ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бөек Ватан сугышы чоры (1941-1945): миллилекне калкуландыру мөмкинлегеннән файдалану

Бөек Ватан сугышы (1941-1945) халык өчен дә, әдәбият өчен дә олы сынауга әйләнә. Татар язучыларының күпчелеге фронтка китә, 30дан артыгы яу кырында яки әсирлектә һәлак була (М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, К.Басыйров, М.Гаяз, Х.Мөҗәй, Д.Фәтхи һ.б.).

Сугыш башлану турында хәбәр килүгә, татар шигъриятендә халыкны көрәшкә чакыру (Ә.Ерикәй «Сугышка, иптәшләр», 1941), җиңүгә ышаныч, илне сакларга ант итү (М.Җәлил «Тупчы анты», 1941) мотивлары алга чыга, поэзия агитатор һәм пропагандист вазифаларын үти башлый, «Ватан өчен!», «Җиңү өчен!» лозунглары әдәбиятны иңләп ала. Патриотик пафос алга таба да сугыш темасына язылган лирик әсәрләрнең үзәгендә тора. Шигърияттә сугышчы-солдат кичерешләрен сурәтләү, дошманны җиңү шатлыгы белән уртаклашу иң мөһимнәрдән булып кала.

Батыр солдат, үз гомерен ил өчен аямаган каһарман образы һәр шагыйрь иҗатында үзәккә куела. Ф.Кәримнең «Шушы балам өчен, синең өчен, / Нәселем өчен, Туган ил өчен, / Мылтык тотып баскан җиремнән / Бер адым да артка чигенмәм» («Ант», 1942) яки «Үлем турында уйлама / Илең турында уйла...» («Сөйләр сүзләр...», 1942) кебек шигъри юллары һәр солдатның җан авазы кебек кабул ителә. Татар поэзиясендә сугышчы-герой – татар кешесе лейтмотив буларак ныгый һәм сугыш темасының асылын билгеләүче сыйфатка әйләнә.

Сугыш чорында тәэсирле лиро-эпик жанрлар: сюжетлы шигырь (С.Баттал «Печән чаптым» (1944) һ.б.), баллада (М.Җәлил «Ана бәйрәме» (1943), «Сандугач һәм чишмә» (1943) һ.б.), поэма (Ф.Кәрим «Партизан хатыны» (1943), «Идел егете» (1942), К.Нәҗми «Фәридә» (1944) һ.б.) активлаша. Аларда әкияти-мифологик сюжетларга мөрәҗәгать итү, шулар ярдәмендә гадәттән тыш геройлар тудыру сыйфаты күзәтелә.

Тормышны сурәтләү мөмкинлекләре һәм чаралары поэзиянекеннән күбрәк булган прозаның кешеләр аңындагы үзгәрешләрне дә күрсәтергә сәләтле булуын файдаланып, татар язучылары поэзиядә борынлаган каһарман татар кешесе концепциясен татар әдәбиятын тамырдан үзгәртү чарасына әйләндерәләр.

Сугыш темасына иҗат ителгән проза әсәрләренең төп тармагын фронттагы хәлләрне сурәтләү алып тора. Мәсәлән, үзе дә солдат Г.Әпсәләмовның «Ватан улы» (1941) хикәясендә очучы Моратов истребителе белән дошман бомбардировщигына таранга бара, дошманны туган иленә үткәрми. Яки «Үлемнән көчлерәк» (1943) хикәясенең төп герое диңгезче Искәндәр, дошманны «Үлем кыясына» китереп, үз гомере хисабына иптәшләрен коткара. Хикәяләрдәге гадәти булмаган сюжет, вакыйгаларның тиз агышы, геройларның да, батырлык мизгеленең дә романтик идеаллар яктылыгында сурәтләнүе фронт күренешләрен тергезгән әсәрләргә хас сыйфатка әверелә.

Сугыш чорында мондый хикәяләр күпләп язылуга 1942 елдан башлап, төрле фронтларда 16 исемдә татарча газета чыга башлау да тәэсир итә: басмалар җиңүгә ышанычны ныгыту бурычын алга куя, аларның һәр санында фронт батырлары хакында сөйләгән публицистик язмалар, очерк-хикәяләр дөнья күрә. Хикәяләр дә тормышта булган хәлләргә нигезләнә: шуңа да публицистикага якынлык, биографик мотивлар белән сугарылу күзәтелә.

Бу әдәби күренешнең капма-каршысы – очеркларның хикәягә якынаюы да чор әдәби барышына хас билгегә әверелә. Х.Госманның очучы Х.Ибәтуллин турындагы «Канатлы батыр» (1943), Г. Фәрхетдинов җитәкчелегендәге төркемнең батыр көрәшен тасвирлаган «Яуда танылган егетләр» (1943); Г.Иделленең тупчы командир С.Гатин кыюлыгын сурәтләгән «Минзәлә егете» (1945), Ш.Мөдәрриснең Төньяк-көнбатыш фронтта көрәшүче татар егетләре һәм кызларына багышланган «Скрипка моңнары» (1941), «Ант» (1941), «Атнагул мәргәне» (1942), «Өчнең берсе» (1943), «Идел-сылу» (1943) һ.б. очерклар шундыйлардан. Г.Әпсәләмовның «Карелия блокнотыннан» (1943), «Заполярье блокнотыннан» (1944), «Маньчжур сызмаларыннан» (1945) дип, өч циклга бүленгән очерклары да шушы исемлеккә керә.

Әдәбият белән публицистика арасындагы чикләр җуела, бу хәтта повесть (Х.Мөҗәй «Сугыш язмалары» (1944)) кебек жанрларга да йогынты ясый. Шуңа бәйле совет цензурасы басымы астындагы милли әдәбиятларга кеше көче, миллилек, туган җир кебек кыйммәтләр кайта. Язучы татар каһарманнары, татар өчен хас сыйфатлар турында сөйләү мөмкинлеге ала! Шулай итеп, сугыш чоры әдәбиятының төп сыйфаты – шәхес концепциясенең идеаллаштырылган романтик герой амплуасындагы татар каһарманы булып формалашуы аны тар советчыл идеология кысаларыннан чыгарып, миллилеккә юнәлткән иң мөһим сыйфатка әйләнә.

Татар әдәбиятын тамырдан үзгәрткән икенче сыйфат – тирән психологизм һәм гомумкешелек фәлсәфәсе белән сугарылу, сугыш күренешләрен дә тышкы яктан түгел, аңа аң-тойгы мөнәсәбәтендә тасвирлау – яшь прозаик һәм солдат Әмирхан Еники хикәяләрендә тәкъдим ителә.

Бу юнәлештәге иң беренче булган «Бала» (1941) хикәясе «аң агышы» алымына корыла: матур бер иртәдә сугышка китеп баручы «Лейтенант Иванов ротасы»ндагы солдат Зарифның кичерешләрен «күзәтеп бара». Урман юлында адашып калган өч-дүрт яшьлек кыз баланы күргән солдат олы сынау алдына куела. Аның күңелендә кешелеклелек җиңеп чыга: ул кызны станциядә китәргә торучы эшелон каршында бәргәләнгән анасына илтеп тапшыра, аннары гына үз иптәшләрен куып җитә. Бу адым баланың тормышта иң кадерле, зур кыйммәт икәнлеген дә, кешенең исә теләсә нинди шартларда олы җанлы, миһербанлы булып калырга тиешлеген дә раслый. Бала символы ярдәмендә белдерелгән фәлсәфә сугыш чоры әдәбиятында үзенчәлекле яңгырый: тормыштагы иң мөһим гамәл – самимилекне, кешелеклелекне, киләчәккә өметне, матурлыкны саклау ул. Язучы сугышның – яшәү хакына, яшәү һәм киләчәк өчен булуын ассызыклый.

Әлеге хикәядән соң татар прозасында сугышның фронт вакыйгаларында гына түгел, бәлки, аң һәм кичереш көзгесендә чагылышын лирик-психологик һәм фәлсәфи дулкында тасвирлау урнаша. А.Шамовның «Саубуллашу хикәясе»ндә (1942) төп герой Харисның, дошман булса да, алман солдатына атарга кулы күтәрелмәү, аның психологик яктан кеше каны коярга әзер түгеллеге тасвирлана. А.Расихның «Якташларым» (1942), И.Газиның «Малай белән эт» (1943), «Алар өчәү иде» (1944), «Әхмәт бабай» (1944) хикәяләрендә дә сугышны кеше халәте аша бәяләү омтылышы ясала.

Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» (1942) психологик повестенда сугыш – кешелек сыйфатларын сынау мәйданына әйләнә. Берсе – саф хисләр, икенчесе – ялган һәм яла ягу белән кыз өчен көрәшкән Айдар белән Госманның бер частька эләгүе, куркыныч бурыч үтәргә җибәрелүе, кире кайтканда, һөҗүм башлангач, Госманның дошман ягына чыгарга әзерләнүе совет солдатларын уңай һәм тискәре геройлар итеп аера. Дошманны гына тискәре амплуага куйган әдәбиятта бу шулкадәр гаҗәп хәл була: тәнкыйть язучыны вакыйгаларны Бөек Ватан сугышыннан – Беренче Бөтендөнья сугышына күчереп язарга мәҗбүр итә. Әмма повесть әдәбиятта кеше холкын-характерын бөтен тулылыгында тасвирлау мөһимлегенә игътибар юнәлтә.

Психологизм татар әдәбиятында нәсер жанрын активлаштыра. М.Әмирнең «Сыерчык» (1943), Ә.Еникинең «Ялгыз каз» (1944), «Мәк чәчәге» (1944), Г. Кутуйның «Сагыну» (1944), «Без – сталинградчылар» (1944) кебек гүзәл әсәрләр әдәбиятның үсешен лирик-эмоциональ якка юнәлтә, аларда туган җир – ата-баба яшәгән урын образы калкуландырыла, көрәшкә өндәү гомумкешелек һәм милли планда мотивлаштыра. Тематик яктан сугыш чоры прозасы – разведчиклар тормышын (Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» (1942), Г.Әпсәләмовның «Үлемнән көчлерәк», А.Расихның «Бәхет орлыклары» (1944) һ.б.); партизаннар кыюлыгын (С. Сабировның «Казан кызы» (1943), И.Газинең «Ана» (1942) һ.б.); фашистлар кылган җәбер-золымны (И.Газиның «Кышкы кичтә» (1942), Г. Бәшировның «Татар егете» (1942) һ.б.), балаларның җиңүгә өлеш кертүен (Ф.Хөснинең «Урман сукмаклары» (1941), И.Туктаровның «Җир җиләге» (1944), И.Газинең «Җан азыгы» (1944) һ.б.); әсирлекне (А.Расихның «Ютазы егете» (1942) һ.б.), тылдагы тормышны сурәтләү ярдәмендә киңәя, тармаклана.

Тематик үзгәрешләр белән бергә, татар әдәбиятында сугыш темасын маҗаралыфантастик планда (Г.Кутуй «Рөстәм маҗаралары» (1944), Ф.Кәрим «Язгы төндә» (1944) повестьлары) яки юмористик-сатирик кимәлдә яктырткан әсәрләр (М.Әмир «Мөстәкыйм карт йокысы» (1943) пәйда була.

Драматургиядә бер пәрдәлек пьесалар мәйдан тота. Фронт вакыйгаларын сәхнәгә менгерү чынбарлыктан ерак торган әсәрләр язылуга китерә (Р.Ишморат, М.Әмир, Т.Гыйззәт). Героика, соклангыч батырлыклар турында сөйләп, көрәшкә рухландыру бурычы тарихи теманы кабат популярлаштыра (Н.Исәнбәт «Җирән чичән белән Карачәч сылу» (1942), «Гөлҗамал» (1944), М.Гали, Х.Уразиков «Каюм Насыйри» (1944) һ.б.).

Ләкин ВКП(б) ҮКның 1944 ел 9 август карары белән татар әдәбиятында һәм сәнгатендә тарихи темаларны яктыртуга киртә куела, сугыш елларында аеруча ныгыган халык авыз иҗаты белән бәйләнешләргә тискәре мөһер сугыла. Дөрес, татар язучылары сугыш биргән күпмедер иркенлекне сүз сәнгатендә милли геройлархарактерлар тудыру, традицион лирик-эмоциональлекне һәм фәлсәфилекне яңарту өчен файдаланалар. Бер үк вакытта, сугыш чорын нигездә халыкның ил азатлыгы өчен көрәштәге батырлыгы ноктасыннан күрсәтүнең генә хуплануы, сугыш шартларында ачылган күп кенә сәяси, иҗтимагый яра-проблемаларның әдәбиятка кертелмәве сүз сәнгатенә тискәре йогынты ясый.

Сугыштан соңгы еллар (1945-1956) татар әдәбияты: хакыйкатьне яшерен әйтү

Сугыштан соңгы еллар әдәбияты халыктагы җиңү шатлыгын, тормышның яхшырачагына, идеологик басымның кимүенә ышанычны җырлау һәм респрессияләрнең яңа дулкыны, цензураның көчәюе сәбәпле, әдәбиятның торгынлыкка керүе кебек үзгәрә бара. Шушы каршылык татар әдәбиятында киная, эзоп теле активлашуга нигез була. Әмма, гомумән алганда, әдәбиятның сәнгатьлелек дәрәҗәсе төшә, ул тормышны турыдан-туры яктырту бурычына буйсына. Социализм үсә барган саен, анда ачык каршылык юкка чыга дигән сәяси концепция әдәбиятта да конфликтсызлык теориясе китереп чыгара. Сугышта җиңүне – социализм җиңүе дип раслау, шәхеснең ролен игътибардан читтә калдыру гомум тенденциягә әверелә.

Әдәбиятта җанлану сугыш чорында туктап торган кайбер матбугат органнарының кабат тергезелүенә дә бәйле була. 1950 елның 13-15 июнь көннәрендә республика язучыларының икенче съезды җыела, моннан соң һәр дүрт ел саен съезд дәрәҗәсендә әдәбиятның торышы, перспективалары турында сөйләшүләр гамәлгә керә. 1957 елның 24 май – 4 июнь көннәрендә Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уздырылып, СССР Язучылар берлегендә татар прозасы, поэзиясе, драматургиясе, тәнкыйте һәм әдәбият белеменең торышы тикшерелә, үзәк матбугат органнарында татар әдәбияты турында мәкаләләр басыла. Иң актуаль проблемаларның берсе төсендә татар балалар әдәбиятына игътибар бирелә. 1957 елның 26-28 ноябрь көннәрендә Казанда РСФСР һәм Татарстан язучылар берлекләре шул хакта махсус киңәшмә үткәрәләр. Бу адымнар балалар әдәбиятын тернәкләндерә.

Сугыш әдәбиятта иң олы тема булып кала: ул барлык жанрларда дәвам итә. Шигърияттә кайтмый калганнарны юксыну (Ә.Фәйзи «Ач тәрәзәң» (1945), С.Хәким «Көткән идем» (1946), Ш.Галиев «Әткәйгә хат» (1947) һ.б.), батырлыкка дан җырлау (Ш.Маннур «Казан кызы» (1946), С.Хәким «Курск дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948) һ.б.) мотивлары әйдәп бара.

Лирик һәм лиро-эпик поэзиядә хезмәт темасына зур урын бирелә. Әмма акрынлап әсәрләрнең фәлсәфи (С.Хәким «Бакчачылар») нигезе ныгый. И.Юзеевнең беренче лирик шигырьләре, «Тормыш җиңә» (1954), «Таныш моңнар» (1955) кебек поэмалары романтик пафосы, яшьлек дәрте һәм музыкаль аһәңе белән өр-яңа күренеш булып мәйданга чыга.

Шигърияттә туган ил, туган җир, ватан образының мәгънәви эчтәлеге тирәнәя, сәясәтне аңлаган шагыйрьләр иҗатында милләт киләчәге өчен сызлану калкулана. Сугыш фаҗигасен «кеше язмышы – ил язмышы» киңлегендә бәяләгән әсәрләр языла (С.Урайский «Син кайтмадың», С.Хәким «Сары капкалы йорт», Ә.Ерикәй «Төннәр буе йоклый алмый ятам», Х.Туфан «Якыная бара» һ.б.). Юмористик-сатирик шигърияттә кешегә хас аерым кимчелекләрне яки империализмны камчылау гына рөхсәт ителә. Әмма бу шартларда да аллегорик образлылык, киная, шартлы алымнар ярдәмендә тәнкыйди җирлек әзерләнә: яңа тип лирик герой – кимчелекләрне күреп тә, әйтә алмый газапланучы тибы формалаша башлый (Ә.Фәйзи, Г.Афзал, Ә.Исхак һ.б.).

Татар прозасы сугыштагы бөтенхалык батырлыгы темасын колачлабрак сурәтләүгә алына, повесть белән роман жанрлары тармаклана. Тылдагы батыр хезмәтне, хатын-кызларның, яшьләрнең җиңүгә керткән өлешен тасвирлаган матур әсәрләр языла (Г.Бәширов «Намус» (1948), М.Әмир «Саф күңел» (1953-1959), Г.Әпсәләмов «Сүнмәс утлар» (1958) романнары).

Прозада сугыш темасын үстерүче, яңа биеклеккә күтәрүче, шиксез, Г.Әпсәләмов була. Аның «Ак төннәр» (1947) повесте, «Алтын йолдыз» (1948) һәм «Газинур» (1951), «Мәңгелек кеше» (1960) романнары кешене зур сынаулар аша уздырып сурәтли. Социалистик реализм кануннарын саклап язылган әлеге әсәрләрдә җиңүгә омтылышның гомуми патриотик көче һәм интернациональ табигате тергезелә, әмма «массалар бердәмлеге» урынына – аерым шәхес героизмы килә, язучы иҗат иткән геройлар – дөньяны үзгәртерлек батырлар булып гәүдәләнә. Язучы иҗатындагы романтик характерлы көчле шәхесләр – татар кешесе, татар менталитетын калку рәвештә үзендә йөртүче, гасырлар тирәнлегеннән килгән милли кыйммәтләрне саклаучы амплуасында бирелә.

«Мәңгелек кеше» романының герое – Бухенвальд үлем лагеренда бунт әзерләгән әсир Бакый Назимов. «Мин – коммунист!» дип аталган беренче бүлек артыннан ук «Кай җирләрнең бөркет баласы» дип исемләнгән икенче бүлектә язучы героеның Урал таулары буенда, батыр йөрәкле, гаярь Аю Гатаулла гаиләсендә тууын сөйли, аны көчле нәселдән чыккан халык улы амплуасына куя. Алга таба аңа исем кушу вакыйгасы, Бакыйга кадәр ата белән ананың балалары тормау, малайның чәчәк авыруыннан чак исән калуы – татар халык әкиятләре һәм мифлары белән ассоциацияләр уята. Үлем лагеренда әсирнең күргәннәрен сурәтләгәндә, язучы кабат халык әкиятләре структурасына мөрәҗәгать итә. Бакыйның өч тапкыр «үлеп терелүе», барлык авырлыкларны сынмыйча кичерүе, ахыр чиктә, Бухенвальдта баш күтәреп, тоткыннарның исән калуын тәэмин итүе – аны чын мәгънәсендә легендар геройга әйләндерә. Бакый исеме – мәңгелек кеше мәгънәсендә – каһарманлыкның, ил һәм яшәү өчен көрәшнең символы югарылыгына куела.

Шул рәвешле, Г.Әпсәләмов чорның «көчле кеше – коммунист» лозунгысын «көчле кеше – халыкка хезмәт итүче» дип «төзәтә», каһарман шәхесләрне, классик романтизмдагыча, матурлык һәм хакыйкать төшенчәләре ярдәмендә иҗат итә, шулай әдәбиятның сурәтләү өлкәсен иҗтимагый мөнәсәбәтләрдән – гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлтүгә үз өлешен кертә. Милли-мифологик структураларда иҗат ителгән герой язучының үз иҗатын һәм татар әдәбиятын реализм юнәлешеннән – романтизмга борып җибәрүгә хезмәт итә. 

Татар прозасында икенче зур тема булып хезмәт темасы тармаклана. Очерклар төсендә мәйданга чыккан нефтьчеләр (И.Гази «Гади кешеләр» (1954) романы), завод эшчеләре тормышы (Г.Әпсәләмов «Сүнмәс утлар» (1958) романы) әдәбиятка да күчә, әмма гомуми матурлау рухында була. Фронтовикларның тыныч хезмәткә кайтуы авылда яки завод-фабрикалардагы вакыйгаларда тасвирлана. Чынлыкта бик авыр хәлдәге көнкүреш купшыландырылып, сугыштан кайткан геройның очраклы кимчелекләр, кеше холкы тудырган проблемалар белән көрәшүе үзәккә куела.

Конфликтсызлык теориясе драматургиягә аеруча зыян сала. Т.Гыйззәтнең «Изге әманәт» (1946), М.Әмирнең «Тормыш җыры» (1946), «Җыр дәвам итә» (1947), Р.Ишморатның «Үлмәс җыр» (1955) кебек популяр пьесаларда да ясалмалылык сизелә. Чор әдәби барышында каршылыклы геройлары белән Н.Исәнбәтнең «Рәйхан» (1949), Ю.Әминовның «Язылмаган законнар» (1957), Ш.Хөсәеновның «Чулпан» (1956), Ә.Фәйзинең «Рәүфә» (1958) кебек драмалары аерылып тора. Драматургиядәге гомуми уңай үзгәрешләр исә 1950-1960 еллар чигендә, комедия жанрында башлана.

Рус әдәбиятының һәм элеккеге СССРдагы милли әдәбиятларның 1940-1950 еллар аралыгындагы хәлен Н.Л.Лейдерман «совет әдәбияты тарихындагы иң хурлыклы чор» дип атый һәм моны сүз сәнгатенең, рәсми идеологиягә ярарга тырышып, коммунизм төзү турындагы лозунгларга төрелгән соры массага әверелә баруы белән аңлата. Сугыштан соңгы чорда татар әдәбияты да илдә барган хәлләрне уңай яктан гына яктыртуга этәрелә. Бары тик мөһаҗирлектәге әдәбият кына иркен сулышлы булып, бу, бигрәк тә, Г.Исхакыйның Казан ханлыгы чорына караган «Олуг Мөхәммәд» (1948) тарихи драмасында, татар менталитеты һәм милли үзаңның иң мөһим кыйммәт булуы хакында сөйләүче «Татарның кызы» (1943) романында ачык күренә.

Әмма шушы «соры масса» эчендә фикер хөрлегенең үсентеләре борынлый. Бу урында татар язучыларының сугыштан соң Х.Туфанны сөргеннән коткару артыннан йөрүләрен, М.Җәлилнең иҗатын кайтару өчен көрәшен, Сталин үлгәннән соң, Ә.Еникинең шәхес культы һәлак иткән билгеле шәхесләрнең исемнәрен аклау юлындагы хезмәтләрен, хәтта әдәбиятта беренче адымнарын ясый торган яшь язучылардан Ш.Хөсәеновның 1955 елны Н.С.Хрущёвка гади кешеләрнең матди яктан бик авыр яшәвен әйтеп хат язуын һ.б. бик күп мисалларны хәтердә яңартырга мөмкин. Әдәби иҗат ярдәмендә каләм әһелләре иҗтимагый-сәяси яңарыш хәрәкәтенә халыкның үзен тартырга, аң-фикерне кузгатырга омтылалар.

Сугыш чоры әдәбиятка һәм публицистикага алып кергән батыр татар кешесе образы, туган ил – татар җире хакындагы күзаллау 1950 елларда да дөнья сурәтенең нигезен хасил итә. Бер үк вакытта актуаль милли проблемалар әдәбият мәйданына чыгарыла. Әйтик, Ә.Еникинең «Тауларга карап» (1948), «Кем җырлады» (1956) кебек тирән психологизм белән сугарылган, «аң агышы» алымына корылган һәм халыкчан характерлар, күзаллауларны ачкан хикәяләре язучының милли проблематиканы бөтен кискенлегендә куйган «Туган туфрак» (1959), «Әйтелмәгән васыять» (1965) хикәяләренә китерә. «Саз чәчәге» (1955) повестенда райкомның икенче секретаре Мостафин образы аша партия җитәкчесенең эш урынын шәхси максатларда файдалануы, Байгузиннар кебекләрнең халык байлыгын үзләштерүе күрсәтелеп, язучының аларны системага хас тискәре күренешләр буларак типиклаштыруы әдәбияттагы үзгәрешләр угын ачык билгели.

1953 елның 25 апрель көнне рәсми рәвештә татар әдәбиятына Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» (1942-1944) әйләнеп кайта. Җәлилнең тоткынлык чоры иҗаты сугыштан соңгы әдәби барышка гаять көчле тәэсир ясаган факторга әйләнә. Шагыйрьнең шәхси батырлыгы, шигырьләрнең гражданлык көче, фикри кыюлыгы каләм әһелләре өчен идеалга әйләнә. «Шагыйрь» (1942), «Була кайчак» (1943), «Җырларым» (1943), «Дуска» (1943), «Батырлык турында» (1943) кебек шигырьләрдә Җәлил гомерен, иҗатын, үлемен ил азатлыгы өчен биргән каһарман, җырлары белән меңнәрне көрәшкә күтәргән әйдәман, гадәттән тыш кеше образы тудыра.

«Моабит дәфтәрләре»ндә шагыйрь мифологик мотивлар, образларны, халык авыз иҗатына охшатып стильләштерүне моңа кадәр татар әдәбиятында булмаган  югары дәрәҗәгә күтәрә. Шуңа бәйле «Ана бәйрәме» (1943), «Сандугач һәм чишмә» (1942), «Кызыл ромашка» (1942) кебек балладалар, шигырьләр милли рух белән өретелә, аларда «туган ил – туган җир – ана – татар халкы» чылбыры хасил була. Үз чиратында, Җәлил шигърияте татар әдәбиятын милли нигезләргә юнәлтә. Аның иҗаты исә шагыйрьнең, идеологик чикләүләрне үтеп, гомумкешелек кыйммәтләре хакында җырлаучыга әверелүен раслый.

Дәвамы бар.

"КУ" 05, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: