Ике даһига – бер риваять
Дәрдемәнднең тууына – 165 ел
Тукай – Дәрдемәнд
«Шагыйрьләрнең язмышлары уртак –
бай булса да, гидай булса да».
Газинур Морат
ХХ гасыр башы татар дөньясына, аның әдәбиятына фикер төрлелеге, бәхәс һәм иҗат
иреге алып килде. Азатлык, хөррият җилләре һәм төрлечә карашлар сыешуы мәдәни
үткәнебезне, хәзергебезне киңрәк җирлектә һәм яңача бәяләргә, элек тирәндәрәк яткан
яисә олы сәясәт таләпләренә җавап бирми дип табылган хәзинәләрне, матурлыкларны
яңача аңлатырга мөмкинлек бирде. Шул чорның шигърияте – сәяси-иҗтимагый
үзгәрешләрне чагылдыруда, сүз-сурәт яңачалыгы, жанрлар төрлелеге җәһәтеннән
гаҗәеп бер күренеш. Һәркайсы кабатланмас талант ияләре, милли җанлы Ш.Бабич,
М.Гафури, С.Рәмиев, Н.Думави, С.Сүнчәләй, М.Укмасый, аеруча Тукай белән
Дәрдемәнд теләсә кайсы әдәбиятны бизәрлек мирас калдырдылар.
Фәндә «җәдитчелек» дип аталган бу юнәлешне, ягъни татар шигъриятенең
фәлсәфи-сәнгати үсеш юлларын ачыклауны, тәфсилләүне тормышның ачысын-төчесен
яшьли татыган, татар җанлы, сурәтле фикерләү байлыгына ия, аеруча үзен иҗатында
бәйсез тотуы белән бөтен мөселман дөньясын таң калдырган Тукай үз өстенә ала.
Шагыйрь олы бер романга торырлык тормышын ике юллы бер мәснәвигә сыйдыра:
«Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим,
Аз-маз үстерде тик маңлаемнан сыйпап милләтем!»
(«Тәэссер»)
Күз алдына китерегез: әле егерме яшен генә тутырган үсмер илнең сәяси-
иҗтимагый халәтен чагылдырган «Хөррият хакында», «Иттифак хакында», «Дусларга
бер сүз» (барысы да 1905 елда иҗат ителгәннәр) шигырьләрендә үз чорында барлыкка
килгән мөмкинлекләрдән газиз милләтенә файдалы гамәлләрне эзли: «Мәдәният
мәйданында урын алыйк», «Егла-тора алга таба атлыйк имди» дип яза «Дустларга
бер сүз» шигырендә.
Кая китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким хурлык.
(«Хөррият хакында»).
Файдаланыйк киңлектән,
Ваз кичик мин-минлектән.
(«Иттифак хакында»).
Яшь шагыйрьнең киләчәккә өметләре, ышанычлары белән уртаклашасы килсә дә,
без чынлыкта, «цензураны бетерү», «тиңлек» турында вәгъдә бирүләрнең хакимиятне
кулга төшерү яисә саклау өчен сүздә генә икәнлеген тәгаен беләбез. Тукай шатлык,
сөенеч хисләренең томышка ашмаячагын тиздән үзе дә аңлаячак. Аңындагы үзгәреш
иҗатына да бик тиз үтеп керә.
Киләсе санәдә язылган сатирик рухлы «Сорыкортларга», «Государственная
Думага», тормыш-көнитешкә багышланган «Көз», «Үз-үземә», «Мактанышу» кебек шигырьләрендә реалистик һәм тәнкыйди башлангыч өстенлек итә. Тукайның
зирәклеген, кыюлыгын янә бер кат искә төшерү артык булмас дип, күпләребезгә таныш
юлларны кабатларга җөрьәт итәм:
«Аристократ – сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар,
Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну, гаҗәп, ай-яй!»
(«Сорыкортларга»).
Яшь шагыйрь үзләре турында гына кайгыртып яшәгән депутатларны да «тынычта»
калдырмый.
Ник безне кызганмадың соң,
Коллыктан коткармадың? –
Ах син, Дума, Дума, Дума,
Эшләгән эшең бума?
(«Государственная Думага»).
Тукай сатира угын уңга-сулга кадау белән канәгатьләнеп утыра алмый. Ул туган
халкының язмышы, киләчәге өчен борчылып, онтологик хисләренә бирелеп ала.
«Татар бит мин үзем дә, чын татармын», «Татар бәхете өчен мин җан атармын» дип,
«Үз-үземә» тезмәсендә күкрәгенә кагып алганнан соң, милләтенең җитешсезлекләрен
күзләренә карап әйтергә хакым бар дигәндәй, күңелен бушата:
«Татарларны мин җиңәм,
Минем кулымда җөгән;
Ник җикмәскә, татарлар
Җебегән бит, җебегән».
(«Мактанышу»).
Тормыш-көнкүреш мәшәкатьләре белән беррәттән, Тукайны Казанда иҗтимагый-
сәяси проблемалар да зар-интизар булып көтеп торганнар икән. Чишелеше кыен
мәсьәләләрдән иң четереклесе милли, ягъни халык язмышына, киләчәгенә бәйлесе дә
Тукайны борчымый калмый. Россия халыкларын йокыдан уяткан 1905 ел инкыйлабы
тәэсирендә азатлык, үзбилгеләнү таләп иткән чыгышлардан куркып калган карагруһлар
«Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә китегез», – диләр. Әүвәл Тукай мондый
тәкъдимне мантыйкка һәм күзаллавына таянып, кире кага. «Мондагы ун урнына ул
җирдә унбиш шпион. Мондагы төследер анда һәм казаклар гаскәре» ди һәм гасырлар
дәвамында яшәгән җирләрендә калырга тиешлекләренә кире каккысыз дәлилен китерә:
«Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт – хөр Русия!»
Мәгълүм булганча, ил яшәешен нигездән үзгәрткән 1917 ел инкыйлабына кадәр
татар халкының мәдәни, өлешчә икътисади мәнфәгатьләрен Казан белән Уфадан кала,
Оренбург шәһәре һәм өлкәсе канәгатьләндереп килә. Аерым алганда, шәкертләргә
төпле белем биргән, милли рухлы, Г.Исхакый мөгаллимлек итеп алган, бераз М.Җәлил
белем эстәгән «Хөсәения» мәдрәсәсе бик күп булачак зыялыларыбызны укытып
чыгара. Менә шул төбәкнең Җиргән исемле татар авылында сәүдәгәрләр гаиләсендә
1859 елның 23 ноябрендә киләчәктә «тылсымлы шигърият иясе» дип бәяләнәчәк
һәм Дәрдемәнд тәхәллүсен алачак Закир Рәмиев дөньяга килә. Башлангыч белемне
гаиләдә алып, күрше Моллакай авылы мәдрәсәсен тәмамлагач, укуын дәвам иттерү,
чит телләргә өйрәнү нияте белән Төркиягә юл тота, шунда иҗатка тартыла. Төрек
хикәяләрен татарчага тәрҗемә итүе, шигырьләр язуы мәгълүм. Көнчыгыш телләрен
ныклап өйрәнгән, Ауропа лөгатьләреннән дә хәбәрдар Закир Рәмиев туган иленә
белемле, әдәби-эстетик карашлары калыплашкан зыялы шәхес булып кайта.
Ул чорда язылган «Үткән көннәр» исемле шигыре Риза Фәхретдиннең 1903 елда
чыккан «Әсма» хикәясендә урын ала.
Әй, кая ул көн ки бездә –
Шәп торулар бар иде.
Һай гомерләр, үтте китте...
Кая китте ул заман!
(«Үткән көннәр»)
Дәрдемәнднең халык язмышы, замандашының уй-хисләре турындагы җыйнак
күләмле, тирән фәлсәфи мәгънәле, нечкә сиземле элитар поэзиясе белән укучы соңрак
кына таныша алачак.
1905–1917 елларда Закир Рәмиев эшчәнлеген төрле, бигрәк тә мәгариф, мәдәният,
уку-укыту юнәлешләрендә алып бара. Оренбургта үз исәбенә диярлек «Вакыт»
газетасы, «Шура» журналы кебек алдынгы карашлы, милли җанлы татар зыялыларын
туплаган матбугат чараларын нәшер итүдә, юнәлешләрен билгеләүдә даими катнаша1.
1918 елда әлеге матбугат чараларын большевиклар яшәүдән туктатканчы,
Дәрдемәнд шунда кырыклап шигырен бастырса да, аларны җыентык итеп чыгару
турында уйламый. Җөмләдән, үзе исән чакта төрле нәшриятларда Тукайның утыз өч
басмасын укучыга тәкъдим итәләр.
Бер-берсенең иҗатлары, фикер сөрешләре димим, хәтта фани дөньяда яшәүләре
турында да имеш-мимештән башка (Тукай бер чыгышында «Вакыт» газетасын юк
кына сәбәп белән «чеметеп» уза) хәбәрләре булмаган Тукай белән Дәрдемәндне
туган милләтләренең язмышы, киләчәге турында борчылу хисе, шигъри фикер
тирәнлеге, сәнгати осталык, һәр күренешкә үзләренчә, мөстәкыйль бәя бирү хасияте
якынлаштырачак.
Татар шигъриятенең киләчәкле магистраль юлын реализм һәм халыкчанлык
таләпләренә таянып үстергән Тукайны Дәрдемәнднең телебез биргән символларга,
нечкә тоемлаулы романтик алымнарга өстенлек биргән шигърияте һәм башка сүз
осталарыбызның эзләнү, ачышлары тулыландыра.
Шекспирны – Байрон, Пушкинны Лермонтов дәвам иттергән кебек, Тукай белән
Дәрдемәнд, һәркайсы үзләре булып калып, киләчәккә бергә атлыйлар.
Шагыйрьләрне фанидагы гомерләре дәвамында озата килгән иң кыен мизгелләрдә
таянычлары Аллаһның берлегенә һәм кодрәтенә ышаныч иде. Шул мәүзугъ мәгънәви
вә шигъри җәһәттән иң камил әсәрләренең нигезенә ятты.
Тукай иҗаты сан, сыйфат дәрәҗәсе ягыннан бәяләгәндә, югары үренә күтәрелгән
1909 елда язылган «Таян Аллага», «Ана догасы» шигырьләренә хас илаһилык,
Раббыбызда һәрдаим таяныч эзләү Дәрдемәнднең «Аллага тәвәккәл» әсәрендә табигый
дәвамын таба. Тукайның «Ана догасы» иң каты күңелләрне дә иләсләндерерлек кичле
талгынлыкны сурәтләү белән башлана:
«Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр вә сахралар тора балкып».
Шул ямьле сурәтле, иманлы «өй эчендә ястүеннән соңра», «бар җиһаннан күңле
арчып» намазлыкта утырган, күзләреннән «тамчы-тамчы» яшь тамган карчыкның
сүзләре китерелә:
«Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз угълын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз улым!»
(«Ана догасы»)
Әлеге шигырь баласына бәхет, игелек теләгән ананың рухи дөньясын ачу нияте
белән язылган булса, «Таян Аллага» шигыре лирик затның балага изге теләкләрен
иңдергән эчке сөйләм-монолог аша җиткерелә. «Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз
яшь бала!», «Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең» дип, эчке сөйләмен
дәвам иттерә. «Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына» дигән киңәшен
биргәннән соң, ул бала күңеленә бөтен гомеренә җитәрлек таяну ноктасын иңдерә:
«Рәхмәте бик киң аның, һәрдам таян син Аллага!»
_____________________
1 Әдипләребез. Библиографик белешмә. – Казан. ТКН, 2009. Дәрдемәнд (1859–1921) – 470–472 б.
Диннең, намазның сихри көченә, тормышчанлыгына инанган Тукайның
Лермонтовның «Молитва» шигыренә тәкълид «Тәэссер», «Өмид», «Бәйрәм бүген»,
«Бәйрәм вә сабыйлык вакыты» әсәрләрендә, аның сүзләре белән әйткәндә, «Гомернең
иң читен, җайсыз бер минутында сәҗдәгә баш иеп, «Аллаһы хак! Аллаһы әкбәр!»
дисәң, җаның рухи тынычлык табачак.
Дини гаиләдә туып-үскән, яшьлеге мөселман илендә үткән, диндар, изге күңелле
Дәрдемәнднең ода жанры таләпләрендә иҗат ителгән «Аллага тәвәккәл» әсәренең
лирик заты үзен тулысы белән Бөек көчкә тапшыра: «Абындым, таяндым», «Йөз
ямау ямандым», «Атларга – печән, эткә – сөяк», «малга җим» булсам да, чигенмәдем,
үкенмәдем һәм «дидем Аллага тәвәккәл!» Аллага мөрәҗәгать итеп язылган юлларда
суфыйчылык фәлсәфәсенең нигезен тәшкил иткән Аллага платоник гашыйклык белән
беррәттән, кодрәтенә ышануында милли, дини рәнҗетүләрне вакытлыча онытып
торып, үзен тынычландыру юлын эзләве дә сизелеп тора:
«Керләнде чалмам, уңды бүркем, шапкам кызарды,
Һәр төскә буяндым – дидем: Аллага тәвәккәл!»
(«Аллага тәвәккәл»)
Дәрдемәнд Җир шары, Галәм, Кешелек мәнфәгатьләреннән алып, шәхеснең иң
нечкә, үзе генә тоемлаган нәзберек хисләрен, кичерешләрен каләм очында уйнатуга
сәләтле философ шагыйрь булып җитешә. Ул – яшәешнең асылы, җанның бәхеткә
омтылышы, игелекнең, мәхәббәтнең үлемсезлеге турында хөкем йөртүгә сәләтле сүз
остасы. Аның лирик каһарманының таянычы – Раббыбыз:
«Гарибнең кайтырындан фал карасын,
Ходайдан кавышмаклык сорасын».
(«Әгәр барсаң, саба җил...»)
Дөньяда һәм бигрәк тә туган илендә барлыкка килгән хикмәтләрнең асылын аңлап
бетерә алмау тудырган чарасызлык нәтиҗәсендә Дәрдемәнд төшенкелеккә бирелеп ала:
«Җитәр, җилкенмә, йолкынма, күңел, син,
Кияү булсаң да, ул туйга түгел син!.
Җиһан тормыш туен иткән чагында,
Синең урның – үлекләр аймагында».
(«Куанды ил...»)
Моңаеп, дөнья мәшәкатьләренә кул селтәп утырган мизгелдә туган иленең җиләс
җилләре, гаҗәеп, сирәк очраучы кешеләре бераз идеалист шагыйрьнең аңында
борылыш ясыйлар:
«Гариб бар өнендә җил-җиләснең –
Туган илләрдән искән җил димәссең».
(«Гариб моң бар»)
Һәр олы шагыйрьнең иҗади куәсен, эстетик вә мәгънәви юнәлешен тәгаенләгән,
сәләт күзәнәкләрен тасвири ачып җибәргән бер яки берничә әсәре була. Тукайда алар
«Пар ат», «Китмибез», «Туган тел» булса, Дәрдемәндтә «Атам-анам йорты өчен...»,
«Каләмгә хитаб» һәм аның визит карточкасы «Кораб» дип саныйлар галимнәр һәм
шигърият сөючеләр.
«Атам-анам йорты өчен
Булса мең җаным фида,
Туган-үскән җирем өчен
Соң тамчы каным фида».
Мондый ихлас юлларны кем генә хупламас икән! Яисә:
«Шаулый диңгез...
Җил өрәдер...
Җилкәнен киргән Кораб».
Тарту көченә ия тылсымлы юллар диңгезнең җилле-давыллы вакытында юлга
чыгып, «ят ил карап...» барган кораб язмышына, теләсәң-теләмәсәң дә, битараф кала
алмыйсың! Икенче алты юллыкта гадәти корабны «Ил корабы» алыштыра. Бергә-бер
киңәйтелгән сурәтләү кыры укучыны милләт, халык язмышы турындагы киеренке
уйлану – борчылулар даирәсенә алып чыга. «Җан сорап» тарткан упкында Россия
халкы узган авыр сынауларны – 1905 ел инкыйлабын, 1917 санәдәге борылышны,
шул еллардагы милли-мәгърифәти эзләнү-бәргәләнүләр кайнарлыгын тоясың! Уй-
фикерләрен катлаулы образ-кодларга төреп бирү – Дәрдемәнднең сурәтле фикерләвенең
үзенчәлекләреннән берсе.
«Кораб» – әйтеп бетерелмәгән серлелеге, сәнгатьчә камил эшләнеше, һәркемгә ул
чорның вакыйга-хәлләренә үзе бәя бирүгә мөмкинлек калдыруы белән кыйммәтле,
кадерле тезмә.
Аның тәүге «Әсәрләр» (кереш сүз авторы, 1930 елларда репрессия корбаны булган
Ф.Кәрими) җыентыгы шагыйрьнең вафатыннан соң (1921), 1928 елда гына басылып
чыга һәм рәсми ярлыкау тапмагач, популярлык казана алмый.
Дәрдемәнднең күренекле галим, профессор М.Гайнуллинның әтрафлы сүз башы
белән нәшер ителгән (1959) «Сайланма әсәрләре», тиз арада лаеклы бәясен алып,
әйләнешкә керә.
Рус телле укучыларны Дәрдемәнд иҗаты белән таныштыру юнәлешендә дә җитди
адым ясала. «История татарской литературы нового времени» (Казань «Фикер», 2003)
җыентыгында күренекле галим Н.Хисамовның Дәрдемәнд иҗатына багышланган
фәнни мәкаләсе урнаштырыла (301–315 бб.).
Дәрдемәнд иҗатының татар дөньясында чын-чынлап танылуы, киң әйләнешкә
керә баруы илдә мәгълүм күләмдә азатлык җилләре исеп, М.Җәлилнең «Моабит
дәфтәрләре», Х.Туфанның сөргендә язылган шигырьләре басылып, киң таралыш алган
еллардан башлана. Шул чорның әйдәп баручы өлкән буын шагыйрьләре Х.Туфан
белән С.Хәким Дәрдемәнд иҗатының сәнгати яңачалыгын, яшәешебезгә үз шәхси
карашын бирү сәләтен бәяләп, чыгышлар ясыйлар һәм аның наменә багышлауларын
язып чыгалар: Х.Туфан «Җилкәнен киергән...», С.Хәким абруйлы каләмдәшенең
нәзберек әдәби осталыгын җирдән алтын-көмеш эзләүгә тиңләп, «Йөз кат сынап...»
шигырен язып чыга.
Вульгар социологизм элмәгеннән акрынлап котылып, өлкәннәрдән үрнәк алып,
төрле елларда иҗатка килгән М.Әгъләм, Зөлфәт, Р.Харис, Р.Фәйзуллин, Л.Шагыйрьҗан,
Н.Әхмәдиев, Р.Аймәт, Р.Җамал, Л.Лерон, Г.Морат, Р.Зәйдулла, Л.Шәех шигъри
багышлаулары, чыгышлары белән Дәрдемәнднең танылуына, дөресрәге, китмәскә
кайтуына җирлек-зәмин әзерләделәр.
Тукай белән Дәрдемәнднең мирасларында, әйдәп баручы жанр буларак, шәхес
кичерешләрен, аның иң тирән уй-хисләрен чагылдыруда тиңдәше булмаган лирика
жанры, аның дини, нисби фәлсәфи, көнкүрешкә, табигатькә, мәхәббәткә багышланган,
шаян, фаҗигаи һәм башка төрләре үстереләләр. Аларның бер-берсенә таяну, үрнәк
алу турында сүз куерту була алмаса да, Тукай белән Дәрдемәнднең иҗатларында
тормыш-яшәешне, дөнья картинасын, адәм баласының күңелендә бөреләнгән шәхси
хисләрен сурәтләүдә исемгә үк чыгарылган якынлык «фортунасы» яши. Уртак исемле
«Нәсыйхәт», «Кыйтга», «Шагыйрь», «Шагыйрьгә», «Мөхәррир», «Мөхәрриргә» һ.б.
тезмәләрендә шәхси башлангыч өстенлек итү сәбәпле, каһарманнары – шагыйрьләр
үзләре.
Тукайның үз шәхесенә һәм күпләргә мөрәҗәгать итеп язылган «Нәсыйхәт»ендә
«Теләнче капкаңа шакыса», «Каты сүзләр белән инсаниятен син таптама» ди һәм, аның
сурәтле фикерләвенә хас булганча, киңәшенә ачыклык кертә. Бер яктан, ди автор, ул,
бәхетсез, ачлар – һәммәсе Алланың коллары һәм, икенчедән, син бүген «байлык һәм
шөһрәттә» коенсаң, иртәгә шайтаннан да ярлырак, хәерчерәк булу ихтималын онытма!
Иң төпле, кире каккысыз дәлилен иң соңыннан китерә: «Сизми калма ак сакаллы
картның безне сынау өчен җибәрелгән «Хозыр Ильяслыгын».
Дәрдемәнд «Нәсыйхәт»енең эчтәлеге үзгәрәк булса да, үгет-киңәше, кем беләндер
бәхәсе, әхлакый сөземтәсе, «эчке сюжет төзелеше» белән Тукай әсәренә аһәңдәш.
Шагыйрьләрнең нисби фәлсәфи-әхлакый гөманнары «Кыйтга» (өлеш, кисәк)
парчаларында бөтенләй яңа сыйфатлары белән ачылып китәләр. Дәрдемәнднең «Тәмам
булмаган бер әсәремнән» дигән аңлатма белән тәкъдим ителеп, гарәп-фарсы сүзләрен
мул кулланган әхлакый рухлы «Кыйтга» парчасы автор тормыш юлына йомгак ясый,
нәтиҗәсен чыгара дигәнрәк тәэсир калдыра.
Тукай да фани дөньядагы тормышының соңгы – 1913 елында язылган «Кыйтга»
тезмәсендә гади халык мәнфәгатьләрен яклап, «залимнар, өстеннәр» белән көрәшеп,
көчен кара көннәргә саклый алмаганы өчен үкенечен белдерә.
Дәрдемәнд шулай ук фәлсәфи дулкында фикер йөртеп, «гомерем бетеп, илтеп
күмгәч», җанымнан, изге теләкләремнән торган сүзләрдән гөлләр шытып чыгачаклар
дигән хыялын калкытып куя. Шагыйрьнең күпчелек әсәрләренә хас моң, үкенү,
бәхилләшү сагышы экзистенциаль мотивны көчәйтеп, хис һәм фикер бердәмлегенә юл
ача. Адашкан юлчыларны очратсаң, – «кальбемне вакла» да юлны яктырт! Юлчылар
шул изгелегемне бәяләп дисеннәр: «бер заман бар булган ул да...» («Кыйтга»)
Дәрдемәнд шигырен теләк, өмет, ният белән тәмамласа, Тукай аның иҗатына,
сүзенә ихтыяҗ арткан чорда, «дөньяны пакьли» алмаган килеш фани дөнья белән
хушлашу мәҗбүриятен гаять авыр кичерә:
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
(«Кыйтга»)
Тукай белән Дәрдемәнднең шигъри палитраларында туган табигать күңелләргә
якын һәм газиз гүзәллегендә яши. Тукайның «Көз», «Чыршы», «Туган авыл», «Җир
йокысы» шигырьләрендә күтәренке романтик күзәтүләр, еш кына кешеләргә хас
сыйфатлар белән тулыландырыла. «Ай һәм Кояш» шигырендә күкнең ике мәңгелек
бизәкләре – Кояш һәм Ай – «ике туган агай-эне» буларак тәкъдим ителсәләр, Җир шары
да дикъкатьсез калмый: «Җир йоклый тыныч... Күреп тәмле төш» («Җир йокысы»).
Дәрдемәнд «Җәй үтте», «Кыеп күкнең йөзен», «Исәрме җил тугай буйлап»
шигырьләрендә табигатьне яратып, моңын сизеп, иркәләп сурәтли.
Табигатьтәге хәрәкәтне, фасыллар алышынуны сурәтләүдә Тукай белән Дәрдемәнд
һәркайсы, үзләре булып калган тәкъдирдә, якынаеп китәләр. «Җәй көнендә» (Тукай)
«Көн кызды» (Дәрдемәнд) шигырьләре эссе, бөркү булса да, күңелгә якын тирәлек
сынын тудыралар.
«Каты эссе. Һава бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми.
Җил исми аз гына да, бер генә яфрак селкенми».
(«Җәй көнендә»)
Тукайның «Кыза дөнья, сабыр җитми» дип зарлануын сизенгәндәй, Дәрдемәнд
«Көн кызды! Кызды һава монарланып... Һава тымык, шалт итми! Кысылды тын»,
дип, Тукай белән килешә дә «күк йөзендә кара болыт» күреп алгач, «ягъмурны коеп»
түктерә. «Бушанды күк», «күк ярылып шыгырдый», «шифалы ява коеп яз ягъмуры»
метафоралары, ачыкламышлары табигать ахыр чиктә барысын да тигезли дигән
нәтиҗәгә китерә.
Яңгыр көтеп әлсерәгән затны, «кыр» белән «дала»ны, вакытында яуган яңгырны,
ягъни табигать тормышын шулай эзлекле, хәтердә калырлык итеп сурәтли алган
шагыйрьләр дөнья харитасында да күп түгеллеген беләм.
Чынбарлыкны сурәтләүдә романтик-символик өслүбкә өстенлек биргән очракларда
да Дәрдемәнд реалистик төгәллек ихтыяҗы турында онытмый. Еш кына табигать күренеше кеше кичерешләре, мәхәббәт сагышы, юксыну белән үрелеп китә. «Исәрме
җил тугай буйлап...» шуңа үрнәк-мисал:
«Исәрме җил тугай буйлап,
Җырлармы кыз моңын сөйләп,
Көләрме шатланып, көйләп».
Дәрдемәнднең «Кичә күр, иркәм...», «Әгәр барсаң...», «Тиң булырмы йолдыз
тулган айга...» газәлләрендә табигать Әдәбият белемендә декадентлык поэтикасы
йогынтысында туган дип бәяләнгән «Видагъ» (аерылышу)2 табигать белән мәхәббәт
«бердәмлеге»нең үрнәк газәле. Асылында ул «Нәзкәй бил»гә багышланган булса да,
лирик зат әүвәл туган иле белән «таңгы җилгә» исәнлек тели:
«Тәгәрәп – уйнап
Буй үскән
Туган илем, исән бул!
Йөгреп-йөгреп
Туктаган...
Яулык болгап
Сыктаган
Нәзкәй билем, исән бул!»
(«Видагъ»)
Дәрдемәнд иҗатында мәхәббәт лирикасы дорфалыкны, тупаслыкны якын китерми
торган нәзакәт оялчанлыгы белән үзенә җәлеп итә. Моңа ышану өчен алдарак искә
алынган «Кичә күр, иркәм», «Әгәр барсаң...» һәм «Бүзләрем маналмадым», «Тиң
булырмы йолдыз тулган айга», «Хикәяи гыйшык» һ.б. шигырьләре белән танышу
ләзим.
«Бүзләрем маналмадым» – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең мәхәббәтне тарих,
реаль тормыш белән бердәмлектә сурәтләгән уңышлы газәлләренең берсе. Сөяме-
сөймиме икән дип, күңеленә юшкын булып утырган каршылыклы хисләрен шагыйрь
тарихи аналогия ярдәмендә «фаҗига» дәрәҗәсенә күтәрә:
«Янды Мәҗнүн, янды Фәрһад, –
Бер янып ат алдылар.
Мин гариб, мең янып та
Яндыга саналмадым...»
(«Бүзләрем маналмадым»)
Өлкәннәр яшь җилкенчәкне «Әйттеләр, кем, бер бәхетсез Илгә гашыйксың,
фәкыйрь. Лирик герой «Кемгә вәсләт, кемгә өмид» дип, милләт кызларына соклануда
үзенә таяныч таба:
«Сезне, милләт кызлары, аһ!
И өмид йолдызлары!
Таң-сәхәрләр эзләп-эзләп,
Бер күреп каналмадым».
(«Бүзләрем маналмадым»)
Мәхәббәтнең йөгәнсез көче Мәҗнүн кебек мәхлукларны гына түгел, ә дөнья
тоткасы – җиһанның зур бер кыйтгасын буйсындырып, үз кубызына биетеп яшәгән
Сөләйман паша кебекләрне дә хатын-кыз чибәрлеге, назы эретеп төшерүен һәм
бөекләрнең азгынлыгын Дәрдемәнд ун иҗекле бер юлда ачып бирә:
«Сөләйманны җиңә Бәлкыйс аягы».3
Форсаттан файдаланып, Дәрдемәнднең икешәр юллы мәснәвиләрендә яшәеш-
көнитешнең күп яклары сурәтле фикерләү үзәгенә алынуына дикъкатьне юнәлтәсе
____________
2 Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан, «Мәгариф», 2007, 44 бит.
3 Б.Урманченың «Сөләйманны җиңә» исемле иллюстрациясе бар.
килә. Аларда ягымлы лиризм белән чәнечкеле сатира берсен-берсе тулыландырып
киләләр:
«Күңел һәр җирдә гөл эзли.
Къадәр һәр җирдә төкән төзли».
(«Күңел һәр җирдә»)
Тукай 1907 елда язылган «Син булмасаң» шигыреннән алып, бәгырендә бөреләнеп,
каләме безгә китереп җиткергән «Мәхәббәт», «Булмаса», «Бер рәсемгә», «Гашыйк»,
«Мәхәббәт шәрхе» һ.б. тәнкыйтьчеләребез, галимнәребез тәфсилле өйрәнгән
шигырьләре мәхәббәт лирикасының югары казанышлары санала. Мәхәббәт – аның
өчен иң кадерле хис һәм кыен мизгелләрдә таяну ноктасы:
«И матур! Мин янмас идем – яндыручы булмасаң;
Таммас иде җиргә яшьләр, тамдыручы булмасаң».
(«Син булмасаң...»)
Татар халык шагыйре Тукайны мәхәббәт җырчысы дип атау кемгәдер аның
фикерләү, хисләнү офыгын тарайту, халык хәсрәте, туган илнең киләчәге, милләт
язмышы һәм башка тематик юнәлешләр дә бар бит әле диебрәк уйлаучыларга җавапны
аның үз сүзләре белән бирәм:
«Юаныр идем бераз кояшка һәм айга карап,
Матурлыгың белән аларны каплаучы булмасаң!»
(«Син булмасаң...»)
Туган теле халыкның иң кадерле байлыгы, өмете, киләчәге дигән фикерен Дәрдемәнд
«Каләмгә хитаб», «Бүзләрем маналмадым», «Шагыйрьгә» кебек тезмәләрендә үстерә.
Лирик героеның уйланулары шагыйрьнең эчке дөньясына тәңгәл, чөнки ул милләтенә
кагылган һәр шәйне Тукай шикелле үк йөрәге аша уздыра. «Шагыйрьгә» тезмәсендә
үзенә һәм каләмдәшләренә дә мондый киңәшен бирә:
«Ал кошларга бакмакчы,
Газизем, булма такмакчы;
Матур гөлләргә бул былбыл,
Нәзакәт багына сакчы».
(«Шагыйрьгә»)
«Телләр белү яхшы гамәлдер» дип хуплый һәм шунда ук туган телебезнең башка
лөгатьләр йогынтысына бирелүен күзаллап, хәтта аның авыр киләчәгенә күрәзәчелек
иткәндәй, «Катыштырма вәләкин телне телгә» дигән кисәтүенә кискен аңлатма бирә:
«Тел уйнатмак наданлыктан, әсәрдер».
(«Кил, өйрән, и туган»...»)
Тукай белән Дәрдемәнд берүк исемле «Шагыйрьгә» тезмәсендә каләм иясенең
абруе югары дәрәҗәдә торырга тиешлекне искә төшерәләр. Тукай «шагыйрь» дигән
сүз, еш кулланып, масаеп йөрү өчен бирелми дигән фикерен ассызыклый:
«Сине күрсәтмәсен һич кем дә дип: «Бу
Менә шагыйрь, мөхәррир бу, әдип бу».
(«Шагыйрьгә»).
Алдарак әйтелгәнчә, Дәрдемәнд халкыбызның тел хәзинәсен күз алмасыдай
саклау өстенә, аны даими баетып, тулыландырып тору кирәклеген искәртә. Үзе җир
астындагы алтын-көмеш эзләүче эшмәкәр кебек төрек, гарәп, фарсы телләреннән
алынмаларны телебезнең сингармонизмына, авазлар яңгырашына, кафия таләпләренә
буйсындырып, могҗизаи шигъри өслүб тудыра. Туган телебезне баетуның, халык
сөйләменә якынайтуның янә бер чыганагын күрсәтә: «Урамнан һәм базардан чүпләмә
сүзне, Алар бетмәс борын – барма еракка!» Сурәтле фикерләү тәкъдимен олы сәясәткә
китереп бәйли:
«Тупас та булса тел – илнең колагы,
Уеңны уйдырып сал шул колакка».
(«Урамнан һәм базардан...»)
Тукай белән Дәрдемәнднең югары зәвыклы һәм намуслы шәхесләр булулары
остазларына мөнәсәбәтләрендә дә ачык күренә. Көнчыгыш классиклары Сәгъди,
Рудаки, Нәвои, үзебезнең канатлы гыйбарәләр остасы Акмулла, лирик Кандалыйларны,
Байрон, Крылов, Г.Гейнеләрне зурлаган, Тукай иҗатына аеруча уңай йогынты ясаган,
ике бөек шагыйрьне аерып куя:
«Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам».
(«Бер татар шагыйренең сүзләре»)
Иҗади йогынтылар, остазлар, дәвамчылар турында сүз алып барганда, галимнәр
Тукай белән Дәрдемәнднең мираслары төрле шигъри агымнар, эстетик зәвыклар
бердәмлегендә туган мөстәкыйль күренешләр дип бәялиләр.
Дәрдемәнд остазларының исемнәрен төрләндерергә яратмаса да, галимнәр
аның иҗатына суфи шагыйрьләрнең, шулай ук дөньяга карашы, сурәтле фикерләү
үзенчәлеге калыплануда халык мифологиясенең йогынтысын аерып куялар. Ләйлә-
Мәҗнүн мәхәббәтенә багышланган дастаннар, тарихи үткәнебезне үзәккә алган, татар
фольклорының энҗесе «Идегәй» дастаны – аның рухи дөньясына иң якыннары.
Кыпчак – болгар – татарлар даирәсендә киң таралган Ләйлә белән Мәҗнүн
мәхәббәтен үзәккә алган дастан төрки-фарсы халыклары иҗатында үстерелә, Дәһләви,
Физули, Җами кебек суфи шагыйрьләргә дә тынгы бирми. Халык иҗатының гаҗәеп
бер мәхәббәт кыйссасын Дәрдемәнд тә әйләнеп үтә алмый һәм аны эпик оеткылы
«Хикәяи гыйшык» балладасына өлге итеп ала.
Ике гашыйкның сокландыргыч мәхәббәтләренә көтмәгәндә кырау төшә. Мәҗнүн
Тукайның «Бер рәсемгә» газәлендәге «Күрсә яңлыш бу матур кызның фәкать рәсемен
генә, Шөбһәсез, селтәр кулын Мәҗнүн дә Ләйләсенә» җөмләсен укып тилергән
диярсең! Мәҗнүн хыялы тудырган Ләйләгә гашыйк булып, җисми Ләйләсеннән баш
тарта. Кыз, егетенең үзенә суынуының сәбәбен аңламыйча, саргаеп, фани дөнья белән
хушлаша.
Үз бәхетенең кадерен белмәгән сәрхуш Мәҗнүн Ләйләнең үлеме һәм инде җиргә
тапшырылуы хәбәрен ишеткәч, «фөрьяд орып», ягъни аһ-зар килеп, зыярәткә йөгерә.
Шунда бер кабер кырында дер-дер калтыранып утырган малайны күреп, аның янына
килеп, «Кайда кабре Ләйләнең?» дигән сөален бирә. Бала туры җавап бирмичә, мәгәр
гашыйкларны аптырашта калдырырлык, уйга салырлык фикер әйтә: «Карап чык һәр
каберне, Алып туфракны учка, «искә җирне», «нә җирдә» аның «исе бар, шунда аның
кабре».
Дәрдемәнд халык дастанына яңа сюжет чишелеше биреп, мәхәббәтегезнең кадерен
белеп, саклый алмасагыз, аумакай Мәҗнүн көненә калуыгыз ихтимал дип искәртә.
Дәрдемәнднең көтелмәгән, уйланмаган борылышларга осталыгын белгән тәкъдирдә
дә, «Гөрләгән сулар башында...» тезмәсендә халык иҗаты җимеше – «Идегәй» дастаны
белән «бәхәскә» керүен күз алдына да китерүе кыен иде. Әсәрнең исеменнән һәм
«Йөрсә сыктап таң-сәхәрләр / Моң-сагышлардан хыял. / И туган илнең һавасы»
юлларыннан чыгып, аны гадәти пейзаж лирикасы дип кабул итәсең һәм алдагы юлларда
табигатебезнең илаһи бер күренешен сурәтләгән самими әсәр көтәсең!
Алдагы куплетта «Аһ, туган каумем газиз!» гыйбарәсе белән күңелләрне
нурландырып, «Изге сөткә ни җитә» җөмләсе белән уйландырып алганнан соң килгән
«Сөт калыр, Ватан китәр» гыйбарәсе белән автор, укучысын тәшвишкә сала. Дәрдемәнд
әсәре «тукымасындагы» Ватан, сөт, мөкатдәс кан, моң, сагыш, туган ил һавасы кебек
ачыкламыш төшенчәләр «Идегәй» дастанын искә төшерә. Халык иҗатында әүвәл гадәти сөтне олылаганнан соң, «Сүзе татлы сөт калыр», «тел китсә» дигән борчылуны
«Буында типкән кан калыр» җавабы киләчәккә күңелләрдә өмет чаткысы уята.
Сюжет өлгесен, атамаларының күпчелеген халык дастаныннан алган Дәрдемәнд
үзе генә тирән мәгънәсен аңлаган, гади укучыны тетрәндереп җибәргән нәтиҗә ясый:
«Сөт калыр, Ватан китәр!
Сөт калыр, Ватан китәр!»
Дәрдемәнднең «Гөрләгән сулар башында...» тезмәсе шагыйрьләрне, зыялыларны
уятып җибәрде. Берише чыгышларда яңгыраган («Мәдәни җомга», 2020, 4 сентябрь)
кавем белән Ватанны капма-каршы куеп, беренчесен – мәңгелек, ә икенчесен вакытлы
дип санауны күпчелек зур хата дип санадылар. Чөнки үз мөстәкыйль дәүләте булмаган
кавем акрынлап телен, менталитетын югалта һәм буйсындырган милләткә чимал
дәрәҗәсенә төшә.
Күпчелегебезне «сөт калыр, Ватан китәр» гыйбарәсе күпмәгънәлелеге белән
борчуга салды. Мин Дәрдемәнднең Ватанны сөткә «алыштыруын» тирән уйланылган
«уен» дигән фикергә килдем. «Сөт» бу очракта кайгы-хәсрәтсез, мул тормышта
яшәү синонимы булып тора дип уйлыйм. Әгәр тамак турында гына уйлап, шундый
яшәеш белән канәгатьләнеп, илнең, Ватанның язмышы, киләчәге турында уйламасак,
«сөтебезне кочаклап, Ватансыз калырбыз» дип чаң суга шагыйрь дигән нәтиҗә сорап
тора. Күңел Ватанны сөт «дәрәҗәсенә» төшерү яисә алыштыру белән ризалашмаса
да, бәйлелектән котылган илләр сөткә генә булса да мохтаҗлык кичермиләрдер дигән
«софизм» фәлсәфәсенә кереп китүдән, Дәрдемәнд әсәрләренә хас күп мәгънәлелек,
полифонизм, сүз асты байлыгы хас дип, кыскасы, аның шигъри осталыгы турында
уйлану белән канәгатьләнергә туры килде.
ХХ гасыр башының ике даһи шагыйре, камил инсаннары – Тукай белән Дәрдемәнд
иҗатларына хас офык киңлеге, иҗади эзләнүләр төрлелеге, лирик жанрлар үсеше,
көтелмәгән нокталарда уртак сурәтле фикерләү байлыгының чыганаклары турында
күп уйлансам да, аларны тар кысаларга куып кертүнең мөмкин түгеллегенә инандым.
Табигый талантларына нигез өлгене, илһам утын күңел-йөрәкләренә Ходаебыз
иңдергән. Икесенең дә яшьлекләре Җаек-Урал, Ырынбур (Оренбург), Башкортстанның
Мәләвез төбәгендә, татар, казакъ, башкорт, уйгур һ.б. төрки телле халыклар арасында
узуы милли буыннарын, акыл шәрифләрен ныгыткан. Далалар киңлеге, тау-елгалар
иркенлегендә халык иҗаты гәүһәрләре – мифлары, риваятьләре, җырлары, мәкаль-
әйтемнәре күңелләренә үтеп керүе бәхәссез4. Яшьлеккә хас «ләззәтле дә соң яшерен
газап, яшерен яну!» дип язачак соңрак Тукай «Мәхәббәт» газәлендә.
Мәкаләнең беренче битендә китерелгән Г.Моратның юраламасын да «аклаганнар»
икән бөекләребез: Тукай 27 яшендә Клячкин хастаханәсендә газиз милләте белән
хушлашса, Дәрдемәнд 1921 ачлык елында Орск шәһәрендә бакыйлыкка күчә.
Фани дөнья белән хушлашканчы Тукай – Дәрдемәнд бер-берсенә бәйсез рәвештә,
зәркән осталарыдай, татар шигъриятенең, бигрәк тә лирикасының югары зәвыклы,
тирән мәгънәле үрнәкләрен буыннарга ядкарь итеп калдыралар. Мирасларының төп
эчтәлеген Кешенең җирдәге миссиясе турында уйлану – фаразлар тәшкил итә.
Тукай белән Дәрдемәнд – чылтырап аккан чишмә суыдай саф татар телендә язылган
югары шигърият үрнәкләрен бүләк иткән Галәм шагыйрьләре.
___________
4 Мирсәй Гариф. «Җаек буенда Тукай эзләре. «Мәдәни Җомга», 2024, 9 август.
«КУ» 11, 2024
Фото: unsplash
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев