Таяну ноктасын эзләгәндә...
Олы тарихлы, берничә дәүләт тоткан халкыбызның, телебезнең хәзерге хәле җәмәгатьчелекне, шул исәптән каләм әһелләрен тәшвишкә салды.
Хәзерге татар поэмасына бер караш
Яңа гасырның икенче унъеллыгы шагыйрьләре каләменнән төшкән поэмаларыбыз нинди казанышлары белән сөендерәләр, меңъеллык әдәбиятыбызның «йөзенә кызыллык» китермиләрме, хәзерге хәятыбызны, рухи дөньябызны тулы көчкә чагылдыра алалармы дигән сорау бер мине борчымый торгандыр. Поэманы шигъриятнең башка төрләреннән аерып өйрәнү кирәкме, чөнки аның бар жанрлары да бер үк максатлар белән яши, диючеләр дә табылыр. Чыннан да бер каләм иясе шәхеснең холкын, олы дөнья белән күп яклы мөнәсәбәтләрен, эчке дөньясын кыска лирик шигырьдә ачып бирә алса, икенчесенә тормыш фәлсәфәсен, иҗтимагый-сәяси барышны, каһарманының хисси халәтен, менәзен укучыга ирештерү өчен күләмлерәк әсәр кулайрак булырга мөмкин.
Дәрдемәнд, белгәнебезчә, үз чорының татар халкы тарихының, язмышының ифрат катлаулы вә четерекле табышмакларын берничә юллы шигырьләренә сыйдырган («Кораб», «Бүзләрем маналмадым», «Сөт калыр, ватан китәр» һ.б.). Халык авыз иҗатыннан үрнәк-өлге алып, М.Ногман, Г.Зәйнашева, М.Шиһапов һ.б. тирән эчке хис-тойгыларын, замана рухын җыр калыбында ачып бирә алганнар.
Поэманың тормышны иңләбрәк сурәтләү, типик образлар тудыру, композицияне төрләндерү мөмкинлеге зуррак булуга ышанычны күренекле рус шагыйре, «Возмездие», «Двенадцать» кебек мәшһүр әсәрләр авторы А.Блокның «поэма сирәк, әмма озакка туктый торган бригада станциясе»нә тиңләве күңелемә сеңеп калды. Аннан килеп, Тукай, Такташ, Бабич, Туфан, Ә.Фәйзи, С.Баттал, М.Җәлил, Ф.Кәрим, С.Хәким кебек классикларыбыз иҗтимагый-сәяси, милли мохитне, табигать матурлыгын, рухи дөнья хасиятләрен лирик шигырьләрендә дә тирәнтен ачсалар да, аларның кабатланмас шигъри йөзләре, милләт мәнфәгатьләре белән янып-көеп яшәүләре эпик оеткылы әсәрләрендә тулырак чагылуы бәхәс уятмас дип уйлыйм. Шигъриятебез тарихына күз салсак та, анда да поэма файдасына «тавыш» бирә торган бер үзенчәлеккә, ягъни язма-басма әдәбиятыбызның юл башында, олы жанрның асыл үрнәге балкып торуына тап булырбыз. Кол Галинең XIII гасыр башында иҗат ителгән «Кыйссаи Йосыф» дастаны лиро-эпик төрнең үсешенә этәргеч-юнәлеш биреп, «күзәтеп» торуын истән чыгару яисә читләтеп үтү мөмкин түгел. Поэма жанры узган данлыклы юл әдәбият белемендә, шул исәптән минем күзәтүләрдә дә[1], күпмедер күләмдә өйрәнелгәнлеген исәпкә алып, аның соңгы, безнең чордагы катмарлана барган үсеш үзенчәлекләренә, эзләнүләр юнәлешенә игътибарны юнәлтү кирәгрәктер дип уйлыйм. Үткәнебез белән горурланып яшәсәк тә, безне күбрәк хәзергебез һәм киләчәгебез борчырга тиеш. Ник дисәгез, әле генә аяз күкне кара болытлар каплап алгандай, милли телләрне кысу сәясәте, 90 нчы елларда ирешелгән демократик чалымнарның юкка чыгарылуы, халыклар арасындагы дуслыкка гамьсез генә дан җырлап, Татарстан күкрәгеннән чыккан кара алтынның башка илләргә агуын хуплаган җырлар-поэмалар сырлаган тезмәчеләр югалыбрак калдылар, тантаналы шатлыктан арынып, «нигә болайрак борылды соң әле бу дөнья» дип, ачы хакыйкатьне чагылдыру юлларын эзли башладылар.
Олы тарихлы, берничә дәүләт тоткан халкыбызның, телебезнең хәзерге хәле җәмәгатьчелекне, шул исәптән каләм әһелләрен тәшвишкә салды. Табигый ки, төрле мәүзугъларны, сюжет канваларын үзәккә алсалар да, лиро-эпик әсәрләр милләт, тел язмышын читләтеп үтә алмыйлар, меңъеллык мираслы халыкның яшәргә тиешлеген исбатлап та, дәгъвалап та чыгалар. Бу юнәлеш Р.Харис, М.Мирза, Р.Шәрипов, Р.Гарифуллина, яшьрәк буын шагыйрьләрдән Ф.Гыйләҗев, Р.Мөхәммәтшин һ.б. эзләнүләрендә ачык чагыла. Милләт мәнфәгатьләре, аның киләчәге турында уйланып яшәүче кешеләрнең, бигрәк тә каләм әһелләренең борчылуын, дөресрәге, хыялын шагыйрь Ф.Гыйләҗев аерып, бабасының чорлар аша «иңдергән» кисәтүендә әйттерә.
«Үз Кирмәнең
Корырга син, улым, онытма!
Үз дәүләтең булсын – үз телеңдә
Сөйләшсеннәр өчен оныклар...»
Ф.Гыйләҗев. «Иске Казан-Кирмән нигезе».
Федерализм калдыкларының юкка чыгарылып, үзәкләштерүнең, буйсынган халыкларның тел иреген кысуның елдан-ел «азынуы» поэмаларда килешмәүчән публицистик юнәлешнең, аналитик фикернең, сәяси ялкынның көчәюенә алып килде. Шул ук вакытта кешенең эчке дөньясына да игътибарны, лирик-медитавлыкны саклый алды тынгысыз каләм иясе. ХХ йөз ахыры, яңа гасырның беренче чиреге поэмасының гомуми торышы, үсеш дәрәҗәсе турында сүз куеруга иллеләп поэма, либретто, шигъри драма, шул исәптән «Исемсезләр» шигъри романы авторы, күренекле әдип, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис каләменнән өзелеп төшкән әсәрләр күз алдыннан уза.
Р.Харисның шигърияте, аеруча поэмалары турында язган, уйланган кеше буларак[2], аңа инде темпны киметеп, кайсыдыр күләмдә кабатланса да, гафу итәргә дә мөмкиндер, иҗат кешесе гомере буена шедеврлар гына «иңдереп» тора алмый, таләпчәнлекне дә киметергә туры килмәсен дип, 2016 елда нәшер ителгән «Атлар чаба» җыентыгын кабат укырга керештем. Соңгы җиде-сигез елда язылып, мәҗмугага тупланган дүрт әсәре («Татар Титанигы», «Урам», «Мәхәббәт», «Бәкер сазы») янына 2017 ел «Казан утлары»ның 12 нче санында тәкъдим ителгән, күләме белән җыйнак, мәгәр өреп тутырылган туп мисле, «тыгыз тәнле» «Уба» поэмасы эчтәлекләренең кабатланмас булулары, композицион камиллекләре, алтын бөртекләредәй сибелгән чагыштырулары, нечкә күзәтүләре, сүз-сурәт тантанасы белән гаҗәпләндереп сокландырдылар.
Алгарак китеп булса да, шуны искәртү лазем: шагыйрь әлеге әсәрләрендә, нигездә, реализмның нәзакәтле юнәлеше – метафорик фикерләүгә өстенлек биргән өслүбенә турылыклы калган. Хәер, ошбу поэмаларына да бер үк «камытны» кидереп булмый. «Уба», «Татар Титанигы», өлешчә «Урам» поэмаларында иҗтимагый эчтәлек, публицистик аһәң өстенлек итсә, «Мәхәббәт»тә интим хис конфликтның чишелеше барышында ачылса, «Бәкер сазы»нда мифологиягә нигезләнгән романтизмның «йөрәге тибә».
Төрле эчтәлекле поэмаларында шагыйрь укучысына бергәләп, уйланып, киңәшеп, үз фикерендә калуга мөмкинлек биреп, дөнья сурәтенең бер төсмерле генә була алмавына басым ясый.
«Сталинизмны» җиңә алдыкмы?
Р.Харисның иң соңгы әсәрләренең берсе – «Уба» мәҗлестәш дустының «Сталинистмы, әллә түгелме син» дигән, лирик герой күңелендә капма-каршы хисләр өермәсен кузгаткан сакраменталь сорау белән башланып китә. Ул аңа «юк» дип кистереп җавап бирер иде, үсмер чагында башкаларга «Яшә, даһи Ста-а-алин!» дип кычкырулары, юлбашчы үлгәч, мәктәп, бөтен «авыл белән үксеп» елаулары келт итеп исенә төшә.
Сталин исеме Бөек җиңүгә бәйле җылы хисләр уятса, икенче яктан – шәхес культы чоры явызлыклары «кузгата нәфрәт буранын». Шагыйрь фикеренчә, бу шаукым үткәннең сагышлы сәхифәсе генә дип сөенсәк тә, «ист», «изм» кебек ярлыклар белән өркетүләр аңны сагайтып, һаман да җанны сискәндереп торалар. Чөнки ул учакта янып бетмәгән күсәк кебек: әле пыскып, әле кабынып, дөрләп китә, «чөнки шундый илдә, шундый заманда яшибез». Лирик затның хәтере, кинәт ялтырап алган яшен кебек, үткән гомер мизгелләрен әрнетеп уятса да, ил, җәмгыять, милләт язмышы турындагы уйлары «сталинизмны» берьяклы гына бәяләүдән туктатып тора. Телибезме, юкмы, ул – безнең каны саркып торган тарихыбыз.
Шәхес культы «чәчәк аткан» чорда гадәти бер татар авылында булган хәлне искә төшерү поэманың фикри юнәлешенә ачыклык кертә. Яла корбаны тракторчы «булган икән», ифрат тырышып, үзен аямыйча, көнне төнгә ялгап эшләп, «төрле бүләкләр алган», аның уңышлары турында «гәзитәләрдә язганнар».
Бик хыялланса да, мактау тактасына эләкмәгән, трибуналарга күтәрелә алмаган икенче тракторчы көндәше өстеннән, Сталин исемен йөрткән тракторны хурлавы турында «тиешле җиргә» шикаять язып җибәргән.
Ә дан тирәсендә һәрвакытта
Бөтерелә бер көч – көнләшү,
– дип, бу аяныч хәлгә шагыйрь төгәл бәясен бирә.
Уңган егет Колымада ун елын утырып кайтканнан соң, әүвәл «Теге исән-саумы, нәрсә эшли, кайда тора ул», – дип белешә һәм дөньяда ахыр чиктә дөреслек тә бар, Ходай Тәгалә барыбызны да тигез күрә икән дигән иман-ышаныч уятырлык җавап ала:
«Җир йотты бит аны, – дип әйтәләр, –
Шул ук елны, август башында...»
Авылдашлары сүзләренә шунда ук ачыклык кертәләр.
Көпә-көндез... Тигез, такыр кырда...
Ышанмас та хәтта беришең...
Җир өстендә тик ыржаеп калган
«Сталинец» зурлык бер тишек.
«Мистикамы бу? Әллә риваятьме?» «Мәҗүсилек көчле әле бездә», дип, имеш-мимешкә ышаныр-ышанмас шагыйрь шикаятьчене «җир йоткан» урынга бара һәм бомба шартлагандай убылып төшкән, ыржаеп халыкны өркетеп торган урынны үз күзләре белән иңли. Чокырга нәрсә ташласалар да, барысы да җир астына китеп югала икән. Ул да халык фикеренә кушылып, һәр явызлык үз бәясен алырга тиеш дип, кайчандыр барлыкка килгән убылуны кешеләр күңелендә яткан хөсетлек-көнчелек кебек гадәтләрне фаш итү максатына юнәлтергә кирәк дигән уйда ныгый һәм янәдән әсәрнең башында күтәрелгән «Сталинистмы, әллә анти...мы мин?», «Кем үлчәгән шулар күләмен» дигән борчылуына әйләнеп кайта.
Шагыйрьнең нахакка рәнҗетелгән тракторчыны күреп сөйләшәсе килсә дә, ул төрмә газаплары нәтиҗәсендә фани дөньяны ташлап киткән була.
Фикер сөрешеннән, юллар арасындагы кинаяләрдән аңлашылганча, иҗтимагый-сәяси халәтебезнең сталинизм элмәгеннән арына алганы юк икән әле. Ул зәхмәт алым-ысулларын үзгәртә барып, агулы угын «сиптерүне» дәвам итә. Әйтик, торгынлык елларында, нәкъ шәхес культы чорындагы мисле, «иҗатчы» имзасын куярга оныткан хатлар югары дәрәҗәләрдә тикшерелеп, җәзалар бирелде. Хәзерге чорда буйсындырылган халыкларның телләренә каршы алып барылган сәясәт, милли кадрлар әзерләүче факультет-бүлекләрне кыскарту, матбугат ирегенең кысыла килүе шул ук ленинизм-сталинизм шаукымының дәвамы түгелме?
Поэманың композицион төзелешенә нисбәттән бер теләгемне әйтми калдыра алмыйм. Бәлки, «үгезне мөгезеннән» алып, поэманы ике тракторчы арасындагы низагны сурәтләүдән, җир убылып төшү турындагы риваятьтән (әсәрнең исеме дә «Уба») башлап, сталинизм шаукымы, хәзерге рухи халәтебез, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрнең иҗтимагый яшәешкә тәэсире турында уйлану – бәяләрне бер тирәгәрәк тупласаң, поэманың төзелеше камилрәк булыр иде, дип язмакчы идем дә, аңыма килеп, абзый, тукта әле син, дип, каләмемне читкәрәк куйдым.
Сталинизм, шәхес культы шаукымы күңелләргә шом төшереп торган кара корымдай шул чаклы тирән кереп утырган ки, аңардан тиз һәм җиңел генә котылып булмас шикелле. Ул чор калдырган физик югалтулар, күңел яралары бик күп әсәрләрнең нигезендә ята, хис-фикер үсешенең юнәлешен билгели.
Бу мәүзугъ М.Мирзаның соңгы елларда иҗат ителгән «Бакы – кубарык җил» һәм «Хәбибҗамал» поэмаларының асылын тәшкил итә. Соңгы әсәренең сюжет канвасын дини вә хәлле нәселнең 1917 елгы түнтәрелеш нәтиҗәсе буларак туган фаҗига тәшкил итә. Поэманың үзәк каһарманы Хәбибҗамал карчык, башка образлар аның туганнары, якыннары.
Хәбибҗамал абыстай – Ерак әбкәм
Ярты гасыр безне ташлап киткәнеңә.
Шул беренче «таныштыру» акрынлап Хәбибҗамал абыстайның нахакка Себергә сөрелгән ире Нурлыгаян, балалары, оныклары, күрше-күләннәре белән «аралаштыру» мөмкинлеген бирә.
Татарның иң уңай, тормышчан, кешелекле сыйфатларын, кояш нурларын үзенә җыеп алгандай сеңдергән карчык, язмыш басымына бирешмичә, гаҗәеп бер үҗәтлек белән балаларын, оныкларын тәрбияли, әхлакый дөрес юлга бастыра. Җөмләдән, нәсел дәвамчысы, карчыкның оныгы Фаягөл алдынгы тракторчы булып китә.
Шагыйрьнең төп максаты Хәбибҗамал образында шәхес культы тегермәненә эләккән буынга хас сыйфатларны тулырак ачып бирү. Нинди генә авырлыклар күрмәсен, татар хатыны сынмаган, сыгылмаган, тешен кысып булса да, чыдаган, рәнҗемәгән, аның «Талангач та каргамадың – түздең, бәгырь», дигән сыйфаты битараф калдыра алмый.
Тулаем поэманың фикер вә зиһиният сөрешен хуплаган хәлдә дә, түбәндә китереләчәк өзекне укыгач, шагыйрь эчтәлекле юнәлешне дөрес сайласа да, нәтиҗәсе «искечәрәк» дигән тәэсир кала.
Кубарылып үзгәрешләр җиле исте –
Ни күрер ил, әлегә аңлап булмас та...
Яңа Кормаш яңарып килә яңадан.
«Үзгәрешләр җиле»нең булмагандай, күптәннән үтеп китеп, татар теленең, гомумән, милләтенең язмышы кыл өстендә торуын, баш очыбызда кара болытларның куерганнан-куера баруын күрми калмас Мөхәммәт Мирза. Россиядә авылларның, шул исәптән татарлар яшәгәннәренең дә «глобализация» дигән шаукым аркасында югала, балалар булмау нәтиҗәсендә, мәктәпләрнең ябылуын «яңадан яңарып килгән» Кормаш авылы (шулай булган тәкъдирдә дә) гына милләт язмышын үзгәртә алыр микәнни? Их, шулай, шагыйрь хыялланганча гына булса иде дә бит!
«Хәбибҗамал» шәкли тарафтан традицион өслүбтә язылып, ритмик рәсемне төрләндерүне, абыстайны җылырак итеп сурәтләүне сорап торса да, Такташның «Алсу», «Мокамай» әсәрләреннән куәт алган җитди эчтәлекне тар мәйданга сыйдырган «миниатюр» поэма, 60-80 елларда Ш.Галиев, И.Юзеев, Э.Мөэминова, Р.Вәлиева, М.Шабаевлар яулаган үрен югалтыбрак бара иде кебек. Шул тарафтан да кыска күләмдә уңай образ тудырып, иҗтимагый мәсьәләләрне калкытып куйган М.Мирза поэмасы хуплауга һәм җылы сүзгә лаек.
«Хәбибҗамал» поэмасыннан элегрәк язылган «Бакы – кубарык җил» әсәрендә М.Мирза ил өстеннән дуамал давыл кебек хәятны «кубарып» узган соңгы сугышның яңа бер кыйтгасын ача. Поэма хронотобының нигезендә үткән сәхифәләрне бүгенге күзлектән бәяләү, яисә икеләтелгән проекция ята. Хәзер диңгезнең аръягы...
Бирге яктан күренми яры...
Атна, айлар үткәннәр кәрваннар
Җиде ятларның төяп малын,
Йолдызларга багып, юл табып...
Шундый романтик үткәнне сагыну янында ук халык башына ишелеп төшкән ХХ гасыр фаҗигасе.
Бер хәбәрсез югалганнарның,
Сулган гөлдәй ятим, толларның,
Хәсрәтенә беркем тармасын
Ундүрт яугыр кайткан авылга
Җитмеш йортта – үксез ятимнәр...
Бик күп яралыларны Баку хастаханәсе кабул итеп, һәммәсенә хәлдән килгәнчә ярдәм күрсәткән. Шагыйрьнең әтисе Мирза Ибраһимов ике аягын шунда кистергән, бик күп дуслар тапкан, аның исемен зурлаганнар, хәтта җирле егеткә кызларын биреп кодалашканнар да.
Поэманы бизәүче шәхес – Мирза Ибраһимовның рухи дөньясы, аерым алганда, сугышка мөнәсәбәте, бәясе ачылып бетмәгән дип ачынып, үрсәләнеп утырганда, Дәрдемәнднең «Сөт калыр, ватан китәр» дигән табышмагын дәвам иткәндәй яңгыраган юлларга юлыгып, шагыйрь өчен сөенеп куйдым.
Барын-югын күрдек ил белән...
Ил дигәнем – үзебез инде,
Үксез ятимнәрнең тиңнәре...
Бу өзектә аның азатлык өчен күпме корбаннар биреп, газаплар күрсәк тә, «ил дигәнебезнең» буйсынган халыкларга мөнәсәбәте үзгәрми дигән фикер чагыла.
Сугыш калдырган афәт күңелләрдә, йөрәкләрдә, хәтерләрдә озакка сакланса да, тыныч саналырга лаеклы яшәешебездә дә аянычлы хәлләр туа. Тормыш сынауларны җибәрә тора.
Фаҗига баскычлары эзеннән...
Көтмәгәндә-уйламаганда, көннәрнең берсендә Болгар каласыннан кайтканда, «Булгария» теплоходы кешеләре белән бергә су астына китә. Ошбу фаҗигане шагыйрь Р.Харис та авыр кабул итә, җаны тетрәнә, бу хакта онытасы килеп карышса да, түзә алмый, күңелен биләгән сагыш, рәнҗү хисе шигъри юлларга агыла. Эчке карышуга буйсынмаган йөрәк әрнүе психологик нечкәлек белән ачыла.
Мин карышам
Язмыйм...
Ак кәгазьгә
Сүз коя-коя елыймын.
Архитектоникасының нигезендә «Булгария» пароходының батуын дөнья күләм атаклы «Титаник»ның һәлакәтенә тиңләү ята. 40 илдә тарала торган «Писатель и время» газетасында басылып чыккан поэмасын Р.Харис «Татар Титанигы» дип атый. Дөрес, ике чор фаҗигасе арасында аерма да биниһая икән. Беренчесендә, акчаларын кая куярга белми интеккән байбичәләр яңа, комфортлы пароходта кәеф-сафа корырга чыккан җирдән һәлак булалар. Әлбәттә, алар да кызганыч. Икенче очракта, мөселман-татарлар, изге җан-балалар, өлкәннәр дини үзәгебездән дога кылып кайтканда, шундый афәткә юлыгалар.
Каютаның бикле ишегенә
Бер кыз бите эчтән ябышкан.
..................................................
Карт һәм карчык җан биргәннәр суда
Кайткан чакта татар хаҗыннан.
Халык хәсрәтен йөрәге аша үткәргән шагыйрь бу очрактан киңрәк гомумиләштерү мөмкинлеге таба: «Һәркөн саен берәр хәтәр хәбәр! Иблис безгә җенен өстерә». (Иблис белән җен берүк түгелме икән?)
Илне «яңартабыз», «алга алып барабыз», дип шапырынучыларга һәрвакыт сак сәясәтче Ренат Мәгъсүм углы кискен мөһерен суга: «Димәк искергән». Ошбу кайгылы вакыйга иҗтимагый-икътисади тигезсезлекләр турында уйландыра. «Кем намусы бездә?» соравына үзе дә тәгаен җавап таба алмый, үз тавышыннан үзе курыккандай, бездә кем бәхетле дигән бәхәскә «нефть сатучымы?» фаразын әйтү белән чикләнә.
«Булгария» пароходының фаҗигасе ваемсыз хәтер төпкелләрендә онытылып калмасын, гамьсезлек тузаны намусны сөрсеткәндә дә, ихлас кешеләр күңелендә саклансын дип, Р.Харис үз әрнүенә халык кайгысын кушып, җитди иҗтимагый нәтиҗәләргә килә.
Бик озакка килде, ахры, илгә
Гадәттән тыш хәлләр заманы.
«Гадәттән тыш хәлләр»не хакимият үзе уйлап чыгарып, халыкның матди-икътисади хәлен яхшырту турында кайгыртасы урынга, берәү дә безгә янамаган килеш, бар байлыкны ашкынып-котырынып кораллануга тотуны берничек тә аклап булмый, ди кебек шагыйрь. Ул бу вазгыятьне һәр сүзенең энергетикасына басым ясап, шактый төгәл күз алдына бастыра:
«Алга,
Алга,
Алга», дип, Россия
Корал яңартырга тотына.
Шагыйрьнең хәсрәтенә уралган «Татар Титанигы» әле һаман да аста» тезмәсе, гомумән, халкыбызның язмышына ишарә кебек тә аңлашыла, һәрхәлдә, шулай тәфсилләүгә, бәяләүгә урын калдырыла. Шигъри сүзнең тәэсир көче, эчке җегәре күп мәгънәлелектә, юллар астына яшерелгән рәмзи (символик) образлылыкта.
«Булгария» көймәсен кешеләре белән «су йоткан» дәвердә, күләме белән кечерәк, әмма мәгънәсе буенча шундый ук үкенечле фаҗига була. Юл һәлакәтендә күренекле җырчы, җәмәгать эшлеклесе, кыю милләтпәрвәр Вафирә Гыйззәтуллина вафат була. Оптимист җырчының үлеме берәүне дә битараф калдырмады.
Язучылар, сәнгать әһелләре, җәмәгатьчелек бу югалтуны юлыбызга яктылык сирпеп торган шәмнең сүнүенә тиңләделәр. Вафирәнең табигый талантын, көчле рухын, бәйсез холкын югары бәяләгән С.Хәким, Ф.Бәйрәмова, М.Юныс, И.Юзеев, И.Шакиров, Ә.Авзалова кебек язучылар, артистлар мондый фидаи затларның сирәк тууына басым ясап, тирән борчулары белән уртаклаштылар.
Вафирә образын мәңгеләштерүгә милли рухлы, рәнҗетелгән кешеләр язмышына игътибарлы Рәниф Шәриповның алынуы табигый кабул ителде. «Вафирә» поэмасын иҗат иткәнче, бу жанрда ул шактый тәҗрибә туплаган иде. Үз тормыш чылбырының бер буынын фабула канвасы итеп алган «Алмагачлар сагышы», гади авыл хатынының фаҗигаи хәлләрне җиңеп чыга алуына мөкиббән китеп язылган «Фатыйма мәхәббәте», тирәлекне, табигатьне саклауга бәйләп әхлакый мәсьәләләрне күтәргән, сурәтен, җан-рух тибрәнешләрен төрле төсмерләре белән ачуга омтылган «Ут», «Бакча», «Йорт иясе» поэмалары Р.Мостафин, Н.Сафина, Г.Садә, Ш.Мостафин, М.Вәли-Барҗылы кебек каләмдәшләренең җылы мөнәсәбәтенә лаеклы булганнар иде.
Әйтелгәнчә, Р.Шәрипов нинди генә мәүзугъны сюжет үзәгенә салмасын, милли мәнфәгатьләрне, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау ихтыяҗын калкытып куюдан бер кәррә дә чигенми. Чирләре борчып, ачы әрекмән сагышы күңеленә үрләгәндә дә, берәүгә дә буйсынмаган яшәешнең мәңгелегенә инануы аңа һәрдаим рухи таяныч биреп торды.
Р.Шәрипов, минемчә, тәнкыйть сүзенә дә, мактауга да артык исе китмичә, авыр йөкне берүзе тартып баруга җайлашкан эш аты мисле, тормышчан реализмга, аның да натуралистик юнәлеше өстенлек иткән канатына таянып, классик силлабик системага нигезләнгән әсәрләрен «коеп» кына тора.
«Вафирә» поэмасында автор каһарманның ике төп үзенчәлеген ачу нияте белән «юлга чыга». Әүвәл ул аны халкыбызның «моңлы сандугачы» – күренекле җырчысы буларак олыласа, икенче тарафтан, Вафирә милләте өчен җан атып яшәгән көрәшче һәм шул изге юлда җан койган фаҗигале шәхес буларак сурәтләнә: «Ә сугыш корбаннарсыз булмыйдыр, язмышлар Раббыбыз кулында».
Вакыйгалы сюжет канвасы поэманың үзәк каһарманы тирәсендә бөтерелсә дә, шагыйрь үзен, халыкны борчыган мәсьәләләрне калкытып кую җаен да таба.
Әле күптән түгел генә тормышыбыз башкачарак, шау-гөр килеп, киләчәкнең өмет чаткыларын күреп яши идек, ә хәзер «өметсез чор килә авылга», дигән нәтиҗә ясый шагыйрь.
Килерме бәхетле киләчәк,
Хәтердә берни дә калмаса.
«Татарның акылы төштән соң» мәкале «Татарның акылын таш баса» әйтеменә «юл ача», җырчы образын тирәлек фонында сурәтләргә мөмкинлек бирә. Түрәләрнең һәм, гомумән, халыкның телебезне, яулап алынган бәйсезлегебезне саклап калу өчен көрәшмәве, битарафлыгы иҗатчының «канын кайната».
Барысы да, димәк, ал да гөл!
Тик калмады бары дәүләт кенә.
Калмас кебек хәтта туган тел...
Түрәләргә кемнең кирәге бар?
Асылында халык битараф.
Ошбу юлларда Вафирәнең яшәү, фикерләү рәвешенә якынлык, халкына тугрылыклы һәр шәхеснең фани дөньядагы миссиясе, табигате турында уйлануларга алып чыга.
Казанның җаны бар, даны бар,
Атаклы исеме – аты бар.
Вафирә кебек зур балкышның
Олырак исемгә хакы бар.
Шул бәйләмдә Вафирәнең ике дөньяны «берләштергән» символик-аллегорик образы калкып чыгуы да табигый кабул ителә.
Күрегез! Урамда бер шәүлә
Вафирә йөри бит эш эзләп!
Тулаем алганда, Вафирә Гыйззәтуллина җәмәгать эшлеклесе, милли мәнфәгатьләр өчен көрәшче буларак шактый эзлекле ачылган. Бу юнәлештә конкретлык кына җитенкерәми кебек. Аерым алганда, мөстәкыйльлек өчен көрәш елларында, Казан педуниверситеты ректоры Р.Юсупов оештырган «Республика» фиркасенең иң актив җитәкче әгъзаларының берсе Вафирә булуны искәртеп үтү зарар итмәс иде.
Мәгәр поэмада өстән-өстән генә үтеп кителгән мәүзугъ – Вафирә талантына көч биргән нигезләрне ачыклау, ягъни булачак җырчының нинди гаиләдә, мохиттә тәрбияләнүе, кайсы композитор, текст авторы белән хезмәттәшлеген күрсәтү отышлы булыр иде. Мәсәлән, аның күренекле шагыйрь С.Хәким белән күпьеллык иҗади дуслыгы сокландырды.
Җырчының яратып башкарган әсәрләренең эчтәлеге, юнәлеше белән таныштыру иҗтимагый-сәяси эшчәнлеген тирәнрәк аңлауда ачкыч булып торыр иде.
Тулаем алганда, Вафирәнең якты истәлегенә багышланган поэма бар.
Әсәр яңгырашы ягыннан көйле, ягъни ритмик агым сакланып, рифмалары төгәл булса да, табигый сәләттән килгән зәвыклылык, матурлыкны ачып бетерү җитми, милләт, тел язмышы турындагы публицистик юлларның бер-берсенә мәгънәви якын булып, гелән маңгайга бәреп кабатлануы һәрдаим отышлы яңгыраш алып, гаҗәпләндерми башлый.
Дәвамы бар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев