Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Шагыйрь эзлим

2016 елда дөнья күргән шигъри дәрьяны тулы иңләү мөмкин түгел. Милләт гамен, яшәү үзәнен чагылдырган, С.Хәким әйтмешли, «җиз иләк» аша үткәрелгән иң камил үрнәкләре әдәби барышның барометры, йөзек кашы «Казан утлары»нда басылып чыгуларын истә тотып, шул мәҗмуга битләренә күз салу мәслихәт, максатка ярашлы булыр дип «юлга чыктым».

2016 ЕЛ ПОЭЗИЯСЕНӘ БЕР КАРАШ

1. Шигырь – серле могҗиза

Мәкаләнең гадилеге белән сәеррәк исеме кемсәнеңдер күзенә чагылуга, ул телен шартлатып, «вәт дивана, тәнкыйтьче атын күтәреп йөргән була, үзе шуны да белми, хәзер яше-карты, хәреф чыгара алганы шигырь сырлый, һич югы бәет чыгара, мөнәҗәт көйли, Язучылар берлеге чыгарган белешмәдән йөздән артык тезмәче таба алыр иде», дияр. Матбаганы күзәтеп барганы «Казан утлары», «Идел», «Безнең мирас», «Мәйдан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга» һәр атнада биреп барган шигырь битләрендә, башка басмаларда күпме кешенең уйлану-сагышлары, эзләнүләре, өмет-ниятләре белән танышырга мөмкин, дип тә өстәр кебек.

Бу мәсьәләгә шагыйрь Г.Мөхәммәтшин, мыек астыннан елмаеп, үз карашын белдерә. «Шигырь һәм заман» парчасында: «Күптән инде шигырь язганым юк. – / Кемгә кирәк бүген шигырең? / Шигырь язучылар бүген инде / Миннән башка да бит шыгырым», дип күзгә төтен җибәрә дә, «Казан утлары»ның унынчы санында «Яшьлегемнән мәңге китмәс идем» дигән циклын тәкъдим итә. Яшьлегенә «ябышып» яткан затның каләменә богау салып булыр идеме икән?

Һәр шигырьдә ахыргача ачылып җитмәгән «сер» булырга тиеш дигән фикергә таянып, «Шагыйрь эзлим» гыйбарәсенең мәгънәсен мәкалә ахырында аңлатырга вәгъдә бирәм. Әдәбият тарихы мондый «серләрне» бик күп саклый. Мәсәлән, 1917 ел инкыйлабына чаклы Маяковский, Бурлюк, Крученых – яшь футуристлар – Одессада түләүле чыгышлары алдыннан пианиноны түшәмгә элеп куялар һәм тамашачыларның үрсәләнеп кызыксынуына «кичәнең ахырында аңлатырбыз» дип җаваплыйлар. Очрашу тәмамлангач, «сез вакытыннан алдан чыгып китмәсен һәм интрига өчен пианиноны күтәреп куюлары»н әйтеп шаккатырганнар. Көнләшеп искә алуым түгел бу вакыйганы. Үзебезнекеләр дә башкалардан ким-хур түгел икән. Әйтик, футуризм агымы белән саташып йөргән яшь шагыйрь Г.Кутуй айга шлем кидереп куя. Исе дә китми!

2016 елда дөнья күргән шигъри дәрьяны тулы иңләү мөмкин түгел. Милләт гамен, яшәү үзәнен чагылдырган, С.Хәким әйтмешли, «җиз иләк» аша үткәрелгән иң камил үрнәкләре әдәби барышның барометры, йөзек кашы «Казан утлары»нда басылып чыгуларын истә тотып, шул мәҗмуга битләренә күз салу мәслихәт, максатка ярашлы булыр дип «юлга чыктым». Әдәбиятның элгәр, җитез, элеккечәрәк әйтсәк, көн кадагына сугучы, кешенең рухи дөньясына, табигатькә иң якын жанр булуын истә тотып булса кирәк, журналыбыз шигърияткә урынны кызганмый. Озак еллар дәвамында саклана килгән ошбу традициянең, күрше-күләнгә әйтеп, урамда «шаулап йөрү» мәҗбүри булмаган янә бер сере бар. «Совет әдәбияты» – «Казан утлары» белән, мин хәтерләгән дәвердән, күренекле шагыйрьләр җитәкчелек итә: З.Нури, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, И.Ибраһимов. Кыска вакытка гына булса да, бу вазифаны Сибгат ага да үтәп алды. Журналда басыла килгән шигырьләрнең сыйфатын озак еллар дәвамында поэзия бүлеге белән җитәкчелек иткән зәвыклы, укымышлы Р.Гаташ тәэмин итүен дә онытырга ярамый. 2016 елның һәр унике санында кимендә өч-дүрт, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт язучылары иҗатына багышланган айларда дистәләгән шагыйрь иҗатыннан үрнәкләр бирелә. Үтеп киткән ел татар шигърияте кайсы сыйфатлары белән үзенә җәлеп итә соң? Совет чорында шигъриятнең, дөресе, бөтен әдәбиятның умыртка баганасын, җанын, шәхси башлангычны иҗат методы, уңай герой, алдынгы эшче, колхозчы алыштырырга тиеш иде. Иншалла, хәзер андый шартлы киртәләр, кысулар, тәртәгә кертүләр юк. Үзең өчен язылган шигырьнең үзәгендә яткан кичереш, фикер-хис дулкыны укучыны да бөтереп алсын да күңел түренә үтсен, ягъни ул, «карале, шагыйрь минем хисләрне, уй-хыялларымны матур итеп әйтеп биргән ләбаса», дип әйтерлек булсын!

Шигъри тәлгәшләрнең күплеге, эчтәлекләрендәге тематик төрлелек, шәкли эзләнүләрдә кабатланмаска, яшәешебезнең төрле кыйтгаларын иңләргә, дөнья картинасын тулырак чагылдыруга омтылыш сокландыра. Шигырьләрнең муллыгы безнең милләтнең менталитетына, гореф-гадәтләренә бәйле дип уйлыйм: ул җырсыз, көйсез, матур сүзсез тормышын күз алдына да китерә алмый. Халык җырларына, бәет-мөнәҗәтләренә, дастан-риваятьләренә күз салыгыз! Аларда төрки-татарның тарихы, томан артында калган бөеклек һәм гасырлар дәвамында җиңүчеләр тарафыннан кимсетелү, мөстәкыйль халык буларак саклану өчен көрәш, милли изелү белән килешмәү тулышып ята. Шигърият ошбу юнәлеш-проблемаларның үзәгендә кайный. Милли тормыш-яшәеш авырлыгы, югалып калу, киләчәккә ышанычның какшавы, 90нчы еллардагы үзгәрешләрнең кайтуына ышанмау шигърияткә, хәтта иң «титуллы» шагыйрьләр иҗатына да үтеп керә. Төрле буын вә өслүб шагыйрьләрен берләштергән уртак юнәлешләр: халкыбыз, телебез язмышы, җәмгыятьнең бүгенге халәте, байлар белән ярлылар арасындагы чикнең ерагая баруы, вакыт, яшәү-үлем фәлсәфәсе... Шагыйрь Р.Вәлиев шул юнәлешләрдәге борчылуларны ике юлга сыйдыра алган:

Бүлгәләнде кавем, илләр, җирләр, Бүленми тик патша тәхете...

(«Ут эчендә татар язмышы»)

Күпчелек шигырьләрнең мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәүзугына багышланган булуын инкяр итмәстән, Тукай фатихасын алган ике агым бик күп шигырьләрне бер үзәккә туплый: татарның үткәнен искә төшерү аша аның киләчәге өчен борчылу.

2. Тукайны сөю – халкыңны хөрмәт итү

Үтеп киткән ел мәдәни-милли тарихыбызга бөек шагыйребез Тукайның тууына 130 ел тулу бәйрәме булып кереп калды. «Казан утлары»ның апрель саны тулысынча Тукайга, аның иҗатына багышланган. «Сөя халык үзенең Тукаен» дигән гомуми оя төрле буын шагыйрьләренең илһам җимешләрен тәкъдим итә. Инде бакыйлыкка күчкән Хәсән Туфан, Наҗар Нәҗми шигырьләрен Фирүзә Җамалетдинова, Рифә Рахман, Рәмис Аймәт, Рөстәм Сүлти, Йолдыз Миңнуллина кебек яңа буынның эзләнү-уйланулары тулыландыра. Татарстанның халык шагыйре Р.Гаташ белән Ф.Сафинның Тукай наменә багышланган шигъри гөләндәмнәре күңелне нурландырып, үзләренә җәлеп итеп тора. Р.Гаташ «Тукай хозурында» дип исемләнгән, өч мөстәкыйль бүлектән торган әсәренә «Гомер дастаныннан» дигән ачыкламыш биргән. Романтик Р.Гаташ Тукай бөеклеген татар тарихында тирән эз калдырган Туран, Һуннар, Дәшти Кыпчак кылганнарына бәйләп сурәтли. Аның җаны исә «йөз, мең гасырның» ярсуын, әрнүен тоя. Икенче бабта шагыйрь биниһая күп патшаларны, ханнарны күргән Идел, Казан язмышлары турында уйлана.

Халкым җаны ирек даулый, «Әй, байтагым, дип, байтагым – Илем, сине алдырдыкмы тагын? Дошман талар килгән соң, Әл-аман бул миннән соң!»

Үзе уйлап тапкан яисә башка төрки телләрдән алынган сүзләрдә, катнаш кафияләрдә (2-3, 4-5 юллар), халыкның аянычлы тарихы, милләтләре өчен җан атып яшәгән шагыйрәләрне кинәт искә төшерү дә Р.Гаташка килешә. Икенче бүлектә «Сөембикә сынлы Фәүзияләр, Саҗидәгә сеңел шагыйрәләр» аталса, соңгы бүлектә «алтын энҗедәй сүзле Туфан, Хәким, Арсланнар», шулай ук фани дөньядан күчкән «Юзәй, Шәүкәт, Әхсәннәр» тезелеп китә. Үзе белән бер чордарак яшәгән, мәңгелеккә киткән һәр шагыйрьнең аңа гына хас сыйфаты табыла: «Нечкә җан Рәшит артыннан китте бунтарь Роберт дусты» – «Моң шагыйрьләре – Мөдәррис, Зөлфәт, Наис, Харраслар». Күзләрне камаштырырлык бу санаулар татар шигъриятенең үткәнгә таянган хәзерге торышын күз алдына китерә сыман. Р.Гаташ сөю, мәхәббәт, гыйшык шагыйре, аңардан мантыйкка корылган төгәл сюжет димим, хәтта кичерешнең эзлекле үсешен дә таләп итеп булмый (шуңа да ул прозага алынмый, тәнкыйть белән публицистикасында да үзенә турылыклы кала). Безне ташлап киткән шагыйрьләрне яд итүгә, төрки-татар кызы өчен» «мең җаны» булса, барысын фида кылырга әзер. Уйлап та тормыйча!

Иҗатында Р.Гаташ, әйтик, С.Рәмиев, С.Есенин, М.Әгъләм, Зөлфәтләр кебек сиземләвенә, дөньяны үз аңлавына таяна, эчке рефлекциягә буйсына. Аның хисси, хәтта мәгънәви күчеш-борылышлары да көтелмәгәнчәрәк булырга мөмкин. Әле генә үткәндә ясалган хаталар, бүгенге югалтулар өчен җаны әрнегән шагыйрь кинәт шатлыклы, яңгыравык аһәңнәргә өстенлек бирә башлый. Анысы да Р.Гаташка килешә.

Исәннәргә юл – алга табан. Идел ага... Яши Ил. Хыял – аман.

Төрлечә уйласа-язса да, Р.Гаташ бер генә мизгелгә дә милли символ турында онытмый. Ул – Тукай бөеклеге, Тукай рухына тугрылык. Бу иманыннан аны җил-давыл котырынуы да, җир тетрәүләр дә чигендерә алмый.

Проза өлкәсендә җитди уңышларга ирешсә дә, нигездә шагыйрь булып калган Ф.Сафин 2016 елда укучыны «Без – Тукайлы халык» (киң әйләнешкә кереп киткән «Без – Тукайлы» гыйбарәсен безнең чорда, беренчеләрдән, шул исемдәге поэмасында шагыйрә Э.Шәрифуллина кулланды бугай) исемле сонетлар такыясы белән шатландырды. Көнбатышта туып, инглиз, итальян әдәбиятларында калыпка утыртылган, шәкли таләпләре ифрат катгый (ул ундүрт юлдан торырга, һәр мисрагы кафияле булырга тиеш һ.б.) жанр Ш.Маннур, Ш.Мөдәррис, М.Хөсәен иҗатларында мәгълүм уңышларга ирешсә дә, безнең чорда телебезнең силлабик «бишегендә» үзен иркен хис итә башлады. Үтеп киткән елда Р.Харис («Ай, үзгәрә дөнья» бәйләме), Ф.Сафин лөгатебезнең сыгылмалы мөмкинлекләре сонетта дан казанган телләрдән ким-хур булмавын раслыйлар. Иң мөһиме: өлешчә Шекспир иҗатында, тулысынча Петрарка сонетларында төп мәүзугъ мәхәббәт, сөю-сөелү сагышы булса, Ф.Сафин Тукай образын милләт вазгыятьләре яссылыгында тудырса, Р.Харис, сонетлар бәйләменең исеменнән үк күренгәнчә, дөньяның үзгәрүенә бәйле күп яклы үзгәреш-яңарышларны нигез итеп ала. Ике шагыйрь иҗатында да фәлсәфи хөкем үзәк агымны тәшкил итә.

Ф.Сафин Тукай образын, аның дәвамчылары рухын ачкан, милләт, тел язмышы турында уйландырган 15 сонеттан торган, махсус сөйләшүгә лаеклы цикл иҗат иткән. Һәр сонетына Тукай шигъриятеннән юллама-эпиграф алып, үзен «юлга» чакырган максатын тәгаен билгели.

Хәйлә, мәкер, йокы – безнең йортны сүтәр... Биеклек бар – Тукай! Маяк итеп барыйк. Бу юлны соң бездән башка кемнәр үтәр?!.

Шагыйрь йөрәген «Тоташ сызлау, яну телсә дә», туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау өчен лирик геройның ярсуы, чәпчүе, чебеннең тәрәзә пыяласын ватарга маташуыннан ары китә алмый. Чөнки татар җәмгыяте көндәлек мәшәкатьләр белән мәш килеп, иртәгесе көн турында уйламыйча, битарафлык бозлыгына кереп баткан. Гаҗиз шагыйрьгә «Теләк белән, туган телдән качып барыш» дигән мәрасименнән соң, үзен: «Без бәхетсез халык түгел, без – Тукайлы халык», дип юатырга гына кала. Ф.Сафинның тирән һәм шактый бай эчтәлекле сонетларына, шигырь техникасы җәһәтеннән бәя биргәндә дә, аның кыю эзләнүләрен инкяр итеп булмый. Жанрның шәкли кысаларында да шагыйрь, эчке һәм юл азагындагы кафияләрдә тартык һәм сузык авазларны ярәштереп («Түбәм – нуры үтә», «беләм – җилләр өтә»), соңгы ике куплетны 4-2 урынына өчәр юлга чыгарып, фикерен өздереп әйтә, үзен эзләнүчән шагыйрь буларак раслый.

Татарстанның халык шагыйре, шигъри, драматик жанрларда уңышлы әсәрләр авторы Р.Харис «Аһ, үзгәрә дөнья!» (5нче сан) тупланмасында сонет жанрының мәгънәви эчтәлеген яңартып, дөньяви, фәлсәфи мотивларны әхлакый югарылыкка күтәреп сурәтли. Күңел халәтен, рухи эзләнүләрен укучыга җиткерү максаты белән, «Үлмәс зынҗыр», «Бәхет төшенчәсе», «Алманың хушлашуы» кебек сонетларында аллегорик, символик нисби төшенчәләрне яңача яңгыратып, чынбарлыкны тирәнрәк аңлау һәм сурәтләү юлларын эзли тынгысыз шагыйрь. Үзенең иң тирәндә яткан хыялын да калкытып кую җаен таба.

Нарасый бала кебек гөнаһсыз, фәрештә кебек аһсыз һәм ваһсыз яшәп карыйсы килә кешечә...

(«Бәхет төшенчәсе сонеты»)

Р.Харис каләменнән ак кәгазьгә төшкән сонетлар арасында «Эндәшмәү сонеты» иң кадерлесе дип сизенәм, чөнки биредә сүз Илаһи көчкә – Ходай Тәгаләгә якынлашу, табыну турында бара.

Мин эндәшмим – мине Аллаһ тыңлый!.. Аның белән шулай аңлашам... ............................................................ Мин Аллаһны аңлагандай булам... Сөйли генә белмим халыкка...

(«Эндәшмәү сонеты»)

Лирик затның хисен, уен («Мин эндәшмим») икенчесенә каршы куйгандай тоелса да («Аллаһ мине тыңлый», «Сөйли генә белмим халыкка»), антитеза, диалог-аңлашу тумаса да, бу алым кешенең Раббыбыз белән рухи сиземләүгә омтылган эчке халәтен ачып сала. Бетми торган «күңел ярасы», «бәхет төшенчәсе», күңел боҗралары турында киеренке уйланулар белән беррәттән, көтмәгәндәрәк «Алманың хушлашу сонеты»нда шагыйрь алманың «эчке сөйләмендә» җирнең тарту көчен өзелеп төшкән алма ярдәмендә аңлаган бөек галим Архимед ачышына ишарә ясый.

Мин иртәгә синнән китәмендер – үзәгемне нидер кимерә... Ләкин белмим – кая төшәрмендер, Җиргә төшсәм, аны җимерәм.

Алма бу сонетта ачкыч сүз, код булып кына калмый, ә әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелә. Тулаем, бу жанрда үзен шагыйрь иркен, ирекле сизә. Шәхеснең гадәти эчке кичерешләре турында язганда да, үз-үзе алдында җаваплылыкны сизеп, яшәү хакында хөкем иткәндә дә, иң нечкә кылларга кагылмыйча үтә алмый.

Барысы да үтә икән, сизәм... Бетми икән ләкин берсе дә, бигрәкләр дә – күңел ярасы...

Р.Харис белән Ф.Сафин эзләнүләрендә «үзебезнеке» булып киткән «кылтык» сонет жанрында үзләрен иркен тотуларын, эчтәлекне, шәкли алымнарны баетудагы табышларын хупламый мөмкин түгел.

«Яшәп карыйсы килә кешечә» дигән хыялында Р.Харис ялгыз түгел, аныңча фикерләүчеләр тагын бар икән. Җөмләдән, шагыйрь, эпиграммалар, шаян күзәтүләр авторы Ләбиб Лерон яңа шигырьләр бәйләмен «Бер яшисе килә кешечә» (8нче сан) дип атый һәм аны тормышка ашыру әмәлләрен эзли.

Әдәби әсәрләрендә, яшәү рәвешләрендәге кебек, холык-фигыльләре чагылган, ягъни ясалмалыкны кабул итмәгән, үзләре булып калган шәхесләр була. Р.Гаташ шундый романтик зат дигән идек. Л.Леронның «Мәңгелек өн», «Яхшылык», «Чеховка кайту яки Ротшильд скрипкәсе», «Бер яшисе иде чын-чынлап» кебек шигырьләре белән танышканда, үзеннән-үзе аның мәһабәт гәүдәсе, сүзен ашыкмыйча, әмма өздереп әйтүе күз алдына килеп баса. Ничек күңеле тели, шулай яза, кемгәдер охшарга тырышып, көчәнеп маташмый. Аны укуы рәхәт. Шигыренең ахыргача камил эшләнешенә дә исе китми, сикереп төшми (мәсәлән, «Кара шәм»).

Бүген мине йокы җиңәлмәде... Бер ялгызым төнгә керәмен. Куанычтан дөньям – мөлдерәмә: Шигырь эчәм – кайнар перәме!

(«Йокысызлык»)

«Керәмен-перәме» кафиясен «йотып» җибәрсәк тә, ни өчен (йоклый алмау сәбәплеме?) дөньясы мөлдерәмә икәнлекне кайнар шигырьдән дип кенә фаразларга кала. Л.Лерон, эпиграммаларындагы шикелле, лирикасында усалланып та куя белә.

Азатлыкның әле исе дә юк. Күренгәне дә юк ирекнең...

(«Чеховка кайту...»)

Кешечә яшәүне ничек, ни рәвешле күзаллый соң шагыйрь. Аның таләпләре шактый һәм саллы:

Бер яхшылык эшлим әле, дисәң, Кылыйм әле, дисәң, игелек – Тома ятимнәргә назлы сүз әйт, Башларыннан сыйпа иелеп!

Тукай 1910 елда язылган «Нәсыйхәт» шигырендә шул ук инсани хыялын калкытып куйган иде:

Булса – бир, булмаса исә – җайлап сөйлә булмаслыгын, – Сизми калма ак сакаллы карт Хозыр Ильяслыгын.

(«Нәсыйхәт»)

Яхшылык кылуның юллары төрле икәнне санап чыкканнан соң, Л.Лерон төп нәтиҗәсен ясый: «Иң әүвәле кеше булып яшә. Кеше булып кал син иң элек». Һәрвакыт ачык йөзле (һәрхәлдә мин күргәндә), итагатьле Ләбибкә дә ялгызлык кебек замана чире йога ала икән. «Исән килеш дуслар... үлә бара» гыйбарәсе белән килешмәсәм дә (үтермәсәләр, бер җан иясе дә сау-сәламәт килеш үлми), аның «Бер дус исән әле: Ул да булса – Шигырь» дигән сүзләрен хупламый мөмкин түгел. Идеализм, әмма яхшы мәгънәсендәге күпертү... Чөнки биредә фәлсәфи вә иҗади фикер лирик геройның дөньяга карашы аша иңдерелә. 2016 ел шигъриятенең асылы кешегә игътибарлы булуга гына кайтып калмый, ә рухи-дини, әхлакый нигезләрне аңлап, саклап калуга омтылышта да ачык күренә Җөмләдән, Ә.Рәшитнең соңгы пәйгамбәребезгә багышланган «Мөхәммәд» поэмасы, Н.Әхмәдиевнең «Пәйгамбәрләр турында кыйсса», «Фәрештәләр белән бәхәсләшмим» кебек дини-тарихи чыганакларга, аллегорик символларга таянып иҗат ителгән әсәрләре пәйда булды. Үткән гасырның беренче чирегендә Һ.Такташ, М.Гафури, Ф.Бурнаш, М.Җәлил һ.б. иҗатында ислам мифологиясенә, Коръән поэтикасына тәкълид итеп язылган кыйссаларыннан соң, совет чорында бу мәүзугъка мөрәҗәгать итү тыелды. Берәүнең дә ут белән уйныйсы килмәде. 90нчы елларда, мәгълүм иҗат иреге бирелгәннән соң да, куркытылгын өлкән буын ошбу теманы әйләнеп үтүне исәнлеккә файдалырак дип саный килде.

Күренекле шагыйрь Казан ханлыгы чорының бөекләре турында мифоэтик әсәрләр («Сөембикә» (1987), «Колшәриф» (1990), «Мөхәммәдьяр» (1996)) иҗат иткән Ә.Рәшитнең пәйгамбәр образына алынуы табигый иде.

«Казан утлары»нда поэманың кыскартылган нөсхәсе бирелсә дә (3нче сан), ул шактый күләмле, бай эчтәлекле. Ә.Рәшит ислам динен тотучылар өчен изге зат Мөхәммәднең шигъри сынын тудырганда, тарихи, әдәби чыганакларга, халык дәһри елларда да Аллаһ илчесен бәетләрендә, мөнәҗәтләрендә зурлавын дәвам иткән әсәрләргә таянган. Шул ук вакытта ул бу тарихи-хыялый чыганакларны үзенчә «укырга» тырышкан.

Кинәт кенә шунда әллә нәрсә булды,

Ишегалды якты нурлар белән тулды.

................................................................

Һәм Мөхәммәд, һушы китеп, җиргә ауды,

Өстенә иштеләр гүя зур бер тауны.

Шагыйрь Аллаһының Мөхәммәдкә Коръәнне иңдерүен, пәйгамбәрнең ислам динен тарату юлындагы сәләтен, ышандыру көчен, үзен-үзе кызганмыйча, кяферләр, дошмани кавемнәр белән көрәшүен икеләтелгән проекция алымын кулланып яисә ничәмә гасырлар элек булган хәлләрне үзе күргәндәй итеп сурәтли. Бу алым поэманың ышандыру көчен арттыра.

Әллә нинди сәер уйлар туды җанда,

Ышанган һәм ышанмаган булды анда.

.................................................................

Туганнары, яшьтәшләре арасында

Тигез иде аның өчен син дә, мин дә.

Тулы килеш укылмаган әсәргә дәгъва белдерү иртәрәк булса да, Ә.Рәшитнең иҗади мөмкинлекләрен белгән кеше буларак (аның иҗаты, бигрәк тә поэмалары турында язарга насыйп булды), кайбер теләкләремне әйтмичә кала алмыйм. Телгә алынган кыйссасында Н.Әхмәдиев дөрес яза:

Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,

Үз дигәнчә һәркем көн иткән.

Пәйгамбәр дә судан яралмаган,

Кендекләре җиргә береккән.

Димәк, Мөхәммәдне идеаллаштыру белән беррәттән, аның кешелек сыйфатларын, хатыны Хәдичә белән мөнәсәбәтләрен, мәхәббәтләрен, балаларын тәрбияләүләрен дә күрсәтү лаземдер? Инде үзебезнең төрки-татар дөньясы ничек, ни өчен ислам динен кабул иткән?

Поэманы тулыландырганда, әгәренки кирәк тапса, Ә.Рәшит әлеге мәсьәләләргә дә җавап, аңлату эзләп, Мөхәммәднең шәхесен тулыландырыр, бәлки, дәвамчыларының Исламны тарату юнәлешендәге эшчәнлегенә дә тукталыр дип ышанасы килә.

Әйтелгәнчә, 2016 елда пәйгамбәрләр тарихы вә язмышы кебек изге мәүзугъны яктыртуга алынган шагыйрь бер Ә.Рәшит кенә түгел. Прозаик, шагыйрь Нур Әхмәдиев «Офык артларында офык бар» (12нче сан) исемле бәйләменә кергән «Пәйгамбәрләр турында кыйсса», «Фәрештәләр белән бәхәсләшмим», «Кеше җаны» кебек, мифологик ышануларга, аллегорик образларга «иҗат иреге» биргән шигырьләрендә пәйгамбәрләр язмышына кагылып, аларның Адәм балалары булуына басым ясап, «Аларга да ташлар атканнар, Хак илчесе дип тормаганнар», алар да безнең кебек тормышның ачысынтөчесен татыган дигән фикер уздыра.

Пәйгамбәрләр җиргә килгән, киткән,

Күктә шулай кирәк тапканнар.

Хак илчесе диеп тормаганнар,

Аларга да ташлар атканнар.

Нух, Гайсә, Ибраһим, Сөләйман пәйгамбәрләргә баш иеп, «Ахырзаман пәйгамбәре булып, Тик Мөхәммәд», дигәннән соң, кыйссасының төп өлешенә, шигърият нәбиләре – пәйгамбәрләрен сурәтләүгә күчә. Шигырьнең беренче өлеше дини укучыларны «җәтмәсенә» эләктерү өчен җим булып чыга, ягъни биредә дә икеләтелгән проекция алымы кулланыла. Шигъри «тасмада» Кол Гали, Тукай, Пушкин, Лермонтов кебек шигърият даһиләре турындагы сөйләмдә лирик каһарманның күңел тәрәзәләре ачылып киткәндәй була. Әмма алар шунда ук ябыла. Чөнки автор үз шәхесен сурәткә алып кереп, кемгәдер дәгъвасын белдерә, шаяртыбрак булса да, «мескенләнә».

Мин дә шагыйрь, тел сагында торам,

Фикерем бар, баймын хискә дә.

Шигърияттә бер пәйгамбәр булу

Кереп карамый тик төшкә дә.

(«Пәйгамбәрләр турында кыйсса»!)

«Кеше җаны» шигырендә ул кешене табигатьнең иң югары казанышы, горур зат дип саный һәм үлгәннән соң аның җаны башкага күчүгә ышана: «Белсәң иде: кайсы асыл затта Бәргәләнә Тукай йөрәге». Шагыйрь зәңгәр томан артында югалып калган олы тарихыбыз белән масаю юлына басмый, аны күбрәк кешелекне, татарны саклап калган «Газиз Аллаһ»ның мәрхәмәте, «Карурман»нарны тудырган нечкә күңелләр язмышы борчый. Ул саф татар телендә тигез 9-9, 10-9 иҗекле силлабик шигырьдә үзен иркен сизә. Иҗади активлыгын хупламый мөмкин түгел. 2015 елда да, 2016 санәдә дә ул укучысын яңа шигъри тәлгәшләре белән сөендерде.

(Дәвамы бар)

 

 

"КУ" 03, 2017

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев