Вера Минкина (1918-2011)

Татарстанның (1968) һәм Россиянең халык артисты (1977) Минкина Вера Егор кызы 1918 елның 9 сентябрендә Чистай районы Бахта авылында туа. Мәктәп елларыннан ук артист булырга хыялланган кыз Казанга килеп театр техникумына укырга керә һәм аны 1939 елда тәмамлый. Иҗат юлын Республика Күчмә театрында башлый (хәзер – Кәрим Тинчурин театры). 1952 елдан ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы. Вера Минкина – бөтен тормышын сәнгатькә багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән сирәк артистларның берсе. Кабатланмас һәм үзенчәлекле табигый таланты, киң сәхнә диапазоны, хатын-кыз табигатен нечкә сиземләве һәм шулай ук үзенең шәхси сыйфатлары артисткага гаҗәеп тормышчан, ихлас образлар иҗат итәргә мөмкинлек бирә. Аның барлык персонажлары – малайлардан алып төрле яшьтәге, холыктагы хатын-кызлары да тормышка гашыйк, зур ихтыяр көченә ия, кояшлы һәм бай эчке дөньялы була. Вера Минкина башкаруында Миңлекамал образы түзем, кыю, фидакарь, нык ихтыяр көченә ия һәм, бөек җиңүгә зур ышаныч белән яшәп, тылда тырыш хезмәт куйган хатын-кызларга гимн булып яңгырый. Бу образ республика авылларына гастроль белән баргач, актрисага очрашып күрешергә туры килгән күп кенә реаль шәхесләрнең (прототипларның) сыйфат үзенчәлекләрен туплаган. Милли характерлар иҗат итеп, аларга таныш төсмерләр биреп, актриса киң гомумиләштерүләргә һәм бер үк вакытта аларның символик яңгыраш алуына омтыла. Ул тудырган образлар асылы белән халыкчан һәм милли фольклорга якын. Һәрвакыт яшь күңелле артистка үзенең 90 яшьлек юбилеенда сәхнәдә «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин) спектаклендә, Палый ролендә уйнап, талантына баш июче тамашачыларын тагын бер кат сокландырган иде. Вера Минкинаның иҗаты театр сәнгате белән генә чикләнми, ул радио, телевидение тапшыруларында да даими чыгыш ясый, «Зифа оныгы – Ришат», «Хәзинә» нәфис фильмнарында төшеп, ил күләмендә тамашачы мәхәббәтен казана. Төрле елларда башкарылган Уңганбикә («Кыз урлау», М.Кәрим), Полина («Дошманнар», М.Горький), Малай («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин), Кәләмзә («Зифа», Н.Исәнбәт), Гыйльмениса («Чаткылар», Т.Гыйззәт), Факиһә («Беренче театр», Г.Камал), Мелита («Кол», Г.Фигейредо), Мария Ильинична («Баһадирлар», Н.Погодин), Бибиәсма («Күк капусы ачылса», X.Вахит), Хөлә («Әбиләргә ни җитми?», Ф.Бүләков), Ана («Моңлы бер җыр», Т.Миңнуллин), Степанида («Җимерелгән бәхет», А.Островский), Екатерина («Яшь йөрәкләр», Ф.Бурнаш), Хәмдебану («Әлдермештән Әлмәндәр», Т.Миңнуллин) һ.б. рольләре аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: