Өч китапта – өч хикмәт

Т.Галиуллин иҗатына бер караш

Үтеп киткән 2018 елда китап киштәләрендә затлы тышлыкларына Тәлгат Галиуллин тәхәллүсе куелган, төрле әдәби-мәдәни жанрларга караган өч җыентык пәйда булды: «Китек көзге», «Мы – потомки страны Тартария», (Татарская поэзия ХХ – начала ХХI вв. как единый философско-эстетический процесс) һәм «Бәетләр – язмыш көзгесе». Әдәбиятыбызның, милли мәдәниятебезнең төрле юнәлешләрен колачлаган мәҗмугаларның исемнәре үк «сатып торганча», алар берсен-берсе кабатламыйлар: «Китек көзге» дип аталганына прозаикның төрле елларда язылган, күбесе таныш, дөрес, беришесенең әле «карасы да кипмәгән» алты бәяны, утызга якын хикәясе урнаштырылса, икенчесендә галимнең күп еллык эзләнүләр нәтиҗәсе – ХХ-ХХI гасыр татар шигъриятенең үсеш баскычлары фәлсәфи-сәнгати үзенчәлекләре турында уйланулары урын алса, өченчесе, кем әйтмешли, бөтенләй башка операдан – анысы халык иҗатының үзенчәлекле төре – бәетләргә багышланган. Язучы-галимнең олуг юбилеена нисбәтән Татарстан китап нәшриятында һәм Фәннәр академиясендә (бәетләргә багышланганы) басылып чыккан әлеге мәҗмугаларны шәрехләүгә керешкәнче, Тәлгат абый Галиуллинның тормыш һәм иҗат юлына кыскача гына булса да күз ташлау лаземдер дип саныйм.

Татарстанның Норлат вилаятенең Кычытканлы дигән сәер, әмма яшәешкә якын исемле авылда туып-үскән егет, урта мәктәпне тәмамлагач, бер ел Свердлау өлкәсендә алюминий кайната, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем алгач, шул уку йортында татар телен укыта. Әдәбиятка, халык иҗатына күңел тартуы аны Тел, әдәбият һәм тарих институтының фольклор секторына алып килә. Халык иҗаты белән поэзия арасындагы үзара керешүне, әкиятләр, бәетләр, йола җырларын өйрәнүдән тәм тапкан егетне, гаиләле булып, уллары тугач, кеше почмагында яшәү, фатирсызлык  дуамалрак юлга этәрә (янәсе, кем инде үз теләге белән Казанны ташлап китә). Үзе «Замана балалары» китабында язганча, бар мөлкәтен берничә ак сәрпинкә капчыкка (аларның да күбесе китаплар) төяп, «олы көпчәкләре белән суны шап-шап кыйнап баручы» иске пароходка утырып, билгесезлеккә, Алабуга якларына юл ала.

Белемле, яшь, тырыш егет анда да ким-хур булмый, педагогия институтында мөмкин булган бөтен баскычларны үтә: урыс әдәбияты укытучысы, декан урынбасары, кафедра мөдире, проректор, 1971-1986 елларда ректор вазифаларын башкара, Алабугадан берничә факультетны күчереп, хәзерге Чаллы педагогия университетына нигез сала. Шул вакыт аралыгында Т.Галиуллин үткен телле тәнкыйтьче, әдәбият белеме галиме буларак таныла, әүвәл фәннәр кандидаты дәрәҗәсен ала, егерменче-утызынчы еллар татар шигъриятенең иҗат методы дигән темага Казакъстан Фәннәр академиясендә докторлык диссертациясен яклый.

Җитлеккән әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Т.Галиуллин 1986 елда Казанга әйләнеп кайта. Мәскәү акчасын бирсә дә, фатир мәсьәләсе тиз генә хәл ителми. Тулай торакта яшәп, педагогия институтында укытып йөргәндә, үткән тормыш юлы, күргән-белгәннәре турында оныклары өчен генә булса да, һәммәсен түкми-чәчми, М.Булгаковның «кулъязмалар янмый» гыйбарәсен истә тотып булса кирәк, кәгазьгә теркәп калдыру нияте, күңелен ихластан бушату теләге туа. Шул рәвешле, чорыбызга шактый кыю бәя биргән, публицистика белән сәнгатьлелек арасында тәңгәллек тапкан «Замана балалары» исемле хакыйкый бәян туа. Шуның артыннан югары мәктәп студентлары, укытучылары, авылдашлары тормышына багышланган, күбесе юмористик рухтагы хикәяләре дөнья күрә. Язучылык «кәсебенә» керешкәндә, Т.Галиуллинга 48 яшь була. Ул укучы күңеленә ХХ гасырның соңгы чирегендәге торгынлык елларын, ачы хакыйкатьне, фирка басымын фаш иткән «Замана балалары» белән үтеп керсә, шул ук йөзьеллыкның соңгы унъеллыгындагы башбаштаклыкны, җәмгыятьнең акча, байлык колына әверелүен, кеше канының судан да арзанаюын тасвирлаган «Сәет Сакманов» («Тәүбә», «Элмәк», «Төнге юллар») трилогиясе белән гаҗәпләндерде.

Казанда да оештыруга сәләтле, тәҗрибәле кешегә «тынычлык» бирмиләр. Аны университетка чакырып алалар һәм 1944 елдан бирле эшләп килгән татар теле һәм әдәбияты бүлеген үстереп, татар тарихында беренче милли факультет оештыру эшен тапшыралар. Ниһаять, «татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр» исемле фәнни-гамәли берәмлек хасил була. Т.Галиуллин егерме биш ел дәвамында шул фәнни совет белән җитәкчелек итте.

Нинди генә иҗтимагый вазифалар йөкләнмәсен, Т.Галиуллин өчен иҗади-фәнни юнәлеш иң мөһиме булып кала бирде. Тынгысыз эзләнүләрнең нәтиҗәсе күз алдында. Ул – егермедән артык җыентык, монография, меңләгән мәкалә авторы. Татар сүз сәнгатендә аңа «баш бирмәгән», ул көчен сынап карамаган жанр юк, дисәм, кемдер, «ул шигырь язмый», дисә, мин аңа хәзерге тәнкыйтьчеләребез, әдәбият галимнәре арасында ярты гасырдан артык татар поэзиясен шултиклем бирелеп, яратып тикшергән тагын ничә фидакаребез бар дигән сорауны бирер идем. Аның соңгы, беркадәр сәеррәк исемле «Мы – потомки страны «Тартария» җыентыгы буенча гына да ХХ гасыр һәм ХХI йөз башы татар шигъриятенең төп казанышларын күз алдына бастырып була. Әлеге китаптан тулы бер гасырның, ХХI йөзьеллыкның ике унъеллыгында татар сүз сәнгатенең куәсе, җиһанның теләсә кайсы «мөһерле» поэзиясе белән аяк терәп сөйләшә алырлык, милли мәнфәгатьләрне кайгырту җәһәтеннән бәяләгәндә, күбесеннән өстен торган мирасыбыз, бүгенгебез белән таныша алабыз.

Җыентык авторы ХХ гасырның беренче яртысы шагыйрьләре иҗатын иңләү аша үткән йөзьеллыкның икенче яртысында, Мостай Кәрим язганча, 60 нчы елларда Р.Фәйзуллин, Р.Харис исемнәре белән йөртелгән «икенче шартлау» шагыйрьләре иҗатын, «көмеш чор»ны бәяләү аша 90 нчы елларда башланган милли яңарыш чоры шигъриятенә туктала, иң яшь буын каләм тибрәтүчеләр арасында өметле эзләнүләрне күреп ала. Исемнәргә, поэма-шигырьләргә бәя биргәндә, авторның мәктәп, көллият, югары уку йорты таләпләрен истә-күздә тотып язган педагог булуы сизелеп тора.

Иҗатларын, үзләрен яхшы белгән С.Хәким, И.Юзеев, Г.Зәйнашева кебек шагыйрьләрнең иҗат портретлары һәркайсының үзләренә генә хас индивидуальлекләре турында уйланулары белән хәтердә калалар. Һәркайсы шигырьләрендә үзләре «яшиләр».

Җылы сүздән читтәрәк калган, яңачарак фикерләүче, профессор – математик – шагыйрь Җәүдәт Сөләйманов поэзиясенә багышланган «Сөләйман» мәкаләсе тулылыгы, бәяләрендә төгәллеге, иҗат серләренә үтеп керү юлларын эзләве белән уңай тәэсир калдыра. Баһадирыбыз Ф.Яруллин шикелле үк, язмыш рәнҗетүенә бирешмичә, кул-аяклары хәрәкәтсез килеш, каләмен авызына кабып, шактый саллы мирас калдырган шагыйрь, рәссам Гакыйль Сәгыйровка багышланган әдәби очерк өчен авторга рәхмәт әйтәсе килә. Рәмис Аймәт, Ленар Шәех кебек яшьрәк буын шагыйрьләрне «олылар сафына» әйләнешкә кертеп җибәрү дә уңышлы фал.

Татар халык иҗатына гына хас тарихи, күбрәк шәхси фаҗигане, гомумән, яшәеш хакыйкатен үзәккә алган, борынгы жанр булса да, хәзергәчә телләрдән төшми, һаман да языла (шул исәптән, хәзерге шагыйрьләр тарафыннан да), әйтелә килгән бәетләргә багышланган, киңкатлам укучыны күздә тотып язылган җыентыкны тәфсилле тикшерүне максат итмәсәм дә, үземнең мөнәсәбәтне сиздереп үтмәү дөрес булмас.

Мәҗмугага, нигездә, элегрәк дөнья күргән җыентыклардан, традицион мәдәниятне өйрәнү үзәгенең архивыннан зәвык белән сайлап алынган үрнәкләр урнаштырылган. Хезмәт авторның бәетләрне яңачарак бәяләгән, төртмәле дә, үткен сүзле дә тәфсилле кереш сүзе белән ачыла. Яшьлек белгечлеге буенча фольклорчы Т.Галиуллин бәетләрнең тормыш фаҗигасен үзенчә бәяләвен, халык фәлсәфәсен кояш нурларыдай үзенә сеңдергән «иске» жанрны «яңача» укуга ирешкән. Иң мөһиме: автор берәүне дә кабатламаган, чыганакларны ифрат төгәллек белән күрсәтеп барган.

«Китек көзге» мәҗмугасында тәкъдим иткән әсәрләрендә язучы әдәп-әхлак, кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, һәркемнең тормыштагы үз урыны, үз-үзенә бәясе турында уйландыра. Күбесенең өслүбендә авторның реализмга, психологик анализга, эчке сөйләмгә, диалогларга иркен таянуы, телебезгә ихтирамы сокландыра.

Элегрәк язылган «Кияү» бәянында катнаш никахларның фаҗигасе ачыла. Тәҗрибәсез, авыл мокыты Сәгыйрь, армиядә хезмәт иткәндә, утны-суны кичкән хатын җәтмәсенә эләгеп, ахыр чиктә «ярык тагарак» янында калуын сурәтләгән әсәре буенча күренекле режиссёр, язучы Әхтәм Зарипов күп серияле телефильм иҗат иткән иде. 90 нчы еллар азагында, яңа гасыр башында «Кияү» зәңгәр экраннардан кат-кат күрсәтелсә дә, ил сәясәтендә вазгыять үзгәргәч, хәзер ул «лента», үз сәгате кайтуына өметләнеп, архивта «ял итә».

И.С.Тургеневның «Ася», «Беренче мәхәббәт» һ.б. шул рухтагы бәяннары турында язган галимнәр аның барча каһарманнары мәхәббәт сынавын узалар («Испытание любовью») дигән фикерне еш кабатлыйлар. Т.Галиуллинның матбугатта уңай бәя алган «Мәкер», яңа җыентыгына исем биргән «Китек көзге» әсәрләрендә, «Колюнчик», «Өйләнү», «Спид вә мәхәббәт», «Ниткән хат ул» һ.б. хикәяләрендә һәр инсани зат башыннан үтә торган олы хис сынавын һәммәсе кабатланмас рәвештә уза. Беренче ике повестьның каһарманнары, бәхеткә лаеклы булып та, мәхәббәтләрен саклый алмаулары нәтиҗәсендә гомерләрен күңелсез уздыра, күбесе тагын да авыр сынау – ялгызлыкка дучар була. Мәсәлән, «Мәкер»дә кызу канлы Әмир белән тәкәббер, чибәр Сәвия бер-берсен табып, ихластан яратышып, бер алманы икегә бүлешеп, шатланышып гаилә корып, бәхет нурында коенып яшисе урынга, бик оста үрелгән мәкерле җәтмәгә эләгеп, «алтын кошларын» кулдан ычкындыралар. Ялганчы Ленарның үз максатына ирешү, аңардан йөз чөергән Сәвияне кулга төшерү өчен, армия хезмәтен тәмамлап кайтучы Әмирне стансыда атналар буена саклап торып, Сәвияне төрлечә хурлап, җенси азгынлыкта гаепләп, кызның колагына, Әмирең өйләнгән, марҗасы белән кайта, дигән уйдырмасын сеңдереп, араларын үз файдасына бозуга ирешә. Ленарның мәкеренә ышанган Әмир Сәвиясеннән колак кага һәм гомерен яратмаган кеше белән уздырырга мәҗбүр була. Һәркемгә Ходай Тәгалә горурлыкны, үпкәчеллекне бирә. Яшь чакта алар ташып тора. Көнче Әмир тузына, Сәвия аңа ялынып килми, кайнар канның басылганын көтми һәм яратмаган Ленарга кулын биреп, аңа ияреп авылдан чыгып китә. Ахыр чиктә, милициягә эшкә кергән иренең кыланышларына, рәнҗетүенә түзә алмыйча, аны үз коралы белән атып үтерә. Ике бәхетсез бәндә картлык көннәрендә очрашып, аңлашып, күз яшьләрен түгүдән, каһәрләнгән мәхәббәтләре алдында тезләнеп гафу үтенүдән уза алмыйлар. Шуңа күрә тәрҗемәче бәянның русчасын «Прости, любовь» дип атаган. Автор ошбу бәянында мәхәббәтнең кешене яшәтә, үстерә торган һәм бәллүр савыт кебек сакланырга тиешле бөек хис дигән фикер уздыра.

Җыентыкка исем биргән повестьның асылында шуңа якынрак хәл-әхвәл ята. Бу – әсәрендә авторның кеше хисен, холкын, менәзен ачу алымнарын баетуның яңадан-яңа мөмкинлекләрен эзләвендә күренә. Әсәрнең буеннан-буена сузылган табыш – «китек көзге» метафорасы, символ дәрәҗәсенә күтәрелеп, кулдан ычкынган «китек бәхет», «бәхет кошына» килеп тоташа. Әлеге метафора тәкъдирдә язылган, язмышта булачак котылгысызлыкны искәртеп тора төсле. Замана байларының артык иркә үскән, үз-үзенә ышанучан, тәкәббер Ләйлә тәүге тормыш дәресен ала. Дөнья аның кубызына гына биеми икән шул. Чыгарылыш кичәсендә күзе төшеп йөргән Артур аның биергә чакыруына теш арасыннан гына: «Я вальс не танцую», дигән җөмләне төшерә. Егетнең бу сүзләре «төрле мәгънәви эчтәлек, аһәң белән җан канатларын көйдереп, колагын зыңгылдатып торды». Салкын судан чыккан үрдәк хәлендә мескенләнеп калган, беренче җитди язмыш сабагы алган Ләйлә бәйрәмне ташлап, өенә йөгереп кайтып, зур көзге каршындагы урындыкка лып итеп утырып, үз сурәтенә кадала. «Көзгедән почык борынлы, кыска буйлы, көнбагыш чәчәге кебек сары чәчле, чытык чырайлы, күзләре туңдырылган балыкныкы шикелле» бер ят кызый Ләйләне «шул кирәк сиңа», дип үртәп тора сыман. Ул, үзен-үзе белештермичә диярлек, озын үкчәле туфлие белән көзгегә тондыра. Сугуны көтеп кенә торгандай, көзгенең уң як чите кителеп төшә.

«Пыяла тавышын ишеткән әнисе Халидә йөгереп килеп җитә:

– Ләйләм, нәрсә булды?

– Көзгенең бер чите убылып төште. Көзге ватылу бәхетсезлеккә, диләр бит.

Анага кызы да якын, яңа өйгә күченгәч алган беренче җиһазлары да кызганыч. «Тарихи көзгебез әрәм булган!» – дип нәтиҗә ясый Халидә.

Әнисенең ирексездән, уйламыйча әйткән сүзләре Ләйләгә җитә калды. «Ул нәфис куллары белән битен каплап, ачынып: «Сиңа көзге жәл. Ә минем – фаҗига. Беренче мәхәббәтем үз урыныма төртеп күрсәтте».

Икенче җитди мәхәббәте дә атасының «ярдәме» белән фаҗигагә юлыга.

Очраклы рәвештә, самолётта килергә тиешле кешеләрне көткәндә, Морад белән Ләйлә танышып, дуслашып йөреп, бер-берсенә гашыйк булып, матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бәләкәчләре туа.

Морадның фәнни яктан да үсеп китүе, аңарга килеп тезләнмичә бизнесын үстерүе, Ләйләнең әтисе Сахипнең саруын кайната. Ахыр чиктә, атасының киявеннән көнләшүе, шымчысының машина номерларын бутавы нәтиҗәсендә яшьләрнең мәхәббәте, матур челтәрле көзге төсле, убылып төшә. Морадыннан колак каккан Ләйлә, кызын алып, өйләреннән чыгып китә. Сахип Миндрахманович баласының бу адымына бик исе китми:

– Син артык борчылма, карчык. Кызыбыз нервларын тынычландыруга, мунча кереп, бассейнда коенасы килүгә, әйләнеп кайтыр. Габбасовлар тәрбиясен алган кеше ич ул...

«Китек көзге» әсәренең төп үзенчәлеге – һәр образның кабатланмас шәхес булып, күңелдә фикерләү рәвешләре, тел үзенчәлекләре, дөнья барышын үзләренчә аңлаулары белән ачылуда, психологик анализ алымнарына иркен таянуда. Т.Галиуллин прозасының бу үзенчәлеге «Гомер тәлгәшләре», «Итле пәрәмәч» (икенче исеме – «Түрәләр сые»), «Ура, таптык» (яңа исеме – «Кысыр хәсрәт») әсәрләрендә тулы көчкә ачыла. Әүвәл «Казан утлары»нда басылып чыккан, вакыт ягыннан иң соңгы бәяннарының берсе «И карак»та (2005) автор бер гаилә язмышында хәерчелек белән югары әхлаклылык арасындагы конфликтта соңгысының җиңеп чыгуын үзәккә ала. Татар әдәбиятында шактый яктыртылган, сугыштан соңгы авыр чорны сурәтләсә дә, язучы берәүне дә кабатламаган дип уйлыйм.

ДӘВАМЫ БАР. "КАЗАН УТЛАРЫ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.

фото: kpfu.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: