Моң шагыйре...

РӘМИС АЙМӘТ ИҖАТЫ ТУРЫНДА УЙЛАНУЛАР

Гомер буе шулай калсам иде,

Булып синең моңлы мишәрең.

Р.Аймәт

2016 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән җыентыгына Р.Аймәт, гадәтенчә, сәер вә серле исем биргән: «Бозлы җилкәннәр». Бозга каткан җилкән көймәне сикертә-сикертә, дулкыннарны ярып, тиешле җиргә алып бара алырмы икән дигән «наив» сөальнең тууы да табигый. Әллә бу иртә үтә шартлы атаманың «мөгез чыгару» гына булмыйча, башка шигъри яисә иҗтимагый мәгънәсе бармы? Хәер, шагыйрьнең мәҗмугаларына башваткыч исемнәр бирергә яратуы яңалык түгел. Без «Шомырт салкыннары»на (2000) күнеккән генә идек, «Айның аръягына» (2005) «сәяхәт» кылырга насыйп булды. Халык иҗаты риваяте «сөйләгәнчә», җир йөзенә нур сибеп утырган ай рәнҗетелгән ятимә кызны көянтәсе-чиләге белән мәңгелеккә үзенә алган. Дөнья галимнәренең ошбу күк җисеменең безгә карап торган ягын да чын-чынлап өйрәнә алганнары юк. Ә шигырь сәнгатенең «чикләнмәгән» мөмкинлекләре укучыны айның «аръягына» чакыра. «Зөһрә кыз белән сөйләшү» шигырендә Р.Аймәт «һаман күкләрдә... һаман берьялгыз» моңсу кызны җиргә төшәргә үгетли, димче булырга «вәгъдәсен» дә бирә:

Төш әйдә, йолдызлар

Сибелсен юлыңа.

Димләрбез без сине

Гади җир улына.

Туй итәр шаулатып

Җирләр дә, күкләр дә...

(«Зөһрә кыз белән сөйләшү»)

Халык мифологиясенең гаделсезлекне, нахакка рәнҗетүне, ятимлекне кире каккан риваятенә таянып, Р.Аймәт җитез иҗекле (6-6), миһербанлы (кызның «ризалыгына» ирешмәсә дә) әсәр иҗат иткән.

Шагыйрьнең әлеге җыентыгында урын алган «Ялгызлык», «Соңгы өмет», «Җирсү», «Сагыш», «Сыктау», «Моңлы яңгыр», «Соңгы яфрак»... парчалары кичерешне, хисси дөньяны эзлекле үстергән, камил эшләнгән. Традицион шигырь кысаларына фәлсәфи, этик яшәеш ваклыкларын һәркайсы үзенчә, яңача күзаллаган, ихлас шигырьләр... Күзләрне чылатырлык сагыш, юксыну, ямансулау, нәүмизләнү... Дөньяңны онытып, шигырьләрне бер сулыш белән укыйсың! Әгәренки, мин Рәмис Аймәтнең ачык йөзле, итагатьле, аралашуда югары культурага ия, җиңел сөякле, хәрәкәтчән, шаян рухлы, Ш.Камал, Г.Тукай музейларында уңышлы эшләгән, күп еллар дәвамында Язучылар берлеге рәисенең иҗади гамәлләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы замана баласы икәнен белмәсәм, әлеге шигырьләр авторы яшен яшәгән, ашын ашаган өлкән бер кешенең үз эчке дөньясына бикләнеп, моңсуланып, сагышланып, яшь чагын искә төшереп, гомер азагын көтеп яткан карт дип фаразлар идем... Шул төр медитатив шигырьләрнең берсе – «Халәт» – Р.Аймәт иҗатында гына түгел, гомумән, хәзерге татар поэзиясендә кеше җанының өзгәләнү-бәргәләнүләрен шигырь теле белән ачу юлларының чиксезлеген раслаган әсәрләрнең берсе. Лирик каһарман тормышының, рухи халәтенең иң авыр мизгелен кичерә. Ул киләчәктән җылылык көтми генә түгел, аңа берни, хәтта тәлинкәгә салып китергән бәхет тә кирәкми, тынлык эченнән дә ул тынлык эзли: «Сүрелмәмен, сүнәм, югаламын, / Тараламын, эрим, онтылам. / Убыламын бәгыренә Җирнең / Кояш тотылгандай тотылам» («Халәт»).

Югалып калуның, тормыштан бизүнең, төшенкелеккә бирелүнең чиге юк, ул фани дөньяны ташлап китү юлына да алып чыгарга мөмкин! Мәгәр үлем дә язмыштан котылуның бердәнбер ысулы түгел икән: «Үлем генә саклап калыр микән / Иблис каһәрләгән язмыштан?» («Кыямәт»).

Р.Аймәтнең әлеге әсәрләре тәэсирендә мәкаләнең исемен дә «Моң шагыйре...» (беренче атамасы – «Ялгыз сандугач») дип атадым. «Моң» – татар җырларының, көйләренең башка телләргә тәрҗемә ителми торган, халкыбызның рухи дөньясын, тарихын чагылдырган бер үзенчәлеге, шулай әйтергә яраса, «визит карточкасы».

Кыскасы, кешелекле моң – Р.Аймәт иҗатының буеннан-буена сузылган үзәк символ-образ. Шагыйрь үзен моңсулыкта, төшенкелектә битәрләүчеләр белән бәхәскә дә керә.

«Моңсу», дисең, дускай,

«Моңсу», дисең,

Бу бит инде иске яңалык.

Һәр яңалык туа иске булып,

Искеләре тора яңарып...

...Көзнең моңсу балкышыннан гына

Күчкән Моң түгел бу, Моңсулык!!!

(«Моңсу, дисең...»)

Лирик каһарманның моңсулыгы тирәлеккә, табигатькә дә «күчә».

Наратлар – моңсу, моңсу...

Шаулыйлар таңга чаклы.

Шул наратлардай безнең дә

Моңланып торыр чакмы?

(«Наратлар – моңсу...»)

«Вакыт монологы» шигырендә дә лирик каһарман хисләрен наратка «ышанып тапшыра»: «Нарат ябалдашын айкый-чайкый / Моңсуланып искән җил мин» («Вакыт монологы»).

Үз шәхси кичерешләрен үзәккә алган, эчке сөйләме – монологка корылган «Мин әле тумаган», «Мин китәсе көн», «Эзләмәгез мине» кебек мәгънәви юнәлешләре, ышанучан ихласлыклары, шигъри эшләнешләре белән камил әсәрләре лирик затны дөньяда яшәүдән туйган, югалып калган, пессимизм упкынында үзен югалткан шәхес дип күз алдына китерәләр. Шагыйрьне, төрле изм...нарда гаепләргә ашыкканчы, шундый халәтне тудырган сәбәпләрне эзләргә, ачыкларга кирәктер!

Лирик геройга авыр хис-тойгылар дөньяның гаделсезлегеннән килә икән:

Бу дөнья – гарасат мәйданы,

Әллә соң яшәү дә бер җәза?!

...Мин әле тумаган, ә инде

Күкләрдә укыйлар җеназа.

(«Мин әле тумаган»)

Лирик зат, «әле тумаган булса да», соңгы көннәре турында борчыла. «Мин китәсе көн» шигыре бер төркем яшь шагыйрьләрнең кумиры М.Цветаевадан алынган «знаю, умру на заре» юллама-эпиграфның мәгънәсен ачуга багышланган: үтә шартлылык укучыны шулай ук гаҗәпкә калдырырга мөмкин: «Мин китәсе көнме? / Тымык тынлык / Җирдә тынып яткан чакларда, / Әле уянмаган чәчәкләрнең / Таҗларында таңгы чыклар да («Мин китәсе көн»).

Димәк, безнең лирик зат та, рус шагыйрәсе шикелле, фани дөньяны чәчәк таҗларында чык та кипмәгән вакытта ташлап китә һәм алдагы юлларда, сагынсагыз да мине, эзләмәгез, дигән «васыятен» калдыра.

«Эзләмәгез мине...» шигыре шул ук мәүзугъны – дөньяда яшәүнең мәгънәсезлеген тәкрарлап, гомернең кыскалыгы турында уйлануны дәвам итеп, тагын да кискенрәк нәтиҗәләр ясый. Үзәктә – лирик каһарманның Вакытка мөнәсәбәте, аны дөнья сурәте «ышыгында» кабул итүе: «Беркайчан да эзләмәгез мине!!! / Минсез дөнья әллә үзгәме?! / Вакытларны тыю сезгәме соң? / – Өнсез калган Вакыт бизмәне».

 Постмодернизм рухы, поэтикасы кысаларында әйтелгән соңгы мисраг каян килә әле яшьлеге белән саубуллашып кына килгән ут егет Рәмис Аймәткә дөньядан тую, ямансулау, боегу төшенкелеге дигән сорау уята: «Сагындыгызмы?.. Сагынырсыз! / Мин башка шул, башка оядан. / ...Эзләмәгез мине беркайдан да, / Кайтмаска (!) дип киттем Дөньядан!.. («Эзләмәгез мине»).

Р.Аймәт иҗатына хас бу лирик агым, мәрсия аңа гына хасмы соң? Дәүләтчелегебезне – Казан ханлыгын югалтканнан соң, кайсы мәшһүр татар язучысының милләтенең ачы язмышы, теленең, менталитетының киләчәге өчен борчылмыйча яшәгәне, иҗат иткәне бар! Һәрдаим тел очында торган мисалларны – Тукайның «Өзелгән өмид», «Көзге җилләр», Дәрдемәнднең «Өмидләр», «Куанды ил, канат какты мәләкләр» кебек шигырьләрен генә искә төшерик: «И мөкаддәс моңлы сазым! Уйнадың син ник бик аз? / Син сынасың, мин сүнәмен, аерылабыз, ахырысы!» («Өзелгән өмид»); «Җиһан тормыш туен иткән чагында, / Синең урның – үлекләр аймагында» («Куанды ил...»).

Хәтерем ялгышмаса, бер генә җитди галимнең дә ХХ гасыр башы даһиләрен төшенкелектә, көрәштән баш тартуда гаепләгәннәре юк. Киресенчә, бу шигырьләрне иҗтимагый-сәяси тормышта барлыкка килгән каһәрле үзгәрешләрне вакытында сурәтле телдә әйтеп калдырганнары өчен югары бәялиләр.

ХХ гасырның янә бер бөек шагыйре Такташның башлангыч чор иҗатында таң атуны, якты көннәр килүне көтеп яшәгән лирик герой белән «очрашабыз»: «Таң атамы? Яктырамы? / Нишли дөнья, нишли ул? / Ник күренми якты көннәр? / Ник томанлы алгы юл?» («Төркестан сахраларында»).

«Газраилләр», «Караңгы төннәрдә», «Юану», «Таң кызы» шигырьләрендә, бигрәк тә «Җир уллары трагедиясендә» Такташ тыйнак, салмак, сүзен уйлап әйтүчән татар шигъриятенә фәрештәләр, газраилләр, тәмуг гөлләре, таң кызлары кебек дини-мифологик символлар алып керә. Гайре табигый күренгән образлар таң атуны, якты көннәр килүне зарыгып, өмет, ышаныч белән көтү рухын чагылдыралар.

Такташның символизм белән мавыгып йөргән чорында кулланган сурәт-төшенчәләрнең күбесе, яңарак мәгънәви, эстетик юнәлешләр алып, Р.Аймәт эзләнүләрендә «уяналар». «Адашу», «Сөрелү» шигырьләрендә яшь Такташка хас сүз-образларны тануы кыен түгел. Әмма турыдан-туры кабатлау юк: «Киләчәкнең канлы кыйбласында / Дөрләп янган чакта өметләр, / Төннәр буе тулган айга карап / Шыңшып өргән чакта ят этләр» («Адашу»).

«Адашу»да Иблис, Шайтан туе (Ш.Бабичны искә төшерегез), Җәллад кебек «тарих тузаннарын» җилгә чәчеп йөрүче образларны, символларны төрлечә бәяләргә, юрарга мөмкин булса да (шигырьдә ачылып бетмәгән «сер» яшеренеп ятарга тиеш), әсәрнең асылында дастан булып калкаячак җыр эзләү, ирек таләп итү ята: «Сүз – ирекле! Тик сүз ирегенең / Аяк-кулы һаман богауда. / Эзоп теле – йозак теле. Сине / Тагын сынау көтә бу яуда» («Адашу»).

Ошбу шигырьләрдә купшы сүзләр дә, декларатив шапырынулар да юк. Йөрәк әрнүе, чарасызлык, үкенү, корбанчылык идеясе генә үзәктә: «Сөрелдем мин Күктән. Хуш, Чиксезлек! / Тугры калалмадым антларга» («Сөрелү»).

Р.Аймәтнең лирик каһарманы үз эчке дөньясын, рухи халәтен, тирәлекне аңлау, бәяләү нияте белән «юлга чыга». Шаблон сүз-җөмләләрдән туйган укучы күңел нечкәлеген Тәңрегә табынып ачкан, тын, тыныч, моңлы-хисси шигырьләргә бик тә мохтаҗ! Шул ук вакытта аны эчке һәм тышкы хис-кичерешләрне, үткәнне-хәзергене капма-каршы кую тарафдары дип булмый. Тик ул олы дөнья мәшәкатьләренә, милләт, туган тел язмышы турында уйлану-хәсрәтләнүгә йөрәк серләрен ачу аша килә.Үз моңнарын түгеп, «елап-сыктап» ала да, милләтенең авыр язмышын исенә төшереп, явыз көчләрне каһәрләп, усалланып та ала. Ошбу медитатив, ягъни элитар, лириканы аңлау өчен, шигъриятне яратудан тыш, зыялылык һәм мәгълүм әзерлек булу да лазем.

Көч бир, Тәңрем...

Өзелеп китәр сыман, –

Тегәр җептәй Төн һәм Көн арасы.

(«Тормыш хастаханәсе»)

Никтер моңсу үзе – татлы газап

Айкагандай иләс күңелне.

(«Сиреньнәрнең соңгы бәйрәме»)

Рәмиснең ифрат нечкә, нәзакәтле үз дөньясы: аңа тупас бәяләр белән, аны тегеләй яз, болайрак уйла дип киңәш бирүе җитди булмас иде.

Сәер исемле «Сукыр тәкә» шигырендә (күргәнебезчә, Р.Аймәт хыялы өчен гадәти күренеш) үзәк каһарманны серле, чибәр кыз ирештерүен белә: күзләрен бәйли дә таңга таба йөгерә. Поэтикасы постмодернизм «таләпләренә» тулы җавап биреп, татар теленең сыгылмалы байлыгына, сурәтләү чаралары муллыгына мисал була ала: «Ефәк шәлең – чуклы сихер / Күзләремне бәйләдең дә / Үртәдең син, үчекләдең. / Хур кызына әйләндең дә / И йөгердең таңга таба» («Сукыр тәкә»).

Ирексездән күңелгә Такташның «Таң кызы» шигыре юллары килә: «Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма, / Тәмуг гөле тотып нечкә кулларыңа».

Мин Р.Аймәтне яшь Такташның дәвамчысы, аның шигырь мәктәбеннән үсеп чыккан сүз остасы дип раслый алмыйм. Шул ук вакытта төрле чорларда иҗат иткән милләт балалары арасында телебезнең эчке җегәрен (энергетикасын) ачуда, лирик каһарманның ярсулы (сәбәпләре төрле) хис-кичерешләрен тасвирлауда типологик уртаклыкны, диалог - эчке сөйләм аһәңдәшлеген инкарь итеп булмый. Дөньяны сурәтләү, хис-кичерешләрне кискенләштерү җәһәтеннән бик күп шигырьләрен яратып, җөен-җөйгә китереп тәрҗемә иткән А.Ахматова фикерләве һәм өслүбе дә якын Р.Аймәткә. Нәселендә, димәк ки, үзендә төрки-татар каны акканнан сер ясамаган, киресенчә, Тукайдан башлап, татар шагыйрьләрен яратып тәрҗемә иткән А.Ахматова ХХ йөз башы модернизмының, соңрак калыккан юнәлеше – акмеизмның, иң талантлы тарафдарларының берсе иде. Үзләрен «акмеистлар» дип йөргән шагыйрьләр рухи дөнья, көнкүреш ваклыкларына, гадәт-зәвыкларга, шигырьнең шәпле төгәллегенә, эстетик яңгырашына зур әһәмият бирәләр. Сәясәттән читтәрәк торуны исәнлеккә файдалырак дип саныйлар, күрәсең. Акмеист шагыйрьләрнең дөньядан китү, үлем мотивларына «зур өлеш» чыгаруын, бер яктан, шул чорның иҗтимагый тормышын кабул итмәү, икенче тарафтан, олы тарих бизмәненә салып караганда, ифрат кыска гомердә бер-берсенә миһербанлырак булырга чакыру, дип тә аңларга мөмкин. Еш кына арадашчы вазифасы табигать сурәтенә йөкләнә. А.Ахматова «Туганнарым минем килмәделәр...» шигырендә, таяныч эзләп, җилгә сүз ката: «Җирлә, әйдә, җирлә мине, җил! / Күрәсеңме, җилкәй, мәетем салкын, / Беркемем юк минем дәшәргә» (Р.Аймәт тәрҗемәсе).

«Җеназа» шигырендә дә А.Ахматованың персонажы «Кабергә урын эзләп йөри», ә «җаны галәм учагында» талпына. Мәгәр аның кебек «Гөнаһлылар өчен» оҗмах ишеге дә йозакта икән.

Р.Аймәт Б.Пастернак, Р.Гамзатовларның дөнья картинасын үзләренчә сурәтләгән шигырьләрен татарча яңгыратып карый. Әмма аның рухына А.Ахматованың акмеизм чоры (1911-1915) шигырьләре иң якыны булып чыга1 . Символист яшь Такташ, имажинист К.Нәҗми, футурист Г.Кутуй, Сириннәр янына «акмеист» Р.Аймәтне өстәргә ашыкмасам да, аның иҗатына хас милли ирекне, телне, матбугат үсешен чикләү, кысу тудырган чарасызлыктан ялгызлык, тынлык дәрьясына «чуму» кебек төшенчәләрнең акмеизм сәнгате аксессуарлары икәнлекне әйтми кала алмыйм.

Р.Аймәт төрле юнәлешләрдәге шигъри мәктәпләр белән «дустанә» яшәп, аларның ачыш-эзләнүләренә таянса да, аның остазы, таяныч ноктасы берәү – ул Тукай. «Казан утлары»нда (2016, №4) урын алган «Тукай карашы» шигыре беренче танышуда ук сурәтле фикерләү яңачалыгы, тыгыз, мәгънәле эчтәлеге белән күңелдә уелып калды. «Бозлы җилкәннәр» мәҗмугасындагы «Тукай карашы», «Ишетелә Тукай ютәле» шигырьләре Р.Аймәтне эзләнүчән, уйланучан һәм фикерле шагыйрь буларак таныталар. Дөрес, ХХ гасыр башы татар шигъриятен дөнья сүз сәнгате югарылыгына күтәргән Тукайга багышламаларның исәбе-хисабы юк. Аның йолдыз атылган кебек кенә ялтырап алган кыска гомере, шәхесе, иҗаты турында яңа сүз әйтү мөмкин булмаган гамәл тоелса да, Р.Аймәт берәүне дә кабатламаган, үз сүзен әйтә алган дип саныйм. Шагыйрь «Тукай карашы»нда үз концепциясен, үз фәлсәфәсен тудыруга ирешкән. «Туры Тукай» исемен алган шагыйрьнең «Карашыннан яраланган дошман», алдакчы наширләр, Печән базары болагайлары аңардан куркып яшәгәннәр. Р.Аймәт Тукайның яшен кебек үткен карашын милләт азатлыгы өчен көрәшче символы дәрәҗәсенә күтәрә. Ул «караш» Тукай иҗатының төп юнәлешләрен аңлауда «ачкыч сүз» вазифасын да үти:

Ул карашта... ил җанына сыенып,

Төннәр буе көзге җилләр елый.

Ул карашта... зеңләп тартылган күк

Бер мөкатдәс моңлы сазның кылы.

(«Тукай карашы»)

«Ишетелә Тукай ютәле»нә Тукайның С.Рәмиевкә язган хатыннан өзек, атаклы «Тотса мәскәүләр якаң» сүзләрен эпиграф-юллама итеп алып, эре сызыклар, төгәл гыйбарәләр белән бөек шагыйрь алдында «хисап» тотып («Син киткәннән бирле, бу татарым / Ничә тапкыр йоклап уянды»), халык кичергән коллык фаҗигасен күз алдына бастыра. Буйсыну, битарафлык, үз хокуклары өчен көрәшә белмәү милләтебезнең төп җитешсезлеге итеп күрсәтелә. Иң хәлиткеч мизгелләрдә беркемнең дә кар өстеннән яланаяк чыгып йөгермәвен (Тукай шундый вәгъдә бирә), «Тук елмаеп, бар да үз юрганын тартты үзенә», дип моң-зарын коя да, чаң сугып, кистереп, «моңсу шагыйрь» өчен шактый кыю нәтиҗәсен ясый.

Татарыма ясин чыкмакчылар,

Газиз сөттән – телдән аерып,

Бу мәскәүләр якадан гынамы,

Бугазлардан алды каерып.

(«Ишетелә Тукай ютәле»)

Дәрдемәнднең «сөт калыр» дигән тирән мәгънәле гыйбарәсен яңача, «сөт – туган тел» дип яңгыратып, «Рәсәй түмәрендә» «телем-телем»гә телгәләнеп, кара үлемен көтеп ятарга мәҗбүр Тукай телен яклап оран сала.

Күренә ки, шагыйрь айдагы Зөһрә кызга карап, моңсуланып, уфтанып, зарланып кына утырмый, публицистик, ялкынлы өслүбкә өстенлек биреп, усалланып та ала икән. Шуларның берсе – катлаулы символик эчтәлекле «Шарль Бодлерны уйлап» шигыре: «Үлем бии кулларында / Кан төсендә ал гөлләр. / Күзләреннән мөлдерәп бага / Нурлы-гүзәл мизгелләр. / Кара тәмугтан бөркелә, / Җанны иркәләп аклык» («Шарль Бодлерны уйлап»).

Шигырьнең каһарманы – фаҗига һәм оптимизм бердәмлеге – каршылыгы (үлеме – гүзәл мизгел, кара тәмуг – аклык) җимеше, төрле кичерешләр гаммасы эчендә югалып калган зат.

Р.Аймәт әдәби барыш мәсьәләләрен дә читләтеп үтә алмый. Монда да аның фикере анык, бәясе катгый: «Шагыйрьләр үләләр, шагыйрьләр / Яралы шигырьгә капланып» («Ритм»)

Шул ук шигырьләрендә ул ирекле шигырь алымнарын, «баскычларын» кулланса да, ак шигырьне кабул итмәвен әйтми кала алмый. Сәбәбе дә табыла: «Дөньясы каралган чорларда / Ак шигырь үрчетер чаклармы?» («Ритм»).

Икенче бер шигырендә ул «Ялгыз бүре кебек» уласа да, берәүне дә кабатламавын игътибар үзәгенә ала: «Ятлар салган юлдан бармадым мин, / Юлсыз юлдан һәрчак атладым» («Ятлар салган юлдан...»).

Мөстәкыйльлеген, үз шәхси өслүбен яклап чыгуын хуплаган хәлдә дә, укучы хозурына «Тукай карашы»ннан бер өзекне чыгарам: «Шигырь утым сүнсә, ярты төндә / Тукай карашыннан ут аламын» («Тукай карашы»).

Тукайдан алган ут шагыйрьне халык язмышы, киләчәге турында җитди уйлануларга корылган әсәрләр иҗат итү юлына чыгара. Мисалга, иң гади исемле «Тәрәзә» шигыренә күз салыйк.

үз салыйк. Кояшка каратып уелган, елмаеп торган тәрәзәләр турында күп яздык. Р.Аймәт тәрәзәсе бөтенләй башка. Иң әүвәл ул яктылык күркенә тарихи-сәяси күзлектән бәя биреп, халкыбызның үткәнендәге бөеклеген («Сүрән карындыклар аша да бит / Еракларга карый алган халкым»), әмма «Европага тәрәз уя-уя...» милләт тәрәзәләргә тимер рәшәткәләр куелуын сизми дә калганын искәртә.

Тәрәзәләр бар, ләкин ачылмыйлар,

Рәшәткәле безнең тәрәзәләр.

(«Тәрәзә»)

Ошбу юлларны төрлечә карап була: караклардан байлыкны саклау яисә башка максат белән куелганмы ул рәшәткәләр? Алдагы юлларда бу метафораның чын мәгънәсе ачыла: сүз үз илеңдә үз өеңә, җиреңә, үз байлыгыңа хуҗа була алмау, күп гасырларга сузылган халык фаҗигасе турында бара икән.

Олы бер катастрофаны – татар авылларының юкка чыгуын үзәккә алган, ачу һәм үпкә белән тулы, бәгырьгә агулы ук булып кадалган «Соңгы кан тамыры», «Йолдыз ташы», «Татар каены» шигырьләрен әйләнеп үтү һич мөмкин түгел. Авылларыбыз зур, көчле, дини, күп балалы булганда, патша хөкүмәте дә, совет империясе дә берни эшли алмады. Гаярь егетләребез, авылларны, үз хокукларын яклап, сәнәк, балталарга тотынырга чакыруга да күп сорамадылар. Авылларда татар мәктәпләре, медицина пунктлары юкка чыкса да, беркем бернишли алмый. Чөнки:

Сүнеп бара авыл,

Тик каңгырып

Яр читендә калган ялгыз йорт.

Әйтерсең, ул өзелергә торган

Соңгы кан тамыры.

Сүрән ут

Тәрәзәдән бага, хуҗасының

Моңсу күзләредәй мөлдерәп.

(«Соңгы кан тамыры»)

«Йолдыз ташы»нда җирдә мүкләнеп аунап яткан таш турындагы шигъри хикәят халык язмышы белән чагыштыру өчен табылган метафора-киная булып чыга: «...И татарым! Син дә, шул таш кебек, / Ничә гасыр аунап ятасың?! / Алга юллар ябык булгангамы, / Син бармыйсың, һаман кайтасың («Йолдыз ташы»).

Прокофьевның «Люблю берёзу русскую» эпиграфы илә башланып киткән «Татар каены» белән танышканчы, сүз каенның милләте юк дигән бәхәскә барып тоташыр дип уйлыйсың! Ә чынлыкта «Сулып барган туган телем кебек», сула, корый «татар каены» чагыштыруы халкыбызның авыр язмышы турында икән.

Ә язмышлар?

Татар язмышлары?!

Бәхетсезлек кенә тоташтан.

Һәм кинәт шундый нәтиҗә:

Юк, аумассың, каеным, тамырларың

Халкым йөрәгенә тоташкан.

(«Татар каены»)

Бу фаразның шартлылыгын аңлаган тәкъдирдә дә, үзе дә «тоташ бәхетсезлеккә тарган халыкның үз тамырлары да корып бара дигән сүз түгелме соң?

Шул рәвешле, шагыйрь медитатив лирика тарафдары – үз эчке хисләрендә казынган, үзен «чыбыркылаудан» тәм тапкан әсәрләрендә дә халык, туган тел язмышы хакында, ком барханнары астында калса да, күңелне җылытып торган тарихи бөеклегебез турында онытмый.

Болгар, Казанымның мәгърур чоры,

Чулманымның якты җыры ул.

(«Адашу»)

Р.Аймәт – метафора шагыйре. Ул шигырьләренең сәнгатьчә камил эшләнешенә ритм, вәзен, кафия кебек шәкли күренгән алымнарга кичереш гаммасын ачу бурычын йөкли, дигән идек... Кыска шигырьләрендә дә (фәлсәфи эчтәлекле «Күрешкәнгә кадәр», «Кырым дәфтәре»ннән шигъри цикллар иҗат итсә дә, лиро-эпик төрләрне әйләнеп уза) Р.Аймәт кешенең тарихи барыштагы урынын күзаллавында милли вазгыятьләргә килеп чыга.

Югарыда телгә алынган шигырьләрдән шундый нәтиҗә килеп туа: Р.Аймәт иҗатында үзара керешеп, берсен-берсе тулыландырып, хәтта үзара «бил алышып», ике мәгънәви катлам яши, үсә. Берсе – шагыйрьнең лирик зат артына «яшеренгән», үз шәхесен сурәтләгән, аның кичерешләрен, сагышларын, юксынуын, моңлануын, яшь, чибәр килеш үлемнән дә «курыкмавын» метафораларга, импрессионистик сынландыруларга «төреп» бирелгән гаҗәеп бай юнәлеше. Икенчесе – халык гаменә, тарихыбызга, телебезне яклауга, һәртөрле кысуларга нәфрәтен, ачуын, каһәрләвен ачыктан-ачык чагылдырган катлам («Татар каены», «Соңгы кан тамыры», «Туган телем», «Себер юлы», «Йолдыз ташы» һ.б.). «Бозлы җилкәннәр» мәҗмугасында ул ике – шәхси вә халык язмышы – юнәлешнең аерылгысызлыгына басым ясый.

Дөнья базарында халкымның тик

Ялтырыйдыр алтын-көмешләре.

Ә мин йөрим милләт бакчасында

Татып аның ачы җимешләрен.

(«Дөнья базарында»)

Тулаем алганда, Р.Аймәт шигырьләренә дөньяны, тормышны әхлакый-этик яктылыкта, эмоциональ хисләр аша кабул итү хас. Күңеленә сеңеп калган кичерешләре турында гына яза шагыйрь.

Аның өслүбе шигъри бизәкләргә, символик образларга бай булуы, вәзен, кафия, юлдагы иҗек саннары кебек шәкли алымнарны төгәл үти. Шуннан – шигърилек. Җырлап тору. Музыкальлек, шигырь техникасын яхшы белүе, ахыр чиктә, белемлелек – иҗатының асыл сыйфатлары.

 

"КУ" 09, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: