«Чүп базары»нда яңгыраган шагыйрь тавышында нинди аһәңнәр ишетелә?..

Флёра Гыйззәтуллинаның «Казан утлары» журналының быелгы сентябрь санында басылган «Коллык зинданы» поэмасы игътибарны җәлеп итте. Моңа кадәр аның иҗатын аерып өйрәнгәнем юк иде, шулай да моннан күпмедер еллар элек шагыйрәнең җыр лирикасына кагылышлы туган фикерләрем хәтергә килде. Җырчы Габделфәт Сафин репертуарында Флёра Гыйззәтуллина сүзләренә иҗат ителгән «Кайтам илкәемә» дигән җыр бар. Анда ул язмыш җилләре белән иксез-чиксез илебезнең төрле почмакларына сибелгән татарларның хис-кичерешләрен тасвирлап бирә. Текст структурасында «сибелгән татар» белән Идел елгасы аша гәүдәләнгән туган җир образлары мөһим урын били. Автор чит җирләрдә каңгырап йөрергә мәҗбүр булган татар кешесенең кичерешләрен – туган илен сагынуын, туган җиренә кайту шатлыгын һәм шул ук вакытта шомлануын да психологик яктан ышандырырлык итеп җиткерергә омтыла. «Кайтам илкәемә» шигыренең героена туган җире – Идел аны акчарлаклары белән каршы алыр кебек тоела. Төп фикер җырның кушымтасында әйтелә – автор туган илгә кайтырга кирәк дигән идеяне җиткерә. Бу җыр озак вакытлар туган җирләреннән аерылып торганнан соң, янә әйләнеп кайтырга карар кылган меңнәрчә татар кешесенең хисләрен белдерә. Бу Ф.Табеевның юмарт кулыннан комсомол юлламалары алып, СССРдагы гигант төзелешләргә җибәрелгән яшьләргә язылган язмышларның соңгы аккордлары.

Ф.Гыйззәтуллинаның берничә җыры минем яраткан композиторым Луиза БатырБолгари белән берлектә иҗат ителгән. Алар арасында Г.Тукайның туган ягына шигъри дан җырлаган җырлар аерым урынны били. «Син, изге Кырлаем» җырында шагыйрә татар шагыйренең берничә буын өчен илһам чыганагы, даһига баш ию урыны булып әверелгән туган ягын сакральләштерә («халыкның сафлыгы үзәге»; «Иң мөкатдәс шигъри хиснең, Кырлай, / тамырлары синдә»). Җыр Г.Тукайның туган ягын барып күрергә өнди, анда кылынган сәфәр шагыйрь күңелендә хаҗ белән ассоциацияләшә. Халык шагыйренең образы туган ягының табигате белән тыгыз бәйләнгән, шагыйрь өчен ул илһам чыганагы булган. Тукайның бишеге Кушлавыч авылына багышланган «Кушлавыч каеннары» җыры да күңелгә үтеп керде. Ф.Гыйззәтуллина анда шагыйрьнең халык язмышы белән үрелгән ятим язмышы турында уйлана. Образлар системасында фольклордан алынган чуклы каен, кушкаен образлары мөһим роль уйный. Җыр халык язмышында үзгәрешләр көтү, авырлыклар һәм кайгы-сагышлардан арынуга өмет белән сугарылган. Җыр авторы игътибарны Г.Тукайның гади кешеләрнең күңел түрендәге бөтен өмет-ышанычларын әйтеп бирә алган халыкчан шигъриятенә җәлеп иттерә. 

Гөлзадә Сафиуллина репертуарыннан «Арча гимны» – иң яраткан җырларымның берсе. Шушы җырлар аша күз алдына олы тормыш тәҗрибәсе туплаган шагыйрь образы килеп баса. Туган ягыннан читтә яшәргә мәҗбүр булуы аны туган җиренең гүзәллеген тоемларга өйрәтә. Ф.Гыйззәтуллина шигырьләрендә фольклорның шигъри ачышлары белән табигый рәвештә үрелеп киткән татар әдәбиятының иң күркәм традицияләре тере килеш саклана. Шигъри юллар афоризмнарга хас булганча, мәгънә тыгызлыгы һәм кыскалыгы белән сокландыра, укучыны уйланырга этәрә. Ф.Гыйззәтуллина тудырган образлар, ул образларга салынган фикерләр тәсбих төймәләре кебек бер-бер артлы тезелеп, күңелдә кайтаваз булып яңгырый. 

Аның тормышка аек, ачык карашы сокландыра, бу бигрәк тә аның «Чынлык» шигырендәге «чынлык» – «чиксезлек» оппозициясендә аерымачык чагылыш таба. Ф.Гыйззәтуллина шигъриятенә тарихилык хас: «Җир буйлата ничә тарих гиздем / Ил тарихын сөйләр өчен мин». Бу сыйфат «Күзәтәбез тарих мизгелләрен», «Милләт юлыннан барам», «Биш гасыр яткан явызлык»1 һ.б. шигырьләренә дә хас. Нинди генә чор – үткән заман турында язса да, бүгенге заманны язса да, теләсә кайсы шагыйрьгә кирәк булган тарихи хис Ф.Гыйззәтуллина лирикасында бик табигый яши; шигырьдә тарихилык булсын өчен аңа теге яки бу фактларга махсус мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ә нибары балачагындагы табигать күренешләрен искә төшерү, ак каенга, елга ярларына кагучы дулкынга, туган якларына оя корырга ашыгучы кыр казларына бер күз төшерү дә җитә. Шагыйрьнең уй-фикерләре туган ягындагы вакыйгаларны табигый рәвештә бер җепкә тезә, ул вакыйгаларның үткәндә яки бүгенге көннәрдә булуы әллә ни әһәмиятле роль уйнамый. 

Ф.Гыйззәтуллина лирикасына хас булган тарих хисе аның заманны үтә дә нечкә тоюыннан аерылгысыз. Ул бүгенге көндә яши, бүгенге көн турында кайгырта, шуның өчен дә аның үткәннәргә мөрәҗәгать итүе ныклы терәк, нигез эзләү булып аңлашыла. 

Шагыйрә һәрвакытта да үзенең замандашларына карата таләпчән. Шигырьләренең берсендә Ф.Гыйззәтуллина аларның рухи офыкларын билгеләп, болай дип белдерә: «Илгә тиңдәш биеклектән килү / Тиештер бит инде бездән дә» («Тарих юнәлеше»)2. 

Аның илһам чыганагы – тормыш үзе, ә аның үлчәме  – «сугыш чоры балалары» буыныннан булган шагыйрьнең үз язмышы («Сатин чуклар»3). Ф.Гыйззәтуллинаның тирә-юньгә мөнәсәбәтенең драматик ягы аның лирикасының музыкальлегендә, аһәңнәрендә, рухи борылышларында чагыла. Аның күңелендә ятимлек ачысы, тулы бер илнең төзәлмәс яралары әрни. Ф.Гыйззәтуллина сугышта катнашмаса да, тирән яралар алган буынның җанындагы, язмышындагы фаҗигалелекне күрсәтә алган  («Себер юлы – сөрген юлы», «Дүрт кыз», «Тормыш кораблары»). 

Ф.Гыйззәтуллинаның шигърияте – туган җиргә мәңгелек табыну ул: Ихтимал, без җирдән китәр идек, / Җир кадерен белми яшәсәк!.. / «Туган җир!» – дип без өзелгән саен, / Җиргә башын ия гөлчәчәк. («Ил өчен») 

Шагыйрә тормышны мәңгелек яну белән чагыштыра, аның ялкыны һәр кешенең күңелендә була торган уттан тора: «ярый әле җир йөзендә... гомерләр бар утка капларга».

Ф.Гыйззәтуллинаның шигырьләре купшылыктан азат, ул иҗатының буеннан-буена үзенең тормыш позициясенә тугрылык саклый: 

Берәүләр мактаудан илерә-илерә, / Орденга, медальгә үрелә. / Миңа да бу дөнья бик матур күренә, –  / Юлыксам бер шигъри бөрегә... 

«Җидегән яшем җиз кыңгырау кага» шигырендә Ф.Гыйззәтуллина, узган гомеренә бәя биреп, үзенең иҗаттагы омтылышларының мәгънәсен болай дип билгели:

Ә мин төпкә, тирәнгәрәк очам, / Милләтемнең йөрәгенә таба... / «Хисләреңә ал, – дип, – шуннан тәхет!» –  / Җидегән яшем җиз кыңгырау кага. 

Тукай традицияләренә тугры калып, Ф.Гыйззәтуллина гомерен милләт язмышыннан аерып карамый: «Минем вөҗдан – милләт вөҗданы ул!» («Хаклык»). Мөстәкыйльлек идеяләре белән канатланып, ул үзенең халкын азат һәм бәйсез итеп күрү турында хыяллана («Татарга мин чордан хөрлек сорыйм»). Татар халкының язмышы турында уйланганда, шагыйрә аны романтик идеаллаштыру юлына басмый, аның шигыре арзанлы мелодраматик ноталардан азат, карашы ачык, бәһасе төгәл: «аптыраулы, таркау милләт» («Гасырлардан иңгән сагыш»). 

Ф.Гыйззәтуллина шигырьләре татар халкы мәдәниятенең иҗади офыкларын яшендәй телеп үтә, алар безнең һәркайсыбызга аерым-аерым эндәшә:

Чын дуслык йөзеннән/Мин сезгә маяклар кабыздым. / Мин сезне яраттым... / ...Ышанам: хәлемне / Хәзер дә аңларсыз – / Ярата белсәгез, әгәр, Сез! («Яшенгә әйтмәгез авыр сүз»). 

Ф.Гыйззәтуллина талантының үзәге, аның иҗади булмышының асылы һәм формасы булып халыкчанлык тора. Аны укыганда, без хәзерге заман кешесенең тавышын ишетәбез. Аның фәлсәфи шигырьләре, шулай ук аларны шартлы рәвештә тарихифәлсәфи дип тә атап була, табигый һәм сыгылмалы килеп чыга, аларда авторның хис-кичерешләренең, фикерләренең һәр борылышы җиңел укыла, аны аңлау өчен махсус фәлсәфи һәм сәяси сүзлекләр белән коралланырга кирәк түгел. Көчәнмичә генә, Ф.Гыйззәтуллина үзенең шигъри сүзендә Г.Тукайның лирик эчкерсезлеген һәм Дәрдемәнднең югары медитатив корылышын берләштерә алган; ул үзенең шигырендә М.Җәлилнең милли-патриотик мотивларын һәм Һ.Такташ васыять итеп калдырган ораторларча публицистик аһәңнәрне эчке бер казанышы итеп эреткән. Шагыйрә үзенең бу җиргә килү максатын туган халкы алдындагы гражданлык бурычларын үтәүдә күрә: «Гомерләр җитәрме... Түләргә телсезлек бурычын» («Гомерләр җитәрме?!»)4 

Татар язучыларының күптән инде укучыларын гражданлык позицияләре ачык белдерелгән иҗат җимешләре белән сөендергәннәре юк иде. Татар дөньясының мәдәни киңлеге, кызганычка каршы, бүген, Бразилия сериалларына охшатып, арзанлы мелодраматик тарихлар белән күбек очырта, сафсата һәм икейөзлелектән тончыга, ә инде ниндидер масштаблы тарихи темаларга алыну омтылышлары «сары тарихлар»ны алып кагу, бөекләрнең язмышларыннан «эчке киемнәрен», «шкафларыннан сөякләрен» эзләүгә кайтып кала. Сирәк булса да, татар дөньясын селкетеп алырдай, чын татар әдәбиятының исәнлеге турында искә төшерердәй әсәрләр  барлыкка килеп тора. 

Ф.Гыйззәтуллинаның «Коллык зинданы» поэмасы – вакыт һәм үзебез турында уйлану ул. Татар дөньясын тутык кебек эчтән ашый торган коллык психологиясенең сәбәпләре турында уйланырга чакырган поэма иҗат итүе өчен шагыйрәгә баш иеп, рәхмәт әйтәм. Шагыйрь безне вакыт һәм үзебез турында, халкыбызның үткәне һәм киләчәге турында җитди сөйләшүгә чакыра. 

«Коллык зинданы» биш өлештән тора. Поэманың исеме Платон шәрехләвендәге Сократның фәлсәфи постулатын искә төшерә. Билгеле булганча, әлеге постулат тән рәхәте турында уйлаганчы, җан турында күбрәк кайгыртырга чакыра. Тән – җанның зинданы ул. Кеше – тәненең колы. Россия – халыклар төрмәсе... Журналның эчтәлегендә 5 өлештән торган поэманың исемен укуга, башымнан шундый ассоциацияләр узды. 

«Минем янәшәмнән атлый Тукай» дип аталган өлеш кереш ролен уйный. Татар әдәбиятының күпгасырлар дәвамында формалашкан традициясе кысаларында Ф.Гыйззәтуллина укучыларын үзенең шигъри кредосы белән таныштыра. Мондый әдәби традиция Кол Галиләрнең шигъри чишмәсеннән үк башлангыч ала. Ф.Гыйззәтуллина өчен Габдулла Тукай гражданлык позициясе, милләтпәрвәрлек һәм шигъри талант үлчәме булып тора. Шагыйрә дәвердән зарланмый. Ул укучысын хәзерге заман шигъриятен, татарларның рухи тормышын бәяләр өчен, үзебезне шомартубизәүләрдән башка гына күрер өчен Тукай көзгесенә карарга чакыра. 

Беренче юлларыннан ук шагыйрә череп барган цивилизация, кешелек дөньясын «кыргый көтү»гә әйләндергән заман образы белән укучысының һушын ала. Хәзерге заман кешелек дөньясын сурәтләгән юллар үзенең образлылыгы һәм тыгызлыгы белән җәлеп итә: «сукыр күзле, сынык кабыргалы... – / Кайда ышык күрсә – шунда туктап, / Тугарыла чегән таборлары». Дөньяның киңлеге, иркенлеге турында сөйли-сөйли, тар дөньяда яшәүче адәм баласының конформизмга һәвәс рухы шундый. Шагыйрьлек миссиясе турында уйланып, Ф.Гыйззәтуллина үзе яшәгән заманга гына түгел, үзенә дә хөкем чыгара: «Хак алдында кан косудан куркып, / Мин дә авызымны ачмадым». 

Шагыйрь һәм шигърият темасын дәвам иттереп, поэма авторы иҗат итү өчен илһам чыганагы, ватанпәрвәрлек проблемалары турында уйлана. Ф.Гыйззәтуллина үзенең татар шигъриятенә керткән өлешен барлап чыга һәм аның карашы үзенең «Арча гимны» шигырендә туктала. Бу шигырендә автор Казан артының мәдәни пространствосын киңәйтеп, Тукайның даһилыгы һәм М.Мәһдиевнең таланты буш урында гына барлыкка килмәгән, бу җир татар халкының Курсави, Мәрҗани кебек бөек уллары вакытыннан ук ватанпәрвәрлек идеаллары белән дан тота дип раслаган иде. Аларның реформаторлык эшчәнлеге алып баручылар дигән даннары бөтен дөньяга таралган. Бохарада үлем җәзасына хөкем ителгән Курсави ниятләреннән ваз кичми: татар мөселман дөньясына реформалар кертүен дәвам иттерә. Мәрҗанинең бөеклегенә совет цензурасы да күләгә төшерә алмый. Кормаш-Җәлил яшерен төркеменең батырлыгы турында бөтен дөнья сөйли. 

Шул рәвешле, Ф.Гыйззәтуллина Казан ханлыгының батырлар үткән юлының бүгенге көндә сукмакка гына әйләнеп калуына әрнүен белдерә, кайчандыр үз дәүләтчелеге булган татарларның яшәү рәвешен без күтәрә алырлык дәрәҗәдә түгел дип борчыла. 

Татарларның коллык психологиясенең масштаблары турында фикер йөртеп, Ф.Гыйззәтуллина колониаль травма кысаларын җимерергә, һәркемнең йөрәгенә үтеп керергә, шуның аша алга бару юлына басарга кирәк, ди. Поэмада Аккош күле образы хәзерге заман шагыйрьләренең иҗаты белән ассоциацияләр тудырып, тулы канлы шигъри символ дәрәҗәсенә кадәр үстерелә. Ул шагыйрьләр туган җиребезнең гүзәллегенә дан җырласа да, үзләренең җырлары белән дәүләтчелеген югалткан татарларның күңел яраларын дәвалый алмый. Бу бүлектә «эт – кол» антитезасы аның структурасын кора, ә инде җиңүче белән җиңелүчеләр каршылыгы ахырзаман билгеләренә ия. 

Поэманың «Тарих аһы» дип исемләнгән өченче бүлегендә Ф.Гыйззәтуллина тарихи хәтер җуелу мәсьәләсен күтәрә. Хәтер җуелу – шулай ук, татар мохитендә коллык психологиясенең тамыр җәюенең нәтиҗәсе. Шагыйрә татар мохитендәге шигъри фикернең, иҗади чишмәнең саегуын билгели. Әлеге фаҗигале процессның тамырлары, Ф.Гыйззәтуллина фикеренчә, татар дөньясын тотып торган рухи баганаларның какшавына барып тоташа: Г.Тукайның даһилыгына соклану һәм аның алдында баш июнең ихласлыгы бетә, Бөек Ватан сугышы каһарманнары турындагы хәтер онытыла бара. 

Ф.Гыйззәтуллина табигатьнең тереклек энергиясен адәм баласының җимергеч көченә каршы куя. Шагыйрә табигатьнең көн саен бер канун белән яшәвен тыгыз фәлсәфи образ аша тасвирлап бирә: кешелек явызлык һәм рухсызлык баткаклыгына бата барганда, табигать көн саен кояш чыгу белән  яктылыкның караңгылыкны җиңүен күрсәтә. Корбанга киткән аккош каны – Шигърият, Ф.Гыйззәтуллина фикеренчә, татар халкының ярасын төзәтер көчкә ия түгел, ул, киресенчә, торган саен зураеп, хәтерсезлек чоңгылына әверелү куркынычы белән яный. 

Дүртенче бүлектә шагыйрә татарларны күрәкараганнары, дөреслекнең күзенә карарга теләмичә, буш иллюзияләр белән үзләрен юатып яшәгәннәре өчен гаепли: олы бер халыктан ил буйлап җил куып йөртә торган дүңгәләккә әйләнү ихтималлыгын кисәтә.

Поэманың бишенче бүлегендә Ф.Гыйззәтуллина чаң кага. Аны татар әдәбиятының киләчәге, шигъри эстафетаны кемнәр кабул итеп алуы, Шигъри Җиһанның кемнәр кулына калуы борчый. Шагыйрь буларак, ул хәзерге заман мәдәниятенең саегуын күреп, өметсезлеккә бирелә, рухи төшенкелек кичерә. Аның өчен татар шигъриятенең символик гәүдәләнеше, татар шагыйрьләрен үзенә тартып торган үзәк – Аккош күле. Менә шушы шигъриятнең гүзәллеген мирас итеп калдырыр, Ил өчен җаваплылык алып калыр  буынның булмавы турындагы уйдан да аның күңеле әрни.

Минемчә, «Коллык зинданы» поэмасы безнең заманның йөзен билгели торган әсәрләрнең берсе булып танылачак. Ф.Гыйззәтуллинаның шигъри җыентыкларына тупланган («Чишмә юлы» (1974), «Сәлам хаты» (1981), «Акчарлагым – асыл кошым», (1983), «Утлы минутлар» (1986), «Сер ачкычым сердәштә» (1990), «Яшеннәрнең күз яше» (1995), «Йөрәгемдә шаулый карурман» (2001), «Күз нурларым» (2002), «Башкаемда дөнья исәпләре» (2007), «Яну дәверләрендә» (2013) ) чиста, саф шигъри чишмәсенә һәркем кагылсын иде. Аның иҗат дөньясының карурманында йөргәндә, үзегез өчен бик күп ачышлар ясарсыз һәм аның ялкынлы йөрәгенең кайнарлыгын тоярсыз! 

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: