Логотип Казан Утлары
Әдәби тәнкыйть

Бер бите – Шәрык, бер бите – Гареп...

Документаль проза кысаларында автор «халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым» дигән тыйнак максат куйса да, әсәр югары эстетик дәрәҗәдә һәм трагизм элементлары белән язылган, дулкынландыра...

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың бөек кыргыз әдибе Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә турында китап язуын ишетсәк тә, читтә яшәгәч, кулга алып уку насыйп булмаган иде. Рәхмәт төшсен, «Казан утлары» (2020 ел, 12 нче сан) журналы мондый
мөмкинлекне бирде. Документаль проза кысаларында автор «халыкка Нәгыймә Айтматова һәм аның нәселе турында мөмкин кадәр тулы мәгълүмат җиткерергә тырыштым» дигән тыйнак максат куйса да, әсәр югары эстетик дәрәҗәдә һәм трагизм
элементлары белән язылган, дулкынландыра...
Фәүзия Бәйрәмова халкыбыз, милләт язмышына багышланган иң матур әсәрләрендә ил өстендәге мәкерле социаль чирләргә, кыерсытуга, таркаулыкка, сатлык-хыянәткә түзмичә җан ачысы белән кычкыра, оран сала. Ул – университет буенча шәриктәшем
мәрхүм язучы Рафаэль Сибат бик яратып кулланган сүз белән әйтсәк, катлаулы симбиоз иясе.
Нәфис затның бер бите әхлак нурларын чәчкән шәрык булса, икенче бите хөрлек, иркенлек идеяләре белән рухланган гарепне искә төшерә. Ул – югары эстетик тойгылар, якты идеал белән эш иткән каләм иясе. Тик аны һәркем шулай дип беләме, бәялиме –
читтә яшәгән кешеләргә караңгы, әмма язылган, басылганнарыннан чыгып, мин үзем Фәүзия ханымны татар әдәбиятының иң көчле вәкиле дип саныйм.
«Ана» әсәреннән укучы күңеленә сеңдерелгән иң беренче һәм олы тойгы – халкың белән горурлану. Аны автор тирәннән, тарих төпкеленнән үстереп килә, шәҗәрәләр, нәсел тарихлары аша нигезләп, күркәм затлар мисалында раслый.
Иң алга Ишмән нәселендәге Хәмзә Габделвәлиев килеп чыга. Ул 1860 елда Татарстанның Кукмара районы Мәчкәрә авылында туган, 1880 елда Ыссык-күл буендагы Каракол каласында төпләнеп, Газизәбану исемле кызга өйләнгән һәм Кыргызстан җирендә тамыр җибәргән. Бу шәхес үзен булдыклы эшмәкәр итеп
таныткан, каладагы мәгариф, мәдәният үсешенә ныклы өлеш керткән, хәтта бу як халкын алма үстерергә өйрәткән иҗтиһатлы кеше.
Хәмзә белән Газизәнең 8 бала арасындагы Нәгыймә 1904 елның 7 декабрендә туа. Әнисенә охшап, яшькелт күзле, ак йөзле бик чибәр булган кыз җитеш, хәтта бай гаилә шартларында үсә. Мәчет каршындагы мәдрәсәдә белем ала, рус телендәге кызлар
гимназиясендә дә укый, махсус курс тәмамлап, стенографист һөнәрен үзләштерә.
Авторның Нәгыймәне кәләш итеп тасвирлауга зур урын бирүе акланган. Тик кыз әти-әнисе теләгәнчә, үз тиңе татар егетенә кияүгә чыга алмый. Нәзакәтле Сөембикәләр заманы күптән узган инде. 1925 елда кыргыз егете, үсеп килүче партия-совет хезмәткәре
Түрәкол Айтматовка никахлы хатын булып китә. Ул «республикада һәм җәмгыятьтә билгеле кеше була. Тышкы кыяфәте белән дә сөйкемле, озын буйлы, яхшы холыклы егет».
Язучының бай кызы Нәгыймәне аның янәшәсенә китереп бастыруы һәм «кызыл яулыклы» кәләш итеп күрүе шул замана рухына туры килә. Ренат Харис әйткәнчә, «замана юа да мана, юа да мана» бит...
Дөньякүләм танылган язучы, зур-зур дәүләт бүләкләре лауреаты Чыңгыз Айтматов әнә шул парның мәхәббәт җимеше булып тора да бит инде. Нәгыймә – татар милләте үстергән кыз, бөек әдипне тудырган, тәрбияләп үстергән АНА. Бу безнең өчен чиксез
горурлык, сөенеч уята торган факт. Аны күп төрле дәлилләр, чыганаклар, тормыш күренешләре аша ышандырып күрсәтүе, каләм фидакарьлеге өчен укучының авторга рәхмәте үтә дә зур.
Ә соң Ф.Бәйрәмованың каләм мөһере – оран, әрнешле тавыш монда бармы?
Чит мәмләкәткә барып, сөрән салу килешмәс, диюче дә булыр. Әмма мәдхиягә генә корылса, ул Бәйрәмова әсәре дә булмас иде шул. Укучы монда да аның әрнүле җан ачысын, нәфрәтләнү авазларын яхшы сизә. Атап әйткәндә, беренче чиратта ул илдәге геноцид сәясәтенә кагыла. Татар башына бигрәк афәтле кырау булып төшкән шул ул. Нәгыймәнең атасы да, туганнары да, ире дә, хәтта балалары да аның зәһәр котырынуыннан үлем- китем кичергәннәр, яисә әрнү-югалту, кимлек-хурлыклар күргәннәр. Шомлы егерме ел ирен көтеп тилмергән Нәгыймәнең йөрәген талый. «Әнисенең бу хәле Чыңгызны соң дәрәҗәдә тетрәндерә... якты образын күңелендә генә түгел, әдәбиятта да мәңгеләштерү
өчен үзенең данлыклы «Анам кыры» әсәрен яза», дип искәртә Бәйрәмова. Язучының бу вакытны онытырга ярамый, геноцид яңадан баш күтәрмәсен өчен уяу булырга, аңа каршы көрәшергә кирәк, дигән чакыруын ачык тоя укучы.
«Ана» романы авторының милләттәше, җенестәше язмышына карап уйлануларында да аерым ризасызлыклар, дәгъвалар барлыгын сизә укучы. «Кыргыз халкында ата культы, ир-ат культы өстенлек итүе нык сизелә, хатын-кызның, ананың роле
бәяләп бетерелми кебек», дип әйтеп үтә автор. Чынлап та, Нәгыймә Айтматованың биографиясе язылмаган, байтак документлар эзсез югалган. Нәгыймә апаның «Туган тел» оешмасы тарафыннан үткәрелгән 100 еллык юбилеенда да хөкүмәт вәкилләре, зыялылар, дин әһелләре катнашмаганнар. Хәер, Чыңгыз Айтматов үзе дә әнисенең бай, мәшһүр татар нәселеннән булуын озак вакыт ачыктан-ачык белдермәгән. Аның улы да, кызы да истәлекләрне атага, бабакайга атап язганнар, ә ана һаман читтә калган. Аеруча эч пошырганы шул: Чыңгыз Айтматовны тудырган АНАның музее төзелмәгән...
Кыргызстанда китапны әзерләү чорында Ф.Бәйрәмова боларның барысы хакында да сүз кузгата, үзенчә чаң кага. Кыскасы, безнең Фәүзия, Нәгыймә хакын хаклап, Чыңгыз Айтматов әсәрендәге нәфрәтләнеп тамгаланган маңкортлык белән кыргызның
үз маңкортлыгын кыйратып сала. Шунысы сөенечле: оран салу бушка китми. Нәгыймә Айтматованың 110 еллык юбилеен зурлап, бик матурлап уздыралар. Нәгыймә апа туып үскән Каракол шәһәрендә Айтматовлар гаиләсенең шәхси музее ачыла. 2000 елда бөек кыргыз язучысы кунак булып, Казанга килә, бик матур очрашулар үткәрә... Менә бит чын язучы тормышны күзәтеп, тасвирлап кына калмый, ә аны гаделлек, матурлык
таләпләренә туры китереп үзгәртүдә дә катнаша! Романтик шагыйрь Харрас Әюп юкка гына «Фәүзия яулыгы»н әләм кебек күреп, безнең кайбер ирләр башына бәйләтергә ымсынмаган икән шул! Шөкер, яулыкны җилләр алмаган, давыл очырмаган әле...

Шулай да әсәргә дәгъвам бар. Авторга документаль проза поэтикасы хакында җитди уйлану кирәк. Романның һәр битендә диярлек төрле чыганаклардан алынган зур-зур өзекләр урын ала. Җитмәсә, алар рус телендә бирелә. Бу кыяфәтендә укучы
әсәрне ничек кабул итәр соң? Суынуы да бик ихтимал. Туган тел сафлыгы өчен көрәш барган бер вакытта язучының корама, катнаш телгә юл куюын мин кабул итә алмыйм. Шуның белән бергә нәфис әдәбият әсәре фәнни хезмәт тә түгел, аны цитаталар,
астөшермәләр белән бизәү әдәби иҗат канунына туры килми. Мәгълүмат артыннан кумыйча, романдагы сурәтлелекне көчәйтү дә зыян итмәс иде, шәт. Онытмыйк, сюжет, композиция кору маһирлыгы – документаль проза иҗатчысын да бизи торган сыйфат, ничек кенә аерма, сүз сәнгате булып кала бит ул.

Язучының яшьлек елларында иҗат ителгән «Болын» китабы сәнгатьчә эшләнеш ягыннан килешлерәк иде. Уйлан, каләмдәш, уйлан... Тел кадерен сакла!

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев