Бер сөйләшик, икәү калганда...

Салават Рәхмәтуллин белән без, каләмдәшләр буларак, төрле шигъри мәктәп вәкилләре. Ул – тулаем Әнгам Атнабай белән Роберт Миңнуллин шәкерте. «Сандугачым, әйт үземә» дигән соңгы китабының башыннан азагына кадәр ул бу бәрәкәт белән хаклы горурлана, тик шунысы сәер: нишләптер китапны ачып җибәргән беренче шигырендә үк «Үлемсезлек килә дан аша!..» дигән шикле раслау белән һаваны яра. «Үлемсезлек» – үзенә башка, «дан» үзенә башка нәрсәләр түгелме? Данлы булып, үлемсезлектән баш кагарга, үлемсез булып, данга ия булмаска мөмкин. Аннан, минемчә, бу төшенчәләр, беренче карашка, синонимик рәттән, бертуган кебек күренсәләр дә, адәм баласын антонимик (капма-каршы) халәткә китерүләре дә ихтимал. Данның, беләбез, уңай һәм кире мәгънәлеләре бар. «Начар, яманатлы дан» белән дә үлемсез калырга була. «Юньле дан», гадәттә, адәми затка хезмәт һәм хәрби батырлык аша килә. Әмма «дан» һәр очракта да «үлемсезлек»нең кабатланышы яисә аның беренчел баскычы да була алмый. Үлемсезлеккә бернинди «данга» ирешмичә, кәйлә белән таш ватмыйча, дзотларга ташланмыйча, бер генә шигырь язып та, теге атаклы математик кебек (исемен оныттым!), бер миллион доллар премияне алудан баш тартып та ия булырга мөмкин.

Бу фикерем Салаватның шигыреннән алынып, без башлаячак «Бер сөйләшик, икәү калганда» дигән мәкаләгә кереш сүз генә булып тора. Икебез ике шигъри мәктәпнең көрәшчел тарафдарлары, ике төрле образ системалары вәкилләре булсак та, мин Салаватны зур куаныч белән Аллаһ тарафыннан бүләкләнгән сәләт шагыйре итеп кабул итәм, таныйм һәм бу куанычны шушы язмамда үз теләгем белән гамәлгә куям. Ул, кырыгынчы еллар башы баласы, безнең кебек, яше белән чарасыз арасызлыкка туры килеп, атаклы Илдар Юзәй, Шәүкәт Гали буынына керергә өлгермәде, өлгерер иде, Роберт Әхмәтҗан буыны оешып өлгермәде, үз буындашы булган Равил Фәйзуллин буынына кертелмичә читтәрәк калды. Шуңа күрә ул үз ватаны булган «читләрдә» гомере буе: «Китап! Китап! Казан! Казан!» – дип яшәде. Кайчагында шушы ике идеал белән исереп, шагыйрьне чыккан китаплар саны, Казан урамнары гына шагыйрь ясамаганлыгын онытып та җибәргәләде. Әмма ул, әйткәнемчә, Идел-Урал тарафларында, атап әйткәндә, Башкортстанда, кайчандыр татар мәдәниятенең үзәкләреннән саналган Эстәрлетамакта яшәп, Уфада иҗат иткән Наҗар Нәҗми, Әнгам Атнабайлардан соң килгән талантлы шагыйрьләр Карам Бакиров, Фәрит Габдерәхим, Рим Идиятуллиннар яктысында бергәләп татар шигъри атмосферасын бар иткән, татар шигырь басуының моңа кадәр тиешле бәясен алмаган игенчесе булып кала алды. Ул менә шуңа күрә дә:

Җирне бәләкәй ди күпләр... Уйланам торып-торып: Читен табып, Аягын кем Утырган салындырып?! Җир – чиксез... Сөйләгәннәрнең Авызын тегеп булмый. Чиксез, тик һаман җитәрлек Игеннәр игеп булмый, –

дип халыкара темаларга лекция сөйләүчеләргә сәгатьләр буе тел чарларлык тема бүләк итә. Безләрдәге «авыз мәсьәләсе«нә килгәндә, нәрсә, ул инде Ватан сугышында һәлак булган ата ятимлеге чорыннан ук ачылган һәм әле булса ябылмаган, чөнки ятимлек, социаль күренеш буларак, буыннардан буыннарга күчә, бала-оныкларга кадәр дәрәҗәдә чагыла бара. Татарның «Атадан яшь калдым, акылдан буш калдым» дигән бер даһи мәкален исегезгә төшерәм. Минем шушы ятимлек аркасында, кара төндә, упалнамучлар сагы астында комбайннан ашлык ташыганда, беренче тапкыр урлашып, йөгемне абзарыбызга кертеп, бер капчык колхоз игенен үз сәндерәбезгә шылдырганым хәтердә. Ятимлек мине унбиш яшемдә балтырымнан тирес эчендә үзем өчен яңа социаль тип – карак итте. Менә илле ел мин аны хикәя итеп язарга җыенам. Һаман булдыра алмыйм. Аркама салкын тир бәрә дә чыга. Чөнки:

Басу юлы – икмәк юлы бит ул, Икмәк юлы – илнең төп юлы. Басу иңләп Комбайннар килә, Бункерларда бодай туп-тулы...

Тулылыкка тулы ла ул, Салават дустым, әмма безнеке түгел. Чөнки хезмәт көненә түләнми, акча бирелми, таяк кына сызыла. Кайвакыт бу бригадир таягы сыртка да төшә. Менә шушындый гаделсезлек сиңа «хәйләләрсез саф татарча микән бәйгеләрнең сыйфат билгесе?» дигән гомерлек катгый сорау куярга хокук бирә. Бу сорауны син иген яланында, Сабантуйда гына түгел, шигырьдә дә бирәсең. Дөрес эшлисең. Һәм әле булса җавап таба алмый газапланасың. Газапланма. Киләчәк аңа җавап бирәчәк. Тормыш бит ул. Бәя үзе килә. Торып тормыш, димәк. Дан белән үлемсезлекне үзең бергә тиңләдең түгелме? Кабул итеп ал! «Бер кысылыр йөрәк, бер язылыр: Иң соңыннан... Шагыйрь чыгачак!» – дип раслыйсың. Монысы да дөрес. Ләкин, тукта, бездән «шагыйрь чыксын өчен», теге бер капчык бодай гына җитми бит әле. Чын шигърияткә блат белән кереп булмый. Блат белән кергәннәрне ул кире чыгара. Шигърият-түткигә мәңгелек ягулык кирәк. Дус кирәк. Дошман кирәк. Алар монда, янәшәдә генә, борыннарын тыгарга әзер торалар:

Ятларгамы сине калдырырга? Тереләм мин! Нишләп терелми?! ...Дошманнарым чын дошманнар икән, Дуслар ялган икән: күренми...

Әйе, «куанырга» гына кирәк: яхшы шагыйрь чыксын өчен барлык шартлар да тудырылган:

Җаныма ни кирәк – барсы да бар Шушы якты дөнья йөзендә. Күгемнең дә куе зәңгәрлеге Зәңгәрләнә зәңгәр күземдә...

Шартларның иң беренчесе һәм иң мөһиме – мәхәббәт. Нәфрәт дигәнен эзләп маташмасаң да була. Анысы да, тимер юлы составындагы вагон кебек, үзе ияреп килә. Шулай итеп, бүгенге Башкортстан татар шигъриятендә генә түгел, барлык татар шигъриятендә мәйдан тоткан шагыйрьләребезнең берсе Салават Рәхмәтулла шигъриятендә «мәхәббәт – дус – дошман» темасының мәңге сүнмәс-туктамас кайнар өчпочмагы яратыла. Шигъри язмышының чишмә башыннан алып Салават Рәхмәтулла мәхәббәт җырчысы була язып куя. Ни өчен «була язып» кына? Тукта, Рәхмәтулла, ди югарыдан сак аваз: син яз, әмма синнән алда Кол Гали, Петрарка, Шекспир, Кандалый, Пушкин, Тукай барлыгын онытма. Син үз чорыңның мәхәббәт җырчысы булуга иреш. Һәм мәхәббәт темасы аның өчен эчеп сусавын кандыра алмас гомерлек чишмә суына әверелә. Менә ни өчен ул теге өчпочмакны берләштергән калеб-җан кайнарын җитмеш биш яшенә җиткән көннәрендә дә суындыра алмый. Бу өчпочмак җаный өлешнең иң зурысын таләп итә:

Миңа килеп җиткән нәсел җебе, Миңа җиткәч (?) кинәт өзелә... Ник өзелә миндә?! Гаеп кемдә? Әллә миндә?! Хәер, кем белә?

Инде адәм баласын, бу очракта шагыйрьне, көтү-көттерү газаплары озатып йөри башлый. Көтү, көтә белү, бер-береңә тугрылык – тормышның күзгә күренмәс двигателе. Аеруча совет-социалистик, рәсәй-демократик фатирсызлык шартларында. Нәсел җебе, синнән туган балалар да – кызлармы алар, ир балалармы – шул көтү-сагындыру, көтә вә көттерә белү җимеше. Бу хәл сыйнфый бүленешләрне танымый. Тугрылык ярлыга да, байга да бер дәрәҗәдә зарури. Әлбәттә, алтын сарайларда аның температурасы, бәйләнеш-чишелеш форматы бүтәнчәрәк булуы мөмкин. Игътибар иткәнегез бар микән, дөнья романистикасының шактый өлеше көтү факторына багышланган? Каренинның аңлашу өчен Аннаны, Аннаның Вронскийны көтүе, ә?!

– Сау бул! – дидем... Кичкә кил, димәдең, Кисәтмәдең, башка килмә, дип. Ишегеңне эчтән элми калдың, Әйтәлмәдем, Кич тә элмә, дип...

Кешелекнең көндәлек трагедиясендә гадәти чирканчык алган шагыйрь, гадәттә, лирик, лиро-эпик иҗатчы буларак канатлана. Йөрәк җебе өзелгән, аеруча мәхәббәт яралаган чакларда, бу йөрәкне табигать дәвалый һәм ялгый. Әгәр шулай булып, әл-хәл тапмаган очракта кешелек катастрофага барып кипкән-корыган булыр иде...

Дәвамын "Казан утлары" журналының 11нче санында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: