Камиллекнең чиге юк

СОҢГЫ ЕЛЛАР ТАТАР ПОЭМАСЫ НИ ХӘЛДӘ?

Миңа узган елның соңгы айларында олы шигъри жанрның үсеш-үзгәреш үзенчәлекләре турында уйлануларым, шатлык-борчылуларым белән уртаклашырга насыйп булган иде1. Соңгы ике елда (әле 2020 ел тәмамланмаган) «Казан утлары» белән «Мәдәни җомга» битләрендә генә дә, эшкәртелгән алмаз шикелле ялтырап, төрле эчтәлекле, яңадан-яңа, берсе икенче көндәшен бәйгегә чакырган, һәркайсы диярлек яңа сүз булуга дәгъва иткән бер көлтә әсәрләр пәйда булды. Арада таң аттырганнары да, кичке намазга чакырганнары да бар. Иншалла, узып барган елда олуг бәйрәмнәр сүз осталарының илһамына «канат куйды». Әүвәл ил буйлап комсомолның 100 еллыгы гөрләп узды, аннан Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 75 еллык бәйрәме, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу тантаналары «ишеккә какты». Шул юбилейлар белән рухланып язылган лиро-эпик әсәрләр Р.Харис, Э.Шәрифуллина, яшәешебезнең башка якларын калкытып куйган, ахыр чиктә шәхси туган көннәрен искә төшергән поэмалар Ә.Гаффар, Р.Шәрипов, Х.Бәдигый, З.Ханнанова һ.б. сүз әһелләребезнең каләменнән нурланып өзелеп төште.

 

Тарихи аң эзләреннән

Шагыйрьләрнең олы вә кече вакыйга-хәлләрне, кеше рухын, кичереш-эзләнүләрен тулырак та, тирәнрәк тә чагылдыру юнәлешендәге тәҗрибәләре, һичшиксез, поэманың жанрлык хасиятенә генә түгел, фикер, зәвык чагылдыру, шәкел төрләндерү байлыгына да тәэсир итте. Әйтик, озак еллар дәвамында драма сәхнә әсәре чәчмә белән языла дигән уйдырма фикер белән бәхәсләшеп, Р.Мөхәммәтшин «Минем Такташ» (кечкенә опера өчен либретто), М.Мирза «Мохтар» (драматик поэма) әсәрләрендә Такташның «Җир уллары трагедиясе» казанышларын, Н.Исәнбәт, Ә.Фәйзи, Т.Гыйззәт һ.б. сүз осталарының эзләнүләрен дәвам иттерделәр. Ул драматик поэмалар интеллектуаль- фәлсәфи агымны романтизм һәм суфичылык традицияләре белән баетып, халык, аерым шәхес фаҗигасе якты сагыш, моңсулык белән кушылып китеп, үзенә бер өслүб юнәлешен тәшкил иттеләр.

Тарихи хәтерне саклау, кеше кадерен белү кебек мәүзугъны үзләренчә яңгыраткан ошбу әсәрләр («Минем Такташ» тәнкыйди фикерне уятып, каннарны кайнатып алды инде) аерым сөйләшүгә лаеклы. Милләтебезнең дөнья халыклары харитасында тоткан дәрәҗәсен, урынын тәгаенләгән әсәрләр рәтендә, һичшиксез, Ләис Зөлкарнәйнең «Нугай йорты» (садактагы ун кыйсса) тарихи поэмасы аерым игътибар сорап тора. (К.У., 2019, №8, 9.)

 

 

Ошбу тарихи-этнографик әсәр төрки-кавемнәр үткән сөенечле вә көенечле юлны гомумкешелекнең үсеш калыбына салып сурәтләве белән зиһенемне әллә кайсы кыйтгаларга алып китте, ерак чорлар белән «аралаштырды». Кыйсса тарихи һәм этнографик, милли үзаңыбызны уятырлык бай чыганагы, шул чор сүз-атамаларын әйләнешкә кертүе, кыскасы, сәнгатьчә эшләнеш яңалыгы белән таң калдырды. Бәлки, бераз арттыру да булыр, кемдер килешмәс, шәхсән минем уемча, «Нугай йорты» – татар халык иҗатының энҗе-мәрҗәне «Идегәй» дастаны белән янәшә куярлык әсәр. Дөресрәге, берсе икенчесен алыштырмаса да, «Нугай йорты»н борынгы чор истәлегенең хәзерге заман нөсхәсе , ягъни XXI гасыр башы дастаны дип атарга мөмкин.

Мин Л.Зөлкарнәйнең «Кар өстендә алмалар» үстерүеннән «хәбәрдар» булсам   да, тарихыбызга болай тирәнтен кереп, аерым буыннарын «сакаллы археологлар» дәрәҗәсендә шәрехләп бирә алуына, әсәрен үзем кат-кат укымыйча, кеше сөйләве буенча гына, валлаһи дим, ышанмас идем.

Төрки-кыпчак-нугай-болгар-татар бабаларыбыз төзегән Кушан, Алтын Урда, Нугай йорты, Хәзәр, Болгар кебек империяләрнең мәһабәт бөеклекләре, юкка чыгулары күз алдыннан уза. Чынлыкта һәркайсы дөнья тоткасы дәрәҗәсендә торган илләр төрле сәбәпләр, нигездә, бердәмлек, яңалыкка омтылыш, тигезлек булмау, шөһрәт, байлык артыннан куу аркасында эзсез югалалар. Берсе икенчесен тар-мар итсә, үзен дә шул ук фаҗигале язмыш көтә. Укучы төркиләр корган гаярь дәүләтләрнең берсен-берсе юк итүенең шаһиты була. Бер үкенечле мисал. Кырым татарларының көчле дәүләт корган ерак бабалары Алтын Урда башкаласы Ак Сарайны җир белән тигезләгәндә, «тегеләрнең» каргышы төшеп, ерак оныкларының бүгенге аяныч хәлдә калачакларын күз алдына да китерә алмаганнардыр. Мәңгү хан яугирләре кан кардәшләре кыпчакларны урап алып, кылыч аша үткәргәндә, «Тезен чүкмәс ыру ханы – Бачман»ның җиңүләре вак халыкларны тезләндерүләре иң ачы хәмердән дә көчлерәк башын әйләндергән һәм үз һәлакәтен якынайткан, чөнки шул ук язмыш үзен дә сагалап торган. Яисә:

 

Таш тирмәнле Болгар җирен

Батый аты таптаганда,

Диңгезгә җитеп

Кан аккан.

 

Батый хан үзе дә ошбу җиңүе белән озак ләззәтләнә алмый.

Төрки кавемнәрнең үзара сугышып, берсен-берсе юк итүләре, дәүләтләрен җимерүләре славян кабиләләренә, хәтта Аурупа халыкларына сакланып калып, аякка басарга мөмкинлек биргән. Иң аянычлы тарихи вакыйгага «Нугай йорты»нда җитди бәя бирелә. Кан-дин кардәшләрен юкка чыгару, көчсезләндерү юнәлешендә фетнәче Аксак Тимер зур роль уйнаган.

Аерым алганда, Алтын Урда ханы Туктамыш белән Аксак Тимер яугирләре арасындагы сугыш 300 меңләп төрки кавемен юкка чыгарып, киләчәк буыннарның нәсел-нәсәбен корыткан, шуннан соң Урда аякка баса алмаган.

Тарихчы Рафаэль Хәким ошбу орышның яман нәтиҗәләре турында болай дип яза:

«Әгәр дә Аксак Тимер Идел буе шәһәрләрен яндырып чыкмаган булса, Сарай, Болгар яисә Үкәк (хәзерге Саратов) башлап йөрүчеләр булыр иде. Рус шәһәрләрен Аксак Тимернең җимергеч явыннан урманнар саклап калды».

Алтайдан Дунайга чаклы даланы биләгән, сәяхәтчеләр «Тартар иле» дип йөрткән Дәште-Кыпчакның яшәүдән туктавын автор җылы суда эрегән тозга тиңли. Ә тоз башка матдәләргә «сеңеп», яшәвен дәвам итә икән. Шул мантыйк буенча үткәнгә күз салсак, кыпчаклар Бөек Могол дәүләтенә нигез салганнар, Мисыр мәмлүкләренең, Наполеон җайдакларының яшәешенә, сугышчан рухына көч биргәннәр.

Сурәтләү чараларының ике чорны, үткән белән бүгенгене ялгауда «арадашчы» булуларын таныган хәлдә, иҗатчының хыялга бирелеп, чама хисен онытып җибәргән очракларын да искәртергә кирәк. Мәсәлән, шул манзараны күз алдына китереп карагыз:

«Идел иңләп йөзеп бара, йөзләгән кораб» һ.б.

Һәр әдәби, сәнгати, тарихи әсәр вакыйга-хәлләрне бәян итү өчен генә иҗат ителми, аның иҗатчы яшәгән чорга муафыйк максаты булырга тиеш. Бу хакта «Нугай йорты» авторы да онытмый. Бер очракта «Татар бит ул яфрак түгел, яши алмый калтырап» дип, горурлык хисен уятуны алга сөрсә, аны шул аяныч хәлгә төшергән көчне кисәтү җаен да таба.

 

Әй, Рәсәй,

Син ул Алтын Урда станында

Кырыс татар

Ылысы булып тукылдың!

 

«Нугай йорты» дастанына кагылып китүемнең төп сәбәбе безнең ваемсызлыкка, битарафлыкка гаҗәпләнү иде. Саубуллашып киткән 2019 елда укучыга, җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгән ошбу әсәр кояшлы көнне сибәләп киткән яңгыр мисле, игътибар боҗрасына эләкми калды кебек. Ник кемсә язучы, тәнкыйтьче яисә галим исемен күтәреп йөрүчеләрнең, тарихчыларның берсе генә дә күтәрелеп чыгып, ләм-мим сүз катмады?! Тукай бу очракта «татар халкы үлгәнме, әллә йоклаган гынамы», дигән соравын бирми калмас иде.

Халкыбызның шанлы тарихына, бүгенге халәтенә нисбәтле әсәрләрдән рухы белән «Нугай йорты»на якыны Әхәт Гаффарның 70 еллыгы уңае белән тәкъдим ителгән «Без – Ак Барс» поэмасы дип уйлыйм.

Ә.Гаффар үткән гасырның җитмешенче елларында, кинәт кузгалган өермә – туфан кебек, берәүдән дә рөхсәт-мазар сорап тормыйча, әдәбиятыбызның түренә үтеп кереп, «Әҗәт» (1975), «Гозер» (1978), «Бер йотым су» (1980) җыентыклары белән киң җәмәгатьчелекнең игътибарына лаек була. Нәкъ шул китаплары Мәскәүнең «Современник», «Сов.писатель» нәшриятларында басылып чыга. 1976 елда ук СССР (Татарстан) язучылар берлегенә әгъза итеп алына, төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек була; иҗатына багышланган берничә дистә мәкалә дөнья күрә.

Күренекле шагыйрь М.Әгъләм Ә.Гаффарга багышланган бәяләмәсен «Табигать баласы», Р.Идрисов «Кече күңелле һәм горур!», Т.Алексеева «С верой в человека» дип атап, исемнәрендә үк аның кешелек сыйфатына, иҗади эзләнүләренә бәя бирделәр. Кыскасы, үткән гасырның 70-80 елларында татар әдәбиятында бар жанрларны иңләп алган Әхәт Гаффар чоры булып ала.

«Казан утлары»нда 2019 ел башында тәкъдим ителгән «Без – Ак Барс» поэмасы киң панорамалы, колачлы булса да , Ә.Гаффарның иң сыйфатлы, иң камил әсәре булып саналуга дәгъва итә алмый. Дөрес, аның күңеле киң, ул үз халкының язмышы турында гына уйланмый, аны, гомумән, азатлык, тигезлек, хокук саклау кебек «гомумпланета» хәсрәтләре борчый.

Шагыйрьнең үткәнебезгә, югалтуларыбызга бәясе кырыс, усал, сүз зурдан алып барыла: бүлек исемнәре генә дә ни тора: «Гүргә иңү», «Ау», «Үлемебез-хөррият», «Кан моңы». Куркыныч булып китә. Аның фикерләү рәвеше, чынбарлыкның үзе шикелле, буталчык, каршылыклы.

 

Без – татарның яшәү туграсы

Сугарырга диеп киләчәкне

Яратылган безнең кайнар кан!

 

Сүзенең «кайнар канлы» татармы яисә зоопаркта ачтан үлгән ике ак барс турында барамы икәнлеге ачылып җитмәсә дә, алдагы юллар әрнү, хиснең «җелегенә» баса:

 

Биш гасырлык кисек канатыбыз

Биш гасырлык муенда аркан.

 

Ачка үлгән ике ак барсны тәңрегә тиңләп, янәдән өченчесе буларак тәңгәлләшкән башкалабызга әйләнеп кайта.

 

Туйдым, суверенитет, дип,

Казанда коймак ашап,

Казан каласы – таш кала,

Бар калага баш кала.

 

«Казан каласы таш кала, Бар калага баш кала» гыйбарәсе халык телендә күптәннән яши, бәлки, ул Казанның әле үзенә-үзе хуҗа булып яшәгән ханлык чорында ук тугандыр. Хәзер инде «эх, шулай булсачы» дип, телне шартлатып куюдан уза алмыйбыз. Чөнки реаль вазгыять шундый: «Бар калага баш каланың» сиксән процент байлыгының рәхәтен үзгә шәһәрләр күрә. Кыскасы, кафия (рифма) аһәңе өчен генә мондый бәяләр белән укучының ачуын китермәү хәерлерәктер дип уйлыйм.

 

Поэманың мәгънәви төзелеш структурасы шул чаклы катлаулы, каршылыклы, аның «мантыйгы» артыннан аңны «кабызып» та куып җитеп булмый. Лирик герой урыны-вакыты белән ак барс ролен дә үзенә ала.

 

Шул төнне,

Мин – качкын барсны, Атып, утка яктылар.

 

Тикмәгә түгел икән ул гамәле:

 

Мең елдан соң Мин калдырган

Татар телен таптылар...

 

Ничек кенә уйланмасын, фикерне сикертмәсен, милли символыбыз Ак Барска багышланган шигъри әсәрне Әхәт Гаффар иҗат иткән, милли туграбызны олылаган, ул рәхмәткә лаеклы.

(Дәвамы бар)

 

 

1 Казан утлары. 2019, №11-12.

 

 

"КУ" 11, 2020

Фото: pixabay

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: