ИНЕШЛӘРЕБЕЗ МУЛ СУЛЫ БУЛСЫН
Башкортстандагы татар әдәбиятыннан бер сәхифә
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан
Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү
мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган (2023) татар телендәге әдәби әсәрләр
конкурсында Башкортстанда яшәп иҗат итүче каләмдәшләребез дә актив катнашып,
арадан өчесе төрле номинацияләрдә призлы урынны алучылар арасына керде.
Мәкаләдә әлеге авторларның әсәрләренә күзәтү ясап, аларның поэтик эзләнүләрен,
яшәеш мәсьәләләрен чагылдыру үзенчәлекләрен, һәрберсенә хас әдәби дөньяның бер
читен ачу омтылышы ясала.
Бәйгенең «Роман» номинациясендә җиңеп чыккан Әлфис Гаязовны укучылар
шагыйрь һәм драматург буларак белә. Уфада һәм Казанда «Казанчы каеннары» (1999),
«Мин бәләкәй бит әле» (2014), «Бәхет догасы» (2018) шигырь җыентыклары басылып
чыга. ТР Мәдәният министрлыгы һәм Театр әһелләре берлеге үткәргән «Яңа татар
пьесасы» конкурсларында берничә тапкыр призлы урынны яулый.
Ә.Гаязовның «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?» романында якындагы тарих –
ХХ гасыр башында Пермь төбәгендәге өч мәчете, дүрт меңләп төрле милләт кешеләре
яшәгән Казанлы авылында инкыйлаблар һәм Гражданнар сугышы чорында булган
вакыйгалар сурәтләнә. Аерым кешеләр язмышына бәйле, аларга бу төбәк тарихына,
Беренче бөтендөнья һәм Рус-япон сугышына бәйле хәлләр, ераклардан килгән
риваятьләр, хикәятләр, әкиятләр, халыкның шул чордагы көнкүреше, төрле йола-
бәйрәмнәре, җыр-уеннары кушылып китә. Төп сюжет сызыгы Казанлыда туып үсеп,
«Галия» мәдрәсәсендә белем алган Ильяс Муллаяров эш-гамәлләренә бәйле үстерелә.
Беренче бөтендөнья сугышында яраланып, хәзер инде туган ягына поездда кайтканда,
егет Казан мөселман социалистлар Комитеты әгъзасы Камил Якупов белән очраша
һәм бу аның киләчәк тормышын тамырдан үзгәртеп ташлый. Алга таба укып белем
алу нияте белән Казанга туктала һәм социалист-большевиклар белән аралашып,
якынаеп китә. Сугыш вакытында дөньяга карашы җитди үзгәрешләр кичергән Ильяс,
большевиклар идеясен яклау юлына баса һәм, партиягә кабул ителеп, үз төбәгенә
марксистик идеяләрне таратуны оештыручы буларак җибәрелә.
Романда халыкның төрле катламнарының инкыйлабларга мөнәсәбәтен ачуга киң
урын бирелә. Билгеле булганча, Беренче бөтендөнья сугышындагы унышсызлыклар,
халыкның ачлыктан, социаль тигезсезлектән, җирсезлектән интегүе һ.б. сәбәпләргә
бәйле Россиядә баш күтәрүләр, демонстрацияләр башлана. Шундый шартларда патша
властьтан баш тарта, ил белән Вакытлы хөкүмәт идарә итә башлый. Әлеге хәбәрләр
үзәктән ерактагы Пермь төбәгенә дә килеп җитә, анда да буталышлар башланып,
власть булмаудан һәркем үзенчә файдалана. Ильяс Казанлы авылында сөргендә яшәгән
социалист Я.Никонов ярдәме белән гади халыкны җир, ирек мәсьәләсе тирәсенә
тупланырга өнди. Заман үзгәрешләрен тоемлап яшәүче Мөхәммәтҗан Фазылов һәм
уллары исә меньшевикларны яклый, ахырда мал-мөлкәтне акчага әйләндерү фикеренә
киләләр. Төбәкнең атаклы промышленнигы Матусов байлыгының бер өлешен чит илгә чыгарса, икенчесен, тыныч заман киләсенә өмет итеп, су төбенә яшерә. Старшина
Ибраһим Хаҗиев исә, илдәге башбаштаклыктан файдаланып, башкаларның байлыгын
тартып алу фикеренә килә, шул юлда шактый эш-гамәл кылырга өлгерә. Урта хәлле
крестьян Ризван әлеге шау-шулардан читтә калырга теләп, «миңа тимәгез, мин дә
сезгә тимим» дигән карашта тора. Автор руханилар катламын да читләтеп үтми.
Әхмәтгали хәзрәт икеләнеп калса да, халыкны сабырлыкка, иманны сакларга өнди.
Ул дин әһелләрен бердәм булырга, килешенеп эшләргә чакыра, шулай да яңа властьны
кабул итми, ак гвардиячеләргә кушыла. Сафа мулла халыкны көч кулланып, корал
ярдәмендә тәртипкә китерү фикерендә тора. Төрле карашлар җитди бәхәсләргә китерсә
дә, сайлау алдына куелгач, халык ике лагерьга бүленә, тартыш көчәя барып, аклар
һәм кызыллар каршылыгына, партизаннар белән ак гвардия отрядлары сугышына үсә.
Чор вакыйгаларын үткәннәр белән бәйләп бару әсәрне укырга кызыклы итә, укучыга
да бай мәгълүмат бирә. Пермь төбәге, Бөре өязенә төрле милләт кешеләре килеп
урнашу, Казанлы мәдрәсәсендә Гали Чокрый кебек танылган мәгърифәтче әдип укуы,
бу төбәктә шәркыять белгече Г.С.Саблуковның яшәве кебек тарихи мәгълүматларга
татарларда таралу алган аждаһа турындагы легенда, Аккошлар тавы турындагы
риваять, Зөһрә һәм Гали турындагы әкият, шулай ук өмә үткәрү күренешләре, кичке
җыеннарда башкарыла торган җырлар, биюләр, такмак әйтешүләр килеп кушылу –
барысы да төбәкнең тарихи-мәдәни тормышын күзалларга мөмкинлек бирә. Ә инде
элекке старшина Гаязетдин белән лекарь булып эшләүче Прохорның Рус-япон сугышын
үтеп кайтуы, Беренче бөтендөнья сугышына бәйле вакыйгалар, аларда Ильяс һәм
Сафаның, шулай ук офицерлар сыйфатында Дедухиннарның, Салихның тартылуы,
танылган социалист Г.Плехановның фикердәше, патша властена каршы чыккан өчен
сөргендә яшәүче Я.К.Никонов язмышы һ.б. бу авылны бөтен ил тарихына бәйли.
Совет хөкүмәтенең Җир турында декреты чыгу, авылда мал-мөлкәтне яңадан
бүлешүгә китерә. Шул шартларда авыл икегә бүленеп, үзара дошман отрядлар оештыру
башлана. Романда Ильяс һәм Шакир оештырган партизаннар белән Хәмит, Степан
кебек авыл байлары оештырган Дедухин җитәкчелегендәге отряд һәм аларга килеп
кушылган штабс-капитан Салих Җиһаншинның акгвардиячеләре арасындагы сугыш
вакыйгаларына шактый урын бирелә. Канлы бәрелеш партизаннар җиңүе белән
тәмамлана, Ильяс хатынын һәм яңа туган баласын Сафа кулыннан тартып алуга ирешә.
Шулай да әле сугыш-тартышның алга таба да дәвам итәчәге искәртелә.
Романдагы вакыйгаларны Ильяс Муллаяров образы бергә туплап тора. Мәдрәсә
белеме алган егет Беренче бөтендөнья сугышы фронтларын кичеп чыга, авыр
яраларыннан дәвалану озакка сузыла. Фронтта рус һәм немец армиясендәге
солдатларның «туганлашу» күренеше, офицерларның кансызлыгы, большевик
агитаторлар чыгышларын тыңлау һ.б. аның караш-фикерләрен үстерә. Акылы, белеме
белән башкалардан аерылып торган Ильяс икеләнүсез гади халык мәнфәгатен яклауга
килә, оста оештыручы булып таныла. Халык җыенында старшина итеп сайлануы
да шуны күрсәтә. Партизаннар белән сугыш хәрәкәтләрендә катнашканда, хатынын
урлаган Сафа мулланы эзәрлекләгәндә, Ильяс ныклык, салкын акыл, ихтыяр көче
күрсәтә.
Әсәрдә промышленник Данила Матусов – уңышлы эшләнгән, үз йөзе белән
аерылып торган образларның берсе. Автор аның тормышын, Кавказ якларыннан
килүен, оста эшмәкәр булып танылуын шактый тулы ача. Күп телләр белүче бу кеше
гадел булуы, һәр эшен алдан уйлап башкаруы, киләчәкне сиземләве белән аерылып
тора. Шул ук вакытта аның борчулары, күңелендәге каршылыклар да психологик
яссылыкта уңышлы бирелә. Ул яшь вакытта әти-әнисенә, туганнарына хыянәт итүен
дә оныта алмый, шуңа да тынычлыгы юк, үзен бәхетсез хис итә. Зур байлыкка ия булса
да, хатынын, кызларын югалта, ахыр чиктә ул корган дөнья җимерелә.
Әсәрдәге мулла Сафа образы яңа герой буларак кабул ителә. Дини белемгә ия булып, үзен Алла юлында дип санаган бу бәндә бөтен каршылыкны көч белән хәл итү яклы.
«Коралланырга кирәк, һәрбер бәләкәй генә ялгышлыкка да наган аша җәзасын бирергә
кирәк» дип саный ул. Үзенең әхлаксыз эш-гамәлләрен дә Коръәннән алынган фикерләр
белән дәлилләргә тырыша. Власть алышынган вакытта, үзенең отрядын оештырып,
турыдан-туры талау белән шөгыльләнә башлый. Ә инде аның акгвардиячеләргә
кушылып китүе, гаделлек эзләүче булмыйча, киресенчә, үз мәнфәгатен генә кайгыртып,
башбаштаклык-анархияне яклавын күрсәтә.
Романдагы иң гыйбрәтле образларның берсе булып Ризван тора. Ул гаять уңган-
булган, тырыш, максатчан кеше буларак ачыла. Үз тырышлыгы белән тормышын алып
баручы Ризван һәрнәрсәне, һәркемне килештерү, тигезләү позициясендә торып эш
итә. Ул төрле социаль катлау кешеләренә бердәй тигез мөнәсәбәттә. Берничә урында
аның табигать белән тыгыз бәйләнештә булуы искәртелә, шуның белән автор аның
күңеле сафлыгын, табигать белән уртак тел табып яшәвен ассызыклый. Җәмгыятьтә
катаклизмнар вакытында, билгеле инде, Ризван корган идиллик дөнья саклана алмый.
Вакыйгалар барышында яңа хакимияткә икмәк тапшыруда зур ярдәм итсә, чакыргач,
качу мөмкинлеге булса да, аклар армиясенә кушылып китә. Кылычка кылыч килеп
чәкәләшкәндә, урталыкта калып булмый шул. «Үз юлын эзләгән, беркемгә дә,
беркайчан да буйсынмаган шәхес» ике арада калып, ике якка да ярарга теләве белән
үзен-үзе һәлак итә.
Каршы як вәкилләре арасында штабс-капитан Салих Җиһаншин үзенчәлекле
образ буларак ачыла. Татар авылында үсеп, патша армиясендә үзен табучы офицерлар
күп булмый. Салих – шуларның бер вәкиле. Вакыйгаларда ул үзен булдыклы итеп
күрсәтергә теләп тә максатына ирешә алмаган, шунлыктан бөтен дөньясына ачулы
кеше итеп бирелә. Туган туфрагыннан аерылган бу бәндә иманын югалткан, үз
авылында да әхлаксызлык, кансызлык үрнәге күрсәтеп йөри: партизан Мирон белән
социалист Никоновны аттыра, Сәрияне көчли. Автор Салихның үз хәленә бәя бирә
алуын да искәртә, кансызлана баруының сәбәпләре турында да уйлана ул, әмма таба
гына алмый. Аның сәбәбе исә шактый өстә ята: патша армиясендә аз санлы милләт
вәкиленә танылу, үсү өчен икеләтә көч түгәргә туры килгән. Шуның өстенә Салих
һәрдаим үзенә түбәнсетеп карауларын сизеп яши. Күңелендәге ачуны ул әнә шулай
көчсез кешеләрне җәберләп чыгара.
Романда яшь геройлар күп булып, аларның вакыйгаларга катнашуы мәхәббәт
тарихлары белән үрелеп бара. Д.Матусовның кече кызы Маша белән авыл егете Миша
арасындагы мәхәббәт тарихы саф хисләрнең тормыштагы социаль каршылыкларга
бәрелеп юкка чыгуы кебек бирелә. Мишаның үткенлеге, башбирмәслеге, Машаның
һәртөрле киртәне җимереп үтәргә әзер ташкын хисләре, матур сурәтләрдә ачылып,
фаҗигалелеге белән тетрәндерә. Авыл бае Степан кызы Нина һәм Гәрәй яратышуы да
беренче күренешләрдә үк каршылыгы, татар-рус мөнәсәбәтләренә килеп чыгуы белән
игътибарны җәлеп итә. Гәрәйнең кызны яратуы, хис-кичерешләре байлыгы турында
кат-кат әйтелсә дә, алар кыз белән мөнәсәбәттә, бәйләнештә ачылмый. Шулай да
әлеге мәхәббәт тарихлары әсәргә романтик рух өсти, шәхси һәм социаль-иҗтимагый
мәсьәләләрнең катлаулы йомгагын тудыра.
Романда җыр-музыка дөньясы да читтә калмый. Д.Матусов үзенең кызларына
музыкаль белем бирүгә ирешә. Байның кече кызы Аннаның Ф.Шопен көйләрен
уйнавы, шуңа бәйле музыканың, моңның сихри көче турында уйланулар әйбәт тәэсир
калдыра. Ә инде халыкчан җыр-моңның татар халкының аерылмас юлдашы булуы
әсәр дәвамында чагылыш таба. Фронттан кайткан Ильяс сөйгәне Сәлимәне көткәндә
дә күңеле моң белән тула, автор аны гашыйк егетнең хисләре, белән уңышлы кушып
бирә. Нәгыймә өендәге каз өмәсе вакытында башкарылган җырлар да халыкның
күңел чишмәсе байлыгын ачуга хезмәт итә. Тау-урман арасына качкан партизаннар
да җыр-моң аша күңелләренә тынычлык таба. Японнарга каршы сугышта катнашкан Гаязетдиннең җыры турында автор болай яза: «Гаязетдин җырында аның башыннан
үткән язмыш борылышлары да, булган шатлык-көенечләре дә, алдагы тормышка
булган ышанычлары да – бар да бар иде...»
Романдагы вакыйгалар яңа җәмгыять өчен көрәшүчеләрнең җиңеп чыгуы белән
тәмамлана. Автор хәл-күренешләргә бәя бирү юлыннан китми, ул аларны сәнгать
алымнары белән сурәтли, ә калганы укучы өлеше. Әсәр Прологында булачак
вакыйгаларга ишарә ителә. Беренче бөтендөнья сугышы һәм шуңа ялганып киткән
Февраль, Октябрь инкыйлаблары, Гражданнар сугышы чын мәгънәсендә Россиягә афәт
алып килә. Әлеге мәхшәр илдәге эчке сугышка китерә – халык, икегә бүленеп, канлы
көрәшкә тартыла. Ике якка да бары кан-яшь, михнәт һәм күп бәла-каза китергән бу
тартышны туктатырлык көч тә булмый. Җиһанны караңгылык баса, халык гасырлар
дәвамында инанып килгән кыйбласын югалта: «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?»
Романдагы вакыйгаларда әлеге караңгылыкны үтеп чыгу, дөрес кыйбланы табу
юллары эзләнә. Җиңеп чыгучылар ул юлны таптык дип ышанып, яңа тормыш төзи
башлый. Эпилогта автор аны түбәндәге сурәт-символ аша чагылдыра: «Менә шул
ертык болытлар арасыннан инде кояш та башта күренеп калгалады, аннан бөтенләй
ачылып китте. Күк гөмбәзен ташлап узып киткән болытлар артында дөнья яктыга
күмелде, кояш җылысы тамчыларны уятты, алар, боз сөңгеләре буйлап йөгереп төшеп,
кышның соңгы көннәрен саный да башладылар.
Кояш һәрвакыттагыча үзенең гомер бакый йөргән юлында, тиешле урынында, үз
ягында иде».
Шуның белән бергә, роман билгеле бер кимчелекләрдән дә азат түгел. Ул бик
күләмле, бу исә күренешләрнең көпшәклегенә китерә. Әсәрнең эчтәлеккә, геройлар
характерына яңалык бирми торган өлешләрен кыскарту сорала (мисал өчен, Ризванның
гаиләсе белән күрше авылга яңа йортны карарга баруы бернинди яңалык алып килми;
рекрутларны озату вакытындагы җырлар-такмакларның озынга китүе һ.б.). Язучының
тел-стиле дә сораулар уята. Кытыршы җөмләләр, урынсыз кабатлаулар күп, сүз-
сурәт балкышы җитми, кытыршы тел вакыйга-күренешләрне кабул итүне авырайта,
кызыксынуны киметә.
Текстта ачыкланып бетмәгән фикерләр, күренешләр дә бар. Әйтик, Фазылов
уллары Нигъмәтҗан белән Шаһимәрданның фирка әгъзалары каршында чыгыш
ясаганда яңгыраган төрле саннар һәм фактларның кайдан алынуы ачыкланмый.
Автор үзендәге мәгълүматны көчләп геройларыннан әйттерә дигән фикер туа. Икенче
урында Гаязетдин болай ди: «Кырылышның нигезе хөррияттә түгел, милек бүлешүдә.
Тик тиз генә аңлый алмабыз әле моны без! Кызганыч!» – ди. Ә үзе ничек аңлаган?
Автор бу кешенең әлеге җитди фикергә ничек килүен аңлатмыйча гына көчләп үз
сүзләрен әйттерә. Тагын бер мисал. Гәрәй Аннаның уйнавына бәя бирә: «Бармаклары
сөяксездер аның, шул тиклем тиз дә, җитез дә уйный, шайтан». Болай дип әйтү өчен
кызның уйнаганын якыннан карап торырга кирәк бит, ә егетнең бу йортка керә алуы
яисә кергән булуы турында сүз юк.
Кайбер образларның эшләнешенә дә игътибар сорала. Бу, беренче чиратта, Ильяска
карый. Төп образ буларак төрле яклап ачу омтылышы ясалса да, аның эш-гамәлләре
гомуми планда бирелә, үзенчәлекле характеры белән аерылып торган көчле, олпат
геройга үсми. Казанда аңа большевистик идеяләрне тарату, халык арасында эшләү
бурычы йөкләнсә дә, эш-гамәлләрендә бу ачылмый. Асылда Ильяс вакыйгалар
агышыннан, характер сыйфатларыннан түгел, бәлки автор теләге белән хәрәкәт
итүче образ булып кала. Элекке старшина Ибраһимның корткычлык эшләренә байтак
урын бирелсә дә, Матусовка дошманлыгы, эшләрен таркату сәбәбе ачылмый кала.
Сафа образына бәйле психологик анализ да җитми. Әдәп-әхлак таратырга тиешле
мулланың ачыктан-ачык җинаять юлына басу сәбәпләре, уй-фикерләре, теләкләре
үзгәрү шартлары укучыга билгесез кала.
Әсәр исеме турында да уйланасы бар. Исемгә бөтен вакыйга-күренешләрне күз
алдына бастырырлык итеп гомумиләштерү таләбе куела. Югарыда китерелгән өзектән
күренгәнчә, «кояш (...) үз ягында иде». Димәк, «Кайсы яктан чыга соң бу кояш?» дигән
атама әлеге бурычны үтәми. Татар өчен кояшның кайсы яктан чыгуыннан бигрәк,
кыйбланың кайсы якта булуын белү мөһимрәк бит әле. Пролог белән Эпилог турында
да уйланасы бар. Табигать күренеше шактый уңышлы бирелсә дә, ике каенның берсен
яшен сугу, козгынның исе кимичә утыруы кебек детальләрнең вазифасы аңлашылып
бетми. Китап булып басылып чыкканчы, язучы текстка билгеле бер үзгәрешләр кертер
дигән теләктә калам.
Шулай да роман бар, ул укыла, соңгы вакытта татар әдәбиятында аз чагылыш тапкан
тарихи вакыйгаларга мөрәҗәгать итүе белән җәлеп итә. Автор күп санлы геройларны,
аларның эш-гамәлләрен, хәтердә калырлык хәл-күренешләр аша, тарих сәхифәләре
буларак күз алдына бастыра. Реалистик сурәтлелеккә нигезләнгән вакыйгаларның
романтик алымнар белән үрелеп баруы, гыйбрәтле әдәби детальләр, символик образ-
сурәтләр белән баетылуы белән әсәр алдагы традицияләрне дәвам итүен күрсәтә.
***
Башкортстандагы татар шигъриятенең бер вәкиле булган Мөнир Вафин исеме
әдәби җәмәгатьчелеккә яхшы таныш. Аның Уфа һәм Казан нәшриятларында басылып
чыккан «Сүзләр чәчтем» (2001), «Дөнья – куласа» (2004), «Йөрәгем парәләре» (2007),
«Тынлык моңы» (2011), «Мактанчык Гата» (2011), «Гомерем сәйләннәре» (2019)
шигырь җыентыклары үз укучысын табып, тәнкыйтьтә югары бәя алды. Әдипнең
«Уф-ф-ф» дип аталган шигырьләр шәлкеме конкурсның «Шигърият» номинациясендә
икенче урынга лаек була. Ул тәкъдим иткән әсәрләрдә сөю-яратуның төрле төсмерләре,
табигать сурәтләре, әрнү белән сугарылган гражданлык лирикасы, яшәеш кыйммәтләре,
тормыш мәгънәсе турындагы уйлануларны үз эченә алган фәлсәфи үрнәкләр чагылыш
тапкан. Тынгысыз авторның самимилек, борчылу, әрнү белән тулы уй-фикерләре, хис-
кичерешләре укучыны җәлеп итә, үзеннән җибәрми.
Шагыйрь, көндәлек тормышта күргән-кичергәннәренә бәйле хисләрен шигъри
формага салып, укучысы белән җитди сөйләшү алып бара. Традицияләргә таянган
хәлдә, классиклар иҗатына да мөрәҗәгать итә. Шуңа да Тукай, Такташ, Туфан авазлары
фикердә, сүз-сурәттә, образларда чагылып китә. Ул һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп яза,
шуңа да әсәрләрен үзенең һәм халкының бүгенгесен үзгәртә алмауга бәйле үкенүле,
ачынулы пафос иңләп үтә.
Бик күп язмышлар шикелле М.Вафинның лирик герое да авыл белән шәһәр
арасында яши. Үткәненнән аерыла алмаган кебек, бүгенгесеннән дә китә алмый ул.
Шуңа да бала чагын, әти-әниле йортны сагынып юана. Ул дәвер күңелен чистарта,
пакьләндерә торган ак төсләре белән (әнисенең ак яулыгы, ап-ак чәче, ак кыш, ак көн
һ.б.) күңелендә саклана. Балачагы калган авыл табигый матурлыкны, рухи байлыкны
саклау урыны да бит (Карлар яву – күңел баю, / Тиң иде алар җырга»), хәзер инде
шәһәрдә яуган кар аны күңелсез нәтиҗәләргә китерә: «Үзем дә үзгәрә барам / Шәһәр
карлары кебек» («Бала чакта саф...»)
Аның милләт язмышы турында уйланулары илдәге, ике республикадагы сәяси
күренешләр, милли мәсьәләдәге гаделсезлекләр, аяныч киләчәкне сиземләүдән гаҗиз
калу буларак чагылыш таба. «Тукайга зарлану» шигырендә үз җирендә килмешәк
хәлендә калдырылган лирик геройның әрнүле авазы йә халык шагыйренә хас усал
тәнкыйть, йә сыкрану булып яңгырый:
Ата-бабам туган җирдә
Мин дә синдәй яралганмын.
Әмма ләкин үз җиремдә
Килмешәк дип аталамын.
Шигъри публицистика үрнәген тәшкил иткән шигырьләрендә автор милләттәш-
ләрендәге битарафлыкка, күндәмлеккә борчыла. Узган җанисәп уңаеннан язылган
«Мескенлек»тә хәзерге халәтебезне корбан сарыкларына тиңли, бүгенге белән, тән
рәхәтенә омтылып кына яшәүнең ачы нәтиҗәләрен ачып сала:
Болай да бит безгә әйбәт, – диләр, –
Дөнья иркенлеген күр санә.
Иртәгесе көнне уйлыйсы юк,
Көтүчеләр юлны күрсәтә.
Шагыйрьнең «Атлыйм да борылам» дүртьюллыгы, М.Гафуриның борчылу
хисләре белән тулы «Үзем һәм халкым» шигыренә аваздаш булып, аңа яңа гасырдан
җавап буларак яңгырый. Классик шигырь өмет хисләре белән сугарылса, М.Вафин
милләттәшләребезнең рухи йомшаклыгына, башкалар йогынтысына тиз бирелүенә,
нәтиҗәдә ил буйлап сибелеп таркалуына, катнаш никахларга кереп, башка
милләтләрнең санын арттыруына борчыла: «Тарала, карала, чит булып ярала... / Сүз
көчсез. Гаҗиздән ни әйтим?..» Халыкның милли үзаңын уяту юлын автор җитди
мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшүдә, хакыйкатьне халыкка җиткерүдә күрә.
«Ә телебез бер почмакта / Соңгы сулышында...» булган вакытта җитәкчеләребездән
берсе әйткән «Без булдырабыз» шигаренең яраклашу һәм мактану төсмере алуын да
билгеләп үтә («Тик хөррият сорар өчен, / Әлбәттә, котыбыз оча»).
Милли мәсьәләдәге югалтуларны җитәкчеләргә генә кайтарып калдыру һич тә
дөрес булмас. Билгеле хакыйкать, җитәкче үз халкыннан узып беркая бара алмый.
Шагыйрь үзе, әйләнәсе турында уйлана һәм, халык телендәге «илдә чыпчык үлми»
дигән әйтемне метафора итеп кулланып, мондый фикергә килә:
Илдә чыпчык үлми диләр,
Шуңа яшибез әле.
Телләребез дә йолкынган,
Шуңа дәшмибез әле.
Кайчандыр бабаларның бөркет булган хәлен дә искәртеп үтә дә, аның кайтмаячагын,
буш хыял белән яшәвебезне ачык әйтеп, сискәндереп җибәрә һәм үзирониянең матур
үрнәген бирә: «Чыпчык бөркеткә әйләнер / Чакларны көтеп ятам». Шигырь исеме дә
милләтнең бүгенге яшәешенә төгәл бәя булып яңгырый – «ЧЫПЧЫКЛЫК».
М.Вафинның мәхәббәт шигырьләре яңача яңгырашы, хәтердә калырдай сурәтләр
белән игътибарны җәлеп итә. Мәхәббәтне югалтуны атылган йолдыз белән чагыштыру
мәңгелек аерылышу ачысын ача: «Шуннан башны салачакмын, / Кочагыңа атылып...»
Чын сөю бар һәм ул мәңгелек дип саный шагыйрь һәм икенче дөньяда сөйгәне белән
очрашуны өмет иткән гашыйк җан хисләрен гиперболик төсмерләрдә бирә:
Барлык уем синең хакта булыр,
Мин анда да зарыгып көтәрмен.
Бакыйлыкта җан сөйгәнем белән
Очрашулар өмет итәрмен.
(«Мин китмәмен якты дөньядан»)
Актив тормыш белән яшәүче шагыйрь яшәештәге социаль-әхлакый мәсьәләләрне
дә читләтеп үтми. «Җәйдә калам» шигырендә гаять үтемле, тәэсирле итеп җәмгыятьтә
әдәп-әхлак төшенчәләренең кыйммәте югалу, асылда «Абый, мин оялам» дип,
оятсызлыкның чигенә җитү турында уйлана. Кешенең асылын билгеләгән тышкы һәм
эчке матурлык мәсьәләсе дә җитди үзгәреш кичереп, әби-бабай яшәү рәвеше искелек
дип бәяләнә башлады. Шул ук вакытта чит илләрдән үрнәк алу, төрле субкультураларга
иярү күренешләре арту, төрлечә пропагандалану борчу уята. Шагыйрь фикеренчә,
аларның күбесе тышкы матурлыкның сатылуы, шуның белән акча эшләү юлларын табу
белән бәйле. «Шундый сылу» шигыре герое үзе мисалында укучыга гыйбрәт көзгесе куя:
Авызында сыра исе,
Иренендә тәмәке.
Тышкы ялтырауга кызыгып
Килеп каптым әднәке...
Сыкрану, сызлану пафосы иңләп үткән «Кайтты...» әсәре җан әрнүе булып яңгырый.
Беркемгә кирәге булмаган сугышның иң кадерле кешеләрне алып китүенә рәнҗеш,
аны башлаучыларга каргыш хисе булып калка:
Тәки кайтты. Кайгы, елаш
Салып халык бәгыренә.
Барча авыл чират торып
Балчык салды кабренә...
М.Вафинның фәлсәфи эчтәлекле шигырьләре яшәеш мәгънәсе турында уйлану
белән сугарылган. Лирик герой, бүгенгесеннән торып, үткәненә мөрәҗәгать итә,
картлык белән яшьлекне капма-каршылыкта бәяли. Табигатьтәге көз гомер көзе
турындагы уйлануга алып килә: «Яшем – көздә, күңел – язда, / Ни кылыйм соң шул
чакта?!» («Көзге шигырь») Кояш образына мөрәҗәгать итмәгән шагыйрь сирәк
булып, аның күптөрле мәгънәләре ачыла. М.Вафин беркемне дә кабатламыйча,
яңа сурәт тудыра: «Кояш та бит җылылыкка мохтаҗ». Мәңгелек энергия чыганагы
җанландырыла да Кеше затының чикләнмәгән мөмкинлекләренә ишарә итә, шуның
белән автор кешелеккә хезмәт итү идеясен калкытып куя:
Кояш та бит җылылыкка мохтаҗ,
Үз утымны аңа тамыздым.
Сүнеп барган күмер кисәгедәй,
Өрә-өрә аны кабыздым.
Бүгенге тынгысыз заманда, ул шигъриятнең бурычы итеп яхшылык, матурлык
идеалларын яклау һәм саклауны билгели. Кешене Галәмнең уртасына куеп, яшәеш
кыйммәтләре турында сүз алып барган Х.Туфан, С.Хәким, Р.Фәйзуллин, Р.Харис,
Зөлфәт, М.Әгъләм һ.б. дәвам итеп, шагыйрь әлеге затка эндәшә: «Якты эшләр башкар,
әй, Кешем!»
Шул рәвешле, татар поэзиясенең матур традицияләрен дәвам итеп, М.Вафин
күңелендәге хис-кичереш байлыгы белән уртаклаша, яшәеш кыйммәтләрен
чагылдыруның яңадан-яңа юлларын, алымнарын эзли. Аның шигърияте лиризм һәм
фәлсәфилек синтезы булып тора, публицистик рух белән сугарылган әсәрләре кеше
яшәеше һәм милләт язмышына барып тоташа. Нинди генә тема-мотивны алга чыгарып
язса да, хис-кичереш халәте артында кеше заты турында уйлану, аның бүгенгесен һәм
иртәгәсен яхшырак итү теләге калкып чыга.
***
Конкурсның «Балалар өчен хикәя» номинациясендә җиңеп чыккан Фатыйма
Гыйльметдинованы укучылар «Казан утлары» журналында басылып чыккан хикәяләре
аша белә. Уфа матбугатында аның шигырь-хикәяләре басылып килә, ул мәктәп
укучылары өчен «Мәктәбем, укытучым» исемле җыентык та чыгара.
«Саташулы көннәр» хикәясендә вакыйга Зиннур исемле 4 сыйныф укучысы
тарафыннан сөйләнә. Автор үзенчәлекле композиция төзи: беренче күренештә үк
дәрескә соңга калучы малайның күңел халәте төгәл, ышандыра торган штрихлар аша
бирелә һәм алга таба аның белән булган хәлләрнең сәбәпләре ачыла бара. Малайның
өч көн инде үзе генә өйдә булуы, әтисенең озакка командировкага китүе, әнисенең
ашыгыч рәвештә авылдагы картинәсе янына китеп баруы билгеле була. Анимация
персонажы «Зин» белән төрле виртуаль уеннар белән мавыгучы Зиннур төне буе елап
чыккан икән. Сәбәбе: ике хулиган акчасын һәм телефонын талап алган. Чынбарлыктагы җитди каршылык малайга көчле тәэсир итә һәм ул, үзенең ялгызлыгын, уйлары
белән уртаклашучы булмавын аңлап, бик борчыла. Автор Зиннурның уйлары белән
бүгенгесен янәшә куеп, рухи дөньясын, шул исәптән кызыксынуларын, теләк-
омтылышларын, әти-әнисенә, әбисенә мөнәсәбәтен тирәнрәк ача бара һәм шуларда
аның әхлакый-психологик портреты тудырыла.
Зиннурны борчулы-куркулы халәттән чыгаручы – яңа партадашы Газинур. Беренче
күрешүдән башлап үз булып киткән малай белән бик тиз уртак тел таба һәм моңа кадәр
тыелып килгән җаны «бәйдән» ычкына. Иң мөһиме – ул үзенең табигый хәленә кайта
һәм әлеге өч көндә булган хәлләргә бәя бирә башлый.
Мобилизациягә эләгеп, сугышка җибәрелгән физкультура укытучысы Фәрит
абыйлары, әтисе тимер табутта кайтарылган классташы Артурның елавы, ике
хулиганның үзен кыйнавы белән бәйле вакыйгаларны хәтерендә яңарта. Бала акылы
белән ике «сугыш»ны янәшә куя: «Монда да «сугыш». Ил белән ил арасында да
сугышлар шулай юктан да килеп чыга микән? Менә ул ике әтрәккә ни җитми соң?
Урам тармы?» Әлеге җитди, иҗтимагый яңгырашлы сорауга ул җавап таба алырлык
яшьтә түгел әле. Әмма күңелендә үзгәреш башлана, үз-үзенә ышанычы арта бара.
Газинурның янәшәдә булуы тагы да көч бирә.
Хикәянең тагын бер үзенчәлеге булып чынбарлык вакыйгаларының малайдагы
саташулы халәт белән үрелеп баруы тора. Әтисен шундый сагына ки, дустының
йөз чалымнарында аны күрә, хәтта аяк атлауларын да охшата. Боларга Газинурны
өйләренә кунарга алып кайтуы, бергәләп ашарга әзерләүләре һ.б. кушылып китә.
...Һәм көтмәгәндә бу хәлләрнең төш булуы ачыклана. Алай гына да түгел, төш күрүе
дә төш кенә икән...
Ниһаять, саташулы халәттән арынган Зиннур әнисенең телефоныннан мәгълүматлар
укый башлый һәм, үзе әйткәнчә, «берничә яшькә олыгаеп киткәндәй булды». Хикәянең
соңгы өлешендә аның белән булган хәлләр ачыклана төшә. Зиннур саташулы хәлендә
булганда әтисе авыр яралардан үлем белән тартышып яткан икән. Малай, билгеле,
икесенең дә бер төрле саташулы хәлдә булуларын аңлый да, аңлата да алмый. Әмма ул
хәзер үзенең ир-егет булуын, якыннары өчен җаваплылыгын аңлауга килә: «Барысы
да яхшы булыр, (...) тик сугыш кына туктасын...»
Шул рәвешле, хикәя үзенең психологизмы белән уңышлы. Автор 11 яшьлек
малайның саташулы-уяулы халәтен күз алдына бастырып, аның рухи дөньясын ача. Үзе
генә калу, кыйналу, яңа дус табу кебек күренешләрдә Зиннурның балалыктан чыгуы,
көчек сораудан алып, әти-әнисе, картинәсе өчен җаваплы булуын тоюга кадәр үсүе
сурәтләнә. Балалар өчен язылган хикәядә әхлакый, социаль, фәлсәфи башлангычлар
үзара кушылып, гуманизм идеясе алга чыга. Шуның белән ул зурлар аудиториясенә
дә йөз тота.
Ф.Гыйльметдинованың «Зумерлар һәм бумерлар» дип аталган скетчы «Кыска драма
әсәрләре, скетчлар» номинациясендә өченче урынны яулап ала. Бу урында шуны да
искәртеп үтик: балалар өчен заманча скетчлар иҗат итүчеләр күп түгел. Аңлашылганча,
мондый әсәрләргә кыска һәм мәгънәле, бала психологиясен белеп язылган булу кебек
таләпләр куела. Конкурста бу номинациягә шактый гына әсәрләр килсә дә, призлы
урынга лаек дип бары Ф.Гыйльметдинова скетчы сайлап алынган.
Автор совет мәктәбендә бик популяр булган «тимурчылар» дигән хәрәкәтнең
эчтәлеге хәзерге укучылар тарафыннан капма-каршы якка үзгәртелүен көлеп
тасвирлый. Тимурчылык өлкәннәргә ярдәм итү, төрлечә булышуны алга куя, шуның
белән ике буын вәкилләре аралашып, балаларда өлкәннәргә хөрмәт, шулай ук
ярдәмчеллек, миһербанлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүгә хезмәт итә. Хәзерге
җәмгыятьтә исә укучы балалар аны үзләрен таныту, мактану, башкаларның игътибарын
җәлеп итү максатында файдалана. Изге гамәл кылуның башкаларга күрсәтү өчен
түгел, бәлки чын күңелдән башкарылганда гына үзен аклавын балаларга ата-аналар да, укытучылар да аңлатмый икән. Автор бу хәлнең бөтен уку-укыту системасына
үтеп керүен искәртеп, шактый усал чеметеп ала.
Мәктәп укучылары тормышыннан алынган күренешләрдә ике буын – зумерлар
һәм бумерлар – арасында каршылык тудырыла. Бу төшенчәләрнең скетч исеменә
чыгарылуы да уңышлы. Вакыйга барышында яшь буын вәкилләре кулланган төрле
сленглар аларның үзләрен үк бәяләүгә хезмәт итә. Заман «зумерлары», ягъни сленг
белән сөйләшкән булып, мода буенча гына киенә торган балалар өлкән буынны
«бумерлар», ягъни чынбарлыктан артта калучылар дип атыйлар. Сәхнәдә күренгән дүрт
укучы да роботлар кебек берүк сүзләрне кабатлыйлар, бер төрле эш-гамәл кылалар.
Ул исә «тимурчылар» буларак ярдәм итү имитациясе ясауга, «хайп», ягъни ясалма
шау-шу тудыруга кайтып кала.
Скетчның мөһим үзенчәлеге шунда: әби заман белән бергә атлаучы итеп сурәтләнә.
Ул укучылар ялганын тиз тотып ала, алар уенын дәвам итеп, үзләрен фотога төшергән
булып кылана. Алай гына да түгел, укучылар керәчәк башка әбиләрне дә кисәтергә
өлгерә. Скетчта бу хәлләрнең нәтиҗәсе күрсәтелми, һәм ул кирәк тә түгел: әлеге
укучылар, буш фотоаппарат белән кайтып, үзләре үк көлкегә калачагы һәркемгә
аңлашыла.
Шулай да әлеге вакыйганың охшаш варианты «Ералаш»та урын алуы тәэсирлелекне
киметә. Аннары тексттагы сленгларны тамашачыларның бер өлеше аңламаска мөмкин,
ул вакытта эчтәлек тулысынча аңлашылмаячак. Әби дә аңлап бетерми бит, шуңа да
ачыклык кертүче диалоглар өстәү сорала кебек. Гомумән, заманча, гыйбрәтле һәм
әйбәт тел белән язылган, тәнкыйди эчтәлекле скетч тәкъдим ителә.
Шул рәвешле, әдәби әсәрләр конкурсы һәм җиңүче әсәрләрнең «Казан утлары»
журналында басылып чыгуы Россия төбәкләрендә, шул исәптән Башкортстандагы
татар әдәбиятының аерым үрнәкләре белән киң катлам укучыларны таныштыру
мөмкинлеге бирә. Татар телендәге әдәбият – ул бербөтен. Инешләрдән мул сулы
елга барлыкка килгән кебек, төрле төбәкләрдә иҗат ителгән әсәрләр дә аны баета,
төрләндерә һәм әдәби сурәтләрдә чынбарлыкның төрле төсмерләрен укучыларга
җиткерүгә хезмәт итә.
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев