ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Авангард чоры (1956-1985) татар әдәбияты: милли нигезләргә кайту

1956 елда ил тормышында күптән көтелгән сәяси-иҗтимагый борылыш, «Хрущёв җепшеклеге» башланып китә. Тоталитар режимның күп кенә ялгышларын фаш итү, шәхес культын фаҗига буларак тану әдәбиятта-сәнгатьтә дә кискен үзгәрешләргә җирлек тудыра. Җәмгыятьтә, милли бердәмлектә, кешеләрдә, димәк, иҗади аңда да тормышның үзгәрәчәгенә, гаделлек, хакыйкать, кеше кадеренең кайтачагына ышаныч туа. Чор әдәби барышының төп билгесен Ә.Еники «купшы ялган урынына чын дөресен язарга омтылу» дип күрсәтә.

Татар әдәбиятына шәхес культы фаҗигасенә дучар булганнарның исемнәре һәм әсәрләре кайта. М.Җәлил, Х.Туфаннарның иҗаты әдәби барышка кабат килеп кушыла, Дәрдемәнд, Ш.Бабич, Н.Думави, Ф.Борнаш, Г.Ибраһимов кебек әдипләрнең моңа кадәр тыелып торган мирасы яңа яңгыраш ала. Шуңа күрә 1960 елларда татар әдәбиятының яңарышы милли традицияләргә әйләнеп кайту, ХХ йөз башында күтәрелеш кичереп тә, инкыйлаблар белән өзелеп калган иҗади эзләнүләрне дәвам итү төсен ала. Бу хәрәкәт бөтен әдәби барышны колачлый, авангард әдәбият дөньяга чыга.

Үзгәрешләр иҗтимагый-тарихи яктан «җепшеклекнең» төгәлләнүе, «кырау төшү» дип атала торган 1968 еллардан соң тукталмый. Чөнки татар әдәбиятында авангард һәм традицион әсәрләр китап-җыентыкларда, газета-журнал битләрендә янәшә яши. Шуңа да яңа форма һәм эчтәлек иҗади барышка урнаша, аңа тәэсир итә, авангард һәм традицион юнәлештә эзләнүләр бербөтен «1960 еллар яңарышы» төсен ала.

Шигърияттә сугыш, батырлык темалары, татар кешеләре образлары ярдәмендә, милли төсмер белән сугарыла, тармаклана. Шундый шигырьләрнең классик үрнәге – Р.Гаташның «Европада татар шагыйрьләре» (1973-1976), аның лирик герое каберләре Европада калган М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, Н.Баяннарның якты исеме белән горурлана. С. Хәкимнең «Татарлар елмаеп үлделәр» (1968) шигыре татарларның батыр халык булуын раслап яңгырый. М.Әгъләмовның «Онытма, Европа!» поэмасында, И.Юзеевнең «Унике аккош» (1973) шигырендә җәлилчеләр – ил, татар намусын саклаучылар дип тәкъдим ителә.

Тарихи шәхесләрнең милли каһарманнар кебек сурәтләнүе тулы бер әдәби күренеш төсен ала. А.Расихның «Ямашев» (1968-1981) трилогиясе, Ш.Маннурның «Муса» (1965), Җ.Тәрҗемановның «Көмеш дага» (1971), Г.Әпсәләмовның «Агыла болыт» (1978) романнары, Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» (1975) повесте, С.Хәкимнең «Кырыгынчы бүлмә» (1970), И.Юзеевнең «Язылмаган поэма» (1964), «Соңгы төн» (1972), «Очты дөнья читлегеннән» (1968), Р. Фәйзуллинның «Сәйдәш» (1980), Р.Харисның «Җәлилчеләр» (1980), М.Әгъләмовның «Акмулла арбасы» (1981), Роб.Әхмәтҗановның «Сәхибҗамал» (1985) поэмалары шәхес язмышын милләт язмышы белән янәшә, тарихи миссияләрен үзәккә куеп сурәтли.

Шигъри формада миллилекне тергезү омтылышы поэзиягә шәхси кичерешләр дөньясын җырлаган лирик герой, лирик «мин»не кайтара, идеологик төсмерле, узган яки киләчәк турындагы шигырьгә алмашка бүгенге хакында сөйләү тенденциясе килә. Шәхес концепциясенең үзгәрүе дөнья сурәтенә ак каеннар, чишмәләр, гармун һәм җыр-моң, сандугачлар һәм моңсу таллар, гөлбакчалар, иркен басулар һ.б. образларны урнаштыра. Идеал төсендә әнкәй, милләтнең мәгълүм зыялылары, гомерләрен башкалар бәхете өчен багышлаган шәхесләр тәкъдим ителә.

Гомумән, матурлык, яктылык, яхшылык туган җирдә генә дигән фикер чор шигъриятенең лейтмотивына әйләнә. Туган җирне мифлаштыруны С.Хәким иҗаты әйдәп бара. Шагыйрьнең «Башка берни дә кирәкми» (1959), «Әй язмыш, язмыш» (1975), «Туган як – мәңгелек моңым» (1980) һ.б. шигырьләре самимилекләре белән укучы игътибарын җәлеп итә. Җанга җылылыкны да, чиксез бәхетне, илһамны да туган җирдә генә табарга мөмкин дигән фикер аның иҗатын үтәли кисеп уза. Туган җир образын җанландырып, шагыйрь лирик геройның туган якка карата булган хисләрен генә түгел, туган җирнең һәр кешегә, һәр җан иясенә булган җылы мөнәсәбәтен, мәхәббәтен җырлауга килә: «Үрләреңне менгәч» (1965), «Исәнмесез, гөлләр...» (1961), «Ни сөйли урман?» (1960) һ.б.

Бигрәк тә мәхәббәт турындагы шигырьләр көе, яңгырашы, образлар системасы ягыннан халык җырларын хәтерләтә, бу тенденция Х.Туфан иҗатында калкулана («...Керфекләре сирпелде» (1960), «...Бу хикмәтне – мәхәббәтне...» (1960), «...Бер әйләндем, өч әйләндем» (1962) һ.б.), яшь шагыйрьләр иҗатына да күчә (Рәш. Әхмәтҗанов, Р.Гаташ, Роб.Әхмәтҗанов, Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев, С.Сөләйманова һ.б.).

Татар әдәбиятының өч төрендә дә, бер үк вакытта диярлек, элегрәк рәсми идеология тарафыннан кысрыкланган бер төркем мотивлар: ата-бабалар җире, халкым, анам, туган нигез, ватан, нәсел, бала – кебек милли үзаң белән бәйле кыйммәти төшенчәләр алга чыга. Алар, үз чиратында, милли проблемаларга: традицияләрнең югалуына, тарихи хәтерне саклау зарурлыгына игътибарны арттыра (С.Хәким «...Йөрим-йөрим дә баш иям» (1978), «Тегермән стенасындагы язулар» (1979), М. Әгъләмов «Туй» (1967) һ.б.). Милли үзаң уятуга юнәлтелгән, нәсел һәм ил тарихын барлап язылган шигырьләр елдан-ел күбәя, «ил-милләтхалык» төшенчәләре синоним дәрәҗәсендә кулланыла башлый (Х.Туфан «...Сөенечләр бирмәсә дә, җилләр» (1975) һ.б.). Иҗат мотивы да милли төсмер ала (С.Хәким «Бөтенләе белән җирнеке мин» (1962) һ.б.). Иҗатның милләткә хезмәт итәргә тиешлеге турындагы фикер ныгый.

Шигърияттә эчтәлекнең күпкатлылыгы барлык мәгънәләрне табып бетерә алмау тойгысы, махсус яшерелгән фикерләр эзләү омтылышы уята. Шушы яссылыкта юмор-сатира үсеп китә, яшәп килүче тәртипләргә тәнкыйть, «совет кешесе» идеалына карата ирония, җәмгыятькә бәйле киная формалаша һәм әкренләп эзоп теле алымы гражданлык лирикасына да үтеп керә. Г.Афзал, көлү принципларына таянып, куркак, юаш лирик герой тәкъдим итә, нәтиҗәдә кешедән куркак, битараф, кол ясаган идеологиягә мөнәсәбәт хасил була («Мыек борам» (1958), «Елмаям уйчан гына...» (1968), «Тун астында кыюлык» (1969) һ.б.), шагыйрь кешене куркырга «өйрәткән» система турында сөйли. Аның герое – «сак кеше» («Сак кеше», 1971), холкында усал һәм юаш «ике мин»не берләштереп яшәүче («Ике мин», 1972) ярдәмендә совет идеологиясенең асылы, нинди перспективага эшләве ассызыклана. Г.Афзал бу күренешнең сәбәпләрен үткәнне каралтып, киләчәк белән яшәргә өйрәтүдә таба («...Безнең алда апа, кара такта», 1973). Лирик геройның «Үткән заманнарны сүгәсүгә, / Безнең инде чәчләр агарды» дигән сүзләре совет идеологиясе тудырган буыннар фәлсәфәсе булып яңгырый.

1960 елларда Х.Туфан бер төркем кинаяле шигырьләр бастыра: «Бәхилләрлек» (1954), «Буран» (1966), «Атларым-канатларым» (1967), «...Утта янмас, суда батмас» (1967), «Җилкәнен киерә...» (1961-1967). Әйтик, «И туган ил! – дигән идек без...» шигырендә китаплар яндыру, гарәп графикасын кире кагып – мираска тискәре караш булдыру, миллилекне кимсетү, бу хәлләрнең яшь буынны рухи имгәтүе турында сүз алып бара.

Бу юнәлештә Р.Фәйзуллин, К.Сибгатуллин, М.Әгъләмов, Рәш.Әхмәтҗанов, Зөлфәт һ.б. шактый кыю фикерләр белән чыгыш ясый.

Иң зур үзгәрешләр яңа дулкын булып күтәрелгән авангард әдәбиятта, аның хөр кеше тәгълиматында күзәтелә. Поэзиядә кешелекле булып калу мотивы гомерен башкалар бәхете өчен багышлаган көрәшче мотивын алмаштыра (Р.Гаташ «Ирләр булыйк»), шәхеснең яшәеш, галәм өчен җаваплылыгы, көче һәм хөрлеге модернизм алымнары ярдәмендә яңгыратыла (Роб.Әхмәтҗанов «Уйна, улым!» (1964), «Таш аргамак» (1963) поэмалары). Р.Фәйзуллин кешенең бөеклеген, олылыгын раслауны авангард формаларга төреп, үз буынының идеаллары, өметләре хакында сөйли башлый.

Р.Фәйзуллинның көрәшче табигатьле гражданин-лирик герое 1960 еллар татар шигърияте өчен яңа булып, Г.Тукай, С.Рәмиев иҗатларында формалашкан, Һ.Такташ шигъриятендә яңарыш кичергән гыйсъянчы лирик герой образын хәтерләтә, хөрлеккә, чиксезлеккә омтылуы белән сискәндерә, татар шигъриятенә кабат «күкләр иңләү» тәмен кайтара. Шагыйрь көрәшнең – шәхси ирек өчен булырга тиешлеген ассызыклый («Кеше ирекле...» (1966)), кешене бөек рухына тәңгәл килерлек биеклекләргә әйди. Иҗатының «визит карточкасы» диярлек «Җаныңның ваклыгын...» (1967) шигыре теләсә нинди шартларда кыю, нык һәм вөҗданлы булырга, хаклык өчен көрәшергә чакыра. Шигырь шәхес культы фаҗигасендә гаеплеләрнең 1960 елларда заманга сылтап акланырга омтылуына җавап булып та яңгырый.

«Шигъриятебезгә язгы яңарыштай яңа сулыш өргән шагыйрьләр алтмышынчы елларны әдәбиятка тулы бер буын, көчле бер төркем булып килделәр: Р.Харис, Р.Мингалим, Р.Гатауллин, Г.Рәхим, Рәш.Әхмәтҗанов, бераз соңрак – М.Әгъләмов, Зөлфәт... Талант дәрәҗәсе, сарыф ителгән көч, хезмәт микъдары һәм, ниһаять, табигый сайланыш нәтиҗәсе буларак, Р.Фәйзуллин хаклы рәвештә бу буынның лидеры дип танылды. Тулы бер әдәби күренеш буларак, «Фәйзуллиннар буыны» дигән төшенчә туды», дип яза Г.Ахунов. Чыннан да, татар поэзиясендә «авангард» алып килгән кешегә ышаныч, хөр кешенең генә тормышны үзгәртә алуы идеясе илдә хөкем сөргән тормышны инкыйлаби үзгәртеп, массаларны бәхетле яшәешкә алып бару шигаренең капма-каршысы була. Авангард әдәбиятның совет әдәбияты белән каршылыкка керүе шуннан башлана.

Авангард шигърият интеллектуальлеккә, фәлсәфилеккә йөз тота, әзерлекле укучыга атап иҗат ителә. Ул татар поэзиясенә модернизм агымнарында сынап каралган бик күп яңалыкларны кайтара. Әйтик, Р.Фәйзуллин иҗатында символик һәм сюрреалистик сурәт, ишарә-ымнар ярдәмендә мәгънәне тирәнәйтү, ирекле, ак, интонацион шигырь формаларын классик шигырь белән бер югарылыкка кую, япон поэзиясендәге кыска жанрларга охшатып стильләштерүләр шундыйлардан. Роб.Әхмәтҗанов, шушы күтәрелешнең элитар иҗат вәкиле, янәшәлекләр һәм кабатлаулар ярдәмендә абстракт образлылыкка килү юлын таба, шуны татар поэзиясендә милли иҗат формасы буларак раслый, югары зәвыклы, төсләр, тавышлар, тышкы дөнья рәсемнәре һәм кешенең эчке кичерешләр байлыгын бергә тоташтырып гармониягә китергән матурлык җырчысы («Күгәрчен очып туймас көн» (1961), «Өй түрендә яфрак алкышлары» (1962), «Көндәлектән (Өзелеп калган көн)» (1963) һ.б.), чынбарлыктан ераклашкан шартлы дөнья тудыручы булып таныла. Р.Гаташның авангард шигъриятендә халык җырлары, урта гасыр шәрык әдәбиятлары вәзенен, шигъри һәм образлылык калыбын, алымнарын файдалану, аларга охшатып стильләштерү аерым мизгел матурлыгыннан – хис хәрәкәтен, кешеләр язмышы тарихын сурәтләүгә кадәр үсә. Р.Харисның интеллектуаль шигъриятендәге фикри тирәнлек, ассоциативлык образлар тудыруның үзенчәлекле формалары ярдәмендә барлыкка килә, аллегория, метафора кебек гади образлар, ишарә-детальләр, таныла торган ачкыч сүзләр ярдәмендә, символларга әверелә.

Беренче карашка традицион романтик шигырь тарафдары И.Юзеев иҗатында авангард эзләнүләр эчтәлек һәм форма өлкәсендә янәшә алып барыла. Кешенең көчен, тормышны үзгәртү мөмкинлеген аның үз күңелендә, тумыштан килгән асыл сыйфатларында тапкан шагыйрь шәхеснең матур һәм бай рухи дөньясына дан җырлый, яшәештәге теләсә нинди тискәре күренешләр аның сызлануы, борчуы сәбәбенә әверелә. Шушы эчтәлекне кабатлауларга корылган авангард «Юзеев строфасы»на салып, шагыйрь үзенчәлекле көй, яңгыраш гармониясе булдыруга ирешә.

Бу иҗатчылар уяткан М.Әгъләмов шигъриятендә авторлык символлары, шигырьне оештыручы үзәккә әйләнеп, фәлсәфи һәм иҗтимагый фикерләр укырга көйли, Зөлфәтнең 1970-1980 еллар иҗатында хисләрне чиктән тыш киеренкеләндерү, кичерешләрнең бер чиктән икенчесенә ташлануы сызланулы-тәнкыйди башлангычны алга чыгара, чарасызлык чигендәге, мөһим мәсьәләләрне чишү юлын таба алмый торган лирик герой җәмгыятьне кисәтергә омтылучы булып аңлашыла.

Әмма прозада, гомумән, әдәбиятта традицион реализм юнәлеше әйдәп бара, 1950 еллардан килә торган производство романнары язу, нефтьчеләр тормышын сурәтләү дәвам итә. Социалистик реализм беренчелекне бирергә җыенмый, әмма аны миллитарихи материаллар, аерым кеше кыйммәте хакында уйланулар белән баетуга омтылыш хасил була. Бу урында И.Газиның «Гади кешеләр» (1955), Г.Ахуновның «Хәзинә» (1963), «Хуҗалар» (1968), Ш. Бикчуринның «Каты токым» (1973), А.Гыйләҗевнең «Зәй энҗеләре» (1965), Р.Төхфәтуллинның «Агымсу» (1968), Э.Касыймовның «Томан аша» (1968) роман-повестьларын, Ю.Әминовның «Кан кардәшләр» (1972) комедиясен искә төшереп китү урынлы булыр. Нефть чыгаруны, яңа шәһәрләр, заводлар төзү барышын материал итеп сайлаган әсәрләрдә төп конфликтны хезмәткә мөнәсәбәт хасил итә. Тормышны үзгәртүдә партиянең роле ассызыкланса да, автор фикер-карашларының әхлакый мотивлаштырылган булуы күренә.

Прозада галимнәр, укытучылар, сәнгать кешеләре тормышын сурәтләү арта. А.Расихның «Ике буйдак» (1965), «Сынау» (1968), Г.Әпсәләмовның «Яшел яр» (1968), А.Гыйләҗевнең «Урамнар артында яшел болын» (1968), М.Маликованың «Шәфкать» (1985) романнарында, Э.Касыймовның «Бир кулыңны, дустым» (1969), С.Сөләйманованың «Гөлбадран» (1979) повестьларында уңай геройларны идеаллаштыру сыйфаты татар прозасына романтизмның әйләнеп кайтуына да өлеш кертә.

Милли әдәби традицияләрне тергезә бару, идеологик яктан «дөрес» әсәрләр эчендә үз милләттәшләрен уйландыру юлына чыккан, әмма совет идеологиясе басымында үткәнне караңгылык чоры буларак пропагандалаган татар әдәбиятында Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» (1967) повесте үзгәреш ноктасына әйләнә. XX йөз башы татар авылын сурәтләүгә багышланган әсәр инкыйлабка кадәрге тормыштагы матурлыкны, белемгә һәм яктылыкка омтылышны, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне, йола-гадәтләр күркәмлеген һәм ямен тергезә. Моннан соң татар тормышының матур якларын күрсәтү массачыл төс ала, бигрәк тә, автобиографик повесть һәм роман жанрлары активлаша: Ш.Маннур «Агымсуларга карап» (1970-1973), Р.Төхфәтуллин «Җиләкле аланнар» (1969), Ә.Еники «Соңгы китап» (1981) һ.б. Лирик хикәяләүгә йөз тоткан бу форма, язучының укучы белән бергә-бер калып иң кадерле сәхифәләрне барлавы – тарихи, сәяси, мәдәни вакыйгаларга, ачыктан-ачык булмаса да, дөреслеккә тугры бәя бирергә юл ача.

Хикәя, өлешчә повестьларда милли характерларны тудырганда, ХХ гасыр башы татар юмористик әдәбияты традицияләрен яңарту күзәтелә. Җылы юмор белән сурәтләнгән сәер геройлар, тормыштагы, кешеләр арасындагы, кеше күңелендәге матур якларны ачу белән бергә, милли тормыш-көнкүрешкә бәйләп татар менталитетын, дөньяга карашын, холкын югала баручы буынга хас сыйфатлар буларак тергезә: М.Әмирнең «Балыкчы ялганнары» (1971), «Мыжык карт язмалары» (1975), Ш.Маннурның «Чын сөю бармы?» (1974-1976) повестьлары, соңрак – Ф.Шәфигуллин әсәрләре.

Комик жанрлардагы яңарыш Х. Вахитның «Күк капусы ачылса» (1967), «Карлыгач канат кага» (1965) кебек әсәрләреннән башланып, ирония ярдәмендә җәмгыятьтә яки кеше холкында күзәтелүче аерым бер проблемалар калкытып куела. Җәмгыятьтә хөкем сөргән тәртипләр белән ризалашмыйча, яшәү кануннарын үзгәртү теләге белән янган геройлар Ш.Хөсәеновның «Зөбәйдә – адәм баласы», А.Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер», Р.Хәмиднең «Җиде баҗа» һ.б. әсәрләрдә тәкъдим ителә.

Яшерен эчтәлек белән уйнау «тыелган темаларга» алып килә: шәхес культы фаҗигасен, совет идарә системасының кимчелекләрен, читтә яшәргә мәҗбүр ителгәннәр тарихын яшеребрәк булса да сөйләгән әсәрләр языла. Бу юнәлештә беренчеләрдән булган Р.Төхфәтуллинның «Елга аръягындагы йорт» (1956) хикәясе колхоз тормышының бер сәхифәсендә кешеләрдә күмәк тормышка ышаныч какшауны тасвирлый. И.Газиның «Гаепсез гаеплеләр» (1964) хикәясе 1937 ел фаҗигасен детальләрдә тергезгән һәм аны гомумиләштереп бәяләгән беренче әсәрләрдән була. А.Гыйләҗевнең «Өч тәгәрмәчле арба» (1965) хикәясе, Г.Минскийның «Язгы уяну» (1966) повесте, Р.Батулланың «Шәйдулла абзый» (1969) хикәясе шушы мотивны үстерә, кырым татарлары фаҗигасе, аларның туган җирләре хакындагы мәгълүматны тарихи хәтердә яшерергә мәҗбүр ителүе Р.Батулланың «Фасил белән Вәсилә» (1967) хикәясендә асмәгънәдә калка.

Проза һәм драматургиядә тыелган темалардан тоталитар системаны тәнкыйтьләүгә килү А.Гыйләҗев исеме белән бәйләнгән. Язучы үз чорының иҗтимагый проблемалары, тоталитар басым, аның традицион милли кыйммәтләргә тискәре йогынтысы турында сөйли, бер үк вакытта борынгыдан килгән халык көнитешенең асылын табигый, гармониядә яшәү буларак югары күтәрә. Әлеге үзенчәлекләр 1930-1960 елларны колачлаган «Өч аршын җир» (1962) повестенда аеруча калку: кеше гомеренең кадере булмау, җәмгыятьтәге тәртипләрнең, шул чор сәяси кануннарының ялгыш юлдан китүе, шуңа мөнәсәбәттә шәхеснең психологик бөтенлеге җимерелү, яшәү мәгънәсен югалту Мирвәли белән Шәмсегаян язмышы, кичерешләре аша җиткерелә, тәнкыйди башлангычны формалаштыра; тарихи-сәяси сынаулар узганда шәхеснең үзәген саклаган кыйммәт дип туган җир, милли мохит, традицион кыйммәтләр билгеләнә.

М.Юныс чит илләрдә төпләнергә мәҗбүр булган татарлар язмышын «Безнең өй өянке астында иде...» (1964) хикәясендә төп тема итеп күтәрә. «Шәмдәлләрдә генә утлар яна... (Биектә калу)» (1979) романы исә рәсми идеология тарафыннан тыелган мәсьәләләрне милли яссылыкта мәйданга чыгара. Сугыш, милли сәясәт, шәхес культы корбаннарын язучы тоталитаризм нәтиҗәсе, ил җитәкчелегенең җинаяте дип бәяли.

Ш. Хөсәеновның «Әни килде» (1965) драмасы, Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары» (1968) комедиясе милли әхлакый кануннар, аларның яңа заманда югалуы-бозылуы хакында зур сөйләшү башлап җибәрә, тамашачы алдына яшь буындагы әхлаксызлык һәм эгоистлык, җәмгыятьнең ялганга корылуы, кеше кадере җуелу, туган җирне оныту кебек проблемаларны куя.

Аерым бер сәхнә әсәрләрендә шартлылыкның көчәюе, аның иҗтимагый-тәнкыйди яссылыктан рухи, психологик яссылыкка күчүе, романтик принципларның алга чыгуы күзәтелә: Т.Миңнуллин «Әлдермештән Әлмәндәр» (1976), «Әниләр һәм бәбиләр» (1984) һ.б. Тулысы белән шартлылыкка корылган «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977) драмасында автор катнашучы герой баскычына күтәрелә, Мәдинә язмышы аркылы авангард фәлсәфәсе җиткерелә: көчле кеше генә тормышта үз урынын табарга сәләтле; кеше үз язмышына үзе хуҗа, ул ихтыяр көченә, әхлакый кыйммәтләргә таянган очракта гына үзе булып кала, бәхеткә ирешә.

Илдәге һәм кешедәге үзгәрешләрне психологик-фәлсәфи планда күзәтү юнәлеше формалашуга Ә.Еники зур өлеш кертә. Язучының «Рәшә» (1962) повесте совет әдәбияты өчен табигый булмаган герой – сугыш чорында сәүдә белән җитәкчелек иткән, илгә кайгы килгән чакта да шәхси ихтыяҗларын кайгыртуны, байлык туплауны максат итеп куйган «исәп кешесе» Зөфәр тарихында коммунизм идеясенең хыял, «рәшә» булуын күрсәтә. Матди байлыкка табынучыларга – рухи байлыкка ия кешеләрне каршы куеп, автор позициясе геройларны типиклаштыру, психологизм, психоанализ алымнары, символлар ярдәмендә белдерелә; укучы таба торган эчтәлекнең әсәрне мәгънәви тирәнәйтүе татар әдәбияты өчен өр-яңа стиль күренешенә әйләнә.

Исәп кешесе Нәҗип һәм хис кешесе Зөһрә мөнәсәбәтләрен үзәккә куйган «Йөрәк сере» (1957), шәхес культы фаҗигасен беренче заттан хикәяләгән «Вөҗдан» (1966- 1968) повестьлары тормыш-җәмгыятьтәге сынауларга каршы торуның бердәнбер юлы итеп, намуслы булып калу, иң хәтәр карарларны кабул иткәндә вөҗданны сатмауны ассызыклый.

Язучының «Төнге тамчылар» (1964), «Шаяру» (1955), «Картлар» (1970) кебек хикәяләре исә, бер ситуациядә кешеләр психологиясен тулы ачу белән бергә, шәхеснең тормышта рухи ялгызлыгын яшәеш кануны дәрәҗәсенә куя, моның сәбәбен ялгышу белән бәйли. Алар дөнья әдәбиятындагы ялгызлык фәлсәфәсен тудыручы экзистенциаль әсәрләр белән аваздаш. Ләкин тормышның һәркем өчен төрле дәрәҗәдә үкенечле узуын, ахыр чиктә кешенең барыбер рухи яктан ялгыз булуын татар язучысы үзгә аңлату юлы таба: иҗтимагый хаталарга ишарә ясый. Мәсәлән, «Төнге тамчылар» хикәясендә Ә.Еники, татар әдәбиятында беренче булып, совет идеологиясенә ышанган буын фаҗигасен ача. Аң һәм аң төпкеле яссылыкларында тудырылган ялгызлык фәлсәфәсе әдипнең «Тынычлану» (1978) әсәрендә иң югары ноктасына җитә.

Бу чорда үткен, үтергеч сатира исә башлап Х.Сарьян иҗатында пәйда була. Аның «Нокталы өтер» (1977) повестена сурәтләү объекты итеп галимнәр, зыялылар дөньясы сайлана, язучы тудырган абсурд сурәттә бу даирәгә очраклы, надан кешеләр килеп тулганлык ассызыклана.

Н.Фәттахның «Сезнеңчә ничек?» (1952-1954) романы, «Кырык дүртнең май аенда» (1965) повесте коммунизм төзүчеләр тормышындагы әхлаксызлык, халык һәм җитәкчеләрнең көнитеше арасындагы коточкыч матди аермалар, халыкның авыр көнкүреше турында кырыс сөйләшү оештырган, авторның тәнкыйди бәясе ачык күренеп торган әсәрләрдән була. Тәнкыйди карашның бер угы милли мәсьәләләргә: интернациональлек дигән матур сүзләр артында рус булмаган халыклар аңына рус мәдәниятенә хас кыйммәтләрнең көчләп урнаштырылуына каршы юнәлтелә.

Шулай ук язучының гражданлык батырлыгы кебек бәяләнергә хаклы әсәр – Г.Ахуновның «Идел кызы» дилогиясе, аның 1901-1920 елларны иңләгән беренче китабы (1962-1976) бәхетле тормыш төзү хакындагы социалистик мифны кире кагу рәвешен ала һәм мулла образын төп герой дәрәҗәсендә тасвирлавы, үткән тормышның матур агышын тергезүе, инкыйлабларга кешеләрнең гадәти яшәешен җимергән, аң-акылларына фаҗигале тәэсир ясаган вакыйга итеп каравы белән яңалык алып килә.

Татар әдәбиятының барлык төрләрендә тарихи теманың активлашуы да милли проблематиканы мәйданга чыгару омтылышы белән бәйле була. Н.Фәттахның «Әтил суы ака торур» (1969), «Сызгыра торган уклар» (1982), М.Хәбибуллинның «Кубрат хан» (1984) романнары, И.Юзеевнең «Мәңгелек белән очрашу» (1982) шигъри трагедиясе, Р.Харисның «Ант суы» (1985) поэмасы һ.б. күп әсәрләр, милли тарихның ерак катламнарына төшеп, укучы каршында шанлы бер дөнья ача. Татар әдәбиятында җир кешесенең көндәлек тормышын сурәтләгән, авылны халыкның рухи нигезләре сакланган урын кебек изгеләштергән, әхлакый кыйммәтләрнең, гадәт-традицияләрнең югала баруына ачынып, шушы торгынлыктан чыгу юлларын барлап язылган әсәрләр тулы бер агым хасил итә: А. Гыйләҗев «Язгы кәрваннар» (1974), Р.Төхфәтуллин «Авылдашым Нәби» (1963), «Йолдызым» (1962), Ә.Баянов «Төлке тоту кыен түгел» (1974-1975), В.Нуруллин «Аккан су юлын табар» (1979) һ.б.

1960-1980 еллар татар прозасында хасил булган иң әһәмиятле күренешләрнең берсе, шиксез, классик романтизм традицияләрен тергезү була, ул әдәбиятка өр-яңа форма һәм эчтәлек, тормышның чиксезлеген һәм кеше рухының байлыгын белдерүче геройлар бирә. Романтизм юнәлешендә иң билгеле әсәрләрдән Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» (1966) романы татар әдәбиятындагы чын сөюне тасвирлау традицияләрен дәвам итә. Язучы Гөлшаһидәнең профессор Әбүзәр Таһиров җитәкчелегендә яхшы врач булып өлгерүе, Мансур белән мөнәсәбәтләре контекстында дөньяга төрлечә карашлы шәхесләр каршылыгы тудыра, ике төрле дөнья моделе төзи. Ул раслаган һәм хуплаган модель «халыкка хезмәт итү» кебек аңлашыла.

Үзгәрәк агым Ш.Хөсәеновның «Мәхәббәт сагышы» (1964) повестенда борынлый. Романтик герой Хәбир Сыртлановның мәхәббәтен һәм профессиональ композитор буларак талантын югалтуын шәхес культы кайтавазы белән бәйләп, язучы табигый матурлык һәм мәхәббәт дөньясына – тоталитар ялганны каршы куя. Классик романтизм традицияләре исә М.Галиевнең лирик башлангыч хас булган повестьларында фәлсәфи яссылыкта белдерелә: «Ак абагалар» (1974), «Алтын тотка» (1979), «Ерак урман авазы» (1981).

Татар әдәбиятында лирик-эмоциональ башлангычка өстенлек бирү, экзистенциальлек, якты сагыш, үкенеч, моңсулык белән сугарылган аң агышы яңара. Мондый төр хикәяләүне Ә.Баяновның «Яшьлегемне эзлим» (1966), «Дүрт монолог» (1968) повестьлары башлап җибәрә. Күп кенә язучылар: Ф.Хөсни, Р.Төхфәтуллин, М.Юныс һ.б. – әсәрләрендә лирик өстәлмәләр, психологик, фәлсәфи чигенешләр актив кулланыла башлый. Символизмга һәм авангардка хас «орнаментализм» стиле формалаша, аны әдәбият мәйданына чыгаручы М.Мәһдиев иҗаты була.

Яңа стиль билгеләре М.Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» (1968) повестенда ук күренә: училищега килгән авыл балаларының берсе сыйфатындагы хикәяләүче эпилог өлешендә өлкән кешегә, узганны сагынучыга әверелә; үзәк «герой»ның сугыш еллары үсмерләре булып гомумиләшүе, хикәяләүнең «без» исеменнән баруы, кискен конфликтлы сюжет урынына вакыт һәм урын ягыннан бергә тупланган төрле геройлар тормышындагы күренешләр тәкъдим ителү (тартмалы композиция) нәтиҗәсендә моңсу-лирик, матур тел-сөйләме һәм эмоциональтәэсирлелеге белән шигърияткә тартым, тормыш-яшәештәге асыл кыйммәтләрне барлауга йөз тоткан гаять үзенчәлекле текст килеп чыга. «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Бәхилләшү» (1985) повестьлары шушы билгеләрне милли әдәбиятыбызда ныгыта, үткәнне сагынып һәм сызланып хикәяләү исә туган җирдәге бәйрәмнәрнең, милли гореф-гадәтләрнең, матур сыйфатларның тормыштан югала баруына игътибарны юнәлтә. Бу стиль әлеге иҗат чикләрендә калмыйча, прозага һәм драмага урнаша.

Әдәбиятта маҗаралылыкка омтылу чор прозасында детектив һәм фантастик әсәрләрнең (А.Расих, А.Тимергалин, М.Насыйбуллин) популярлыгында чагыла. Милли тормышны вак детальләрдә матур һәм сызланулы бәяләү ягыннан, чор әдәбиятында хикәя осталары М.Хуҗин, Г.Сабитов аерылып тора. И.Гази шартлы-метафорик әсәрләргә («Юл өстендәге таш» (1959) һ.б.) сукмак сала. Р. Вәлиев, лирика һәм драма алымнарын синтезлап, фәлсәфи–психологик «Эт кояшы» (1968), «Иске сәгать дөрес йөри» (1981) повестьларын яза, роман-дискуссия итеп уйланылган «Мирас» (1983) романы өч төрле аң, өч төрле идеологик нигез, өч төрле фәлсәфә һәм хакыйкать бәрелешен үзәккә куеп, социаль утопияләрнең җимерелү сәбәпләрен барлый, тормышның күптөрле һәм күпкырлы булуын, әмма гомумкешелек кыйммәтләренең үзгәрмәвен раслый. Бу әсәрләр татар прозасында интеллектуаль әзерлекле укучыга юнәлтелгән тәҗрибәләр башлану турында сөйли.

Шулай итеп, 1960-1980 еллар татар әдәби барышын үзгәрешләр чоры дип бәяләргә кирәк. Татар мәдәниятендә милли нигезләргә, кыйммәтләргә, традицияләргә әйләнеп кайту заманның актуаль проблемаларын, бигрәк тә милли мәсьәләләрне әдәбиятның сөйләшү мәйданына чыгаруда да, совет идеологиясендәге аерым якларны ачыктаначык яки эзоп теле ярдәмендә тәнкыйтьләүнең активлашуында да күренә. Татавангард исә иҗади фикердәге чик-кысаларны форма ягыннан да, эчтәлек ягыннан да җимереп ташларга омтыла, хөрлек, ирек-иркенлек, кеше акылының һәм рухының чикләнмәгән мөмкинлекләре турында җырлый. 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 05, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: