Синең ничә нигезең бар?

Чаллы татар дәүләт драма театрында – «Яр» спектакле

Сигезенче Тинчурин фестиваленең финаль аккорды булып Булат Сәлахов пьесасы буенча куелган «Яр» спектакле (режиссёр – Фаил Ибраһимов) яңгырады. Әлеге спектакльне тамашачылар бик яратып кабул итте, ул беркемне дә битараф калдырмады, чөнки аның төп темасы һәркемгә аңлаешлы һәм якын иде. Драманың авторы – Булат Сәлахов – кешенең бу җирдәге миссиясе, тормыш мәгънәсе хакындагы уйланулары белән уртаклашты, һәр кешенең туган җире һәм үз ыругы алдындагы бурычы турында искәртте. Спектакль хакында фикер алышуда Мәскәү академия сатира театрының әдәбият мөдире Нина Карпова, «Страстной бульвар» журналы мөхәррире Елена Глебова, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры Ильтани Илялова катнашты. Театр сәнгатенең күренекле белгечләре спектакльне уңай кабул итүләре хакында хәбәр иттеләр, темаларның актуальлеген, актёрлар уенының үзенчәлекле булуын билгеләп үттеләр, ут һәм тавыш куелышына бәйле файдалы киңәшләрен бирделәр һәм кайбер образларның мәгънәләре ачылып, аңлашылып бетмәве хакында үкенечләрен белдерделәр. «Яр» лирик новелласы үз исемен тулысынча аклый. Ул – бер архитекторның һәм, гомумән, туган ягы белән бәйләнешен, кан тартуын югалткан хәзерге заман кешесенең җан авазы. Әсәр атамасының мәгънәсе сюжетның төенләнү мизгелләрен үз эченә ала. «Яр» сүзе пьесада берничә мәгънәдә кулланыла: чик – яр, диңгез яры, текә яр; яраткан кеше, сөйгән яр; яр салу – кычкырып әйтү, белдерү мәгънәсендә. Әсәрне анализлаганда, пьеса атамасы янына еш кына өндәү билгесе куярга теләгән чакларыбыз булды. Драманың нигезендә архетипик ситуация – юлдан язган, үз нигезен югалткан улның кире кайту вакыйгасы ята. Төп герой, чит илләрдә бәхет эзләп йөргәннән соң, күңел борчуларына дәва таба алмыйча, туган йортына кире кайта. Төп коллизия яңа түгел, ул әдәбиятта бик еш очрый торганнардан (А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» (1962), «Әткәй җырлый да, елый да» (1980), В.Шукшинның «Односельчане» (1968), «Калина Красная» (1975), «Выбор» (1981), В.Распутинның «Живи и помни» (1974), Ю.Бондаревнең «Берег» (1975), В.Быковның «Карьер» (1985) һ.б.). Билгеле булганча, кире кайту вакыйгасының архаик мәгънәсе дөньяның пространстводагы моделенә юнәлә, ул модельдә үзәк белән периферияләр иерархиянең төрле баскычларына куелган. Кире кайту ул – ниндидер сәбәпләр яисә теләк аркасында югалган яки югалырга мәҗбүр булган сакраль үзәкнең кире кайтуы. Кире кайту мифологемасы үлеп терелгән Алла турындагы мифка барып тоташа; «югалу һәм кире кайту ниндидер космик драманың мизгелләре булып тора, аның чикләрен белдерә. Югалу һәм кире кайту нокталары арасында космик тормышның яшәве өчен җавап биргән КЕМНЕҢДЕР булмавы тора». «Кире кайту вакыйгасының онтологик мәгънәсе – субъектның дөньяны барлыкка китерүдә катнашу-катнашмавын, сакраль субъектның КЕМ булуын билгеләү. Кире кайту процессы, вакыйга статусын алыр өчен, дөньяның элекке халәтенең кабатлануын гына белдерә алмый. Ул субъектның юкка чыгуы дөньяны ничек үзгәртүе һәм субъектның дөньяга нәрсә бирә алуы хакында хәбәр итәргә тиеш»2, – дип саный Т.Л.Рыбальченко. «Кире кайту ситуациясенең башка генетик чыганагы, тикшерүче фикеренчә, – инициация йоласы: кире кайту белемнең өстәлүен һәм, башка, югары яки аномаль дөнья хакында белем алганнан соң, «үзәк»нең туган, үз пространствоның кыйммәте раслануын дәлилли»3. «Яр» драмасында Б.Сәлахов шәхси кыйммәтләрне традицион һәм рухи кыйммәтләр, ыруг кыйммәтләре белән тулыландыру, төгәлләштерү тиеш дип санаучы «туфракчы-язучылар» (рус әдәбият белемендә аларны «писателипочвенники» дип йөртәләр) карашлары белән аваздаш. Татар драматургы әдәбиятта еш очраган «беленмичә калган кире кайту» сюжетын (В.Пропп)4 яңа мифопоэтик мәгънә белән тулыландырырга тырыша. XIX гасыр рус прозасы традицияләренә ияреп, автор фабулага ике төрле интерпретация ясый: сурәтләнгән хәлне реаль вакыйга итеп тә, фантастик вакыйга итеп тә кабул итәргә мөмкин. Хикәяләүнең мифопоэтик катламы драматургка «җанландырылган универсум» образын тудырырга булыша. Геройларның исемнәре юк. Алар – әсәргә фәлсәфи төсмер өсти торган гомумиләштерелгән образлар. Бер яктан, Б.Сәлахов юкка чыккан авыллар, ялгыз картлык фаҗигасе хакында уйлана кебек... Сюжет үстерелеше дәвамында исә «нигезен югалткан кеше» тарихы көнкүреш мәгънә ала, төрле сәбәпләр аркасында туган йорты белән бәйләнешен югалткан кешенең драмасы хакында сөйләүче замана бәяны төсмерләре белән баетыла. Төп герой килеп кергән авыл дөньясында гармония булмаганлыгына басым ясала. Ул хаос сыйфатларын алган космос рәвешендә сурәтләнә; бу спектакльнең аеруча аскетик һәм шартлы сценографиясендә чагылыш таба. Элекке гармония хакында бизәкле капка калдыклары гына сөйли. Хәрәкәт үстерелешендә бизәкле капка образы иясез калган йортта яшәгән кешеләрнең нәсел агачы символына әйләнә. Бу образ спектакльнең төзелешендә хәлиткеч роль уйный. Авыл йор ты образы баулар белән беркетелгән атлама ярдәмендә тулыландырыла; бау очындагы төеннәр туганлык җепләре, туганлык төеннәре (чаг.: «узы родства») метафорасын визуальләштерә. Кызыл йолдызлар белән бизәлеп, сырлап ясалган капка кырыйлары, хронотопны төгәлләштереп, тамашачының игътибарын сугыштан соңгы буын тормышына юнәлтә. Капканың орнаменты татар йорты өчен традицион5: агачтан сырлап ясалган бизәкләрдә кояш чыгу, таң ату мотивы; геометрик орнамент (әйләнә, ромб, өчпочмак) өстенлек ала; капканың өске өлеше дулкынсыман формада. Капканың бер ягында төнге күк күренеше, стильләштерелеп, бизәк итеп ясалган. Шул рәвешле, спектакль сюжетының көнкүреш потенциалы визуальләштерелә. Капкадагы бизәк, бер яктан, бабаларыбызның иҗади потенциалын дәлилли, милли декоратив сәнгатьнең бай традицияләре хакында сөйли; икенче яктан, чит җирдә архитектор-урбанист, шәһәр цивилизациясен (бу цивилизация дә юкка чыгу куркынычы астында тора) тудыручы буларак танылган баш герой сәләтенең чыганагын ачып бирә. А.Гыйләҗев6 кебек үк, «Яр» драмасы авторы да ишекнең икеләтелгән символикасын актив үзләштерә; ягъни ишекне тишек (ярык) һәм келә рәвешендә сурәтли. Бу образ чикне саклау һәм чикне җиңеп чыгу, узу мәгънәсендә килә ала. Шул ук вакытта сценографиядә ишекнең арка – сакраль (изге) белән профан дөнья очрашу урыны мәгънәсе дә киң таралган. Спектакльне оештыручылар капка образын да милли-мәдәни коннотация белән баетырга телиләр. Сюжет үстерелешендә капка нәсел агачына (шәҗәрәгә) әверелә. Бу – декорацияне һәлак булган абый-энеләрне символлаштырган йолдызлар белән баету сәбәпле килеп чыга. Шул ук вакытта аркылы борыска нисбәтле әлеге корылма үлчәүне хәтерләтә башлый. Үлчәүнең уң ягында – тийәк (диал., сарык түшкәсен эшкәртү өчен махсус җайланма), сул ягында янгын рельсы асылынып тора. Сценографиянең бу детальләре корбанчылык һәм язмыш мотивын көчәйтә (чаг.: «якадан тәкъдир тотты»; «...тәкъдир килеп кысыла» (Нигезен югалткан кеше), «Тәкъдир дисең инде» (Бабай) һ.б.). «Нигезен югалткан кеше» исә тийәккә плащын элеп куя. Шулай итеп, спектакльне оештыручылар, бер яктан, безне геройның үз-үзенә кул салуына һәм үз теләгенә ирешә алмавына әзерли, икенче яктан, геройның нәселенә, үз асылына кайтуын сурәтли. Плащ – шәһәр цивилизациясе, чит илдә гомер итү символы. Шулай итеп, метафора аңлатыла: плащын (битлеген) салган герой үз асылын, яшәү мәгънәсен таба. Геройның дөньяга карашында булган кризис тавыш (рельска сугу тавышы) ярдәмендә көчәйтелә (бу вакытта рельска сугу авылда янгын чыкканын хәбәр итә торган чаң сугуның бер инварианты булып тора). Автор эчке психологизм алымын уңышлы куллана. Геройның эчке монологлары аның җанын, фикер сөрешен ачып бирә (чаг.: «Сабый бала булып еласаң да» лирик монологы).  

Миләүшә ХӘБЕТДИНОВА, филология фәннәре кандидаты

***********************************************************

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 12нче (декабрь, 2016) санында табарга була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: