Логотип Казан Утлары
Редакция тормышыннан

Журналыбызга язылырга ашыгыгыз!

Кадерле укучыларыбыз!

2017 елның икенче яртысына “Казан утлары” журналына язылу өчен санаулы көннәр генә калды.

Матбугатка язылу кампаниясе барганда  95 ел буена өзлексез чыгып килгән, республикабызның төп әдәби басмасы, мәдәни байлыгыбыз, рухи таянычыбыз булган “Казан утлары” журналының укучыларга милли белем һәм тәрбия бирүдә зур роль уйнавын искәртәбез. Язучыларыбызның өр-яңа әсәрләрен тәкъдим итүче, әдәби процессны оештыручы буларак билгеле булган бу басма татар теле һәм әдәбияты укытучыларына өстәмә уку ярдәмлеге буларак хезмәт итә ала. Моннан тыш, журналда каләм ияләренең иҗатына да зур мәйдан бирелә. “Ак җилкән”, “Яңа исемнәр”, “Каләм тибрәтүчеләр” кебек рубрикалар шушы максатта ачылды.

Татар халкының тарихы, рухи мирасы һәм хәзерге хәле төп, үзәк тема булып торган; татар язучыларының иң яхшы романнары, повестьлары, хикәяләре, пьесалары; күренекле шәхесләребезнең истәлекләре һәм көндәлек язмалары, театрыбыз һәм җыр сәнгатебез турындагы мәкаләләр, юмор-сатира әсәрләре һ.б. басылган журналыбызга язылырга ашыгыгыз!

“Казан утлары” журналына 2017 елның 2 яртыеллыгына язылу:

1. Татарстан буенча почта бүлекләрендә шәхси затлар өчен ярты елга язылу 450 сум (бер айга – 75), индексы – П2365. Татарстан буенча почта бүлекләрендә юридик затлар өчен язылу индексы – П2368.

Россия буенча почта бүлекләрендә язылу – 73210 (57310 — юридик затлар өчен) индексы аша. Һәр төбәк, ара ераклыгын исәпләп, бәяне үзе билгели.

2. Татарстанлылар журналны интернет аша да өйләренә яздыра ала:

Подписка почта ру электрон порталы аша https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F2365

ТР Дәүләт муниципаль хезмәт күрсәтү порталында (“Подписка” бүлегендә) –

https://uslugi.tatarstan.ru/

3. PDF(электрон) вариант:

Чит төбәкләрдә яшәүчеләр һәм кәгазь арттыруны сөймәүчеләр http://magarif-uku.ru/user/ сылтамасы буенча кереп, журналның электрон версиясенә (PDFформатка) да языла ала. Ярты елга язылу бәясе, яшәү урының кайда булуга карамастан, нибары 300 сум. Ә Аерым саннар 55 сумнан.

2017 елның 2нче яртысына «Казан утлары» журналының электрон версиясенә язылу http://magarif-uku.ru/subscription/kazan-utlary-N-7-12-2017-2/

   

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев