Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Могҗизалар ачар сүз остасы

Галимҗан Гыйльманов иҗаты турында.

Галимҗан Гыйльманов иҗаты турында

Балалар өчен әдәби әсәрләрне бәяләүдә бүген куела торган төп критерийларның берсе – тормыштан алынган характерларны бирү, геройларның күңел кичерешләренә, бала психологиясенә тирәнтенрәк үтеп керү. Бу заруриятне аңлаган язучылар яңа ысул, алымнар эзләү юлына аяк басты. Алар арасында талантлы прозаик Галимҗан Гыйльманов та бар.

Г.Гыйльманов балалар һәм яшүсмерләр өчен прозада да үзенә генә хас стилен, мәсләген тапты кебек, чөнки аның һәр әсәрендә кабатланмас ниндидер символик мәгънәгә ия деталь, фәлсәфи фикер, иң әһәмиятлесе, милли характер бар. Мисал итеп, «Язмышның туган көне», «Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса», «Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах», «Фәрештә», «Гөлләр дә елый», «Йорт иясе», «Тәкъдиргә юл», «Педагог», «Күңел күзең күрәме», «Ана сүзе», «Җанбалык», «Китек ай», «Илаһи көн», «Күңел күзең күрәме?», «Туган көнсез малай» һ.б. әсәрләрен китерергә мөмкин.

Лирик рухта язылган «Ике дус һәм ак бабай хакында кыйсса»сына тукталыйк. Хикәянең исемендә үк күзгә ташланган образ – «ак бабай» образы. Татар әдәбиятында ак әби, ак бабай образлары еш кулланыла. Аларны милләт гаделлек, аклык билгесе буларак күрергә инде күнеккән. Гомумән, төрки халыкларда ак бабай аксакал, ихтирамга лаек, тормыш тәҗрибәсе зур булган карт кеше буларак күзаллана һәм, фольклор әсәрләреннән башлап, образ нәкъ менә шушы юнәлештә ачыла да.

Хикәя кыска күләмле, сюжет гади. Яз көне килгән кошларны каршы алырга теләп, ике дус, Хәлим һәм Сәлим, оя ясарга булалар. Икесе дә тырышып эшли, әмма эш барышында ак бабайга мөнәсәбәтләр төрле: «Хәлим Ак бабай янында үзен бик сәер тотты. Әллә каян исәнләшеп каршы алса да, күрше карты белән ачылып китеп сөйләшмәде. ...Бераздан: «Өйрәткән булып, ник эш кешесен борчып йөрисең инде?» – дигәндәй, берничә мәртәбә картның күңелен кырыс, шелтәле карашы белән өшетеп алды»; «Сәлим шулай (ак бабай өйрәткәнчә) итте дә. Бакча читендә, аулактарак, көнчыгышка йөзен ачып утырган каен агачын сайлап, үзе ясаган басмалы ояны менгереп бәйләп тә куйды».

Биредә автор геройларның төрле характерда булуларына басым ясарга омтыла. Ак бабайга мөнәсәбәтле ике караш капма-каршы куела. Хәлимдә «мин беләмлек» өстенлек итә. Аның нәтиҗәсе дә аянычлы: «Хәлим ясаган ояда үскән ике сыерчык баласы да канат җәяргә вакыт җиткәч кенә җиргә егылып төште... Хәлим тавыш-тын чыгармыйча гына елады. Аңа кушылып Сәлим дә елады...» Традицион фикер. Өлкәннәрнең сүзен тыңларга кирәк. Әмма, хикәядә акыл сату, өйрәтү юк. Тасвир, аянычлы нәтиҗә аша төп фикер җиткерелә. Әле алай гына да түгел, иң кызыгы, фикер алга таба да үстерелә: «Ак бабай малайлар янына бик сирәк керә. Кошлар гамен үз язмышларына алып яшәүче бу яшь җаннарны ул койма аша гына күзәтеп яши. Чөнки аның үз хәле хәл: ниндидер бер изге гамәлне кылып җиткермәде ул. Ниндидер бик мөһим сүзне таба, әйтә алмады». Бу фикер инде өлкәннәр өчен бирелә: балаларга нисбәтле игътибарлы булу кирәк. Фикерне нәни укучылар сизми дә калырга мөмкин.

«Монда аларга оя кирәк, өй кирәк...» Күренә ки, автор тарафыннан кошлар һәм балалар арасында параллельлек үткәрелә. Ныклы, ышанычлы нигез булса гына, тормыш матур булачак. Һәм ул тышкы яктан түгел, эчтән дә матур булырга тиеш. Хәлим ясаган сыерчык оясы Сәлимнекеннән мең мәртәбә матуррак булса да, акыл белән эшләнмәгән эш фаҗига тудыра. Кош оясы ясау – тормышны дөрес кора белү дә ул.

Хикәянең эчтәлеге ике катламлы килеп чыккан. Беренче катламда бирелгән, беренче карашка бик гади күренгән вакыйгалар – бала аңы өчен. Күз алдында туган картина бала күңеленә тирән үтеп керерлек итеп тасвирланган. Салмак сөйләм, балаларның төрле ситуациядә үзләрен тормышчан тотуы, матур тел – авторны чын мәгънәсендә психологизм остасы буларак ача. Икенче катламда бирелгән «Офык читендә тәгәрәп йөрүче кояш кына, аңа карап: «Борчылма, Хода бәндәсе, кеше гомере генә озын ул, бер ялгышны төзәтергә язмышлар кирәк. Табигатьнең гомере яз саен кабатланып тора, киләчәк язларда сак бул, уяу, сизгер бул...» кебек сүзләр инде өлкәннәр өчен. Шулай итеп, талантлы әдип буларак, Г.Гыйльманов тормышны берьюлы ике яссылыкта күрә: балаларча һәм өлкән кеше буларак. Нәтиҗәдә, зурлар яшәеше аңлатмаларын балалар теленә күчерәсе урынга, тормышны аларча күрү һәм шуны сәнгатьчә ачу мөмкинлекләре туа. Дөрес, бу урында әйтеп китү урынлы булыр, үз вакытында ике катламнан торган әсәрләр фикерне турыдан-туры әйтү мөмкинлеге булмаган чорларда, дәүләт һәм дин басымы астында язылган әсәрләрдә еш кулланылды. Мисал итеп, төрле тарихи вакыйгалар, шәхес культы еллары, колхозлашу дәверен ачкан әсәрләрне китерергә мөмкин булыр иде. Г.Гыйльманов исә бу алымны өлкәннәр һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләргә бәйләп, өлкәннәр өчен гыйбрәтле сүз әйтер өчен файдалана.

Эчтәлеге ике катламнан торган мондый әсәрләр арасында авторның «Бүреләр һәм Иоһанн Себастьян Бах» хикәясен дә карарга мөмкин.

Хикәянең сюжеты катлаулы түгел. Музыка белән шөгыльләнүче Ленар, февральнең бер көнендә әбисенә кунакка кайтырга була. Күчтәнәчләр алып, юлга кузгала. Әмма станциядән җәяү авылга кайтып барганда, аңа бүреләр очрый. Табигать һәм кеше арасында килеп туган хәлне тасвирлау, әлбәттә, әдәбият өчен зур яңалык түгел. Әмма мондый төр әсәрләрдән Г.Гыйльманов хикәясе шактый аерыла, чөнки бу вакыйга алда әйтеләчәк автор идеясе өчен нигез, таяныр нокта гына.

Хикәядә тасвирланган вакыйгалар шактый тәэсирле – чөнки автор әсәрендә герой кичерешләрен беренче зат исеменнән да сөйләтә һәм ул фикерләрнең укучы өчен үтемле булуын тәэмин итә: вакыйгаларны укучы үз кичерешләре кебек кабул итә, нәтиҗәдә тирән психологик халәт туа. Мисал өчен, барлыкка килгән хәлдә геройның чарасызлыгы беренче зат исеменнән түбәндәгечә җиткерелә: «Тагын нишләп була соң? Ни кылып була?.. Ник китмиләр инде болар, күпме (скрипкада) уйнарга була?» – дип уйлады Ленар... Барыгыз инде, китегез, үз урманыгызга кайтыгыз. Ә мине әбием көтә... Аннары... өшедем дә инде, бармакларым бик өшеде...»

Шунда ук автор ситуациягә бәя дә бирә: «Ленарның үз гомерендә бүре күргәне юк. Мондый хәтәр хәлдә калганы да юк. Шуңа күрә бу хәлдә нишләргә кирәген ул белми. Бүреләр дә белмиләр, ахры. Әнә, алар туктап калдылар, борылып, авылга таба карап тордылар...».

Мәгълүм, бүре төрки халыкларда элек-электән куркусызлык, батырлык, ирек һәм тугрылык билгесе булып кабул ителгән. Аеруча Ак бүре «могҗизалы-мифологик» образ буларак исәпләнгән. Ләкин бу очракта бүреләр – кыргый табигать гәүдәләнеше.

Алда бәяләп үтелгән әсәрләрдә без Г.Гыйльмановның табигатькә җанлы организм итеп каравын кат-кат дәлилләгән идек инде. Бу очракта да автор бүреләр мисалында табигатьне җанлы итеп, кешеләштереп бирергә омтыла. Бүреләрдә дә кешеләргә хас хис, акыл бар дигән фикерне алга куя һәм Ленарның скрипкада уйнаганын тыңлап утырган бүреләр түбәндәгечә тасвир ителә: «Көй, музыка тәэсир итте микән – өнсез булып, туктап калганнар. Бу яңгырашның, чынлап та, җан ияләренә шаукымы бар микән әллә? Бардыр. Ерткыч бүре булып та бу кадәр иләсләнеп, исәнгерәп утырмаслар иде...»

Әмма язучының төп фикер-идеясе әле алда. Иң авыр вакытта Ленарның күңеленә уй килә: «Әллә сөйләшеп караргамы? Алай дип әйтергә татарча белми бит ул. Ә болар – татар бүреләре. ... Ә-ә?! Димәк, алар музыканың да татарчасын гына үз итәләр?.. Кызганыч, Ленар бер татар көе дә белми... Шулай да Ленар бер көйне белә... Укытучылар аңа Тукайның «Туган тел» шигыренә язылган музыканы бирделәр.

Караңгылык иңә башлаган кышкы яланга моңлы татар көе тарала башлауга, бүреләр тагын кузгалышып куйдылар, хәтта тынгысызлана башладылар. Ленар, гаҗәпләнүеннән, җылынып киткәндәй булды: әллә чынлап та тәэсир иттеме? Фан-тас-тика!»

Димәк, хикәядә күтәрелгән төп фикер туган тел, милли аһәң, милли әдәбият-мәдәният һәм, ниһаять, милли тарих белән бәйләнгән булып чыга. Әгәр бу хикәянең без беренче, күренеп торган катламын гына бәяләп, гадәт буенча, музыка төп геройны үлемнән саклап кала, дип кенә бәя бирәбез икән, хикәянең бәһасен байтак дәрәҗәдә төшерәбез дигән сүз. Моңа өстәп, анализ бик беркатлы һәм гади булып чыгар, язучының төп фикерен ассызыклый алмас иде. Чөнки төп фикер икенче, яшерен катламда бирелгән.

Ленарның татарча начар белүе дә, әти-әнисенең бу эшкә битарафлыгы да автор тарафыннан тәнкыйть ителә: «Ленар бераз каушап калды. Чөнки ул татарча белми иде. Элегрәк, авылга кайтып йөргәндә, әбисеннән бераз өйрәнгән иде өйрәнүен... Шунда ук бер як читтәрәк, олы, затлы урындыкларында чумып утырган әти-әнисенә карады. Ничектер бәләкәйләнеп калганнар иде алар».

Мәскәү консерваториясенең зур залында Иоһанн Себастьян Бахның скрипка өчен язылган сонаталарын уйнап, скрипкачылар конкурсында лауреат булган Ленарны, соңгы чиктә, кыргый табигать белән күзгә-күз очрашкан вакытта, «Туган тел» коткарып кала. Әлбәттә, бу вакыйга символик мәгънәгә ия. Татар авылы тирәсендә яшәп, шул тормышка күнеккән татар бүреләре, гомумән, табигать лауреат Ленардан акыллырак, югарырак үсеш дәрәҗәсенә ирешкән түгелме? Риторик сорау – җавапсыз.

«Педагог», «Тәртипсез малай» хикәяләре дә Г.Гыйльмановның педагогика һәм психология фәннәрен «яхшы үзләштерүе»нең нәтиҗәсе буларак аерылып тора.

Самига Гариповнаның кызыксыз дәресләрендә Николай Островскийның «Корыч ничек чыныкты?» исемле китабын укып утырган тәртипсез малай Илһамны, педагогика таләпләре буенча, нишләтергә? Авторның җавабы ачык, мөгаллимнәр, нәкъ менә яшь директор Марат кебек, баланың күңеленә юл таба белергә тиеш: «Илһам күңеленә мөлдерәмә тулган сөенечен башка яшереп кала алмый иде инде – бүлмәне балкытып елмаеп җибәрде. Аннары, китабын куенына кысып, ишеккә йөгерде. Малай артыннан ачылып-ябылган ишектән мәктәп завучының ачулы йөзе генә күренеп калды».

Г.Гыйльманов балалар һәм яшүсмерләр өчен әсәрләрендә борынгыдан килгән кыйммәтләрне, әхлакый яшәешне, язылмаган, әмма гаилә ныклыгын сакларга ярдәм иткән кануннар һәм шулар буенча яшәүче геройларны яратып тасвирлый. Мондый әсәрләрендә ул герой кичерешләрен тирәнтен сурәтли алырдай психологик портрет остасы буларак та ачыла. Мисал өчен, «Ана сүзе», «Ясимә ятимә түгел» кебек хикәяләрне китерергә мөмкин...

МӘКАЛӘНЕ ТУЛЫСЫ БЕЛӘН "КУ" ЖУРНАЛЫНЫҢ 4 НЧЕ САНЫНДА (2019) УКЫГЫЗ.

"КУ" 4 (апрель), 2019

Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X