Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

КАЯ БАРАСЫҢ, ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ?

ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘР БӘЙГЕСЕННӘН СОҢ УЙЛАНУЛАР – 2

Татар әдәбиятын, мәдәниятен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән күпсанлы чаралар белән беррәттән, 2023 ел Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан игълан ителгән татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсы белән дә тарихка керер, мөгаен. Чөнки татар әдәбияты өлкәсендә бу кадәр масштаблы, номинацияләр ягыннан барлык төп әдәби юнәлешләрне колачлаган бәйге бүтән юк. Аның беренчесе, 2021 елда узганы да татар әдәбияты, аның бүгенгесе һәм киләчәге хакында күп кенә фикер алышуларга сәбәп булды. 2023 елгы бәйге дә бу сөйләшүне дәвам итәргә кирәклекне күрсәтә.

Гомумән алганда, миңа 2023 елгы конкурска килгән проза әсәрләре 2021 елгы белән чагыштырганда баерак, төрлерәк, кызыклырак тоелды.

Сүзне жанрлардан башлыйк. Конкурска барлыгы 59 хикәя тәкъдим ителгән. Шуларның яртысы «Казан утлары» журналында басарлык икәнен исәпкә алганда, жанрны торгынлыкта дип булмас. Тематик һәм әдәби-эстетик эзләнүләре белән дә, үзенчәлекле сөйләм кору һәм хикәяләү матурлыгы ягыннан да хикәя жанрында кызыклы үрнәкләр бар. Гомумиләштергәндә, конкурска килгән татар хикәяләре материалында иң зур кимчелекләр: публицистиклыкның, вакыйганы тасвирлап түгел, сөйләп чыгуның өстенлек алуын, әсәр текстында сискәндерерлек, күңелгә керерлек «энҗе бөртеге», образ-деталь яки яңалык булмауны күрсәтергә кирәк.

Сурәтләнгән вакыт ягыннан, хикәяләрдә йә үткән турында сөйләү, йә үткәнне бүгенге белән үреп җибәрү ешрак очрый. Дөнья әдәбиятында кече жанрның – оператив, көн кадагына суккан әсәрләрне мәйданга чыгару куәсен искә төшерсәк, татар хикәясендәге үткәнне тасвирлауга йөз тотуны кимчелек буларак аерып күрсәтергә кирәк. Әмма елдан елга татар хикәясенең заман вазгыятенә якынаюын да билгеләп үтү дөрес булыр.

Шунысы да бар: татар халкы язмышы турында уйландырырлык текстлар нәкъ менә үткән-бүгенге үрелешендә бигрәк тә географик чикләрне узып иҗат ителгән. Менә шундыйлардан – «Куеныңда ни бар?» хикәясе авторның каләм көче белән Төркиягә алып китә. Аның үзәккә куелган герое – мөһаҗирләр оныгы Мөнир карт җомга намазы саен татарлар белән очрашуга өмет итеп мәчеткә юнәлә. Шунда Илнур исемле туган илдән эш белән килгән егетне очрата, кайтып киткәндә бабасының мөһаҗирлек юлы маҗаралары да теркәлгән Коръән китабын әманәт итеп, югалмасын – туган илгә кайтсын дип, егеткә тапшыра. Егет исә аны мәчет киштәсенә куеп калдыра.

Вакыйгалар бер елдан соң кабат ялганып китә. Инде Илнур үзе – мөһаҗирлектә, картны һәм китапны эзләп килә. Язучы бу тарихка аларның туганлык җебен фараз итүне китереп ялгый. Хикәяне башлаган символик образ – мәчеттәге җеназаханә тәрәзәсе өстенә оя корган карлыгачны борчымаска дигән язу детале – әсәр тәмамланганда аны Мөнир карт ябыштырганлыгын ачыклап, ояда күренгән 4 кошчык башы турында хәбәр итеп төгәлләнә һәм символга әйләнә. Бу символ әсәр исеме белән кисешә: куеныңда гел яхшылык булсын, аның нәтиҗәсе күренми калмас дигән фикерне ассызыклый.

Хикәя тәэсирле, узгынчы кыйммәтләрне һәм мәңгелек кыйммәтләрне капма-каршы куеп язылган дигән тәэсир кала. Мөнир карт һәм Илнур образларына карата психологизм куллану аларның кичерешләрен, уйларын күзәтә барырга мөмкинлек бирә, укучыны да вакытның агышы, үзенең «куенындагы» байлыгы хакында уйлануларга этәрә.

Шулай ук психологизм алымы кулланып язылган «Юлаучылар» хикәясенең символик мәгънәле исеме һәм җентекләп эшләнгән характерлары фәлсәфи гомумиләштерү көченә ия. Сюжет бер гасыр чамасы узганга алып китә: илдә зур үзгәрешләр башланган, шәхес культы тамыр җәйгән вакыт. Вак детальләрдә күз алдына килерлек итеп тасвирланган кышкы юл, анда чаналары ауган Муллахан белән Нәгыймәттәй дә, аларга каршы очраган Мөхәммәт исемле малай, аның әтисе, төрмәдән чыгуга улын эзләргә керешкән Гомәр дә – юлаучылар. Язучы сәяси вакыйгаларны сөйләп узмый, ул аларның кешеләр җанында һәм гамәлләрендә чагылышын тотып алган (бу – безнең әдәбиятыбызда яңа!). Шушы буран геройларны очраштырып кына калмый, бәлки тормышның иң мөһим канунын ассызыкларга ярдәм итә. Без барыбыз да – юлаучылар, юлның авыр вакытларында бер-беребезнең ярдәменә мохтаҗбыз, ди сыман. Язучының осталыгы бу очракта буран тасвирын һәм табигый, һәм социаль, һәм фәлсәфи мәгънәләре күренеп торырлык итеп эшләвендә дә, дияр идем.

Шулай ук тарихка, 1914 елгы сугыш вакыйгаларына күз ташлаган «Мин кайтырга тиеш» хикәясе кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, туган җирне, газиз кешеләрне ярату хакында сөйли. Яки 1946 ел вакыйгаларын тергезгән «Урман юлында» хикәясе куркытылган кешеләрдәге усаллык, хөсетлек сыйфатларын тетрәндерерлек күренеш мисалында күрсәтә, баласын сугыштан көтеп алган ата белән ананың, сеңелнең, авыр юллар узып кайтып кергән солдатның кичерешләрен үкенечле бер ноктада тасвирлый.

Бу хикәяләрнең барысында да – узганның гадәти булмаган вакыйгалары геройларның уй-кичереш көзгесендә чагылып, символик образлар яки детальләр аша фәлсәфи гомумиләштерү мөмкинлеге табылган. Татар хикәясенең күз алдына килерлек сурәт һәм күңелгә тиярлек кичереш тудыру көче – бүген әлеге жанрдагы иң мөһим сыйфат булып аңлашыла. ХХI гасырда кече жанрның ХХ гасыр башы прозаиклары табышларын дәвам итеп китүе бәхәссез.

Кеше тормышындагы гадәти генә тоелган күренештә замананың олы фаҗигасен күрсәтә алган хикәяләр дә бар. Әйтик, «Әрнү» хикәясе шундыйлардан: өйләнмичә генә балалар үстерү шаукымы тормышта мәхәббәтне, гаделлекне җуюга китермиме дигән сорау куя. Шунысын да әйтергә кирәк: әлеге хикәядә проблема татар әдәбияты өчен яңа яссылыкта: гаепләү яки аклау аша түгел, бәлки аңларга тырышу кебек ачыла.

Аллегорик яки романтик дөнья сурәте тудыру кызыклы, тәэсирле текстлар тудыра, әмма аларның саны бик аз булуны әйтергә кирәк. Мисалга, «Образ» хикәясе студент вакыттагы хәлне искә төшерү кебек уйланылган. Мәхәббәт тарихы егетнең сөйгәненең үз күңелендә тудырылган образы – асыл нөсхә белән тәңгәл килмәгәнне аңлавы белән төгәлләнә. Романтикага төрелгән фәлсәфә бик табигый күз алдына китереп бастырылган әсәр сюжетыннан саркып чыга, ышандыра, күңелгә тия. Тагын бер романтик хикәя – «Ания ядкаре» – шулай ук мәхәббәт тарихы, гадәти булмаган образлары белән игътибарны җәлеп итә. «Алтынчәч»тәге романтик мәхәббәт тарихы исә йомгакланып җитмәгән дигән тәэсир калдыра.

Яки аллегорик характердагы «Җирләү» хикәясе гадәттән тыш ситуация хасил итә, аның чынбарлык чикләреннән чыгып китүе, гайре-табигыйлеге шаккатыра. Телсез Талибның зиратта Газраилгә каршы чыгарга, аны үзе белән көрәшергә чакыруы – гадәттән тыш күренешне һәр кеше тормышына бәйләү мөмкинлеге белән уйландыра. Асылда, ул кешедә үлемгә каршы торырлык көч булу турында сөйли, кешедәге куәтне тагын бер кат искә төшерә.

Хәзерге көннең парадоксаль күренешләрен үзәккә кую ягыннан, «Калу» хикәясе игътибарны җәлеп итә. «Тукай» романын укыганда Габдулланың 3 әтисе турында гаҗәпләнеп һәм тетрәнеп сөйләгән укытучы үз сыйныфындагы һәр баланың диярлек 2-3 әтиле булуын аңлап ала. Заманның үзгәрешен күрсәтү ягыннан да, көтелмәгән ситуация тудыру җәһәтеннән дә текст сискәндерерлек.

Аерым бер герой характеры шактый тулы эшләнеп тә, хикәя төгәлләнмәү очраклары бар. «Кадер киче» – шундыйлардан. Әти һәм ул мөнәсәбәтләрен чагыштырып биргән хикәядә ир-ат геройның бик нечкә кичерешләре ышандырырлык һәм тәэсирле тергезелә. Бу кичерешләр үстерелешен йомгаклауны да үлем белән түгел, шундый югары кимәлдә күрәсе килеп кала.

Хәзерге көн турында сөйләүче хикәяләрнең күпчелеге – нигездә публицистик характерда, ярым-хикәя, ярым-мәкалә булуы белән аерылып тора. Күрәсең, бу сыйфат – татар хикәясенең иң зур кимчелегедер. Текстларда тормыштагы әхлак нормаларыннан читкә чыккан бер вакыйга сөйләп узыла, нәсыйхәт ачык белдерелә. Әйтик, оныкларның татарча сөйләшмәве («Татарча»), гаилә белән хезмәт арасында алтын урталыкны таба алмау («Көлгә әйләнгән сүзләр»), сәхнәдә роль уйнаган артист белән шәхеснең тәңгәл килмәве («Карт артист») җәмгыятьтәге күңелсез күренешләр («Урман тукталышы», «Өянәк», «Пәрәвез», «Чишмә» һ.б.). Хикәяләрдә дә сериаллар йогынтысы үзен сиздерә: «Ырым», «Сентябрь алмалары», «Сәгать күзләре», «Кара тасмалы фото» һ.б. Чиста публицистик текстлар да бар.

Көзбикә дигән псевдоним алган авторның хикәяләр сериясе чит җирлектә иҗат ителгәне күренеп торган 9 хикәяне берләштерә. Шуларның берсе – «Чын әкият» – Тәмим исемле малай торган җирдә кар яву күренешен тергезә. Әби белән бала арасындагы җылылык, әби кешедәге туган җирне сагыну хисенең тирәнлеге читтә яшәргә мәҗбүр булганнарның язмышы фаҗигасен якты нурга төрә. Калган хикәяләрдә татар укучысы өчен ятрак булган исемнәр йөрткән образларда мөселман әдәбиятына хас булган ситуацияләр тергезелә. Мондый тематик яңалык – стильләштерүнең бер үрнәге буларак игътибарга лаек дип исәплим.

Кайбер хикәяләр миңа повесть материалын үзенә сыйдырган кебек тоелды. Әйтик, фәлсәфи «Ак үрдәк» хикәясе шундыйлардан. Мондый күләмле материалны хикәя кысаларына кертү геройларны тиешле дәрәҗәдә эшләп бетерергә мөмкинлек бирмәгән.

Аерым бер әдәби әсәрләргә охшатып язылган текстлар да юк түгел. Мәсәлән, «Бөти» хикәясе Р. Габделхакованың «Сират күпере»н хәтерләтә.

Ни кызганыч, нәсер категориясендәге текстларны хикәяләр белән бер рәткә куеп бәяләү мөмкин түгел. Шулай да, «Бураннарда, әнкәй, сине күрәм», «Әби җыры» кебек әсәрләрнең тәэсирлелеген, сөйләм матурлыгын аерып билгеләп үтәргә кирәк. Бәлки, алда оештырылачак конкурсларда лиро-эпик чәчмә әсәрләр өчен аерым категориядә ярыш игълан итү, йә булмаса нәсер һәм поэманы бер номинациядә карау кирәктер: татар әдәбияты күтәрелеш кичергән вакытларда нәсер һәрчак үзенчәлекле язу стиле эзләү мәйданына әйләнгән бит!

Конкурска тәкъдим ителгән повестьларның да саны аз түгел – алар 30. Мин үзем шулар арасыннан 7 әсәрне көчле текстлар буларак аерып чыгардым. Алардагы төрлелек жанрның татар әдәбиятындагы тармаклануын да күрсәтә торган билгедер дип исәплим.

2023 елгы ярышка килгән повестьларның бер үзенчәлекле сыйфаты – нинди генә тема үзәккә куелса да, милли проблематикага кагылып китү. Гомуми зур кимчелек – кабатлану, ягъни яңалык булмау, яки аның повесть материалында мөһим урын били алмавыдыр, мөгаен.

«Шом» повесте бүгенге тормыш-яшәештәге шомны һәм аерым бер кешеләр тормышына йогынты ясаган шомны ике катлам итеп аера. Җир-Ана, полигонда атом-төш коралын сынау легендалар белән үрелеп китә. Атом бомбалары – шул гомуми шомны тудыра, кешене һәм табигатьне, Җир-Ананы киеренкелектә яшәргә мәҗбүр итә. Икенче катлам эчтәлек – бүгенге чынбарлык – ир, хатын, баладан гыйбарәт кечкенә гаиләнең архитекторлар Наилә белән Фаилгә кунакка барырга җыенуларыннан башланып китә. Моңа кадәр берсеннән-берсе затлы коттеджлар төзеп, дусларын шаккатырган, бер-ике елдан анысын сатып, яңасын төзүгә тотына торган осталар бу юлы бөтенләй үзгә корылма – коттедж-бункер төзеп куйганнар, аны бер еллык азык-төлек белән тутырганнар, имеш. Әлеге гаҗәеп корылманың өй туе вакытында атом тревогасы башлана: Фаил дусларын өеннән куа, алар Рамил белән Саниянең балаларын алып калырга телиләр һ.б. Шушы абсурд хәлгә ышанып беткәч кенә, будильник шалтырый һәм әлеге вакыйгаларның төш икәнлеге ачыклана. Әмма повестьның ышандыру көче һәм бүгенге тормыштагы шом моның чынбарлыкка әйләнү мөмкинлеге турында сөйли. Повестьта кеше характерларының чарланган булуын, язучының сурәтләнгән заман һәм дөнья картинасын тергезү осталыгын, сиздерми генә ирония һәм сатира тудыру сәләтен дә әйтергә кирәк.

«Гомер» повесте да әле генә булып үткән ковидлы дәвергә алып китә. Яшь гаиләнең бала көтүе, вакцина ясаткан Илдар белән Айгөлнең хастаханәгә эләгүе булып үсә барган вакыйгалар баланың үле тууы һәм Илдарның үлеме белән төгәлләнә. Айгөл исеменнән, психологик анализ кулланып язылган повесть әлеге чир кешеләргә алып килгән кайгыны тагын бер кат күңелдән уздырып тетрәнергә мәҗбүр итә. Бер гаилә мисалында күрсәтелгән фаҗигане – кешелек фаҗигасе итеп карау, бала үлеменә салынган фикер йөге повестьның көчле ягы дия алабыз.

«Әлләче, татар – малай!» повестеның жанрын автор «мини-роман» дип билгеләгән. Яшьләр прозасы кебек кабул ителә торган әлеге текст, ясалмарак тоелса да, заманча мәхәббәт тарихы булып чыккан. Аның герое Чынтимер интернетта башкорт кызы Артыкбикә белән языша башлый. Бу онлайн-текстларга татар һәм башкорт халкы тарихына караган легендалар үрелеп китә, тарихи экскурслар ясала. Әсәрнең укылышын ике төп геройның самими, ихлас, юмор элементлары кушып тергезелгән романтик образлары тәэмин итә.

Ике повесть – «Әлиф ләм-мим» һәм «Борыла да карый...» – документаль әсәр категориясенә карыйлар. Беренчесе Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язмышы турында сөйли. Икенчесе Роза Туфитуллова тормышына, эш-гамәлләренә багышланган. Әмма үз исемнәре белән бирелгән геройларның чынбарлыктагы тормышы турында сөйләсәләр дә, икесе дә – тәэсирле, матур тел белән язылганнар. Геройларны романтик идеаллаштыру биографик текстны әдәби әсәрләр белән бер кимәлдә бәяләү мөмкинлеген тәэмин итә. Геройларның милләтпәрвәрлеге, рух көче, үз язмышына тугрылыгы сокландыра, повестьларның бай, төзек-матур теле, хис кичерешләрне тергезүгә юнәлтелгән сөйләме дә текстларның бәһасен күтәрә.

«Газизем!» повесте әнисен карап, авылда яшәргә мәҗбүр 44 яшьлек Газизнең эчке монологларын төрле гаиләләр һәм кешеләр көнитеше контекстында тергезә. Әнисе Рәшидәнең Газизне яратып бетермәве, әтисе белән әнисе арасындагы гаугалы тормыш, шәһәрдә яшәүче абыйсы белән җизнәсенең түбәнсетеп караулары ирнең тормышын гына түгел, төрле гаиләләр модельләрен күз алдыннан кичерергә ярдәм итә. Газиз белән Сәгадәт мәхәббәте, әнисенең һәм туганнарының яратуы Газизгә авыр чирне җиңеп чыгарга ярдәм итә. Газизем – һәр кешенең якыннары җылысына мохтаҗ булуын, әлеге җылылыкның бары тик авыр хәлгә тарыгач кына аңлануын сөйли, бүгенге авыл, кеше һәм табигать якынлыгының самимилеген һәм гади кешеләрнең матур күңелен бәян итә. Вакыйга-күренешләрдән бигрәк, психологик нечкә кичерешләр хәрәкәтеннән үрелгән повесть кеше язмышлары, холкы, мәңгелек кыйммәтләр турында уйланырга мөмкинлек бирә.

«Алар безнең арада» – фантастик повесть, заманча фәнни эзләнүләр, ясалма интеллектның якын киләчәктәге казанышлары турында мәгълүматларга таянып иҗат ителгән күләмле маҗаралы текст. Анда зоо-роботлар, манипуляторлар, машина-роботлар дөньясы тергезелә. Бу өлкәдәге галимнәр Данир Ярми, Вахит Гатин һәм Борис Костин «Ясалма интеллект һәм акыллы машиналар» дигән симпозиумда очрашалар. Алга таба аларның күрешүләре күп кенә гаҗәеп сорауларны калкуландырырга ярдәм итә. Әйтик, кеше үзе дә – ясалган җан иясе түгелме дигән сорау шундыйлардан. Вакыйгаларның үстерелеше фантастик әсәрләрнекен кабатлый: Костин яшерен лабораториядә роботлар җитештерә икән. Данир ярдәме белән ул роботларга үз хисләрен яздыра. Көннәрдән бер көнне роботлар баш күтәрә, дөньяны яулап алырга булалар. Кеше акылы аларны коралсызландыруга ирешсә дә, бу вакыйга кисәтү булып яңгырый.

Мондый типтагы фантастик әсәрләрдә сюжет яңалыгына ирешү авыр. Хәзерге дөнья әдәбиятында ясалма интеллект булдыру күчмә сюжетларның берсенә әйләнде. Кызганычка каршы, теманың катлаулылыгы еш кына хикәяләүне дә катлауландыра. Әмма шушы материалда көтелмәгән күренешләр яңалыгы мондый әсәрләрдә бәһале санала. «Алар безнең арада» повестенда да бар алар, әмма барыбер әсәр тукымасында темага караган гомуми тасвирлар алга чыга.

Шулай ук фантастик әсәр – «Дипломат» – кыска исемлеккә кермәсә дә, концепциясе белән истә кала. Ул җир өстендәге һәм җир астындагы мәчеләр яшәгән ике Казанның метро төзелешенә бәйле очрашуы турында. Кызыклы детальләре, юмор һәм сатира, аллегория образлары белән игътибарны җәлеп итсә дә, текст бик күләмле (160 бит) һәм шактый буталчык килеп чыккан.

Повестьлар арасында да сериаллар йогынтысын кичергән («Ятьмә», «Бала хакы», «Агачлар сере», «Тарту көче» һ.б.) яки киносценарий кебек иҗат ителгән («Күңел күзе») текстлар юк түгел. Ярым-публицистик әсәрләр күп булып, гомумән, бу жанрда тематик тарлык күзгә ташлана. Күп повестьлар аерым бер кешенең бәхетсез тормыш тарихын тергезеп, шул тарих мисалында гомумиләштерүгә алып китә алмыйлар.

Конкурска 23 роман килү үзе үк татар әдәбиятының чишмәләре саекмаган булу хакында сөйли. Әмма укый башлауга ук, бу саннар язгы кар кебек эри башлый. Иң беренче булып 2021 елны да конкурска «Казан серләре» исеме белән катнашкан «Сагыш каласы» романы «төшеп кала»: аның авторы экспертларны, чыннан да әсәрләрне укыйлармы икән дип, тикшереп шаяртырга уйлаган, күрәсең! Аннары ике повесть: «Сырхау» һәм «Татар Ия», бер хикәя – «Ятлар баласын тәрбияләрсең» – аерып куела. Әдәби әсәр булмаган «Болгар кызы Айсолтан» исемлектән төшә. Шулай итеп, техник яктан шартларга туры килгән 18 роман кала.

Роман категориясендәге «Үзәккә үткән онытылмас балачак хатирәләре», «Алтынчы бүлек», «Көбәй тауны күтәргән (Бер нәселнең тарихы)», «Хәтер» кебек текстларда да документальлекнең әдәбилектән югарырак булуын әйтергә кирәк.

Сыйфат ягыннан әсәрләр бик төрле булып, сүзне гомум тенденцияләрдән башлыйсы килә. Иң беренчесе – ни гаҗәп, күләм мәсьәләсе булыр. Мәгълүм ки, ХХ ХХI гасырлар чиге дөнья әдәбиятында роман жанры зур үзгәреш кичерә: ул күләм ягыннан нык кыскарып, тыгызлыкны алга куя. Кызганычка каршы, татар прозаиклары бу тенденциядән бихәбәр, һәм бу заман романнарының сыйфатына тискәре йогынты ясаганга күрә, сүзне шуннан башлыйбыз да. 500-800 битлек романнар – мәгънә тирәнлеге белән түгел, бәлки көпшәклеге, таркаулыгы, язучының алга куйган максаты-фикере күренеп тормау кебек сыйфатлары белән күңелне төшерә. Текстны укып бетергәндә, ике яки өч әсәр укыган кебек тәэсир кала. Мондый юл белән милли романнарның үсү мөмкинлеге чикләнгән булу аңлашыла.

Әйтик, югары балл җыйган «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?» романы авторның тасвирлау осталыгы, характерларны психологизм яссылыгында тудыруы, вакыйгаларның яңа һәм кызык булуы белән игътибарны җәлеп итә. Монда Башкортстанның Казанлы авылында 1917-1918 елларда барган хәлләр сурәтләнә. Үзәккә куелган герой – «Галия» мәдрәсәсендә укыган Ильяс Ягафаров образы сәяси-тарихи вакыйгаларны җыеп тора. Әлеге геройның характерын ачу өчен язучы үтемле күренешләр уйлап тапкан: поездда өч хулиганга каршы чыгуы, Казан университетында уку теләге һ.б. Аның белән бәйле төрле геройлар да характерлар буларак ачылып китәләр: Революционер Яков Константинович Никонов, агач агызучы бай Матусов, Мөхәммәтҗан бай, Камил Якуб, поручик Салих Җиһаншин һ.б. Символлаштырылган табигать күренешләре, Гәрәй-Нина, Миша-Анна мәхәббәтләре, Ильясның яңа туган баласын коткарырга өлгерүе һ.б. бик күп күренешләр тәэсирле, ассоциатив кимәлдә язылганнар. Әмма авылдагы аклар белән кызыллар арасындагы каршылык бик озын хикәяләнеп, әйтелеп кителә ала торган күренешләр дә озын-озак җентекләп тергезелә башлый. 427 битлек роман ялкыта, тыгызлауны таләп итә.

Роман жанрындагы икенче зур тискәре сыйфат – тарихи романнарның классик калыптан чыга алмавы. Бу хакта без узган конкурс нәтиҗәләренә кагылышлы язмабызда да искәрткән идек. Тарихи романнар кирәкми дигән сүз түгел бу, һич юк. Киресенчә, тарихи роман жанры татар халкының узганына, язмышына кагылышлы бик күп сәхифәләргә реконструкция ясый, аларны шәрехләү чарасына әйләнә. Әйтик, «Дары бистәсендә» романы XIX гасырда Казан дары бистәсендә барган вакыйгалар аша татарлардагы армиядә хезмәт иткән солдатлар, аларның балалары язмышын да, фактологик материаллар белән ныгытып, матур итеп тергезә. Тема һәм материал үзләре үк яңа. Үзәккә куелган солдат улы Ибраһимның 14 яшендә дары заводы каршындагы кантонистлар мәктәбенә укуга баруыннан башлап, язучы аның хезмәтен, офицер дәрәҗәсе алып, морза булуын, бакыйлыкка күчүенә кадәр алып килә. Бер кешенең-гаиләнең тормышы, шул рәвешле, язучыга бер катлам шәһәр татарларының яшәешен, гомумән татар язмышын күрсәтергә һәм бәяләргә ярдәм итә. Фактологик материал булу яхшы, ышандыра, әмма вакыты белән документаль-публицистик башлангыч әдәбилекне күмеп китә.

Гомумән алганда, романнарның һәрберсендә диярлек татар халкының матур гореф-гадәтләре, аларны башкару үзенчәлекләрен җентекләп сурәтләү шактый зур урын алып тора. Бу шатландыра, билгеле. Шул ук вакытта еш кына романдагы төп сюжетны җыя торган концептуаль үзәк калкуланмый-күренми, сөйләп бару өстенлек алып, тасвирлау өчен вакыйгалар дөрес сайланмый. Әһәмияте зур булмаган хәл җентекләп күрсәтелә, мөһиме – әйтеп үтелә.

Гореф-гадәтләр белән бергә, татар байлары, сәүдәгәрләре, муллалары, көчле нәселләр турында сокланып сөйләү алга чыга. Аерым бер әсәрләрдә бу төп теманы тәшкил итә. Әйтик, «Татар лачыны» романы Фатиха Аитова язмышына багышланган. Байлар тормышы, аларның укымышлы катламы көнитеше тәэсирле итеп тасвирлана. Бигрәк тә Камил һәм Фатиха, Хантимер белән Һәдия образлары яхшы эшләнгән. Матур язылган романда шәхсилек иҗтимагый башлангычтан алга куела, әмма шул сәбәпле кайчак сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләре өзелеп китә. Роман жанрының шушы ике якны тигез саклап бару шарты башка әсәрләрдә дә үтәлеп җитмичә, күп кенә текстларны, романнан бигрәк, озын повесть кысаларына кертә.

Хәзерге татар романының үсү-үзгәрү юлы – төрле әдәби катламнарны кушу-тоташтыруда түгелме дигән сорау узган конкурста да әйтелгән иде. Минем фикеремчә, бу юлы да иң көчле әсәрләр шушы юнәлештә иҗат ителгәннәр. Бу яктан, минем күңелемә ике роман аеруча хуш килде (дөрес, аларда да редактор каләме кирәклеге үзен сиздерә).

Аның беренчесе – «Серле тәңкә», романтик мәхәббәт тарихын, детектив тарихны, Казан ханлыгы тарихын бергә үреп бара. 17 яшендә чегән кызы Лаурага гашыйк булган Равил тарихы серле тәңкә аша Кырымнан Гәүһәршад белән килгән Мирела, Казан ханлыгы шәхесләренә дә, заманның криминал вакыйгаларына да килеп кагыла. Шулар белән бергә, Равил образы, аның характеры, Лаура, Гөлнара һәм Галия образлары тулы эшләнгән.

Бөтенләй үзгә темага мөрәҗәгать иткән, Нургали картның үлем алдыннан гаиләсендәге һәм илдәге фаҗигале вакыйгаларны искә төшерүе һәм аның оныгы Гаязның үзләре кайчандыр чыгып китәргә мәҗбүр булган авылга кайтып төпләнүе тарихларын тергезү кебек язылган «Каторжан» романы да чынбарлык сурәтен романтик һәм модернистик тасвирлар белән кушып җибәреп, кызыклы текст хасил итә.

Көчле романнар арасында да иҗади тасвирны публицистик сөйләү белән кушу еш очрый. Әйтик, «Үз илемдә – үз көем» романы Хәсәнша Әхмәтшинның истәлекләрендә 1898 ел, җанисәп белән бәйле кан коелу, кулга алуларны искә төшерүдән башлана. 6 малайлы гаиләдә өлкәне булган Әхмәтша укый, шахтага эшкә китә, хезмәт белән, тырышып көн күрә башлый. Беренче бөтендөнья сугышы, революция, кулга алыну, аклану, Бөек Ватан сугышы, Суслонгер, сугышка китү һ.б. – җентекләп сөйләнеп бара. Роман укыла, теле матур, әмма публицистиклык та көчле.

Шул ук гомуми бәяне «Күмелгән китап» романы турында да әйтеп булыр иде.

Әтисенең хатирәләрен малае язган истәлек формасында, әсәр Беренче бөтендөнья сугышы, революция, ачлык, гаиләнең Ташкентка китәргә карар кылуы, анда авырып киткән кече уллары Шәмсине калдырып, Төркиягә юнәлүе, малайның исә, терелеп, авылына юл тотуы һәм 4 ел буе кайтуы турында сөйли. Шушы вакыт эчендә сәяхәтче күп кешеләр белән очраша, күп язмышларның шаһите була. Биредә тәрбия-хезмәт мәктәбе дә, вокзал тормышы да, күмәкләштерү, кулга алулар да бар. Шуңа бәйләп, тарихка – туган җир, Бәрәнҗәр тарихы, болгарлар, Урта Азиядән килгән Мәхмүт Тимар турында – экскурслар урын ала. Вакыйгаларның Шәмсинең авылына кайтып җитүе белән төгәлләнүе символик төс ала.

Романнар арасында жанрлык төрлелеген билгеләп үтәргә кирәк. Әйтик, «Бер йотым су» автор тарафыннан роман-эссе дип билгеләнгән. Чыннан да, әсәрдә төзек сюжет юк: кешеләр язмышлары, аерым-аерым вакыйгалар яхшылык һәм явызлык, туган җир, җирсү, тел һ.б. турында уйланырлык итеп тупланган. Бу мозаиканы әлифбадагы хәрефләр бер баш астына җыя.

«Яшенле төн» мистика: буш йорт, портал ачылып, 15 ел элек булган җинаятьнең ачыклануы кебек уйланылган.

«Универсиада йолдызым» шигъри роман жанрын тергезә. Караклык темасына кагылган «Бисмилласызлар» – кыйссага тартым хикәяләве, Галәветдиннең тылсымлы лампасын уйнатуы белән үзенчәлекле.

Гомумән, татар әдәбияты олы жанрларда да идеаллаштыруны, ак-кара дип, ике чиккә аеруны, дидактизмны, бер яклы гына хикәяләүне атлап уза алмый әле. Бу, бигрәк тә, «Хөсетлек» романында көчле, әмма башка әсәрләрдә дә үзен нык сиздерә.

Синтетизм күренеше урын алып та, акцентларның дөрес куелып бетмәвенә мисал итеп соцреализм белән кырыс реализм, романтизм белән детектив катнашмасы булган «Тормыш җиле»н мисалга китерергә була. Ситуацияләрнең ясалмалылыгы, образларның берьяклылыгы башка әсәрләрдә дә күзәтелә.

Гомумән, романнар мисалында да әсәрләрнең нигездә укылышлы булуын, әмма эшләнеп, матурлап бетерелмәгәнлеген әйтергә кирәк. Конкурска килгән романнарның күбесе – тарихи яки заманча вакыйгаларны сөйләп чыгу, аерым бер кеше башыннан узганнарны бәян итү, үткәннең аяныч сәхифәләренә экзистенция белдерүдән гыйбарәт булып, гомумиләштерүнең җитмәве үзен нык сиздерә. Шул ук вакытта роман жанрында бәйгегә тәкъдим ителгән укылышлы әсәрләр психологизм алымы кулланып, образларның тип дәрәҗәсендә эшләнүе, фәлсәфи-фикри тирәнлек белән аерылып торалар.

Беренче конкурс вакытында безнең тарафтан әдәби тәнкыйть номинациясен кертү тәкъдиме әйтелгән иде. Чыннан да, милли әдәбиятның үсеш кыйбласын аның әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйте билгели. Бу мәсьәләдә дә шактый гына кызыклы материаллар килгәнлекне аерып билгеләп үтәргә кирәк.

Шул ук вакытта проза номинациясендәге текстларны укыганда, документаль-биографик әсәрләрне әдәби повестьлар белән беррәттән бәяләү мәҗбүрияте дә күңелдә канәгатьсезлек калдыра.

Әлбәттә, конкурс татар әдәбиятын камилләштерү, дөнья әдәбияты киңлекләренә чыгарырлык әсәрләрне барлау максаты белән уздырыла. Шуңа күрә бәйгегә килгән текстларга зур таләпләр куела: без, чыннан да, татар әдәбиятының киң катлау укучыларга кызык булуын телибез һәм җиңгән әсәрләрнең шулай буласына ышанабыз. Югары таләпләргә җавап бирә торган әсәрләрнең саны 3тән артып китү, бер яктан, шатландыра, икенче яктан, ул күп кенә бәхәсләргә китерде. Һәм проза, һәм поэзия номинацияләрендә 3 әсәрне генә түгел, 6-7 әсәрне билгеләп үтәсе килеп калды. Бу уңайдан, Нигезләмәгә үзгәреш кертеп, бер үк төрле балл җыйган әсәрләр өчен сумманы икегә бүлү мөмкинлеген хокукый беркетү кирәк түгелме икән?

 

"КУ" 03, 2024

Фото: unsplash

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев