ТАЯНУ НОКТАСЫН ЭЗЛӘГӘНДӘ... (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Хакыйкать якында гына икән

Әдәбиятта, бигрәк тә аның тезмә төрендә, кайчак гади мантыйк белән аңлатуы кыен, анда сиземләү, экзистенциаль сурәт дәрәҗәсендә эчке якынлык яши. Күрәсең, уртак милли мохиттә, тулаем халык язмышында, җәмгыятьтә барган үзгәрешләр, гайре табигый хәлләр төрле юнәлешләрдә иҗат итүче шагыйрьләрне тематик эзләнүләр уртаклыгына алып килә торгандыр. Икенче яктан, язучы күпне күрә, күпне ишетә (хәтта кирәкмәгәнне дә) дип, юкка гына «теш кайрамыйлар». Ике шагыйрьнең берүк вакытта диярлек үзләре яшәгән урамнарына чыгулары, гади генә булса да, сәфәрләре татар шигъриятен яңа сурәтләү чараларына четерекле социаль-икътисади, милли мәсьәләләрне калкытып куярга мөмкинлек биргән нечкә күзәтүләргә баета. Шул ук вакытта һәркайсы үз урамын үзенчә күрә, бәяли.

Берсе «Булгария» теплоходының изге юлдан кайтканда, төрле буын кешеләре белән су астына китүе тудырган авыр тойгыларыннан арыну, ял итү нияте белән үзен сыендырган Толстой урамына чыкса, икенчесе – көне буена өстәл артында утырып талчыккан аяккулларны яздыру нияте белән һәм җан тынычлыгы эзләп, урамга юл тота. Бу сәяхәтләрдән Р.Харис «Урам», Р.Шәрипов «Эт урамы» (төп «каһарманы» дүрт аяклы җан иясе булгач, поэманы «Урам эте» дип әйтәсе килеп изаландым) дигән әсәрләрен «алып кайталар».

Беренче шагыйребез Казанның кыл уртасында урнашкан Толстой урамына сыланып утырган Бутлеров, Тургенев, Горький (яшәсен татар «интернациональлеге», үзем дә исем кушучылар кавеменнән булгач, ялагайлыгы дип бәяләргә телем тартмый) исемнәрен йөрткәннәрен дә атап үтә. Үз урамын аркылыга-буйга иңләп, «сәяхәтче» укучысын шунда урнашкан бик күп оешмалар, кибетләр белән таныштыра. Бала тудыру йорты яныннан үтү аның кәефенә сихәт өсти. Яшь ата-ана бәхете, илнең киләчәге турында уйлану яшәүгә, дәвамчанлыкка мәдхия кебек кабул ителә. Бернинди тормыш авырлыкларына карамыйча, яңа буын туа тора, димәк, тормыш дәвам итә.

Әлбәттә инде, хәзерге татар сатирасының иң «кәттә» әсәрләреннән берсе – «Чехов базары»ның нигезен тәшкил иткән сату-алу үзәген дә шагыйрь читләтеп үтә алмый.

Аякларым, гәүдәмне күтәреп,

Чехов базарына юл алды.

Иске танышларының, әдәби персонажларының күбесен очрата алмагач, «базарчы» «ил кешене бездә жәлләми» дигән нәтиҗә ясый. Сатучы вә алучылар арасында күренеп торган байларның азаюында ул халыкның елдан-ел ярлыланып баруын чамалый.

Урамның «эчтәлеге» белән гади таныштыру шәхес белән тирәлек арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдыруның беренче катламы гына икән. «Чирәм җирнең» икенче буразнасыннан барчабызны иләсләндергән иҗтимагый, икътисади, милли мәсьәләләр калкып чыга. Шагыйрьнең бәгырен телгәләгән төп уе – Россия һәм аңа бәйле татар язмышы, туган телебезнең киләчәге. «Россия ул – чиксез базар» дигән уйда ныгыйм тора-торып мин», «чирле илем-бәгърем таба алмый әле дәваны» кебек кискен фикерләре үзебезнең милләткә дә, хәтта башкалабызга да нисбәтле икән. «И Казаным, син дә бүген сырхау Россия күк, чирле пәйгамбәргә охшаган». Ошбу тиңләү-чагыштыруда Казанны «чеметеп» алу белән беррәттән, шул ук вакытта аның кадерле вә изге булуына инану да ачык төсмерләнә.

Шагыйрьне әхлаксызлык, җиңел яшәү ысулларын эзләүче узгынчыларның ишәюе борчый. Дипломны сатып алу яисә тир түкмичә, чалбар туздырмыйча гына компьютердан «суырып алу» очраклары күбәю күңелен тырный.

– Дипломмы, әллә курсовоймы?

– Нинди фәннән, кайчан срогы?

Шуларны күреп, гарьлек каралта шагыйрьнең «күңел сөлгесен».

Бу гамәлләрнең нигезендә фундаменталь фәнни эзләнүләрне, нәзари ачышларны югары аттестация басмаларында, чит илләрдә, нигездә, инглиз телендә нәшер ителә торган SCOPUS журналларында чыккан берничә битле, автордан башка берәүгә дә хаҗәте булмаган түләүле мәкаләчекләрнең алмаштыруы ята. Югары уку йортларында, фәнни институтларда галимнәр шул аратага куып кертелде ки, әлеге таләпләрне үтәмәсә, эш урынын бушатырга тиеш була. Мондый борылыш үзебезнең тел, әдәбият фәне үсешенә дә киртә куя. Сүз сәнгатебезнең, телебезнең меңъеллык тарихын иңләгән Х.Госман, Г.Халит, Л.Җәләй, Д.Тумашева, И.Нуруллин, Н.Юзиевларның саллы фәнни хезмәтләре абруйда йөргән чорны сагынып сөйләргә генә кала.

Шагыйрь гоманынча, кәсепчелек, битарафлык кебек ямьсез күренешләр яшәешебезнең һәр тармагына үтеп керә. Әйтик, «Урамда кеше ята, ярдәм итүче юк тукталып». Тыйб фәнендәге торгынлыкны иҗатчы «врач күз даруын салды колакка» дип, бер җөмләдә әйтеп бирә. Элеккечә күзгә-күз карашып, кул бирешеп, хәл-әхвәлләр белешүне алыштырган замана хикмәтләренә шагыйрьнең үз шәхси мөнәсәбәте бар.

Һәр телефон – хаин, оста шымчы!

Ул кесәдә тып-тын ятачак.

Ә вакыты җиткәч, хуҗасын да,

Кемне теләсә – шуны сатачак.

Шагыйрь үз урамында рәсми фәхешханәдән башка барча «ихтыяҗи» оешмаларны таба. Хатын-кызны сатып алуның, сатылуның серенә төшенү өчен аңа язучылар төркемендә Парижга сәфәрен искә төшерергә туры килә.

Өч язучы сүз куешып, шыпырт кына Сен-Денига «кызыл фонарьлы» йортка кереп чыгарга булалар. Чөнки «кызыксыну уятты шундый көчле – күрү дәртен күз дә сүндерми». Шагыйрь тротуарда ике яклап басып торган «төнге күбәләкләрне» күреп, хыялын «бәйдән ычкындыра»:

Кайбер түшләр – кабак, кайберләре –

Куна тактасыдай яссылар.

Йомры тезләр күзнең явын ала,

Мини итәкләре астыннан.

Чагыштыруларының күбесе (кабак, куна тактасы, күз явы) татарның фикерләү рәвешеннән туганнар. Лирик зат үзе «алган» кызның гүзәллеген, аерым алганда, сыгылмалы, «озынборын кебек» нечкә билен фламанд рәссамнарыдай сурәтләп, ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне күзаллауда тиңе булмаган француз язучысы Ги Де Мопассанны көнләштерерлек югарылыкта тасвирлый. Аның төп максаты «фахишә җанның сәбәпсерләренә төшенү – тән сатарга, гөнаһка батарга ни этәрә бүген кешене?» Ни өчен төн туташын сатып алуын күрше бүлмәдә саклап, тыңлап торган хатынына болай дип аңлата:

Бу тәҗрибә өчен хатын мине

«Карт тиле», – дип, кабат орышты.

Ә мин иҗат өчен кирәк, диеп,

Кабат аңлатырга тырыштым.

Буржуаз дөньяны фаш итү максаты белән кертелгән бу өстәмә төп мәүзугътан читкә алып киткәндәй тоелса да (ул аны аерым шигъри новелла итеп тә язарга мөмкин иде, мондый чигенүләр аның башка әсәрләренә дә хас), шагыйрь аның дәвамын кеше «канын сатып яшәгән» Россиягә, «баскетболчыларны сатып алып», бездә уйнаткан Казанга китереп бәйләве белән читкә «тайпылуын» аклый кебек.

Кыскасы, шагыйрь дөнья сурәтен йөрәге, җаны аша уздыра. Урамнар, кеше шикелле үк, төрле «холыклы», үзенчә яши, кайный, «йокыга тала» икән.

Р.Шәриповның күңелендә, йөрәгендә, илһам утын шулай ук үз урамы «кабыза». Шагыйрь язу өстәле артында хисләнеп, үткәнен, яшьлеген сагынып утыра да урамга юл ала.

Чыгып бастым. Ә алдымда

Тыз-быз килә шаулы урам.

Миллионлаган утлары белән ялтырап яшәгән, ыгы-зыгыга чумган шәһәр күңел тынычлыгы бирми. «Кеше йөзе... Кеше йөзе... / Чиксез төркем уртасында / Шул ук кеше, тик берүзе», ә тирә-юньдә машиналар, һәркем кичектермәс эше булгандай, ахырзаман җиткәндәй, каядыр ашыга. Шунда ул үзенең яшьлеген, тормыш, яшәү тынычлыгын искә төшереп ала.

Унбер яшьтә биш чакрымны

Җәяүләп бара идек.

Шул ук гомер, шул ук вакыт,

Һаман шул бер ара инде.

Барысына өлгергәнбез,

Укырга да, уйнарга да.

Шул ук көннәр баскычында

Киләчәкне уйларга да.

Өлкән буын вәкилләренең күпчелегенә үзәк өзгеч якын бу юллар. Аның авылында хәзерге шау-шулы тормышка үткәннең, ачлы-туклы булса да, үзенә бер табигый ритм белән яшәвен капма-каршы кую ята. Кафияле булса да, кемдер 8-7 үлчәмле юлларны шигъри проза, дип бәяләячәк.

Ә бу истәлектә мин хәзерге тормыштан канәгатьсезлек тудырган эчке киеренкелекне сизәм. Каләм иясенең хәзерге халәтенә ироник карашы аңа хөрмәтне арттыра.

Ә мин нидер язган булам,

Имеш, ниндидер эш кырам.

Үткән белән хәзергене чагыштырып, янәшәлек аша дөреслекне «эзләгәннән» соң, шагыйрь урамга күз ташлый һәм сурәт үзәгенә алырдай «каһарманын» таба:

Күзем төште – ерак түгел,

Гамьле күңелемне өтеп,

Үпкәле бер әрнү белән

Карап тора урам эте.

Алдарак шагыйрь хыялында хәзер берәүгә дә кирәге булмаган («Көн аралаш ач тамакка / Бөтен дөнья дошман иде») этнең юлбарысны, угрыны куркытып торган, бәхетле, тук тормышта яшәгән чорын күз алдына китерә.

Әүвәл үз халәте, язмышы, тормыш юлы, аннан урам эте турындагы уйланулары бертөслерәк хикәяләү кебек күренсә дә, сүз чынлыкта төпле мантыйкка утыртылган милләт язмышы турында уйлану-әрнүләргә килеп тоташа. Дөресрәге, урам эте язмышы турында уйланганда, ул күңелен бимазалаган борчуының сәбәбен аңлый: халкының, туган теленең язмышы телгәли икән аның бәгырен. Мул табигатьле, урман-сулы, җир асты байлыгы, хезмәт сөючән кешеләре белән дан казанган татар иленең буйсынган хезмәтче булудан башка бер хокукы да калмавы бимазалый икән авторны.

Урам этенең язмышы да безнең файдага булмаган чагыштыруга этәрә. Шигырь юллары шул ук гади, самими, көйле ритмда калса да, авторның тавышы кырыслана, фикер-бәясе кискенләшә, ярымтоннарга урын калдырылмый. Чөнки ул ихластан урам этен кызганса да, үз халкының рухи, сәяси хәле исенә төшкәч, дүрт аяклы «танышының» тормышы иреклерәк икәнлеген танырга мәҗбүр була. «Аның теле күзләрендә, минем тел киселгән бит». Милли аңыбызның үсеш дәрәҗәсенә дә аның бәясе катгый:

Риза булып чылбырга да,

Кистерәбез телебезне.

Кулыбызда бәхет иде,

Суга салдык та агыздык.

Гамьсезлекнең, «безнең алдан» йөргән куркуның нәтиҗәсе ачык:

Басып кергән кисеп-суеп,

Җиребез бар, илебез юк.

Поэма тоташ экзистенциаль сагыш, югалтканнар өчен үкенү, вакытында илне, мөстәкыйльлекне саклап кала алмаган бабаларыбызга рәнҗү рухында, шул ук вакытта гаепне аерым затларга кайтарып калдырмау рухында, бер тында язылган. Шигъри әсәрнең беренче юлларыннан ук күңелне айкарлык куәсе булмаса, аны «бушагачрак» укырга калдырасың да читкәрәк этеп куясың! Тамак хакына дөнья кууга корылган яшәештә буш вакыт каралмаган. Рәниф поэмасында эчке сөйләм (әйтик, эт монологы), эндәш, сорау алымнарын киңрәк кулланып, ритмикасын (гел 9-8, 8-7 генә түгел) төрлеләндеребрәк җибәрсә, нур өстендә нур балкыр иде дип «мыгырданып», поэманы кабат укып чыкканымны сизми дә калдым, ә инде соңгы юллары аеруча йөрәкне телгәләде.

Хокуксызлар төрмәсенә

Кертеп салды безне язмыш.

Яна-яна, елый-елый

Хәзер инде шул төрмәнең

Зиратына кереп барыш.

Бу юлларда, ягъни поэманың соңгы аккордларында С.Хәким әрнүе, И.Юзеев борчылуы, М.Әгъләм, Л.Шагыйрьҗан усаллыгы, Ф.Яруллиннар кыюлыгы дәвамын таба шикеллле.

«Эт урамы» поэмасының кискен, очкынлы чагыштырулары, хакыйкатьне «бәбәккә» бәреп әйтүләре берәүне дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.

Шул урында урамнарга багышланган поэмалар белән соклануны туктатып, башкарак мәүзугъларга багышланган лиро-эпик әсәрләргә тукталыйк.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2019

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: