Логотип Казан Утлары
Публицистика

"Глаголица" VIII бәйсез әдәби премиясе

Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.

Татарча шигырьләр яки хикәяләр язасыңмы? Яшең 10 нан 17 гә кадәрме? Халыкара проект – «Глаголица» премиясендә катнаш.

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яңа сезонын ачып җибәрә!

«Глаголица» – үзеңне таныту өчен менә дигән мөмкинлек:

  • финалистларның әсәрләре чын китапта – Альманахта басылып чыгачак
  • конкурс эшләре республикабызның балалар журналларында дөнья күрәчәк

«Глаголица» – иҗади талантыңны шомарту мөмкинлеге:

120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар

  • Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак.
  • «Әдәби һөнәрханә» дәресләрендә яңа юнәлешләр белән танышачак.

«Глаголица» – кызык һәм күңелле:

  • монда яңа дуслар табарсың
  • яшь каләмдәшләрең һәм әйдәманнар белән Казанны гизәрсең
  • осталар белән бергә истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар ясарсың

«Глаголица» – искиткеч бүләкләр оту мөмкинлеге:

  • бүләкләү фондында 36 электрон планшет
  • 36 кече китапханә
  • Гран-При ияләренә 8 Бәллүр ябалак бар

Тизрәк www.glagolitsa-rt.ru сайтында теркәл һәм әсәреңне конкурска җибәр. «Глаголица» бәйсез әдәби премиясе яшь язучыларны, шагыйрьләрне һәм тәрҗемәчеләрне көтеп кала!

P.S. www.glagolitsa-rt.ru сайтында «Глаголица» премиясенең положениесе белән танышмый калмагыз. Сорауларыгыз булса, glagolitsa-rt@yandex.ru оештыру комитетына хат языгыз йә +7 (843) 561-06-12 телефонына шалтыратыгыз.

Эшләрне кабул итү 17.09.2021 көнне тәмамлана.

 

Теги: бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев