Камиллекнең чиге юк (дәвамы)
Кешеләр белән атлар арасындагы мәҗүси чорлардан килгән гаҗәеп, хәтта эзотерик якынлык турында күпләр уйлый икән.
(Башын МОНДА басып укыгыз)
Иҗтимагый вазгыять һәм поэма
2020 ел тарихка Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75, ТАССР – Татарстан оешуга 100 ел кебек олы вакыйгалары белән кереп калачак, дигән идек. Шулар янына комсомол оешмасы юбилее килеп кушылды. Ошбу күренекле вазгыятьләргә нисбәтле татар әдипләрен, журналистларын илтифатсызлыкта гаепләве кыен. Дистәләгән шигъри багышлаулар, хикәяләр, истәлекләр дөнья күрде. Мин мөкиббән китеп яшәгән поэма жанры да бәйгедә ким-хур булмады, үзе турында «хәбәр биреп», сөенеч-көенечләре белән уртаклашып торды. Иң әүвәл өч иҗтимагый вазгыятькә дә үз мөнәсәбәт-карашын белдергән шәхес, Татарстанның халык язучысы, Россия Дәүләт премиясе иясе, дистәләгән шигырь мәҗмугалары, 150 ләп җыр, 50 дән артык поэма, хәзерге чор иҗат җимеше – «Исемсезләр» авторы Р.Харис комсомолның 100 еллыгын, Җиңү бәйрәменең 75 еллыгын, җөмһүриятебезнең юбилеен өч яңа лиро-эпик – «Унөчкә унөч», «Төрек валы» һәм «Татар атлары» – әсәрләре белән сәламләде.
Әгәренки, Ренат Харисның «Казан утлары»нда басылып чыккан «Татар атлары» поэмасы күз алдымда тормаса, аның көйле концепциясе белән таныш булмасам, «атлар юлы» буенча милләт тәварихын күзаллап була, дигән сүзне уйдырма, «суфыйлар хикәяте» дип, бусагадан кире кагар идем.
Р.Харис иҗатында «Татар атлары» поэмасы пәйда булу очраклы күренеш түгел. Атлар аның иҗатының буыннан-буынга яратып, бу сүзне курыкмыйча, авыз тутырып әйтәм, белеп сурәтләгән «җан ияләре». Шагыйрьнең остазы С.Хәким әйтмешли, «җиз иләк аша уздырып» туплаган шигырь-поэмалар мәҗмугасын ул «Атлар чаба» (2016) дип атаса, җыентыкта тәкъдим ителгән «Бәкер сазы» поэмасында шул табигый баткаклыкта аунап савыккан атларны килеш-килбәтләре, төсләре, хәтта холык- чалымнары белән сурәтли.
Атлар халкыбызның борынгыдан иң турылыклы вә ышанычлы юлдашлары булдылар дигән иман күбебезнең мифик аң күзәнәкләренә кереп оялаган. Адәм баласы белән дүрт аяклы хайваннар арасындагы якынлык, атларның хуҗаларына тугрылыгы хакында күп язылган. «Идегәй» дастанында да ат хөрмәт белән искә алына, алар авыр мизгелләрдә дә, җиңү авазы яңгыраганда да, һәрчак җайдак белән бергә булганнар.
«Белгечләр бу хакта ничек уйлыйлардыр, – дип яза шагыйрь Г.Морат, – әмма, миңа калса, кешеләр белән атлар арасында ниндидер бәйләнеш бар шикелле... Соңгы чорда бик күп авыллар атсыз һәм яшьләрсез калды... Кайчакта башка сәер уйлар да килә: әллә авылның бөтен яме шул атларда булды микән?»2
Кешеләр белән атлар арасындагы мәҗүси чорлардан килгән гаҗәеп, хәтта эзотерик якынлык турында күпләр уйлый икән. Шагыйрь Р.Фәйзуллинның күңел түрендә бүрткән язмышлар уртаклыгы турында уйланган шигъри юллары искә төшә:
Күпме халык күрә ат күзендә
Үз язмышын, үз моңын...
Зөлфәтнең Сандугач белән Карлыгач язмышында хакыйкать белән мәкер арасындагы тартышны сурәтләгән «Ике ат турында балладасы» иң укыла торган әсәрләрнең берсе булды.
Әле Татарстанның олуг юбилее аң төпкелендә генә яшәгән чакта ук ифрат нәзберек шагыйрь М.Әгъләм җөмһүриятебезнең картадагы сурәтен чаптар атка охшаганлыгына игътибар иткән иде.
Шагыйрь дустым, сәяхәттән кайткач,
Әйткән иде, Татарстаным,
Картадагы синең сурәтеңнең
Чабып барган атка охшавын.
(«Татарстаным»).
Атны олылаган рәхмәтле юлларны башка язучылар иҗатыннан да күпләп китереп, ошбу мәүзугъка җитди фәнни хезмәт тә язып булыр иде. Шуңа күрә Р.Харисның хыялына ирек куйган поэмасына «Татар атлары» дигән сыйдырышлы исем бирүен хупламый мөмкин түгел. Ат образына күчеш тә үз халәтенә эчке бәя бирү, «Әллә инде картлык беркатлыгы, әллә инде сабый акылы» кебек юллар ярдәмендә башкарыла.
Ничек кенә сәер тоелмасын, атлар шагыйрьне күпмедер күләмдә татар тарихын гади сөйләп чыгудан «коткаралар». Мәсәлән, төньякта яшәүче төрки кабиләләр белән кытайларны атлар якынлаштырган. Тарихчы Ф.Ислаев язганча, кытайлар «хуҗалыкта файдалану, Тан армиясе өчен атлар сатып алганнар. Атның базар бәясе шактый югары исәпләнгән. Сатып алынган атларга тамгалар да сугылган. Кытайлар төрки кабиләләрдән сатып алынган тамгалы атларны чын мәгънәсендә затлылык, сыйфатлылык билгесе итеп кабул иткәннәр»3. Шагыйрь фикеренчә, кытайлар «күк атлары» дип сокланган, киң күкрәкле, күзләре нафта сөрмәле, ялы, койрыгы аксыл, сыгылмалы гәүдәле җирән атлар үткән юл ай-һай озын да, хәтәр дә, шул ук вакытта данлы да икән. «Колаклары җанлы локатордай» татар атларын әүвәл татар кабиләләре яшәгән «татар бугазы» дип аталган япон диңгезе буйларында күрсәләр, аннан алар иңе-буе Азия, өлешчә Аурупа киңлекләрен биләгән кыпчак далаларында пәйда булалар. Яңа урында атларга яшәү җиңел булмый: туктаусыз күченеп йөрүләр, кар астыннан ризык эзләү, бүре көтүе белән сугышу...
Китте сугыш,
Бөтерелә айгыр...
Ярсулана кашкар өере...
Савырына сикергән бүрене
Айгыр тибеп, күккә чөерде.
Дөнья сурәте туктаусыз үзгәреп, авыр сынауларын җибәреп тора. Бабаларыбыз Урал, Идел, Чулман тарафларына күченгәч, атларга тарихка кереп калган Зур сугышта – Алтын Урда ханы Туктамыш белән кан-дин кардәшләренә кайгы-хәсрәт алып килгән Аксак Тимер башкисәрләре арасындагы орышта «катнашырга» туры килә. Һәр ике як әүвәл сугышырга берәр батырын чыгара, алар бер-берсен үтергәч, «мәсьәләне» атлар хәл итә, кыпчак бинең айгыры дошман аргамагының сыртын тешли-тешли җиңү яулый.
Шундый олы вә кече вакыйгаларны сурәтләү алдыннан, намаз башында әйтелә торган бисмилла шикелле, иҗатчының ошбу хәлләргә мөнәсәбәтен ачкан, мәгънәви рефрен бурычын үтәгән шигъри юллар килә. Анда вакыт агышын фәлсәфи бәяләү шәхес кичерешен ачуга буйсына.
Вакыт күчте,
Әллә нәрсә булды
Ниләр генә искә төшмәде?!
Символик мәгънәле «Вакыт күчте» башламын саклап, сурәтләнгән хәл-әхвәлләргә бәйле рәвештә, икенче юлны (кабат кайтты миңа, кайтты, күчте бүгенгегә) үзгәртеп, эпик оеткылы поэмага җылы матурлык, табигый күркәмлек алып керә шагыйрь.
Һичсүзсез, Р.Харисның яңа әсәре лиро-эпик төрне бизи алучы поэма, чөнки татар атлары халкыбыз язмышы, тарихы белән сәбәплелек бәйләнешендә тасвирланалар. Шул ук вакытта автор дилбегәне кулыннан «ычкындырмый», үткәннәр турында уйлаганда «нәрсә генә искә төшмәде?!» дип, һәр тарихи борылышлы вакыйгага үз мөнәсәбәтен сиздерә, ягъни биредә хәзерге әдәбият белемендә еш кабатланган икеләтелгән проекция алымына таяна: автор образы, аның кичерешләре һәм тышкы дөнья; вакыйгалар агышы һәм аларга шәхси бәя...
Укучы (мәсәлән, мин) Р.Харисның үзе яши торган урамга багышланган поэмасында да, язучылар төркемендә Парижда булып, «сөешү йорты»на сәфәр кылып», «төнге күбәләкләр» белән очрашып кайткан кешенең татар атларын мәшһүр кала урамнарыннан җилфердәтеп уздырып, иреннәрен Сена елгасы суында чылатып, «Нотр-Дамның гүзәл» витражы яныннан уздырмыйча, нәсел айгырын текә Монмартрга мендереп кешнәтмичә кала аламы соң? Һич юк! Башкача язса, ул Ренат Харис булмас иде.
Тарихыбыздан мәгълүм булганча, татар атларының Париж урамнарын тәүге таптавы гына түгел икән. 1812 елгы рус-француз сугышында биш мең татар яугиреннән торган «Казанское ополчение» дип аталган атлы гаскәр катнаша4.
Аларга башкорт атлылары килеп кушыла. Бу хакта «Рус-француз сугышы бәете»ндә бик ачык әйтелә:
Французның атлары кырын җирдә дулыйдыр.
Башкорт белән типтәрләр французны турыйдыр5.
Атларын Франциядә йөртеп «кайтышлый» безнең шагыйрь Алманиягә дә «кагыла». Немецның бөек әдибе Йохан Гёте «хәлсез булып туган, балачакта бик еш чирләгән», табибларның бер даруы да «сихәт бирмәгән» икән. Ахыр чиктә иң файдалы дәва атта йөрү булып чыккан (ирләр колагына гына: хәзер бик күпләр интеккән чирне ат өстендә «куян куган» бабаларыбыз бөтенләй белмәгән) һәм Гётеның Чыңгыз ханны йөрткән атларны бик күрәсе килгән; аңа бүләк иткән Корьән аша Исламга хөрмәт уянган. Элек халыкның көндәлек тормышын аттан башка күз алдына да китереп булмаса, хәзерге яшәешебездә ошбу малкайларны машина-тракторлар, итләрен замана ризыклары кысрыклап чыгарды. Бу хәлгә Р.Харис шактый төгәл тормышчан һәм әрнүле бәясен бирә:
Нигә аңа авыл тутырмасы?
Кибет тулы бекон, сервелат?!
Нигә аңа кымыз,
«Иго» дигән
Яман сүзгә бәйле серле ат?!
Татар аты тәмам онытылып барганда, кемдер югалган токымны эзләп табып, әллә кайлардан «безнең җиргә кире кайтарган!». Поэманың «Татарстан» дигән соңгы рәсми бүлеге корырак килеп чыкса да, ул үз бурычын үти, «ун борчуны җил иркенә сибеп, сыңар куанычны ун итеп» бәйрәм итәргә чакыруы белән аклана. Татар атын күтәрү, аңа мәдхия яздыру, милли мәктәпләребезне бетереп, телебезгә богау салынган авыр чорда аз-маз булса да, рухи ләззәт бирсен дип, Р.Харис та нәкъ шул эчке ният белән «юлга чыккандыр». Кем әйтмешли, уйлый күңел төрлесен!
Иң мөһиме: татар атлары белән «сәяхәт»кә чыгып, шагыйрь чынлыкта тарихи хәтеребезне яңарта, горурлык хисе уята. «Татар атлары» дигән поэмасы белән Ренат Харис халкыбызның гына түгел, гомумән, төрки кавемнәренең тугрылыклы юлдашына, гомерлек таянычына шигъри һәйкәл куйган һәм татар тарихын «атка атланып» иңләгән.
(Дәвамы бар)
2 Морат Газинур. Җәяүле кошлар. – Казан: ТКН, 2002. – Б.70-71.
3 Мәдәни җомга.// 2020, июль. – Б.22.
"КУ" 11, 2020
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев