«ШАГЫЙРӘ КҮҢЕЛ ТӘРӘЗӘСЕН АЧА»
Ф.Солтан үзенең иҗатында татар поэзиясе өчен традицион гыйбарәләрне, образдетальләрне иркен куллана, табигать образларын хис-кичерешләрне җиткерү юлында файдалана, аларны яңа мәгънә төсмерләре белән баетып, укучы белән җитди әңгәмә кора.
ФӘҮЗИЯ СОЛТАН ИҖАТЫНА БЕР КАРАШ
Шагыйрә Фәүзия Солтан поэзиягә тормыш тәҗрибәсен туплап, бу дөньяда үзенең урынын, яшәвенең максатын төшенгән чорда ныклы адымнар белән килеп керде. Бәхәс иреге, фикер төрлелеге алып килгән туксанынчы елларда әдәбият аланында каләмен чарлаган шагыйрә – бүгенге көндә үз өслүбен булдырган, укучылар йөрәгендә үз урынын тапкан әдибәләребезнең берсе. Ул үз иҗатында ХХ гасырның икенче яртысында дөньяга килеп, илдә барган үсеш-үзгәрешләр чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен чагылдыра. Ф.Солтан шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган. Ул укучы белән ихлас әңгәмә алып бара, тормыш турындагы, кешелек язмышы хакындагы борчулары, күңелен биләгән уй-хисләре, өмет-идеаллары белән уртаклаша.
Танылган шәхесләре белән билгеле Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында дөньяга килеп, урта белемне алганнан соң, Ф.Солтан авыл китапханәсендә эшли башлый һәм Алабуганың китапханә техникумында читтән торып укый. Соңрак язмыш юллары аны гаиләсе белән Казанга китерә, биредә ул йортлар идарәсендә, Казан микробиология фәнни-тикшеренү институтында, «Спортлотоның» Урта Идел зона идарәсендә, «Татарстанкурорт» идарәсенең «Казан» шифаханәсендә хезмәт куя. Соңгысында эшләү елларында китап дөньясына, шигърияткә гашыйк ханым Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең китапханә-мәгълүмат бүлеген уңышлы тәмамлый. Шагыйрәнең иҗаты укучыларга вакытлы матбугатта басылган шигырьләре, хикәяләре, публицистик мәкаләре белән генә түгел, ә бәлки «Учларымда – җиләк...» (1999), «Үзәк өзелгән чак» (2003), «Баллы миләш» (2011), «Көзге шәфәкъ» (2018), «Нигез сагышы» (2022) кебек җыентыклар аша да билгеле. Бүгенге көндә татар шигъриятендә үз урынын тапкан, укучыларның һәм Н.Хисамов, Н.Акмал, В.Нуруллин, Н.Йосыпова кебек тәнкыйтьчеләрнең уңай бәяләрен алган Ф.Солтан – Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, ТР Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе иясе, «Болгар» радиосының музыкаль премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Ф.Солтан шигырьдә кыскалыкка, сурәтлелеккә омтыла. Аның әсәрләре традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләренә нигезләнә, сурәтләрнең яңачалыгы, детальләрнең тапкырлыгы, уй-кичерешләрнең тыгызлыгы белән игътибарны җәлеп итә. Күңел шигърияте кысаларында алып барган эзләнүләрендә мәхәббәт һәм туган якны ярату темалары аерылып чыга һәм алар белән бәйле мәхәббәтне югалту, язмышка буйсыну, якты киләчәккә өметләнү мотивлары зур урын алып тора, лирик герое тирәлекне бөтен катлаулылыгында һәм күп яклы итеп күрергә омтыла. Шагыйрәнең рухи дөньясын мәхәббәтсез күз алдына китереп булмый, сөю хисе яшәүнең нигезе, тормышның мәгънәсе буларак кабул ителә.
Мәхәббәтне саклап мәңге
Сөюдә бит яну кирәк.
Кайнар хисләр гомер өсти,
Сүрелмә син мәңге, йөрәк!
«Сүнмә, йөрәк!»
Иҗатының буеннан-буена сузылып килгән мәхәббәт сагышы белән сугарылган шигырь юлларында шагыйрә үз тормышыннан инде югалган, ниндидер сәбәпләр аркасында үткәндә калган кешегә карата хисләрен белдерә. «Төшләремдә яшим», «Ак чәчәкләр», «Күңел назы», «Сөюгә мәдхия», «Өмет», «Уйлар-буран» кебек шигырьләрдә төп фикерне укучыга ирештерү өчен кара буран, утка очкан күбәләк, күмерләнгән йөрәк, соры көз, сагыш тәлгәшләре, суык өткән яфраклар кебек символик образлар кулланыла.
Сагыш, әрнү белән өретелгән күңел лирикасы үрнәкләрендә мәхәббәт һәм хыянәт, мәхәббәт һәм гаилә, мәхәббәт һәм балалар яссылыгында ачылган проблемалар төп урынны алып тора. Шагыйрәнең лирик герое төшенкелеккә бирелгән кебек тоелса да, үзендә сынмаска-бөгелмәскә көч таба, ахыр килеп, «кеше булганга көчле син» дигән нәтиҗә ясый.
Фәүзия Солтанның мәхәббәт лирикасын ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә генә кайтарып калдыру бер яклы булыр иде. Шагыйрә туып үскән җиренә, туган ягының табигать күренешләренә, әти-әнисенә, балаларына тирән ярату хисе белән яши. Бер төркем шигырьләре туган якка мәхәббәт темасы тирәсенә туплана, аларда балачак, әни, туган нигез, туган авыл образлары калку итеп сурәтләнә. Мәсәлән, «Унбер роза» шигырендә төп эчтәлек үткәнне искә төшерү аша җиткерелә:
Унбер роза, балачакны
Гүя кире кайтарасыз.
Ялантәпи бәбкә саклап
Йөргән чаклар – кайда соң сез?
Сай елгада су кергән чак,
Кайда ул елгыр балачак?
«Унбер роза»
Шигырьнең төп сурәтләү объекты – лирик геройның балачагы – «ситсы күлмәк» кигән беркатлы кызчык образы «хәтфә үләндә тәгәрәгән», гамьсез мизгелләр аша тасвирлана. Шагыйрә еллар узган саен тормыш артка борылып карарга, самими вакытларны искә төшерергә этәрә дигән фикерне үзәккә куя.
«Нигезем», «Нигез сагышы», «Сыенамын, Җирем, сиңа», «Олы Солтаным, сиңа җырларым», «Туган авылым – Олы Солтан», «Тау иленә», «Салкын чишмә – җирнең күз яше», «Саумы, әнкәй», «Юату» һ.б. шигырьләрендә Ф.Солтанның лирик герое авыл кешесенең күңел дөньясы, авылның үткәне һәм бүгенгесе, туган як табигате һәм кешеләре, әти-әнисенә, туган авылына, туган йортына булган хисләре турында сөйли. Лирик геройның күңел халәте, туган җиренә тартып кайтарган җирсү хисе, туган ягына булган мөнәсәбәте чишмә, каен, гөлләр, имән кебек образлар аша тасвир ителә, туып үскән урыныңа кайту үз асылыңа кайту идеясе буларак тәгаенләнә. «Нигез сагышы» шигырендә шагыйрәнең туган җиренә, ата-баба нигезенә, атаанасына булган мәхәббәте нигезне сагыну белән өретелә. Шатлыкта да, кайгыда да туганнарны бергә туплый торган урынның ташландык хәлдә булуы тату гаилә булып яшәгән мизгелләрнең кире кайтмавына үкенү хисе буларак гомумиләшә һәм, хиснең дәрәҗәсе үстерелә килеп, елап утыра торган йорт образы аша тормышка ашырыла.
Билдән карны ерып китеп барам.
Тагын кайчан кайтып күрәсе.
Кыектагы бозның сөңгесеннән
Тамчы тама... Өйнең күз яше.
«Нигез сагышы»
Шушы символик образ ярдәмендә шагыйрә кеше күңелендәге сагышны ачып кына калмый, ә бәлки татар авылларының фаҗигасен дә калку итеп күрсәтә. Нигез турындагы уйлануларын киңәйтеп, автор Җир-ана образына мөрәҗәгать итә һәм аерым бер кеше язмышыннан гомуммилләт яссылыгына күчә, үзеңне туган җирнең бер кыйпылчыгы, халкыңның бер өлеше итеп тоюны яшәүнең төп мәгънәсе дип тәкъдим итә.
Таралып сибелгән татарлар
Бирешми зилзилә-давылга.
Тамыры, чыгышы – туган ил,
Туган җир көч бирә халкыма.
«Көрәш»
Шул рәвешле, нигез төшенчәсенә салынган хәтер саклау идеясе Ф.Солтан шигырьләрендә туган нигез / туган авыл / туган җир / туган ил кебек метафорик образлар рәтендә ачыкланып, яшәеш, халык язмышы, тамырларга кайту, туган телеңне саклау турындагы фәлсәфи уйлануларда гомумиләшә.
Шагыйрә иҗатында ике яссылыкта ачылган Ана образы зур урын алып тора. Берсе – лирик геройның үз анасы булса, икенчесе исә – лирик зат үзе. «Юату», «Ана язмышы», «Ялгыз ана», «Юрау», «Ана хыялы», «Ана хаты», «Онытмам, әнием», «Кичер, әни» һәм башка шигырьләрдә бу образ эчке матурлыгы һәм илаһи мөлаемлыгы белән ачыла. Әлеге әсәрләрдә лирик геройның иң изге хисләре, йөрәктән кайнап чыккан кичерешләре чагыла.
Шагыйрәнең бер бәйләм шигырьләрендә төрле яссылыкта ачылган мәхәббәт элегиясе белән сугарылган әсәрләре яшьлекне сагыну, тормышның тиз үтүенә борчылу хисен үзәккә куя дигән идек. Мәсәлән, «Яшьлегемне эзлим» шигырендә лирик геройның үкенү, сөйгән ярын һәм яшьлеген сагыну хисе төп урынны алып тора. Шигырьнең исеме дә ике мәгънә төсмерен бирә: берсе яшьлегенә кире кайту теләге булса, икенчесе – мәхәббәт хисеннән уянса да, яңадан очрашуга өмет югалту. Лирик геройның үкенү, сагыш хисен күктә ялгызы гомер кичергән, язмышының шаһиты – ай образы көчәйтә.
Исәрләнгән йөрәк:
Килен булып төшкән
Ян капканы ачтым.
Үткәнгә кайту юк.
Аерым узган гомер.
Керә алмадым. Яптым –
дигән юлларга символик мәгънә салынган. Бер яктан, алар лирик геройның өмете өзелү буларак кабул ителсә, икенче тарафтан, үткәннәргә алып кайта торган капканың ябылып, барыр юлларының киләчәккә таба борылуын, өмет хисенең кичереш үзәгенә чыгуын символлаштыра.
Шагыйрәнең иҗатына башыннан ахырына кадәр күзәтү ясау шуны күрсәтә: «Баллы миләш», «Унбер роза», «Ялгыз дип язылган язмыш», «Шул рәсемгә баккан уйларым», «Киттең» һ.б. шигырьләрендә лейтмотив булып яңгыраган яшьлекне сагыну, мәхәббәтнең югалуына үкенү хисе «Бул әле», «Оныттыр», «Көтеп алган бәхетем», «Юлларымда очрадың да» шигырьләрендә якты киләчәккә өмет, мәхәббәткә ышану хисе белән алышына. Башлангыч чор иҗатында шагыйрәнең бар дөньясын биләп алган сагыш, өметсезлек хисе арткы планда кала, шигырьләре бәрелгән-кагылган күңелнең дә мәхәббәткә, бәхеткә хокукы бар дигән ышаныч белән сугарыла. Бу үзгәрешнең асылын күрсәтә торган «баллы миләш» образы («Суык баллаган миләштәй, Каршылыйм гомер көзен...») аеруча кызыклы. Хатын-кызның ялгызлыкта өшегән күңелен суыклар килгәч балланган миләш җимеше белән чагыштыру һәркем өчен таныш төшенчәләрнең мәгънә кырын киңәйтә, язмышның никадәрле ачы булуына карамастан, кешенең бәхеткә хокукы барлыгын раслый торган символга әверелә.
Хисләр үзгәрешен ел фасылларына бәйле билгеләү «Еллар – уйлар» шигырендә дә дәвам итә. Гомер юлының башыннан ахырынача күзәтү риторик сораулар ярдәмендә башкарыла һәм өмет хисенең төрле чорларга караган үсеш-үзгәрешен күзәтергә мөмкинлек бирә. Кеше күңелендәге хисләр өермәсен чагылдырыр өчен шагыйрә язгы тамчылар, назлы җилләр, тәңкә карлар, дулаган бураннар образларына таяна. Нәтиҗәдә, Ф.Солтан гомерне зая үткәрмәсәк, картлыгы да бәхетле булыр дигән фикерне калкытып куя.
Шагыйрәнең лирик-фәлсәфи эзләнүләрендә җәмгыятькә, дөньяга тәнкыйди мөнәсәбәт күзгә ташлана, яшәү мәгънәсен эзләү белән үз юлыңны табу, яшәешне танып белү идеясе өстенлек итә. «Мәгънә», «Кыйблага тугрылык», «Яшәү – көрәш», «Бар да кала» тезмәләрендә лирик герой адәм баласының җирдәге вазифасы, тормыш максаты турында уйлана һәм укучыга «Бармы яшәүдә бер тирән мәгънә?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Укучы күз алдында яшәешнең универсаль моделе тергезелә: һәркем бу дөньяга килә, хыяллана, хисләнә, яши, әмма бер көнне мәңгелеккә күчә. Шул рәвешле кеше гомеренең галәм масштабында бары бер мизгел генә булуы ассызыклана.
Шулай хисләнеп гомер дә үтә –
Җан мәңгелеккә калдырып китә.
Күрми да кала адәм Галәмне,
Бирми дә кала Җиргә сәламне.
«Мәгънә»
«Бар да кала» шигыре дә борчулы, кайгылы халәтне тергезә. Аның сәбәбе шулай ук фәлсәфи планда аңлатыла, вакыт категориясе аша кеше тормышының бары бер мизгел булуы ассызыклана. Әлеге шигырьдә вакыт берничә яссылыкта ачыла: җир йөзенә аваз салган адәм баласына бирелгән кыска вакыт аралыгы һәм җәрәхәтләрне юкка чыгарган, мәңгелек белән тәңгәлләштерелгән вакыт. «Вакыт җитеп, бар да бетә / Бу дөньяда. Бар да кала» дигән юллар беренче карашка гадәти нәтиҗәне чыгаруга этәрә: кеше никадәр генә дөнья куса да, вакыты җиткәч, бар әйберсен калдырып китәргә мәҗбүр була, мәгәр бу юлларны бер кеше язмышына гына кайтарып калдырмыйча, дөнья, кешелек тарихы, табигать күренешләре яссылыгында карасаң, нәтиҗә һәр кылган гамәлнең «мәңгелеккә эзе кала», бер генә әйбер дә, бер генә гамәл дә эзсез югалмый дигән фикер булып гомумиләшә. Шигырьләрдә фәлсәфи планда ачылган яшәү мәгънәсе проблемасы һәркемнең тормышында урын алырга мөмкин булган гади категорияләр аша чишелеш таба. «Яшәдем» дип әйтер өчен гаилә кору, атаң-анаң назын тою, авыр чакта туганнарыңа таяну, якын дусларың белән юану, яраткан эшең булып, ялкынланып янып яшәү дә җитә дигән нәтиҗә ясала.
Тирә-юньгә нурлар сибеп,
Авырлыкка башны ими,
Чит-ятларга серне бирми,
Үтсә әгәр гомерләрем,
«Яшәдем!» дип әйтер идем.
«Әйтер идем»
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, күңел лирикасына корылган шигъри шәкел традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә эзләнүләр алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән шагыйрә соңрак халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны, халык иҗатына хас традицион поэтик образларны, детальләрне үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. «Җилгә», «Олы Солтаным, сиңа җырларым», «Сиңа», «Сагышларым», «Җавапсыз мәхәббәт булмасын» шигырьләре халык җырларына хас структурага нигезләнсә, җырларның поэтик образлылыгын өлге итеп алса, «Баш иелгән», «Ятимлек», «Суга сал сагышыңны», «Кайту» әсәрләре афористик әйтелмәләргә корыла, халык мәкаленә салынган меңъеллык тәҗрибәнең көндәлек яшәештәге урынын билгели, мәңгелек кыйммәтләр турында уйларга мәҗбүр итә, «Юлларда», «Көрәш», «Зөһрә – ай», «Утка дан!» кебекләре исә халык авыз иҗатында символик мәгънәгә ия каен, юл, тәрәзә, ут, ай кебек ачкыч-сүзләргә мөрәҗәгать итә, аң төпкелендә яшеренеп яткан шигъри кодлар ярдәмендә шагыйрәнең фәлсәфи уйлануларын мәйданга чыгара. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Кичерешләре тагы да тирәнрәк һәм катлаулырак, фикерләре тагы да саллырак, колачлырак төс ала.
Фикердә кыскалыкка омтылу, халык афоризмнарына якын калыплар белән эш итү шагыйрә иҗатында табигатьнең, тормышның яки кешеләрнең ниндидер бер халәтен иң «кабарынкы» урыннан тотып алуда һәм тирән мәгънә бирә торган тапкыр сүзләр ярдәмендә ачыклауда да күренә.
Намуссызлык кичерелми беркемгә дә.
Юл, сәяхәт саф уйлыларны ярата.
Сөенечле хәбәр алып килсә берәү,
Аны көтеп, сукмак түгел, киң юл ята.
«Намуссызлык кичерелми беркемгә дә...»
Ф.Солтан әлеге дүрт юлны яза да дәвамын укучылары хөкеменә калдыра. Кайбер укучыларга «юл, сәяхәт саф уйлыларны ярата» дигән сүзләр – автор уйлап чыгарган поэтик образ гына булып күренеп, башкаларның интеллектына, тормыш тәҗрибәсенә карап, мәгънә төсмерләре үзгәрәк юнәлештә дә ачылырга мөмкин.
Ф.Солтан үзенең иҗатында татар поэзиясе өчен традицион гыйбарәләрне, образдетальләрне иркен куллана, табигать образларын хис-кичерешләрне җиткерү юлында файдалана, аларны яңа мәгънә төсмерләре белән баетып, укучы белән җитди әңгәмә кора. Кыскалыкка, төгәллеккә омтылу шигырьләргә атама куюда да күзәтелә: атамалар, гадәттә, бик кыска булып, фикерне тәгаенләштереп кенә калмыйлар, ә шигырьнең эчтәлеген дә тулыландыралар.
Агымдагы елның сентябрь аенда гомер бәйрәмен билгеләүче Фәүзия СолтанГалиуллина кеше күңеленең ихласлыгын, хисләрнең олылыгын, адәм баласының мәхәббәткә омтылуын, туган нигезгә тартылуын галәм, дөнья, гомумкешелек, милләт яссылыгында ачып, төрле мәгънәви катламнарда чишәргә омтыла. Аның күңел лирикасы кысаларында үсеш алган иҗаты яшәешне лирик «мин»нең күңел дөньясы контекстында бәяләү белән характерлана; кеше һәм милләт язмышы, туган як / туган җир / туган нигез турындагы фәлсәфи уйланулар белән баетыла, символлар, образ-детальләр ярдәмендә сагышлы өмет хисе белән сугарыла. Ф.Солтанның татар әдәбиятында һәм укучы күңелендә үз урыны, иҗат мәйданында әйтер сүзе бар, киләчәктә дә шагыйрә үзе сайлаган юлга тугры калып, яңадан-яңа үрләр яулар дип ышанабыз.
Ләйлә ДӘҮЛӘТШИНА, филология фәннәре докторы.
"КУ" 09, 2023
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев