Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ШИГЪРИЯТНЕҢ БҮГЕНГЕ ТОРЫШЫ: 2021–2024 ЕЛЛАРДА ТАТАР ПОЭЗИЯСЕ

(Татарстан Язучылар берлегенең XX корылтаенда ясалган доклад)

Шагыйрь хакы
Туган милләтенә
Тугрылыгы белән үлчәнә!
И.Иксанова

2021–2024 еллар аралыгында шигърият мәйданында нинди яңа сукмаклар
табылган, нинди үзгәрешләр күзәтелә, аларның кайсылары киләчәктәге үсеш
юллары булып күзаллана? Шигърияткә анализны үзәккә куйган мәкаләбез
шул хакта. Әлбәттә, бер мәкалә кысаларында гына дүрт ел дәвамында
җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә басылган һәр шигырьне
аерым анализлап чыгу, аларның шагыйрь иҗатындагы һәм, гомумән, татар
поэзиясендәге урынын билгеләп, тәгаенләп кую, һәр шагыйрь иҗатына аерым
тукталу, җентекле бәя бирү мөмкин түгел. Шуңа да гомум үсеш-үзгәреш
процессын күзәтү барышында без, башлыча, Татарстан китап нәшриятында
басылган шигырь җыентыкларына, «Казан утлары», «Мәйдан» журналында
дөнья күргән шигъри әсәрләргә нигезләндек.
Алдан ук искәртеп куясы килә: татар поэзиясе сан ягыннан шактый баеган
һәм даими төстә татар укучысына тәкъдим итеп барылган. Саннарга нигезләнеп
раслыйбыз икән, соңгы дүрт ел эчендә Татарстан китап нәшриятында бүген
актив иҗат эше белән шөгыльләнгән авторларның 39 шигырь җыентыгы
басылган, «Казан утлары», «Идел» журналларында, «Мәдәни җомга»
газетасында шигърияткә зур урын бирелгән. «Казан утлары» журналында гына
да дүрт ел эчендә 100дән артык авторның әдәби барыш үзенчәлеген, сулышын
тоярга мөмкинлек бирерлек шигырь-поэмалары дөнья күргән.
Күзәтүләр әдәбият мәйданында гражданлык лирикасының үз мөнбәрен,
авторитетын саклап килүен дәлилли. Шигъри телдә аны Ренат Харисның
«Мин терәүле алмагач ботагы» шигырендәге алмагач кәүсәсе төсендә сурәтләп
булыр иде:
Төп кәүсәмнән аерылмас өчен
бар көчемне куям бүген мин.
Тән бөгелә сынып төшмәскә дип,
рухым туры кала, бөгелми.
Мондый әсәрләрдә иҗтимагый тормышка, җәмгыятьтә булган хәл-
күренешләргә бәйле фикерләр, милләт яшәешенә бәя алга чыга, заманга хас
проблемалар калкытып куела; лирик герой актив гражданлык позициясендә
торучы кеше булып күтәрелә. һәм, нигездә, өч мотив тирәсенә җыела. Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров, Рафис Корбан,
Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Нәҗибә Сафина, Эльмира Шәрифуллина, Фирүзә
Җамалетдинова, Рашат Низами, Ленар Шәех, Рифат Сәлах һ.б. шигырьләре
бүгенге җәмгыятьтә барган иҗтимагый күренешләргә бәя яки мөнәсәбәт төсен
ала. Ренат Харисның «Үлемсез полк», «Җырлый беләсеңме» шигырьләре,
Эльмира Шәрифуллинаның «Сугыш кырларыннан мин кайтсам?!» шигырьләр
тупланмасы сугыш темасын яңарта, олы Гамь һәм Хәтер мотивы үтәли кисеп
барган әлеге әсәрләр Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын, заман мөнбәреннән
торып, буыннар фаҗигасе төсендә ача. Гражданлык лирикасының өченче, сан
ягыннан иң зур өлешен милли эчтәлекле әсәрләр тәшкил итә. Бу табигый да,
чөнки татар поэзиясе ХХ йөз башыннан алып милләтне алга җибәрү, үстерү
процессын әйдәп алып бара. Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Зиннур Мансуров,
Нәҗибә Сафина, Рәниф Шәрипов, Ләбиб Лерон, Газинур Морат, Мөхәммәт
Мирза, Факил Сафин, Эльмира Шәрифуллина, Сания Әхмәтҗанова, Шәмсия
Җиһангирова, Фәүзия Солтан, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Гыйбадуллина,
Гөлүсә Батталова, Рәфкать Шаһиев, Булат Ибраһимов, Фәнил Гыйләҗев һ.б.
шагыйрьләрнең йөзләгән әсәрләрендә милли проблематика, туган тел язмышы
мәсьәләсе игътибар үзәгенә куела. Гомумән, бүгенге көндә бу темага язмаган,
милли проблемага кагылмаган шагыйрьне табуы да кыен.
Сәнгати үзенчәлекләр ягыннан карасак, иҗтимагый эчтәлекле әсәрләрдә
икенчел эчтәлек, эзоп теле, ягъни фикерне билгеле бер образлар артына
яшереп, асмәгънә аша җиткерү алымы актив. Мисал өчен, Ркаил Зәйдулланың
«Ачыгавыз» шигырендә – теле күренмәгән ачык авыз, «Куар-код»
шигырендә – куар код, Фирүзә Җамалетдинованың «Кылганнар» һәм «Түмгәк
бар» шигырьләрендә – кылган һәм түмгәк, Сөләйманның «Имән кыйссасы»
әсәрендә – имән, Айрат Суфияновның «Кошчык» шигырендә – кош, Рәниф
Шәриповның «Тере сүз» шигырендә – тере сүз, Илсөяр Иксанованың «Татар
көрәше» шигырендә – көрәш, Рифат Сәлахның «Кояш өчен» шигырендә
– кояш, Мөнир Вафинның «Чыпчыклык» шигырендә – чыпчык, Ленар
Шәехнең «Зәңгәр күкне тимер кошлар иңли» шигырендә – тимер кош, «Бар
юллар Казанга илтә» әсәрендә – Казан юлы образлары яки ачкыч сүзләре,
Мөнир Вафинның «Без «булдырабыз» шигырендә – гомумбилгеле шигарь,
Ленар Шәехнең «Татар башын татар ашар» шигырендә мәкаль, демифологик
функциядә кулланылып, шул максатка хезмәт итә. Санап кителгән мисаллар өр-
яңа образларның икенчел эчтәлектә кулланыла башлавын яки әзер образларның
яңа мәгънә бөтенлегендә үсеп китүен дәлилли. Әмма күп шигырьләрдә икенчел
эчтәлек функциясендә даими кабатланып килгән, таныла торган образларның
еш кулланылуын, ХХ йөз башы, 1920-30 нчы еллар, 1960 нчы еллар татар
шигърияте белән аваздашлыкның көчле булуын танырга тиешбез. Билгеле,
традицияләрне, бу очракта шигърияттә сакланырга тиешле иҗат кануннарын
үстереп бару начар түгел, ул – безнең гражданлык лирикасы үсешендәге төп
магистраль юлларның берсе, әмма эзоп теле традицияләрен үстерү юлында
яңа, моңа кадәр игътибар ителмәгән образларны, аларны куллануның кат-кат
әйләнеп кайтып уку теләге уятырлык, киләчәк буыннар үстереп алып китәрлек
яңа мәгънәви мөмкинлекләрне эзләү кирәк.
Моннан тыш, милләт язмышына бәйле мотивларның, аерым алганда,
ХХ йөз башыннан алып актуальлеген югалтмаган милләт йокысы, тел язмышы
мотивларының еш кабатлануын билгеләп үтми булмый. «Милләтебез тирән
йокыда, телебез бетә, ул ятим хәлдә, тимәгез туган телгә, безнең башлар иелгән» кебек фикерләрнең турыдан-туры, гади сүзтезмәләр рәвешендә генә
кат-кат кабатланып, аеруча бер иҗат эчендә әсәрдән-әсәргә күчерелеп баруы
шигъриятне элитар югарылыктан массачыл әдәбият, публицистика баскычына
төшерә. Татар укучысы бу мотивларны җиткерүнең яңа, образлы, сәнгати
мөмкинлекләрен көтә.
Бу үзе үк игътибар ителергә тиешле өченче проблеманы көн тәртибенә
куя: соңгы еллар гражданлык лирикасында фикер үткенлегенең кимүе
сизелә. Бу яктан Рифә Рахман, Илсөяр Иксанова, Зиннур Мансуров, Рүзәл
Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Булат Ибраһимов иҗатларын уңай яктан
билгеләп үтәсе килә. Мисал өчен, Илсөяр Иксанованың «Рух көймәсе», «Китә
казлар», «Дәүләтсез илнең күрке булмас», «Сыналу», «Өрәм», Рифә Рахманның
«Алдану», «Чүлмәк белән бәхәс», «Ил кирәк!», Сания Әхмәтҗанованың
«Язылмаган канун...», Зиннур Мансуровның «Птичьи права», «Санаучылар
аклануы», «Кысыр вәгъдә», Мөхәммәт Мирзаның «Алданрак алмак өчен»,
Лилия Гыйбадуллинаның «Татар нефте», «Йодрык» һ.б. әсәрләрнең исемнәре
үк бүгенге татар җәмгыятен борчыган көн кадагындагы мәсьәләләргә, җанисәп
алу, сайлау кебек көнүзәк проблемаларга багышланган булуын дәлилли.
Санап кителгән мисалларда кыю фикерле лирик герой соңгы елларда булган
иҗтимагый вакыйгаларга карата гражданлык позициясен төгәл һәм анык
җиткерә.
Көн кадагына суккан мәсьәләләргә оператив һәм кыю мөнәсәбәт белдерүе
ягыннан Булат Ибраһимов иҗаты аеруча көчле. Мәсәлән, «Саңгырау тартык...»,
«Яхшымы, яманмы...», «Буш куык», «Югалтырлык әйбер булган чакта» һ.б.
шигырьләр җәмгыятьтәге вакыйгаларга, вазгыятькә гадәти булмаган, үзгә
карашы белән гаҗәпләндерә. Хәтта беренче карашка иҗтимагый тормышка
бөтенләй мөнәсәбәте булмаган «Саңгырау тартык...», «Югалтырлык әйбер
булган чакта» кебек шигырьләр дә контекстта иҗтимагый эчтәлек ала:
Яңгырап чыга кайвакыт
Буш савыттан тавышлар.
Саңгырауга әйләнделәр
Соңгы елда танышлар.
Яки:
Шуннан менә җиргә хаклык кайта,
Бераз гына тузан тынганчы.
Җиңү бит ул рәсемнәрдә матур,
Җиңү җиңү бит ул җиңгәнче.
Ә аннары ул – бары сүз генә
Хакын хаклау өчен хаксызның.
Ә аннары ул – мәңгелек ялкын
Якыннарын җуйган ялгызның.
Гражданлык лирикасының алга таба үсеш перспективалары турында
уйланганда, соңгы еллар поэзиясе төп ике юлның табылуын күрсәтә. Бер
яктан, урта буын шагыйрьләр иҗатында ХХ йөз башыннан камилләшә
килгән гыйсъянчылыкның яңа мөмкинлекләре табылган. Мисал өчен, Фәнил
Гыйләҗевның «Чынлыкта», «Шаһгалилек хакында», «Дәүләт һәм Ватан», «Янсын», «Иң әүвәле», «Сары халык», Рүзәл Мөхәммәтшинның «Бары купты
күк гөмбәзе», Нәҗибә Сафинаның «Бүген буран», «Кеше булсагыз», «Сора,
тарих!» кебек әсәрләре уйландырырлык һәм аңны уятып җибәрерлек кыю
шигъри фикерләр белән сокландыра. Җәмгыятьтәге күренешләргә сызланулы-
тәнкыйди бәя урын алган шигырьләр көрәшче, гыйсъянчы лирик геройны
мәйданга чыгара. Фикерне җиткерү өчен публицистик поэзия мөмкинлекләре
дә эшкә җигелә, интертекстуальлек отышлы кулланыла. Гражданлык пафосын
экзистенциаль кичерешләр белән кушкан мондый үрнәкләр гыйсъянчылык
традицияләренең үзгә дулкында кулланыла башлавын, үткәндәге табышлар
һәм казанышларның яңа шартларда заманча тергезелүен дәлилли. Ркаил
Зәйдулланың «Төштән соң», Рәмис Аймәтнең «Сүз», «Уян дисең», «Бүрелек»,
Луиза Янсуарның «Ау көне», «Төнге дихотомия», «Шадра», «Ватан», «Тереләй»
«Бар иде шәһәрләр», «Ирек», «Кыл», «Күгелҗем», Лилия Гыйбадуллинаның
«Рух», «Сөрән», «Алтын Урда», «Кала», «Сүз», «Ана бүре өне», «Мин Казанга
кайтам», «Типтәр», «Яугир», «Вакыт», Нурлан Ганиевның «Канатларсыз» «Ни
кызганыч», «Мизгел һәм мәңгелек», «Җырларымны сездә калдырам», Гөлүсә
Батталованың «Исән калсак», «Көрәшчеләр китә», «Шырпы» һ.б. шигырьләре
шушы хакта сөйли. Беренче карашка иҗтимагый дулкында кабул ителгән
шигырьләр фәлсәфи эчтәлек белән баетыла. Мондый үрнәкләрдә лирик герой
җәмгыять, милләт, гомумән, кешелек яшәешен күзәтеп, нәтиҗәләр ясаучы,
үзенең тәҗрибәсе һәм карашлары белән уртаклашырга әзер гамьле зат булып
күзалдына баса, аның халәте исә реалистик чикләрдән чыгып китеп, модерн,
постмодерн алымнар ярдәмендә ачыла башлый. Бу исә лирик геройның
статусы үзгәрешенә алып килә: бер яктан, аның үзе яшәгән җәмгыять өчен
шәхси җаваплылык тойгысы артса, икенче яктан, иҗтимагый проблемаларны
«читтән», объектив бәяләү мөмкинлеге туа. Сәнгати яктан көнчыгыш яки
көнбатыш әдәбиятлары белән интертекстуаль бәйләнешләр, янәшәлекләр зур
урын тота, яңа мәгънәләр табуга юнәлтелгән катлаулы образларны, детальләрне
тезеп барып, ассоциатив сурәтлелек тудырыла, икенчел эчтәлек укучыны
уйландырырлык, көтелмәгән мәгънә-фикерләргә алып чыга, тәэсирлелекне
көчәйтә, сызлану халәте үзе дә постмодернистик алымнар, интертекст базасын
формалаштыруга кушылып китә. Бигрәк тә Рәмис Аймәт, Луиза Янсуар, Лилия
Гыйбадуллина шигырьләрендә тормыш, җәмгыять һәм кешелек хакындагы
монологлар көчле гомумиләштерүләр, сискәндереп җибәреп, уйланырга
мәҗбүр итәрлек үзгә нәтиҗәләр белән төгәлләнә.
Романтик юнәлешкә мөнәсәбәтле шигъри әсәрләрдә, гадәттәгечә, әниләр,
туган җир, мәхәббәт, иҗат белән халык язмышының уртаклыгы мотивлары
калку. Мондый шигырьләрдә үткәннәр идеаллаштырыла, яшәүнең матурлыгы,
мәхәббәтнең олылыгы турында җырлаучы лирик герой шәхси кичерешләр
өермәсендә ачыла. Бу юнәлештә Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Шәмсия
Җиһангирова, Фәүзия Солтан, Чулпан Зариф, Луиза Янсуар, Лилия
Гыйбадуллина, Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Гөлназ Гарипова-
Дениз, Алинә Хәбибуллина, Марат Кәбиров, Рифат Сәлах, Рүзәл Әхмәдиев
шигырьләре уңышлы. Романтик хис-тойгыларны җиткерүдә яңарыш юлларын
эзләү омтылышы Илсөяр Иксанованың «Шагыйрь хакы», «Ефәк юлы», «Сәях
дәрвиш» кебек шигырьләрендә, Гөлназ Гарипова-Денизның «Күкләрне
туз дип белдем лә», Чулпан Зарифның «Синең күк янам мин, әй Кояш»
тупланмаларында көнчыгыш әдәби сурәтләренә борылыш белән билгеләнә,
шигырь структурасына шәркый образлар уңышлы кертеп урнаштырыла, суфичылык әсәрләренә охшатып стильләштерү яки көнчыгыш романтик
шигъриятенә хас образ-мотивларны чор кешесенең хис-кичерешләрен ачуга
юнәлтү, шушы юлда гаруз үлчәменнән файдалану сыйфаты отышлы күренә.
Икенче яктан, Лилия Гыйбадуллинаның «Кош юлы», «Ак күбәләк», «Җәйге
яңгыр» кебек күпләгән шигырьләрендә, Гөлүсә Батталованың «Сиңа сыенам»,
«Салкын димә!», «Көтелгән бураным», «Исәнме!», һ.б. әсәрләрендә, Алинә
Хәбибуллинаның «Казан тели сине күрергә», Халисә Ширмәннең «Кулъязмалар
– тормыш көзгесе» шигырьләр тупланмасында халык җырының сәнгати
традицияләренә, аһәңенә, образлылыгына якынаю саф татарча, «җырлап
торган» милли аһәңле һәм камил, матур яңгырашка ия лирик әсәрләрнең
алга чыгуын тәэмин итә. Өченчедән, Эльмира Җәлилованың «Гомернең төш
кенә булуы ихтимал», Лилия Гыйбадуллинаның «Күк катламын тишеп җиргә
төшә», «Таң», «Сызлану» һ.б. шигырьләрендә тирән психологик кичерешләр
фәлсәфилек белән үрелә, шагыйрәләр текст төзелешендә охшаш яңгырашлы
авазлар кабатлануына нигезләнгән аллитерация алымыннан уңышлы
файдаланып, сихерле аһәң тудыра. Гомуми фонда болар татар поэзиясендә
алга таба романтик шигъриятне үстерә торган сыйфатлар булып күзаллана.
Романтик яссылыкта татар поэзиясе көнчыгыш лирик жанрларын яңартып
куллануны уңышлы дәвам итә. Бер яктан, робагый, газәл кебек татар поэзиясе
өчен традицион әдәби жанрларның икенче сулыш алуы, яңартылуы яки
көнчыгыш шигъри текстларына охшатып стильләштерү күренеше күзәтелә.
Мәсәлән, Р.Гаташның «Өч Тукай яшен яшәгән Гаташмын...», «Сиксәндә –
сүзем» тупланмасындагы робагыйлар структур яктан да, поэтик үлчәм ягыннан
да көнчыгыш әдәби традицияләрендәгечә төзелә: әхлакый мәсьәләләр үзәккә
куела; иҗтимагый-социаль кануннар да фәлсәфи-этик яссылыкта хуплана
яки кире кагыла, рухи, әхлакый яңарышка өндәү мотивы көчле яңгыраш ала.
«Каратай робагыйлары» циклында Р.Зәйдулла робагый жанрын иҗтимагый-
сәяси, тәнкыйди, урыны белән сатирик мотивларга баета, әхлакый мәсьәләләр
иҗтимагый проблемалар белән алмашына. Мисал өчен:
– Без бөек! – ди, – көрәшик! – ди... Югала.
Әйтерсең лә ул мәйданга юл ала.
Тик мәйдан буш, юк бер тавыш. Нишләсен? –
Түрә-кара тирәсендә чуала.
Рәшит Бәшәрнең дүртьюллыклары хикмәт һәм робагый, Газинур Моратның
икеюллыклары тәкълид жанрларына стилизация буларак кабул ителә. Рәдиф
Гаташның «Сөюнамә» җыентыгындагы соңгы елларда язылган газәлләре бу
жанрның эчтәлеге белән дә, герой концепциясе ягыннан да үзгәреш кичерүе
турында хәбәр итә. Иҗтимагый мотивлар белән баетылган газәлләрдә
традицион мәҗнүн герой үз милләте өчен җан атучы, шигърият гаме белән
яшәүче, милләт хадимнәрен, милләт гамен үз җилкәләрендә йөртүче хатын-
кызларны югары күтәргән мәҗнүн төсен ала. М.Мирза иҗатында, «Адәм
баласы» шигырьләр циклының дәвамы булып, бишьюллыклар формасы
кабат мәйданга чыга. Алдагы иҗат ителгән үрнәкләр фонында караганда
аларның фәлсәфи эчтәлектән иҗтимагый-сәяси якка борылышы күренә. Бу
исә шагыйрьгә үз гражданлык карашларын анык җиткерергә мөмкинлек бирә.
Гарифҗан Мөхәммәтшин, Рифат Җамал, Рәшит Бәшәр, Ләбиб Лерон,
Галия Гайнетдинова, Мөҗәһит, Айрат Суфиянов, Рәзинә Мөхияр, Лениза Вәлиева, Сирень Якупова, Ләйсән Кәшфиева, Лилия Сәгыйдуллина, Эльвира
Сафина, Рәсимә Гарифуллина, Әлфия Ситдыйкова һ.б. романтик шигъриятне
традицияләргә таянып үстереп бара. Әмма традицион романтик поэзиядә
туган җиргә, әниләргә булган хис-тойгылар хакында гадидән-гади, тапталган
сүзләрнең ешлыгы, мәхәббәт хакында тапталган фикерләрнең күплеге
шигырьләрне артык гадиләштерә, массачыл дәрәҗәгә төшерә. Билгеле, бу
юлда кабатланудан качу мөмкин дә түгел, әмма кабатлаганда да үз стилеңне
табу, үзеңнеке булган сыйфатларны үстереп алып китү мөһим, ә моның өчен
образлы фикерләү өлкәсендә эзләнүләрне көчәйтү кирәк.
Соңгы дүрт елда иҗат ителгән лирик әсәрләр элитар әдәбиятның үзәген
тәшкил иткән фәлсәфи мотивларның, яшәеш, яшәү кыйммәтләре хакында
югары кимәлдә уйлануларның икенче планга күчүен раслый. Дөрес, фәлсәфи
уйланулар күп шигырьләрдә күзәтелә. Әмма алар фәлсәфи бербөтен булып,
концептуаль нигездә оешып җитә алмый, теге яки бу жанрда кичерешләр
баскычында кала. Күрәсең, моңа татар поэзиясендә җәмгыятьтә барган
күренешләргә гражданлык позициясен, фикер-мөнәсәбәтен белдерү
омтылышының көчле булуы тәэсир итә.
Фәлсәфи поэзия үсеше ягыннан Марсель Галиев, Ләис Зөлкарнәй, Рәмис
Аймәт, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар иҗатлары көчле. Аларның
шигырьләрен хакыйкатьне эзләүче, мәңгелек кыйммәтләр хакында уйлап
сызланучы лирик герой, ялгызак философ, хисләр ташкыны хакиме бер
бәйләмгә туплый. Мисал өчен, Зөлкарнәйнең фәлсәфи шигырьләрендә
хаос халәтендә яшәүче лирик герой аваз сала, бу халәт шагыйрьнең үз эчке
дөньясындагы, фикер-күзаллауларындагы үзгәрешләргә бәйле рәвештә
формалашып китә. Лирик геройның бер чиктән икенче чиккә ташлану,
бәргәләнү халәте аң агышы ярдәмендә ачыла һәм бу кичерешләр сөйләм
шигыре формасында тоташ монолог кебек тәкъдим ителә. «Гөрләгән сулар»
шигыре Дәрдемәнднең «Гөрләгән сулар башында» шигыренә иллюзия кебек
кабул ителә. Рәмис Аймәтнең фәлсәфи лирик герое исә яшәү мәгънәсен
рух бөеклегендә, хакыйкатькә омтылышны саклап яшәүдә таба, әмма
яшәештә, кешеләр тормышында үзенә фикердәшләр тапмый. Аның фәлсәфи
шигырьләренең матурлыгы – кеше җанының, рухының, йөрәгенең кеше акылы
җитмәслек киңлекләргә, аң ашмас биеклекләргә, тойгы ирешмәс гүзәллекләргә
омтылышын ачуда. Луиза Янсуарның «Сут», «Әнә!!!», «Багышлану»,
«Син авазлар тулы» кебек шигырьләрендә рухи кыйммәтләрнең, олы
омтылышларның кешелек тормышындагы яшәү кануннары белән бәрелеше
лирик герой күңелендә сагыш һәм сызлануны китереп чыгара. Шагыйрәнең
лирик герое кешелек ваемын үз күңеле аша уздыра алырлык кичерешләргә
сәләтле, яшәештәге һәр нәрсәне үлчи һәм бәяли алырлык сизгер зат булып
гәүдәләнә. Бу сыйфатлар алга таба фәлсәфи поэзияне үстерүнең бер юлы
булып кабул ителә.
Ике съезд арасында татар шигъриятендә алып барылган кызыклы эзләнүләр
лиро-эпик жанрлар өлкәсенә карый. Бер яктан, әдәбият мәйданында югалып
торган жанр яки жанр формаларының тергезелүе күзәтелә, мәсәл жанры
шундыйлардан. Хәзерге татар поэзиясендә дидактик һәм сатирик мәсәлләрнең
актуальләшүен билгеләп үтәргә кирәк. Лилия Фәттахованың абсолют
хакыйкать булмавын алга куйган «Бармаклар һәм Йодрык», «Шарлавык белән
Елга», «Җыенда», «Сүз» мәсәлләре дидактик максатка йөз тотса, «Күзлексез
җир ул, мөгаен, җәннәттер», «Балыкчы һәм балыклар», «Битлек», «Бер мичкә бал, бер тамчы дегет», Фәрит Габдерәхимнең «Чабак, Табан, Чуртан», Закир
Әкбәров «Аюча демократия», «Саескан – депутат», «Гадел Бүре», «Өер башы»,
«Бәхәс», Фәрит Яхинның «Форсаттан», Равил Рахманиның «Түбәтәйле дүрт-
биш агай», «Без татарча өйрәнәбез» кебек әсәрләре эзоп теле (мәсәл теле)
ярдәмендә асмәгънәле, яшерен эчтәлек көчле булган сатирик мәсәлләрнең
яңарышын дәлилли. Аларда дөнья бүлешү, бюрократлык, депутатлыкка
сайлану, яраклашып яшәү кебек күренешләр тәнкыйть объектына әверелә.
Классик мәсәл жанры таләпләренә җавап биреп язылган бу әсәрләрнең
кыйммәте эчтәлекне катлауландыру, берничә укылыш вариантына ия текстлар
тудыруга йөз тоту, көн кадагына суккан проблемаларны күтәреп чыгу, яңа
сыйфат үзгәрешләре күпкатламлы, берничә укылыш вариантына ия текстлар
рәвешендә иҗат итә башлау белән билгеләнә.
Шул уңайдан, соңгы елларда иҗат ителгән аерым юмор, сатира үрнәкләрен
билгеләп үтү мәслихәт булыр. Ләбиб Леронның «Акыл сатучылар адым саен»,
«Күп нәрсәләр беләм», «Сизәсезме, салкыная көннәр», «Соңгы патриот»,
Фәрит Габдерәхимнең «Биш хатынлы», «Соңгы тапкыр», «Бурычлымын»,
Руслан Сөләймановның «Диетический шигырь» әсәрләре юмористик, Рашат
Низаминың «Рәхмәтле борчылу», Зиннур Мансуровның «Хәтәр афәт»,
«Аерымлык хасияте», Руслан Сөләймановның «Шагыйрь колагы», Фәрит
Яхинның «Олтан эше», «Урыныңны белү» кебек шигырьләре сатирик
поэзиянең яшәеше турында сөйли. Ркаил Зәйдулланың «Өзелгән дисбедән»
исеме белән дөнья күргән кыска шигырьләрендә бүгенге җәмгыятькә, татар
халкының битарфлыгына, без үзебез, телебез бөек дип мактану сыйфатына
ирония аша бәя бирелә. Сатирик үрнәкләрнең отышлы ягы – җәмгыятьтәге
актуаль иҗтимагый-сәяси мәсьәләләрне күтәреп чыгуда. Алар татар халыкның
иҗтимагый-мәдәни хәлен тәнкыйтьләү мотивы тирәсенә җыела, әмма фикерләр
әзерлекле укучы гына табарлык дәрәҗәдә артык яшерелә, сатирик поэзиягә
ачык фикер үткенлегенең, сатираның үзәген тәшкил иткән ачы көлүнең
җитмәве, тәнкыйть угының йомшак булуы күренә.
Поэма жанрындагы сан һәм сыйфат үзгәрешләре турында аерып әйтәсе
килә. Соңгы дүрт ел эчендә, алдагы чорлар белән чагыштырганда, поэмалар
сан ягыннан шактый арткан, сан үзгәреше, үз чиратында, сыйфатка йогынты
ясаган. Салават Рәхмәтулланың «Сагыну», Флёра Гыйззәтуллинаның «Күрше
хакы – Тәңре хакы», «Коллык зинданы», Рафис Корбанның «Казан», Фәндидә
Харрасованың Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга багышланган
«Күрелмәгән юлны кичкәндә» поэмалары татар поэзиясендә үстерелә килгән
традицион стильне дәвам итеп мәйданга чыга, лирик герой хикәяләүче, хис-
кичерешне җиткерүче функциясен ала, теге яки бу тормыш вакыйгасы хис-
кичерешнең сәбәбенә әверелә.
Мөхәммәт Мирзаның ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан «Мәңгелек
юлында», Гөлүсә Батталованың «Айсыз авыл», «Тукай сандыгы», Флёра
Гыйззәтуллинаның «Ком бураны», Лилия Гыйбадуллинаның «Гали Рәхим»,
«Дәрдемәнд», Ренат Харисның «Татар кычытканы», «Тагы бер союзник»,
Илсөяр Иксанованың «Татарстан», Рүзәл Мөхәммәтшинның «Таш», Марат
Кәбировның «Автомат һәм... шигырь дәфтәре», Ибраһим Биектаулының
«Кан сагышы» поэмалары лиро-эпик шигъриятнең уңышы булып татар
поэзиясендә үз урыннарын алыр дип ышанабыз! Бу әсәрләр поэма
жанрының образлы фикерләү офыкларын киңәйтүе, шушы юнәлештә үсү
мөмкинлекләрен дәлилләве белән кыйммәтле. Мисал өчен, Ренат Харисның Бакый Урманчега багышлап язган «Татар кычытканы» поэмасында гап-гади,
теләсә нинди туфракта, шартларда үсү сәләтенә ия кычыткан образы төрле
яссылыкларда уйнатылып, күп укылышлы символга әверелә, татар халкының
авыр шартларда яшәешен, шул хәлдә дә яшәүгә омтылышны югалтмавын,
талымсыз яшәргә күнегүен дә символлаштыра, шул ук вакытта чеметтереп
алып, сискәнергә мәҗбүр итәрлек, халыкның миен өтәләп алырлык шигъри
сүз, халык кичергән авыр фаҗигале еллар, милли тарих булып та укыла. Яисә
Рүзәл Мөхәммәтшинның шартлы-ассоциатив сурәтлелеккә йөз тоткан «Таш»
поэмасында таш, балбаллар, кырмыска һәм галәм корабы халык фаҗигасен
тергезүгә, Марат Кәбировның үзгә әдәби концепциягә таянган «Автомат
һәм... шигырь дәфтәре» әсәрендә шигъри Сүз, шигъри дәфтәр образлары
Әфган, Таҗикстан, Чечня кебек кайнар нокталарда да поэзиянең солдатларга
Кешелеклелекне саклап калу юлында олы таяныч булуын раслауга йөз тота.
Гомумән, алда әйтеп кителгән мисалларда гына да шагыйрьләрнең гадәти
булмаган, тапталмаган образларга мөрәҗәгать итүе күренә, һәр поэма образлы
фикерләү ягыннан катлаулы бербөтен булып кабул ителә, аларда үзәккә куелган
символларның укылыш мөмкинлекләре шулкадәр күп, алар конкрет-тарихи
проблемадан, аерым кеше фаҗигасеннән гомумкешелек проблемасына кадәрге
аралыкны колачлый һәм поэма жанрының сәнгати мөмкинлекләре киңәю
хакында сөйли. Бу яктан әле үсү мөмкинлекләре дә шактый. Мәсәлән, Луиза
Янсуарның танылган гарәп телендә язучы шагыйрь, чыгышы белән сүрияле,
гомеренең күпчелек өлешен Ливанда һәм Франциядә уздырган Адонис иҗатын
үзәккә алып язылган «Адонис белән сөйләшү» әсәрен чор кешесенең яшәеш
фәлсәфәсен шигарь итеп алган фәлсәфи поэма итеп үстерү мөмкинлеге күренә.
Татар шигъриятендә жанр өлкәсендәге эзләнүләр фикер һәм хис агышын
тоташ «автоматик язуга» йөз тоткан озын шигырь жанр формасына мөрәҗәгать
итүдә дә ачык күренә. Мисал өчен, Ләйлә Хәбибуллинаның «Ай кызы», «Җиде
ятлар без бүгеннән», Лилия Гыйбадуллинаның «Көн коела уйчан тәрәзләргә...»
кебек әсәрләрендә хис-кичерешләр өзлексез бербөтен булып ачыла һәм,
укучы шушы хис-фикер күчеше артыннан ияреп, күзәтеп бара. Бу юнәлештә
эзләнүләр дә алга таба поэзия үсешендәге бер сукмак булып күренә.
Факил Сафинның «Хәтер болыны», Әлфия Ситдыйкованың «Көмеш чык»
һәм Равил Рахманиның «Мең чакрымга мең чакрым» кебек уртак идеяле өч
шигырьне берләштергән әсәрләре триптих жанры өлкәсендә эзләнүләр баруы,
иҗтимагый-фәлсәфи мотивларның романтик мотивларга борылуы турында
сөйли. Шушы ук авторларның «Гөл җаны. Мәхәббәтнамә» һәм «Ком тавышы»
әсәрләре сонет жанры традицияләрен дәвам итеп мәйданга чыга, «Сонетлар»
әсәре белән Ркаил Зәйдулла әлеге жанрны үстерүгә үз өлешен кертә.
Соңгы еллардагы шигъриятне күзәтеп чыкканнан соң, «иң авыр, мөшкел
хәлдәге» жанр булып баллада жанрының калуы күренә. Мисал өчен, «Казан
утлары» журналында Марсель Бакировның тарихи материалга таянган
«Анабыз Ай-Ва турында риваяти баллада», Гөлнур Корбанованың Җәлилнең
«Бүреләр» шигыренә аваздаш төстә бүре аллегорик образын кешеләрне
бәяләүгә юнәлткән «Бүре баласы» балладалары басылган. Ләкин бүгенге татар
укучысы үзгә әдәби концепциягә таянган, шартлы-ассоциатив сурәтлелеккә
йөз тоткан XXI гасыр балладаларын көтә, жанр яңарышын күрергә тели.
Балладаларга кытлык мәктәп дәреслекләре, программалар төзү барышында
күренә.
Моннан тыш, җыр жанры турында аерып әйтәсе килә. ХХ гасырның икенче яртысында үсешенә Сибгат Хәким, Саҗидә Сөләйманова, Равил
Фәйзуллин, Ренат Харис, Зөлфәт, Факил Сафин, Клара Булатова, Мостафа
Ногман, Илдар Юзеев, Гөлшат Зәйнашева, Мансур Шиһапов, Разил Вәлиев,
Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова кебек дистәләгән шагыйрьләр
бәһаләп бетергесез зур өлеш керткән, үзе бер мөстәкыйль жанр булып үсеп-
үзгәреп килгән җыр жанры бүген шактый аяныч хәлдә. Эстрадада чәчәк аткан
шоу-бизнес законнары бу жанрны профессиональ булмаган авторлар кулына
күчерде, нәтиҗәдә, ватык тәгәрмәч кебек шыгырдаган, вәзен, ритм ягыннан
аксаган, текстларның яңгырашы, аһәңе, эчке көе-музыкасы табылмаган
текстлар күпләп мәйданга чыкты, һәр икенче җырчы үзен җыр текстлары
авторы дип игълан итте. Бүген профессиональ җыр текстларының жанр буларак
саклануы һәм үсүе, иң беренче чиратта, Гөлнур Айзат, Рәмис Аймәт, Фәүзия
Солтан, Эльмира Җәлилова, Эльвира Әхмәтова, Гөлүсә Батталова, Сания
Әхмәтҗанова, Илһам Ногман кебек шагыйрьләр иҗатына бәйле.
Шул рәвешле, күзәтүләребез традицион юнәлештәге шигъриятнең
халыкчанлыкка, гасырлар дәвамында үстерелеп килгән сәнгати сыйфатларга
йөз тотып үсүен, элитар әдәбиятның исә яңа алымнар, үсеш сукмаклары
эзләп мәйданга чыгуын дәлилли. Урта һәм яшь буын шагыйрьләр иҗатында
модернистик һәм постмодернистик алымнарга өстенлек бирү, дөньяга
үзенчәлекле караш-мөнәсәбәт булу, синтетизм актив. Бүген ныклы адымнары
белән олы шигърият мәйданына кереп барган Дания Нәгыйм, Алисә Зарипова,
Ләйлә Хәбибуллина, Алинә Хәбибуллина, Алмаз Әхмәтгалиев, Гөлназ Газизова,
Ләйлә Фаяз, Гөлназ Нуриева, Айзирә Имамова кебек өметле яшьләр иҗатында
да бу сыйфатлар ачык күренә. Шигырь техникасы үзгәрә, урта һәм яшь
шагыйрьләр бүтәнчә язарга омтыла. Аларның иҗат үрнәкләрен инде ХХI гасыр
башында мәйданга чыккан поэтик әсәрләр белән дә янәшә куеп, чагыштырып
булмый. Поэзия алга таба да шушы сәнгати эзләнүләрне камилләштереп
үстереп китәргә, фикер һәм эстетик яктан халыкны әйдәп барырга, киләсе
буыннар өчен дә актуальлеген югалтмаслык затлы әсәрләр белән куандырырга
тиеш. Дөньяга чыгу, китап бастыру өчен мөмкинлекләре, олпат аксакаллары,
әдәби югарылыкны үстереп килүче урта буын шагыйрьләре, ныклы адымнар
белән шигърият мәйданына кереп килүче яшьләре булган әдәбиятта башкача
булу мөмкин дә түгел!

 

«КУ» 05, 2025

Фото: unsplash

Теги: доклад

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Бар да- ал да гөл!Бу ханым ике ;ehyfk ала икән, ә Интернетта- бум- бум!