Камиллекнең чиге юк (дәвамы)
Поэманың һәр юлыннан оста, тәҗрибәле каләм иясе кулы сизелсә дә, әсәрен поэма- бәян (бәян повестьның синонимы буларак йөри) дип атавын аңлап, хуплап бетермәдем.
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
СОҢГЫ ЕЛЛАР ТАТАР ПОЭМАСЫ НИ ХӘЛДӘ?
Яшьлегемдә яшьнәдем
Яшьлекләренә, ул чорда күңелләрен биләгән хис кичерешләренә, биргән антларына тугрылыклы өлкән буын комсомол оешмасы тууының 100 еллыгын зурлап билгеләп үтте: җыелышлар, кичәләр, очрашулар уздырылды, бүләкләр таратылды, күкрәкләргә шул уңай белән чыгарылган медальләр тагылды.
Кыскасы, бүген бишектә оныкларын тирбәтеп утыручылар «яшьнәп үткән яшьлекләрен» сагынып та, саргаеп та искә алдылар.
Минем фаразлавымча, гомеренең иң күңелле, истәлекле чорын комсомолда үткәргән (үзем дә искәрмә түгел) Р.Харис шул чорны сурәтләгән яңа әсәрен сәер исем белән «Унөчкә унөч» дип атый. Гадәттә комсомол сүзе янына өстәлә торган, илне шаулаткан БАМ, КамАЗ, Түбән Кама кебек бөек төзелешләр белән масаймыйча, яңа әсәренең нигез өлгесе итеп, шагыйрь гадәти бер вакыйганы үзәккә куя.
Сугыш тудырган авырлыклар, аның халык җилкәсенә ишелеп төшкән тагын да кыенрак нәтиҗәләре белән «өркетеп» алганнан соң, Р.Харис җиңел укыла торган, шаян юморы белән күңелләрне иркәләрдәй әсәрләргә ихтыяҗны искә төшерә кебек. Ул катмарлы өслүб, акыл «өләшү» юлына кермичә, әхлакый сентенциягә бирелмичә, яшьләр оешмасы өчен гадәти бер хәл-әхвәлне сюжет канвасы итеп ала.
Тракторга тагылган чанада авыл кызлары-егетләре район үзәгеннән комсомол билеты алып кайтып киләләр. Тантаналы котлаулар, купшы сүзләр артта калса да, барысының да кәефләре яхшы, шаярталар, көлешәләр, җырлыйлар. Шырпы тартмаларыдай тыгызланып, арканга ябышып утыру да, суык та кәефкә хилафлык китерә алмый.
Шагыйрь табигатьтә күңелле хозурлыклар таба: «гыйнвар ае фәрештәсе буран көтүен тудырган», трактор тартып барган «чана йөзмә утрау кебек» күренә.
Без поэмадан шактый мәгълүмат алсак та, әле оештыручы үзәк аталмаган. Бер- берсенә елышып утырган яшьләр арасындагы лирик каһарманыбыз «онытылып» китеп, янындагы кызның куенына ук керә һәм «бишмәт аша иңе» ике җып-җылы төргәкне тоя башлагач кына «аңына килә». Чибәр комсомолка аны аңлый, тавыш чыгармый, киресенчә, үзе дә дулкынлана һәм егетне үзенә тартыбрак китерә.
– Туңасың бит... Калтырыйсың.
Шулай гына утыр, – диде...
Аның да йөрәге дулый,
Ул да калтырана иде.
Поэмага фабула җебен тәкъдир иткән вакыйга ике яшь кеше арасындагы тән җылылыгын сурәтләүгә генә кайтып калса, әсәр гадәти сентименталь лирик парча гына булыр иде. Бер-берсенә якынлашып, онытылып кына утырган мәлдә, кызның күкрәгеннән значогы төшеп югала. Иң кадерле әйберен югалткандай, тәҗрибәсез комсомолка куркып, югалып кала. Барысы да чанадан төшеп, кар ерып, шагыйрь әйтмешли, «ун тиенлек» тәтине эзлиләр. Әлбәттә, аны кызның күкрәк җылысын тоеп кайткан «каһарман» таба һәм рәхмәтле кыз аны укытучылары каршында суырып үбеп ала. Чынлыкта егет кызга үз значогын биргән булып чыга. Егетнең ялганы турында берәү дә белми кала. Менә шулай шагыйрь бер яшьлек вакыйгасын кадерле истәлек итеп, җылы матурлык белән сурәтли. Җыйнак кына лирик әсәрдә якты сагыш, үткәннең матур сәхифәләрен юксынган моңсулык киләчәк турында уйлану белән үрелә.
Шул үткәнне сагынам!
Юк, сагынам киләчәкне.
Үткәннәргә әйләнеп кайтып булмавына инану моңлы сызлану чыганагы булып тәгаенләнә.
Яшьләр беләләр дип уйлыйм
Үткәннән көлү макталмый.
Хәзер кечтеки генә күренгән вакыйга шагыйрьгә җитди нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә. «Комсомол күк капусы булмаса да, аңа торырлык берәр нәрсә бармы бүген», – дигән фикерен калкытып куеп, җанын истәлекләр дулкынында ял иттерә.
Поэманың һәр юлыннан оста, тәҗрибәле каләм иясе кулы сизелсә дә, әсәрен поэма- бәян (бәян повестьның синонимы буларак йөри) дип атавын аңлап, хуплап бетермәдем.
(Дәвамы бар)
"КУ" 12, 2020
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев