Шагыйрь эзлим (дәвамы)

5. Кыскалыкта – осталык

Үткән елда кыска күләмле шигырьнең активлашып китүе күзәтелә. Кечкенә мәйданда төгәлләнгән фикер әйтүгә омтылыш үзәк эстетик юнәлеш, замананың динамик тормышына җайлашу буларак, гомумиләштерү, характерлар тудыру мөмкинлеге зуррак лиро-эпик жанрларны да «кысрыклап», алгы нәүбәткә чыгуы сер түгел. Поэма уңышлары белән артык мактана алмый. Ә.Рәшитнең «Мөхәммәд» әсәрен санамаганда, ел дәвамында тыйнак күләмле бер поэма – Р.Шәриповның тормышта да, сугышта да сынатмаган абыйсы Закирга багышланган «Җомга» (2нче сан) әсәре пәйда булды. Шагыйрь каһарманының иманлы, нурлы йөзле психологик портретын бер үзара сөйләшүдә (диалогта) күз алдына китереп бастыруга ирешә.

– Нинди бәйрәм бүген, Закир абый?..

– Җомга ич!.. – ди, миңа аптырап.

Алдарак Закир сүз алып, эчке сөйләмендә дөньяга карашының, холкының төп юнәлешен ачып бирә:

Чукрак булдым кирәкмәгән сүзгә

Телсез булдым кирәк вакытта.

Темасы татар әдәбияты өчен яңа булмаса да, Р.Шәрипов, үз вәзенен табып, абыйсына шигъри һәйкәл куйган.

2016 елда кыска шигырьдә акыл һәм каләм көчен сынап карамаган шагыйрь юктыр. Бигрәк тә дүртьюллыкларның «өлгерлеген» әйтми үтү дөреслеккә хилафлык кылу булыр. Бу өлкәдә аеруча Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев, Р.Низами, И.Гыйләҗев, И.Иксанова, М.Мирза һ.б. эзләнүләре игътибарга лаек. Җөмләдән, Р.Вәлиев халык мәнфәгатьләре белән яшәп, мәдәният, мәгърифәт, мәгариф үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә багышланган дүртьюллыклардан торган тәлгәш иҗат иткән (9нчы сан). Анда Т.Миңнуллин, М.Госманов, Ә.Кәримуллин, Х.Бигичев кебек бакыйлыкка күчкән олы шәхесләр һәркайсы үз бәясен ала. Исәннәрдән бу исемлеккә И.Таһиров кына лаек була. Дөрес, парчаларда мәгълүм стандартлык, «изгеләштерү» сизелә һәм бөекләрнең артык гомуми билге-сыйфатлары гына атала. Күңелгә сеңеп калганнары – Хәйдәр Бигичев наменә багышланганы һәм «үз бакчаларына» таш аткан, иронияле «Бераз Тукайчарак» (сәяси шигырь) исемлесе.

Гасырлардан күкрәп аваз килә,

Җырлый күкрәп, җырлый тын гына...

Бәгырендә аның Тукай рухы,

Аның җаны тоташ моң гына.

(«Хәйдәр Бигичевка»)

Шагыйрь, прозаик Р.Низами 10нчы санда 20дән артык дүртьюллык тәкъдим итә. Парчаларының мәүзугълары төрле, әле генә булып узган хәл-әхвәлләргә мөнәсәбәтен белдерү белән беррәттән, элегрәк булган вакыйгалар, әдәп-әхлак, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә дә игътибарлы шагыйрь. Күптән түгел татар зиратында йөзләгән кабер ташларын вату-җимерү җәмәгатьчелекне телсез калдырды. Шагыйрь билгесез җинаятьчеләрне вандалчылар дип атый.

Каберташны вату, җимерү өчен

Кирәк түгел көч тә, акыл да.

Сәйдәш моңнарына кизәнгәнсез –

Сез бит ҖИНАЯТЬЧЕ асылда.

(«Вандалчы...»)

Сәяси мәсьәләләрне калкытып куйган дүртьюллыкларына да күзәтүчәнлек, психологик нечкәлек һәм самими лиризм хас. Сандугач һәм тургай моңнарының

Гомер озынлыгын кара син:

Бер киртәсез узып китә алар

Кыйтга белән кыйтга арасын.

(«Гаҗәпләнү»)

 Милләтебезнең, туган телебезнең язмышы кыл өстендә торуы, җаваплы кешеләрнең ваемсызлыгы турында ачынып язганнан соң, шагыйрь, юмор хисенә ирек биреп, шаяртып, көлеп тә ала. Мәгәр ул башкаларны рәнҗетми, читкәрәк китеп, үзен «чеметә». Бу – комизмның югары күренеше санала.

Тукай сыман җиктереп пар ат,

Киттем Парнаска таба карап.

Күчәр сынды, арба ватылды –

Аһ, егетләр, тәмам эш харап!

(«Үзтәнкыйть»)

Кыска юллыкларда (ошбу фикер башка шагыйрьләрнең шул төрдәге парчаларына да карый) дистәләгән лиро-эпик әсәрләр өчен зәмин-оеткы ята.

Татар язмышы, теленең киләчәге, җаваплы кешеләрнең битарафлыгы, бердәмлек җитмәү («Килер микән соң бу татарыма Кыйтгаларда кабат яңгырау?» («Вазгыять»)) кебек борчулар бик күп шагыйрьләр, аерым алганда, 2016 елда ошбу мәүзугъны әйләнеп узмаган Җ.Сөләйман, Р.Миңнуллин, М.Мирза, Н.Әхмәдиев һ.б. шигырьләрендә төп мотивларның берсен тәшкил итә.

Чаллы, Төмән төбәкләрендә, бигрәк тә Әлмәт тарафларында «Сарай шагыйрьләре» исемен күтәрерлек, тормыш барышын, һава торышын сизеп, тоеп яшәүче, оста куллы, бай телле шагыйрьләребез аз түгел. Әлмәтлеләрдән 2016 елда К.Булатова Тукай бүләген алуга иреште. И.Гыйләҗев, Н.Әхмәдиевләр түгәрәк тормыш бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. И.Гыйләҗев үзен кыска күләмле, тыгыз эчтәлекле шигырьдә раслады. «Халкың гаме коткарыр» (1нче сан) исемле яңа шигырьләр бәйләме – шуның ачык мисалы. Шагыйрь тормышның төрле борылышларын үзәккә алган уйларын, хисләрен җыйнак гәүдәсен хәтерләтеп торган шигырьләренә сыйдырган. Кыска, афористик юлларда ул гаҗәеп төгәллеккә ирешә. «Бимазалап йөргән уй-хисләрем Шигырь булып тиеш ачылырга! ...Кабалану кирәк, кабалану» («Матур омтылыш»).

Халык тормышын яхшы белгән гамәли эш кешесе буларак, ул ялтыравык җимнәргә алданмый, күктән йолдыз чүпләми, башка милләтләр ареолында биләгән урыныбызны белеп яши һәм «Тыелган биеклек» шигырендә бу хакта фикерен төгәл вә образлы итеп әйтеп бирә.

Җиде катлы манара дип

Күз алдына китерсәк,

Татарларның Рәсәйдәге

Урыны күренер, шәт.

Бик сирәкләр күтәрелә

Дүртенчедән югары,

Алтынчыга менеп җиткән

Татар күргән юк әле...

Биредә гарьләнү, ачыну, үпкәләү белән ирония (үзе дә шулар арасында ич) – барысы бергә укмашкан. Кемдер безнең биюче Р.Нуриев, космос галиме Р.Сәгъдиев, вулканолог Һ.Таҗиев һ.б. бөекләребез бар бит, нигә мескенләнә шагыйрьләребез, дияр. Кызганычка каршы, алар татарлыкларыннан «качып», башка милләткә хезмәт итеп кенә бер-ике баскычка өскә күтәрелә алганнар шул.

И.Гыйләҗев – реалист һәм язмышыбызны аек акыл, ачык күз белән бәяли алучы шагыйрь: «Өметләнмим, күпме тырышсак та, Җиңелгәнне җиңгән аңламас» («Шуңардан башлыйк»).

Кешеләр, бигрәк тә иҗат әһелләре арасындагы мөнәсәбәтләргә бәясендә дә ул туры сүзле булып кала:

Әле кайчан гына, монда килсәм,

Йөри идек дәррәү шатланып... 

.....................................................

Бу юлысы күргәч гаҗәпләндем:

Салкынайган сезнең аралар.

(«Казан шагыйрьләренә»)

Шагыйрь, бер яктан, хаклы, дөнья белән акча, шоу-бизнес идарә иткән чорда чын, ихлас дуслыкның кадере китте.

«Акча булган җирдә дуслык бетә...» дигән фаразы гына дөрес түгел. Монда мәсьәләгә Тукайча килү сорала, минем кесә ягы такырайгач, «Казан шагыйрьләре» танымый ук башладылар, дию дөреслеккә турырак килер иде.

И.Гыйләҗевның шигъри өслүбе, бер караганда, бик гади, аралашу теленә якын кебек. Ул шаккатыргыч чагыштырулар, текә метафоралар эзләмәсә дә, таныш хисләрне ачу юлларын төрләндереп, көтелмәгән борылышлар ясап, фәлсәфи нәтиҗәләргә килә. «Җитлегү юлы» шигырендә Л.Толстойның язмышын, үләр алдыннан «мине мөселман дип санагыз», дигән язуын христиан руханиларының «Чиркәүдән кит... анафема!» дип тавыш күтәрүләрен искә төшереп, мондый йомгак ясый:

Хак дин юлын эзләп табу

Булмыйдыр шул җиңелләрдән...

(«Җитлегү юлы»)

И.Гыйләҗев шигъри юлларны куплетларга аерып тормыйча, мисрагъларны шырпы тартмасына шыплап тутыргандай, тыгыз итеп, урынны исраф итмичә урнаштыра. Ул – гомерлеккә үз юнәлешен, мәүзугын, кыйбласын тапкан шагыйрь.

Әмма аның тирән тамырлары белән туган җиргә, милләтнең бәгыренә барып тоташкан иҗаты озак еллар дәвамында тиешле бәясен алмый килде. Р.Мостафин, Ф.Миңнуллин кебек профессионал тәнкыйтьчеләребез арабыздан китеп, М.Вәлиев фамилиясенә Барҗылы кушаматын өстәгәч, тынычланып калды, аның каравы Ш.Бабичның дәвамчысы, шаян шигырь (эпиграмма) остасы Р.Мәннанның дүртьюллыгына лаек булды.

Элек Мансур Вәли идең,

Өстәп куйдың «Барҗылы».

Ярый әле булмагансың,

Сөбханалла, марҗалы.

Тәнкыйтьнең битарафлыгына исе китеп, сүзнең кадерен белүче, нәзакәт-эстет шагыйрь З.Мансуров уйланып йөрде дә 2016 ел башында олуг юбилеен уздырган И.Гыйләҗев иҗаты турында «Шигырь белән ясак түләп...» (3нче сан) исемле мәкаләсе белән чыкты. Үз юнәлеше булган, шигъри осталыкның иң тирән серләрен үзләштергән милли җанлы, тыйнак И.Гыйләҗев шигъриятенә мондый мәкалә күптән язылырга тиеш иде. З.Мансуровның бәясе дә төпле, нигезле: «...шагыйрь Илдус Гыйләҗев үзенең күңеленә сеңдерелгән илаһи хасияткә тугры калды, шуның нәтиҗәсендә асылына ятышлы язу рәвешен артык көчәнмичә камилләштерә барды».

6. Хиссият дулкынында

Тукай елында хатын-кыз шагыйрәләребез поэзия үсешенә җитди өлеш керттеләр. Кайберләренең исемнәрен атап чыгу гына да күп нәрсә турында мәгълүмат бирә: К.Булатова, Ф.Җамалетдинова, И.Иксанова, Р.Мөхияр, Г.Әхтәмова, Ф.Солтан, Э.Җәлилова, Л.Вәлиева, Таңчулпан, Л.Гыйбадуллина, С.Якупова кебек төрле буын вә өслүб шагыйрьләре чордашыбызның рухи дөньясын, табигать ямен, буыннар арасындагы якынлыкны саклау, ата-ана, бала назы, җәмгыятьнең, милләтнең киләчәге өчен җан ату, хатын-кыз бәхете, мәхәббәт күрке белән рухланып иҗат итәләр. Төрле традициядә, жанрда, үз тормыш тәҗрибәләре белән шигъри бәйгедә катнашкан шагыйрәләрне якынлаштырган үзәк мотивлар – гаделсезлекне, явызлыкны, кешеләрне рәнҗетүне кабул итмәү, яхшылык эшләргә, игелек кылырга чакыру. Шундый бөек идеаллардан башка шагыйрьнең хаҗәте дә юк.

Фикерләрем ирешмәсә әгәр,

Уй-хисләрем килешмәсә мәгәр

Кешеләргә?..

Языйм микән?

Риза булыйм микән

Телне-тешне кысып яшәвемә?

Соң нишләргә?!

(Р.Рахман. «Бир син миңа»)

«Хатын-кыз шигърияте» дип аталган саф, игелекле, вакыты белән тозлы сулы дәрьяны тулысынча иңләү мөмкин түгел. Шуңа күрә бу бүлектә төрле юнәлештә, мәүзугъта иҗат иткән берничә исемгә генә тукталам.

Әлмәт төбәгендә яшәп, үз юнәлешен, үзәнен тапкан, укытучылар, мәктәп, димәк ки, әдәп-әхлак, буыннар арасындагы мөнәсәбәтләрне үзәккә алган, тыштан тыныч, салмак, фәлсәфи һәм «тәртәгә» тибеп алудан да тайчынып тормаган Клара Булатова 2016 елда (3нче сан) укучыга «Шигъри көзләр әле дәвам итә» дип атаган шигырьләр гөләндәмен тәкъдим итә. «Җирнең өсте ак та...», «Ялгыз Каштан», «Җәйнең соңгы ае», «Шигъри көзләр әле дәвам итә...» шигырьләрен самими лиризм, эчкерсезлек, күңелен бушату, рухи омтылыш берләштерә.

И, Ходаем! Раббем! Сынау гынамы бу?

Ил иманын җуйды. Шуңа гынамы бу?

Кемнәр ялгышлыклар җирдә кылган өчен

Ник афәткә тара бер гаепсез кешең?!

(«Җирнең өсте ак та...»)

Юлларында күпләрне тәшвишкә салган, чәчләребезне агарткан сорауларны калкытып, усалланып та куя шагыйрь. Аның шигъри бәйләмендә, нигездә, тыныч, ышанучан уйлану, табигать белән бердәмлекне тою өстенлек итә.

Шигъри көзләр әле дәвам итә,

Гомер дигән юллар бар әле.

Җанны назга, кышны язга бәйләп

Калдырасы җырлар бар әле.

Менә шундый киләчәккә өмет белән язылгын ихлас шигырьләр янында «Исемдә калган чынбарлык», «Матәм» кебекләре сугыштан соңгы елларда күргән авырлыкларны, әтисен күмү мәшәкатьләрен бәян итүләр прозаны тезмәгә күчерү булып кына кабул ителә. Бу язмаларны автор оныклары өчен күңел дәфтәрендә генә калдырса, дөресрәк буласы икән. Бөтен ил күргән авырлыклар, елау-сыктаулар турында күп яздык, күп укыдык бит инде.

Без чынлап та үтә фәкыйрь идек,

Хәттин ашкан иде ярлылык.

Әти-әни – «детдом балалары» –

Әз-мәз ярдәм итә алырлык

Туганнары да юк...

(«Исемдә калган чынбарлык»)

Мәктәп директоры баласына болай ук мескенләнү кирәк идеме икән?

Дөресен әйткәндә, ул чорда укытучыларны, гомумән, авыл интеллигенциясен хөкүмәт онытмады, паёкка талон өләшеп торды. «Матәм»дә иҗек саннарын бүлгәләп, сөйләм теленә – интонацион шигырьгә охшатырга тырышу да артык уңышлы чыкмаган. Үпкәләштән булмасын, Клара ханым, әлеге тәнкыйть сүзе генә тулаем иҗатыңа уңай, җылы карашымны киметми.

К.Булатова белән бер үк санда, әле күптән түгел генә Язучылар берлегенә әгъза итеп алынган З.Захарова «Күңелдән шигырь тама» исемле шактый саллы тезмәсендә йөрәк түрендә туган хисләрен, олы дөньяга, якыннарына мөнәсәбәтен, сөю-сәгадәт, мәүзугын ачып бирердәй шәкли алымнар эзли: «Безнең арада», «Кешегә», «Ниләр булган бу көнгә?», «Булырмы сагынып калучы...»

«Юк», – дияргә ашыкмале,

Өзмәле өметләрне,

Синең җылыңа сусаган

Җанымны өшетмәле.

Нәкъ «авылча», тәмле итеп сөйләшүне чагылдырган юллар, «Кешене бәхетле итәдер Ихластан әйтелгән җылы сүз» («Кешегә») кебек нисби төшенчәләрне чагылдырган юллар янында «Керәшен зары» диссонанс булып кабул ителә. Автор керәшен «националистлары» әледән-әле болгата килгән теманы күтәрә һәм шактый буталчык, караңгы почмакка китереп терәгән, аныңча, «хәйләкәр» нәтиҗәгә килә.

Телем – татар, денем – урыс,

Хөрмәт татар, урыска.

Мөселманның кулын кыссам,

Күзем кысам урыска.

(«Керәшен зары»)

Үзәк тарафыннан хупланган, болай да таркалып яшәгән татар кавемнәрен бүлгәләү, чыннан да, яшәп килгән проблеманы куерту, гади халыкны котырту, мескенләнү, зарлану яхшыга илтми. Христиан динен кабул иткән якут, чуваш кебек төркиләр, угрофиннар динне милли күрсәткеч итеп санамыйлар (аларның бер өлеше һаман мәҗүси булып калган). Ә халыкны бербөтен иткән үзәк – тел, гореф-гадәтләр, мәдәният, диләр. Зинаида сеңелкәшкә дә гасырлар дәвамында чишелешен таба алмаган проблемага кереп, ике юл чатында адашып калганчы, шигырь белән чәчмәне, илаһи нечкәлек белән урам сөйләме арасындагы чикне сиземләргә өйрәнәсе иде.

Шәхеснең рухи дөньясына, яшәеш, үзенчәлекләренә, хатын-кыз бәхетенә, сөю-сәгадәт низагларына, сөенеченә, табигать матурлыгына тиң шигъри бизәкләр тапкан шигырьләр Ф.Җамалетдинова, И.Иксанова, Р.Мөхияр, Иделбикә һ.б. хатын-кыз шагыйрәләр иҗатында аз түгел (Ф.Җамалетдинова. «Җир шарына әйләнүләр телә» (7нче сан), И.Иксанова. «Гомерем фасыллары» (2нче сан)). Һәркемгә хас хисләр-уйлар төрлелеген Р.Мөхияр «Күңелемнең төрле чагы була» дигән шигъри гөләндәменең исемендә үк калкытып куя.

Күңел бүген гел күкләрдә оча,

Күңел бүген былбылларны коча.

Күңел бүген болыт-бишекләрдә,

Җир өстендә гүзәл илләр кичә.

(«Бүген күңел»)

«Сулар ага – комнар кала» (11нче сан) тупланмасында Ф.Солтан табигать күренешләрен сурәтләү аша кешенең асылын, яшәү мәгънәсен аңларга омтыла. «Сыенамын, җирем, сиңа» шигырендә янәшәлек, ягъни психологик параллелизм алымы мәһабәт наратның өскә «үрмәләвендә» кешегә хас чалымнарны калкытып куярга мөмкинлек бирә.

Наратлар үрмәли күккә,

Аяк астында ылыс.

Нарат ылыслары кебек

Яшәү чәнчүле, кырыс.

Биредә сүз уйнату, чагыштырулар остасы Сирень Якупова, өйрәнчек чорын тиз узып, җитди иҗтимагый-сәяси мәүзугъларны күтәрү сәләтен ача килгән, классик силлабик системаны тоник шигырь алымнары белән баеткан Лилия Гыйбадуллина шигырьләре дә игътибарга лаек: «Әни! Бүген белдем – Бер күз ачып йому гына Икән гомер...» (С.Якупова. «Кызганам яшь гомеремне»)1 .

Үтеп киткән елның шигъри мәҗлесендә Ф.Гыйззәтуллина, Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, С.Гәрәева һ.б. өлкәннәребез катнашмаса да, 2016 ел шигъриятенә дәгъва белдереп булмый, бер яктан, «Казан утлары»нда һәр санәдә басылу мөмкин түгел, икенче тарафтан, «илһам уты» гел кабынып, Пегас һәр елны «сыртын» бирмәскә дә мөмкин.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: