«Чыбыркы тәртипкә чакыра...»

ЗИННУР ХӨСНИЯР ИҖАТЫНА КҮЗӘТҮ

Хәзерге татар прозасында традицион һәм авангард юнәлештә бердәй уңышлы иҗат итеп килүче әдипләр бар. Бүгенге милли әдәбият  гыйлемендә Зиннур Хөснияр иҗаты шул яссылыкта югары бәяләнә. Хәзерге әдәбиятны ХХ йөз татар әдәбияты белән бер үремтәдә концептуаль өйрәнүче әдәбият галиме, академик Д.Ф.Заһидуллина З.Хөсниярны ХХI йөз башы татар прозасының  авангард канатын яңа баскычка күтәрүгә зур өлеш керткән әдип буларак таныта (Загидуллина Д.Ф. Татарская литература ХХ века – нач. ХХI в.: «мягкость» модернизма-авангарда постмодернизма (к постановке проблемы)» (Казан, 2020).

Зиннур Хөснияр иҗатының күпсанлы проза әсәрләренең иң күркәм җәүһәрләренә игътибар итүгә, аларда иҗтимагый проблемалар шәхескә, фәлсәфәгә, андагы үзгәрешләргә караган кеше проблемасы, фәлсәфи проблемалар белән бер үремтәдә калкытылуы күзгә ташлана. Әдипнең «Көмеш чыбыркы» романы зәвыклы укучыны авангард алымнарга күпләп мөрәҗәгать итүе белән җәлеп итә. Традицион юнәлешле прозада Ә.Еники, А.Гыйләҗевлардан һ.б. килгән, авангард прозада З.Хәкимдә, М.Кәбиров һ.б. әдипләрдә үстерелгән курку фәлсәфәсе – романдагы катламнарны бер үзәккә җыеп торучы мотив. Чыбыркы символы («илаһи көчкә ия чыбыркы») шулай ук 1940-1960 еллар реалистик юнәлешле прозасының Ә.Еники, Ф.Хөсниләрдән килә торган мәгълүм эчтәлеген дәвам итә, текстта кайма хасил итә. Автор курку мотивын романның жанрына ук чыгара. Көчле позициядә бирелгән эпиграф текстлары төп эчтәлектә урын алачак фәлсәфәләрне ассызыклый. Бер яктан, курку Галәм фәлсәфәсе ноктасыннан бәя алса, икенче яктан, әсәрдә төрле диннәр фәлсәфәсе кайма хасил итә. Текст күпкатламлы. Сюжет сызыгы үз эченә шагыйрь дип бирелгән хикәяләүченең шәхси тормышын, җинаять эше тарихын урнаштыра. Демифологизация җәмгыять фәлсәфәсе аша башкарыла («курку Сталин кыяфәтле Алла образын тудырды» һ.б.). Романдагы диалоглар (Кожла белән сарык һ.б.), риваять дип бирелгән күпсанлы ярыммифологик хикәятләр, Тарасның дини хикәятләрендә тәрбияләнгән Гамилнең саташулар тарихы, Шүрлия образы аша шартлы-метафорик кимәлдә тәкъдим  ителгән курку фәлсәфәсе, җыр, шигырь һ.б. шизоанализ буларак кабул ителә. Роман укучының аң төпкелендәге мәгълүматларны өскә чыгару, уку мөмкинлеге тудыру өчен языла. ХХ йөз белән ХХI йөз башының иң киеренке сәяси вазгыятен ачып салу, иҗтимагый һәм милли проблемаларны курку фәлсәфәсе аша куюда әдипнең Г.Тукай, Ә.Еники, А.Гыйләҗевча кыюлыгы сокландыра. Роман татар прозасында төрле фәлсәфәләрне янәшә куеп, «текстлар сөйләшүе» кебек язылган. Геройларны симулякрлар дип атарга да мөмкин булыр иде. Шул рәвешле, роман интеллектуаль прозага нисбәтләнә, авторның «фәлсәфи тавышы» шагыйрь образы аша яңгыратыла.

«Гарасат» романы зәвыклы, интеллектуаль әзерлекле укучыга атап язылган роман. «Бүгенге җәмгыятьтәге сәяси-иҗтимагый вазгыятьне, кеше һәм җәмгыятьне бәяләү максатыннан язылган» (Д.Заһидуллина) «Гарасат» постмодернистик романы да З.Хөснияр иҗатының хәзерге әдәби барыштагы урынын алыштыргысыз итә.

Әдипнең «Кичү» хикәясе проблема куелышы ягыннан да, әдәби алымнар кулланылышы җәһәтеннән дә игътибарга лаек. Биредә дә дә әдәби алымнарны төрләндерү ярдәмендә авторның тормыш-яшәеш турындагы фикерләре җиткерелә. Әсәрдә шартлы-метафорик сурәтләрне куллану, дулкын образын кайма итеп урнаштыру ярдәмендә автор яшәеш турындагы әрнү-сызлануларын сөйләп бирә. «Бер-берсе белән уйнаган төсле күренгән» «дәррәү ярга ташланучы дулкыннар» детале ахырдагы комлы ярны кимерүче дулкыннар детале белән кайма хасил итә. Башлам өлешеннән үк әсәрдәге символлар, образлар композициясе укучыны экзистенциаль сагыш мотивына көйли. Ярга ташланучы дулкыннарның бәрелүеннәнме, «чарасызлыктанмы» комлы ярның «сыкранып-сыкранып артка чигенүе» кеше белән яшәеш арасындагы мөнәсәбәтләр турында уйлануларга алып чыга. Яр буенда таралып яткан баш сөякләре әлеге образлар белән янәшә бирелә һәм сызлану-сыкранулар мотивын тагын да тирәнәйтә.

Хронотоп кичерешләр чылбырын хасил итүдә хәлиткеч роль уйный. Вакыйгалар бара торган урын – Зур Су, комлы яр фәлсәфи проблеманы ныгыта. Халыкара мифологиядән билгеле булганча, Дөнья суы, Дөнья елгасы – үлеләр биләмәсе белән тереләр иле арасындагы чик. Фәлсәфи проблеманың Зур Суны кичү –  тормышта олы бер сынауны – яшәү белән үлем чиген үтү дип куелышы экзистенциаль мотивны көчәйтә. Зур Суны һәркем үзенчә үтә, кичә, үлем яисә өметсезлек, чарасызлык алдында калганда, һәркемнең кичерешләре төрле.

Әсәрдәге кеше образларын өлкән, урта һәм яшь буын дип аерып карарга мөмкин. Һәр образ символик укылышлы. «Өстенә соры кожан кигән, тәбәнәк буйлы, җыерчыклы, ләкин чиста, күркәм йөзле карт» – халык хәтерен, тарихын саклаучы, аның рухи нигезләренең юкка чыгуына өзгәләнүче олпат зат. Әсәрдә туган нигез сакраль үзәк буларак тәкъдим ителә. Картның аркасында соры киндер капчык – халыкның рухи-әхлакый тәҗрибәсе, буыннардан буыннарга күчәргә тиешле васыяте. Аксакал архетибына якын торган картның «нигез чакыра» дип әрнүе – авторның иңрәп, су астына киткән әхлакый кануннарны, ышану-иманны – буыннардан килгән өнне укучысына искәртү омтылышы кебек кабул ителә. Картның көймәгә ялынаялына утырып, нигезгә кайтуы – яшәү һәм үлем чигенең тоташуы ул. Өметсезлектән, чарасызлыктан түгел, ә нигез чакырганга үзен һәлак иткән карт – татар кешесенең буыннардан килгән ныклы рухи нигезен күзәтеп, кисәтеп торырга тиешле аксакал кебек тамгалана. Нигез чакыра, дип кисәтү тыныч-вафасыз гына гомер сөргән һәркемне тетрәндерә, уйландыра, карт сүзләре бу җиһанда яшәүчеләргә бакыйлыктан иңгән өн булып ишетелергә тиеш.

Зур суны кичү өчен көймәче карт җаваплы. Көймәнең төзексез булуы кешеләр табынып яшәгән чынбарлыкның шактый ышанычсыз булуын аңлата. Ярны, баш сөякләрен артта калдырып, алга ыргылган көймә көтмәгәндә туктап кала, ашкыныпкабаланып яшәгән бер мәлдә тормыш көймәсе дә шулай алдаучан. Көймәче авыл зиратында үзенә урын сайлаган булган. Аның көймәсе белән су астында калган зиратны эзләве мифологик укылышлы. Мифларда вафат булган кеше, үлеләр дөньясына эләгү өчен, көймәдә суны кичеп чыгарга тиеш булган, дигән ышану бар, шуңа күрә кайбер халыкларда мәетләрне көймә белән җирләү йоласы да яшәп килгән. Көймәченең сызлануы кешеләр үз куллары белән ясаган зур суны – вәхшилек, битарафлык суының китмәве белән бәйле. Димәк, әхлакый нигез тергезелмичә торып, үлеләр дөньясына да күчү мөмкин түгел, газап-михнәтләр, сынау-сыналулар белән тулы тормыш дәвам итә.

Әхлакый бөтенлекне кайтару мотивы мулла образына бәйле төстә үстерелә. Автор укучы хәтерендә яши торган дини-мәдәни мәгълүматлар белән ассоциация тудырып, иҗтимагый проблеманы калкытып куя. Иман сагында торучы мулла бабай берөзлексез гөнаһлы адәм балаларын тәүбәгә килергә чакыра, Хуҗа гафу сорауга, бер мәлгә генә булса да, иманга килүгә, афәт чигенә. Автор фикере мулла теле белән болай җиткерелә: «Ата-баба каберен җуйган кеше ничек итеп иртәгәге көне турында уйлый алсын инде».

Шул рәвешле, өлкән буын вәкилләре – халыкның хәтерен, иманын саклаучы, рухи нигезләрнең какшавына сызланучылар. Алар курыкмый үз фикерен әйтә, ышандыра, тормыш ишкәген үз кулына ала, нигез чоңгылга китсә, ярсулык белән турыдан гына сөрми, тәҗрибәгә таянып, көтә, урап үтә белә. Ләкин зирәк аксакаллар буыны зиратта урын сайлаган инде. Аларны алыштыручылар бармы?

Урта буын вәкилләреннән Хуҗа, аның ярдәмчесе һәм Мөхәммәт атлы малайның әтисен берләштерүче төп сыйфатлар – ярсулык, үткәннәргә, тарихка, өлкән буын сүзенә  битарафлык. Автор биредә буыннар арасында бәйләнешләр өзелүгә басым ясый.  Мөхәммәт атлы малай образы ярдәмендә автор рухи-әхлакый нигез тергезелүгә өметләр яшь буында, дигән фикерен җиткерә. Малайның исеме пәйгамбәр исеме булу да очраклы түгел. Әсәр дәвамында Мөхәммәтнең иман турында уйланулары, нәтиҗә ясавы әйтеп барыла. Шул рәвешле, экзистенциаль сагыш мотивы өмет белән алышына.

Җыеп әйткәндә, хикәядә символлар теле белән эшләү, шартлы-метафорик кимәлгә мөрәҗәгать итү, образлар композициясе ярдәмендә автор фәлсәфи гомумиләштерүләр ясый. Тормыш-яшәеш ярын «авызларын чапылдата-чапылдата, кабаланмыйча, тәмен белеп кимерүче» дулкыннар ул – кешедәге битарафлык, гамьсезлек, игелексезлек. Шул гамьсезлек «адәм башларын хурланырга мәҗбүр итә», үткәннәр белән исәпләшмичә яшәргә этәрә. Су – игелек кылу омтылышын символлаштыра, дидек. Кешеләр өчен игелек төшенчәсе элеккеге мәгънәсен җуя бара, кеше хәзер үзе игелек дип санаган «зур гамәлләр» генә кыла,  һәркем үзе «Зур Су» ясый. Тик ул гамәлләрдә үткәннәрнең чагылышы юк, бары ярсу гамәлләр кылу омтылышы гына ярылып ята, ди сыман автор. Аның яшәеш һәм кеше турында сызланулары шул яссылыкта.

Күптән түгел З.Хөснияр киң катлам укучыга новелла жанрының аерым үзлекләрен файдаланып язылган хикәяләр бәйләмен («Казан утлары», 2020, №9), «Мәдинәгә медаль бирәләр» исемле повестен («Казан утлары», 2021, №5) тәкъдим итте.

«Рәхәт» дип исемләнгән әсәрдә көчле позициягә чыгарылгын «рәхәт» ачкыч сүзе – иҗтимагый һәм фәлсәфи проблемаларны бер үремтәдә тәкъдим итү ягыннан матур табыш. Әсәр курку фәлсәфәсе хакында әдипнең зур күләмле авангард романнарында башланган сөйләшүне дәвам иттерә. Сатирик модуска утыртылган текстта совет һәм постсовет җәмгыяте тәрбияләгән зәгыйфь рухлы кешедә курку халәтенең абсурд дәрәҗәгә җитүе фаш ителә. Автор фәлсәфәсе курку мотивын көтелмәгәнчә бирү аша формалаша. Курку туганыңны төрмәгә утыртуны, теләсә нинди азгынлыкны аклауны гадәткә әйләндергән иҗтимагый аң хасил итә. Җылы күрешү өчен сузылган кулларга беләзекле богау кидерү вакыйгасының кабатланып килүе замана кешесенең гадәти сурәтен тудыруда символик яңгыраш ала. З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас...», Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» дип исемләнгән ике гасыр чигендә дөнья күргән авангард романнарда иң югары кимәлдә гәүдәләнгән иҗтимагый сатираны дәвам итеп,  З.Хөснияр совет һәм постсовет җәмгыятен янәшә куеп, инде үзгәрмәячәк кебек тоелган иҗтимагый аңны фаш итү омтылышы ясый: «Әгәр рәхәт булса, һәр кеше өтермәндә утырып чыгар иде. Утызынчы елларда йөз баш умарта тоткан, өч айгыры, нимес ясаган резин тәгәрмәчле, күн белән тышланган ике тарантасы, ашлык тулы амбарлары булган Хөснияр бабай шулай әйтә торган булган, имеш. Җибәрмәгез Себерләренә, утырасым юк өтермәннәренә, ач тамагым, тыныч күңелем дип, кулакларны Себергә сөрә башлаганчы ук, ул айгырлары белән бергә тарантасларын яңа оешып килгән күмхуҗга үз куллары белән илтеп биргән дә, умарталарын аларга яздырып, шунда эшләргә ялланган». Шунда ук автор татарның аң төпкеленә уелган, буыннан буынга күчә торган «минһаҗлыгын» (Т.Миңнуллин) һәм җир кешесе булып яшәү җаен милли әхлакны саклап калу юлы буларак теркәп куя:  «Сәвит вакытында да таза тормышлы булган ул, җаен тапкан, бөтен җайның сере алтын кулларында, җиргә тамган маңгай тирләрендә икән, диләр». Озын гомерле нәселнең серен – З.Хөснияр татарның эчке әдәбе булып, буыннардан буыннарга тапшырыла килгән ныклы рухны – тел белән әйтеп бетереп булмый торган, канга сеңгән милли код буларак сакральләштерә. Иҗтимагый сатира традицияләрен үстереп, автор сакраль кыйммәтләрнең берничек тә җуела алмавын ассызыклый. Шулай итеп, язучы озын гомерле «буын чылбыры Ниязбиккә җиткәч чуалды, аны, кеше үтерүдә гаепләп, өтермәнгә яптылар», – дип совет һәм постсовет кешесендә ныгыган курку халәтенең канга сеңгән кыйммәтләр янәшәсендә ни дәрәҗәдә абсурд булуын фаш итә.  «Рәхәт. Урман. Урманның да шымчылары була микән ул, ничек уйлыйсың? Куяны  була урманның, куяны булгач, бүресе дә була», – дип, автор иҗтимагый һәм кеше проблемаларын символик катлам аша ассызыклый, кабатлый, уйланырга чакыра.

«Парлы бию» һәм «Таҗлы мәхәббәт» әсәрләрендә дә сайлаган ызанына тугры З.Хөснияр. Ярату, мәхәббәт фәлсәфәсен әдип милли яшәеш, рухи кыйммәтләр яссылыгында тәкъдим итә. «Парлы бию» әсәрендә парлы бию образы аша автор мәхәббәтне яшәешнең мәгънәсе, тормышны бөтенлекле итүче хакыйкать буларак теркәп куя, хикәяләүчене шул хакыйкатьне төшенгән һәм укучысына җиткерергә омтылучы позициясенә урнаштыра: «Бездә бар кеше дә бии һәм җырлый. Мин исә менә көйләр дә язам». Ф.Хөсниләрдән башланып, хәзергәчә татар яшәешенең символы укылышына ия Сабантуй милли-мифологик мотивын кайма итеп урнаштыру, уйнату ярдәмендә әдип татар кешесенең яшәеш фәлсәфәсен ярату фәлсәфәсенә бәйләп аңлата: «...Сабан туе минем өчен Фәйрүзә булганга матур иде. Белмим тагы: бәлки, «фәйрүзәләре» булган яшүсмерләргә әле дә кызыктыр ул Сабантуй...» Мәхәббәт җуелу тормышны кызыксыз итә дигән фикер «Таҗлы мәхәббәт»тә дә үстерелә: «Яратмаган кеше белән яшәүдән дә авыррак җәза юктыр бу дөньяда». З.Хөснияр прозасында авангард алымнар әдипнең тормыш-яшәеш турындагы  фикерләрен җиткерүгә иҗтимагый проблемаларны кеше проблемасы, фәлсәфи проблемалар белән бәйле яктыртуга  хезмәт итә. Язучының әдәби иҗаты, һичшиксез, хәзерге авангард прозаның таҗы буларак бәяләнергә хаклы. 

 

Редакциядән: Бу айда каләмдәшебез Зиннур Хөснияр үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аңа исәнлек-саулык, иҗат уңышлары телибез.
 

 

"КУ" 07,2021

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: