Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

"Зур әдәбиятны бер итеп күрәсе килә..."

"Казан утлары" журналында Башкортстан республикасында яшәүче татар язучылары белән бик кызыклы һәм әһәмиятле очрашу үтте. Чарада Башкорт якларыннан килгән каләмдәшләребез, авторларыбыз, төрле буын каләм ияләре һәм композитор, җырчыларыбыз катнашты. "Якташларымны күрүгә һәм сезнең белән шундый кирәкле очрашуда фикерләшә алуыбызга мин бик шатмын. Башкортстан якларыннан татар әдәбиятына, мәдәниятенә килүчеләр бик тансык кешеләр. Без борынгыдан килгән асыл традицияләре булган бер әдәбиятның каләм әһелләре. Без яшь вакытта "Кызыл таң" газетасы аша дөньяга чыктык. Ә менә Татарстан һәм Казан укучысы яңа авторларны нигездә "Казан утлары" журналы аша белә башлый. Әлбәттә, журналның укучылары бер республика белән генә чикләнми. Тик ни кызганыч хәзер тираж кими. Бу хәл безне бик борчый. Ләкин без тукталып калмаска тиеш. Яңа матур әсәрләр, шигырьләр белән баесын әдәбиятыбыз. Безнең хезмәттәшлегебез дә ныклы булсын иде”, - дип сөйләде үз чыгышында Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин да очрашуга бик куанып килүен әйтте: "Мин "Казан утлары"нда эшләдем. Казанга килгәч барыбыз да шушы журналдан әдәби юлыбызны башладык. Мин Нури Арслановка шигырьләремне тапшыргач, алар "Казан утлары"нда басылып чыкканнар иде. Бу журналыбыз – алга әйдәп баручы лакомотив. Сезнең белән очрашуыма бик шатмын. Без төрле республикаларда яшәсәк тә зарларыбыз, мактанычларыбыз уртак. Мин сезне яратам, хөрмәт итәм. Без бер әдәбият кешеләре. Шуны да онытмаска кирәк: татар әдәбияты зур әдәбият. Шуңа да зур әдәбиятны бербөтен итеп күрәсе килә. Кайчакта башка республикаларда яшәп иҗат итүчеләребез ничектер аерым гына яшәгән кебек тоела. Хәзерге интернет заманында әдәбиятыбызны бербөтен итеп оештыру авыр түгелдер. Электрон форматта туплау булса, әйбәт булыр иде". "Казан утлары" журналының проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов: "Бу очрашу бик кирәкле. "Казан утлары" журналы бервакытта да республикалар дип аерып тормый. Иң беренче чиратта әсәрнең, шигырнең мәгънәсе, язылу дәрәҗәсе карала. Шул мөһим - әсәр югары дәрәҗәдә язылырга тиеш. Яхшы әсәрнең озак вакытлар басылмыйча ятканы юк. Шигырьләр бераз гына көтеп торырга мөмкин әле, чөнки шагыйрьләребез бик актив, ә менә проза, яхшы прозага без аеруча шат. Шуңа да сездән һәрчак әйбәт итеп язылган әсәрләр көтеп калабыз". Композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов: "Без инде менә дүрт ел Татарстанга шундый сәфәр белән киләбез.  Бу сәфәребез вакытында татар сәнгать әһелләре, журналистлар белән очрашулар уза һәм Башкортстан якларында иҗат ителгән шигърият һәм моң да Татарстан халкына ирештерелә. 22 март көнне сәгать кичке алтыда Казан милли-мәдәни үзәгендә безнең әсәрләребезне, иҗат җимешләребезне ишетә алачаксыз. Әлбәттә, Казанга килеп үзеңне күрсәтү зур шатлык. "Казан утлары"нда безнең республикада иҗат итүче каләм ияләренең әсәрләрен, шигырьләрен күрү дә куандыра. Шигырьгә пробаны Казан куя. Халкыбызның әдәбияты, сәнгате һәрчак үсештә булсын иде. Бүгенге көндә вәзгыять катлауланды. Мәсәлән 1997 елда Башкортстан республикасының 1127 мәктәбендә татар теле укытылган булса, 20 ел эчендә бу сан күпкә кимеп 620 генә калган. Бу хәл сагайта, чөнки киләчәктә татарча китаплар укучы, татар спектакльләрен караучы, татар концерталарына йөрүче буын булырмы? Шуңа да безгә аеруча зур тырышлык белән хезмәт итәргә кирәк. Уртак эшләрнең планнарын төзеп бергәлекне тудырырга иде". 88 яшьлек аксакал әдип, Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов та “Казан утлары журналы һәм татар әдәбияты турында үз фикерләрен җиткерде: “Казан утлары” зур һәм бай журнал. Сугышка кадәр үк без “Совет әдәбияты”н укып үстек. Аннары аның исеме үзгәртелде һәм ул журнал “Казан утлары” исемен алды. Бүгенге очрашу шатлыклы хисләр уята. Чыннан да журнал безнең республика авторларына бик тә игътибарлы. Киләчәктә дә элемтәләребез ныгысын". Күмертау шәһәреннән килгән язучы Закир Әкбәров: "Без күп вакытыбызны иҗатка багышлыйбыз, язабыз. Ә менә журналларга, матбугатка җибәргән вакытта ни өчендер тукталып калабыз. Миңа игътибар булмас дигән уйларның дөрес булмавын аңлап, тәвәккәлрәк булырга өндәр идем. Күмертау шәһәренең үз язучылар оешмасы бар. Шунда бердән бер татар мин. Алга таба элемтәләребезне тагын да ныгытырга иде". Шагыйрь, "Тулпар" Башкортстан яшьләре журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов: "Безнең журналлар бер-берсе белән аралашып яшәсә бик әйбәт булыр иде. Якын киләчәктә алмаш саннар чыгару ниятен тормышка ашырсак, бу ике журнал өчен дә кирәкле адым булачак. Безнең республика укучылары сезнең белән танышып, сезнең укучылар безне якыннан белә алачак. Башкортстанда иҗат итүче шагыйрьләребез, язучыларыбызны һәрчак укучыга тәкъдим итеп, игътибар итүегез өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәсе килә". Нурлан Ганиев, Башкортстанда иҗат итүче яшь татар шагыйре: "Бу түгәрәк өстәл чын мәгънәсендә ике журналны чыгаручылар һәм авторларны берләштерүче эшнең зур дәвамы булсын иде. Бүгенге яшь буын үзен интернетсыз, электрон мәгълүматсыз күз алдына китерә алмый. Шуңа күрә мин "Казан утлары"н күп очракта электрон форматында укыйм. "Казан утлары" журналының социаль челтәрләрендәге төркемнәренә кушылган. Иң куанычлысы шул булды – "Казан утлары" сайтының "Каләм тибрәтүчеләр" рубрикасында минем шигырьләрем басылды. Яшьләр сайтка кереп тә күп әсәрләрне укый, әдәбият яңалыклары белән таныша. Без, яшь шагыйрьләр аның басма вариантында басылырга дәгъва итә алмыйбыздыр да, әмма шушы мәртәбәле журналның электрон фотматында үзебезнең әсәрләрне күрү безнең өчен зур шатлык. Кемнәр сайт өчен җаваплы, "Казан утлары"ның төркемнәре өчен җаваплы, зур рәхмәт! Киләчәктә дә иҗади бәйләнеш ныгысын дигән теләктә торам. Изге эшегез алга таба да уңышлы дәвам итсен". "Казан утлары" журналының шигърият бүлеге мөхәррире Гөлзадә Бәйрәмова да үзенең теләк-тәкъдимнәрен җиткереп, Башкортстан якларыннан килгән каләмдәшләребезне сәламләде, киләчәктә дә әдәби югарылыкны саклап иҗат итүне дәвам итәргә чакырды. Кариле районыннан килгән язучы Зәһит Мурсиев, Эстәрлетамактан Асия Яппарова (танылган шагыйрь Салават Рәхмәтулланың сеңлесе) бик җылы сүзләр белән Казан турында һәм әдәбиятыбызның киләчәге турында үз фикерләрен җиткерделәр. Очрашу киләчәктә дә дәвамлы булачак хезмәттәшлек турындагы югары фикерләр белән матур нотада төгәлләнде. Игътибар уңаена! 22 март көнне 18:00 сәгатьтә Казан милли-мәдәни үзәгендә Башкортстаннан килгән сәнгать әһелләренең иҗат җимешләрен ишетеп хозурлана алачаксыз. Кичәгә рәхим итегез! Керү ирекле. https://www.youtube.com/watch?v=Zy17SXpbLW4&feature=youtu.be https://www.youtube.com/watch?v=fIj_z6B1uAc&feature=youtu.be https://www.youtube.com/watch?v=kIifkCNgdPw&feature=youtu.be https://www.youtube.com/watch?v=A3pH80OUPRw&feature=youtu.be https://www.youtube.com/watch?v=mYWxxUnalkc&feature=youtu.be https://www.youtube.com/watch?v=ADA4o-TF59s&feature=youtu.be   [gallery size="medium" columns="2" link="file" ids="42430,42391,42431,42417,42390,42385,42386,42392,42393,42394,42395,42398,42396,42409,42399,42397,42405,42400,42402,42401,42403,42404,42408,42406,42407,42410,42411,42414,42429,42416,42412,42413,42422,42418,42415,42420,42432,42419,42421,42423,42425,42426,42424,42427,42428,42389,42387,42388"]

Автор: Айсылу Имамиева

Фото: Фәнил Гыйләҗев; Рәзилә Хәйретдинова

Видео: Рәзилә Хәйретдинова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев