Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

ЧАЛ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНЫҢ 100 ЕЛЫ (ахыры)

XXI гасырга чыккач та татар әдәбияты ХХ гасыр ахырында ачыклаган магистраль юлы буйлап камилләшү чорын кичерә. Әмма, эчтәлектән бигрәк, эзләнүләр форма өлкәсенә үтеп керәләр, татар әдәбиятының тормышны кабат тергезү мөмкинлекләре, жанрлар системасы, сурәтләү хәзинәсе үзгә нигезләргә урнаша.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Үзгәртеп кору чоры (1986-2000) татар әдәбияты: хакыйкать эзләү

1986 елда СССРда идеологик кыйбла алмашыну мәдәнияткә көчле тәэсир ясый. Демократия шигаре астында матбугатта иҗтимагый-сәяси мәсьәләләр буенча ачыктаначык сөйләшүгә мөмкинлек туа. Әмма фикерен укучыга яшерен эчтәлектә җиткерү ягыннан камилләшү юлына чыккан татар әдәбиятын бу мөмкинлек – тукталырга һәм яңа юллар эзләргә мәҗбүр итә. Әлеге хәл массачыл әдәбиятның чәчәк атуына китерә.

Чор әдәби хәрәкәтенең төп билгесен хакыйкать эзләү дип билгеләргә мөмкин булыр иде. Ерак тарих һәм совет чоры хакындагы хакыйкатьне генә түгел, бәлки, бүгенге, киләчәк, гомумән кеше һәм кешелек дөньясы хакындагы хакыйкатьне эзләү чор әдәбиятының барлык төрләрендә алга чыга. Шушы сыйфат публицистик башлангычның, интеллектуальлекнең, еш кына эмоциональлеккә зыян китерү хисабына, үсүенә китерә. Язучылар, тарих яки чор хакыйкате белән бергә, үз позицияләрен эзләүчегә әйләнә.

Аксакалларның автобиографик жанрларга, мемуаристикага, истәлекләргә мөрәҗәгать итүе дә хакыйкать эзләү белән аңлатыла. Ә.Еники («Кояш баер алдыннан» (1996)), Г.Бәширов («И язмыш, язмыш...» (1986), «Гыйбрәт» (2000)), Г.Ахуновларның («Йолдызлар калка» (1979-1999) автобиографик әсәрләрендә ил тарихын кеше язмышларында тергезү максаты куелып, совет иле үткән катлаулы юл күздән кичерелә. ХХ гасыр ахырында лирик прозаның синтетик формалары көчәеп (М.Галиев «Догалы еллар» (1998)), узганга лирик-фәлсәфи караш ташларга мөмкинлек тудыра.

Бер үк вакытта чит илләрдәге милләттәшләр язмышы хакында сәяхәтнамәләр (Т.Әйди), экзистенциаль характерлы сәяси-тәнкыйди публицистика (А.Хәлим) пәйда була, сәяси-публицистик поэзия (Рәш. Әхмәтҗанов «Ачлык мәйданы» (1991) циклы, Г.Морат «Ачлык» поэмасы һ.б.) аваз сала. Сәясиләшү тенденциясе аерым бер шагыйрьләр иҗатына гына кагылмыйча, заманның әйдәп баручы каләм әһелләре Р.Фәйзуллин, М.Әгъләмов, Зөлфәт, Р.Харис, Р.Миңнуллин һ.б. иҗатында күзәтелә. Теләсә нинди мөһим иҗтимагый-сәяси сорау шунда ук публицистиканың да, шигъриятнең дә сурәтләү объектына әверелә.

Үзгәртеп корулар һәм суверенитетлар парады, халыктагы активлыкның чиктән тыш артуы милли телләрне һәм мәдәниятләрне тернәкләндерүгә өмет уята. Мондый гамьнәр ХХ гасыр башы шагыйрьләренең омтылышларына аваздаш булып, бигрәк тә гражданлык лирикасында милләт язмышы мәсьәләсен калкуландыра, «алтын чор» шигърияте белән интертекстуаль бәйләнешләр ныгый. Публицистиклык татар әдәбиятындагы совет чорында «тыелган» тема-проблемаларга: шәхес культы, совет системасының гадел булмаган якларын фаш итү, туган телнең онытылуы, мәдәниятнең тар кысаларга куып кертелүе һәм милли үзаң мәсьәләләренә – мөрәҗәгать иткән әсәрләрдә көчле булып, текстларда тарихи, символик, документаль башлангычлар кушылып китә (Зөлфәт «1937» (1988) һ.б.).

Татар поэзиясендә «озын шигырь» активлаша, ул тарихи ретроспекция ясарга, «чит сөйләм», диалог формаларын, эмоциональ өстәлмәләр, гомумиләштерү өчен символик образлар кулланырга мөмкинлек бирә. Күп очракта әсәр исеменә үк татар этнонимы чыгарыла, ул аллегория яки символның семантик структурасына керә һәм шагыйрьләрнең милли проблемалар хакында сөйләшү формасына әйләнә.

Туган тел язмышы – татар шигъриятендәге иң үткен мәсьәләләрдән саналып, иң тәэсирле шигырьләр шушы темага языла: Р.Фәйзуллин «Туган тел турында бер шигырь» (1985), Зөлфәт «Туган тел хакында» (1993), «Имансызлар» (1989), «Җаннарга тия шул», «Татар теленең каргышы», Л.Шагыйрьҗан «Туган телгә мәдхия» (1991), И.Иксанованың «Туган телемә» (1990), А.Хәлим «Татар китабы» (1985) һ.б. Заманның сәяси проблемалары да әдәбиятның үзәгендә булып, әйтик, Ә.Гаффарның «Олы юлның тузаны» (1986-1988), Ф.Сафинның «Биек тауның башларында» (1997) романнары, Ю.Сафиуллинның «Йөзек һәм хәнҗәр» (1997) трагедиясе, Ф.Бәйрәмованың «Сандугачның балалары» (1998) драмасы һ.б. әсәрләрдә әфган һәм чечен сугышларын сәясәт белән бәйләү күзәтелә.

Шулай итеп, үзгәртеп кору сәясәте татар әдәбиятындагы дөнья сурәтенә тәэсир итә. Анда аңлаешсыз, тәртипсез чынбарлыктагы, ил тарихының тоталитар үткәненнән баш тарткан, әмма кая таба юл тотарга белмәгән кеше төп геройга әйләнә. Татар поэзиясендә модернизм поэтикасы алга чыга (Зөлфәт, Р.Вәлиев, Ф.Сафин һ.б.). Илдәге, иҗтимагый-мәдәни атмосферадагы, кешеләр аңындагы тәртипсезлек заман образы булып оеша. Мәсәлән, Зөлфәтнең «Чор сурәте» (1989) шигырендә: «Без – күкертсез шырпы. / Без – кешесез учак. / Без – яшәми торган адәм балалары. / Без – сурәтсез сурәт. / Рәссам туган! / Безнең натюрмортка нәрсә кирәк тагы!» – абсурд һәм сюрреальлек чигендәге, өметсез чынбарлык кире кагыла. Иң тәэсирле әсәрләрдән, М.Әгъләмовның «Китә алмыйм...» (1992) шигыре чорның төп экзистенциаль соравы итеп милли мәсьәләне куя: «Бездән соңгы буын кемчә сөйләр? / Яңгырармы анда безнең көйләр? / Кабатланачакмы шушы кичтә / Без ант эчкән татлы бу тәгъбирләр?..»

Дәвер алып килгән яңалыклар башта өлкән буын шагыйрьләр иҗатында кеше концепциясен үзгәртә, үзен илнең, халыкның, милләтнең бер вәкиле кебек хис иткән лирик герой тормышта кыйбла-ышанычын югалткан кеше исеменнән сөйли башлый: И.Юзеев «…Көтмәдем, кайчан килер дип…» (1990), «Сораулар» (1992), «…Бәла-каза арттан ияреп йөри…» (1994) һ.б. Лирик герой аңында бердәнбер кыйммәт булып «Бабамнарның ватык тәхетләре» калка. Әлеге мотив шигърияткә тирән үтеп керә.

Яшь шагыйрь Р.Зәйдулла иҗаты татар шигъриятенең иҗтимагый-сәяси фикерне югары эстетик кимәлдә белдерү юлын таба баруын күрсәтә. Хөрлеккә омтылган шәхес һәм җәмгыять арасындагы каршылыкка корылган шигырьләр үзфикерле, бунтарь лирик герой тарафыннан һәм шәхескә, һәм җәмгыятькә парадоксаль бәя бирү белән төгәлләнә: «Урыс кышын озату» (1989), «…Халкым минем төнгә кереп китә…» (1989), «Литва» (1990) һ.б.

Татар шигъриятендә элегрәк актив булган халыкчан лирика, классик романтизм традицияләре дә көчен саклый (Р.Миңнуллин, Р.Гаташ, Х.Әюпов, Л.Шагыйрьҗан, И.Иксанова һ.б.); сатира һәм юморның үрелеп китүе җиңелчә көлүгә өстенлек бирә (Ш.Галиев, Р.Миңнуллин). Чорның зур шагыйрьләреннән, бигрәк тә классик романтизм юлында нәтиҗәле эшләгән Р.Миңнуллин иҗатында татар шигърияте өчен яңа яссылыкта үзирония күренеше калкып чыга, үзенчәлекле лирик герой – көчле, акыллы, үзеннән, үз кичерешләреннән көлә алучы, үз мөмкинлекләрен аек бәяләүче – юмор хисе тирән булган, туры сүзле һәм намуслы кеше образы тәкъдим ителә.

Яшьләр шигърияткә шәхси кичерешләрнең көчен һәм тирәнлеген, үзгәрешен ассызыклау алып керә. Шушы агымда герой концепциясен яңача тәкъдим иткән Р.Аймәтнең шигырьләрендә эмоциональ кичерешләрнең сәбәбе тышкы дөньяда түгел, геройның күңелендә, фикер-күзаллауларында булып чыга. Бу сыйфат аның лирик героен бөтен кешелекнең кайгы-шатлыгын үз күңеле аша уздырырга сәләтле шәхескә әйләндерә: «Кошмы? Колмы?» (1997), «Җәйнең соңгы җыры» (1998), «Очыш көтәм» (1994), «Шагыйрь» (1998) һ.б.). Р.Аймәтнең экспрессив шигърияте соңрак миллиүзенчәлекле постмодернизм агымы үсеп китүгә җирлек була.

Татар шигъриятендә Европа-рус поэзиясендәге постмодернизмны хәтерләткән агым формалашу исә Сөләйман исеме белән бәйле. Бу иҗатта хаос белән сөйләшү берничә мәгънәви юнәлештә алып барыла, әмма аларның йомгакланмавы, ачык калуы ризома күренеше хасил итә: «…Ап–ачык, ап–ак, яп–якты…» (1999), «…Җиде күккә күтәрел дә…» (1999), «…Җир йөзенә карап…» (1997) һ.б.

Яңа юллар эзләү поэзиядә дини дөнья сурәтен тергезүдә дә күренә. Еш кына дин әһелләре образлары яки мифологик геройлар тоталитар тәртипләргә каршы куелган, гомумкешелек кыйммәтләрен яклаучылар, саклаучылар булып аңлашыла: Х.Әюпов «Биш вакыт намаз» (1994), Л.Шагыйрьҗан «Иман әлифбасы» (1990), З.Мансуров «Хозыр галәйһис-сәламне эзләү» (1998) поэмасы һ.б. Әлеге тенденция ХХI гасыр башында прозага һәм драматургиягә дә күчә.

Бу чор поэзиясендә иң йогынтылы күренешләрнең берсе – шәркый шигырь формасын тергезү, бигрәк тә, Р.Гаташ иҗатында көчле булып, аның иҗатында газәлләргә, робагыйларга, халык җырларына охшатып, стильләштереп язылган шигырьләр тулы циклларга оеша. Мондый тәҗрибәләр төрлечә аңланылу мөмкинлегенең әдәбиятыбызда моңа кадәр кулланылмаган юлларын ача («Борынгы җырларга вариацияләр» циклы һ.б.).

Прозада илдәге тоталитар үткәнне бәяләү процессын И.Салахов башлап җибәрә. Аның «Колыма хикәяләре» 1956 елда, язучы акланганнан соң языла башлаган булса да, бастыру мөмкинлеге үзгәртеп кору чорында гына туа: ул 1988 елда «Тайгак кичү» исеме белән «Казан утлары» журналында басылып чыга. Документаль роман-хроника жанрына мөрәҗәгать итеп, әдип соцреализм кануннары белән төп мәсьәләдә бәхәскә керә: яңа тормыш төзү өчен күпсанлы корбаннар китерүне акларга мөмкинме, әллә юкмы? Натуралистик төгәллек белән сәяси эшлеклеләрнең, зыялыларның (әдәбият галиме Г.Нигъмәти, язучылар С.Рафиков, Х.Туфан, К. Тинчурин, артист М.Мутин һәм башка мәгълүм затлар) язмышын күзәтеп, И.Салахов шәхес культын кешелеклелекне, милли мәдәниятне, фәнни һәм иҗтимагый фикерне юкка чыгару күзлегеннән бәяли.

Р.Кәраминең «Каргышлы этаплар» (1989), А.Гыйләҗевнең «Йәгез, бер дога» (1993), Г.Тавлинның «Афәт» (1990-1991), Р. Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» (1992) кебек күләмле әсәрләрдә шәхес культы темасы роман темасы кебек ачыла. Системаның кешегә карата кылган коточкыч җинаятьләрен тоталитар үткән турындагы хакыйкать буларак яңгыраткан А.Гыйләҗевнең «Балта кем кулында?» (1989) романы советчыл мифны җимерүне башлап җибәрә.

Шушы юнәлештәге Ф.Садриевның «Таң җиле» (1993) романы советлар төзегән тормышның ялган нигезгә корылган булуын төп фикер итеп күтәрә. Хакыйкать эзләүче герой – гади кеше Нуриасма образы ярдәмендә бу күренешнең сәбәпләре кешедәге коллык психологиясендә һәм чиктән тыш сабырлыкта, конформизмда дип аңлата.

Татар әдәбиятында милләтнең тирән тамырларын, ерак үткәнен барлау романтизм юнәлешендә бер агым төсен ала: Ф.Латыйфи «Хыянәт» (1993), Җ.Рәхимов «Батырша» (1994), М.Хәбибуллин «Илчегә үлем юк» (1991), Батулла «Яралы бүре» (1995) һ.б. романнар, күпсанлы повесть-хикәяләр. Милли мәсьәләләр белән бәйләнештә татар тарихының үткән сәхифәләренә күз ташлау, нәтиҗәләр ясау омтылышы трагедия жанрын активлаштыра: Ю.Сафиуллин «Идегәй» (1994), З.Хәким «Мәңгелеккә изге сәфәр» (1995-1996), Ә. Баянов «Кара кош» (1989-1991), И.Юзеев «Бәгырь», Р.Батулла «Сират күпере» (1996) һ.б. Шигърияттә төркитатарларның узганы – бүгенгене бәяләү өчен идеаль модельгә, тарихи шәхесләр Кол Шәриф, Сөембикә, Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Тукай һ.б. милли үзбилгеләнү, халыкка хезмәт итү символына әверелә.

Әдәбиятта психологизмның тирәнәюе, фәлсәфи башлангычның алга чыгуы «метафизик реализм» дип аталган агымга охшаш күренеш формалаштыра. Моны башлап җибәргән Ф.Бәйрәмованың «Болын» (1984), «Битлек» (1985), «Кыңгырау» (1990) повестьларында уй-фикер, хис-кичереш агышы ярдәмендә башкаларга охшамаган көчле хатын-кыз образлары тудырыла. Аларның яшәеш хакыйкатен эзләү тарихы фонында язучы иҗтимагый, милли, сәяси проблемаларга да, заманның чирләренә дә кагыла, тәэсирле һәм эстетик яктан камил әсәр үрнәкләре бирә.

Драма төрендә И.Юзеевнең «Ак калфагым төшердем кулдан..» (1990), «Эзләдем, таптым, югалттым» (1997) драмалары, Ф.Бәйрәмованың «Һәркемгә бер кояш» (1982) трагедиясе, «Атылган йолдыз» (1985), «Безне онытмагыз» (1988) драмалары, Т.Миңнуллинның «Сөяркә» (1996), «Шәҗәрә» (1998), Р.Хәмиднең «Олы юлның тузаны» (1986), «Җиде баҗа» (1988), «Актамырлар иле» (1991) драмалары фәлсәфи һәм психологик яссылыкларда кеше язмышын ил һәм кешелек хакыйкате белән янәшәлектә карый. Бу әсәрләр күпкатламлы, төрле әзерлектәге укучыга аталган текстлар иҗат итүдә үз юнәлешләрендә беренчеләрдән була.

Бер төркем әсәрләрдә романтик сюжет сентиментальлек белән өретелә. Ф.Яруллинның «Кыйгак-кыйгак каз кычкыра» (1986), Ф.Садриевның «Рәхмәт, әтием» (1997), «Адәм әүлиясе» (1997), «Көлми торган кеше» (1997) повестьлары бу әдәби күренешнең тенденциягә әйләнүе турында сөйли. Драматургиядә сентиментальлек буыннар арасындагы рухи бәйләнешләрне сакларга омтылучы геройлар янәшәсендә яшәү мәгънәсен, әхлакый кыйммәтләрне соңлап аңлаган, җәмгыять тарафыннан онытылган персонажларны үзәккә кую хисабына барлыкка килә: Т.Миңнуллин «Хушыгыз» (1993), Р.Хәмид «Актамырлар иле» (1991). Әмма нинди генә тема сайланган очракта да милләт язмышы игътибар үзәгендә кала, шул ук вакытта драма төрендә модернизм, постмодернизм алымнары тизрәк урын яулый, Европа һәм рус сәхнә әдәбияты тәэсирендә «явызлык театры», «көлке театры», «абсурд театры» кебек күренешләрнең үтеп керүе күренә.

Күп кенә әдипләр әзерлекле укучы белән яшәешнең һәм милләтнең актуаль проблемалары хакында сөйләшү вакытында кыйсса структураларына, милли мифларга һәм архетипларга (Н.Гыйматдинова, Г.Гыйльманов, Ф.Бәйрәмова һ.б.) мөрәҗәгать итеп, фольклор мотивларын романтизм һәм магик реализм канвасында кулланалар. Бу юнәлештәге үзгәрешләрне Н.Гыйматдинованың «Сихерче» (1982) повесте башлап җибәрә. «Ут күбәләге» (1987), «Күке төкереге» (1993), «Китәм, димә» (1994), «Болан» (1995), «Ак торна каргышы» (1996), «Пәри утары» (1996), «Икебезгә дә авыр» (2000) кебек күпсанлы повестьларында язучы «гөнаһ-җәза» структурасында җәмгыятькә, кешеләр холкына заман алып килгән тискәре сыйфатларны барлый, аларны чиктән тыш арттырып, мифологик-романтик дөнья контекстында шушы явызлыкка яхшылык, матурлык, мәрхәмәт, ихласлыкны каршы куя. Романтик һәм идеаллаштырылган, аерым бер очракларда архетип дәрәҗәсендәге геройларны аларның капма-каршысы булган, матди байлыкка омтылып, явызлык юлына чыкканнар белән чагыштыру ике төрле тормыш моделе төзергә мөмкинлек бирә.

Татар әдәбияты шартлы-метафорик юнәлешкә борыла. Ф.Бәйрәмованың «Канатсыз акчарлаклар» (1988), Ф.Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» (1991-2001), Ф.Латыйфи һәм Р.Якушевның «Тамга» (1993), «Игезәкләр» (1996), «Соңгы кисәтү» (1995) повестьларында, Т.Галиуллинның «Сәет Сакманов» (1997-2003) трилогиясендә метафорик яки фантастик шартлылык тоталитар җәмгыятьне, кешене, яшәешне абсурд чигендә бәяләргә, иҗтимагый-сәяси, әхлакый-мәдәни торгынлыктан чыгу юлларын барларга мөмкинлек бирә. Шушы юнәлештә үсеш биеклеген күрсәткән Ә.Баяновның «Җәй белән җәй арасы» (1991), А.Гыйләҗевнең «Яра» (1981-1988) әсәрләрендә шартлылык милли-мифологик структураларны файдаланып, яшәеш нигезләрен бәяләүгә хезмәт итә.

Үзирония һәм иҗтимагый-сәяси сатира формалашып килә торган постмодернизм күренешенең үзәген тәшкил итә. Шушы сыйфаты белән рус әдәбиятында барган үзгәрешләргә охшаган күренеш башлап эпик һәм драма төрләрендә формалаша, бу З.Хәким, М.Гыйләҗев исемнәре белән бәйле.

Берничә укылыш вариантына ия беренче әсәрләрдән булган М.Гыйләҗевнең «Бичура» (1989) драмасы чынбарлыкны һәм шартлы-мифологик дөньяны янәшә куя, вакыйгалар чылбырын кеше тарихы итеп тә, татар авылының яки милли көнкүрешнең юкка чыгу тарихы итеп тә шәрехләргә мөмкин. З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас» (1990-1992) романы большевикларның утопик идеясенә, идеология алып килгән «бәхет»кә пародия ясый. Антиутопия гади халыкның шушы идея өчен нинди корбаннар китерүен сөйли, бер үк вакытта җәмгыятьнең хәле коллектив аң төпкелендәге авыру галәмәте кебек тә аңлана, моның өчен Г.Тукайның «Су анасы» поэмасы белән интертекстуаль бәйләнеш урнаштырыла. «Кишер басуы» (1993) повесте охшаш структурада, нигезенә галәмнән оча торган тәлинкә килү хакындагы миф алынып, җир һәм күк тормышы ике төрле яшәү моделенә әйләндерелә, авыл-җәмгыять исә, ирония һәм гротеск ярдәмендә антиутопия чигендә тасвирлана.

Татар әдәбиятында постмодернизмның Европа-рус әдәбиятларына охшаган икенче агымы кешенең аңын һәм психологиясен, аң төпкелен анализлау максаты куя. Бу юнәлештәге тәҗрибәләрне З.Хәкимнең «Курку» (1992) повесте башлап җибәрә. Әсәрнең буеннан–буена куркуга буйсынган яшәеш, тоталитар җәмгыять һәм кеше психологиясе шәрехләнә, «куркыту фәлсәфәсе – тоталитаризм идеологиясе» дигән бәя яңгырый.

Шулай итеп, татар әдәбиятында үзгәртеп корулар чоры иң беренче чиратта эчтәлек җәһәтеннән «үзгә әдәбият» тудыру омтылышы белән билгеләнә. «Мин әле кая барам?» (М.Әгъләмов «Тукайдан хатлар» (1986) поэмасы) соравын куйган татар язучылары аңа «Без исән!» (А.Хәлим «Без исән!» (1990)) дип җавап бирә һәм милләттәшләренә: «Бабаң менгән рухи үрдән төшә күрмә, / Төшә күрмә, Алыплардан калган халык!» (И.Юзеев «Сагышлы мирас» (1995)) дип дәшә. ХХ гасырның соңгы елларына инде татар әдәбиятының хакыйкатьләрнең күптөрлелегенә инанган, берничә караш ноктасы укылырлык текстлар булдыруга йөз тотуы ачыклана.

XXI гасыр башы (2000-2020) татар әдәбияты: төрлелектән – камиллеккә

XXI гасырга чыккач та татар әдәбияты ХХ гасыр ахырында ачыклаган магистраль юлы буйлап камилләшү чорын кичерә. Әмма, эчтәлектән бигрәк, эзләнүләр форма өлкәсенә үтеп керәләр, татар әдәбиятының тормышны кабат тергезү мөмкинлекләре, жанрлар системасы, сурәтләү хәзинәсе үзгә нигезләргә урнаша. Шуңа күрә бу чорны әдәбиятның форма ягыннан камилләшү, эстетик кимәлдә элитарлыкка омтылу этабы дип карарга кирәк.

Татар әдәбиятында милләт язмышы темасының мөһимлеге язучы-шагыйрьләр тарафыннан һәрдаим ассызыкланып килә. XXI гасыр татар шигъриятендә әйдәп баручы Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев, Р.Миңнуллин, Р.Харис, Л.Шагыйрьҗан, З.Мансуров, М.Галиев һ.б. шагыйрьләр иҗатында ул үзәктә кала. И. Юзеевнең «Гасыр кичкән чакта...» (2000) шигырендәге: ««Син каян?» – дип сорый Киләчәгем. / «Татар яши!» – дигән өйдән мин. / Ниләр күреп, ниләр кичерсәм дә, / Аерылмам шушы көйдән мин!» дигән сүзләр XXI гасыр татар шигъриятенең кыйбласын ачык күрсәтә.

Һәр татар шагыйре, язучысы иҗатында милләт язмышы хакындагы ваем, гамь әйдәп бара. Бигрәк тә шигърият иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга үз мөнәсәбәтен белдерүче җитез төр булудан туктамый. Мәсәлән, Тукай яшәгән Болгар номерларын җимерүгә кагылышлы Р. Фәйзуллинның «Әрнү» (2008) шигыре языла. И.Иксанованың «Туган телемә» шигыренең һәр строфасында туган телне ярату һәм аның киләчәгенә өмет яңгырый, әмма кинәт кенә кисәтү пәйда була: «Саклап тора, йотам диеп мең упкыны». Тел мәсьәләсе 2017 елның көзеннән кискенләшкәч, мондый шигырьләрнең пафосы тамырдан үзгәрә: телне сакларга чакыру ачыктан-ачык яңгырый башлый. Р.Миңнуллинның 2019 елның 10 сентябрендә булган фаҗигагә бәйле, А.Разинга багышлап язылган «Удмурт яна» шигырендә татар теле язмышы Россиядәге башка телләр белән бер үремтәгә куела: «Яшәү белән үлем арасында / Безнең телләр, безнең хәлебез!».

Илдәге иҗтимагый-сәяси хәлнең ачыкланып җитмәве белән бәйле борчылуикеләнүләрне сурәтләгән әсәрләр поэзиядә тулы бер катлам хасил итә. Советчыл мифны җимерү агымында иҗат ителгән әсәрләрдә цитаталар куллану активлаша: бу әдәбиятның өч төрендә дә шулай. Шагыйрьләр цитациянең ышандыру көчен файдаланалар (Р.Фәйзуллин «Фараз һәм чынлык» (2002) һ.б.). Эпос һәм драмада цитация классик әдәбият белән мөһим мәсьәләләрдә дискуссия оештыру өчен файдаланыла: әйтик, Р.Сабырның «Яшел һәм кызыл» (2006) драмасында Ф.Әмирханның «Хәят» повестен һәм Г.Исхакыйның «Татар гакылы» хикәясен интертекстуаль файдалану хатын-кызның үз бәхете өчен көрәшүдә көчсезлеген раслый.

Татар шигърияте фәлсәфилеккә зур игътибар бирә башлый (Н.Гамбәр «Кабатлана…», «…Шундый дымык, тонык иртәләрдә…», «Төнге сулар» һ.б.). Тагын бер йогынтылы күренеш Г.Сәлим иҗатында тәкъдим ителә. Ул совет чорында әдәби барыштан алып ташланган традицион-суфичыл мотивларны, образ-детальләрне кайтара, бу традицияләрне үзгә нигездә яңарта, шуның белән поэзиядә шәркый тамырлы постмодернистик агым формалашуга юл ача (Ф.Сафин, Л.Гыйбадуллина, Й.Миңнуллина һ.б.).

Классик шигърияттә дә көтелмәгән тәҗрибәләр ясала. Әйтик, Р. Зәйдулланың югары гражданлык, шул ук вакытта эстетик сурәтнең камиллеге, яңгыраш матурлыгы һәм тирән иҗтимагый-сәяси бәяләр, фәлсәфи фикерләр хас иҗатында берничә лирик герой кулланыла. Традицион гыйсъянчы лирик герой, гражданин һәм үз милләтенең битараф булмаган улы, тормышның борчуын да, матурлыгын да күрә белүче эстет – төрле шигырьләрдә калкуланган булса, соңгы чор, постмодернизмга тартылган текстларында шагыйрь аларны бер әсәр эченә җыя. Мәсәлән, «Хәтер көне» (2017) шигырендә мәгънәләр җемелдәве лирик геройның шигырь эчендә «битлек алмаштыруы» төсен ала: ул әле Ирек мәйданындагы замандаш, әле ерак тарихтагы Казанны саклаучыларның берсе, әле Хәтер көнендә, табигать стихиясеннән куркып, урамга чыкмаган битараф кеше булып күренә.

Катлаулы постмодернистик текстлар белән янәшә, бу иҗатта символлар, аларның эчтәлеген укырга ачкычның күрсәтелмәве күпмәгънәлелекне тәэмин итә. Мәҗүси дога, Тәңрегә ялвару, суфи шигырьләргә охшатып стильләштерүләрдә («...Караңгыда яралганмын...», «Кичектерелгән сәфәр» һ.б.), аллегорик шигырь үрнәкләрендә («Кизләү») яшәеш серенә төшенгән лирик герой калкулана, тормышка көтелмәгән мөнәсәбәте белән сискәндерә. Әйтик, хөр, азат кешенең горурлыгы, көче, кешелеге – канәгатьсезлектә, туктаусыз фикри эзләнүдә дип белдергән гыйсъянчылык фәлсәфәсе («Сөрген») XXI гасыр фәлсәфәсе булып аңлашыла.

Тагын бер актив яңа күренеш яшь язучылар (Л.Янсуар, С.Гаффарова, И.Зәйни, Л.Шәех һ.б.) иҗатында постмодернизмга китерә: ул күптөрле мотивлар һәм мәгънәләр җемелдәве. Беренче карашка бу агымда иҗат ителгән әсәрләр татар әдәбияты өчен чит булып тоела, ләкин анализ аларда шәркый традицияләр белән диалог (сөйләшү) әйдәп барганлыкны күрсәтә.

Әйтик, Л.Гыйбадуллина иҗатында постмодернизмга хас үзгәрүчәнлек лирик геройның татар шигърияте өчен яңа булган статусыннан ук килә. Үзенең теләкомтылышлары турында сөйләүче, әмма аларны тормышка ашырырга сәләтсез, яки билгеле бер шартларда моның мөмкин булмавына төшенгән кеше ул: «…Эх! Хисләргә җигелеп…», «…Ә очасы килә...» һ.б. Төрле мотивларга юл сабу, ахыр чиктә, ризома күренеше барлыкка китерә. Шагыйрәнең контекстлар белән уйнауга корылган, күптөрле мотивлар күренеп югала торган катлаулы текстлары җемелдәү хисабына серле, үзгәрүчән тоела, беренчел мәгънәне шәрехләү мөмкин булмыйча, текстара мөнәсәбәтләрдә эчтәлек яңа мәгънәләр белән сугарыла («Мең чыбыркы ысылдавы җилдә...» һ.б.). Охшаш стиль Й.Миңнуллина, Р. Мөхәммәтшин иҗатында да күзәтелә.

Прозада документаль, символик, лирик-фәлсәфи, ассоциатив, интертекстуальлек алымнарына берьюлы мөрәҗәгать итү тулы бер тенденция хасил итә. Бигрәк тә Ф.Бәйрәмова, В.Имамов, Р.Батулла, М.Әмирханов, А.Хәлим, Р.Рахман һ.б. язучыларның тарихи үткәнгә кагылышлы роман-повестьларында ул шулай. Ф.Сафинның «Саташып аткан таң» (2003) трилогиясе ХХ гасырны тетрәткән үзгәрешләргә кешелек тарихының бер сәхифәсе буларак һәм милли тарихның бер буыны итеп күз ташлый. Язучы экзистенциясе көчлеләрне юк иткән заманга, ялгыш юлдан киткән җәмгыятькә, корбан булган шәхесләргә һәм төп көчләрен, яшьләрен югалткан милләткә юнәлтелә, автор фикере исә трилогиянең символик-аллегорик катламында табыла. Яки Р.Галиуллинның «Боссоойко» (2016) хикәясе публицистик башлангыч калку билгеләнә торган классик материалны «текст эчендә текст» принцибы буенча урнаштыра. А.Әхмәтгалиеваның «Туташ» (2017) романы, тарихи контекстта драматик характер – авыр холыклы, катлаулы, каршылыклы шәхес, нәфис җанлы, әмма көчле хатын-кыз героиня тудыруы белән бергә, һәр персонажның биографиясен-язмышын белеп тергезелгән ХХ йөз башы татар зыялылары тарихын иҗат итә. «Кичке таң» (2020) повесте исә татар әдәбиятында романтизм, дини-дидактика, символлаштыру һәм сызлану фәлсәфәсе синтезында иҗат итү юлын, мөмкинлеген ача.

Шундый ук күренешләр драматургиядә дә күзәтелә. Р.Зәйдулланың «Үлеп яратты» (2010) драмасы Мөхлисә Бубыйның соңгы көннәрен тасвирлый. Символлар да, саташутөшләнү күренешләре дә кешелексез идеологиянең асылын ачуга юнәлтелгән. Тарихи материал, хатын-кыз казый образы – тоталитар явызлыкка каршы куярга мөмкин булган мәрхәмәтлелек моделе, ил баш тарткан юл булып аңлашыла.

Мондый тип әсәрләрдә акрынлап тематик тараю күзәтелә: алар гомумән тоталитар ил тарихы, совет идеологиясенең аяныч нәтиҗәләре турында сөйләүне татар милләте һәм совет хөкүмәте мөнәсәбәтләре кебек төгәлләштерә. Татар әдәбиятында постколониаль агым формалаша. ХХI гасыр башы татар прозасында бу агымның ныгуы Ф.Бәйрәмованың тоталитаризм фаҗигаләрен кичеп чыккан татар халкы тарихының елъязмасы булган бер төркем романнары («Караболак», «Кырык сырт», «Соңгы намаз» һ.б.) белән бәйле. Алар героик эпос структурасына корылганнар, үзәккә куелган көчле кеше – хакимияткә каршы чыгарга батырчылык иткән шәхес милләтнең, шул милләттәге нык бер нәселнең гадәти булмаган баласы амплуасында күрсәтелә, аның тормыш юлы идеаллаштырыла, милләт хакына узган юл булып аңлашыла. Язучының көрәшче-геройлары һәр кешедә үзгәрешнең эчтән – фикерләүдә, дөньяга карашта башланырга тиешлеген, һәр кеше көрәшкә кушылганда гына җәмгыятьне һәм илне, милләт язмышын үзгәртеп булачагын белдерә.

Постколониаль мотивлар романтик прозага үтеп керә (М.Вәлиев «Идел яры» (2007) повесте), драматургиядә күренә (Р.Зәйдулла «Ашина» (2003)). Ил-җирне югалту шулай ук шартлы-метафорик кимәлдә, «абсурд театры» алымнары кулланып, В.Имамовның «Япон татары» (2003) повестенда татарларның үзбилгеләнү сыйфатларын югалтуына тәңгәлләштерелә.

З.Хәкимнең «Легионер» (2004-2009) романы коммунизм төзү хакына ачлык, сугыш, җирләрне әрәм-шәрәм итү турында антиутопия телендә сөйли. Яббар тарихы язучыга татар әдәбиятында беренчеләрдән булып легионерлар темасын күтәрергә мөмкинлек бирә. Янәшәдә Куйбышев сусаклагычын төзү белән бәйле сызык пәйда була: авыллар, бабайларның каберләре су астында кала, вакыйгаларның бу сызыгы да абсурд чигенә җиткерелә. Бу вакыйгалар тарихи хәтерне, ватанны, рухи кыйммәтләрне җую буларак гомумиләшә.

Шул ук вакытта прозада үзгәрәк шартлы–метафорик юл – бер тарихны төрле хакыйкатьләр ноктасыннан күрсәтүче постмодернизм сынау уза. Аны М.Кәбировның «Cары йортлар cере» (2002) повесте башлап җибәрә. Әсәр төзелеше–композициясе белән үк полифонизм күренешенең бер варианты кебек аңланыла: ул хикәяләүче һәм вакыйгалар шаһитенең сөйләве кебек уйланылган. «Чиксез табут» (2008) әсәре исә символлаштыруга корылып, көчле позициягә чыгарылган символик образ җәмгыятькә бәя бирүче заман мифына әйләнә: кешенең әхлаксызлыгы «табут такталарына», чикләүләргә әверелеп, ул аларны җимерү яки ачып чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм дип ассызыклана. «Сагындым, кайт инде...» (2008) антиутопик повестенда постмодернизм поэтикасы һәм эстетикасы кешенең җир йөзеннән юкка чыгу мөмкинлеген әйтеп кисәтсә, бу китапны юк итүдән, роботлар уйлап табудан башлана дип чаң сукса, «Китап» (2014) романында әлеге мотив Г.Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1903) әсәре белән ассоциатив бәйләнештә милли-конспиралогик төс ала: китапны җуюның кешене югалтуга әйләнәчәге хакында кисәтү булып чыга.

Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» (2005) постмодернистик романы Минһаҗ исемле авыл картының ХХ гасыр буена булып узган төп сәяси вакыйгаларны шәрехләве, шуларга пародия бирү, әлеге мәгълүмати кырның гади кеше аңында абсурд ноктага җитү мөмкинлеген күрсәтү буларак уйланылган. Романда «автор үлеме концепциясе» урын алса да, хикәяләүнең татар авылы кешесе – коллектив аңның бер вәкиле тарафыннан алып барылуы әсәргә милли яңгыраш бирә. Халык авыз иҗатындагы Хуҗа Насретдиннәрнең лаеклы алмашы Минһаҗны Т.Миңнуллин образ–символ дәрәҗәсенә күтәрә, көлү – тормыш авырлыкларын җиңүнең бердәнбер юлы кебек тәкъдим ителә.

Тормышны, җәмгыятьне, кешене бәяләү өчен мифологик материалларга мөрәҗәгать итү дә бу чор татар прозасында активлыгын саклый. Г.Гыйльмановның «Албастылар» (2001) романында ул яңача, мифологик текстны ике катлы эчтәлек тудыруда файдалану рәвешен ала. Уңайның – кирегә, акыллының – җүләргә, дөреснең – ялгышка әверелеше кебек әкияти-мифологик алымга корылган Р.Батулланың «Ике җүләр» (2014), З.Хәкимнең «Сәер никрут» (2014), «Газап» (2016) повестьларында бүгенге дөньяның саркастик моделе иҗат ителә.

Вакыйгалылыктан тулысынча баш тартып, әмма психологик халәт-кичереш хәрәкәтен күзәтеп язылган хикәяләр татар прозасында матур бер күренеш төсен ала: Р.Зәйдулла «Кырымга китү» (2017), Р.Мөхәммәтшин «Тырыйк» (2017) һ.б. Олы жанрларда бу яктан М.Галиев иҗаты аерылып чыга («Рух» (2005) һ.б.). Метафизик эзләнүләр аерым бер яшь прозаиклар хикәяләрендә башка дөньяларга «тәрәзә» калдырып язу рәвешендә саклана: А.Әхмәтгалиева «Кайтаваз» (2014), Р.Галиуллин «Җиһан» (2014) һ.б. Бер текст-сюжет эчендә берничә катлам эчтәлек урнаштыру яңалык булып килә: Р.Габделхакова «Китүчеләр» (2004), «Даладан килүче» (2004) һ.б.

Драма төрендә охшаш күренешләр бигрәк тә З.Хәким драматургиясендә көчле. «Телсез Күке» (2002-2003) драмасында («театраль роман») берничә сюжет очраша. Күке Зариф тарихы – үткәннәрне искә төшереп, гафу сорау турында. Ул илдәге үзгәрешләргә бәя бирә, кешеләрнең үз гаепләрен танып, яки башкалар кылган хаталар, явызлыклар өчен бер–берсеннән гафу сорарга мөмкинлек туганны ассызыклый. Икенче тарих – татар милләтенә тоталитар режимда караш, мөнәсәбәт мәсьәләсен үзенә туплый. Өченче текст татар җыры һәм татар теле язмышына кагыла, аны шәрехләүдә кулланыла торган символлар башка текстларны ачыклауга да катнашып китә. Әсәрнең буеннан-буена, өченче текст итеп җавап эзләнгән мәсьәлә – «асылыбыз ни, аңа кайта алырбызмы, тоталитар режим шартларында яшәү татарларны телсез калдырмадымы?» дигән сорауга авторның җавабы өметле яңгырый.

Драматургның «Гасыр моңы» (2006) драмасында геройларның тормыш тарихы Коръәни миф структурасында тергезелә. Драмадагы вакыйгалар 1906–2006 елларны – бер гасырны, йөз елны колачлый, аны хаос эпохасы, бәхетсезлек, фаҗига дәвере дип бәяли. Шушы хаоста берничә буын кешеләрнең яшәү принцибын З.Хәким улын корбан итәргә әзер Ибраһим пәйгамбәр хакындагы мифта таба. Үзәк сюжет сызыгы, һәр персонажның тарихы, хәтта әсәрдә икенчел-өченчел пландагы персонажлар язмышы корбан бирү мотивын кабатлый.

Бу драмалар татар әдәбиятында мифологик материалның бөтенләй үзгә, югарырак кимәлдә кулланыла башлавы турында сөйли. Мондый күренеш прозага һәм лироэпикага да үтеп керә.

Шулай итеп, татар әдәбиятында ХХI гасыр башы форма җәһәтеннән үзгәрешләр белән билгеләнә, әмма сүз сәнгате ХХ гасыр дәвамында табылган төп юлдан тайпылмый. Милләт язмышы темасы алгы планда булып, татар язучысы һәр чорда үзенең югары миссиясен аңлап иҗат итә. Шуңа күрә әдәби барышның һәр баскычы халык белән иң мөһим мәсьәлә – нинди шартларда да кешелеклелекне, милли рухи кыйммәтләрне һәм милли мәдәниятне югалтмау турында сөйләшү булып чыга.

Эчтәлек ягыннан татар әдәбияты һәр мөмкинлекне шәхес, җәмгыять, ил тарихы, яшәеш турындагы хакыйкатьне эзләүче көчле татар кешесе концепциясен калкыту өчен файдалана, шуның белән дөнья әдәбияты барышына тоташа. Яңа үсеш юллары эзләгәндә, әдәбиятыбыз үзенең традицияләренә кайта, аларны югарырак дәрәҗәдә тергезә. Шуңа да төрле чорларда романтизм һәм модернизмны яңарту, төркитатар фольклоры, суфи әдәбият, хәтта борынгы мәҗүси жанрлар яңгырашын һәм төзелеш-корылыш үзенчәлекләрен, образлар системасын, алымнарын тернәкләндерү күзәтелә. Нинди генә агым-юнәлешкә, жанрга яки формага мөрәҗәгать итмәсен, хәтта постмодернизмда да татар әдәбияты үрнәкләре оригиналь эчтәлекне һәм аһәңне саклый, милли калыбы, моңы-сызлануы белән аерылып тора.

 

"КУ" 05, 2020

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев