Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

«ШӨГАРӘ» СҮРӘСЕ ӨМЕТ УЯТА

Олыгая-олыгая, башка гел дә сәер уйлар да килә башлый икән. Әйтик, яшьрәк чакта дөньяда поэзия, гомумән, кирәк микән, дигән ахмак сорау берничек тә килә алмый бит инде. Әмма хәзерге меркантиль җәмгыятьтә шигъриятсез дә бәхет чигеп, матур гына яшәп буладыр төсле тоела миңа.

Олыгая-олыгая, башка гел дә сәер уйлар да килә башлый икән. Әйтик, яшьрәк чакта дөньяда поэзия, гомумән, кирәк микән, дигән ахмак сорау берничек тә килә алмый бит инде. Әмма хәзерге меркантиль җәмгыятьтә шигъриятсез дә бәхет чигеп, матур гына яшәп буладыр төсле тоела миңа. Бүген шигъриятнең йогынты радиусы бик нык кечерәйде. Шигырь китапларының тиражы бермә-бер кимеде. Элек поэзиягә хәерхаһ булган бериш матбугат басмалары да шигырь бастырмый башлады, ләкин аңа карап, аларның тиражы аз гына да артмады, киресенчә, кими генә төште. Без барча иҗат төрләренең дә нигезендә поэзия ятканын яхшы беләбез, юкса әдәбият та, сәнгать тә, канат очы киселгән кошлар кебек, җирдән генә теркелдәргә мәҗбүр булыр иде. Ләкин бүген укучылар тарафыннан мавыгып укыла торган байтак әдәби әсәрләрнең дә, бөтен каналлардан тәүлегенә 24 сәгать буе яңгырап торган күпчелек җырларның да поэзия белән бернинди дә алыш-биреше юктыр дип беләм. Җитди музыка өлкәсендә дә консерватория белеме алып чыккан яшьрәк буын композиторлар, нигездә, татар моңына матәм маршы язу белән шөгыльләнә. Һәм аларның кайберсе турында, күз дә йоммыйча, безнең хәзерге Сәйдәш, дип язып та чыгалар әле. 

Татар театрларына йөрүчеләр дә игътибар итә булыр: хәзер күп кенә тамашалар без карап, тәрбияләнеп үскән, сүз сәнгатенә нигезләнгән спектакльләргә түгел, ә каяндыр читтән килеп кергән хореографик күренешләргә охшап тора. Шулай итеп, театр сәнгате безнең күз алдында әкренләп кенә бию сәнгатенә әйләнеп бара. Андый тамашалардан инде бер генә татар кешесе дә күңеле тулып, елап чыкмастыр.

Иҗатта поэзия микъдарының кимүе яки бөтенләй юкка чыгуы, беренче чиратта, күңелләрдә моң шәрифләренең коргаксый баруына турыдан-туры бәйледер. Поэзия белән моң, асылда, синоним сүзләр булып тора. ХХ гасыр татар драматургиясенең иң бөек әсәрләреннән берсе – «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле нәкъ менә тирән моң белән сугарылган югары поэзия әсәре буларак кабул ителде дә. Дөрес, аны бүген дә кабат сәхнәгә кайтару омтылышлары юк түгел. Дәрт бар, әмма дәрман җитәр микән? 

Әйе, бүген поэзия тормышның барлык сфераларыннан да кысрыклап чыгарыла бара. Кансыз, чорсыз заман шуны таләп итә, күрәсең. Ләкин мин үзем дөньяның шигырьсез яши алуына барыбер дә шикләнеп карыйм. Юк, шагыйрь Лилия Гыйбадуллина бер әңгәмәсендә, бу дивана заманда кешегә шигырь кирәк, дигән өчен генә түгел, җиһанда бу җәһәттән тагын да кәттәрәк дәлил – аргументлар бар.

Әйтик, мәсәлән, без галимнәр ярдәмендә, ниһаять, Коръәни-Кәримнең «Нәхел» («Бал корты») сүрәсенә азмы-күпме төшенә алдык. Дөресрәге, 16 нчы сүрәнең ни өчен нәкъ менә «Бал корты» дип аталуын бераз чамаладык шикелле. Бактың исә безнең җир өстендәге тормыш-яшәешебез бал кортларына мотлак бәйле икән ләбаса. Әгәр алар юкка чыкса, гыйльми исәпләүләр буенча, дүрт елдан кешелек үзе дә яшәүдән туктый икән. Бәгъзеләр юкка тиле көче белән шапырына: дөньяны бетерер өчен, әнә, бернинди дә атом бомбасы кирәкми булып чыкты. Әгәр без табигатьне хәзерге кебек вәхшиләрчә агулап торсак, җирнең язмышын гап-гади бал кортлары хәл итеп куячак. Шуңа күрә ышанып әйтергә була: кешелекнең яшәеше өчен поэзия дә, бал кортлары кебек, бик тә кирәкле бер хикмәттер. Коръәни-Кәримнең 26 нчы сүрәсе юкка гына «Шөгарә» («Шагыйрьләр») дип аталмыйдыр. Әлеге атамага да хәзергә адәм акыллары ирешмәслек символик мәгънәләр яшерелгәндер. Мәхлукат, күрәсең, шагыйрьләрсез, шигъриятсез дә яши алмыйдыр.

2021 елда бер Татарстан китап нәшриятында гына да эреле-ваклы 24 шигырь китабы дөнья күрде. Мәҗмугаларның гомуми тиражы да шул сан тирәсендә тирбәлә – 24 мең тирәсе. Алар арасында Г.Тукай, М.Җәлил, С.Хәким китаплары да, Ф.Яруллин, Л.Шагыйрьҗан томлыклары да, Ренат Харис («Өмет йолдызы»), Нәҗибә Сафина («Өтерләр юк йөрәк тибешендә»), Факил Сафин («Сер»), Ләис Зөлкарнәй («Узганны кабатлау»), Ләбиб Лерон («Мәхәббәтнең канат җиле»), Марат Кәбиров («Яралы моң») җыентыклары да бар. Ә менә калган тугыз автор – барысы да яшьләр. Машалла! Биредә мин аларның һәркайсын исемләп атап чыгарга җөрьәт итәм. Ник дигәндә, киләчәктә татар шигъриятенең хәл-халәте нәкъ менә шушы яшьләргә дә турыдан-туры бәйле булачак. Менә алар: Ленар Шәех («Казан – Мәскәү»), Лилия Гыйбадуллина («Сөрән»), Фәнил Гыйләҗев («Кирмән нигезе»), Гөлүсә Батталова («Кесә тулы – давыл!»), Рифат Сәлах («Мин – хыялың синең!..»), Булат Ибраһим («Утырып сөйләшик әле бер...»), Алмаз Мансуров («Син әйт кенә...»), Ләйлә Фаяз («Сөйләшәсе иде...»), Гөлназ Газизова («Ышандыр»)... Бу исемлекне, кинәнә-кинәнә, тагын да дәвам итәргә мөмкин. Шөкер, хәзергә шигъриятебездә яшьләр, иң мөһиме – талантлы яшьләр аз түгел әле. Ә менә киләчәктә ничек булыр – хәзерге вазгыятьтә әйтүе кыен. 

Татарстан китап нәшриятында Г. Тукайның «Мәҗмугаи асаре» китабы нәшер ителү узган әдәби елның, һичшиксез, иң зур вакыйгасы булып тора. Шагыйрь үзе искәртеп узганча, бу китапта аның «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган. Тукай исән чагында әзерләп калдырган мәҗмуга Җамал Вәлиди мөхәррирлегендә 1914, 1918 елларда – Казанда, 1933 елда Токиода дөнья күргән. Ниһаять, 109 елдан соң ул кирилл имлясында да басылып чыкты. Әлеге китапта урын алган әсәрләрдән Тукайның үз иҗатына ни дәрәҗәдә кырыс һәм таләпчән булуы аермачык күренеп тора. Бу җәһәттән дә безгә Тукайҗаннан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. 

Узган әдәби елның тагын бер җитди вакыйгасы – ул Р. Харисның «Татар Декамероны» поэмасы басылып чыгуы. Дөрес, поэма үзе «Казан утлары» журналы сәхифәләренә үк үтеп керә алмады, шагыйрьнең нәүбәттәге «Өмет йолдызы» китабында дөнья күрде. Бактың исә аны 21 яшьтән өлкәнрәкләргә генә укырга ярый икән. Ун мәхәббәт тарихына нигезләнеп, мавыктыргыч итеп, җиңелчә юмор белән өртелеп язылган бу әсәрдә мин үзем тәртип-низам кысаларыннан чыккан бер генә сәтыр да, бер генә строфа да очратмадым. Үз гомерендә ул мәхәббәт маҗараларына кем генә юлыкмаган да, кем генә аларны күңелендә якты вә татлы бер хатирә итеп сакламый икән?! Кыскасы, узган ел 90 яшен ваклаган шагыйрьнең яшьләрчә мутлыгына сокланырга гына кала.

Узган ел Флёра Гыйззәтуллинаның «Казан утлары»нда дөнья күргән «Коллык зинданы» поэмасы әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан аеруча хуплап кабул кылынды. Әлеге әсәр тирән фәлсәфи уйлануларга корылып, югары шигъри накал белән иҗат ителгән. Әйтерсең, аны 90 яшьлек шагыйрә язмаган, диярсең. Тормыштагы һәр хәл-вакыйгага үз карашын белдереп барырга омтылган әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова да «Коллык зинданы»на соклануын белдереп, «Казан утлары»нда әтрафлы мәкалә бастырып чыгарды. «Флёра Гыйззәтуллинаның «Коллык зинданы» поэмасы – вакыт һәм үзебез турында уйлану ул. Татар дөньясын тутык кебек эчтән ашый торган коллык психологиясенең сәбәпләре турында уйланырга чакырган поэма иҗат итүе өчен шагыйрәгә баш иеп рәхмәт әйтәм... Минемчә, бу поэма безнең заманның йөзен билгели торган әсәрләрнең берсе булып танылачак», дип язды ул «Чүп базары»нда яңгыраган шагыйрь тавышында нинди аһәңнәр ишетелә?..» дигән әлеге хезмәтендә. Шагыйрә иҗатына бирелгән бик тә югары һәм лаек бәя бу! Үз чиратыбызда без дә Флёра апабызга тазалык-саулык теләп, яңа иҗат ачышлары теләп калыйк. 

Ә без барыбыз да шәпмә-шәрә,

Йонын кыркып алган сарык сыман.

Тәкать корта халык телефоннан:

Сарык хәлен сорап балыкчыдан, – 

дип язган шагыйрә укучыларны саллы-саллы әсәрләре белән тагын да куандырыр әле, иншалла.

Узган ел нәшер ителгән китаплар арасында иң саллысы, мөгаен, Ләис Зөлкарнәйнең «Узганны кабатлау» мәҗмугасыдыр. Һәм күләме, һәм полиграфик эшләнеше, һәм төзелеше, һәм әсәрләрнең эчтәлек-формасы җәһәтеннән ул югары кимәлдәге уникаль басма булып чыккан. Ләиснең шигъри зәвыгы университетка укырга килгәндә үк калыплашып өлгергән иде инде. Тора-бара ул тагын да камилләште, шагыйрьнең фикерләү формасы зур үсеш-үзгәреш кичереп, ул метаметафора рәвешен алды. Бу инде белгечләр телендә элитар поэзия дип атала. Ләис Зөлкарнәйнең әлеге китабында, нигездә, нәкъ менә шундый шигърият үрнәкләре тупланган. Билгеле, аларга төшенү өчен укучыдан шактый җитди әзерлек таләп ителә. Ул әсәрләрне укыганда, еш кына шагыйрь укучы белән түгел, ә үз-үзе белән сөхбәтләшә кебек тә тоела башлый. Дөресрәге, поэзия үз-үзе белән гәпләшә сыман... Нишлисең, метафораның менә шундый хикмәтле үзлеге бар шул аның. Әлеге китап, асылда, халкыбызның шанлы да, ханлы да, канлы да тарихын бәян итүгә багышланган. Хәтта мәҗмугадагы күпчелек шигырь-кыйссалар да зур күләмле «Алтын Урда» бәянының бер кыйсеме буларак кабул ителә. Кыскасы, Ләис Зөлкарнәй татар поэзиясенең хәзерге үсеш кимәлен билгели торган китап язуга ирешкән. Зур шагыйрьгә тагын да зуррак корабларда озын-озак гасырларның дәрья-диңгезләрен исән-аман кичеп чыгарга насыйп әйләсен. 

Узган әдәби ел тагын бер шигъри балкышы белән күңелләргә уелып калды. Көтмәгәндә-уйламаганда диярлек шигърият күгендә Лилия Гыйбадуллина йолдызы гөлтләп кабынды. Юк, без аның җитди талант иясе, уйлы-гамьле эстет шагыйрь икәнен моңарчы да яхшы белә идек. Әмма 2021 елда ул тәмам тугарылып китте, илдә-көндә үз иҗатын бар куәтенә яңгырата алды. Аның шигырьләрендә хатын-кыз нәзбереклеге дә, ир-ат дуамаллыгы да табигый рәвештә бербөтенлек хасил итә. Узган ел Лилиянең югары дәрәҗәдә үткәрелгән әдәби конкурста берьюлы дүрт номинациядә җиңеп чыгуы үзе бер могҗиза булса, «Казан утлары» журналында милли гамь белән сугарылган, «Дәвам» дип исемләнгән шигъри гөләндәмен бастырып, ул шигърият галәмен янә бер тетрәтеп алды. Моңарчы журналыбыз бер шагыйрь иҗатына, нигездә, 5–6 биттән артык урын бирми торган иде. Бу очракта да Лилиябез басманың күптән гамәлдә йөргән канунына үз төзәтмәсен керткән булып чыкты. Югары кимәлдә язылган, бербөтен аһәң-яңгырашка ия шигырьләргә хәерхаһлык күрсәтеп, редакция хезмәткәрләре бик тә дөрес эшләгән, минемчә. Әйе, әдәбиятта үз сүзен зурдан кубып әйтергә алынган талантлы яшьләргә һәрвакыт светофорның яшел уты янып торуы хәерле. 

Кыйбла якка карап яткан мәлдә,

Кемдер дөбердәтте ишекне.

Һәм ул: «Бабай! Ач ишекне!» – дигән

Җанга якын тавыш ишетте, – 

дип яза Ләбиб Лерон «Соңгы патриот» дигән шигырендә. Барыбызның да диярлек җан әрнүенә әверелеп барган «бабай – онык мөнәсәбәтләре» проблемасын шагыйрь, чыннан да, «җанга якын» итеп хәл кылуга ирешкән. Ул газиз оныгы белән, кинәнеп, үз ана телендә аңлашып, аралашып яши алуына куана. Сөенерлек тә: оныклар кавеме уптым ана теленнән язып барган чакта – бигрәк тә. Ә менә әлеге шигырьнең лирик каһарманы ана телебез һәрдаим каһәрләнеп, хәкарәтләнеп торганда да, аны оныгына исән-аман килеш тапшырып кала алган. Бу үзе үк хәзер фидакярлек үрнәге саналырга лаек игелекле гамәл инде. 

2021 ел Ләбиб Лерон өчен дә гаять уңдырышлы ел булды. Ул иҗат активлыгын тагын да арттыра төшеп, көлтә-көлтә шигырьләр иҗат итте, алар шигърияткә хәерхаһ булган барлык басмаларда да дөнья күрде.

Узган ел талантлы прозаик һәм шагыйрь Марат Кәбировның Казанда, Татарстан китап нәшриятында, ниһаять, тәүге шигырьләр китабы басылып чыкты. Шулай итеп, укучылар, шигърият сөючеләр өр-яңа шигъри дөнья белән якыннанрак таныша алды. Марат, беренче чиратта, шигырьне, бериш проза әсәрләреннән аермалы буларак, гади, аңлаешлы итеп язу куәсенә ия. Аның шигъри әсәрләре академикка да, авыл агаена да бердәй аңлашыла булыр. Юкса бездә хәзер күзгә төтен җибәреп, әйтәсе сүзне томанга төреп язарга адарыну галәмәте ныклап шәкелләшеп бара. Аларны укыганда, бу шигырьләр кем өчен языла соң, дигән табигый сорау да тумыйча калмый, билгеле. Бигрәк тә китап мөхәррирләренә андый ребуслар белән һәрдаим очрашырга туры килә. Сүз дә юк, бу очракта примитивлык белән гадилекне бутарга ярамый. Примитивизм рәсем сәнгатендә генә хуплана. Һәрхәлдә, халкыбызның «галилек – гадилектә» дигән гыйбарәсе һәрвакыт актуаль булып кала. Бу җәһәттән мин сезнең дикъкатькә  М.Кәбировның бер шигырен тәкъдим итәргә телим. Менә ул: 

Кыңгыраулар өзелмәде

Гомерем дугасыннан.

Бүген салмый йөрим әле –

Эчми дип уйласыннар. 
Урам буйлап кызлар үтә –

Тилерткеч буйлар-сыннар...

Иярмимен – хатынына

Тугры дип уйласыннар.
Хәсрәт урамына чыгам

Газаплар оясыннан.

Елмаямын – бер кайгысыз

Яши дип уйласыннар.
Менә шулай яшәп кенә

Китәрмен дөньясыннан.

Китәрмен дә кире кайтмам –

Үлде дип уйласыннар. 

Мин үз гомеремдә теләп тә, теләмичә дә исәпсез-сансыз тезмә әсәрләр укый-укый шундый уйга килдем: чын шигырь хакыйкатьнең үзе кебек үк гади булырга тиештер ул. Ә бу дөньяда безнең күзгә төтен җибәрүчеләр болай да хәттин ашкан.

Әйе, бүген без үтә дә меркантильләшкән, аңлаешсыз, кан исеннән исергән алама бер дәвердә яшәп ятабыз. Мондый сәер шартларда, кеше күңелен отыры хәвефләнү, курку, өметсезлек, хайвани хис-инстинктлар били барганда, җәмгыятьтә шигърияткә урын тарайганнан-тарая баруы бик тә яхшы аңлашыла, әлбәттә. Бу уңайдан шагыйрьләр турында сакланып калган бер риваять тә искә килә. Риваятьтә әйтелгәнчә, орышка керер алдыннан бөек хан мондый фәрман бирә торган булган: «Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!» – дигән ул. Күрәсез, безнең орышлы заманга да тач туры килеп тора бу борынгы хан фәрманы! Нәкъ Ркаил Зәйдулла язганча инде: 

Кабатлыйбыз, ахры, тагын бабайларның хатасын, – Кем соң белсен ул Үләтнең таҗлар киеп кайтасын? Ахырзаман атнасы да ерак калмаган бугай, Анда вирус, монда... ересь – керер тишек тапмассың... 

Шигърият өчен менә шундый үтә дә хәерсез, экстремаль шартларда да шагыйрь, шагыйрәләребез, үз тәкъдири вазифасына тугры калып, «Казан утлары», «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан» журналларында, «Мәдәни җомга» газетасында саллы-саллы шигырь шәлкемнәрен, поэмаларын тәкъдим итте. Алар арасында Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, Данис Хәйруллин, Эльмира Шәрифуллина, Рәшит Бәшәр, Айрат Суфиянов, Рифат Җамал, Мөхәммәт Мирза, Сөләйман, Фирүзә Җамалетдинова, Илсөяр Иксанова, Сирень Якупова, Рифә Рахман, Луиза Янсуар, Әлфия Ситдыйкова, Лилия Фәттахова, Ленар Шәех, Гөлнур Корбанова, Эльмира Җәлилова, Булат Ибраһим, Дания Нәгыйм һ. б. ның әсәрләре бар. Кем әйтмешли, һәркайсы төрле тонда, төрле тәмдә, төрле тында иҗат итүче каләм әһелләре. Иң мөһиме – алар мөкатдәс ана телебездә иҗат итеп, газиз милләтебезне олылап яшәүче фидаи затлар. Иосиф Бродский юкка гына, шагыйрь – телне яшәтү чарасы, димәгәндер. Безләр әнә шуны тирәнтен аңлап иҗтиһат кылырга бурычлы да инде. 

 

"КУ" 11, 2022

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев