Сикәлтәле юл кешесе

Рәфкать Кәрами әсәрләрен гади, гадәти тел белән яза. Вакыйгаларны да үзара «үреп китү» белән мавыкмый. Мондый стиль, асылда, журналистикага хас. Татар әдәбиятында Г.Ахунов шулай язды, В.Нуруллин шул эздән бара. Андый язу рәвешен галимнәр, М.В.Ломоносов (1711-1765) тәкъдим иткән бүленешкә нигезләнеп, «урта стиль» дип атыйлар. Театрлар өчен язылган күпчелек әсәрләр, тарихи язмалар, элегия-мәрсияләр, сатира – болар барчасы да урта стильгә карыйлар, аның кысаларында язылалар. Ә менә комедияләр, җырлар, эпиграммалар, гадәти вакыйгаларны тасвирлаулар – «түбән стиль«гә карый. Ягъни, боларда уен-көлке, турыдан-туры язу таләп ителә. «Югары стиль«гә килгәндә, ул героик поэмалар, мәдхияләргә хас. «Югары стиль» нечкә зәвыкка корыла, тел – сурәтле, җентекләп «үрелгән», бизәкләргә «төрелгән», катлаулы. Әмма безнең татар әдәбиятында соңгы елларда стиль чуарланып китте. Моны замана шулай таләп итә. Сәяхәтнамәләрне дә, юморескаларны да «югары стиль«дә язучылар табылды. Бу хәл, баштарак, укучыны гаҗәпкә калдырды, сокланучылар да табылды, әмма зәвык ияләрендә «күңел кайтаргыч» тойгылар да уятты. Менә шушы соңгысы, көннән-көнгә арта барып, стиль буталышларын, ягъни жанрына мәслихәт стильнең сайланмавын төшенүгә этәрде.

Р.Кәрамине бу яктан, ягъни, стиль сайлый белмәүдә һич кенә тәнкыйтьли алмыйбыз. Ул – хаклы, ышанычлы юлдан бара. «Олы юл да сикәлтәле» трилогиясенә стильне дөрес сайлап алган. Моның әһәмияте тагын да шунда: һәр дәвер, заман үзгәреше, әгәр дә ул чын мәгънәсендә «үзгәреш» икән, яңа, үз чорына хас стиль таләп итә. «Һәр дәвернең үз җыры» дигән кебек, теле дә, стиле дә – үзенеке!

Стиль ул – әдәбиятта тел бизәкләре генә түгел, бәлки вакыйгаларны, геройларны, күренешләрне, детальләрне тасвирлау рәвеше дә.

Һәм менә без – социализм принципларыннан аерылып җитмәгән, үзгәрергә өлгермәгән хәлебездә, бүгенге көнгә кереп китә алмыйча гаҗизләнгән буын белән янәшә көн күрәбез. Алар безгә үз әсәрләрен тәкъдим итә. Мәсәлән, Камил Кәримов – «ироник реализм» кысаларында «үз тормыш тәҗрибәләрен» сурәтли, Тәлгат Галиуллин «драматизация» алымын куллана, башкалар да шул юлларга тартылып карый. Р.Кәрами дә «Олы юл да сикәлтәле» трилогиясендә узган гасырның 60-70 нче елларына «кайта», әмма аның сурәтләү манерасы, иҗат стиле – бөтенләй башка.

Трилогиянең төп герое – Габделнур Гаделҗанов. Калку буйлы, күркәм, акыллы, булдыклы кеше. Әмма аңардан кайвакыт астыртынлык, хәтта усаллык та аңкый. Үч алырга да мөмкин. Беркатлылардан түгел. Автор аның бу тискәре сыйфатларын яшереп бирүе белән дә укучыны мавыктыра. Титаник, бөек шәхес буларак күзаллана барган Габделнурның ахырда «контора күсесе«нә әверелеп калуы менә шушы эчке үзенчәлекләренә бәйле.

Ундүрт яшьтә авылдан чыгып киткән яшүсмер буларак күзалланган Габделнур, әсәрдә сурәтләнелгәнчә, шактый олы, гыйбрәтле тормыш юлы уза. Әүвәл техникумда белем ала, баянда уйнарга өйрәнә. Аның шәхес буларак формалашуында менә шушы Алабуга мәдәният техникумы зур роль уйный да инде. Андый уку йортлары, ягъни кешедән шәхес тәрбияләүгә бар көчен куйган, аның таланты ачылу юлларын барлаган белем учакларының кадерен җәмгыятьтә белеп кенә бетермиләр! Габделнур үзеннән баянчы ясауларын, җырга-моңга мәхәббәтнең көчен тоярлык дәрәҗәгә җитүен шушы техникум белән бәйли, әсәрнең башыннан ахырынача автор бу хакта искәртеп бара. Олы тормыш юлының мәдәният дөньясына бәйле башланып китүе аңарда шәхес сыйфатларын уята, ул үзенең җәмгыятьтә урынын дөрес тоемлый башлый. Дөрес, мәдәният дөньясында Габделнур тыныч яши алмаячак, аңа дәрәҗәле дә, мактаулы да, акчалы да эш кирәк. Ә ул чорда мондый кешеләр – гадәттә, эшче сыйныфыннан. Габделнур да моңа тиз төшенеп өлгерә. Хәер, акыл бирүчеләре дә, юл күрсәтүчеләре дә бар! Алар – аның бәхетенә! Трилогиянең беренче китабында менә шул бәхет стихиясендә күңел канатларын киң ачып җәйрәгән Габделнур солдатка алына, матрос булып хезмәт итә. Әмма янгын сүндерүче матрос кына булуы күңелен кимсетә. Моның өчен хәсрәт чигүләре – болар әсәрдә психологик планда матур ачылган. Габделнурның егетлек күрсәтәсе килә. Аның мәдәнияткә хезмәт итү юлын сайламавы, тормышын үзгәртеп җибәрүе дә шуңарга бәйле. Ул, эшчеләр арасына китеп, «черек интеллигенция» вәкиле булудан котыла, бәхетен социалистик җәмгыятьнең авангард сыйныфы вәкиле булуда таба. Әмма, югары белем алу мәсьәләсендә, университетның нигәдер тарих бүлеген сайлый. Тагын да шул «черек интеллигент» хәленә кайтырга җыена түгелме соң? Армия хезмәтендә чагында партиягә кергән егет, әгәр дә тарих бүлеген дә бетерсә, әлбәттә, кимендә партком җитәкчеләреннән берсе булырга тиеш иде. Моңа комачаулаучылар да юк кебек. Йөргән кызлары да кемнәр бит әле: чибәрләрдән-чибәрләр, назлыларданназлылар! Азлармы ул чорда шуларның иркә кочагында гөл булып күтәрелеп үсеп чыкмады да илнең күген каплап торырлык мәһабәт имәнгә әверелмәде? «Олы юл да сикәлтәле«дә алар матур яктыртыла. Хәер, ул юл да тибрәтеп, йоклатып кына алып бармый, сикерткәләп тә куя, төшереп тә калдыргалый. Ныклап тотынуың мәслихәт! Габделнур да уйсыз-аңсыз егет түгел. Дөрес, ул кемнәргә тотынырга, үзен кайсы яктан күрсәтергә кирәклеген белә. Егет изге идеал өчен үзен корбан итә белә. Моны «корбан ителү» дип атау уңышлы түгел, анысы. Чөнки автор ул хакта сүз дә кузгатмый сыман. Әмма мондый адымга герой табигый рәвештә, әсәр вакыйгалары эчендә үзеннән-үзе бара. Хәер, башкача була да алмый. Әсәр тукымасында ул сурәтләр соралып тора. Тормышның үзен тасвирлаганда, автордан фәлсәфә кору таләп тә ителми. Болай да аңлашыла. Бөек максатлар шәхесләрне вак-эре дәрәҗәләргә корбан булудан саклый. Габделнурның да бөтен сыйфатлары шундый шәхес икәнлеге хакында сөйли. Әмма бөек максаты нидән гыйбарәт соң? Монысын бер-ике урында укучыга аңлатып китәргә дә мөмкин иде. Хәтта кирәк иде! Сурәтне ул тагын да конкретлаштырыр иде. Ә менә Габделнурның бәхетле гаилә корырга теләве моны аклый түгелме соң? Бик тартып-сузып кына. Санаулы хезмәт хакына риза булып, бөек эшләр башкарган артистларны, җырчыларны, галимнәрне, язучыларны азмы беләбез? Габделнур, бу яктан, ягъни иҗтимагый эш ягыннан, дивар газетасы чыгаручы буларак кына сурәтләнеп, укучы каршында әллә ни отмый. Аңлашыла ки, егеткә эшче булу тормышын көйләп җибәрү өчен генә кирәк. Тиздән ул бөек максатына хезмәт итүгә күчүе белән укучыда шәхесенә карата соклану хисләрен көчәйтергә тиеш иде.

Болай гына булса, барысы да китапча килеп чыгар иде. Бездә ул тема инде шактый эшләнелгән. Р.Кәрами – акыллы, эзләнүчән, талантлы язучы. Ул безгә тормышта шәхеснең һәртөрле үзгәрешләргә, аяк чалуларга, түбәнсетүләргә әзер булырга тиешлеген күрсәтә. Әдәбият фәнендә «тәнкыйди реализм» исеме белән йөртелгән «җитди реализм» алымнарын яңадан тергезеп, аларга заманча юнәлеш бирә.

рә. Габделнур – җәмгыятьтә гади кеше булып яшәүне өстен күргән шәхес образы. Беренче карашка гади генә тоелган герой, шул рәвешле, бөтенләй дә яңача сурәтләнә. Монысы өчен Р.Кәрамигә рәхмәтлебез!

Трилогиянең беренче китабы асылы белән яшьлек романтикасына нигезләнгән күренешләрне үз эченә ала. Ашкын хисләр, матур сурәтләр һәм аларга бәйле туган тойгылар арта һәм көчәя бара. Габделнурның һәр адымын илдәге сәясәт алдан ачыклап куйган. Бәхетнең колачын ул аңа киң җәя. Хәрби хезмәткә алынуы, Балтыйк диңгезе буенда матрос булуы, яшьлек, командирларының башбаштаклыклары,начармы-яхшымы, коммунистлар партиясе сафына басуы, Казанга кайтуы, күңелендә Рәйсәнәгә карата мәхәббәт хисләрен саклавы – болар төп геройның тәкъдири тормыш юлы. Икенче китапта без аны – Казанда Оргсинтез заводы төзелешендә, ә өченчесендә – карьера баскычында күрәбез. Һәм Габделнур тирәсендә утызкырыклап герой. Алар әсәрдә фрагментлар рәвешендә яшиләр, күренгәләп кенә алганнары да байтак. Бу геройлар трилогиянең роман жанрында язылган булуын искәртә. Структур яктан караганда, роман ул – ике яки берничә сюжет линиясеннән гыйбарәт киң пландагы әдәби жанр, тормышны тулы канлы итеп күрсәтүне максат итеп куя. Әсәрнең эчтәлек ягыннан катлаулы тормыш материалларыннан гыйбарәт булуы роман жанрына гына карамый, анысы. Әмма бу очракта, стиль үзенчәлекләрен дә искә алып, «Озын юл да сикәлтәле» трилогиясе «яңа типтагы роман» буларак бәяләнергә хаклы. Мондый тәҗрибәне З.Хөснияр да «Терсәк сугышы«нда ясады. Сюжетны фрагментлардан коруны уңышсыз дип әйтмәс идек. Р.Кәрами моны аңлап эш иткән. Композиция ягыннан трилогия М.Горькийның «Клим Самгин» әсәрен хәтерләтә. Бу форма – бүгенге татар әдәбиятында әдәби күренеш буларак яши һәм үсә бара.

Трилогиянең беренче китабы «Олы юл да сикәлтәле» дип атала (без аны шушы трилогиянең төп исеме буларак та кабул итәбез, чөнки автор әсәрнең башка кисәкләрендә шул хакта искәртә), һәм ул 2007 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде. Икенчесе 2011 елда шул ук нәшрият тарафыннан бастырып чыгарылды, «Сөеп туймас чакларың» дип атала. Өченчесе әле күптән түгел (2015 ел) халыкка иреште. «Казан утлары» журналы да аңа берничә санын багышлады. Анысы «Кая чабасың, гомер юртагы?» дип атала

Трилогиянең беренчесе – Габделнурның тормыш юлында төрле сикәлтәләргә очравы, рухи яктан формалашуы һәм үсеше, үзенең максат һәм идеалларын яңабаштан барлаулары, үзгәртүләре белән бәйле, менә шуңа да «олы юл», менә шуңа да «сикәлтәле». Икенчесе – мәхәббәт маҗараларын яктырта, аның «Сөеп туймас чакларың» дип аталуы да юкка түгел. Өченчесе – гомер узу фәлсәфәсенә корылган, аны безгә автор «гомер юргасының чабуы» белән искәртә. Болар барысы да – кеше тормышы, кеше гомере. Әгәр дә һәркемнең дөньяда бер генә тапкыр яшәп алуын истә тотсак, укучыга бу трилогия башкаларның тормыш тәҗрибәсе (бу очракта Габделнурның) белән танышырга мөмкинлек тудыра. Бу яктан әсәр бөтен, тулы канлы һәм мәгънәле. Төп геройдан яки башкалардан үрнәк алу гына түгел, әсәрне укып, «тормыш ничек башлана һәм дәвам итә?» дигән сорауга да җавап алабыз. Монда типлар – җитәрлек. Үз бәхетеңне ничек корырга соң? Яшьлектә Габделнур кебек бер «иләнеп» алыргамы, әллә Гөлзәрия кебек булыргамы, башкасымы? Р.Кәрами аларны юкка гына, «баллы-шикәрле» вакыйгалар белән матурлап, укучыны мавыктырыр өчен язмаган, билгеле. Алар һәркайсы – кешеләрнең тормыш тәҗрибәсе.

Габделнурның язмышында уңышлы һәм уңышсыз хәл-вакыйгалар җитәрлек. Әмма ул үз тормышын дөрес юнәлешкә бора алган, бу яктан үрнәк була ала. Аның дусты Ирек (Гайнемов, Мәкыймович) гаилә корганда гыйбрәтле хата ясый. Ул әсәрдә аерым тема итеп бирелгән, аерым тукталып китүне сорый.

Тормышта була торган, совет чорында типиклашып киткән вакыйгаларның берсе ул. Ирек милициягә эшкә керә, чөнки аның теләге – юридик факультетта уку. Органнарда хезмәт итсә, аңа белем алу да бермә-бер җиңелләшәчәк. Һәм менә ул, тәүфыйк иясе егет, Фәнирә исемле кызга өйләнә. Шунысы хикмәт: әсәрдәге татар хатын-кызлары арасында азып-тузып йөрүчеләре дә байтак. Бу – социалистик җәмгыятьнең эчке тәртипләреннән чыгып кабул ителә, милли фаҗига буларак та аңлашыла. Эшче халкындагы ирекле мәхәббәт әсәрдәге вакыйгалар барышында гадәти, хәтта табигый күренеш итеп тасвирланган. Вөҗдан, җан газабын алар кичермиләр дә сыман. Хәер, Габделнур үзе дә кызларны алдау юлына кереп, башта яшь хатыннар янына «сукмак сала», аннары Тамара исемле кызга «мәхәббәте төшеп», аны алдауга ирешә. Кыз исә бу юньсез егеткә гашыйк булырга өлгерә. Аны эзләп,ничәмә-ничә тапкыр артыннан килгәли, әмма таба гына алмый. Габделнур аңардан качып йөри. Кыз, рәнҗеп, егетне күрә алмас хәлгә төшә. Әмма кияүгә чыгуы, күңел хисләренең суынып җитмәве өченче китапта ачыла. Университет дипломын алган көнендә Габделнур аны очрата. Кияүгә чыккан, үз иреннән көмәнле Тамара, бәхетле булуын әйтә, тик күңелендәге хисләренең «күмер очкыны» әле дә калуын сиздерә. Габделнурның аның белән очрашырга теләге дә юк түгел, әмма Тамараның «авызы бер пешкән», ул моны һич онытмаячак.

Ә менә Ирекнең хатыны Фәнирә – бөтенләй башка, аңа ир өстеннән йөрү берни дә түгел, алдый да, тиранлык та күрсәтә. Аңарда иман, тәүфыйк һәм кешелек сыйфатлары бөтенләй юк. Әмма ул үзен иң акыллы, иң булдыклы, иң ышанычлы, хөрмәткә иң лаеклы, ягъни чын мәгънәсендә һәрьяктан өстен итеп тоя. Аны «эгоист» дип тә атап булмый, күңеле дә, кочагы да, байлыклары да башкалар өчен ачык. Кем икәнлеген хезмәттәшләре дә белеп тора. Ул – чын пролетариат холкына ия, хәтта Ирек тә аның өчен бары тик иптәш кенә. Ир булуы-булмавы да кадерен арттырмый. Ә Иректә – башка холык. Хатынын ярата. Әмма аны әхлак принципларының үзара туры килмәве түгел, бәлки Фәнирәнең хәтта баласының да аныкы түгеллеген, башка ирдән икәнлеген әйтүе генә «айныта», ул гаиләдән китәргә, хатынын ташларга мәҗбүр була. Мондый вакытта Ирек үзенә башка хатын табарга тиеш. Бу – табигый. Һәм менә ул Нуршидәне очрата. Ул – яшь ханым, бакча яшендәге бала анасы, ире – милиция лейтенанты һәлак булган. Чибәр, акыллы, тугры. Аларның гаиләләре матур, төзек, ышанычлы булачак. Монда шик юк. Шунысы сәер: совет чорында пролетариат шулай әхлаксыз, тотнаксыз, тәмам ирекле хәлдә яшәгән иде микәнни?

Укырга кергәнче һәм уку барышында Габделнур җилбәзәк була, әмма диплом алган елында без аны холкы утырып җиткән егет итеп күрәбез. Вакыйгаларның сурәтләнеше укучыны шулай уйлауга этәрә. Димәк, гыйлем, мәгърифәт кешеләрнең аңын, акылын, күңелен сафландыру, холкын тәртипкә китерү көченә ия. Әгәр бу чыннан да шулай икән, кешелек дөньясы өчен аның әһәмияте бәяләп бетергесез. Шулай да монда белем-мәгърифәтнең әллә ни катнашы юклыгын искәрергә тиешбез. Юккамы автор студент кызларның «итәгенә» кызыккан доцент белән бәйле вакыйганы сөйләп ала, аның көлкегә калуын тасвирлый? Кешеләрнең сафлыгы, җәмгыятьнең әхлакый чисталыгы гаилә принципларының тотрыклы саклануына бәйле икәнлеген искәртүе белән Р.Кәрами хаклы түгелме? Аң-белем, мәгърифәт, холык – болар шәхесне тәрбияләүдә генә түгел, җәмгыятьнең аң ягыннан күтәрелешендә дә төп рольләрне башкара, әмма гаилә принципларының төгәл саклануы, аларның кагылгысыз булуы иҗтимагый тормышта әйдәп баручы көчкә ия. Язучы үзенең әсәрендә менә шуны әйтергә тели.

Р.Кәрами үз геройларын бәхетле кешеләр буларак күрсәтә. Аларның күбесе авылдан чыккан. Тормышта туктаусыз алданалар, ялгышалар, әмма максатларына ирешә баралар. Аларның яшәү рәвешләре дә гади. Барысы да диярлек – тулай торак кешеләре. Совет тормышы башкача булмады да инде. Анда казарма системасы иде. Пролетариат өчен бараклар төзеделәр, күпкатлы йортлар да шул баракларның тәрәккыйләштерелгән бер рәвеше генә иде.

Әсәрнең геройлары ял көннәрен кино-театрларда, паркларда уздыра. Табын корып, кәефләнеп алган чаклары да булгалап тора, әмма бу җәһәттән аларга ирек юк. Тәртипләрен даими күзәтеп торалар.

Үзләре – патриотлар. Кайнар нокталарга да үз теләкләре белән китәргә әзерләр, булып та кайтучылары бар. Бездәге патриотик хисләр сәеррәк шул, ул башка халыкларга кимсетеп карауга, сукыр мәхәббәт стихиясенә корылган, бәхетне, иминлекне яклауга түгел. Бу яктан татар әдәбияты җитди югарылыкка иреште. Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек бөекләребезне генә искә төшерик, алар бу теманы шактый тирәнтен ачкан

Менә шул советча, патриотик хиснең трилогиядә вакыт-вакыт күрсәтелеп алуы Р.Кәраминең дә бу мәсьәләдә җитди уйлануы хакында сөйли. Хөкүмәтнең, илдәге җитәкчелекнең барча гамәлләре дә дөрес дигән уй-тойгы өченче китапта кире кагыла. Бу инде сукырларча мәхәббәт идеясеннән арына баруны да күрсәтә.

Габделнурның дусларыннан Хөрмәт автор тарафыннан шулай ук аерым игътибарга алып сурәтләнә. Ул – спортчы, башкаларны да милли көрәш серләренә өйрәтә. Мәнвия белән гаилә кора. Матур, тигез мәхәббәт учагын тергезәләр. Ул да, югыйсә, пролетариат сыйныфыннан, әмма Фәнирә кебек җилбәзәк, бөтенләй иреккә чыгучылардан түгел.

Ничәмә генә ханым һәм туташның «җиләкләрен ашап» йөрмәсен, Габделнурның электән, яшьли сөйгән кызы да бар. Ул – Рәйсәнә. Әмма егетнең ышанычын акламаган, башка кешегә кияүгә чыккан. Хәрби хезмәттә чагында бу хәсрәтен авыр кичергән Габделнур, аны Казанда китап кибетендә очрата. Урамда көтеп алып, сүз ката. Егетнең өметендә күңел хисләрен яңартырга омтылыш барлыгын Рәйсәнә дә сизенә, моның һич тә мөмкин хәл түгеллеген дә искәртә. Аның үз гаиләсенә тугры булуы, хатын-кыз намусын саклавы Габделнурга тәэсир итми калмый.

Әсәрдәге вакыйгаларның үстерелешендә егетнең беренче мәхәббәт хисләрен оныта баруын тоябыз. Аның күңеле утыра, хатын-кызга кызыгу гамәлләреннән ул баш тарта. Хәер, башка яклары белән Габделнур тәүфыйклы, әдәпле, тәрбияле. Егет – «фортовый». Автор бу сүзгә аерым мәгънә сала. Ул «күзгә кереп, аерылып торучы» мәгънәсен ала. Шушы «фортовый» егет трамвайда чибәр кызны очрата һәм аңа тиздән гашыйк та була. Менә шушы Гөлзәриягә мәхәббәтендә Габделнур яңа яклары белән ачыла. Аңардагы тәүфыйк, сөйгән ярына карата хөрмәт, аны ялган сүзләрдән сакларга тырышу омтылышының көче укучыга да уңай тәэсир итми калмый. Каракүл якалы пальто. «Москвичка» бүреге кигән бу фырт егет бик тә булган, акыллы, уңган, чибәр кеше сыман тоела башлый. Аның инде сүзләре дә кеше хәленә керү омтылышы белән сугарылган. Әмма иске хаталарын танышлары онытмаган, тәүфыйк юлына баскан егетне алар төрлечә «сыныйлар», хәтта аздырмакчылар да. Ул бирешми. Ышанычлы, бозыклыкка адым да атламаган, чиста Гөлзәриянең «кулын алу» бәхетенә ирешә. Аларның алдагы тормышы уңай якка таба бара башлый. Партком секретаре Афанасий Митрохин, техника куркынычсызлыгы сагындагы инженер Солтангир Шәйгазамов, башка җитәкчеләр дә Габделнурның карьерасын кайгырталар. Тиздән ул профком рәисе була. Эшен белә, ярата. Әмма иске хатасы монда аңа аяк чала. Энҗе Фиразовна егетнең юлына аркылы төшә, аның хәтта карьерасын бозып ташлый. Яшь вакытларында араларында булган вакыйгалар аркасында килеп чыга бу хәл.

Энҗе Фиразовна – чибәр, акыллы, белемле туташ буларак сурәтләнә, әсәрдә аерым урын алып тора. Габделнур аның белән «мәхәббәт уены» корып җибәрә. Алар – университетта бергә укып йөрүче эшче яшьләрдән.

Габделнур аңа ияләшеп китә. Кыз – тугры түгел, үзендә шулай ук пролетар холкы. Аның әнисе белән сөйләшүләре егетнең дә колагына кергәләп ала. Әмма аралары аңа карап кына бозылмый. Кызның ниндилеген белгән егет аның кочагына ныграк елыша. Энҗе аңарга гашыйк та кебек. Әнисе дә Габделнурның яхшы ир булачагын тоя. Әмма Энҗе аны үзенә тиң күрми. Аралары кискен өзелә. Габделнур Энҗене ташлый. Кызның да моңа исе китми төсле. Чөнки аны Энҗе Фиразовна күптән читкә этәргән инде, йөрүләре дә – болай гына, вакыт уздыру өчен икән. Икесе дә моны белә. Әмма ни өчен Энҗе Габделнурның карьерасына аяк чала соң? Әллә бу мәсьәләне авторның үзенчәлекле чишүеме?!

Энҗе Фиразовна белән Габделнурның юллары берничә тапкыр кисешә. Егет райкомга партия взносы акчаларын тапшырырга килгәч, коридорда очрашалар. Ханым аны танымыйча уза. Аннары, бәйрәм алдыннан урамга транспарант-шигарь элгәндә, Габделнур Энҗе Фиразовнаның әмерен тыңламый, киреләнә. Аларның бер-берсен хөрмәт итмәве автор тарафыннан ачылып җитмәгән, әмма нәкъ менә шул сыйфаты аркасында Габделнурның бәхетенә зыян килгәнлеге әсәрдә аерым игътибарга алынып искәртелгән. Әйе, асылда, Энҗенең өстенлеген Габделнур таный алмый. Бу – аның хатасы. Әгәр дә үзенә карата аңардан хөрмәт хисен сизсә, ханым бәлки башка төрле булыр иде? «Бәлки», дидек, чөнки әсәрдә аларның шушы вакыттагы мөнәсәбәт-хәлләрен тирәнрәк ачарлык вакыйгаларның азлыгы сизелеп ала. Төп геройның карьерасындагы зур үзгәрешнең сәбәбе җитдирәк рәвештә тасвирлана да ала иде, әлбәттә. Хәер, дөньяның тотрыксызлыгы кешеләрнең көнчелегенә бәйле. Габделнурның тәүфыйкка ирешүен, рухына хас табигатен Гөлзәрия белән бәйле вакыйгалар ничек тәэсирле һәм матур ачса, шундый урыннар монда да кирәк иде. Моның өчен әсәрдә материал җитәрлек, югыйсә. Әмма нәрсәләрнеңдер яшерелеп калдырылганын, ачыкланып җитмәгәнлеген тою укучыда тумый калмый. Авторның үз биографиясенә мөрәҗәгать итсәк, ул үзе дә яшьлегендә төзелештә профком рәисе вазифасыннан Язучылар берлегенә җаваплы эшкә күчә. Димәк, кайсы очракларда кешеләрнең олы карьерадан баш тартуларын, үз тәҗрибәсе күрсәткәнчә, ул яхшы белә. Әсәрдә Габделнур белән бәйле булган шундыйрак бер вакыйга кирәк иде. Монда бөтен бәлане партком аппаратындагы Энҗе Фиразовнага сылтап калдыру аклануга омтылу төсмерен ала. Аннары, әсәрнең морален чыгару өчен дә кулай әле ул! «Габделнурга тормышында яшьлек хаталары комачау иткән», дисең дә – бетте-китте. Бу нәкъ мәгърифәтчеләрчә була да чыга. Җәмгыятьтәге бүгенге көндә таралган фикерләргә дә туры килеп тора.

Әмма Р.Кәрами – хәзерге татар әдәбиятында үсеш алган җитди реализм вәкиле. Аның шулай булуын бу трилогиясе раслап тора. Җитди, шулай да көлкеле урыннары да җитәрлек. Аларны бигрәк тә кеше исемнәре тудыра: Фәнирә (Фанера), Рәйсәнә, Фәүҗәт, Сәрим, Дөбәрис, Хөрмәт, Мәнбия, Мәсния, Дәнисә, Әлфит, Әлфәс һ.б. Болар исем уйлап чыгаруда милли чиребездән килә. Безгә Камил, Габдулла, Фатих ише исемнәр ярамый, Трактор, Ракета, Комбайн кирәк, Дөбәрис, Гөлзәрия яхшы. Моны автор оста тотып алган, әсәрендә дә чорга бәйләп файдаланган. Бу исә язучының стиль үзенчәлеген көчәйтү өчен дә хезмәт итә. Шулай итеп ул «урта стиль«не «түбән стиль«гә якынайта төшә. Моның өчен автор үз туган ягына хас сөйләм телендәге «апаем» сүзен егет кешеләргә дә бәйле куллана, очраклы сүзләрне, тезмәләрне әсәр теленә кертеп җибәрә (мәсәлән, азу ярган эчкече). Моңардан тыш, сурәтләү манерасы мөмкин кадәр гадиләштерелгән җөмләләр агышыннан гыйбарәт, фәлсәфи, тарихи вакыйга-күренешләр аерымаерым, әсәр тукымасына «ябыштырылган» формада бирелеп барыла, хәтта әсәр геройлары да, көтелмәгәндә бүлмәгә килеп кергән яисә урам чатында, коридорда очраклы очраган кешеләр төсле. Әсәр шуның аркасында таркау сыман да тоелырга мөмкин. Әмма боларның хикмәте бар: Габделнур үзе шундый, ул күп кешеләрне белә, алар белән очраклы яки максатлы рәвештә аралаша һәм, шунысы әһәмиятле: аның өчен һәммәсе дә кадерле. Аннары, бу геройлар-образлар татар халкының төрле төбәкләрдән Казанга җыелуын сиздерү өчен дә кирәк табылган кебек, табигый төс ала.

Трилогия татар әдәбиятының бүгенге хәлен, аның яңа формаларга һәм эчтәлеккә омтылышын аңларга, тоярга, ачыкларга ярдәм итә. Һәр чор үз үзгәрешләрен алып килә, аны язучыларга җәмгыять үзе тәкъдим итә.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: