МӘҢГЕЛЕК ЯЗМЫШЛАР ТУРЫНДА
(НӘЗИФӘ КӘРИМОВАНЫҢ «ОЗЫН-ОЗАК ЯЗМЫШЛАР» ИСТӘЛЕК-ПОВЕСТЕНА БӘЯЛӘМӘ)
«Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә
кадәр тикшереп чыгарлар әле» дигән Габдулла Тукай «Уянгач, беренче эшем»
(1913 ел, 14 март) мәкаләсендә. Тукай моны юрап китергәндерме, әллә инде кайчан
да булса нәфис сүз сәнгатендә матур әдәбият әсәрләренә кытлык килерен алдан күрә
белгәнме, бүген милли әдәбиятта гына түгел, ә дөнья әдәбиятында документаль,
биографик һәм автобиографик әсәрләрнең китап киштәләрендәге урыны иркен.
Китап индустриясен нон-фикшн әдәбияты яулап алды дип һич икеләнмичә әйтергә
була, чөнки бүгенге көндә Россиядәге иң зур әдәби вакыйга – ул «non/fiction» китап
ярминкәсе, китап палатасы хисапларында да документаль, ягъни чынбарлыктагы
вакыйгаларга, фактларга, язучының тормыш тәҗрибәсенә, көндәлекләренә, хатларына
таянып язылган, ягъни «уйлап чыгарылмаган» әдәбият күпчелекне тәшкил итә.
Нон-фикшн, документаль, мемуаристика әдәбиятының популярлык сәбәпләре нидә
соң? Беренчедән, кызыклы матур әдәбият әсәрләренә кытлыкта. Китап кибетләрендә
классик язучылар әсәрләренең кат-кат басылуына игътибар итәргә була (биредә сүз
рус телле китаплар турында бара, татар классикларының китаплары бик аз), укучы
күңеленә ошаган автордан бигрәк, аның китабын тышлыгына карап сайлап алу
мөмкинлегенә ия. Нәфис әдәбиятта чәчмә әсәр иҗат итү язучыдан үз чорының образын
тудыруны, ягъни аңа сәнгатьчә бәя бирүне таләп итә. Күрәсең, заманның төп үзенчәлеге
булган мәгълүмати какофония шартларында чынбарлыкны танып-белеп, үзләштереп,
аңа бәя биреп өлгерү авырдыр. Икенчедән, язучылар нон-фикшн әсәрләрен дә хәзер
югары әдәби кимәлдә яза. Өченчедән, уйлап чыгарылмаган әдәбият укучыларның
ихтыяҗын канәгатьләндерә: ул сорауларга җавапны шунда ук бирә. Матур әдәбият
әсәрен аңлар өчен укучыга еш кына әдәби тәнкыйть мәкаләсе, һич булмаса кайтавазлар
белән танышырга кирәк.
Татар әдәбиятының раушан көзгесе булган «Казан утлары» журналында да
документаль, мемуар әсәрләр торган саен ешрак басыла, нон-фикшн жанрлары – хатлар,
көндәлекләр, истәлекләр күбрәк урын ала бара. Укучылардан иң күп кайтавазлар
килгән әсәрләр дә шушы жанрларга карый. Соңгы елларда гына да журналда Роза
Туфитуллованың «Язмыш җиле» романы, Нәбирә Гыйматдинованың «Гөлханым
турында хикәят» повесте һ.б. әсәрләр чыгуы авторларыбызның бу төрдә торган саен
активлаша баруын раслый.
Журналыбызның 2024 елның октябрь–декабрь саннарында Нәзифә Кәримованың
каенатасы – Башкортстанның халык шагыйре, башкорт әдәбиятының классигы
Мостай Кәрим турындагы «Озын-озак язмышлар» дигән истәлек-бәяны дөнья күрде.
Укучыларыбыз аны бик яратып кабул итте, әле булса авторга да, редакциягә дә
кайтавазлар, рәхмәт сүзләре ирешеп тора.
Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Нәзифә
Кәримованың Совет әдәбиятында күренекле әдипләрнең берсе Мостай Кәрим
турындагы истәлекләрен җәмәгатьчелек бик табигый кабул итте, шул ук вакытта күпмедер дәрәҗәдә сынап, кызыксынып, хәтта сагаеп көтеп алды. Мостай Кәримне
күреп белгән, аның улы Илгиз белән тыгыз хезмәттәшлек иткән (Илгиз Кәримов – язучы,
тәрҗемәче, бик күп татар язучыларының әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән) өлкән
буын яңа әсәрдә бу шәхесләрнең чынбарлыкка тәңгәл образын күрсә, сагынуны баса
алырбызмы дип хафаланса, яшь буын килен белән «йолдызлы» каената арасындагы
мөнәсәбәтләрнең үсеш-үзгәрешен мөкиббән булып күзәтте. Шулай ук әсәрнең тагын
бер һәм иң мөһим кыйммәте – язучы шәхесенең үзе яшәгән чордагы урыны турында
уйлануларга этәрә торган мотив аны көндәлек хатирәләрдән фәлсәфи югарылыкка
күтәреп куюы булды.
Нәзифә Кәримова бу китапны язарга алынганчы, бик каршылыклы хисләр кичерүен,
үз өстенә нинди зур җаваплылык алуын кат-кат искәртә: «Әйтергә генә ансат, әлбәттә,
күңел шикләнеп тора, башкарып чыга алырмынмы? Мостай Кәрим иҗаты белән бер
рәттә торырлык сүзләр таба алырмынмы? <…> Миңа бу эшкә тотынырга хәер-фатиха
биргән кеше – каенатам үзе. Әле аның улы Илгиз белән өйләнешкәндә, туй табынында
ук каенатам: «Минем турыда соңгы китапны Нәзифә язачак!» – дип әйтмәгән булса, бу
эшкә алынмас идем, батырлыгым җитмәс иде. Ә бит ул миңа ышанган. Шагыйрьләрдә
әүлиялык бар ул! Әткәйдә ул һичшиксез бар иде. Димәк, бу язмалар каенатамның
васыяте нәтиҗәсендә туган дип укыгыз. Ниятләдем дә тәвәккәлләдем!» дип яза ул
повестьның керешендә үк («Казан утлары», 2024 ел, №10. 87 б.) Чыннан да, исеме
үк М.Кәримнең «Озын-озак балачак» дигән автобиографик характердагы повестена
аллюзия буларак алынган истәлекләр бәянын, беренче чиратта, чорлар, еллар аша
мәңге картаймас «аксакал сабый» Кендек үзе бәяләр кебек тоела.
Килен
Нәзифә Кәримова «әткәй бераз көтәр әле, сабыр ул безнең, аңлар» ди дә, укучысын
яңа хисләр өермәсенә бөтереп, Мәскәүгә алып китә. Соңыннан ретроспективалар ясап,
автор укучысы белән 1950 нче елларга, хәтта узган гасыр башларыннан ук ураса да,
төп тарих 1969 елда СССР дигән иң куәтле илнең мәркәзендә башлана. Төгәлрәге,
Мамадыш районының Арташ авылында туып-үскән гап-гади бер татар кызының
Мәскәүне яуларга, яулап, сәхнә йолдызы булып балкырга дигән хыялларыннан.
«Полюбить – так королеву, проиграть – так миллион!» – ди «Мәскәү күз яшьләренә
ышанмый» дигән фильмда шулай ук башкаланы яуларга килгән героиняларның берсе
Люда. Ә безнең халыкта элек-электән шундый бер язылмаган канун яши: авылдан
чыгып китәсең икән, син һичшиксез зур кеше булырга тиеш, югыйсә кадерләп
үстергән авылыңның дәрәҗәсен төшереп йөрисе дә юк. Сынатмаган Нәзифә, чыгып
китүен аклаган: 21 яшендә инде ул Алабуганың мәдәни-агарту училищесы дипломы
белән Минзәлә мәдәният йорты директоры булып эшләп йөри. «Дәрәҗәң бар,
озакламый фатир алырсың, партиягә керергә була», – дип тә әйтәләр аңа... Әмма
«урын алыштырасы, дөнья күрәсе килү» кебек романтик ашкынулар көчлерәк булып
чыга. Ул тәвәккәлләп, конкурста катнашып һәм җиңеп, Мәскәүгә – «Бөтенроссия
эстрада сәнгатенең иҗат остаханәсе»нә юл тота. Менә шунда башлана да инде татар
Көлсылуының әкияти гаҗәеп бер тормышы.
Нәзифә Кәримова, Мостай Кәрим патшалыгына килен булып төшкәнче, аның улы
Илгиз белән әкияткә тиң танышу тарихын – Көлсылуның шаһзадәне үзенә караткан
балын – менә ничек тасвирлый: «1969 елның 19 июлендә безнең биюче артистыбыз
Мөнир Мөхәммәтдиновның туган көне иде. Төркем старостасы буларак, төрле
чараларны оештыру да минем өстә, шуңа Мөнир белән уйлаша торгач, күп кенә
кафе-рестораннарны йөреп чыкканнан соң, Кызыл мәйдан каршындагы «Москва»
кунакханәсенең 7 катында урнашкан ресторанга тукталдык. Ул «Седьмое небо» дип
атала иде» ((«Казан утлары», 2024 ел, №10. 91 б.). Бер төркем булачак татар артистлары туган көн билгеләп утырган ресторанга ул кичне бик маҗаралы юллар белән Илгиз
Кәримов та килгән була. Шунда шаһзадә үзенә иң ошаган кызны биергә чакыра. Кыз
әле аның кем икәнен белми, бу – бары тик «коры җирнең алтыдан бер өлешен биләп
торган» олы бер илнең йөрәге – Кызыл мәйданда ике татар кешесе очрашып кавышкан
мизгел. Алда – Мостай Кәримнең үзе белән танышу, шул дөньяның бер өлеше булып
яши башлау. Сынау-сыналулар, рухи бергәлек, бер-береңә терәк-таяныч булу...
Без, яшьрәк буынга, Нәзифә Кәримова исеме зыялы шәхес, затлы ханым, күренекле
журналист һәм гүзәл чәчмә әсәрләр иҗат иткән язучы буларак билгеле. «Озын-озак
язмышлар» повестен язмаса, аның белән Көлсылу арасында ниндидер параллельләр
үткәрү башка да килмәс иде. Әле «Күкнең җиденче каты»на менгәнче узган тормышын
тасвирлауга ул өч бүлек багышлый. 1960 нчы елларда туып-үскән авыл кызларының
тормышы бертөрлерәк – бетмәс-төкәнмәс эш өстендә узганын беләбез анысы. Бу
җәһәттән Нәзифә апаның бер детале аеруча истә калырлык: «Әти коры, кырыс кеше
иде. Ул – малны хезмәте, кул көче белән эшләп тапкан кеше, бездән дә шуны таләп итә
иде. Ә менә бервакытны, һич онытасым юк, җәй көне иде, әти сеңлем белән икебезне
ишегалдына чакырып чыгарды. Гомер булмаганны йөзендә елмаю!
– Менә сезгә нәрсә эшләтеп алдым. Олырагы – сиңа, – диде ул, миңа карап, –
бәләкәйрәге – Әлфиягә.
Карасак! Ишегалдында үрәчәләрен тырпайтып, өр-яңа ике уфалла арбасы тора. Әти
шул хәтле шат, әйтерсең ике кызына ике «Мерседес» машинасы алып кайтып куйган!
12 яшьлек ябык, какча кызында ничә ат көче бар дип уйлады икән әти ул вакытта?»
(«Казан утлары», 2024 ел, №10. 102 б.).
Ә инде әти-әни ризалыгын алмыйча, Алабуганың мәдәни-агарту училищесына
укырга чыгып китү, анда ачлы-туклы шартларда уку, өйдәгеләргә дә, укытучыларга да,
гомумән, беркемгә дә сер бирмәскә тырышып, еракта ымсындырып торган хыялларга,
бөек максатларга омтылу, нинди генә авырлык килгәндә дә, үз йөзеңне саклап калырга
өйрәнү – болар бүгенге зыялы ханымны шәхес итеп формалаштырган үсеш баскычлары
буларак укыла. Һәм Мостай Кәрим дигән зур бер дөньяга керү өчен әзерлек юлы…
Каената
Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, заманында РСФСР Язучылар союзы
секретаре, РСФСР Югары Советы депутаты, Югары Совет Президиумы әгъзасы буларак,
күп вакытын Мәскәүдә уздырса да, Уфада яшәсә дә, Татарстан өчен дә үз кеше була.
Шундый заманнар булган: язучылар Казанга Мостай Кәрим килә дип көтеп торганнар.
Казанда аның Хәсән Туфан белән дуслыгы тарихы легендага тиң. Халык язучысы Марсель
Галиев аның турында хатирәләрне тәмләп сөйли: «Ярата идем мин аны. Үзе олпат, үзе
гади. Сөйләшеп утырырга рәхәт кеше иде. Бервакыт Голицынода очрашкач, үз бүлмәсенә
кунакка дәште. Табын корган. Шунда Галимҗанны (Латыйпов – Л.Ә.) чакырсам, син
каршы түгелме дип, миннән рөхсәт сорады. Аптырап киттем: үз табынына кемне
теләсә, шуны чакыра ала иде бит инде ул. Менә шундый эчке культурасы югары
кеше иде. Ә берсендә Казанда очраштык. Башында зәңгәрсу төсле бик матур кепка.
Ул көнне мин дә нәкъ шул төстәге күлмәк кигән идем. Мостай ага: «Сиңа ныграк
килешер, – диде дә, кепкасын башыннан салып, миңа кигереп китте. Кадерләп
сакладым».
Нәзифә ханым Мостай Кәримне Казанга менә шушы бихисап истәлекләр хакына
алып кайта да.
Әсәрдәге Мостай Кәрим образы Совет идеологиясенең әдәбиятка, язучы шәхесенә
ни дәрәҗәдә таяныч итеп каравының тере гәүдәләнеше буларак укыла. Нәзифә
Кәримова моны ике – Совет чоры һәм аннан соңгы 90 нчы еллардагы үзгәртеп корулар
яссылыгында тасвирлап күрсәтә. Моны ул үз күзләре белән күргән, хакы да бар: бу гаиләгә килен булып төшкәндә, Мостай Кәримгә 50 генә яшь була. «Әле «Озын-
озак балачак» та язылмаган, «Җәяүле Мәхмүт» тә планда гына, «Прометей» да, «Ат
бирегез диктаторга» дигән фарс та юк» дип искә ала автор, бик күп әсәрләрнең үз
күзе алдында язылуын, ягъни бергә, иңгә-иң куеп узган юл булуын искәртеп («Казан
утлары», 2024 ел, №10. 101 б.).
Язучы – халык мәнфәгатьләре, аның рухи сәламәтлеге сагында тора. Аның бурычы
әйтеп бетергесез дәрәҗәдә җаваплы, ул халкына кирәк! Кирәклеген тоеп, белеп яши,
шуңа да нәфис сүз сәнгатендә әйткән һәр сүзе – иң кирәклесе, иң җитдие генә була
ала, чөнки ул дәвердә туган халкына маяк булырдай башка ориентир юк (меңәр еллык
яшәү рәвеше җимереп ташланган, дин тыелган, партия шигарьләр телендә сөйләшә),
бары тик язучы гына туган халкы белән аның үзе телендә сөйләшә ала.
Сабырлык һәм чыдамлык, рух һәм шәхес тәрбияләү, җаннарны коткару, ярлыкау һ.б.
турында кем сөйләргә тиеш иде соң ул чорда? Мостай Кәрим үзенең язучылык хезмәтенә
әнә шул ноктадан карый. Гәрчә бүген Совет чорында язучылар идеологиягә буйсынып
хезмәт иткән, буйсынганнары «привилегияле каста» хасил иткән дигән фикер таралган
булса да (Михаил Булгаковның «Мастер һәм Маргарита» романында бу процесс ачык
күрсәтелә), чын мәгънәсендәге әдипләр иҗат иреген саклау юлларын барыбер тапканнар.
Мостай Кәрим, чыннан да, дөньяны үзгәртүчеләр, шуңа ихлас ышанучы романтиклар
буыныннан. Бу аның һәр адымында, һәр сүзендә, һәр гамәлендә чагыла. Шуңа күрә
дә аның дөньялар үзгәргәч, алай гына да түгел, асты өскә килгәч тә, үзен шәхес итеп
формалаштырган иманына тугры калуына аптырыйсы юк. Ул Совет идеологиясенә,
коммунизм тәгълиматына тугрылык кына түгел. Моның шулай икәне «Озын-озак
язмышлар»ның «Флюра апа» дигән бүлегендә аеруча нык сизелә: һәр почмактан халык
дошманнары эзләгән хәвефле чорда яшь коммунистның хатыны Раузаның репрессиягә
эләккән туганнарын эзләтүе батырлык булып кабул ителә. Бу – аның балачагында ук
уртасында имән кебек Олы инәйсе басып торган рухи дөньясының бер кануны, канына
сеңгән тәрбиясе, кешеләргә, туган халкына хезмәт итү дигән эчке иманы.
Сер түгел, 1990 нчы елларда Советлар Союзы таркалып, БДБ илләренә аерылгач,
Россиядә тагын 21 милли республика барлыкка килгәч, Татарстан белән Башкортстан
арасындагы милли мәсьәләләр башка бер яссылыкка күчеп, башка төс алды. Татарлар да,
башкортлар да Мостай Кәримнән сүз көтте. Трибунадан ялкынлы телмәрләр көтте. Аның
сәясәттә милли лидер булып китүен теләде. Мостай Кәрим дәшмәде, чөнки ул андый
лидер түгел иде, ул – беренче чиратта, Язучы иде. Ә язучы күренми торган фронтта рухи
лидер була. Ул үзе артыннан әсәрләре белән ияртә. Көндәлекләренә ул юкка гына киләчәк
буыннар да уйланырлык итеп: «Әдәбият һәрвакытта да азатлык өчен көрәште. Хәзер
азатлык бар, тик әдәбият кына юк. Чөнки көрәшерлек сәбәп калмады» дип язып куймаган...
Мостай Кәримнең дөньяда гына түгел, кешеләр аңында барган катаклизмнарны
авыр кичерүен Нәзифә ханым әнә шулай каенатасының көндәлекләреннән өзекләр
китерә-китерә дәлилли. Гүя укучысы белән бергә аңларга, аңлатырга тели. Мостай
Кәримнең үзе, сүзе һәм гамәлләрен хатирәләрдә яңартып, уй-сүз-гамәл тәңгәллеген
асылташ салгандай уч төбенә салып, якыннан күрсәтә. Дистәләрчә еллар буена
олпат шәхес янәшәсендә тормыш сабаклары алып яшәп, үзе дә инде танылган язучы
биеклегенә күтәрелгән Нәзифә Кәримова каенатасы турында гүя «күрегез, менә нинди
иде ул сез белгән һәм белмәгән Мостай» дип белдерә.
Ак сакаллы сабый Кендек әле дә элеккеге Советлар иле дигән киңлекләрдә читән
башына утырган да Кара Йомаголның туачак улына аркан ишкәнен күзәтә булыр. Кара
Йомагол исә, әле дә шул арканны тотып, тылсымлы аландагы Акбүзатны иярләргә
килгән пәһлеванын көтәдер кебек.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев