Шагыйрь эзлим

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

3. Шигырьләрдә – милләт гаме

2016 елда Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Вәлиев, М.Мирза, И.Гыйләҗев, Р.Миңнуллиннарның яңа шигырьләре бер хакыйкатькә инандырды: иҗатчының һөнәре, яшәү рәвеше, иҗтимагый тормыштагы вазифалары аларның зиһененә, хиссият дөньясына юнәлеш коды сала һәм бу «бәйлелектән» алар, бик теләсәләр дә, кул селтәп кенә котыла алмыйлар. Гомеренең зур өлешен мәгариф, мәгърифәт, фән үсешенә, халык язмышын кайгыртуга багышлаган, Татарстанның халык шагыйре Р.Вәлиевне «Без – мәңгелек туган җир белән» (9нчы сан) тупланмасында да милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге, Тукай теленең язмышы борчый. Бу җәһәттән аның «Җидегән» шигыре үзенчәлекле. Сүз Түбән Кама шәһәрендә озак еллар гөрләп яшәп, яшь буын иҗатчыларын әзерләүгә зур көч куйган «Җидегән чишмә» әдәби-мәдәни берләшмәсенең (ул аны оештыручыларның берсе һәм берәгәйлесе дип беләм) дәртле, җилле чоры турында бара. Шагыйрь гади күзәтүче, вакыйганы эзмә-эз сөйләп бирүче була алмый.

«Милләт», диеп утка керде алар,

Ә кемнәрдер кабер казышты...

Ут эчендә бүген Тукай теле,

Ут эчендә татар язмышы.

(«Җидегән»)

«Халыклар һәм илләр адашканда», күпләр өчен якты маяк булып балкып торган «Җидегән чишмә» каһарманнарына багышланган шигырь киң гомумиләштерү, татарның илләр, җирләр буйлап югалткан бәхетен эзләтеп йөрткән холкы турында җитди уйлануларга алып чыга:

Бәхет эзләп халкым җирләр гизгән,

Татар һәрчак төпкә җигелгән,

Җиңелгәнне алдап була икән

Орден-медаль, тәти җим белән.

(«Җидегән»)

Әлбәттә, гомумән шигърияткә хас шартлылыкны «читкә куеп», орден-медальләрнең дә «затлыракларын» җиңүчеләр үзләренә тагалар, дип бәхәсләшеп тә булыр иде шагыйрь белән. Мәгәр авторның сүзен өздереп әйтеп, чаң сугып, халык мәнфәгатьләрен югары өслүб белән калкытып куюы теләктәшлек уята.

Күптән инде, күптән, ирек даулап,

Чатырларга байрак элгән юк.

Тукай әйткән: татар йоклагандыр...

Уянырмы берчак? Белгән юк...

(«Моңлы ядкарь»)

«Мин соң кемгә эндәшим?» шигырендә шаярып, көлеп, шагыйрьнең тормыштагы урыны, «биектә-күктә» булып, җиһанга эндәшсә дә, аның ялгызлыгы турында уйлана. Яныңда кешеләр күбрәк булган саен, эндәшер затлар сирәгәя икән.

Күренә ки, Р.Вәлиев эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып барырга тырыша һәм, күп очракта, ул шигъри эшләнешкә, вәзен, кафия төгәллегенә зур әһәмият бирә, җеп очын, уңмаган хатын шикелле, салындырып калдырмый.

«Минем дошманым» башка шигырьләре арасында аерым урын тота. Гадәттә, синең һәр ялгышыңны алдан күреп, адымыңны санап торган дошманыңны күрә алмыйсың, аның белән бәхәсләшәсең, үзеңнекен исбатлыйсың. Р.Вәлиев каһарманы, күзенә туры карый алмаган бәндәнең үз-үзен тотышыннан, «әшәкелек эшләвеннән дә «файда» таба.

...Дошманыма карап юлга салам,

Үзгәртәм мин тормыш агышын.

Ул булмаса, каян белер идем:

Кайсы дөрес, кайсы ялгышым.

(«Минем дошманым»)

Көтелгән нәтиҗәнең киресен китереп чыгару – логик анализның сыналган классик алымы.

Татарстанның халык шагыйре Р.Фәйзуллин да укучысын «Яңа шигырьләр» тупланмасы (6нчы сан) белән сөендерде. Мәгълүм булганча, ул иҗат манерасы, сурәтле фикерләү рәвеше, бер бөегебезгә дә охшарга тырышмавы белән аерылып торды, шәрык белән гаребтән иңгән робагый, газәл, сонет, ода, баллада һ.б. жанрлар белән мавыкмады, хәтта мәсәлгә дә (балалар өчен язылганнарны санамаганда) «баш бирмәде».

Соңгы елларда поэмадан да читләште. Шул ук вакытта яңача уйлаучы шагыйребез – милли җирлектә күтәрелгән, күпмедер дәрәҗәдә традицион әдип. Аның бер-икеөч-дүрт юллыклары – ташка чүкеп язылган Орхон-Енисей ядкярләреннән, мәкальәйтемнәрдән, хикмәтле сүзләрдән үсеп чыккан шигырьләр.

Узып киткән Тукай елында дөнья күргән язмаларында нинди уйлар, хис-кичерешләр дулкыны били соң шагыйрьнең тынгысыз җанын?

Җиңсәң – хөрмәтләрләр.

Җиңмәсәң – юк!

Җиңсәң – санлашырлар.

Җиңмәсәң – юк!

Җиңсәң – яратырлар!

Ә җиңмәсәң – суыныр синнән хәтта җиңгәчәң үк...

 ***

Мәңгелеккә килмәгәнбез.

Яхшылыкка – ашык!

Иреннәрең бер йомылыр.

Калыр... көмеш кашык.

(«Дүртьюллыклар»)

Шагыйрь «Ахырзаман», «Тентү», «Киңәш», «Безнең икмәк», «Уйланыйк» кебек шигырьләрендә дә, әйтемгә тартым, кыска күләмле, тыгыз эчтәлекле һәм көтелмәгәнрәк нәтиҗәле хисси уйландыруында да сөйләм теле белән ирекле шигырьгә турылыклы кала.

Табигый сәләтен, акыл җегәрен, зиһен көчен халкының бүгенгесенә, киләчәгенә багышлаган, мәгънәле сүзе белән аның йөрәген җылыткан, тормышның, кеше рухының төрле кыйтгаларын сурәтләгән, кечкенә күренгән хәл-әхвәлләрдә хәрәкәтчән сюжет тапкан, һәркайсына яңарак чагыштыру, метафора эзләгән шигырьләрендә Р.Фәйзуллин үзе яулаган үрләрендә калырга тырышкан.

Төрле буын татар шагыйрьләре иҗатында бүгенге рухи-сәяси халәтебезне өмет, ышаныч белән тулыландыру рухы бер агым буларак яши. Язучыларыбызны да аңлап була: сүздә булса да ирекле яшәү, халкын дәүләтле мәмләкәтләр белән бер дәрәҗәдә күрәсе килү теләге табигый. Шагыйрь әкият «канатында» гадәти яшәешебездән өскәрәк «күтәрелеп», чынлыкта икенче өр-яңа дөнья тудыра. «Казан утлары»ның 8нче санында ифрат милли җанлы лирик, публицист, нечкә күзәтүләргә ия шагыйребез Р.Миңнуллин «Дәверләргә китеп барышы» (кемнең, ни өчен, нинди «йомыш» белән китеп барышы дигән сөаль туа) исемле бәйләменә кергән «Хөррият», «Кол Шәрифкә мәдхия» шигырьләрендә, хыялын «бәйдән ычкындырып», күңелендә йөрткән теләген чынбарлык итеп сурәтли, ягъни үзе тудырган миф «тозагына эләгә».

Халкым сине гомер буе көтте –

Өметләрне акла, хөррият!

Без хөрлеккә әле өйрәнмәгән,

Хөр яшәргә безне дә өйрәт!

Сине безгә бүләк итмәделәр,

Яулап алдык сине, хөррият!

(«Хөррият»)

Нур чәчеп тор! Син үзең дә

Нурга күмел, Кол Шәриф!

Без кол түгел, без кол түгел,

Без кол түгел, Кол Шәриф!

(«Кол Шәрифкә мәдхия»)

Роберт каләмдәшебез! Синең иң изге ниятләрең-сөенечләреңне хуплаган хәлдә дә, сорыйсы килә, кай тирәләрдә бездән «качып йөри» икән ул «яулап алынган хөррият», тоташтан ябыла килгән татар мәктәпләре, гуманитар йә педагогия институтлары, юкка чыгарылган милли факультетлар бусагасында яшь агызып ятамы, әллә вак милләтләрне надан, кол хәлендә калдыру өчен уйлап табылган бер телле ЕГЭ дигән зәхмәтнең кампитрындамы? Мин шагыйрьне аңларга тырышам. Ул бу әсәрләрен халкыбыз дәррәү күтәрелгән, «азатлык» дип шашып мәйданнарны тутырган, Рәшит Әхмәтҗановның «Ачлык мәйданы» кыйссасы белән бер чорда, 90нчы елларда ук иҗат иткәндер дә хәзер матбугатка тәкъдим итәргә булгандыр. Юкса, әлеге шигъри бәйләмдә хәзерге халәтебезгә ифрат дөрес «диагноз» куйган әсәрләр дә җитәрлек. «Пушкин бәйрәме» шигырендә лирик затның гаделсезлеккә мөнәсәбәте, иҗат кешесенең җәмгыятьтәге урыны мәсьәләсен гаҗәп нечкә һәм үтемле итеп калкытып куя.

Дөньядагы гаделсезлекләргә

Ничек түзсен шагыйрь йөрәге?!

 Түзәр иде – җәмгытькә әгәр

Шагыйрьләрнең булса кирәге.

(«Пушкин бәйрәме»)

Мостай Кәримгә багышланган «Алып булып калыкты», «Казакъ акыннарына», «Нигә кирәк сиңа Казан?» кебек, үзәкләрендә кичереш үсеше яткан, җылы, күңелләрне иләсләндереп тә, үрсәләндереп тә җибәрердәй шигырьләре укучыны битараф калдыра алмагандыр дип ышанам.

Татар халкының сибелеп, бастырыксыз салам кибәне кебек, таралып яшәве, берберсенә авыр мизгелләрдә ярдәм итә алмавы – зыялыларның, аңлаган кешеләрнең бәгырен телгәләгән дөреслек. «Талдыкорганда да татарлар бар...» шигыре шул хакта. Лирик герой еракта көн күрүче татарларның хәлен белергә килгән. Күзләрендә – сары сагыш кына,

Телләрендә – истәлекләр генә!

Талдыкоргандагы татарларга

Телим бары исәнлекләр генә!..

Язмышларына баш игән, тормыш күчәрен кирегә әйләндереп булмасын аңлаган тәкъдирдә дә, «Сагыналар алар Ватаннарын». Шагыйрь мулрак көнитештә яшәүче бәхетле бәхетсезләрне кызгана.

Картайганнар инде, картайганнар

Талдыкоргандагы татарларым...

4. Тарих аша – киләчәккә

Тарихи үткәнебезне, бүгенге рухи-сәяси халәтебезне өмет, ышаныч белән сурәтләү хәзерге татар шигъриятендә үзәк бер агым буларак үстерелә. Тарихилык рухы Ә.Рәшит, Җ.Сөләйман, М.Мирза, Н.Әхмәдиев, яшь шагыйрә Г.Батталова эзләнүләренә юнәлеш биреп тора. Кара морзалар нәселеннән чыккан, русның бөек галиме Н.Карамзин тарихилыктан өч юнәлешне аерып куя: тарихи чыганак, тарихи чынбарлык һәм тарихи белем. Татар-төрки тарихына мөрәҗәгать иткән, югалтуларыбызга күңелләре әрнегән шагыйрьләр интуиция-тоемлау белән Н.Карамзин билгеләгән юнәлешләргә, ягъни тарихилык принцибының берсенә килеп чыгалар. Җ.Сөләйман белән Г.Батталова өчен татар тарихы чынбарлык булса, Ә.Рәшит, М.Мирза, Н.Әхмәдиевләр үткәннән гыйбрәт (белем) ала.

Үткән белән хәзергенең, киләчәкнең бердәмлеге – Җ.Сөләйманның «Испания дәфтәре»ннән» дигән ачыкламыш белән бирелгән «Яңа халәт тоеп оча күңел» бәйләменең (11нче сан) үзәк мотивы.

Әүвәл шагыйрь, укучыны ымсындырып, җылы диңгез буенда, «җәннәт биләмәсендә», ирекле илдә яшәүче халык тормышы белән сокланып, яхшы мәгънәсендә көнләшү (димәк, халкы шуңа лаек) уяткач, үз милләтебезнең шанлы үткәне һәм тарихи барыштагы югалтулары турында киеренке, сагышлы фикерләре белән реальлеккә кайтара.

Безнең кебек, мәңгелек дип,

Корганнардыр йортларын да.

Кыпчаклар да, болгарлар да

Яши, дибез, безнең канда,

Әмма кайда ул халыклар,

Исеме кайда, йорты кайда?

(«Киләчәккә карап уйлану»)

Бу юллар ирексездән 20 яшьлек Тукайның «Кичке азан» шигырендәге атаклы юлларны келт итеп искә төшерә. 

Беләмсез ни

Дияр азан:

Китте Касыйм,

Китте Казан,

Бетте татар,

Кырылды хан,

Бохар Хуканд

Һәм Әстерхан.

(«Кичке азан»)

Гуманист, миһербанлы шагыйрь Җ.Сөләйман ерак бабаларыбызны «Халык булу, яшәп калу – Сирәкләргә тигән Өлеш», дип «аклау» әмәлен таба һәм татар халкын илаһи биеклеккә «алып менә».

Татар телен канат итеп,

Нигез итеп Идел-йортны,

Үскән халык, горур халык,

Яңа татар – сәлкеш халкы!..

(«Киләчәккә карап уйлану»)

Үз милләтен апофеозга күтәреп, югары бәя бирүендә хыял белән реаль чынбарлык арасындагы чикне «бутавын» аңлап, шагыйрь «кайтып» төшә: «Бу – бер хыял, сез күрәсез».

Югары мәдәни зәвыклы Сөләйман, реалистик һәм заманча фикерләү алымнарына турылыклы калып, эчке һәм тышкы кафияләр, авазлар яңгырашын төгәл саннардагыча саклап, үзенә дә кыю бәяләр биреп куя:

Дөнья башка, мин дә – үзгәрәк,

Әйтерсең лә кичә курчак идем,

Бүген инде очам... күбәләк...

Сөләйман – күкләр, галәм, җир берәмлеген, җан, тән, фикер-хисләр – нәфес арбаларын бербөтен итеп күзаллаучы шагыйрь.

Тән дә исән! Җан – тән белән,

Аучы – ханнан аерылмас лачын кебек!

Шигъри бәйләмнең соңгы юлларындагы лирик затның (шагыйрь үзе дип әйтәсе килми) төшенкелеккә бирелүен хупламадым:

Фани дөнья арбасында мин – юк,

Юллар инде бакыйлыкка таба...

Аның хаста хәлен белгән тәкъдирдә дә, биредә беркадәр иркәләнү, чытлыклану да бар кебек. Бу «юату» артык наив күренсә дә, Тукай сүзләре искә төшә.

Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,

Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә.

(«Шагыйрь»).

Олы иҗтимагый вазифаларны иңенә алып, Бөтендөнья татар яшьләрен хәрәкәткә китергән «Сәләт» оешмасына нигез салган, шигырьләрендә дә интеллектуал булып кала алган Сөләйманга исәнлек, озын гомер телик. Аның Ходай биргән һәрьяклы таланты безгә бик кирәк әле!

Өлкәннәрнең төрле юнәлешләрдәге эзләнүләренә яшьләр битараф калса,шигъриятебез су күрмәгән гөл шикелле шиңәр иде. Иншалла, остазларның дәвамчылары бар икән.

Яшь шагыйрә Г.Батталова әлегәчә «ирләр темасы» саналган тарихи үткәнгә «пар атта» килеп керә. «Ихласлыкка сусаган җан» (5нче сан) бәйләменә кергән «Гафу итмәс тарих», «Безнең кавем», «Дога кылам», «Мең ел үткән...» шигырьләрендә югалтуларыбызны, «тарих төшкән кылыч кыннарыннан, язмышыбыз – күңел кылларыннан», дип йөрәге аша уздырып, экзистенциаль сагышка бирелеп уйлана шагыйрә.

Мең ел үткән...

Далаларда – тояк тавышлары.

Гасырларның тоям агышларын.

Мең ел үткән...

Яулар килгән, яулар киткән.

Милләт көткән –

Мең ел үткән.

(«Мең ел үткән»)

«Киләчәгем татарына Динем белән телем илтәм» юлларын һәм «Моң өзелмәс, рух җиңелмәс», дигән өмет чаткыларын хупламый мөмкин түгел.

«Татар кызы канын...» горурлык белән йөрткән Г.Батталова – 2016 ел шигъриятенең бер казанышы. Аңа иҗади уңышлар телик!

Тарихыбыз инде аркылыга-буйга өйрәнелгән, халкыбызның үткәнен барлаучылар күрми калган кыйтгалар юктыр, дип йөрсәм дә, «Казан утлары»ның 11нче санында М.Мирзаның «Хакны нахактан аерып...» шигырьләр тупланмасында урнаштырылган бер шәлкем шигырьләре бүген дөньяның кешелек яратылган изге туфрагында кан коеш сугышларга багышлана. Аның элгәрерәк язылган «Тарих тора патшаларның тәхет бүлешеннән, орышыннан» дигән юллары, «Әнкәй», «Кысыр Гариф» поэмалары һ.б. шигырьләрендә күтәрелгән мәңгелек тема – сугыш һәм тынычлык темасына тагы да әйләнеп кайта. Тупланмадан «Сарай шагыйре» исемле, Н.Карамзинның «тарихи белем» бүленешенә туры килгән, романтик әсәре янә фикерләремне уятты. Тарих – төпсез кое икән. Эчтәлеге вә йөгерек өслүбе илә баллада жанры кысаларында язылган («баллада – ялан тизлек» (Н.Тихонов); С.Хәкимнең «Ибраһим Йосфи» балладасын искә төшерегез) «Сарай шагыйре» төрки-татар ханнары яннарында чәчән-шагыйрьләр тотканнар дигән риваятьне үзәккә алган. Дәүләт эшләрендә мөһим урын биләмәсәләр дә, шагыйрьләр ханның гамәлләрен хуплап, урыны-вакыты белән үтемле вә файдалы киңәшләрен дә биргәннәр. Шунда бөек драматург Туфан Миңнуллинның еш кабатлый торган гыйбарәсе искә төште: «Язучылар һава торышын үзгәртә алмасалар да, аны бозарга мөмкиннәр».

М.Мирза сарай шагыйрьләре, хан янында асыл келәмдә утырып, «балдамайда йөзеп», рәхәттә яшәгәннәр дигән имеш-мимешкә ышануы өчен борынгы каләмдәшләреннән гафу үтенә һәм шунда ук, чигенеш ясап, түрәләргә ләббәйкә җырлап көн күрүчеләр, мул тормышта яшәүчеләр хәзер дә буа буарлык дигән фикерен калкытып куя.

Чор-заман үзгә...

түгел дә кебек.

Хакимнәр шул ук,

шаһ ирләр дә бит,

тик якынында тиле,

юләрләр өелгәннәр ник?

(«Сарай шагыйре»)

Шагыйрь хакимият алдында «солых яки орыш» дигән котылгысызлыкта да һәрчак солых юлларын эзләргә чакыра. 

Булыйк без түзем –

Илче булырга,

Имче булырга

Әзермен үзем!

«Сарай шагыйре» балладасы белән М.Мирза поэзиябезгә өр-яңа мәүзугъ алып керә һәм, иң мөһиме, каләм иясенең тормышта, җәмгыятьтә тоткан урыны, иҗтимагый функциясе турында фикерләре белән уртаклаша. Иҗатчыга тегеләй яз, болайрак уйла, дип киңәш бирүе җитди булмаса да, бер гөманым белән уртаклашасым килә: балладаны реаль шәхесләр белән тулыландырсаң, әсәр тагын да отар иде шикелле. Әйтик, шагыйрь Мөхәммәд Әмин үз кырында чәчәннәр тоткан, шигъри бәйгеләр уздырган, ди риваятьләр. Шул дәвернең күренекле шагыйре Мөхәммәдьяр үзе, хан төрбәсендә сакчы булып кына тордым, дисә дә, сарай тирәсенә якын булуына аның Казан илчелеге составында, тылмач булып, Мәскәүгә баруы, Муром тирәсендә үтерелүе, аның гади укчы гына булмавына дәлил. Менә шул легендаларны бераз «уйнатканда», баллада күп яктан отар иде кебек. Тулаем бәяләгәндә, М.Мирзаның «Сарай шагыйре» – 2016 ел шигъри елъязмасының бер табышы.

М.Мирза соңгы елларда иҗатының яңа бер чорына кереп бара кебек. Робагыйлар белән мавыгудан арына килеп, үзен поэма, баллада кебек гомумиләштерү, холыкменәзләрне ачу мөмкинлеге зуррак жанрларга алынуын хупламый үтү берьяклы булыр иде. Дөрес, ул кыска шигырьдә эзләнүләрен дәвам итеп, шактый җете фикерләрен күңелләргә иңдерә.

Дүрт йөз алтмыш дүрт ел

Коллык хөкемендә...

Адәм баласының

Кулында лом-көрәк

Туар һәр көнендә...

«Адәм баласы»н «татар баласы» белән алыштырып кую теләге туу табигый дип саныйм.

М.Мирзаның «Хакны нахактан аерып...» бәйләмендәге шигырьләр турында сүз купкан икән, аны тулаем кабул итеп, «Иблис ихтыяры» шигыренең «Ак күлмәктәге җетелек йога ап-ак болытка» метафорасы белән сокланган тәкъдирдә, җаннан да, таштан да кан чыгарырга яраткан шагыйрьләр (эпиграфларны кара) рухында лирик затның «җир шарын» урап алган салкын шәфәкътә югалып калуы сискәндерә.

Җәллад төскәп аткан тәнгә –

Ядрә ярчыклый җанын...

Җан күзеннән чәчрәп чыгып

Күлмәген манчый каны.

Ләззәт бирергә, күңелне иркәләргә тиешле мистик юллар җанны өшетә, каз тәне чыгара. Тәнгә атылган ядрә иң гади, мантыйк буенча, канны шуннан чыгарырга тиеш иде кебек, ә ул җанны ярчыклый. Аллегорик манзараның да реаль мәгънәсе булырга тиеш. Бәлки, ялгышамдыр, мин дә бит адәм баласы гына.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: