Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Бәхетне эзләп табалар...

Р.Җамалның шигырьләре, ихласи күңел күчтәнәчләре, бер яктан, тормыш сөземтәсе булулары, икенчедән, кафия, вәзеннәренең, эчке аһәңнәренең төгәллекләре белән, укучыны битараф калдыра алмаслар, дип уйлыйм. 

Рифат Җамал – шагыйрьнең әдәби тәхәллүсе. Арча вилаятенең бер чигендә урнашкан Мирҗәм авылында, элек колхозчылар дип йөртелгән гаиләдә туып-үсеп, олы тормыш мәктәбен узган, профессор, фән докторы Рифат Җамалетдин улы Корбанов булыр ул. Үзе белән очрашканчы, аның мәкаль-әйтемнәребезгә, хикмәтле дә, гыйбрәтле дә канатлы сүзләребезгә, якын гына түгел, нәкъ шул рухи мирасыбызны хәтерләтеп торган шигъри тәлгәшләре белән көндәлек матбугат аша таныш булсам да, «Күңел сүрәләре» (1996) исемле беренче җыентыгы мине «әйләнеп» узганмы, ничектер акыл шәрифләремдә төпләнеп калмаган. Аның каравы Мәскәүдә «Заман» нәшриятында чыккан «Янсын йөрәк дөрләп», күкрәгенә сугып «Мин – адәм баласы» (2016) дип оран салган, рухына, иҗади юнәлешенә турырак килгән «Өн» (2019) мәҗмугалары язу өстәлемнең түрендә. 

Дөресен әйтим, соңгы елларда тормыш барышын, җәмгыять үсешен, рухи дөнья, кичереш тирәнлекләрен иңләү мөмкинлекләре биниһая булган поэма жанрына «каныгуым» шаукымындадыр инде, Р.Җамал иҗатыннан әүвәл җәелеп сөйләп бирерлек әһәмиятле вакыйгалы, олы язмышлы каһарманлы лиро-эпик әсәрләр эзләп «юлга чыксам» да, мөстәкыйль фикерле, тирән хисле, җанга талгын рәхәтлек биреп, чакма ташыннан чичәнлек утын дөрләткән бер-ике-өч-дүрт юллыклары әсир иткәч, аларны нинди максат белән укыганымны да «онытып» җибәргәнмен. Язма шигъриятебезнең юл башыннан дәвамчыларына хәер-фатиха биреп торган Кол Галинең атаклы «Кыйссаи-Йосыф» дастаны да буш урында, тиктомалдан туа алмаган, аның телдәнтелгә, буыннан-буынга тапшырыла килгән халык иҗаты энҗеләренә, дөнья, бигрәк тә Көнчыгыш поэзиясе казанышларына таянып күтәрелгән булуы фәндә исбатланган хакыйкать. 

Шигърият дигән тылсымлы могҗиза каләм тибрәтүчедән акыл-хис эшчәнлегенә таянып, төрле әзерлектәге укучыны җәлеп итәрлек, сискәндерерлек нәтиҗә ясый белүне таләп итә. «Шигырь – хикмәт, иҗат – сер», дигән күзәтү сөземтәсе буларак туган гыйбарә нәкъ шул хакта. Р.Җамал «шагыйрь һәм шигырь» турында күп яза, аның чыганагы, вазифасы хакында уйланудан тукталмый. Кемдер шаярта шигырьдә,

Таланты зур, күрәсең.

Миннән булмый. Алар бары –

Күңелнең бер сүрәсе.

Проза, драма, бигрәк тә сәхнәгә менгән әсәрләрнең берничә авторы була алса да, бәгырьдән өзелеп төшкән җан авазы – шигырь бары тик шәхси генә була, чөнки, Р.Җамал язганча, «Шигырьдә алдап булмый шул / Эчеңдәге-тышыңда, / Курыксаң әйтер сүзеңнән, / Эчеңнән тик пышылда». 

Р.Җамалның кыска күләмле, «үтә күренмәле, ачык чырайлы» парчалары күңелне эретеп, җанга талгын рәхәтлек биреп, зиһенне уятып, гадәти тормыш-яшәешебез турында болай да язып була икән, күбесендә олы әсәргә җитәрлек эчтәлек ята дип, кат-кат укып, хәтта беришесен кабатлап та йөрдем. Чынлыкта, «Кулымда – каләм. / Күңелдә – галәм», «Курыкмыйм бәхетсезлектән, / Куркам бары билгесезлектән», «Елап туып та, / Җырлап китсәң иде», «Акыл – туфрак, белем – ашлама» кебек тирән мәгънәви эчтәлекле, «Гомер буе бәйсез булдым, әйттем уйлаганымны», шикелле «тәкәббер» юлларга тап булып, үзе белән күрешеп-танышканчы, мин ни өчендер аны озын бәдәнле, кәрзингә туп ташлаучы баскетболист кебегрәк күз алдыма китергән идем дә, ул уртача буйлы, киң җилкәле, гәүдәсеннән, беләкләреннән көч-дәрт бөркелеп торган, парчалары төсле «көләч йөзле», уен-көлкегә, тапкыр сүзгә маһир ир-егет булып чыкты. Шунда шигърият даһилары Пушкин белән Тукай күз алдына килеп бастылар. Аларга җыйнак, килешле буй-сыннары җиргә аяк терәп басып, мәңгелек белән «сөйләшүләренә», рухи дөнья киңлекләренә, кичереш тирәнлекләренә үтеп керүләренә хилафлык итмәгән. Күрәсең, сүз сәнгате җим-илһамны һавадан түгел, ә җир-анабыздан ала торгандыр! Хәтеремне ничек кенә «җилләндереп» карасам да, татар шагыйрьләре мохитендә көрәшчеләргә, спорт буенча чемпионнарга, йөзүчеләргә тап булсам да, «колга буйлысын» исемә төшерә, таба алмадым. 

Р.Җамалның шигырьләре, ихласи күңел күчтәнәчләре, бер яктан, тормыш сөземтәсе булулары, икенчедән, кафия, вәзеннәренең, эчке аһәңнәренең төгәллекләре белән, укучыны битараф калдыра алмаслар, дип уйлыйм. 

Ашлык кибәксез булмый дигәндәй, Р.Җамал иҗатында, аеруча юллыкларында «сөткә киткән» яисә мәгънәләре ачылып җитмәгән юллар да күңелне «тырнап» үттеләр: 

Укытучы, У-у, тукучы!
Яки
Утыртсаң – бакча була,

Урламасаң – акча була! 

Капканы шыр каерып ачып кергән «Кышларны яз көтеп уздырам», бигрәк тә «Адәмдә – бет, Галәмдә – кеше» кебек «тәэсирләнүләре» аның мөмкинлекләреннән түбәнрәк торалар. Әлегә укучыга ирештерелгән иң тулы җыентыгын «Мин – адәм баласы» дип атаган шагыйрь, аны «беткә батыргач», аңа галәмдә Кеше хокуклары бирә аламы?.. Аннан килеп, Адәм белән Кеше берүк затлар яисә синонимнар түгелме? Бәлки, автор укучыны сискәндереп, уятып алу өчен мондый гайре табигый юллар да кирәк, дип уйлый торгандыр? Белмим тагын. Мондый «тәҗрибәләр», әлбәттә, аның «кое казый инә белән», «ташка да кадак кага торган» лирик героеның «йөзенә» кызыллык китермиләр. Чөнки ул – җир кешесе. 

Р.Җамал күптәннән билгеле, әдәбиятта яктыртылган мәүзугъларга яңача төсмер биреп, көтелмәгән үзенчәлекләре белән ача да куя. 

Дошманың сукканга

Син һәрвакыт әзер.

Дустың чиертсә дә,

Буладыр бик авыр. 

Ошбу дүртьюллыктагы халәтне кем генә кичермәгән дә, кайсыбыз гына дошманына каршы тора алып та, дусларының хыянәтен авыр кабул итмәгән! Яисә менә адәм гомеренең мәңгелек белән чагыштырганда, бер мизгел генә булуын, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән «тынлык» белән бәйләп, күңелгә сеңдереп, искә-ятькә төшергән юллары: 

Кеше тынлыктан килә дә,

Тынлыкка китеп бара.

Күкрәп кал, кеше гомере

Тынлыктагы бер ара. 

Галәм киңлекләрен хыялында иңләүдә «Мәңге утта» янган, Вакыт – Чиксезлек белән көрәшүнең мәгънәсезлеген аңлаган философ-шагыйрь, үзен азга булса да тынычландырып, юатып куйган нәтиҗәгә килә, ягъни каршылыкта тәңгәллек, эчке гармония эзли. 

Олыгайгач бу дөньяда

Сабырлык кирәк. 

Табигате, халәте рухиясе белән лирик шагыйрь, эчке кичерешләргә, интим мөнәсәбәтләргә өстенлек биргәндәй тоелса да, үз халкының баласы буларак, ул сәяси, иҗтимагый мәсьәләләрне дә чит-ят күрми. Дөньяда барган, ил язмышындагы хәл-әхвәлләргә үз карашын, шулай әйтергә яраса, шәхси бәясен белдермичә калмый. Аерым алганда, шагыйрьнең милләтара мәсьәләләргә мөнәсәбәтен гамәлгә ашырганда, үзара аңлашу, гаделлек хөкем сөрер иде кебек. Чөнки:

Башка милләтләрне хурлап,

Милләт булмый зуррак,

– ди ул, өздереп. 

Гасырлар дәвамында хәл ителмичә, безнең чорда аеруча куертылган низагның «чишелеше» ике юлга сыйган да куйган. Чыбыркы шартлаткандагы яисә яшен ялтырап алгандагы шикелле генә. 

Халкы, аның теле иң авыр сынаулар кичергән көннәрдә шагыйрь мәрткә китеп, дәрвишләр сыман аякларын бөкләп, оеп утыра алмый. Милләт язмышын үз шәхси хәсрәте дип кабул иткән иҗатчы бүгенге борчуларны тарих «тәрәзәсенә» куеп бәяли. Галимнәр том-том фәнни-гыйльми хезмәтләр, монографияләр багышлаган фикерфаразларны берничә юлга «сыйдыра». 

Берсе – болгар, берсе – кыпчак.

Берсе – Алтын Урдадан.

Әллә инде татар дигән

Милләт һич тә булмаган. 

Җитмәсә әле татарны «берсе – мишәр, берсе – типтәр, кайсылары керәшеннәргә бүлгәлиләр». Ошбу фикер гасырлар дәвамында татар «җәйләвендә» гомер сөргән башкорт кабиләсе дә «ата-анасын талап», олы милләт булмакчы, дип тә тулыландыруга «өстери». 

«Әй, татарым, син кайда соң?» дип, ул телгә алган мишәрең әйтмешли, безгә «берцәк» бердәмлек, бер йодрыкка төйнәлеп бетү җитмәүгә зарланып, югалып калгандай була да, «аңына килеп», хыялына ирек куеп, «мөстәкыйльлек алган» татарның үткәнен һәм киләчәген болайрак күзаллый: 

«Чыңгызхан» да «Тимерхан»дыр,

«Хан»ныкыдыр хәмере.

Мөстәкыйльлек алса татар

Булыр аның әмире.
Әмирләрнең кулы каты,

Каты булыр әмере:

«Миңа каршы килгәннәрнең

Булмас хәтта кабере». 

Бу кыю, кырыс юлларны, иншалла, бирсен Ходай дип хуплап, ахыр чиктә, адәм баласының, бу очракта татар милләте вәкиленең, хыялларына «канат куярга» булса да, хаккы бардыр дип тә өстисе килә. Р.Җамалның әлеге фаразында якташы да, кумиры да Тукай иҗатында яңгыраган аһәңнәргә якынлыкны сиземләве кыен түгел. Бөек шагыйребез мирасы Р.Җамал өчен фикри таяныч ноктасы һәм шигъри осталыкка өйрәнү мәктәбе, образын кайта-кайта уйлану, соклану чыганагы. Нәкъ шул ноктада Р.Җамалның полемист холкы, укучыны «котырта», бәхәскә тартып керү сәләте ачыла да куя. Ул «башын җүләргә» салып, гади генә күренгән сөален калкытып куя. 

Тукай

Тукай булыр идеме икән,

Әгәр булса бай? 

Гади уйлану төсендәрәк әйтелсә дә, бу юллар белән һич кенә дә килешәсе килми. Беренчедән, Тукай тәкъдирен үзе сайлап алмаган, язмыш җилләре аны шул хәлгә куйган. Икенчедән, хәзер кем бар җаваплылыкны алып өздереп әйтә ала: әгәренки, Болгар кунакханәсенең бер карават, өстәл белән берничә урындык кына сыярлык бүлмәсендә гонорар тиеннәрен санап утыру урынына гаилә корырлык йорты булып, янында, Рифат кордашның Даниясе шикелле, «Йөрәгемнең парәсе – Син, / Күземнең карасы – Син! / Син – минем бәллүр бәхет, / Син – минем алтын тәхет» дип зурларлык (бәлки, ул алай ук «төчеләнмәс тә» иде) Зәйтүнәсе – җанкисәге янында рухландырып торса, үзе исән чакта ук, дөнья киңлекләренә чыгар, тагын да тәэсирлерәк әсәрләрен иҗат итәр иде. Байлыкка килгәндә, Дәрдемәндкә алтын базлары гаҗәеп тирән, моңсу, халкыбыз тормышын, рухи дөньясын иңләгән шигырьләрен иҗат итүгә комачауламаганнар дип беләм. Рус шигъриятенең титаны Пушкин, Пётр патшаның яраткан гарәбенең оныгы, кадер-хөрмәттә яшәп, байлыкта йөзсә дә, халкының холкын, рухи дөньясын, гафу итегез, «хәерче» М.Кольцовтан тирәнрәк чагылдырган. 

 Фикри җегәре, образлар системасы, жанрлык хасиятләре, кичерешнең эзлекле үсеше яссылыгыннан килеп бәяләгәндә, Р.Җамал иҗатының төп өлешен, мәхәббәт, сөю-сәгадәт мәүзугъларында «куенына сыйдырган», лиризм, психологизм, сагыш белән өретелгән күңел лирикасы алып тора. Аның рухи дөньясын, омтылыш-ниятләрен аңлауда «Ярат» шигыре «манифесты» сыманрак кабул ителә. 

Шагыйрь үгет-нәсихәт, киңәш биреп кенә калмый, үз шәхесен тирәнрәк ачуга омтылып, укучысы белән ачыктан-ачык диалог «алып бара». С.Хәкимнең «Күңелем Ленин белән сөйләшә» дигән гыйбарәсен юллама итеп алып, «Мин үзем белән сөйләшәм әле» шигырендә өлкән каләмдәше белән «астыртын төртмәле» бәхәскә керә. 10-9 иҗекле силлабик системабызда язылган, дүрт куплетлы шигыренең һәр яңа юлын «Үзем белән сөйләшәмен әле» җөмләсе белән башлап, «шыпырт кына, тып-тын килешеп», «талгын җылы җил»не күңел тибрәлешләре уртасына алып кереп, әүвәл үзенең холкы «карлы-бозлы» булса да, вакыт, ара, бигрәк тә ялгызлык, сагыш, өмет, ахыр дуслык кебек «хисси-тойгылы» төшенчәләр даирәсендә күңеленең йомшаруын, игелеклерәк була баруын сизә. 

Үзем белән сөйләшәмен әле

Шатлыгымда, кыен чагымда...

Бергә күтәрәбез бу тормышның

Карасын да һәм дә агын да. 

(Дәвамын журналның 11 нче санында 2021 ел укыгыз)

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

 

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев