергә

өйрәткән хис тә шул ук мәхәббәт икән ләбаса:

 

Кешене бию биетми,

Аны сөю биетә.

 

Хәтер җебе югалмасын...

Поэма жанры үсеше турында сүз алып барганда, аның риваять вә мифларга өстенлек

биргән тармагы турында да онытырга ярамый. Бу төр әсәрләр татар әдәбиятында

элек-электән иҗат ителә килсәләр дә, Тукай бу юнәлешне «Шүрәле», «Су анасы»,

өлешчә «Печән базары яхут яңа Кисекбаш» поэма-шигырьләрендә яңа мәгънәви вә

сәнгати югарылыкка күтәрде. Бөек шагыйребезнең эзләнүләре татар сүз һәм рәсем

сәнгатенең алдагы елларда үсешенә дә тирән тәэсир ясадылар. Р.Харисның «Ант

суы», «Идегәй», Г.Моратның «Алма-риваять», З.Мансуровның «Ике егълау» һ.б.

бик күп җитди әсәрләрнең нигезендә риваять-истәлекләр, мифик аң күзәнәкләре ята.

Р. Харисның «Бәкер сазы», шагыйрә Рәсимә Гарифуллинаның «Мөнәҗҗимгә-мөнәҗәт»

поэмаларының асылында халык хәтере, халык ышанычы ята.

Р.Харисның «Бәкер сазы» халык арасында киң таралган риваятьне нигез-өлге итеп

алып, хыялы, тоемлавы белән тулыландырып язылган әсәр.

Бәкер шифаханәсендә ял иткән яисә аның үзенчәлекләре турында ишеткән кеше

якында гына җәйрәп яткан сазлыкның савыктыргыч илаһи көче, шуннан терелеп,

яшәреп кайткан адәмнәр яисә терлекләр турындагы сөйләкләрдән хәбәрдар булмый

калмас. Бәкер шифаханәсенең төп тарту көче – буыннары, сөякләре, кан тамырлары

авырткан чирлеләрне дәвалый торган шифалы балчыгы.

Гадәттәгечә, халык ул сазлыкның файдалы көче турында арттырып, үзеннән өстәп

тә сөйли. Р.Харис шул риваятьләрне сюжет канвасы итеп алып, шигъри хикәяләүне

берничә гасырга арткарак күчереп, ханга хезмәт иткән атлар язмышын үзәккә ала.

Хыял уенына чикләнмәгән мөмкинлекләр биргән реалистик шартлылык, төрле

яссылыкларда яткан күренешләр арасында якынлык табарга юл ачкан романтик

аллегория «Бәкер сазы» поэмасында тиешле урынын таба.

Атлар барча халыкларның, бигрәк тә дала төркиләре – кыпчакларның, тормышяшәешендә дә, хәвефле елларда да иң ышанычлы терәкләре булып торалар. Аларны

яратып тәрбиялиләр, яңа төрләрен үстерәләр. Хәзер дә Сабан туйларында «татар аты»

дигән токым ярышларда катнаша.

Р.Харис иҗатында атка аеруча хөрмәт зур, аның «Ат иярләү» исемле психологик

анализны сюжет канвасы дәрәҗәсенә күтәргән поэмасында ат әдәби образ буларак

тәңгәлләшә. Төрле сылтаулар белән сугыштан качып калу юлларын эзләгән Кәрам

аты белән шартлы әңгәмәдән соң, «малы иясенә охшар» дигән әйтем аны уйланырга

мәҗбүр итә. «Бу ат, димәк, минем күңел...» дигән фикергә килә. Шул ук шартлы

сөйләшү нәтиҗәсендә. Кәрам үзеннән акыллы атыннан оялып, сугышка китә һәм

рейхстагның диварына авылының исемен язып, җиңүче данын алып кайта.

Югарыда карап үткән («Уба»дан башка), шул исәптән «Бәкер сазы» поэмасы

урнаштырылган җыентыгын (2016) автор «Атлар чаба»1

 дип атаган һәм җыр булып

киткән шул исемдәге шигырен дә тәкъдим иткән.

«Бәкер сазы» әсәрендә Р.Харисның атларны яратуы, тирән ихтирамы исем-төсләрен

яхшы белүендә дә күренә. Нинди генә чалымнары юк атларның. Исең-акылың китмәле:

җирән кашка, туры, кара айгыр, күк кашка, алмачуар, «Бурлы бия – очлы колак»,

«Сабан туй батыры – Канат бәкәл бия», «Таштояк», «Әдрәс» һ.б.

Хан да атларын гаилә әгъзалары кебек ярата, якын итә. Мәгәр алар да мәңгелек

түгел, картаялар, чирлиләр, имгәнәләр. Атчы шундыйларны иткә җибәрергә тәкъдим

итә. Хан аның теләген кире кага: «Атлар гомер мизгелләре, тормыш юллары ласа».

Бу дәлиле генә ышандырмас дип, төп фикерен калкытыбрак куя:

Бу атлар – минем гомерем,

Ил йортның – тарих юлы

Тарихны сугым итәргә

Күтәрелер кем кулы?!

Кыскасы, хан атларны үз ирекләренә куеп, чыгарып җибәрергә куша. Маллар

төрлесе төрле якка таралышалар. Көндәлек мәшәкатьләр белән мәш килеп, яраткан

атлары үлеп яисә ерткычлар тарафыннан юкка чыгарылгандыр дип фараз кылып яисә

алар турында бөтенләй онытып, шактый вакыт узгач, хан яраннары белән ауга чыккач,

җәйрәп яткан сазлык яныннан узганда, могҗизага тап булып, күзләренә ышанмый

тора. Атларның барысы да исән-сау гына түгел, киресенчә, тазарып, элеккедән дә

матураеп, елык-елык итеп торуларына шаһит булалар.

Шагыйрь киң таралган риваять-ышануны тезмәгә күчерү өчен генә язмый

поэмасын. Ул – халык хәтеренә сәяхәт аша тарих белән рухи дөньяны бәйләү юлына

чыга. Үзәктә туган табигатьнең шифалы көченә ышану, аның белән горурлану һәм

күңелләрдә бу байлыкны, тирә-юньнең матурлыгын саклау ихтыяҗын уяту нияте ята.

Мифик күзаллауга, риваятьләргә таяну-поэма жанры үсешенең бер үзенчәлекле

төрен тәшкил итә дигән идек. Бу җәһәттән соңгы чорда иҗат ителгән әсәрләрдән

шагыйрә Р.Гарифуллинаның «Мөнәҗҗимгә – мөнәҗәт» поэма-легендасы игътибарга

лаеклы. Лиро-эпик жанр аның өчен яңа төр түгел. «Чулпы җыры», «Ак сарайда серләр

бар» һ.б. поэмаларында да ул тарихи үткәннәргә үз шигъри бәясен бирү нияте белән

юлга чыкса да, вакыйгалар артыннан эзмә-эз ияреп бару әсәрләренең мәгънәви-сәнгати

офыгын тарайткан иде. Алгарак китеп булса да, искәртик: яңа поэмасының ирекле

композициясе һәм әдәбиятыбыз өчен яңарак мөндәриҗә-эчтәлек авторга шигъри

куәсен тирәнрәк ачарга мөмкинлек бирә.

Яңа иҗат җимешенә шагыйрә «Эзотерик поэма» дигән ачыкламыш куйган. Эзотерика

рәсми фән түгел, ул яшертен, серле гыйлем, магия, аны «кара сихер» диючеләр дә бар.

Кешенең төшен юраучыларны, яшәп киткән, мәгәр үзе турында истәлек-гоманнар

калдырган күренешләрне дә, мәсәлән, Атлантида цивилизациясен дә эзотерикага «теркиләр».

«Мөнәҗҗимгә – мөнәҗәт» атамасының беренче сүзе йолдызларга багып,

язмышларны әйтеп бирүче (звездочёт) күрәзәчене күздә тотса, мөнәҗәт – халык иҗаты

белән язма поэзия бердәмлегендә булган көйле әсәр. Аның эчтәлеге Аллаһның берлегенә

ышанып, аңа табынып, авыр, хәсрәтле уйлардан, кайгылардан арынуны аңлата.

Шагыйрә әсәрнең жанр хасиятен билгеләүне укучының «үзенә» калдыра: «Кем

мөнәҗәт дияр, бәлки, кемдер бәет дип атар». Поэма исә, көтелмәгәнчәрәк, Сөембикә

шәхесенә «мөрәҗәгать» белән башланып китә.

Сөембикә, манараңның

Ае суларга карый.

Ай нурында йөзә-йөзә,

Су кызы чәчен тарый.

 

Шундый ифрат җылы лирик башлангыч авторга Казанның меңъеллык тарихын,

Сөембикәнең «Патшалык тәңкәсе»н искә төшерергә һәм дикъкатьне әсәрнең серле,

мистик каһарманы, йолдызлар телен белүче, бик борынгы да, замандашыбыз да

Мөнәҗҗим «шәрифләренә» юнәлтергә һәм аның «һөнәрләрен» алгы нәүбәткә

чыгарырга мөмкинлек бирә: «Җиде катлы манарадан күккә багып, ай-йолдызларны

күзәтеп», галәм серләрен ачучы икән ул.

М.Мирзаның «Бакы – кубарык җил» поэмасында да борынгы кәрваннар

«Йолдызларга багып, юл табып» алга баралар. Бу ышанычның асылында Кешене күк

белән җир бөтенлегендә арадашчы дип бәяләү ята.

«Мөнәҗҗимгә – мөнәҗәт» – вакыт белән ара төшенчәләрен, аларның төп

эчтәлекләрен үзенчә аңлаткан, ирекле, дөрес, полифоник композицияле әсәр. Әйтик,

автор моннан дүрт мең еллар элек астрономия, астрология фәннәренә нигез салучы

Зәкәрия пәйгамбәрне дә ихтирам белән искә ала. Татар халкының күңеленә, хәтер

җебенә ничек килеп кергәндер, мин, Алабугада эшләгәндә, бу исемне йөрткән кешене

очраттым. Күрше йортта яшәүче, берничә балалы сукыр ханымның олы малаен,

ярдәмчесен, урамга чыгып: «Зәкәрия, Зәкәрия, улым, син кая, өйгә кайт», дип дәшкәне

хәзергәчә колагымда чыңлап торгандай. Зәкәрия хәзер ир уртасы, Чаллыда җаваплы

хезмәттә, шигъри җанлы шәхес, үзе чыгарган җыентыклары да бар. Кем белә, бәлки,

ул бөек астрологның ерак оныгыдыр? Һәрхәлдә, бу исем гасырлар кичеп, һәр яңа

буынга тапшырыла килеп, безнең көннәрдә яшәвен дәвам итә икән бит.

Мөнәҗҗимнәр, олы тарихи барышта, кешелекне юкка чыгудан саклап калганнар,

дигән фараз да бар. Ул поэмада да искә алына.

Олы Бозлык чорының һәлакәт алып килүен йолдызлар хәрәкәтеннән сизенгән

күрәзәчеләр, Киек Каз юлы буйлап халыкны «Һиндстан якларына, туып-үскән җирләреннән

ерак төбәкләргә алып киткәннәр». Туган якларын сагынсалар да, күбесе шунда калган.

Әлбәттә, поэманың «умыртка баганасын» татар халкы язмышы, аның аянычлы

тарихы турында уйлану тәшкил итә. Мөнәҗҗимгә дә дәгъва зур. Ул «кыпчак, болгартатарларның / Алда ни күрәчәген», «Сөембикә ханбикәнең, Илдән сөреләчәген»

белгәндер, җиһанны калтыратып торган татар ханлыкларының би-бәкләрнең

ваемсызлыгы аркасында булганны югалта барулары нәтиҗәсендә Казан дәүләтенең

яулап алыначагыннан да хәбәрдар булгандыр.

Төрле фиркаләргә бүлгәләнеп, мал бүлешеп яткан бәкләр Казанның борын төбендә

Явыз Иванга Зөя кальгасын салырга ирек биреп, илләрен саклауга чын-чынлап

әзерләнмәгәннәр. 1552 елда төзәтеп булмаслык фаҗига киләсен Мөнәҗҗим сизенгән.

Мәгәр, язмышны үзгәртеп булмасын аңлап, чаң сукмаган.

Кем төзеткәне ачыкланып җитмәгән Сөембикә манарасына, Казанның

меңъеллыгына, бөтен татарның «Бигрәк ямьле дә, сөйкемле / Җир йөзендә Казаным»га

мәдхия поэманың буеннан-буена сузылып килә.

Авторның астрономия фәненнән, астрологиядән шактый хәбәрдар булуы, эзотерика

гыйлеменең суфый символларына, мистикасына барып тоташканын аңлавы хисләрне

куерта, яшәешнең чикле булуын искә төшереп тора.

Мифологик зат – Мөнәҗҗим халкыбызның үткәнен һәм бүгенгесен, һәр адәми

затның язмышын сиземләүче рәмзи (символ) дәрәҗәсенә күтәрелә: «Саксыз әйткән

бер сүз белән Кешене үтереп була», «Һәркемнең уч төбендә / Тормыш юлы язылган».

Аерым хөрмәткә вә хикмәткә җидегән йолдыз ия, ул Тимер күчәре тирәли елга

бер тапкыр гына әйләнә дә, «Тәүлек саен» үзгәреп тора икән. «Күк йөзендә Зөһрә

йолдыз, Җидегәнгә төс кенә» төрле исемнәр белән аталса да, аның төп үзенчәлеге

– хис, мәхәббәт күрке булуы. Мәгәр халык күңеленә иң якыны, гелән үзгәреп

торучан, тыйнак нурлары белән ялтырап, тулы чагында илаһи бәхетне хәтерләткән

ай. Татар шигъриятенә дә ул ямь бөркеп тора. Әүвәл Дәрдемәнднең «Тиң булырмы

йолдыз тулган айга» исемле мәхәббәт шигыре искә төшсә, Тукайның «Су анасы»нда

караклыгы аркасында авыр хәлдә калган малайга ярдәмгә килеп җитә.

«Мөнәҗҗимгә – мөнәҗәт» авторы ни-нәрсә турында язса да, эчке мантыйк

тәгәрмәче әледән-әле мөстәкыйльлекне югалту фаҗигасенә әйләнеп кайта. Әсәрнең

тарту көчен вакыйга теркәү түгел, ә хис, кичереш динамикасы тәшкил итә...

 

Мәкаләнең ахырын "Казан утлары" журналының 12 санында (2019) укырга мөмкин.

"КУ" 12, 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: