БЕЗ ХӘТЕРЛИБЕЗ

Быелгы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты ШАГЫЙРЬ ГАЗИНУР МОРАТНЫҢ ИҖАТ ПОРТРЕТЫНА ШТРИХЛАР

Газинур Морат — татар халкында китап культын кабат җанландырган 60 нчы еллар шигъриятенең көчле тәэсирендә үскән буын вәкилләреннән берсе. Әлбәттә, 70 нче елларда билгеле бер тәҗрибә туплап, инде чираттагы дистәне башлаган шигърият мәйданына ныклап аяк басканнарның, шул исәптән Газинур Моратның иҗатында да алдагы чорлар әдәбиятының чалымнарын табарга була иде, чөнки, нинди генә идеологик кысаларга тартылмасын, нинди генә фәлсәфи-эстетик карашларга нигезләнмәсен, теләсә кайсы әдәбият үзеннән элгәреләр тудырган традицияләрдән тулаем баш тартмый. Кайсыдыр яктан капма-каршы сызыклардарак торган кебек «җепшеклек» һәм «торгынлык» шагыйрьләрен аеруча мәгърифәтчелек әдәбиятының һәм романтик, һәм реалистик канатларыннан ук килгән сәнгать тенденциясе — халык аңын сүз ярдәмендә уяту, зыялы катламның тормышка актив мөнәсәбәтен булдыру, милләтне агарту идеясе берләштерде. Бу, беренче чиратта, тарихи үткәнгә, заманның сәяси барышына яңача, үзенчәлекле караш булдыруда, милләттәге рухи кризиска каршы чыгуда, аны һәр милләт, аерым кеше бәхете өчен яшәргә чакыруда чагылды. Әлеге тенденция Газинур Морат иҗатын да читләп узмады.

Совет халкы үз яшәү дәверенең торгынлык дип аталган этабына килеп кергәндә, аның күпмилләтле әдәбиятында, илкүләм матбугатта, кайбер юнәлештә артка китешләр сизелүгә карамастан, татар шигърияте фикри офыкларын киңәйтүен дәвам итте, соңгы елларда ирешкәннәрен классик әдәбият уңышлары белән янәшә куеп карады, һәр икесенең иң матур сыйфатларын бергә үрү омтылышын ясады, бар төр жанр формаларының, иҗат алымнарының яшәргә хаклылыгын аңлау юлына басты.

Татарстан Язучылар берлегендә 70 нче еллар ахырыннан талантлы яшьләрне барлау, әдәби хезмәткә хәзерләү эшенә зур игътибар бирелде. Моннан тыш, көндәлек матбугатта барган әдәби бәхәсләр, яшьләрнең иҗат командировкаларында бергәләп катнашуы, шул чорда татарда талантлы әдәби потенциалның зурлыгы, аның милләтне, милли рухны саклау юлындагы хезмәтләре, шигъриятнең гомуми үсеш дәрәҗәсе, халыкта аңа ихтыяҗ зурлык һәм башка күзгә күренеп тормаган сәбәпләр үз эшен эшләде: нәкъ менә татар шигърияте яңарыш кичергәндә дөньяга килгән сабыйлар 80 нче еллар башында инде өлгергән каләм әһелләре сыйфатында әдәбият мәйданына аяк басты.

Кайсы гына әдәби төрдә иҗат итүенә карамастан, теләсә кайсы татар язучысы бер үк вакытта журналист та булып китә, әмма һәрберсе тәэсирле сүз көченә ия публицист буларак танылмый. Газинур Морат исә — ике төр иҗатны янәшә алып барган һәм берсенең сыйфатларын икенчесендә уңышлы куллана алган каләм иясе. Аның тәүге әдәби һәм публицистик тәҗрибәләре туган районының «Хезмәт даны» газетасында 70 нче еллар башында күренә, ә инде университетта уку чорында шигырьләре республика матбугатында да басылгалагач, Газинур Морат каләмдәшләре тарафыннан өметле шагыйрь буларак телгә алына башлый.

«Җир хәтере», «Мин дөньяны тыңлыйм» исемле тәүге җыентыклары белән танышкач, шул чорның иң таләпчән тәнкыйтьчеләреннән берсе буларак танылган Фәез Зөлкарнәй Газинур Моратның иҗатында шигъри юлларга салынган фикер тирәнлеге хакында язып чыга. Ул шагыйрьнең әдәби текстларны катмарлы метафораларга төрүен, көтелмәгән график чаралар ярдәмендә строфалардагы мәгънә басымын билгеләвен, фикри катламнарны ачуда аваз яңгырашын уңышлы файдалануын күрә. Киң җәмәгатьчелеккә шагыйрь буларак таныткан «Җир хәтере», «Мин дөньяны тыңлыйм» китаплары нигезендә Газинур Морат 1988 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

Шагыйрьнең беренче җыентыкларында 60 нчы еллар шигъриятенә хас сыйфатлар — күзгә бәрелеп торыр хәлдә. Үз чоры публицистикасында активлашып киткән гыйльми, әйтик, физик терминнардан, урыстан алынмалардан мул файдалану, нечкә яңгырашлы юлларны публицистик аһәңлеләре белән бергә үрү, глобалистларча  фикер йөртү, ил һәм халык өчен җаваплылык белән генә канәгатьләнмичә, дөнья проблемаларын чишәргә алыну... «Җир хәтере» мәҗмугасына исем биргән әсәр дә Газинур Моратка хас иҗат алымнарын ачык чагылдыра.

Бу хәвефле планетамның

Газиз миңа һәр ягы.

Ультракыска дулкыннарда

Тыңлап ятам дөньяны.

1985 елда дөнья күргән китапта урын алган шактый шигырьләрнең язылу вакыты, әлбәттә, күпкә алдарак, һәм аларга салынган һәр мәгънә бүгенге көн яшьләренә тулысынча аңлашылып та бетмәскә мөмкин. Беренче карашка, дөнья халыкларының иминлеген кайгыртып, Ак йорт сәясәтенә каршы язылган кебек тоелган бу төр шигырьләрне 70 нче һәм 80 нче еллар буынының иҗатчы татар яшьләре генә түгел, күпчелек студентлары, милли зыялылары да башкачарак күз белән, үз тарихлары ракурсы аша укый иде. Алар әлеге шигырь юлларыннан шагыйрьнең тыелган радиодулкыннарны, каналларны тыңлавын, аерым бер халыкның милли бәйсезлеген югалтуы турында язганда, үз мили фаҗигасен уйлавын ачык аңлаган дип исәпләргә кирәк.

Газинур Морат 80 нче еллар иҗатында укучыга шәхси фикер сөрешен күрсәтергә теләгән каләм иясе сыйфатында ачыла, авторның үз язганнарыннан шулай ук тәм табуын тоймый мөмкин түгел. Шагыйрь бу чорда интеллектуаль үсеш дәрәҗәсен башкаларга да ачарга теләгәндәй, һәр иҗтимагый яңаны, тарихи-фәнни ачышларны читләп узмаска тырышып, кыйтгаларга, Җир-анабызга хас проблемалардан котылу юлларын эзләп яза шикелле, вакыт-вакыт алар шактый абстракт, әмма кискен һәм шунлыктан ышанычлы яңгырый:

Ирләр кебек: еламаска

Өйрәтә бу заман.

Юл бер генә: гуманистик

Кырыслыкка табан.

(«Көл син, җырым!..»)

Газинур Морат бөтен иҗаты белән, хакимнәрне, Җир йөзендә сугыш һәм солых өчен җаваплы кешеләрне акылга һәм көчле ихтыярлы гамәлләргә чакыра. Нәкъ менә әхлакый экспериментлар, парадокслар, икепланлылык алымнары, дөнья белән идарә итәрлек фикерне героеннан әләм итеп күтәртү аның бу чор поэзиясен татар интеллектуаль шигърияте агымына куша.

Яшь шагыйрь үз чорының вәхши күренешләрен оста табылган һәм бөтенләй көтелмәгән, имәндергеч әдәби детальләр аша сурәтләүгә ирешә:

...Кулына шоколад тотып,

Бөдрә чәчле сабый

Эшафотка менеп китте,

Баскыч саный-саный.

(«Кинокадр»)

Үксез язмыш поездында

Кунакка бара сабый.

Әнисенә.

(«Поездда»)

Газинур Морат әдәбиятка ныклап аяк баскан елларын «Үзгәрешләр көтү» чоры дип билгели. «Үзгәрешләр көтәм» әсәрендә аерым кеше, ил, дөнья яшәешендәге гадәтилеккә әйләнгән хәлләргә чик куелу турындагы фикер лейтмотив булып бара. Шагыйрьнең бу үзгәрешләрне ничек күзаллавын фаразлау исә укучының үзенә калдырыла. Газинур Морат шигърияте укучыны уйларга мәҗбүр итүе белән кызыклы да.

Язмышыннан берәү йөзен чыткан,

Кай гаиләдә низаг-ызгыш чыккан,

Илләр чыраена илләр суккан...

Мәңге шулай барыр, димсең, эшләр?

Үзгәрешләр көтәм, үзгәрешләр.

Шагыйрьнең кайбер әсәрләреннән милли үзаңы югары шәхес татар язмышына бәйле фикер тапса, заман идеологиясенә буйсынганы үзе көткәнне аңлый ала. Татар совет шигърияте, милли фикерне әнә шулай ныклап яшерә белү аркасында, цензура кайчысыннан чагыштырмача җиңелрәк котыла алды, тирән метафоралылыкка иреште, урыны-урыны белән туарылыбрак китеп, ил алып барган сәясәтне аңламаучыларның да күзен ачкалады, андыйларны асмәгънәле шигырьләрне аңлау өчен әзерләде дә. Шагыйрьләребез, шул исәптән Газинур Морат та, үз халкының язмышын башкалар язмышы, үз иле сәясәтен башка хакимиятләр алып барган гамәлләр аша, узган чорлардан бигрәк, яңа заманнан алынган тарихи фактлардан файдаланып аңлатты.

60 нчы еллар поэзиясендә, аеруча Рәдиф Гаташ кебекләр иҗатында романтик рух никадәр көчле булса, Газинур Моратның тәүге әсәрләрендә дә шулай иде. Аның лирик герое мизгел эчендә яну, шуның белән мәңгелеккә калу турында уйлана, үз алдына сораулар куя-чишә яши. Ул ил һәм милләт язмышы турында Равил Фәйзуллин геройлары кебек пафослы фикер йөртә, даими рәвештә үзен һәм башкаларны көрәшкә әйдәп тора. Аңа байлык-мөлкәт тә, дан да кирәк түгел, ул бу төр кыйммәтләрне рухи кыйммәтләргә каршы куя, һәр нәрсәне үз аңлавындагы гадел үлчәү тәлинкәләренә сала, киләчәккә карап, Җир шары, аның кырлары-басулары буйлап атлый.

Газинур Морат, М.Әгъләмов кебек, аерым бер фикерне, гыйбарәне ассызыклый, укучыга аерып алып җиткерә, ә инде шул чакта уңышлы яңгырашка ирешсә, кат-кат кабатлый. Ул тормыш вакыйгаларын бары тик фәлсәфи яктыртырга омтылышы белән, 70 нче елларда киң танылу алган Кадыйр Сибгатуллинны да хәтерләтеп куя.

Тәүге чор иҗатында Газинур Морат һәртөрле шигъри калып белән иркен эш итсә дә, башлыча ирекле формаларга өстенлек бирә. Публицистик яңгырашка, фикерне турыдан-туры әйтеп бирүдән битәр, җөмлә төзелеше, риторика, омтылышлы, ашкынып язу аша ирешә. Шушы сыйфатлар, яшерелгән һәм яшерелмәгән фикер белән үрелеп, аның әсәрләрен тәэсирле итә.

Газинур Моратның 80 нче еллардагы шигырьләрендә Вөҗдан, Намус, Матур Яшәү кебек абстракт төшенчәләр янәшәсенә Тукай, Бруно, Бируни, Хемингуэй кебек, тарихта мөһим роль уйнаган, гомумфикергә туры килмәгән караш әйтергә курыкмаган, гамәлләре белән явызлыкка, үзгәрмәс фикергә каршы чыккан шәхесләрнең исемнәре атала, шунлыктан алар әлеге рухи кыйммәтләрнең җирдәге гәүдәләнеше кебек кабул ителә. Аның лирик герое һәрвакыт матур һәм дөрес яшәү турында уйлана.

Гадәттә, шагыйрьләр, әдәбият мәйданына аяк басканда, мәхәббәт темасына зур урын бирә, Газинур Моратта исә — киресенчә. Иҗтимагый-фәлсәфи пландагы әсәрләрен киңәеп язган, аерым фикерләрне кат-кат ассызыклаган, бер әйтелгәннәренә башка әсәрләрендә яңадан әйләнеп кайткан, тар проблемадан этәрелеп китеп, зурракларына килеп чыккан шагыйрь интим лирикада кыскалыкка, төрлелеккә омтыла. Әдәби тәнкыйть аның сан ягыннан чагыштырмача азрак мәхәббәт шигырьләрен әйләнебрәк үтсә дә, аларның оригинальлеген, мәхәббәт темасында традициональрәк кала килгән татар шигъриятендә беркадәр аерылып торуын искәрми мөмкин түгел. Әлеге әсәрләр форма, мотив, образ җәһәтеннән бер-берсен кабатламый диярлек.

Дөрес, Газинур Моратның мәхәббәт лирикасында да тулаем иҗатына хас уртаклыклар бар, нәкъ менә ул кулланган алымнар сөю хакындагы әсәрләрен оригиналь итә дә. Шагыйрь бу төр шигырьләрендә сәнгатькә баглы терминнарны, сәнгать тарихыннан билгеле булган исемнәрне файдаланырга ярата:

Мин хәтерлим әле ул чакларны:

Тирәкле инеш буйларын,

Бакалар прелюдиясен,

Сандугачлар рапсодиясен,

Чикерткәләр кантатасын,

Яфраклар сонатасын,

Бәгъремнең ноктюрнын,

Мәхәббәтнең матәм маршын

...Һәм шәрә күләгәңне.

(Соль мажор)

Бер караганда, әлеге шигырьдә дастаннардан килгән санау, тасвир объектларын бер-бер артлы тезү күзәтелә кебек. Асылда исә бу санауларның традицион теземнәр белән уртаклыгы бөтенләй юк. Бер-бер артлы килгән музыкаль форма атамалары лирик герой күңелендә туган төрле көчәнештәге хисләрнең чиратлашуын, ахырга таба күңеленең бик нык нечкәрүен күрсәтү өчен хезмәт итә. Менә шушы романтик нечкәлекне, герой үзе дә көтмәгәндә, тормыш чынбарлыгы, тән теләге өзә шикелле. Якты ноталарны аңлаткан атама, күңел яктылыгына хезмәт иткән табигать предметлары, күренеше һәм сызма кебек кенә бирелгән кыз портреты, мәхәббәтнең һәлакәтен белдергән матәм маршы төшенчәсе әдәби контрастлыкның нигезен тәшкил итә. Кичерешләр катмарлыгын аңлаткан һәм, авыр тойгыларга батырып, караңгы төсләрдә тәмамланган шигырьгә куелган атама бераз аптыраштарак та калдыра, чөнки ул лирик геройның тәүге хисләрен генә белдерә ала.

Газинур Моратның мәхәббәт лирикасы Равил Фәйзуллинның 60 нчы елларда шул темага язылган шигырьләренә якын тора. Аларда атамалар, сүзләрне юлларга салу, соңгы мисраг, тыныш билгеләре мәгънә җиткерүдә мөһим роль уйный. Шагыйрьнең аерым әсәрләрендәге тасвир объектын һәм эчтәлеген дөрес күзаллау өчен, атамага салынган эчтәлек ачыклыгы мөһим. Әйтик, түбәндәге шигырьнең исеме булмаса, йә әлеге атама әсәрне укыганчы ук төгәл аңлашылмаса, лирик герой белән мөнәсәбәткә керүче субъект — тол хатын дип түгел, ә төн сыйфатында аңлашылыр иде:

Тол хатын

Аһ, бу төннең озынлыгы!..

Кочагына ала да ул мине,

Таләп итә башлый күз яшемне.

Мин карышам.

Тик ни кылыйм?

Соң ни кылыйм инде?..

Шагыйрь интим лирикада, бигрәк тә шәхесара мөнәсәбәтләр турында язганда, аерым фикерне кыска, өзеп әйтә, штрихлы картиналар белән эш итәрга ярата. Аның күңел шигъриятендә соклану, ярату тойгылары янәшәсендә оят, үкенеч, бер кире кагылган хисләргә үткәннеке булып калырга тиешле тойгылар итеп кенә карау хас. Яшьлек, хатын-кыз матурлыгы, табигать турындагы фикерләрен-хисләрен шагыйрь еш кына чорлар аша килгәннәре белән бәйли:

Күл уртасында Зөһрә кыз,

Ярым ай гүя көймә.

Салмак кына ишә сылу,

Ямансу бер көй көйләп.

Ишетәм аның сагышын,

Ишетәм чорлар аша...

(Төнге этюд)

Газинур Морат иҗатына хас алда саналган сыйфатлар «Оча җырлар» җыентыгында да күзәтелә, әмма күпчелек әсәрләрендә метафоралылык инде кими төшә, үзгәртеп кору еллары тудырган шартларда ул сәяси эчтәлектәге шигырьләрне укучыга аңлаешлырак итеп кора башлый, аерым бер кеше, милләт хокукы турындагы әсәрләрендә үзәккә империядә изелгән милләтләр, кешеләр хокукларын куя («Кош хокукы»).

Шагыйрь иҗатында әле кайчан гына көндәлек матбугатның игътибар үзәгендә торган Әфганстан, Карабах сугышлары җанлана, тарихта канлы эзләр калдырган шәхесләргә бәя бирү омтылышы арта. Татар иҗтимагый хәрәкәте көчәю шартларында көрәшчеләр арасыннан милли лидерлар аерылып чыга. Алар, нигездә, әдәби мәйданда да үз урынын тапкан көчле рухлы, кыю шәхесләр була. Яңарышлар заманы, үз чиратында, милли лидер проблемасын әдәбиятка алып керә. Җиргә пәйгамбәрлек миссиясе белән килгән шагыйрь образын тудыру татар әдәбиятында тагын зур урын били башлый. Бу хәлләр Газинур Морат шигъриятендә дә үзен сиздерә. Тарих битләрендә үз исемнәрен төрлечә язып калдырган шәхесләр, аларның үз милләтләре, башка халыклар язмышындагы роле турында уйлана ул.

Газинур Моратның «Оча җырлар» җыентыгына кергән әсәрләрен «фидаилар кирәк» дигән фикер бер ноктага җыя. Аның шул исемдәге күләмле шигыре милләт өчен яшәү идеясенең алга таба иҗатында үзәк урында торачагы хакында хәбәр шикелле яңгырый, китапның да умыртка баганасын тәшкил итә. Ил сәяси үзгәртеп кору этабына кергәч, шагыйрь милли азатлык, яңарыш идеясен яклаган үткен каләмле публицист буларак та таныла.

90 нчы еллар уртасыннан Газинур Морат иҗатында миллилек тагын да арта, сәяси-иҗтимагый лирика фикер ноктасыннан үткенләнә, заман фактлары белән баетыла, идея эчтәлеген күптөрле аңлау мөмкинлеге бетерелә, тормыш вакыйгаларын анализлау аркылы килгән уйларга юл бирелә. Заманга бәйле рәвештә, абстрактлылык урынсыз булып калган публицистик рухтагы әсәрләрендә дә кирәгеннән тыш пафослылык, югары ноталарда язу күзәтелми диярлек. Шагыйрьнең «Түбә» җыентыгы әнә шул хакта сөйли. Әлеге китап турында көндәлек матбугатта күп язылды, һәм шул китабы өчен Газинур Морат Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләккә лаек булды.

Шагыйрь лиро-эпик әсәрләр иҗат итүче буларак та билгеле. Алар арасыннан аеруча «Ачлык» поэмасы аңа зур әдәби уңыш алып килде, әлеге әсәр 90 нчы елларның бу темага язылган башка поэмалары арасында үзенең лаеклы урынын тапты. Тезмә белән чәчмәне чиратлаштырып иҗат ителгән поэмада татар дастан-поэма традицияләре яңа алымнар белән баетылды, «Идегәй» кебек классик фольклордан стиль чаралары заман фикерләрен уздыру өчен файдаланылды. «Ачлык» әсәре татар әдәбиятының традицион иҗтимагый-сәяси поэма жанрын форма җәһәтеннән баетты, аңа яңа, заманча эчтәлек алып килде.

Шагыйрь «Ачлык» поэмасына Альбер Камюның «... Ирек хакына шәһит китү генә мәгънәгә ия була. Тик шул чагында гына кеше үзенең бөтенләй үк үлмәячәгенә ышана» дигән сүзләрен эпиграф итеп ала. Аның төп мәгънәсе, «Ирек хакы» рәвешенә кергән сыйфатта, алга таба әсәрнең поэтик тукымасын тәшкил итә.

«Ачлык»ның беренче кисәге, яңгыраш ноктасыннан караганда, индивидуаль-автор иҗегенә нигезләнми, аның үлчәме Газинур Морат иҗаты өчен хас түгел, шунлыктан игътибарны аеруча җәлеп итә дә. Тәүге строфалар ук укучыны ерак тарихка алып китә, чөнки әле беренче юллардан Идел-йортның кайсы чорлардагы бәйсезлеге турында сүз барганлыгы ачык аңлашылып бетми, ул бары тик соңгы юлларда гына тәгаенләнә. Укучыда ике вакыт аралыгын күзаллатуга ирешү — шагыйрьнең зур уңышы. Ул шуның аша тарихтан гыйбрәт алырга, үткәндәге хаталарны яңадан кабатламаска өнди.

Поэмада төрле калыплардагы тезмәләр аша җиткерелгән фикер кискен яңгырашлы, заман һәм тарихи мәгълүматларга таянган нәтиҗәләрдән оешкан публицистика белән чиратлаша. Болай эшләүнең бер вазифасы — 90 нчы еллар башы татар дөньясының иҗтимагый-сәяси барышыннан хәбәрсез замандашка һәм инде бигрәк тә киләчәк укучысына шул хәл-вакыйгалар турында ачыклык кертүдә.

«Ачлык» поэмасы, шагыйрьнең лирикасы кебек үк, фикер тыгызлыгы белән аерылып тора, чәчмә текстлар әлеге тыгызлыкны тагын да көчәйтеп җибәрә. Бу әсәрнең эмоциональ яңгырашына зыян китерми, чөнки Газинур Морат, бер яктан, ритм-рифмага бик игътибарлы, иҗекләрне юлларга ирекле салган строфаларда да гомуми ритмик буыннар санын сакларга тырыша, икенче яктан, укучыда хисне фикер-фәлсәфә аша уятырга омтыла.

Поэманың икенче кисәге шигъри текстка күп яктан ачыклык кертә. Беренчедән, ул әсәрдә 90 нчы елларда татар милли хәрәкәте турында сүз барганны аңлата, икенче яктан, бу хәрәкәт башында торучыларның, аңа теләктәшләрнең ирек өчен җанын фида кылырга әзер торуы турындагы фикерне дә җиткерә. «Безнең башка ниләр язды икән? Үлем турында уйлыйсы да килми» дигән җөмләләрдән шагыйрьнең дә алар арасында булуы аңлашыла.

Чәчмә текстларның аерым бер өлеш тәшкил итмичә, поэтик юлларга ялганып китүе аеруча Урта гасырларда популяр булган хикмәтләрне искә төшерә, әмма без алардагы тезмә өлешнең, нигездә, притча рәвешендә булуын беләбез. Икенче яктан, бу алым «Ачлык»ны тезмә һәм чәчмә чиратлашкан дастаннарга яисә кайбер традицион поэмаларга да якынайта.

Ачлык мәйданында санаулы кешеләр утырса да, бөтен халыкның бу гамәлләрне яклавын шагыйрь берничә мәртәбә кабатланган «ачлык тотып ачыклады халкым» дигән юллары аша белдерә. Шул ук гыйбарә ярдәмендә Газинур Морат яңа заман шартларында бары тик коралга нигезләнмәгән сәяси гамәлләр аша гына үз хокукыңны яулап булуын да аңлатырга тели.

Поэмада илнең үзгәртеп кору елларында алып барган сәясәтенә гадел бәя бирелә, шагыйрь төрле милләт-халыкларның империя кысаларында бары тик көчләп, корал ярдәмендә куркытып кына тотылуын ачык итеп әйтеп бирә.

«Ачлык» поэмасының фольклор, дини китаплар белән интертекстуаль бәйләнеше көчле. Алар ярдәмендә татарның, төрки халыкларның берничә гасырлык тарихы ачыла. Әсәрдә турыдан-туры җиткерелгән фикерләр, фактлар янәшәсендә метафорик пландагылары да җитәрлек. «Халык баш итчегә чиратка тезелгән», «Ә халыклар ясак түли телләтә», «Анаң телен кыздыралар табада», «Балаң телен талаталар этләрдән», «Без бәхеткә ач татар» кебек, поэманың идея эчтәлегенә тирән мәгънә салган оригиналь гыйбарәләр Газинур Моратның, һичшиксез, талантлы һәм милли рухлы шагыйрь икәнлеген раслап тора. Кыскасы, «Ачлык» поэмасы 90 нчы еллар шигъриятенең зур уңышы саналырга хаклы.

Әдәби авангардта барган татар шигърияте милли-иҗтимагый тормышының елъязмасы да, барометры да кебек. Газинур Моратның «Төнге әверелеш» һәм «Кош хокукы» китаплары хакында да шул сүзләрне әйтергә булыр иде. Алар каләменең иң көчле вакытын татар шигъриятен үстерүгә, аның фикри офыкларын киңәйтүгә багышлаган Газинур Моратның билгеле бер дәрәҗәдә иҗат хисабы буларак та кабул ителде.

Ул, 60 нчы елларда әдәбиятка килгән байтак талант ияләре кебек үк, иҗатын яңа конструкцияләр, ачылмаган темалар, көтелмәгән метафоралар эзләүдән башлап, тора-бара фикерне ачыграк, үтемлерәк җиткерүгә, традицион формаларга өстенлек бирә. Әлбәттә, чын шагыйрьләргә хас булганча, аның иҗатының төп алымнарын үзенчәлекле кулланылган троплар тәшкил итә. Алар арасында гомер бакый таныш булган, әмма яңа җирлеккә утыртылган герой-образлар да, заманга хас трансформацияләнгән традицион символлар да, шагыйрьнең өр-яңа үз табышлары да бар.

***

Газинур Морат поэзиясенә темалар масштаблылыгы, фикер һәм кичерешләр киңлеге хас. Шагыйрьне бигрәк тә халык, аңа хезмәт иткән шәхесләр, тарих тегермәненә салынган аерым кеше язмышы борчый. Аның лирик герое үзгәрешләр көтеп кенә яшәми, шул юлда актив хәрәкәт тә итә.

Газинур Морат иҗатында фикер сөрешенең төгәл логикасы күзәтелә. Шагыйрь уйлап, уйланып яза, аның герое күпчелек очракта ачык калыплашкан нәтиҗәләргә килә, әмма укучыны алга таба уйланырга, тормыш фактларын күңеле аша уздырырга, үзенчә бәяләргә мәҗбүр итә. Газинур Морат әсәрләрендә, хәтта уй-фикер, метафоралар тыгызлыгы күзәтелгәндә дә, эмоциональ тулылыкка, бөтенлеккә зыян килми.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: