Кем ул – Нобель бүләге лауреаты Һенрик Сенкевич?

Язучы һәм галим Һенрик Сенкевич (1846-1916) – әдәби тәнкыйтьтә һәм әдәбият белемендә «поляк реалистик прозасының классигы», дворян әдәбияты вәкилләренең берсе, «зур эпик полотнолар һәм новеллалар тудыру остасы», «поляк әдәбиятына иң югары дәрәҗәдәге әдәби сүз үрнәкләре» биргән иҗаты исә «милли тенденцияләр, патриотик омтылышлар» (Мальков М. Романтическая биография польской новеллы // Польская новелла ХIХ-ХХ веков. – М.: Художественная лит-ра, 1988. – С.9) белән сугарылган иҗат буларак бәяләнә. Бер үк вакытта ул – тамырларында әтисе ягыннан татар һәм әнисе ягыннан белорус каны аккан шәхес буларак та билгеле.

Гомер буе туган җире Польша мәдәниятенә хезмәт иткән бу олы шәхесне без ничек кабул итәргә тиеш? Без аны үз мәдәниятебез тарихына урнаштыра алабызмы? Гомумән, башка телләрдә татар кешеләре тарафыннан иҗат ителгән әдәбиятка нинди мөнәсәбәттә булырга? Бу сораулар гел калкып чыгып тора. Охшаш сорауларга башка милләт галимнәре дә җавап эзли. Төрле халыклар мәсьәләне төрлечә хәл итә.

Методологик яктан, миңа, шәхсән, күренекле рус әдәбиятчысы Н.Л.Лейдерман фикере уңышлы тоела. Ул рус телле әдәбиятның рус әдәбиятыннан аермасын билгеләү бурычы куя һәм болай дип белдерә: рус әдәбиятының рус телле әдәбияттан аермасы шунда: соңгысының текстлары структур яктан рус һәм башка милли тормыш моделе арасындагы сөйләшүгә (диалогка) корыла (Лейдерман Н.Л. Русскоязычная литература – перекресток культур // Русская литература ХХ-ХХI веков: направления и течения. Вып.8.–Екатеринбург, 2005.– С.48-59). Димәк, иҗатында мондый сөйләшү булган язучыларны милли мәдәният кырына кертү, урнаштыру мөмкин дигән сүз.

***

Һенрик Йосыф улы Сенкевич 1846 елның 5 маенда Белоруссия-Польша чигендәге Воля-Окшейск имениесендә туган. Язучының бабалары Витовт (1350-1430) хакимлеге вакытында Җәләледдин җитәкчелегендә Бөек Литва князьлегенә килгән татар шляхтичларыннан (шляхта – сугышчыларның морза (дворян) сословиесе: шляхтичларның гербларында рун язуы сакланып калган) була. XVIII гасырда Сенкевичлар мөселман диненнән католик диненә күчә.

Әнисе – Белоруссия-Литвадагы танылган белорус дворяннары Цецишовскийлар нәселеннән.

Һенрик Сенкевич Варшавада гимназия тәмамлый һәм 1866-1870 елларда Варшава университетының медицина һәм тарих-филология факультетларында укый. Студент вакытында ук «Атналык күзәтү» («Przegląd Tygodniowy») журналында басыла башлый (тәхәллүсе – Литвос), журналист-публицист булып таныла. 1873 елдан – «Польша газетасы»нда («Gazeta Polska») фельетонист, 1874 елдан «Niwa» журналында әдәби бүлекне җитәкли, 1882 елдан – «Сүз» («Słowo») газетасының редакторы.

1881 елда ул, кызның әти-әнисе матди хәле тотрыклы булмаган язучы белән туганлашуга каршы булсалар да, Мария Шеткевич белән гаилә кора. Әмма хатыны 1885 елда, ике баласын (улы Генрик-Юзеф һәм кызы Ядвига) ятим калдырып, үпкә авыруыннан вафат була. 1888 елда, иҗатына мөкиббән бер кешенең матди ярдәме, Сенкевич хатыны исемен йөртә торган фонд ача һәм туберкулёз белән авыручы мәдәният әһелләренә ярдәм итә башлый. 1893 елда Одесса шәһәре кызы Мария Володкович белән гаилә корып, Италиягә китәләр. Әмма бу никах 1895 елда аерылышу белән тәмамлана. 1904 елда өченче тапкыр – Мария Бабскаяга өйләнә.

Журнал заказы буенча Америкага сәяхәт итеп (1876-1879), Сенкевич «Сәяхәттән хатлар» дигән юлъязмаларын бастыра. Европага кайткач, бераз вакыт Парижда яши, Венециягә һәм Римга бара, төрле җирләрне иңли (Австрия, Англия, Италия, Литва, Франция, Швейцария, 1886 елда – Румыния, Болгария, Төркия, Греция, 1891 елда – Мисыр, Занзибар һ.б.). 1900 елда, әдәби иҗатының 25 еллыгы уңаеннан, Сенкевичка Обленгорек (Oblęgorek) имениесен бүләк итәләр.

Сенкевич әдәбият белеме белән дә шөгыльләнә. Барокко эпохасы шагыйре Mиколай Семпе-Шажинский турында, әдәбиятта натурализм юнәлеше, тарихи романнар хакында зур хезмәтләр авторы ул. Петербург Император Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы (1896 елдан) һәм аның шәрәфле академигы (1914 елдан) да.

Беренче Бөтендөнья сугышы башланганнан соң, Сенкевичлар гаиләсе Швейцариягә күчә. Һенрик Польшада Сугыш корбаннарына ярдәм комитеты оештыра. Веве шәһәрендә 1916 елның 15 ноябрендә вафат була. 1924 елда җәсәде Варшавага күчерелә.

Һенрик Сенкевич иҗатының үзенчәлекләрен, популярлыгы серен барлап, Б.Стахеев болай дип яза: «Аның иҗатына хикәяләүнең кызыклылыгы, маҗаралар күплеге, сюжетның тиз үсеше, тел осталыгы һәм образларның сыгылмалылыгы хас. Соңгы сыйфат бигрәк тә әһәмиятле: Сенкевич укучыны мавыктырып кына калмый (мавыктыргыч китаплар башка авторлар тарафыннан да языла), ул аны өйрәтә, тәрбияли, камилләштерә. Күренекле язучының романнары безне гадәти булмаган, әкияти, әмма әхлакый яктан укучыга якын кешеләр белән таныштыра. Тугрылык һәм рух көче, куркусызлык, бәла-казалар алдында нык булып калу, югары максатларга хезмәт итүне шәхси мәнфәгатьләрдән өстен кую, туган илгә мәхәббәт, тормыштагы активлык – Сенкевич китапларындагы уңай геройларга, ул яратып һәм яратуын яшермичә сурәтләгән геройларга хас сыйфатлар менә шулар» (Стахеев Б. Генрик Сенкевич // Сенкевич Г. Собрание сочинений. Том 1. – М.: Худож. лит-ра, 1983. – С.5.). Сенкевич иҗатындагы төп сыйфатлар буларак, без эчтәлектә әхлакый бәяләүнең алга чыгуын, туган җирне ярату һәм аңа тугрылыкның иң мөһим кыйммәт итеп күтәрелүен, мәхәббәтнең гаять зур, кешене каһарман да, җинаятьче дә ясый торган көч булуын раслауны, маҗаралылыкның әсәрләрнең укылышын тәэмин итүен, геройларның идеаллаштырылып һәм психологизм алымнары кулланып сурәтләнүен күрсәтер идек.

Сенкевич әдәбиятка 1872 елда, кечкенә хикәяләре, новеллалары белән килеп керә. «Воршилла портфеленнән юморескалар» дигән баш астына тупланган беренче әсәрләре мәгърифәтчел идеяләр белән сугарылып, иҗтимагый яңарыш яклылар белән иске фикерлеләр яки битарафлар арасындагы каршылыкка корылган (мәсәлән, «Үз илеңдә пәйгамбәр булу авыр»). Бу әсәрләр яшь авторны уңышлы детальләр ярдәмендә сурәт тудыру остасы итеп күрсәтә.

Шулай да Сенкевичка уңыш китергән әсәр дип автобиографик төсмерле өч әсәрне – «Карт хезмәтче» (1875) хикәясе, «Ганя» (1876) повесте яки күләмле «Сәлим Мирза» (1877) хикәясе – берләштергән цикл санала. Әсәр сюжеты ике яшүсмер егет Һенрик белән Сәлимнең егетлек чорына аяк басуы, гашыйк булулары, шул мәхәббәтне югалтулары һәм Сәлимнең үлеме кебек үсә. Малай-егетләр күрше утарларда яши. Һенрик шляхтичлардан булса, Сәлим – татар мирзалары нәселеннән. Хикәяләү «мин» – Һенрик исеменнән алып барыла, бу исә әсәрнең тирән психологик анализга корылуын тәэмин итә.

Әсәр яшүсмерләрнең гаиләләре, Варшавада гимназиядә укулары, университетка имтиханнар тапшырулары кебек язучы биографиясеннән таныла торган детальләргә бай. Һенрик һәм Сәлим характерлары гаять югары дәрәҗәдәге осталык белән иҗат ителгән. Тиз кызып китүчән, куркусыз, хәтта башсыз, ачык күңелле, чибәр, кыю, талантлы Сәлим һәм шундый ук кыю, әмма үз эченә йомылган, хисләрен йөрәгеннән читкә чыгара алмый торган, шуңа да каршылыклар, коточкыч газаплар белән яшәүче Һенрик – икесе дә Ганяга гашыйк була. Ганя – карт хезмәтче Миколайның кызы, әтисе үлгәч, Һенриклар гаиләсендә тәрбиягә калдырылган һәм панилар кебек белем-тәрбия алган. Кызга чын-чынлап гашыйк булса да, Һенрик аңа да, үзенә туп-туры сораулар биргән дусты Сәлимгә дә серен ачмый. Киресенчә, күршеләре Устжицкийларның кызы Лёляга тәкәллеф күрсәтә. Ә инде Сәлим белән Ганя арасында саф хисләр кабынуны төшенүгә, Һенрикның күңелендә ачу-нәфрәт хисләре кайный башлый. Язучы аның кичерешләрен барлык ваклыкларында күзәтеп бара, ул кичергән каршылыклы хисләрне укучы да үз йөрәге аша уздыруга дучар ителә.

Ганя белән Сәлим качып китә, әмма карт мирза бу никахка ризалык бирми, шул ук көнне Ганяны гаиләгә кайтара. Сәлим белән Һенрик дуэльдә сугыша, каты яраланалар, чак кына бер-берсен үтермичә калалар. Ганя чәчәк чире (оспа) белән авырып китә.

Психологик анализ ярдәмендә язучы чак үлемнән калган Һенрикны һәм Сәлимне бу хәлләрдә үзләрен гаепләү ноктасына алып килә: егетләр үз хисләрен алга куюларын, кыз мәнфәгатьләре өчен түгел, мәхәббәтләрен яклап көрәшүләрен, шул мәхәббәтне үзләрен ярату корбанына әйләндерүләрен төшенәләр.

Кыз терелгәч, аның авыру ямьсезләгән йөзен, кулларын күргән Һенрик сөю хисенең «кош кебек эзсез югалганлыгын» аңлый. Әмма әтисенә аңа өйләнергә әзер икәнлеген әйтә. «Мин бакчага чыктым һәм әлеге, Ганя белән Сәлим беренче тапкыр мәхәббәт аңлашкан, үрмә гөлгә уралган беседкада сөйгәннәре үлгәч елаган кешеләр кебек елап җибәрдем. Чыннан да, элеккеге Ганя минем өчен үлгән, дөресрәге, минем мәхәббәтем үлгән, аның урынына йөрәктә бушлык, төзәлмәслек җәрәхәттән яра авыртуы һәм күзгә яшьләр китерә торган хатирәләр генә калган иде» (Ганя // Сенкевич Г. Собрание сочинений. Том 1.: Повести и рассказы. – М.: Художественная лит-ра, 1983. – С.136.), ди ул.

Шул кичтә Һенрик Ганя белән Сәлимнең күрешүенең дә шаһите була. «Чынлап та, эңгер-меңгер төшкәндә, Сәлим килде. Ганяны күреп, ул кызарды, аннары агарды. Йөзенә карап, аның күңелендә бу мизгелдә хис белән намус көрәше барганлыкны күрү авыр түгел иде. Димәк, аның йөрәгеннән дә мәхәббәт дип атала торган әлеге канатлы кош очып киткән. Әмма киң күңеллелек өстен чыкты, ул Ганя янына килде, аңа кулларын сузды, аннары тезләнде дә кайнар итеп пышылдады:

– Ганя, кадерлем! Мин шул ук, мин һичкайчан, һичкайчан сине ташламам!

Ганяның йөзеннән яшьләр акты, ул Сәлимне акрын гына этеп куйды:

– Мин ышанмыйм, ышанмыйм, мине хәзер ничек итеп яратып булсын, – диде, аннары йөзләрен каплап кычкырды: – О! Сез бик мәрхәмәтле! Ә мин һәммәгездән дә начаррак һәм гаеплерәк, ләкин болар барысы да артта калды, мин үзгәрдем!

Һәм, карт Мирзаның үтенүләренә, Сәлимнең ялынуларына карамыйча, егетнең тәкъдимен кире какты. Беренче тормыш давылы бу гүзәл, әле генә ачылган чәчәкне сындырды» (136-137 бб.).

Циклдагы икенче әсәр Ганяның шәфкать туташы булып китүе, шунда тынычлык табуы хакындагы хәбәр белән төгәлләнә. Сәлимнең прототибы гаярь татар егете 1863 елгы баш күтәрүдә һәлак булса да, өченче әсәрдә язучы героен французпрусс сугышына җибәрә (цензура таләпләре белән бәйле), шунда батырларча үлүе турында сөйли. Шулай итеп, әсәрдә татар темасы, татарларның холкы, яшәү рәвеше, менталитеты шактый киң алып тасвирлана.

Сенкевичның беренче чор иҗатына караган әсәрләрдә («Күмер белән ясалган рәсемнәр», 1877; «Янко-музыкант», 1879; «Ипигә барганда», 1880; «Фәрештә», 1880; «Маякта фонарь кабызучы», 1881; «Бартек-җиңүче», 1882 һ.б.) үз чорында Ләхестан (Речь Посполитая) җирендәге тормыш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр әхлакый бизмәнгә салып күрсәтелә. Боларда инде трилогиядәге кебек милли проблематика яки геройлар күзгә бәрелеп тормый.

1876-1878 елларда Америкада яшәү Сенкевич иҗатына чит җирләр тормышын алып керә («Прериядә», 1878; «Орсо», 1879; «Сахем», 1889 һ.б.).

Әмма 1879 елда Варшавага әйләнеп кайткан язучы кабат үз туган җире, шушы төбәктә булган тарихи вакыйгаларны сурәтләүгә керешә. «Татар әсирлеге» (1880) хикәясе XVII гасырдагы сугыш хәрәкәтләре турындагы зур романнар өчен уйланманың нигезе булып санала. Тарихи трилогия («Ут һәм кылыч белән» (1883-1884), «Ташу» (1884-1886), «Пан Володыевский» (1887-1888)) 1647 елдан алып 1673 елга кадәрге вакыйгаларны колачлый. Беренче романда Ләхестанда Украинаны бүлеп чыгару хәрәкәте, Б.Хмельницкий казаклары белән көрәш үзәккә куела. Икенче китапта полякларның 1655-1656 елларда шведлар басып керүенә (язучы бар дөньяны каплаган язгы ташу белән чагыштырып, образны әсәр исеменә чыгара) каршы милли-азатлык сугышы сурәтләнә. Өченче романда төрек басып алулары чорында (1672-1673) поляк сугышчыларының батырлыклары бәян ителә. Романтик идеаллаштыру, геройларны тудырганда һәм вакыйгаларны тергезгәндә, героик эпос алымнарына мөрәҗәгать әсәрләрнең мавыктыргыч стилен, укылышын тәэмин итә. Бер үк вакытта язучы шул чор вакыйгаларын теркәп калдырган бик күп тарихи чыганакларны, шәхси көндәлекләрне, язмаларны файдалана. Мифлар, легендалар, фактлар, бергә укмашып, әсәрләрдә әлеге җирләрнең бердәм тарихы булып калка.

Бу чор Ләхестан тарихында иң авыр заманнардан, ил һәм дәүләтчелек язмышы кылыч очына менгән вакытлардан санала. Икътисади торгынлык белән янәшә сәяси торгынлык, төрле йогынтылы төркемнәрнең үз мәнфәгатьләрен алга сөрүе, Кырым, Швеция, Пруссия, Төркия, Россия мәнфәгатьләренең бәрелешүе илне җимерелү чигенә китереп җиткерә. Әмма Ләхестан мөстәкыйльлеген саклап кала. Сенкевич шушы вакыйгалар фонында телне, мәдәниятне, динне, милли үзаңны саклау мәсьәләсенә мөрәҗәгать итә, шуларны дәүләтчелекне тоту өчен мөһим кыйммәтләр дип белдерә. Әйтик, Богдан Хмельницкий җитәкчелегендәге казакларның Украина мөстәкыйльлеген яклап баш күтәрүе дә язучы тарафыннан бердәм дәүләтне таркату буларак бәяләнә. Крестьян бунтлары да бердәмлекне җимерү омтылышы кебек карала. Язучы дәүләтнең көчен, ныклыгын беренче урынга куя, тарихи вакыйгаларны шәрехләүне патриотик башлангычка буйсындыра. Морзалар, өстен катлау гына түгел, крестьяннар да, хезмәтчеләр дә – бердәм халык, үз җирен яклап көрәшкә чыккан бер йодрык кебек күзаллана.

Безнең өчен язучының өченче – «Пан Володыёвский» романы аерата кызыклы, чөнки әсәр татар хәрбиләре тормышына шактый зур урын бирә. Бер яктан, язучы шляхта гаскәрләрен һәм Урда (Алтын Урда җимерелгәч, аерым төркемнәр хасил итеп, әмма кабат оешу өметен җуймыйча яшәгән татар отрядлары) хәрбиләрен аерып куя. Урда хәрбиләре Ләхестанны җимерергә, җирләрен басып алырга, шунда урнашырга омтыла. Икенче яктан, язучы идеаллаштырып тасвирлый торган шляхта гаскәриләре арасында да татарлар күп, алар югары чиннар арасында да бар, аерым отрядлар булып Урдага каршы да көрәшәләр.

Төп каршылык язучының идеалы дәрәҗәсендә сурәтләнгән поляк рыцаре, тарихи билгеле шәхес Михал Володыёвский белән татар сугышчысы, хан улы Азья Тугай-Беевич арасында күрсәтелә. Поляк панының үзен татар белән тигез куймавы бик вак детальләрдә үк күренеп тора. Мәсәлән, мәхәббәт аңлашканда, ул кызга «мине курыкмыйча тыңла, мин скиф та, татар да, явыз да түгел», дип эндәшә һ.б. Бер үк вакытта Володыёвскийның бер хатында мондый юллар бар: «Безнең бөтен татарларыбыз – шляхта, дин ягыннан христиан булмасалар да. Литвада мин авыллар булып яшәүче татарларны күрдем. Аларны анда липеклар дип атыйлар, ә мондагыларын чирмеш, диләр. Алар озак еллар Ләхестанга икмәк өчен рәхмәт йөзеннән тугры хезмәт иттеләр, әмма крестьян чуалышлары вакытында күпләре Хмельницкийга авышты, ә хәзер, ишетүемчә, Урда белән уртак тел тапканнар» (Пан Володыёвский: роман // Сенкевич Г. Собрание сочинений. Том 5. – М.: Художественная лит-ра, 1984. – С.140.).

Әсәр бүген дә укучыны гаҗәпләндерә, сокландыра торган күп сыйфатларга ия. Шул заман маҗаралы тарихи әсәрләре таләпләренә җавап биреп, язучы тормышны ак һәм карага аера: төп героен идеаллаштыра, аның дошманы Тугай-Беевичны тискәре буяулар ярдәмендә сурәтли. Ләкин бер үк вакытта әсәрдә Азьяның холкы һәм үз-үзен тотышы, аның сәбәпләре белән бәйле кызыклы күзәтүләр урын алган. Бөтен даланы тетрәтеп торган Тугай-Бәйнең (Азьяның әтисе) хәрәменә эләккән сеңлесен коткару, алыштырып алу өчен, шляхтич Ненашинец ханның яраткан улы – өч яшьлек Азьяны урлый. Әмма үзенә ярдәм иткән юлбасарлар белән каршылыкка кереп, малайны югалта. Тагын бер шляхтич – Нововейский Азьяны далада табып, кем икәнен белмичә, хезмәтче итеп һәм кыйнап, түбәнсетеп үстерә. Азья явызлыклар кылганда, һәрчак үзенең канга батырылган аркасын хәтеренә китерә – язучы моны роман буенча гел кабатлап килә. Нәтиҗәдә, акыллы, киң карашлы, чын хәрби җитәкче кебек фикерли торган, батыр Азья үчле һәм эчкерле булып формалаша. Язучы, мохитеннән, тамырларыннан аеру кешенең психикасын үзгәртүгә китерә, дигән нәтиҗә ясый.

Хан улы булуын белгәч, татарлар гына түгел, шляхта да егетне хөрмәт итә башлый. Язучы бу мәсьәләдә дә поляклар һәм татарларны чагыштыра: поляклар теләсә кайсы этнос вәкиленә, акылына һәм кыюлыгына карап, шляхта титулы бирә, бу дәүләтне ныгытырга ярдәм итә. Татарларда исә бары тик нәсел җебе буенча гына титул тапшырырга мөмкин. Әлеге үзенчәлек бу кавемгә каршы эшли. Мондый чагыштырулар роман буйлап сибелгән.

Сенкевичның тарихи әсәрләренә хас булганча, романда мәхәббәт өчпочмагы туа. Азья Володыёвскийның хатыны Басяга гашыйк була, башын югалта: аны урлап качу омтылышы ясый, Рашков крепостен яндырып, татарларны үз артыннан ияртеп, Урдага китә, төрек солтаны гаскәренә кушыла. Солтан гаскәре Ләхестанга яу белән килә. Ләкин җиңүгә ирешә алмый.

Әлеге романнар дөнья күрүгә, Сенкевич Польшада иң билгеле язучыга әйләнә. Аның китапларын соратып алып, эзләтеп укыйлар, иҗаты мәктәп һәм югары уку йортлары программаларына кертелә.

1880 еллар ахырында язучы тарихтан заман проблематикасына әйләнеп кайта, психологик роман жанрына мөрәҗәгать итә («Инанусыз», 1889-1890). Сенкевич үзе бу әсәрендә катлаулы һәм психик авыру, әмма, авыру икәнен аңлап та, терелергә омтылучы түгел, шунда казынучы кешенең күңел дөньясын ачу максаты куюы турында язып чыга.

Көндәлек формасында язылган әсәр психологик анализның үзанализ төренә өстенлек бирә. Аның герое 35 яшьлек граф Леон Плошовский – эстет-аристократ, тирән белемле, матурлык колы, әтисе белән Римда яши. Әмма тормыштан һәм үз-үзеннән канәгатьлек таба алмаучы егет яшәүнең мәгънәсен күрми. Апасы аны Анеле исемле кыз белән таныштыра һәм өйләнергә үгетли. Егет кызга гашыйк була, әмма төпле карар кабул итә алмый. Ахыр чиктә Анеле спекулянт Кроницкийга кияүгә чыгарга мәҗбүр була. Шуннан соң Леон аны кайтару өчен көрәшә башлый. Әмма ире үз-үзен үтергәннән соң, авырлы Анеле дә тормыш белән хушлаша. Леон да соңгы сәхифәләрдә үз тормышына үзе нокта куючы булып аңлашыла.

Яшәү көче таба алмаучы, мәхәббәтен, бәхетен җуйган егет «урталыктагы» яки «артык кеше» тибына туры килә. Шунысы кызык: геройның бу халәтен язучы аның милли җирлектән, традицияләрдән аерылган булуы белән дә бәйләп куя. Аның сөйгәне Анеле, Леоннан аермалы буларак, бу көчне диндә, иманда таба. Плошовский исә философиянең, фәннең, техник алгарышның кешегә ышанычлы нигез була алмавы, киресенчә, әхлакый ышанычын җимерүе турында сөйли. Аның монологлары Ф.Әмирханның «Урталыкта», Г.Ибраһимовның «Мәрхүмнең дәфтәреннән», Г.Гобәйдуллинның «Юлдаш эзләгәндә» әсәрләрен хәтергә китерә. Роман ахырына мәхәббәтен югалту, сөйгәненең үлеме фаҗигасен кичергән, үзенең беркайчан да бәхетле була алмаячагын аңлаган герой башкалар кайгысына һәм кичерешенә сизгер шәхескә әверелә. Ул үкенми, язмышын үзгәртергә омтылмый, киресенчә, үз теләге белән дөньядан үтә. Бу финал Плошовский кебек геройларның кичәге көн кешеләре булуына ишарә кебек тә яңгырый.

Язучының аннан соң иҗат ителгән «Поланецкийлар гаиләсе» (1893-1894) романын тәнкыйтьчеләр «Инанусыз» әсәре белән бер бәйләмдә карыйлар һәм, автор тарафыннан кире кагылган Плошовский белән чагыштырганда, бу әсәрнең төп герое язучының идеалын – гаилә кыйммәтләренә, җиргә, милли тамырларга әйләнеп кайтуны күрсәтә, дип язалар.

Бу романнан соң Сенкевич кабат тарихи темага борыла һәм борынгы Рим империясенә, Неронның христианнарга каршы көрәше вакыйгаларына багышланган «Кая барасың?» (1894-1896) роман-эпопеясын иҗат итә. Шунысы кызык: Сенкевич әсәрдәге тарихи вакыйгаларны, христиан рухының матди омтылышларны җиңүен Польшадагы рухи яңарыш, күтәрелеш белән аваздаш итеп сурәтли. Бу роман авторга дөньякүләм дан алып килә. Ул тиз арада төрле телләргә тәрҗемә ителә, Америкадан Япониягә кадәр тарала

Шундый ук дан язучының тагын бер тарихи әсәрен – «Тәре йөртүчеләр» (1897- 1900) романын озата бара. Әсәр XIV йөз ахыры – XV йөз башында полякларның тевтон орденын җиңү вакыйгаларына багышланган. Урта гасырларда яшәүчеләрнең тормышка карашын, инану-ышануларын, гадәт-йолаларын сурәтләү ягыннан әсәргә тиңнәр юк.

Тарихи теманы дәвам итеп, язучы «Дан кырында» (1903-1905) романын яза. «Чоңгыл» (1909-1910) романы 1905-1907 еллар рус революциясе вакыйгаларына багышланган. 1910-1911 елларда балалар өчен маҗаралы «Африка чытырманлыкларында» повестен иҗат итә. Полякларның Наполеон сугышларында катнашуы турындагы «Легионнар» (1913-1914) романы төгәлләнмәгән килеш кала.

1905 елда Сенкевич әдәбият буенча («Эпик әсәрләр тудыру өлкәсендәге күренекле хезмәтләре өчен») Нобель премиясенә лаек була. Польшада һәм бүтән кайбер дәүләтләрдә аның истәлегенә музейлар, һәйкәлләр, урамнар ачылган. Китаплары бүген дә яратып укыла, төрле телләргә тәрҗемә ителеп басыла тора, алар буенча фильмнар төшерелә, картиналар иҗат ителә...

Әлбәттә, бүген дөнья әдәбиятында Һенрик Сенкевич исеме поляк язучысы буларак билгеләнгән. Иҗатына күзәтү ясау әсәрләрендә без искәртеп киткән мәдәниятара сөйләшүнең дә юк дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Язучы әсәрләрен поляк шляхтичы буларак иҗат итә, үз иленең, поляк халкының патриоты төсендә күренә! Әмма Сенкевичның биографлары аның әтисе ягыннан татар булуын һәрдаим ассызыклыйлар, әсәрләрендә дә татар тамырлы шляхтич икәнлеге сиземләнә. Аерым новелла-хикәяләрендә татар характерын тудыру омтылышлары ясала. Күләмле тарихи әсәрләрендә исә татар тарихына караган күзәтүләр, татар сугышчылары образлары шактый урын алып тора. Тарихи романнары Польша, Литва татарларының урта гасырдан – ХIХ йөзгә кадәрле катлаулы, фаҗигале тарихын әдәби чаралар ярдәмендә тергезгән сәхифәләре белән дә кадерле. Бу сәхифәләр гасырлар дәвамында барган этносара мөнәсәбәтләрне эмоциональ бәяләргә ярдәм итә. Сенкевич шәхесе, биографиясе башка халыклар арасына сибелеп яшәгән татарлар язмышы, телләрен, аерым бер очракта диннәрен дә югалткан милләттәшләребез фаҗигасе турында да уйлануларга этәрә. Идел буендагы татар әдәбияты дәүләтчелеген югалту сөременнән арынырга омтылышлар гына ясаган бер вакытта, ХIХ гасырның икенче яртысында, чит телдә элитар эпос үрнәкләре тудырып, дөньякүләм дан алган язучының үз әсәрләрендә татарларның Кыргый Даладагы тарихын теркәп калдыруы яссылыгында аның исеме милли мәдәниятебез тарихында телгә алынырга хаклы тоела миңа.

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: