Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

«МИНЕМ ИСЕМЕМ – ГӨРГӨРИ»...

ЯЗУЧЫ ГӘРӘЙ РӘХИМ ИҖАТЫНА НИСБӘТЛЕ УЙЛАНУЛАР

Дус-ишенә, укучыларына, бигрәк тә каләмдәшләренә үз-үзеннән көлеп, елмаеп яши
белү үрнәге күрсәткән зат, күренекле шагыйрь, әдип, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан
Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе, Татарстанның халык
шагыйре Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә
җөмһүриятебезнең Шөгер районына кергән Федотовка, сөйләм телендә Аланлык дигән
исем белән йөргән авылда колхозчылар гаиләсендә дөньяга аваз сала.
Күпчелек татар язучыларыныкы шикелле аның да тормыш юлы «үтәкүренмәле».
1959 елда урта мәктәпне тәмамлап, әүвәл гади колхозчы була, ә инде китапханә мөдире
дәрәҗәсенә күтәрелгәч, үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, авылларда концертлар
куеп йөри башлый.
1961 елда бөтен иҗатына ямь сирпеп, «юнәлеш биреп» торачак «Язгы җыр» исемле
шигыре басылып чыга. Үзендә иҗат җене уянган үсмер икеләнүсез Казан дәүләт
университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, шул чорда дәресләре,
киңәшләре белән сокландырып, якты нур сирпеп, иҗатына юнәлеш табарга булышкан
Х.Госман, Я.Агишев, И.Нуруллин, Д.Тумашева, Ә.Әфләтунов һ.б. укытучыларына
соңрак кат-кат рәхмәтләрен җиткерә.
Алтмышынчы-җитмешенче елларда басылып чыккан «Вәгъдә» (1967), «Чәчәк
сатучы малай» (1968) һәм Аяз Гыйләҗевнең тәкъдимнамәсе белән басылып чыккан,
исеме үк җисеменә ишарә ясаган «Моңнарым» (1978) җыентыкларында эчтәлек, сүз-
сурәт байлыгы, тормыш күренешләрен иңләү җәһәтеннән үзен төрле юнәлешләрдә
сыный. Г.Рәхимнең кальбенә салынган хыялый холык белән баетылган романтик халәт
иҗатының башында торган «Беренче күкрәү» шигырендә үк сиземләнә.
Менә шуңа
Язгы күкрәү кебк
Бер күкрисем килә.
Гөр килеп,
Минем бүген
Бик җырлыйсым килә.
Бар тавышка
Көчле иттереп.
(«Беренче күкрәү»).
Аның «күкрисе килүен» иҗади эзләнүләрендә һәм хәрәктчән холкында күреп
алалар. Бөтен вөҗүден иҗатка һәм әдәбиятны үстерүгә биргән Г.Рәхим төрле матбугат
чараларында эшләп оештыру сәләтен күрсәткәннән соң, аңа җаваплырак шөгыльләрне
тапшырып, үсешенә юл ачалар. 1972–1977 елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә,
М.Горький исемендәге әдәби курсларны тәмамлаганнан соң, 1980–1987 елларда
РСФСР язучылары идарәсендә әдәби консультант вазифаларын уңышлы башкара.
Әлеге дәрәҗәләрендә ул татар язучыларының әсәрләрен бастырып чыгару, әдәби
диспутлар уздыруга, яшь каләм тибрәтүчеләрне төрле курсларга урнаштыруда гаҗәеп
зур эшләр башкара. Г.Рәхим Мәскәүдә эшләгән елларда, мин Алабуга пединституты ректоры вазифаларын үтәгәндә, яңа факультетлар ачу, бигрәк тә Чаллы шәһәрендә
пединститут булдыру мәшәкатьләре белән бимазаланып йөргәндә, аның белән
очрашып, киңәшеп яшәдем. Аның кунакханәләргә урнаштыруы, әдәби кичәләргә алып
баруы, «Чаллы – яшьләр шәһәре, димәк, балалар, үсмерләр күп булачак, яңа бүлекләр
шулар белән эшли алырлык укытучылар әзерләргә тиеш дип уйлыйм» дигән киңәше
хәтердә. Аңа дусларча, ихлас ярдәме өчен исән чагында үзенә әйтсәм дә, сез дә белеп
торыгыз: мин аңа ифрат рәхмәтлемен. Укуга тәкъдим иткән әлеге мәкаләне язуны да
беркем сорамады, намусым гына кушты.


Шигырь үзәгендә – кеше матурлыгы
Г.Рәхимнең халкына калдырган мирасының зур өлешен публицистика белән
өретелгән лирика алып тора. Аның каһарманы милләт хәсрәтләрен, аерылышу-кавышу
матавыкларын үз йөрәге аша уздыра. Шәхси башлангыч «Мәхәббәт», «Мәхәббәтем
турында җыр», «Автохарактеристика», «Җирем», «Әнкәй һәм мин», «Татар кешесе»
кебек садә вә ихлас шигырьләренә татар-керәшен кавеменең моңы, сүз-сурәт
үзенчәлекләре кабатланмас колорит бирәләр. Шул ук вакытта «Сабан туе – авыл туе»
шигыреннән күренгәнчә, шатлыкта да, кайгыда да татар халкының бердәмлеге, уртак
эчке матурлыгы ассызыклана.
Сабан туе кешеләрне бер-берсенә якынлаштыра, егетләрнең егетлеген, чибәрләрнең
гүзәллеген ачып, тырыш хезмәттән соң ял иттерү максаты белән уздырылуына басым
ясала:
Сабан туе – хезмәт туе,
Осталыгың, булганлыгың,
Өлгерлегең, уңганлыгың
Югалтма.
(«Сабан туе»).
Г.Рәхим үзенең дәртле холыклы иҗатчы булуын шигырь юлларына чыгара:
Ерактагы зәңгәр яулык булып,
Җилфердә син, әйдә, романтикам,
– дип яза ул «Мәхәббәт» шигырендә.
Шул ук тезмәсендә лирик зат үзен, кирәк булса, зәңгәр күкнең төсен үзгәртүгә
сәләтле шәхес итеп күрә.
Җәй киченең шәфәгына кушсам сине,
Зәп-зәңгәр күк кызылланып яна башлый.
Якты кичнең җылысына кушсам әгәр,
Таулар буйлап гөрләвекләр ага башлый.
(«Мәхәббәт»).
Әлеге төсле пейзаж иҗатчыга хисләрен, кичерешләрен тирәнрәк ачарга мөмкинлек
бирә. Мәхәббәт шигырьләрендә ул үткен күзле, нечкә күзәтүчән шагыйрь буларак
төсмерләнә.
Фәндә антропоморфизм дип аталган күренешләрне, ягъни кешегә хас сыйфатларны
табигать күренешләрендә табу – Г.Рәхим лирикасының бер үзенчәлеге. Сәләтенең
әлеге үзенчәлеге табигать күренешләрен үзәккә алган «Кышкы манзара», «Кар ява»
кебек шигырьләрендә бөтен күркәмлеге белән ачыла.
Юк, юк, кышым, сүз тидермәм сиңа –
Якты бит син, кышкы манзара.
Якты бит син, кышкы манзара.
Кышкы манзара белән соклану үзенең дәвамын «Кар ява» шигырендә таба, кешегә
хас сыйфатларны табигать күренешендә сиземләү үзенә бер ләззәт бирә.

Кар бөртеге көлә, талпына,
Кар бөртеге көләч, шат була.
Кар бөртеге бигрәк ак инде,
Кар бөртеге бигрәк пакь инде.
(«Кар ява»).
Табигать белән аралашкан, тиңе итеп «сөйләшкән» тезмәләреннән күренгәнчә,
Г.Рәхимнең тирәлек фасылларын үзәккә алган шигырьләрендә кеше холкы, менәзе
белән якынлыкны, күчешне үзәккә алган назымнары үзенә бер юнәлеш тәшкил итәләр.
Шагыйрь катлаулы метафоралар эзләп, баш катырмыйча, халык җырларыннан,
язма-басма поэзиянең Г.Кандалый, Я.Емельянов һәм Тукайлардан килә торган
лирик сафлыкка һәм табигый самимилеккә таяна һәм үзе яхшы белгән, башыннан
кичергән мәүзугълар турында гына язарга тырыша. Нәкъ менә шуңа күрә аның
уңышлы эзләнүләренә җитдилек белән табигый лиризм хас. Г.Рәхимнең бер тупланма
шигырьләре тормышның, яшәешнең мәгънәсе турында уйлану рәвешендә язылганнар.
Еллар уртасыннан шагыйрь барысын үз хәтеренә сеңдереп, «шатланып, көлеп» бара.
Мине еллардан әнә шундый
Бер челтәр үреп барам.
Бу төше ямьсез димәгез –
Үзем дә күреп барам.
Тик матур җире дә бар дип,
Шатланып, көлеп барам.
(«Гомер челтәре»).
Г.Рәхим, шагыйрь буларак, үзенең иҗат офыгын чикләми, тар кысаларга куып
кертми. Ул төрле темаларны үзәккә алып, сәяси, тарихи вакыйгаларны да әйләнеп
үтми. Шунысы үзенчәлекле: шагыйрь, сурәтләү чараларына таянып, коры сөйләү
дәрәҗәсенә төшмичә, чын сәнгать әсәрләре тудыруга омтыла һәм күп очракта уңышка
да ирешә. Бу яктан, халкыбызның тарихтагы урынын, дөнья үсешендә, яшәешендә
нәтиҗәле эз калдыруын горурлык һәм беркадәр юмор хисе белән тасвирлый. Татар
кешесенең гомуми тарихтагы урыны да анык тәгаенләнә.
Рудасын да син чаптың,
Күмерен дә син чаптың,
Балыгын да син тоттың,
Нефтен дә син таптың.
Үз-үзеңә суыгаяк,
Зимагур дип ат тактың,
Шаян татар кешесе.
(«Татар кешесе»).
Г.Рәхим лирикасында табигать һәм мәхәббәт – аерылгысыз халәтләр. Үткен күзле,
күзәтүчән, сизгер җанлы автор тирәлекнең һәр фасылын яратып сурәтли. Кышкы,
карлы көннәрне дә күңелләрне күтәрердәй итеп, төрле бизәкләр ярдәмендә җылытып
күз алдына бастыру сәләтенә җансыз кеше генә битараф калыр.
Кояш ерак...Кошлар боек бүген...
Күңелләргә мәллә бәс сара?
Шагыйрь Г.Рәхимнең телебезнең байлыгына ихтирам, хөрмәт белән каравы өстенә,
барлык катламнарын иркен куллануга омтылышына игътибар юнәлтәсе килә. Шунда
аның нечкә сиземләүле психологик анализ остасы булуы сизелә. Тиз узучан гомернең
– «яшәү» дигән буыныннан соң килгән «үлем» дигән мизгелгә алышуын шагыйрь
халык теленнән алынган ике мәкальнең эчтәлеген ачу аша бирә.
«Туем узган, туным тузган», – диеп
Әйтер чагы җиткән адәмнең
Тормышына сагыш килеп керә,

Моңнар баса хәтта бәдәнен.
«Минем инде яшем яшәлгән...» –
Мондый ачы сүзне әйтә кеше,
Гомере сүнеп барган бер мәлдә.
(«Туем узган, туным тузган диеп»).
Халык иҗатыннан иңгән сүз-сурәткә, мәкаль-әйтемгә таянып, автор кеше
мәнфәгатьләре, аның шатлыгы, хыялы, моң-сагышлары, сөенеч-көенечләре турында
гади һәм төпле итеп сурәтләүгә ирешә. Шунда Г.Рәхимнең янә бер үзенчәлеге өскә
калка. Ул – борынгы, архаик гасырлар белән фәнни-техник инкыйлаб алып килгән
хәзергене («Автохарактеристика»), халык җыры энҗеләре белән бер дисбегә тезү
алымы.
Синдә, тик синдә генә
Бу дөньяның өннәре.
Бөтен рәхәт көннәре,
Газап тулы төннәре,
Зәңгәр тасма Сөннәре,
Афродита сыннары,
Мәхәббәтнең чыннары.
Моңсу-татлы җырлары.
(«Җирем»).
Г.Рәхим балалар өчен аз язса да, мәгәр аның берничә шигыре генә дә, шагыйрьнең
үсеп килүче буынның рухи ихтыяҗы турында уйлануы, кайгыртуы хакында ым сала.
«Әлли-бәлли бәү итмә» шигыренең һәр куплеты, балалар фольклорыннан алынган
җиңел, йөгерек, бишек тирбәлүен хәтерләтеп, такмаза белән башланып китә.
Әлли-бәлли бәү итә...
Балалар йоклап китә...
Балалар йоклап киткәч,
Баштан күпме уй үтә...
Аналар бишек янында
Әлли-бәлли бәү итә...
Лирик герой Ватан азатлыгы өчен башларын салган ирләрне олылап искә ала,
тарих тузанын кагып, үткән заманнарны сагына. Үткән белән хәзерге бер элемтәдә
хәтер фасылларында яшиләр икән.
Шауламагыз, тын торыгыз –
Зур курганнарны ябынып,
Легендалар, мифлар йоклый.
Алыплар черем итә...
Әлли-бәлли бәү итә...
Лирик зат баланы тынычландыргач, дөньяның гомуми яшәеш халәтен исенә
төшереп, сискәндереп куя.
Әлли-бәлли бәү итмә,
Җирем, син йоклап китмә...
Бик күптәннән туган балалар иҗаты җимеше безнең чорда да заманча яңгыраган
актуаль проблеманы – кешелек язмышын кыл өстенә куйган афәтне искә төшерә.
Җирне үк юк итү өчен,
Күпме атом, ракеталар,
Аягүрә баскан көе,
Әлли-бәлли бәү итә.
Г.Рәхимнең лирик герое үзен туган җиренең аерылгысыз бер кисәге, «җанлы
кыйпылчыгы» итеп саный һәм күңелен биләгән шул шигъри хисеннән илһам, дәрт-
дәрман ала.

Синең тарих – минем гомер башым,
Киләчәгең – минем киләчәк.
Син күрексез булсаң, мин күрексез
Һәм син чәчәк булсаң, мин чәчәк, –
дип язып калдыра варисларына «Туган илем, Татарстан» шигырендә Гөргөри дәдәй.
Ул үзенең киләчәген туган иленең үсеше белән бәйли, патетикадан курыкмыйча, аңа
улларча мәхәббәтен әйтә, мәдхиясен яудыра.
Рәхмәт, илем! Инде үзем сине
Күтәрергә көчем бар кебек.
Бу сүзләрне шагыйрьнең тормышны үзенчә күрүе, чор вазгыятен сиземләве, иҗади
дәрте тудыра. Шуңа күрә алар табигый яңгырый. Туган ил белән бергә кеше дә үсә,
киңрәк, тирәнрәк фикерли, масштаблырак күренә.

Хәтер ярлары

Г.Рәхим мирасының иң зур өлешен тирән хисле лирика алып торса да, ул үзен
тар жанр кысалары белән чикләми дигән идек. Әдип кешеләр арасындагы катлаулы
мөнәсәбәтләрне ерак тарихыбызга кагылышлы вакыйгаларны яктыртканда да күз
уңаеннан җибәрми.
«Аяз көнне яшен» (1976) трагедиясенең сюжет өлгесен Болгар дәүләтенең олы
үткәне һәм үзе юкка чыккач дәвамын Казан ханлыгында табуы тәшкил итә.
Урта гасырның иң алга киткән һәм бай мәмләкәтләрнең берсе Болгар иле
күршеләрнең күзен чагылдыра, көнчелеген кыздыра. Баскынчак Сөбәдәй әлеге
дәүләтне яулап алып, бар милекләренә, олы елга буендагы уңдырышлы җирләренә
хуҗа булу турында хыялланып, сугыш белән килә. Трагедиянең төп каһарманы –
сюжетның «тоткасы» – Илбакты тәвәккәл шәхес, оста сугышчы һәм иленең патриоты.
Әсәр классик канунны да чит итми. Ул-мәхәббәт мәүзугы: Илбакты Болгар ханы
Абдулланың кызы Алтын туташка гашыйк. Абдулла хан яшьләр арасындагы җылы
хисләрне хуплый һәм, үз үлеме алдыннан Илбактыны гаскәр башлыгы итеп билгеләп,
болгар халкына аны тыңларга һәм буйсынырга дигән хасиятен әйтеп калдыра.
Баскынчак ханның шымчысы Караханның һәм сатлык җаннарның тырышлыгы
белән 1236 елда Сөбәдәй гаскәре Болгарны штурм белән ала, шәһәрен җимерә,
яндыра...
Илбакты, исән ватандашларын җыеп, көрәшне дәвам итү нияте белән Болгарның
төньягында урнашкан Казан каласына чигенә һәм шунда яңа тормыш башлап
җибәрәләр. Трагедиянең ахырында хор Казанга дан җырлый.
Казан! Казан!..
Дан сиңа! Дан!..
Киләчәкнең гүзәл каласы,
Язмышыбыз – Казан,
Бәхетебез – Казан,
Казаннан бетмәс көч алабыз.
Казан!.. Казан!..
Тарих сәхифәләрен иңләү белән беррәттән, Г.Рәхим үз чорын борчыган,
бимазалаган гадәти күренгән мәүзуглар турында уйланулары белән дә уртаклаша.
Аның чәчмә төрдәге тупланмаларыннан «Көннәр язга авышкач» (1979), «Саргаймагыз,
каштаннар» (1979) бәяннары кешеләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләргә
барып тоташкан көнүзәк әхлакый мәсьәләләрне сәнгатьчә югарылыкта калкытып
куюлары белән ымсындырып, үзләренә тартып торалар. Ачыклабырак әйткәндә,
үзәктә хезмәткә мөнәсәбәт белән беррәттән, һәркемнең кальбеннән узачак көнитеш
мәүзугы – мәхәббәтнең кадерен белү, аңа тугрылык кебек мәүзуглар калкытып куела.

Беренче чәчмә әсәренең каһарманы тормыш низагларының төрлесен, ачысын-
төчесен татыган, күренекле архитектор Тимер үпкә авыруы белән хастаханәдә
ята. Хәлен белеп, килеп-китеп йөргән дусларының, хезмәттәшләренең, таныш-
белешләренең аңа карата мөнәсәбәтләре төрле һәм капма-каршы икәнлеге сизелә.
Аңардан котылу турында хыялланган көнчеләрдән алып аны илебезгә кирәкле,
файдалы шәхес дип санаучылар белән аның терелүенә ихластан дога кылучыларга
хәтле янында утырып китәләр. Килүчеләрнең азаюы, әңгәмәләрнең кимүе буенча
Тимер бу дөньяда үзеңнән, гаиләңнән башка берәүгә дә хаҗәтең юк икәненә төшенә.
Газаплы уйларыннан соң, ул «савыгу юлы бер генә: көчеңне, сәләтеңне яраткан
эшеңә биреп, хезмәт белән чирнең «авызын каплау» дигән нәтиҗәгә килә, һәм үзен
яңа проектка багышлый. Автор аның ыңгырашып, урында ятмыйча, калган көчен,
сәләтен эшкә багышлавын хуплый: «Ә соңгы айларда эшләве! Җир җимертеп эшләде
Тимер. Сызымнар үзләреннән-үзләре агылып торды. Йомгак үзе юлларга сарыла:
кешене аякка яраткан хезмәте бастыра».
Г.Рәхим каләменнән төшкән икенче бәяны беренчесенең дәвамы кебегрәк кабул
ителсә дә, әсәргә икенчерәк проблеманың килеп керүе сюжет төенен катлауландырып
җибәрә. Әсәрнең үзәк персонажы мәдәният институтын тәмамлаган китапханәче
Гомәр Кырымда дәвалана. Чиреннән бигрәк, ул уңышсыз мәхәббәтеннән күңел
тынычлыгы таба алмый: аерылган хатыны Фәлинәне ярата, янындагы Тәнзиләгә күңеле
ятмый. Автор курорт романнарына да игътибарлы. Дөрес, аны ирләреннән канәгать
булмаган хатыннар куерта дигән фикер уздыра автор. Мәсьәлә куела, ә барысын да
канәгатьләндерерлек җавапны берәү дә әзерләп куймаган, чишелешне һәркем үзе
эзләргә һәм табарга тиеш була.
Керәшен авылы тормыш-көнкүрешен үзәккә алган – «Җәгүр дәдәй дәмәкләре»
шаян юморы тормышчанлыгы белән үзенә җәлеп итеп тора.
Г.Рәхим М.Гафуриның «Кара йөзләр» бәяны буенча «Каһәрләнгән мәхәббәт» дигән
опера либреттосын яза. Композитор Бату Мөлеков иҗат иткән көй белән әсәр Г.Тукай
исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Иҗади эшчәнлеген әдип иҗтимагый юнәлештә алып барган хезмәте белән
тулыландыра дигән идек. Әүвәл ул «Татар балалар поэзиясе антологиясе»н төзүдә
катнашса, 1992 елда нәшер ителгән ике томлы «Татар поэзиясе антологиясе» дигән
фундаменталь басманың төзүчесе, «Литературный энциклопедический словарь»ның
татар һәм башкорт әдәбиятлары турындагы бүлекләренең авторы да – Г.Рәхим. Аның
каләменнән төшкән «Борынгы Болгарны сагыну» киноэпопеясе сценарие Минзәлә
һәм Туймазы татар театрларында сәхнәгә күтәрелә.
Гәрәй Рәхимнең төрле юнәлешләрдәге эшчәнлеге игътибарсыз калмый. 1980 елда
– «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе», 2007 елда «Россия Федерациясенең
атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәргә халык мәхәббәте өстәлә.
Агымдагы елда 1941 елда туганнар 85 яшьлек гомер бәйрәмнәрен билгеләү
мәшәкатьләрен башлап җибәрәчәк. Шулар арасында тормышчанлыгы белән бөек,
авырлыкларны юморы, җыры, кешелекле моңы белән җиңеп чыгу юлларын күрсәтеп
калдырган кадерле Гөргөриебезнең булмавы кызганыч. Халкыбызга һәдия итеп
калдырган иҗаты, милләтебезне яратып яшәргә өйрәтүе белән ул безнең арада.

 

«КУ» 03, 2025

Фото: unsplash

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев