Камиллекнең чиге юк (дәвамы)
Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын шагыйрьләребез милләт, нәсел үсеше белән бәйләп, тарихи аңны саклау турында кайгыртып, үткән бөеклегебезне җылы, матур итеп, образлы сурәтләү чаралары ярдәмендә халык аңына сеңдереп калдыру юлларын эзләделәр.
(Язманың башын МОНДА басып укыгыз)
Сугыш хакыйкате
Бөек Ватан сугышының 75 еллыгын шагыйрьләребез милләт, нәсел үсеше белән бәйләп, тарихи аңны саклау турында кайгыртып, үткән бөеклегебезне җылы, матур итеп, образлы сурәтләү чаралары ярдәмендә халык аңына сеңдереп калдыру юлларын эзләделәр.
Күренекле шагыйрә, саллы-мәгънәле лиро-эпик әсәрләр авторы Эльмира Шәрифуллина каләменең уңышы саналырга лаеклы «Оран» поэмасында сугыш белән тыл бердәмлеген аерым шәхес образын сурәтләү аша милли кыйммәтләрне, йолаларны, нәсел, ыру дәвамлылыгын саклау мәсьәләләренә килеп чыга. Шагыйрә поэмасын бер сүз белән «Оран» дип атап, Ф.Кәримнең «Ант» шигыреннән алынган
«Юлбасарлар таптый илебезне,
Ватан сугышына мин китәм» дигән эпиграф белән
башлап җибәреп, әсәрнең беренче бүлегендә сугыш афәтен сурәтләгәндә сызлануын яшермичә, «Мыек чыгарга да өлгермәгәннәр дә», «чәчләренә чал кергәннәр дә китте сугышка», «чөнки «ил кайгысы – ирләр кайгысы» кебек гыйбарәләр белән укучыны катлаулырак эчтәлекне кабул итүгә әзерли.
Утыннан туймаган учак шикелле, сугыш кешеләрне суырып кына тора.
Утка ташланганы меңнәр иде,
Чыкканнары йөзгә тулмады.
Ил өстенә ябырылган афәт алып килгән фаҗиганең аянычлы нәтиҗәсен шагыйрә үзе катнашкан, үзе шаһиты булган кешедәй миләрне «туңдырырдай» дәрәҗәдә сурәтли.
Ә елгалар кан-кызылга батып,
Тере мәет белән тулганнар.
Кайсы кулсыз, кайсы баш-аяксыз.
Кайсы чалкан, кайсы йөз түбән.
Сугыш алып килгән, халык башына өерелеп төшкән фаҗигане сурәтләүдә шагыйрә, олы сурәтләр белән эш итеп, хисләрне «куерту» алымнарын таба.
Җилләр исәр,
Силләр кисәр,
Кемнәр үлчәр Аналарның
Сызган йөрәк кылларын?
Поэманың үзәгендә Ватан дигән төшенчәгә тугрылыклы, үзен аямыйча Днепр тирәсендә барган сугышларның алгы сафларында атлаган татар егете – Нигъмәтулла. Елганы кичкәндә, күпләр үлеп кала, яралылар арасында поэманың үзәк каһарманы да кая ятканын, үзе белән нәрсә булганын да төшенмәгән, шагыйрә әйтмешли, «тере мәет» булып ята.
Өметләнде кар-боз боткасыннан.
Котылыр да
Басар ул торып.
Күнитектән кара кан түгелде –
Төшеп китте гүя җир убып...
Үзен-үзе белештермичә, өнсез яткан бер мәлдә, уң иңендәге фәрештә, колагы аша аның аңына «үләргә хакың юк синең», өйдә хатының, балаларың, «чәчләре ап-ак», күзләре «эчкә баткан» әниең көтә, дип пышылдагандай була. Ул исән кала. Бер яктан, ил сакчысының алда да башкарасы гамәлләре бихисап икән әле. Икенчедән, фабула җебенең дәвамы өчен ул әле авторга да бик кирәк.
Сугышчы көч-хәл белән өенә кайтып җитә һәм, яраларын ялаштырып, ял итәргә җыена. Ир-атлар дәррәү сугышка алынгач, карт-коры, бала-чага, «гомерлеккә парсыз калган кызлар» белән генә колхоз тәмам бетеп бара, бар терәкләре булып, «ачлык визиткасы – кычыткан» калган. Бөлгенлекнең соңгы чигенә килеп терәлгән авылдашлары җылылыкны саклау юлларын эзләп, барысы бер түбәгә җыелып, «утын, кәрәчинне» җиткерү, ягъни җан саклау юлларын эзлиләр.
Инде сугышка ярамаган Нигъмәтуллага таралып барган колхозны, чынлыкта авылны ышанып тапшыралар. Ул мондый бурычны бик җитди кабул итә:
Яши Нигъмәт татар җирендә,
Ил хәсрәте йөрәк түрендә.
Ул чирен, ярасын онытырга тырышып, эшкә керешә. Хуҗалыкны аякка бастыруны фашизмны җиңүгә кертәчәк шәхси өлеше санап, олысын-кечесен эшкә тарту юлларын эзли, кемнеңдер салпы ягына «салам кыстыра», киреләрне өркетеп, эшкә җигә. Ул үзе шикелле сугыш гарипләренә дә алар башкара алырлык эш таба. Аның уенча,
«Кулсызларның аяклары йөри. Аяксызның көчле беләге».
Зирәк җитәкче үзләрен көчкә-көчкә йөрткән кешеләр белән колхозны күтәреп булмасын аңлап, хәтәр юлга баса, чәчүлеккә дигән орлыкның бер өлешен колхозчыларга, гарипләргә, ятимнәргә тараттыра. Дошман уяу, шунда ук бу «башбаштаклык» турында тиешле урынга шом сала. Хәбәрне көтеп утыргандай, әләкчене җылы кабул итәләр. Ул адәмне шагыйрә ялт-йолт итеп күренеп алып, үләннәр арасына кереп яшеренгән кәлтә еланына тиңли.
Ил хәсрәте – минем хәсрәт дип, көне-төне эш белән мәшгуль, кешеләрне исән- имин калдыру өчен ошбу адымга барган Нигъмәтулла җавапка тартыла. Дошман ядрәсеннән исән калган ярым гарипнең чигәсенә сәвит алтатары терәлә, ул халык дошманына тиңләнә.
Күн курткалы басты, утырды,
Буран кебек тагын котырды.
Чыкты...
Керде...
Ахры, киңәште...
Кичектерде көзгә бу эшне...
Колхозны аякка бастырып, мул уңыш алынгач, Нигъмәтулланың
бу «ялгышы» онытыла. Киләсе буыннарга ихтыяҗны да истә тоткан икән ул, яңа туган сабые оран сала, димәк, тормыш дәвам итә. Бала тууы поэма-симфониягә үзенә бер җылылык бөрки. Табигый ки, шагыйрә җегәрен Нигъмәтулла образын ачуга, совет чорында таләп ителгәнчә, каһарманның уңай, үрнәк алырдай сыйфатларын калкытып куюга юнәлтсә дә, буыннар чылбырын саклау ихтыяҗын, гомумирәк вакыйгаларга игътибар турында да онытмый. Халыкның тарихи аңына сеңеп, бәгыренә төшкән мәрхәмәтсез, каһәрле
елларны да искә төшереп, бәйләп үтә шагыйрә:
Унҗиденче...
Утыз җиденче...
Егерме бер...
Дәһи кырык бер.
Исемлек башында торган санә хакимиятне имансызлар кулына төшергән, сәнәкчеләр, кызыллар, аклар сугышы белән хәтердә... Егерме бердә халыкларны, бигрәк тә Урта Идел буенда яшәүчеләрне «ачлык патша» кырып сала. Утыз җиденче ел үз илен үз җитәкчеләре томана хәленә төшергән, зыялыларны, акыллы, эшчән буынны юк итүе белән «данлыклы». Һәм фәлән миллионлап (төгәл санын беркем белми) Нигъмәтуллаларны «йоткан» кырык бер. Барысы да буыннарның күңел түрендә, бәгырендә.
Нигъмәтулланың кешелек сыйфатлары, оештыра белү сәләте үзенә тапшырылган колхозны аякка бастыру, кешеләрне саклап калу барышында ачыла, дидек. Бу – табигый. Автор үзенең асыл ниятен поэмага керештә үк искәртеп куя. «Бөек Ватан сугышы вакытында һәм сугыштан соңгы авыр елларда халкын ач үлемнән саклап калган зирәк акыллы колхоз рәисләренә багышлана». Сугыштан авыр яраланып кайтса да, халкына ярдәмем тисен дип эшли торган фидаи җан Нигъмәтулласы да табыла. Аның реаль шәхес булуы да ихтимал.
Авторның шигъри юлларны төрләндерү юнәлешендә эзләнүе, бертөслелектән качу юлларын эзләве дә күз алдында. Нигездә, 10-9 иҗекле классик силлабик калып төзелешенә өстенлек бирсә дә, юлларны бүлгәләп, басымга игътибар өстәп, хисләрне куертып сурәтләү динамикасы да үзенчәлекле.
Юлларны «тотып торуны» терәк «багана» мисле үзенә алган кафия (рифма) киеренкелекне «оештыруда» үз вазифасын үти.
Әлбәттә, Э.Шәрифуллинаның сугыш, аннан соңгы тормыш авырлыкларын бизәмичә, акшарламыйча тасвирлавы, шул чорны образлар аша күз алдына бастыру юнәлешендәге эзләнү-табышлары игътибарга лаек. Дөрес, шагыйрәнең соңгы юллардагы шатлыклы хисләренә кушыла алмадым. «Киң Дала!.. (бу төшенчәнең килеп керүен, гомумән, аклап булмый) «Җиңәр көч юк безне дөньяда!» кебек шалтыравык- ялтыравык апофеоз кемгә ничектер, миңа башка операдан ялгыш килеп кергән ария кебегрәк тоелды.
Шагыйрәгә эпик оеткыны тотып торучы Нигъмәтулланың холкын-фигылен, рухи дөньясын сурәтләүгә дикъкать җитмәгән дип тә «үпкәләргә» мөмкин булыр иде.
«Камиллекнең чиге юк», дип «юлга чыккан» кеше «бәйләнчек» була инде ул.
Тулаем алганда, меңъеллык мираслы татар шигъриятенең лиро-эпик төренең
«йөзенә кызыллык» китермәслек әсәр иҗат иткән Эльмира Шәрифуллина.
***
Фашизмны тар-мар итүнең 75 еллыгын Р.Харис күләме белән җыйнак, мәгънәви тарафтан сыйдырышлы «Төрек валы» поэмасы белән билгеләп үтте. Матбугатта инде уңай бәясен алган бу әсәрен шагыйрь шул сугышта катнашып, шактый батырлык кылган абыйсы Яхья Фәизов истәлегенә багышлый. Ул аны туган иленә бирелгән, аның киләчәге өчен үзен аямый торган сугышчы, акыллы, көчле шәхес буларак күз алдына бастыра. Башка кылган батырлыкларыннан үзгә, аның Кырымны фашистлардан азат иткәндә, кул астындагы сугышчыларны атакага күтәрүенә, авырлыклардан курыкмыйча, юл ярып алга баруына басым ясый шагыйрь:
Ә бит абзам минем чигенмәгән,
Төрле яктан дошман бугач та Үзе һөҗүм иткән.
Кырым җирен
Азат итү өчен юл ачкан.
Гади бер татар кешесенең шәхси вә иҗтимагый батырлыгы сокландыра, горурлык хисе уята һәм ул үзенә тиешле бүләген, кадер-хөрмәтен алачагына шикләндерми!
Кызганычка каршы, нәкъ менә шул ноктада фикер каршылыгы алга килеп баса. Бер яктан, аның «дошман бугач» та югалып калмыйча, сугышуын дәвам итеп, башкаларны рухландыруын күреп торган командирлар, сугышчылар аның Алтын Йолдыз орденын алачагына ышаналар. Мәгәр ошбу югары бүләк алынмыйча кала:
Алтын Йолдыз аңа нигә бирмәгәннәр?
Аңа бит ул тәкъдим ителгән:
Полк штабы «Наградной» тутырган
Дивизиянеке үтенгән.
Соңгы ноктаны куярга тиешле хәрби чин бу гамәлне хупламаган:
Корпус командиры кул тамгасын
Озак уйлап салган, күрәсең..,.
«Кызыл байрак» орденына дигән...
Уйларына килә керәсем...
Корпус командирының уйларына керә алмасак та, гомуми сәясәт чагылышын аңлавы кыен түгел. Җиңүнең безнең якта буласы ачыклангач, азчылык милләт кешеләрен кысу, берише халыкларны төрле хәйлә-сылтаулар табып, ярлыклар тагып, тарихи яшәгән (укы: затлы) урыннарыннан сөрүләр башлана. Ренат Харис аерым шәхескә тискәре мөнәсәбәт аша тулы бер (бу очракта татар) милләткә кырын, кимсетеп карау сәясәтен тәнкыйтьли. Нәтиҗә үзеннән-үзе чыгып тора: буйсынган халыкларның шәхесләрен рәнҗетү, кешелек сыйфатларын, ахыр чиктә, гуманизм таләпләре белән санашмауны бер Яхья Фәизов кына «татымаганы» мәгълүм. Бу төр җәберләүләргә мисалларны күпләп китереп булыр иде.
Шул хәтлесе дә мөһим: каһарманыбыз холкындагы милли үзенчәлегебез сокландыра: Фәизов сызлануын, бугазыннан алган үпкәсен тышка чыгармыйча, горур татар баласы булып кала. Аның язмышы, гаделсезлек өчен яшьрәк буыннан, бу очракта Ренат Мәгъсүм улының, күңеле сыкрана, үрсәләнә. Чөнки бөек милләт, дәүләт тотучы халык исеменнән башкаларны кысу, кимсетү, аларның рухи ихтыяҗлары белән санашулар елдан-ел көчәя генә бара. Ошбу поэма, шул җәһәттән, үткәннән бигрәк бүгенгене сурәтләгән символик әсәр булып кабул ителә.
Шул бүләк мәсьәләсен хәл итүдә ул чорда СССР, хәзер Россия дип аталган илдә яшәүчеләрне милләтләре, исем-фамилияләре буенча бәяләү, вак, буйсынган халыкларны кимсетүгә нигезләнгән бөек державачыл сәясәт утлы кисәү кебек башын калкыта. Ошбу сәяси вазгыять поэмада үзәк мотив буларак үстерелә.
Төп игътибарны бер шәхес язмышына юнәлтү (башкалары фон гына) поэманың хозурлыгына хилафлык китермәгән.
Шигырь вәзене тарафыннан шагыйрь нигездә силлабик шигырь кысаларында калса да, эчке сөйләм, чигенеш, диалог кебек алымнар ярдәмендә төрлелеккә, тар мәйданда олы проблеманы, халкыбыз вәкилләренең сугышның кайнар нокталарында – алгы сызыкта да, дошман «өнендә дә» (М.Җәлил һ.б.) батырлык үрнәкләре күрсәтүен калкытып куюга ирешә.
Әлбәттә, Р.Харис кебек хәзерге татар шигъриятенең әйдәп баручы, һәр әсәре белән рухыбызны баетучы шагыйрьгә абыйсының рухи дөньясына тирәнрәк үтеп керүен, тыныч тормышта шул батырлыкка илтүче гонсырларны искә алуын да күрергә теләү табигый дип уйлыйм.
«Төрек валы»на тәнкыйтьче-шагыйрь Хәнәфи Бәдигый уңай бәя биреп, болай дип яза: «Халкыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән каһарманлыгын бүген искә төшерү, хәтердә тоту рух ныклыгыбыз өчен мөһим, дип әйтә шагыйрь поэмасы белән»6.
(Дәвамы бар)
4 Татарстан АССР тарихы. – Казан, 1970. – Б.165
5 Татар эпосы;бәетләр. – Казан: Фән, 2005. – Б 71.
6 «Мәдәни җомга» / 2020, 24 апрель.
"КУ" 11, 2020
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев