Логотип Казан Утлары
Безнең календарь

Шәүкәт Биктимеров (1928-2012)

СССРның халык артисты (1977), Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1967), РСФСРның Дәүләт премиясе лауреаты (1979) Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә Казан шәһәрендә туа, Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Татар театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый, ләкин шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында гына кайта. 1975-1980 елларда Шәүкәт Биктимеров – ТАССР Югары Советы депутаты. Шәүкәт Биктимеров – татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам иттерүче. Төрле хасияттәге төп образларны иҗат итә. Ул романтик пландагы актёр түгел. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан башлап, психологик тирән, тормышчан дөреслек, ышандыру, чынбарлык, табигыйлек нигезендә иҗат итә. Искиткеч мөлаем артист булып таныла. Ш.Биктимеров уйнаган рольләрендә тышкы яктан үзгәрмәсә дә, рухи бертөрлелек аңа хас түгел. Актёрның үзенә бирелгән образларның холыкфигыльләрен оста гәүдәләндерүе аркасында алар барысы да эчке яктан төрле-төрле, акыллы фикер йөртүче киң масштаблы шәхесләр. Артист каһарманның эчке тойгыларын бар тирәнлеге белән күрсәтә. Аның рольләре: Нургали – «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Мелузов – «Талантлар һәм аларга баш иючеләр», Дульчин – «Соңгы корбан», Кнуров – «Бирнәсез кыз» (А.Островский), Хәмит – «Беренче чәчәкләр», Ишан – «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Галин – «Габбас Галин» (Ш.Камал), Таһир – «Хөррият» (М.Әмир), Тәлгать – «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит), Сәетгәрәй – «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), Заһит – «Бертуган Таһировлар» (Ф.Хөсни), Байтимер – «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов), Ленин – «Баһадирлар» (Н.Погодин), Ислам – «Әни килде» (Ш.Хөсәенов), Кривохатский – «Бер төн» (Б.Горбатов), Фаюнин – «Ябырылу» (Л.Леонов), Бәхтияр – «Канкай углы Бәхтияр», Нурислам – «Дуслар җыелган җирдә», Рәфис – «Хушыгыз!», Әлмәндәр – «Әлдермештән Әлмәндәр», Җәллад – «Моңлы бер җыр», Зариф – «Монда тудык, монда үстек», Сибгат – «Ат карагы», Хәсән Акчурин – «Без китәбез, сез каласыз», Нурхәмәт – «Илгизәр + Вера» (Т.Миңнуллин), Туктамыш хан – «Идегәй» (Ю.Сафиуллин), Дорозуар – «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш), Чмутин – «Сагыш» (А.Галин), Пастор Мандерс – «Өрәкләр» (Г.Ибсен) һ.б. Шәүкәт Биктимеров төрле характердагы өч йөздән артык рольне зур осталык белән башкара, ләкин тамашачылар актёрны, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрендәге Әлмәндәр образында күргәч, шул образ белән тәңгәлләштерә башлыйлар. Бу инде артистның геройны югары дәрәҗәдә талантлы итеп һәм тулаем ача белүенә бәйледер. Әлеге образ озак еллар дәвамында сәхнәдә татар милләте йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора. Шул легендар роль өчен Шәүкәт Биктимеров Станиславский исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2012 елның 28 маенда Казанда вафат була.
фото: foto-konkursy.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев