Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Йолдызның серле дөньясы

"Мин – тол солдаткага хас ачы язмышның тере шаһиты".

Кеше туа, үсә, иртәме-соңмы, үзенә һөнәр сайлый. Барлык адәм балалары кебек, булачак язучы да, елап-кычкырып, кислород-һаваны иреннәре белән тешләп туа. Кемгә-кемгә, әмма булачак каләм иясенең чип-чиста маңгаена Ходай Тәгалә үзенең «мөһерен» сугып куйган була инде: «Син язарга тиеш, балам, халкыңа үз сүзеңне әйтергә тиешсең...»

Син ни өчен нәкъ менә язучы булып киттең? «Чишмә башың» кайларга барып тоташа икән? Язучы хезмәте турында китап (трактат) язарга ниятләгән кеше буларак, татар әдипләре белән очрашкан саен, мин әнә шул сорауларга җавап эзләргә тырыша идем.

Искә төшерик: бәләкәй Пушкинны нянькасы Арина Родионовна әкиятләр кочагында тәрбияләп үстергән. Тукаебызга исә мондый бәхетле язмыш эләкмәгән, киресенчә – ятимлек, нужа, дөнья чыбыркысы аңардан моңлы, сагышлы, әмма да ләкин үткен һәм туры сүзле шагыйрь ясаган. Бөтен дөньяда танылган язучы Чыңгыз Айтматов үзенең бер интервьюсында болай дип белдерә:

– Минем бала чагым ерак бер авылда узды. Каршына утыртып та, тез башына утыртып та әбием гел әкиятләр сөйли иде миңа. Шул әкиятләр аша мин өр-яңа дөньяга килеп эләгә идем...

Батулла минем сорауларымның берсенә болай дип җавап язган иде: «Иң элек, сабый чагымда, әбием Мәгъсумә карчыкның бәетләрен, әкиятләрен, изгеләр турында хикәятләрен, аның курай, кубыз, сорнайда уйнаганнарын, авылым риваятьләрен тыңларга кирәк булгандыр. Ләкин тумыштан бирелгән табигый сәләтең булмаса, болар гына сине язучы итә алмый».

Очучы һәм язучы Антуан де Сент-Экзюпери: «Без барыбыз да балачак иленнән», – дип юкка әйтмәгән, күрәсең.

Әлеге мисаллар балачаклары язучының кайчан, ничек калыплашуына да турыдан-туры бәйле икәнлеген ассызыклый дип икеләнмичә әйтергә мөмкин.

Йолдыз (Шәрәпова)ның балалар өчен «Идел-пресс»та нәшер ителгән «Каен алмасы» дигән китабы белән танышкач, мин моның шулай икәнлегенә тагын бер кат ышандым. Үзенең шигърияте белән, әйе, нәкъ менә балалар өчен өр-яңа «материк» ача ул. Сүзебезне дәлилләү максатыннан, алда мөмкинлекләр калдырып, әлеге дә баягы, «чишмә башы«на әйләнеп кайтыйк.

Аның сөйләгәннәреннән мин шуны аңладым: 1962 елның апрелендә Буа районының Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган ул. Балачагын әтисез генә үткәрә. (Ниндидер сәбәпләр аркасында, әтисе беренче гаиләсеннән бик иртә китеп бара.) Аның каравы, Йолдыз дигән нәни кызга «бәхет» йолдызы елмая: озак еллар буе Мәкбүлә исемле әби тәрбиясендә үсә ул. Хәзер «әби» дисәк тә, ул бит кайчандыр иренә – хатын, ә бердәнбер кызларына Ана булган кеше. Ләкин солдат ире сугышта, Кенигсберг тирәсендә һәлак була. Ике яшьлек (!) кызы, авыр сугыш елларында салкын тидереп, дөньядан китеп бара.

Бу кадәресен белгәч-аңлагач, инде Йолдызның үзен тыңлап карыйк: «Мин – тол солдаткага хас ачы язмышның тере шаһиты. Әбием үлгәнче, алтмыш бер ел буе сугыштан кайтмаган ирен сагынып, көтеп яшәде. Мине дә үз кызы кебек кабул итте. Бик яратты. Кандашым булмаса да, җандашым иде ул минем. Аның миңа биргән тормыш дәресләрен гомеремдә дә онытасым юк. Ялгызлыгыннан качарга теләптер инде, әбием авылга укытырга килгән яшь кызларны фатирга керткән. Безгә кадәр ун кызның икенче әнисе булган. Әнием белән мин унберенчесе идек. Әби әниемне һәм мине дә гайбәтләрдән өстен булырга өйрәтте. «Исең китмәсен, Миңнур, ил авызын тыгарга илле ыштан кирәк. Авылның бер башында сине сөйләсәләр, икенче башында сине сөйләүчене сөйлиләр. Кеше сүзенә карама, туры бар да туры кайт!»– дия иде. «Ходай ташламаса, бүре ашамас», – дип, сүнгән өметләрне дөрләтеп җибәрә дә белә иде. Аңардагы фантазия әллә ничә кешелек иде! Кичен миңа әкиятләр сөйли, шигырь яисә такмаклар укый. Арада үзе уйлап чыгарган әкиятләр дә булганын мин соңрак белдем. Миндәге фантастиканың тамыры – әбием тәрбиясеннән дип саныйм».

Фантастика... Уеңда һәм Каләмеңдә менә шушы сыйфат булмаса, балалар өчен язылган шигырьләр тәэсир көченә ия булмас иде. Китапның «Каен алмасы» дигән исеме үк сискәндереп куя: ничек инде каен ботакларының очында алсу алма булсын икән? Бактың исә... Көне буе кояшның ал нурын җыйган болыт каен очында кып-кызыл алма сыман эләгеп калган икән!

Кыскасы, баланың фантазиясен үстерә һәм дөньяны танып-белүгә ярдәм итә торган китап бу. Автор балалар психологиясен, алар яшәгән-кайнашкан мохитне яхшы белә. «Начар булма!» дип маңгайга бәреп акыл сатмый ул, кызыклы, гыйбрәтле, шаян яисә җитди вакыйгалар аша бала күңеленә үтеп керерлек үтемле сәнгати чаралар белән тәрбияви сабак бирә, үзенең яшь укучыларын уйланырга мәҗбүр итә.

«Әни йөрәге» дигән шигырьдән менә нинди юллар укыйбыз:

Әнинең кочагы җылы – Куенына кереп яттым. Йөрәге сөйли икән бит! Тыңлап торып шаккаттым. Урлама да ялкауланма, Кыл һәрвакыт изгелек. Шатланып та, сөенеп тә Сөйли йөрәк «тек» тә «тек».

Шигырьдә нәтиҗә көтелмәгәнчә ясала – һәр әнидә әнә шундый йөрәк бар, тыңлый белергә генә кирәк икән ләбаса! Бик табигый, елмайта торган шигырьләр дә күп китапта. Әнә, малайның әнисе ерак юлга җыена, арырсың-еларсың дип, кечкенә улын сәфәргә алмаска ниятли. Ә малай, баш вата торгач, җаен таба: иң зур чемодан эченә җай гына кереп ята. Хәйләкәр елмеп, үзе безгә дәшә:

Менә инде минсез генә Китеп карасын хәзер!

Икенче бер «Герой» (апасының энесе) кышны бик ярата. «Ярамый!»га карамыйча, кар өстендә рәхәтләнеп ауный. Апасы бирелергә мәҗбүр:

Әйтеп булмый «Шапшак» дип. Пычранмаган – Ап-ак бит!

Ә инде җитди шигырьләр дисезме? Алары да бар әлеге шигъри бакчада. «Коралсызлану» дигән үткен шигырь белән танышып китик. Малай, бүтән сугышлы уйнамыйм дип сүз бирә дә уенчык мылтыкларын чүплеккә ташлый, атмасыннар әле диеп, уенчык танкларын да вата.

Үлем кораллары икән, Кирәкми миңа алар: Мылтыклар, сөңге, кылычлар, Танклар һәм бомбалар. Һәммәсен, ташлыйм, диеп, Бер читкә куйдым өеп. Өлкәннәр дә миннән үрнәк Алмаслар микән, диеп.

Вәт ичмасам акыллы малай! Зурлар акылы бар аңарда, өлкәннәрне әнә нинди мәслихәт үрнәккә чакыра бит ул... Зур булып үсеп җикәч, мин аның оборона министры булуын теләр идем. Вәт ичмасам ут-ялкынга, дәһшәткә сусап торган сугыш чукмарларының кулына суга белер иде ул! Алай гына да түгел, Берләшкән Милләтләр Оешмасының (БМО) иң зур башлыгы итеп куяр идем мин аны. Чөнки үлем коралларынясаучы, аларны гел камилләштереп торучы конструктор галимнәргә кыю чакыру ташлый бит ул! Чыннан да шулай: кеше үтерүче коралларны чөеп мактамаска кирәк, конструктор абыйларга орден-медальләр тагуны да гамәлдән чыгарырга вакыт. Чөнки болар бөтенесе – кешегә, кешелеккә каршы эш. Ә малайның исән-сау үсәсе килә.

Гомумән, авторның иҗаты балаларны да, хәтта әти-әниләрне дә сискәндерә, төртеп «уята» торган шигырьләргә бай. Мин аның тагын бер сыйфатына игътибар иттем – балалар өчен языла торган шигырьләр аңа үзләре «йөгереп» килә кебек. Моның сәбәбен фантазиягә бай булудан гына түгел, тагын бер «фактор»га бәйләп тә аңлатырга кирәк икән. Йолдыз – биш бала анасы, дүрт малай, бер кыз үстерүче әни. «Әгәр балаларым, алар белән куаныч-мәшәкатьләрем күп булмаса, мин бу кадәрле темаларны тапмас та, күп-күп итеп шигырьләр язмас та идем, мөгаен», – дип ихластан сөйләде ул миңа.

Үзенең шигырьләренә матур, истә калырлык исемнәр кушкан кебек (әйтик, «Антенналы бәрәңге», «Тылсымлы түбәтәй», «Кәефсез куян», «Колаклы коймаклар» һ.б.) аның гаиләсе үзләренең балаларына да бик күркәм, милли исемнәр куша белгән: Сәйдәш, Ядкарь, Айнур, Газиз, Әдилә. Булачак шагыйрәнең үзенә дә әнисе матур, тылсымлы исем кушкан ич – Йолдыз. Ул – яшәү үрнәге, гаилә тормышы һәм иҗаты белән дә үзенең исемен аклап яши. Китапка кереш сүз язган Роберт Миңнуллин болай ди: «Йолдыз үзенә кадәрге иҗат иткән әдипләр мирасыннан үрнәк алып, алардан өйрәнеп, үзеннән өр-яңа төсмерләр өстәп иҗат итә». Моның белән килешми мөмкин түгел. Әйе, аның шигырьләрендә юмор да, хикмәт тә, хәтта моңсулык микъдары да бергә диярлек үрелеп бара.

Иҗатын мактау белән бергә, сүз уңаеннан һәм киләчәк өчен дип, авторга кайбер тәнкыйть фикерләрен дә җиткерәсе килә. Әйтик, «Ялкау тел» шигырендәге:

Ялкаулансаң һәрвакытта,

Шулай була шул ул, бел! –

дигән юлларны укыганда, укучы, һичшиксез, «абынып» китәчәк. Чөнки өч тапкыр рәттән «л» һәм «у» хәрефләренең янәшә килүе берничек тә аллитерация кануннарына туры килми. «Бу машина – уенчык тик» дигән җөмләне укыганда да сөрлегеп китәргә ерак түгел.

«Салават күпере» дигән шигырьдә, төсләр күп булса да, аның ныклы үзәге, хикмәте табылып җитмәгән. «Энем белми» шигырендә бар да әйбәт кенә бара: бакчага йөри башлаганчы, татарча уйлый һәм татарча елый белгән бала менә ничек дип мактана:

Сөйләвем дә урысча,

Көлүем дә урысча.

Хәтта урысча уйлыйм,

Хәтта урысча уйныйм.

Мин бу шигырьнең азагы «туган телне яхшы белергә кирәк» дигәнчәрәк берәр хикмәт белән тәмамланыр дип көткән идем. Ә бит бик күпләребезнең, хәтта татар язучыларының да оныклары, шушы шигырьдә әйтелгәнчә, бакчага йөри башлау белән, туган телен оныта һәм ватып-сындырып диярлек урысча сөйләшә башлый. Мондый хәл – милләтебез өчен зур фаҗига дип саныйм мин. Юкса безнең буынны заманында Шәйхи ага Маннур бик матур кисәткән иде:

Урысча да яхшы бел,

Татарча да яхшы бел...

Икесе дә кирәк тел.

Шөкер, әлеге китапта мондый уңышсыз җөмләләр һәм шигырьләр бармак белән генә санарлык.

Мин балалар шагыйрәсенең җиденче китабына юлыкканмын икән. Аның инде җәмгысе дистәдән артык китабы дөнья күргән. Төркиядә «Кардәш каләмнәр», Азәрбайҗанның «Мәдәният» журналларында шигъри бәйләмнәре басылып чыккан, мәктәп дәреслекләрендә иҗади үрнәкләре бирелгән.

Кыска гына мәкаләдә Йолдызның иҗатын, барлык китапларын колачлау мөмкин түгел һәм максатым да ул түгел иде. Иң мөһиме – ул үз балачак илен, балачак дөньясын тудырган һәм шушы серле дөньяны яшь дусларына бүләк иткән.

 

"КУ" 11, 2016

Фото: pixabay

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев