Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

"Йөрәкләр турында язасы бар әле..."

Шагыйрьнең беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук языла һәм районның көндәлек матбугат битләрендә басыла башлый.

ГӘРӘЙ РӘХИМГӘ 75 ЯШЬ

Шагыйрь Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Федотовка авылында туа. Туган авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, колхозда, авыл китапханәсендә эшли, 1962-1967 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укуын тәмамлагач, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә, Татарстан китап нәшриятында эшли. 1972-1979 елларда Язучылар союзында әдәби консультант, «Казан утлары» журналының проза бүлеге җитәкчесе вазифаларын үти. 1979-1981 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда белемен күтәрә һәм РСФСР Язучылар берлеге идарәсенә Россиядәге төрки әдәбиятлар буенча консультант итеп эшкә калдырыла, 1987-1992 елларда Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә бүлек мөдире буларак хезмәт юлын дәвам итә. 1992 елдан – Татарстан Дәүләт Советында референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире, җәмәгать эше тәртибендә Татарстан Язучылар берлегендә әдәби фонд рәисе вазифаларын башкара.

Шагыйрьнең беренче шигырьләре мәктәптә укыганда ук языла һәм районның көндәлек матбугат битләрендә басыла башлый. Поэзиянең олы мәйданына Г.Рәхим алтмышынчы еллар уртасында чыгып, шигърият мәйданында «алтмышынчы елгылар» буынының бер вәкиле буларак урын ала. Беренче китабы «Вәгъдә» исеме белән 1967 елда басыла һәм шигърият мәйданына үзенчәлекле шагыйрь килүен хәбәр итә. Аннан соң дөнья күргән «Хәтер» (1970), «Гөрләвек» (1974), «Зирек бөдрәләре» (1976), «Моңнарым» (1978) кебек шигырь китаплары белән ул татар поэзиясендә традицион шигырь калыбын яңа алымнар белән баетучы лирик шагыйрь булып таныла. «Чәчәк сатучы малай» (1968), «Шатлык елы» (1972), «Ак күлмәкле кыз» (1977), «Көннәр язга авышкач» (1979) кебек җыентыклары Г.Рәхимнең проза, драматургия өлкәләрендә дә каләм сынап каравын хәбәр итә, тик гомумҗәмәгатьчелектә ул, иң беренче чиратта, шагыйрь буларак танылу ала, хикәя, парча, пьеса, скетч жанрларында язылган әсәрләрендә дә шагыйрь булып кала, лирик каләме сизелеп тора.

Г.Рәхимнәр буыны үз чорында шигырь төзелешендә «торгынлыкка» каршы чыгып, традицион кысаларга сыеша алмаган фикерләрне укучыга җиткерүдә яңа формалар тәкъдим итә, аналитик, фәлсәфи фикерләү калыбының үрнәген бирергә омтыла. Иҗатларының башлангыч чорында алар татар шигъриятен шәкел өлкәсендә тәҗрибәләр белән дә баета һәм әлеге үзенчәлек Гәрәй Рәхимнең башлангыч чор әсәрләрендә дә урын ала. Р.Фәйзуллиннар буынына хас булганча, Г.Рәхимнең 60-70нче еллар иҗатында да ике-, өч-, дүртьюллыклар аерым урынны били, кыска шигырьләрендә мәхәббәткә бәйле югалту һәм өмет, яшәеш мәгънәсе мотивлары зур урын тота, тормыш хакында уйланулар алга чыга. Аларга хикмәтле сүз әйтергә омтылу, яшәешнең төп кануннарын аерып чыгарырга яки тормышның «кыекларын» төзәтергә омтылу сыйфатлары хас. Мондый шигырьләрдә лирик герой тормыш-яшәешнең ике чиген тоташтыручы – табигать белән гармониядә яшәүче һәм шушы халәттә тормыш-яшәешкә бәя бирүче герой булып төгәлләшә. Мәсәлән:

Көндез монда ап-ак кызлар су коена, Ә төннәрен күләгәләр туе гына. («Су буе» (Этюд)) Әйтерсең лә узган гасырларда Басып калган илсез сукбайлар – Су эчендә тырпаешып тора Каторжаннар суккан субайлар. («Җимерек күпер яныннан узганда»)

Беренче шигырь тукымасында көн-төн, ап-ак кызлар һәм күләгәләр кебек капма-каршы якта торган образлар кеше яшәешендәге ак-кара башлангычларын төгәлләштереп, лирик геройның яшәешкә бәясен алга куйса, икенчесендә субай һәм сукбай образларын уйнату аша Г.Рәхим тормыш рәхимсезлегенә юлыккан кеше язмышлары, җимерек тормыш хакында уйлана.

Тагын бер тенденция төсендә Г.Рәхимнең кыска шигырьләрендә кеше халәте – табигать янәшәлеге, параллелизмы алымының еш кулланылуы күзәтелә. Табигать образларына мөрәҗәгать итү, хис-кичерешне җиткерү юлында файдалану татар поэзиясе өчен традицион алымнардан санала. Ләкин Г.Рәхим укучының игътибарын табигать картинасындагы бик вак детальләргә, мизгел-күренешләргә юнәлтә һәм шигырь тукымасында табигать күренешләре, идеяне тулысынча ачыклаудан бигрәк, автор фикерен, позициясен эзләп табуга ачкыч хезмәтен үти. Мәсәлән: «Инде март, инде яңару, / Туктатам димәсеннәр. / Котылырсың инде, яфрак, / Бөреләр төрмәсеннән». («Яз»)

Беренче укылышта шигырь табигать күренешләре, яз килүе хакында хәбәр итә кебек, ләкин әсәр тукымасында бөре янәшәсенә язгы табигать матурлыгына хас булмаган төрмә образының урнаштырылуы аны башкача шәрехләү мөмкинлеген дә бирә. Әлеге ачкыч сүз аша укучы алтмышынчы еллардагы яңарышны, халык күтәрелешен дә таный ала, шушы дулкында дүртьюллык «йокысыннан уянган» халыкны туктату мөмкин түгеллеген искәртә.

Карамыйсың гөлгә кызыгып, Чәчәкләре беткәч коелып. Тик бит, дускай, нәкъ шул гөлләрдә Яңа чәчәк өчен мең орлык. («Карамыйсың...»)

Биредә чәчәкләре коелып беткән гөл образы – өлкән, орлык – яшь буынны төгәлләштереп, автор фикерен ачуга этәргеч бирә һәм шигырь структурасында буыннар бәйләнешен, буыннардан буыннарга тапшырыласы тәҗрибәләр хакында уйланулар тергезелә. Аерым кыска шигырьләрдә Г.Рәхим, ассоциатив образлылыкка таянып, бер-берсеннән ерак торган төшенчәләрне тәңгәлләштереп, аларны көтелмәгәнчә берләштереп, яңа образ-сурәтләр дә тудыра. Мәсәлән: «Тал башында калды карга оялары, / Хуҗалары ташлап киткән авыл кебек. / Җәй буена шаулап торган ялгыз талга / Кыш чыгарга монда калу авыр кебек». («Каргалар киткәндә»)

Әсәр тукымасында сурәтләнгән карга оялары һәм шаулап торган талның ялгыз калуы көзге табигать күренешен күзалдына бастыра. Шул ук вакытта татар поэзиясенә хас традицион көз-картлык янәшәлеге шигырьне башка дулкында уку мөмкинлеген дә калдыра. Икенчел яссылыкта ул балаларын төрле тарафларга озатып, ялгыз калган аналарның яшәешен, татар авылларының халәтен тергезә. Шул рәвешле, гадәти генә күренешләр ярдәмендә автор татар авылларының язмышы, аналарның хәсрәте турында сөйли. Шулай да Г.Рәхим каләменнән төшкән кыска шигырьләрнең күбесендә дидактик фикер алга чыга, эзләп табылырга тиешле идея шигырь тукымасында турыдан-туры әйтелә.

1970 елларда ачык күренгән салмаклылыкка омтылыш тенденциясе бу буын шагыйрьләр иҗатына да тәэсир ясый, сыйфат үзгәрешенә алып килә: тышкы ярсу кими, алар да «тыныч лириклар» эзләнүләренә якынлаша. Беренче булып бу юлга Г.Рәхим чыга, хис-кичерешләр дөньясына үз юлын табып, сабыр лиризмга, төгәл ритмикага өстенлек бирә башлый. «Сандугач», «Оныттың бугай», «Уйнагыз, гармуннар», «Моңлы уй», «Сагышланма» кебек шигырьләрендә мәхәббәт, яшьлек, гомер агышы, кеше һәм табигать кебек мәңгелек төшенчәләр турында уйланулар урын ала.

Г.Рәхим иҗатының шактый өлешен иҗтимагый барышка бәя мотивына нигезләнеп язылган әсәрләр тәшкил итә. Мондый поэтик үрнәкләрдә камил булмаган җәмгыятьтә яшәүче халык тормышына бәя бирелә, аларны җәмгыятьтәге тәртипләрне тәнкыйтьләүче лирик герой тибы бер бәйләмгә туплый. Аларда, традицион төстә, метафора-символлар, эзоп теле аша җәмгыятькә, сәяси системага бәя урын ала, кешенең үз-үзен танып-белү мәсьәләсе төп проблема буларак күтәрелә, әсәрләрнең үзәгенә «без нигә мондый, тормыштагы гаделсезлеккә мин ничек җавап бирәм?» кебек сораулар куелып, тормыш гаделсезлеге тудырган борчылу, үкенү хисе эчтәлеккә үтеп керә. Шагыйрьнең «Үлән арасыннан йөгергән бөҗәк», «Әлли-бәлли бәү итмә», «Сызыклы уен», «Кеше башлы Гыйфрит», «Өч плакат» (Триптих), «Безнең ил» һәм башка шигырьләре шул хакта хәбәр итә.

*******************************************************************

Мәкаләнең дәвамын "Казан утлары" журналының 7нче (июль,2016) санында укый аласыз.

 

Нурия Юсупова

 

"КУ" 07, 2016

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев