Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Шигърияттә Сирин стиле

Моңа кадәр шагыйрь Сирин Батыршинның (1896-1969) иҗаты бөтенләй диярлек өйрәнелмәде. Әмма узган гасыр татар поэзиясендә аның да күренекле генә урыны бар. Шагыйрь әдәбиятта «Сирин» дигән псевдоним белән танылды, 20-30 нчы елларда үзенә генә хас шигъри стильне барлыкка китерде.

Әдәбиятка Сирин 1920 еллар башында иҗат иткән әсәрләре, яшьлек ялкыны, көчле революцион пафос белән язылган шигырьләре белән килеп керә. Күп кенә башка шагыйрьләр кебек ул да Октябрь инкыйлабын шатланып каршы ала, ленинизм идеяләренең җиңәчәгенә, золым-газаплар белән тулган тормышның яхшыруына өметләнә. Бу яктан Сирин Г.Камалга охшаш: Г.Камал инкыйлабны таң ату белән чагыштырган булса («Таң» шигыре, 1918), Сирин исә аны кояш чыгуга тиңли. «Октябрь нурлары» (1920) шигырендә Сирин совет властен ярлы кешеләрне ашатучы-эчертүче, киендерүче, аңа чын хокук бирүче итеп сурәтләде. Үзенең шатлыгын ул:

Укытты да, өйрәтте дә,

Атам кебек бу кояш!

Еласам, күз яшем сөртте,

Анам кебек бу кояш!

– дип тасвирлады. Монда әле ул традицион дүртьюллыклар белән язды.

Гражданнар сугышы темасына багышланган «Кызылармеец хаты» (1919), «Сәлам сезгә, кызыл бөркетләр!» (1920), «Кызыл гаскәргә» (1922), «Сикерт атың! (Кавалерия маршы)» (1925), «Атлы шлемнар» (1927), «Кызылармеец атлар» (1928) шигырьләре дә шул ук киләчәк тормышка тирән ышаныч, оптимистик пафос белән сугарылган.

1920 елларда Сириннең «Сикерт атың! (Кавалерия маршы)» әсәре бик популяр була. Шагыйрь аны кайта-кайта эшләгән: аның ике варианты бар. «Атлы шлемнар» дип аталганында (1927) автор шигырьнең эчке ритмына гаять зур әһәмият бирә: ат тоякларының тавышларын хәтерләтерлек сүзләр генә куллана. Аны укыганда урам ташларына басып, тигез рәтләр булып килгән атлар гаскәре күз алдына килә:

Әй, командир!

Бир команда:

Җиңү якын!

Җиңү якын!

Тып-тып басып,

Ат уйнатып,

Сикерт атың!

Сикерт атың!

1923 елда Сирин Казанда Татар рабфагына укырга керә. Иҗади яшьләр белән таныша, әдәби иҗатка җитдирәк карый башлый. Рабфакта уку елларында (1923-1925) Сириннең иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-эстетик карашлары билгеле бер дәрәҗәдә үсеш-үзгәреш кичерә. Бу елларда иҗат ителгән «Еласыннар... Мин еламыйм!» (1923), «Бер шәехнең идеалистик логикасы» (1925), «Тынычлык кошлары» (1926) әсәрләрендә атеизм темасы күтәрелә. «Тынычлык кошлары»ндагы түбәндәге өзек, ул елларда халык арасына таралып, хәтта көйләп сөйләнеп тә йөртелгән:

Алласы да калмасын,

Мулласы да чалмасын

                        алып ташласын!

Безнең кебек тир түгеп,

Безнең кебек бил бөгеп,

                           эшләп ашасын!

1925 елда рабфакны тәмамлагач, Сирин бер ел Бөгелмәдә, «Якты юл» газетасында эшләп ала. Әмма инде әдәбият-сәнгать дөньясының, иҗади атмосфераның бары Казанда гына икәнлегенә төшенеп алган яшь шагыйрьнең күңеле Казанга тарта һәм ул, 1926 елның көзендә Казанга килеп, Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Монда ул үзе теләгән иҗади мохиткә эләгә: Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ә.Исхак һ.б.лар белән таныша, бөтен барлыгы белән белем алуга, иҗат эшенә бирелә. Студент елларын (1926-1930) Сириннең тормышында да, иҗатында да яңа бер этап итеп карарга, аның тормышта да, поэзиядә дә үз-үзен, үз язу стилен эзләү, эзләнү чоры дип атарга кирәк.

Студент буларак, Сирин бик тырышып укый. Үзенең истәлекләрендә ул: «Мин, утырган тавык кебек, һәр кичне дәресләр өстендә утырам. Атнага бер мәртәбә әдәбият түгәрәге була, анда катнашам. Анда Такташ, Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи һәрвакыт булалар иде... Язарга бер дә вакыт булмаса да, ара-тирә мин дә язгалап куя идем», — дип искә ала.

Билгеле булганча, 1920 елларда Казанда иҗади яшьләрнең төрле әдәби күмәк һәм оешмалары барлыкка килә. «Егерменче елларның беренче яртысында әдәби түгәрәкләр активлашып китә... Болар арасында бигрәк тә «Октябрь» күмәгенең роле зур булды... «Октябрь» күмәге татар совет язучыларын бер оешмага туплауда шактый эш башкара... 1924 елда «Октябрь» күмәге членнарының бер өлеше Г.Кутуй һәм Г.Толымбай җитәкчелегендә «Сулф» («Сул фронт») исемле яңа күмәк төзиләр һәм «Октябрь»дән аерылып чыгалар».

Сирин дә «Сулф» күмәгенә керә. Бу турыда шагыйрь Әхмәт Исхакның истәлеге бар. Ул анда Сирин белән 1923 елда ук танышканлыгын әйтә. «Тора-бара дуслашып киттек, — дип яза ул. — Бер-беребезгә шигырьләребезне укыштык. Киңәшләштек, бәхәсләштек, театр-киноларга бергә йөрдек. Ул вакытларда иҗат яшьләре арасында киң таралган яңалык эзләү җилләренә бирелеп, «футуризм» дигән чирне йоктырып, «Сулф» («Сул фронт») дигән төркемгә иярдек».

Бу елларда барлык татар шагыйрьләре, шул исәптән Сирин аралашып яшәгән Такташ, Кутуй, К.Нәҗми һ.б.лар да поэзиядә үз урыннарын табарга омтылып, төрле экспериментлар үткәрәләр. Мәсәлән, Такташның «Тилеләр», «Янар таулар», Кутуйның «Көн — кадак», «Карт пычкычы», К.Нәҗминең «Еллар гына юып бетермәс», «Кабыргасы белән тора» һ.б. әсәрләре. Сирин дә 1927-1928 елларда шигырьләренең формасы белән мавыгып ала. Мәсәлән, «Көнлиләр» (1927) шигыре:

Ай белән кояш,

Икәү берләшеп,

Бәгърем нурларын

Урлап качтылар...

Урлап качтылар,

Ерак чаптылар,

Илне яндырып,

Уйнап яттылар...

Күренә ки, автор биредә катлаулы образлар белән мавыгып, әсәрнең эчтәлеген икенче планда калдырган. 1928 елда иҗат ителгән «Безнең кайгылар» шигырендә дә шуңа охшаш хәл. Анда да Сирин, сүзләрнең бертөрле яңгырашы белән мавыгып, аларны тезеп төшә һәм әсәрнең эчтәлеген күздән ычкындыра. Аның бу әсәрләре матбугатта шул ук елларда тәнкыйть ителделәр. Ярый әле шагыйрьнең мондый мавыгулары озакка бармады. «Октябрь» һәм «Сулф» күмәкләре озын гомерле булмаган кебек, бер-ике елдан Сирин дә үзенең бу мавыгуларыннан арынды.

Яшьлек ялкыны дөрләп торган, киләчәккә зур өмет баглаган Сирин, әлбәттә, милли әдәбият чикләрендә генә калырга теләми, классик рус поэзиясен, бөтендөнья поэзиясен өйрәнә. Башка шагыйрьләр кебек үк, ул да бу елларда Маяковский иҗаты белән мавыга, шигырьләрен аның әсәрләре кебек итеп язарга омтыла. Нәтиҗәдә, Сирин иҗатының тематикасы киңәя, каләме чарлана, шагыйрьнең үз-үзенә ышанычы арта. Аның 1928 елда Маяковскийга ияреп «Идәнгә төкермәгез!», аннан тагын «Кытай җыры (Кытай шагыйре Ши-Кингтан)», 1929 елда «Гейне фикере», 1933 елда «Алтын металл (Шекспирдан)», «Гаҗәпләнү (Әбел Галә әл-Мәгарридән)», «Лермонтовтан хат», Пьер Беранжедан алып «Син бит Гөлсем түгелсең», «Аучылар» әсәрләрен, 1934 елда «Пушкиннан бер өзек», Есениннан алып «Зәңгәр кичтә», «Алсу кофта, зәңгәр күзләр» кебек шигырьләр иҗат итүе Сириннең бөтендөнья поэзиясен дә җитди өйрәнгәнлеген күрсәтеп торалар.

1928 елда Сиринне яңа гына оешкан ТАППка әгъза итеп алалар. Нәкъ менә студент еллары һәм шуннан соңгы биш-алты ел (1928-1935) — Сириннең иң актив иҗат иткән, көчле трибун шагыйрь булып танылган чоры.

Сириннең бу чордагы эзләнүләре башлыча поэзиядә үз язу стилен, үз шигъри формасын эзләүдә, эчтәлек белән форманың берлегенә ирешергә тырышуда күренә. Ул, Маяковскийдан үрнәк алып, шигырьләрен зур аудиториядә укуны күздә тотып, татар шигыренең трибунлык сыйфатына басым ясап иҗат итәргә тырыша. Әсәрләрнең сәнгатьлелегенә ирешүдә ул бер алымны — һәр сүзне аерып алып, аның тирән мәгънәсен ачып салып, аларны бер-бер артлы юлдан-юлга тезеп бару алымын куллана. Бу исә автордан шигырьнең эчке ритмын нечкә тоемлап, ачык яңгырашлы сүзләр һәм рифмалар сайлап язуны таләп итә. Беренче шигырьләреннән үк Сирин шушы юнәлештә тәҗрибәләр ясый башлый. Без моны аның «Энәләр» (1922), «Тегүче кыз» (1925) әсәрләрендә күрәбез.

Шушы алым белән Сирин 1927 елда үзенең иң күренекле әсәрләренең берсен — «Язгы тамчылар» шигырен яза. Монда ул бер яктан охшаш яңгырашлы сүзләрне сайлап, тамчылар тавышын чагылдырырга омтылса, икенче яктан әсәрнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала:

Там,

Там,

Тамчы, там,

Тамуыңны яратам.

Тамчы-тамчы

Җырларыңны

Ак кәгазьгә таратам.

Язгы тамган

Тамчыларның

Музыкасын тыңладым.

Шуңар

Тамчыланып

Тамды

Күңелемдәге уйларым.

Шагыйрь язгы тамчыларның поэтик матурлыгын гына җырлап калмый, ә бу күренешне җәмгыять тормышы белән дә бәйли һәм шуның белән әсәрнең иҗтимагый ролен дә көчәйтүгә ирешә:

Там,

Там,

Тамчы, там,

Бергә тамыйк ичмасам!

Мин дә тамчыланып тамыйм,

Көрәшләрдә аксын кан!

Әсәр басылып чыгу белән бик тиз халык арасына таралган һәм халык, аны яратып, аңа көй дә язган. Шул көй безнең көннәргә кадәр килеп җиткән — ул көй әле бүген дә балалар бакчаларында, музыка дәресләрендә нәниләрне биеткән вакытта уйналып килә.

Бу алымны Сирин күпчелек шигырьләрендә куллана. 1929 елда шушы алым белән ул үзенең иң күренекле, программ әсәрләренең берсен — «Минем трагедиям» шигырен иҗат итә. Бу — фәлсәфи әсәр. Сирин шагыйрь шәхесенең, шагыйрь иҗатының, поэзиянең шул чор җәмгыятендәге урыны, вазифасы, роле турында уйлана. Үзенең поэтик иҗатын ул болай сурәтли:

Бу минем

уйларым,

Бу минем

йөрәгем тибүе.

Бу минем

канымның

тәнемнән

Кәгазьгә

җыр булып

килүе.

Һәм Сирин үз иҗатының җәмгыятьтә нинди урын алып торуын ачыкларга омтыла:

Ни өчен,

Ни өчен мин болай

Ак кәгазь өстендә

кан коям?

Каләмнән

тамдырып

канымны,

Үземне

вакытсыз

ник суям?

Шуннан соңгы фикер сөрешен болай дәвам итә: «Мин ни өчен язам? Шөһрәт кирәкме? Кирәкми. Мин үлгәч, шөһрәт нәрсәгә? Ул түгел, ул түгел, ул түгел, иң мөһим мәсьәлә!». Авторның идеалы — яктылыкка омтылу. Һәм ул үзенә якты тормыш өчен көрәш юлын сайлап ала: үз-үзеңә сокланып, масаеп, буш куык булып утыруга каршы чыга.

Ни булыр иде соң,

мин, Сирин,

гөлсирин булып, гел

бизәнсәм?

Яз саен

яшәреп,

Таң саен

зәп-зәңгәр

чәчкәдә утырсам...

Юк,

каным жәл түгел,

коелсын чәчкәм дә.

Каләмнән

тамдырып

канымны,

кәгазьгә чәчәм дә,

Җыр итеп

Тезәм мин.

Беләм мин:

корбансыз

җиңү юк,

Авырлык күрмичә,

рәхәтләр күрү юк.

Автор әсәрне киләчәккә оптимистик хисләр белән тәмамлый:

Яшисе килә,

күп яшисе.

Көләсе килә,

күп көләсе.

Киләсе көннәрнең

Көлгәнен

Күрәсе килә.

Их,

Күрәсе,

Күрәсе,

Күрәсе!..

Шулай итеп, 1930 елларда татар поэзиясендә башка беркемнекенә дә охшамаган «Сирин стиле» дигән күренеш барлыкка килә. Бу Такташ стиле дә, Хәсән Туфан стиле дә түгел иде. «Сирин стиле» бер яктан хыялның көчле булуы, тирән эмоция, лиризм һәм революцион романтика белән сугарылган булса, икенче яктан, яңгыравыклы ритмы, халыкның гади, йөгерек, матур, музыкаль телен файдалануы белән үзенчәлекле иде. Сирин музыкаль яңгырашлы сүзләр белән төрле халәт-хәрәкәтләрне күз алдына китереп бастыра. Шулай итеп, шигырьдә музыкальлек өстенлек ала, аңарда төрле тавышлар яңгыраган төсле, тәэсирле итеп бирелә, шул ук вакытта автор шигырьнең эчтәлегенә дә тирән мәгънә сала белә: һәр әсәренең киң иҗтимагый яңгырашы турында да кайгырта. Поэтик идея белән публицистик фикерләүне бербөтен итеп алып барырга омтыла. «Сирин стиле»нең барлыкка килүенә авторның үз чордашлары Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан һ.б. шагыйрьләр белән аралашып, очрашып-фикерләшеп иҗат итүе дә йогынты ясагандыр, әлбәттә.

   

Әнвәр ШӘРИПОВ, филология фәннәре докторы


Мәкалә сайтта кыскартылып урнаштырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев